ОНЫТЫЛГАН ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗ
атар мәдәниятенең күп гасырларга сузылган бай тарихы бар. Ул тарихны халык үзе, анын талантлы уллары иҗат иткән.
Мәгълүм булганча, Болгар-Казан иле элек-электән атаклы галимнәре, рәссамнары һәм шагыйрь-әдипләре, алтын куллы һөнәрчеләре белән дан тоткан. Саксин шәһәре әдибе Сөләйман бине Данытнын «Зәһрәтөрриаз» («Бакча гөле»)ын. Борһанет- дин Ибраһим бине Иосыфнын «Рнсаләи Борһання» исемле фәлсәфи трактатларын. Якуп бине Ногманнын «Тәварихы Болгария»сен алыгыз. Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха» исемле мәхәббәт дастанын, Мәхмүд бине Галинең «Нәһж эл-фәрадис»ын, Мөхәммәдьярның «Нуры содур». «Төхфән мэрдан», «Нәсыйхәт» дастаннарын. Исмәгыйль Кәмал Өммн шигырьләрен искә төшерик. Ниһаять, алтын эшләре остасы Шаһи- дулла Муса углы кулыннан үткән нәфис сәнгать әйберләрен, Корбан Гали уллары тарафыннан матур рәсемнәр белән бизәлеп салынган мәһабәт биналарны күз алдына китерик—
Үз вакытында бу һәм күп кенә башка талантлар көче белән иҗат ителгән гүзәл әсәрләр Идел-Чулман буйларында гына таралып калмаган, ерак чит илләргә кадәр барып җиткән. Әмма күп гасырлык мәдәният тарихыбыз, шул тарихны тудырган сәнгать әһелләребез җитәрлек өйрән тмәгән. Бу эшкә соңгы елларда гына ныклап кере- шелде, дисәк тә әллә ни арттыру булмас кебек.
Шул ук вакытта аерым кешеләр кулында, төрле китапханә һәм архив шүрлекләрендә. тикшеренүчеләр кулы тигәнне, галимнәр күзе төшкәнне көтеп, дистәләрчә әдәби- тарихн истәлекләр, кыйммәтле кулъязмалар онытылып ята. Без. мәсәлән, Ш. Маржами тарафыннан Болгар әдәбияты үрнәкләре рәтенә кертелгән «Нәсыйхәте с-салнхнн». «Бәдәвам» кебек дини-әхлакый китапларның, «Ике былбыл яки Нәүруз бәетләре» шикелле дастаннарның авторлары хакында әлегә чаклы берни дә белмибез. Әсәрләре канчандыр халык арасында таралып та, исемнәре әдәбият тарихы китапларына керә алмаган әдип һәм шагыйрьләребез дә байтак. Мисал рәвешендә Оренбург шагыйре Хәлиулла, Тирсә авылыннан Бәшнр бнне Габдулла, Таш-бнлге шагыйре Мирхәйдәр бине Гомәр ахун. Алмалы шәһәреннән Хөсәен бнне Локман, Мәнгәр шагыйре Баһаветдин улы Фәхретдин, Тарханнан Зыятдин Әхмәт, Зариф Әхмәтҗан углы Казанлы, шагыйрь Вәлиулла Чүпрәле һәм алар кебек байтак әдипләрнең исемнәрен санарга, иҗатларыннан аерым үрнәкләр кигерергә мөмкин.
Журналның бу санында укучыларны исемнәре моңарчы онытылып килгән шундый ике шагыйребез белән таныштырабыз.
Т
НИГЪМӘТУЛЛА БИНЕ БӘШИР
Бу шагыйрьмен тәржемән хәле хәзергә тулысынча аныкланмаган. Тнк шулкадәресе мәгълүм: ул Казан тирәсендә туып үскән, үз заманынын атаклы галим-мөдәррисләреннән саналган Бикчәнтәй Ибраһим углынын Бәрәскә авылындагы мәдрәсәсендә укыган.
Бикчәнтәй мөдәррис исә. 35 ел буе үз мәдрәсәсендә укытканнан сон. 1779 елда Уфага казый итеп жибәрелгән. 1800 елда вафат булган һәм Бәрәскәдә күмелгән.
Димәк, Нигъмәтулла бине Бәшир Бәрәскәдә 1779 елга чаклы булган дәвердә укыган, дип уйларга нигез бар. Мәдрәсәдә ул, гадәтн дин дәресләре белән бергә, гарәп, фарсы һәм төрки телләрен дә әйбәт үзләштергән. Түбәндә китерелгән шигыреннән күренгәнчә, Нигъмәтулланын теле матур, гарәп һәм фарсы сүзләрен ул бик анлап. кирәк урыннарда гына куллана. 32 юллык шигырьгә кырыкка якын анларга кыен сүз кергән (һәр юлга бер генә алынма сүз туры килә, дияргә була). Лларнын берничлее — үз телебезнең борынгы формалары, калганнары — гарәп яки фарсы телләреннән алынган сүзләр.
Мәхәббәт темасына багышланган бу шнгырьнен мина очраган үрнәге — исемсез. Әлеге шигырьнең Мәҗлисндән алынган баштагы ике юлы Г. Кандалый жыегпыгына да кертелгән.
Сәлямем ул йөрәкем парәсига.
Тәнем рухы, күземнең караеша: Кызыл кандыр акар рохсарәсенчә. йөрәкем парәсенсн ярасыга.
Сәна бер игнә санчылгаида, и жан. Мана йөз ук кадалгай иде асан; Җамалыңны әгәр күрсәтсә рәхман. Күзем ягын кыйлам мөрһәм угнал ан.
Кулым, жаным, тамырым, тәндә халем. Агам дин һәм анамднн миһербаным; Мөрәввәтлик бәһадир кыйблагяһым, Рәфнгыль-кадер әмарәт дәстегяһым.
Төшебдер башыма сәүдаи пөршүр.
Гажәп сәүдаи кн пөршүр вә пөршүр: Кәрамәт әйләсә хәлляко әүтад. Кара рохсарсми хак әйләгәй шат.
Сүзең сөжүк, тәвазыглык әдәблик.
Хыялең би тамыг фәрхәндә ләблнк; Вәдаг әйдәргә һәм булды домагым. ҺӘЛАКӘТ кнлтерүр күп сүзламагым.
Олугларны хак үз логфига салгай. Күрешер пакты көнләр яхшы булглй; Алар һәркайсы шире вә пәләнги. Аларнын алдида мән муре ләнги.
Мәни әвәрә һәм ул уртадин тнх Ушлл эшкә бнлемни багладым тиз: Ничә еллар, ничә көннәр, ничә ай. йөгердем — йилдсм, әмма булмадым жай.
Ушал киндин бирү ТЭРК итдем ул кяр, Ходай үлгүнчә тәүфыйкъ әйлагәй яр; Й.жыйн бел и олугым — ифгихарым. Башым, малым, тәбарым, һәр нә барым.
Сүзлек:
рохсарәсенчә — йөзенә, бите буенча;
н г II ә — энә, инә;
а сан -жинел, ансат;
ж ә м а л — матурлык;
р ә х м а н — рәхимле алла;
я г — май;
м е р һ ә м — пластырь, авырткан жиргә яба торган дару;
ушал — шушы;
а н — вакыт;
к ы й б л а г я һ — табыныр урын;
рәфигы л ь-ка дер— бик (югары) ка
дерле;
әмарәт—әмирлек, боерык биру;
дәстегяһ — биредә «боерыклар ала тор
ган урын» мәгънәсендә кулланылган;
с ә ү д а й — кайгы, дәрт;
п ө р ш ү р — ачы, бик тозлы;
кәрамәт — йомшаклык, юмартлык;
хәллякъ — барлыкка китерүче, алла;
әүтад—бу урында таулар мәгънәсендә;
хак — алла;
сеж ү к — татлы;
тәвазыглы к — түбәнчелекле, буйсыну- чан;
х ы я л е п — образын, шәүләң;
би тамыг — канәгатьле;
фәрхәндә—шат, көләч;
л ә б — ирен;
в ә д а г — аерылу, саубуллашу;
д о м а г — уй, фикер;
л о т о ф — шәфкать;
ш н р —арслан;
п ә л ә н г — юлбарыс;
м у р — кырмыска;
л ә н г — аксак;
ә в а р ә — тилмереп йөрүче;
булмадым жай — урын тапмадым;
мәгънәсендә;
т ә р к — ташлау, кую;
кяр — эш;
й ә к ы и н — ачыктан-ачык:
и ф т и х а р ы м — мактаулым;
т ә б а р — якын кеше.
ШАГЫЙРЬ СӘГЬДЕТДИН БИНЕ ГАБДЕЛМӘҖИТ
Безнен поэзиядә реализм яралгы зары XIX йознен беренче яртысыннан, аерым алганда, Габделҗәббар Кандалый иҗатыннан башлана, дигән караш киң таралган '. Инде әдәбият тарихын җентекләбрәк тикшерә башладыкмы, бу карашның бик ук төгәл булмавы ачыклана.
Элек-электән татар поэзиясендә капма-каршы ике агым яшәп килгән. Руханиларга, хаким сыйныфлар) а хезмәт игүче «югары» әдәбият, «олылар» җырын җырлаучы
1 Г. Газиз. Г. Рәхим Татар әдәбияты тарихы; Г. Сәгъди. Татар әдәбияты тарихы.
ИЛАҺИ БӘЕТ
Бу кичә, аяз кичә, йиле салкын.
Аһ. яргснәм. сәнең күнлек нәдИн салкын? Аһ. яргенәм, тоткыл кулым, соргыл хәлем, Валлаһ кжлыр сәндин үзгә сәүәр ярым. Ишскднн кнлүб кердүм. канн сәлям? Ул сәлямне оныттырган кашы каләм.
Кашын кяләм, буйи зифа гүзәлләрдер. Аһ, яргснәм. сәнсн өчен нәзек җаным өзеләдер. Бу кичә, салкын кичә, болыт торур. Яны ярлар иске ярны онытторур.
Яны ярлар иярләгән аттай торур.
Иске ярлар һич күрмәгән яттай торур.
Яны ярлар табак-табак аш кәлтерүр.
Иске ярлар карачай күзднн яшь кәлтерүр. Ишскднн кнлүб кердүм. түр бәнем диб. Бер скет кочуб ята. яр бәнем днб.
Кылыч алдым суыруб кыяем днб.
Күңлүмә хыял кәлдн; бер аллага куяем диб,
азгыйзлар. шәйхләр булган. Шул ук вакытта алдынгы карашлы мәдрәсә шәкертләре арасыннан чыккан шагыйрьләр тарафыннан дөньяви мотивлар белән сугарылган җырлар, шигырьләр. шул заман термины белән әйтсәк, и л а һ и бәетләр иҗат ителә килгән. Шәксрг-шагыйрьләр җир тормышына, мәхәббәткә дан җырлаганнар, явызлыкка, га-делсезлеккә каршы көрәшкәннәр. Бу соңгыларының телләре дә бик гади, бүгенге укучыларга җинел аңлашыла
Сәгьдетдин бине Габделмәҗитне без әнә шул соңгы төркем шагыйрьләр рәтеннән саный алабыз. Хәзергә аның тәрҗемәи хәленә бәйләнешле бер генә мәгълүмат та очрамады. 1803 елгы су билгесе куелган кәгазьдә фәкать ике шигыре сакланып калган. Шигырьләрнең берсенә: «Сәг ьдег- дин бине Габделмәҗит бине Габделмән бине Габделкәрим бине Арыслан бине Урман»
»ә/*5».
У - '
}&>■> <"*•&
днп үзенең шәҗәрәсен язган.
Әмма елын, урынын күрсәтмәгән. Кәгазьдәге су билгесеннән чыгып. Сәгьдетдинне XVIII йөздә җитешкән шагыйрь дип уйларга мөмкин.
Сәгьдетдин бине Габделмәҗит шигырьләренең әдәби эшләнеше, теле хакында фикер йөртүне укучыларның үзләренә калдырабыз. Әдипнең бер шигыре гулы ки.геш басыла, икенчесенең фогокүчермәсе генә бирелә.
Диңгезмен уртасындин сал барадыр.
Сал естенднн бер тутый кош ялбарадыр. Тутый кошны бавламага жефәк кирәк, Кызлар белән уйнамага хәйлә кирәк, Сән болыт тик торасән ай катында, Ярлынын хөрмәте юк бай катымда.
Ярлыны ярлыдыр тип хурламаныз.
Ярлынын хөрмәте күп хак каршында.
Чут-чут иткәм сувык чакда икәндер. Уйнаганы-көлгәне жегет чакда икәндер. Бакчадагы муйнанунын яфрагы түгәрәк. Картлар алса кызларны, яшьләр үбәр күбрәк,
Әрмә1аным, әрмәганым, әрмәган, Әрмәганым бер догадыр һәр заман.
Сүзлек
к а н н — кайда:
карачай — кара гына (XIX йөзгә кадәр кайбер сүзләрнең азагына иркәләү төсмерен аңлатучы <чай» кушымчасы ялгана торган була. А г а ч a й. жинэчәй һ. б.);
бавламага — бау белән бәйләргә;
м у й н а н у — шомырт агачы;
әрмәган — бүләк, истәлек.
Фәтхи Бурнашныц тууына 70 ел
Коммунист язучы Ф. Бурнашныц тууына 70 ел тулды. Һәм без аны. талантын фидакарь төстә үз халкына багышлаганы өчен, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезне үстерүгә армый-талмый хезмәт иткәнлеге, художник буларак эзләнүчән һәм тыйгысызлыгы, журна-лист буларак өлгерлеге, көнне төнгә ялгап эшләве, ялкынлы организатор булганы өчен тирән ихтирам белән искә алабыз. Аның фронт сәхнәләрендә дә, зур тамаша залларында да еш яңгыраган ши- гырь-поэмаларын. укып сокланабыз, аларны безгә бүләк итеп калдырган каләм иясенең якты хатирәсе алдында хөрмәт белән баш иябез.
Яңалыкка сизгерлек, чорның ңист буларак Ф. Бурнашка хас сыйфатларның шулдыр. Аның әсәрләре көннең актуаль геройлары — чорның алдынгы фикерләре белән коралланган, яки шуңар
сулышын'тоя белү — язучы публи- иң күренеклесе, мөгаен, мәсьәләләренә багышланалар.
омтылучы кешеләр.
Язучының яңалыкны кыю яклый белүе, мәсәлән. 30 елларда аның татар операсын үстерүгә куйган хезмәтендә дә ачык чагыла Л1. Җәлил белән бергә ул студиянең әдәби бүлеген җитәкли. Шул ук вакытта, милли репертуар тудыру максатыннан чыгып, \зе дә либреттолар яза.
Журналның бу санында укучыларга аның «Яшь йөрәкләр» исемле опера либреттосының беренче пәрдәсе тәкъдим ителә. Либретто ахыры- нача язылып беткәнме, юкмы? — хәзергә кистереп әйтүе кыен. Гәрчә аның тәмамлануы хакында кайбер мәгълүматлар булса да. калган пәрдәләр әлегә табылганы юк. Ләкин аның бу сакланган өлеше дә игътибарга лаек. Геройларның характерларын тирән ачарлык арияләр, үзенчәлекле речитативлар, тыгыз хәрәкәтле һәм җанлы күренешләр язучының опера сәнгатен аңлап һәм белеп .чш итүе турында сөйли. Либреттоның бу пәрдәсе һәм тулы планы язучының Мәсгудә һәм Вафа Бурнашевлар кулында сакланучы архивыннан табылды. Л1. Җәлил белән Ф. Бурнашның бер- бсрсенә хатлары да укучылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Чөнки аларда либреттоның язылуы хакында беркадәр белешмә бар. шулай ук ике шагыйрьнең әле 20 елларның беренче яртысыннан ук башланган керсез иҗат дуслыгы чагыла. Л1. Җәлил хатын журналга М. Бурнаше- ви тәкъдим итте, ә Ф. Бурнаш хиты СССР Фәннәр академиясенең Г. Иб- раһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивында саклана.
Ajai ӘХМӘДУЛЛИН.