Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИРАЖ


актагы актык бензин бетте. Машина акрынайды. Бераз төч- кергәләп барды да «дырк» итеп туктап калды.
— Тфү, алла колы! — дип сукранып алдым мин эчтән генә. — Менә хәзер утыр инде кайнар чүлдә әлсерәп!
Кояш рәхимсез кыздыра. Жнлнен әсәре дә юк. һава хәрәкәтсез. Машина лаклары чатнап-чатнап куба Рәүф белән машина астындагы күләгәгә кереп яттык. Тик бу кадәр бөркүлектән качып котылу булмас, ахры.
Берничә мәртәбә машина түбәсенә менеп, тирә-якны карап төштем Бер генә яшеллек тә, бер генә җан әсәре дә күренми. Офыкка кадәр барханнар..
Ком., ком. ком...
Әйтерсен, бөтен жир шарын ком баскан. Адаш канлыгыбыз көн кебек ачык. Бензин беткәндә, сигезенче бораулау посты каланчасына эленгән флаг күренә иде.
«Рәүф запас канистрларны онытып калдырмаган булса, бәлки барып та җиткән булыр идек», — дип уйлыйм
Ул үзен гаепле санамыймы, әллә чүл уртасында сусыз, ягулыксыз утырып калуның нәрсә икәнен белмиме .. тыныч күренә...
— Табын’ әзер! — дип кычкырды ул, машина астына урын көйләгәннән соң. — Төш, картлач! — Үзеннән бер-нке яшькә олы булганга, ул мине шулай дип атый — Чәй эчеп җибәр! Кайгырма, баш исән булса, җае табылыр. Арттагы машиналар куып җитәр. Безнең канистрларны күреп, ала чыкканнардыр әле
Ай-Һай, башка шоферлар чүл эченә керергә куркалар. Шуңа күрә әйләнеч юлдан йөриләр
— Кайнар чәй бу кызуда галәмәт тә шәп нзрсә инде ул. — дип дәвам итте Рәүф, керләнеп беткән кулъяулыгы белән битен сөртә- сөртә. һәм үзе, берни булмаган кебек, җырлап та җибәрде — Гру шн- С1НЙ сәй термоста, рюкзакта башкорт балы. Эсәһең кнлһә, ярты ла бар, һина ни кәрәк тагы?
Башка валытта җилбәзәк дустымның бу шуклыгыннан рәхәтләнеп көлгән дә булыр идем. Әмма бу юлы мин аңар әйләнеп тә карамадым.
— Пәкеңне бир әле, — диде Рәүф.
Б
Мин пычак сузарга ашыкмадым.
— Ишетмисеңме әллә? Картлач, пәкеңне кызгансаң, ипине сындырып ашыйм, гөнаһысы сиңа булыр.
— Рәүф, — дим мин салмак кына. Үзем кышлаклар, буровойлар яшеренгән ком тауларына карыйм.
— Намә?
— Әгәр дә безгә атна буе ятарга туры килсә, син нишләр идең?
Рәүф бу сүзләриең чын мәгънәсенә төшенмәде бугай, пычакны да көтмичә, икмәген сындырып ашый башлады.
— Җиһаншиннар бер күрек белән 49 көн яши алганнар. Бездә баллоннар җитәрлек бит. Кис тә аша, кис тә аша Ха-ха. Алары бетсә, кузовта покрышкалар бар. Между прочим, Әсгать Жиһаншин безнең районнан...
Ул янә икмәккә үрелде. Мин аның җиңеннән тоттым:
— Куй! — дидем. Шаярта дип уйлады булса кирәк, Рәүф кушканны үтәргә җыенмады.
— Экипаж командиры синме, минме? —диде ул, һаман шаярып.— Мин — беренче класс, син — өченче. Димәк — мин командир. Шулай булгач, мин синең боерыкны үтәмим.
— Рәүф! Ягулык бетүдән чамалап караганда, без иң якын буровойдан 50—60 чакрым ераклыкта булырга тиешбез. Әгәр адашкан булсак?!
Рәүф чәйнәвеннән туктады.
— Арттагы машиналар?..
— Әгәр алар безнең арттан чыккан булсалар, ике-өч сәгать элек куып җитәргә тиешләр иде...
— Нишлибез соң?
Мин җавап бирмәдем.
Безнең бер көнгә җитәрлек суыбыз-азыгыбыз бар Адашуыбыз хак булса... Дүрт-биш сәгать эчендә 60—70 чакрым тизлек белән чүл эченә кергәнбез. Бу хәл күңелгә өмет өстәми иде.
Фәритләр группасы төнге өчләрдә кышлакка барып җитә, ди. Кайт-мавыбызны белгәч, эзли чыгалар, ди. Безне тапканчы бер тәүлек уза да уза. Димәк, көтәргә кирәк.
— М-да, — дип кундым бераз уйлап торгач, — бер-ике тәүлек кызынырга туры килә...
Мин әйтеп тә бетермәдем, Рәүф шашкандай кычкырып җибәрде:
— Картлач, вертолет! Ә-әнә теге бархан артыннан күтәрелде!
Бу сөенечле хәл. Димәк, якында гына кышлак яки буровой бардыр!
— Ялгышмадыңмы? Чүлдән күтәрелдеме?
— Юк. чәнчелеп китим әгәр. Ком тавы артыннан чыкты!
— Шәп! Син кал! Мин киттем!
— Кая? — Рәүф ашыга-ашыга үрмәләп машина астыннан чыкты.
— Бу 22 нче георазведка! Вертолет шуннан күтәрелгәндер. Әҗәткә бензин бирсәләр, без Фәритләрнең борыннарына чиртәбез!
— Мин дә синең белән...
— Кызудан курыкмасаң... Син бер термосны ал. Мин рюкзакны күтәрәм.
Киттек. Кич җиткәндә, вертолет күтәрелгән барханга килеп җиттек. Тик анда кышлак та, буровой да юк иде. Күрәсең, Рәүф ялгышкандыр!
— Шушыннанмы?
— Әйе... Шуннан чыккан кебек... шушыннан чыкты...
— Кебек тоелды... — дидем мин, ачуымны яшермичә.
Мин артка борылдым. Машинабыз кара-кучкылланып чүл уртасында бер үзе тора. Тагын кузгалдык. Бәлки, вертолет әнә теге тау артыннан чыккандыр!
Тян житте. Аяусыз кояш астында көнозын яткан дала иркен сулый башлады. Батып барган кояш нуры офыкны кызгылт-сары төскә манды. Озак та үтмәде, тирә якка кара-кучкыл чүл төне ятты, күңелдә шом уятып, чүл эченнән сәер тавыш ишетелә иде. Бу безне тәмам куркчта төшерде. ■
— Нәрсә улый ул?..
— Чүл ыңгыраша.
Көндез кызган, киңәйгән ком өемнәре, һава алмашынгач, урыныннан күчә, утыра, шуыша, күрер күзгә сизелмәслек бу хәрәкәт үзенә бер тавыш чыгара икән.
Алдагы бархан артында да күңелләргә шатлык, аякларга көч өсти торган буровой утлары күренмәде. Кире борылдык Төн салкыны беткәнче, машинага кайтып җитәргә дип, кызу-кызу атлыйбыз, һәркем үз уилары белән мәшгуль. Мин эчтән генә гамьсезлеге өчен Рәүфне сүгәм, югалган вакыт өчен борчылам. Рәүф тә шаяруын онытты, сөйләшми.
Таң озак көттерми. Көнчыгыштан офык чистара, яктыра бара.
Машина күренми әле. Икебез дә текәлеп-текәлеп карыйбыз. Бераз яктыра төшкәч, күренер дип өметләнәбез. Ләкин машинабыз яктыргач та күренмәде. Инде кояш та чыкты. Тик күпме генә эзләсәк тә. килгән эзләрне дә, машинаны да таба алмадык. Төнлә машинаны күрмичә, үтеп киткәнбез, ахры!
— Бәлки Фәритләр алып киткәннәрдер?
— Фәритләр бүген кичкә генә килеп җитәләр... Әгәр Фәрит килсә, безгә фаралар белән сигнал бирер иде .
Без, нишләргә белмичә, чүл уртасында туктап калдык. Бу бәхетсезлек өметне дә, аякларда булган көчне дә алды. Әмма машинаны табарга кирәк. Аның күләгәсенә ятып, Фәритләрне көтәргә кирәк ич.
Кояш күтәрелә. Күтәрелгән саен кыздыра бара. Бер генә болыт та юк. Кояш нурлары рәхимсез рәвештә комбинезон аша үтеп тәнгә кадалалар. Итекләр мич калае кебек булып кыздылар. Табаннар ут яна. Тамак чатный. Карын ач. Ипине ашап булмый. Чәйнәргә төкерек юк. Үлеп эчәсе килә. Рәүф артта калган булып термостагы чәйне эчте. Мин сизмәгәнгә салыштым. Ләкин бу хәл яңадан кабатлангач, түзмәдем.
— Рәүф! — дип кычкырдым.
— Юк, юк, Вәсим! Мин күп калдымы икән дип кенә карыйм
Мин аны көтеп алам. Ул өч-дүрт адым атлый да тагын туктый.
— Вәсим... картлач җаным. бераз гына ял итиксәнә...
— Юләр! Бер утырсаң, тора алмассың. Буыннар оеша. Басып ял ит!
— Их, жиле дә юк бит...
Элеккечә шаян, кызу егетне алмаштырып куйдылармыни! Аның элек тә какча бите, сакал баскач, тагын да ябыгып китте. Күзләрен кан баскан. Кипкән иреннәре ярым ачылып калган. Үземнең дә рәг бетте. Ләкин котылуның бердәнбер юлы — алга бару!
— Әйдә, киттек!
Кайнар ком атлаган саен артка шуыша. Такыр җирдә ике адым алга, бер адым артка атлаган кебек, салмак селкенәбез.
Кояш баш өстендә. Ял итәбез. Вакыт-вакыт күз алларым караңгыланып китә. Куллар үзләреннән-үзләре термоска үреләләр. Мнн, игътибарны читкә юнәлтү өчен, офыкка карыйм Офыкның гел бертөрлелегеннән күңел кайта. Алда ком... ком... ком. Артта да ком... ком... ком. Чүлне урталай бүлеп, ике эз генә ярылып ята.
Төш авышкач, жил чыкты. Рәүф бу үзгәрешкә шатланып куйды. Әмма чүл җиленен шатлык китермәгәнен ул бик тиз аңлады. Җил, хәрәкәтсез һаваны кузгатса да. җиләслек тудырмый. Вак ком бөргек- ләреп себереп алып килә дә биткә сылый. Ком күзгә тула, теш арасына кереп чытырдый. Баруы тагын да кыенлаша төшә
Рәүф берничә мәртәбә егылды. Баштарак ул үзе торды. Аннары ярдәм итәргә туры килде.
Ниһаять, кич җитте. «Фәритләр эзли чыккан булсалар, машинаны тапканнардыр инде, эз буйлап килерләр, бәлки», — дип уйлыйм.
Туктадык. Мин рюкзакны мендәр итеп көйләп яттым. Рәүф ничек егылды, шулай йокыга китте. Термосны алып, рюкзакка тыктым.
Кеше җаваплылык сизсә, үлеп йокласа да, вакытында уяна ала. Мин дә сәгать ярым йоклаганнан соң уяндым. Төнге салкынны ычкындырырга ярамый. Бәлки, машина яки берәр разведка уты күренер! Анда салкын су, җиләс күләгә, кайнар аш...
— Рәү-ф, тор!
Юлдашым уянмады. Катырак тәртәм.
— Егет, тор! Рәүф!
Ул йокы аралаш нидер мыгырдады да кире ятты. Чүлдә минутлар гомерне саклап калалар! Мин Рәүфне күтәреп торгыздым. Дустым уянды.
— Мә, капкалап ал! Аннан соң дүртенче тизлек белән алга!
Аңа бер сынык икмәк белән ярты кружка чәй бирдем һәм термосны урнына кире салып, рюкзакны кидем. Рәүф минем бу эшемне ризасызлык белән күзәтеп торды.
— Димәк, ышанмыйсың? — диде ул.
— Мин чүлне синнән яхшырак беләм...
Ул дәшми-тынмый гына ашады да тәмәке кабызды.
— Яхшы белгәнгә, менә шушылай чүл бүреләренә азык булыр дәрәҗәгә килеп җиттек инде. — диде ул.
Мин дәшмәдем. Мин күзәтә идем. Рәүф суырган саен, тәмәке уты яктысында аның кырыс йөзе чагыла. Тавышында да, йөзендә дә миңа таныш булмаган салкын чаткылар сизелеп китте. Кузгалдык.
Яктыра башлады.
— Тәмәке хәлне ала, — дидем мин бераз баргач. Ләкин Рәүф җавап бирмәде. Ул, нидер күргәндәй, алга карады һәм йөгерә үк башлады. Бераз баргач, җиргә иелде.
— Кеше эзләре! — дип кычкырды ул. — Картлач, биредән яна гына үткәннәр.
Мин йөгереп эзләр янына килдем. Ләкин шатлыгыбыз бер мәл эчендә зур кайгыга әйләнде. Бу безнең үз эзләребез иде. Төне буе бер урында таптанганбыз. Шатлык дип көткән нәрсәң кинәт кайгыга әйләнсә. нервлар түзмиләр. Күңелем тулды Ләкин тамак буйлап менгән әче төерне йотарга туры килде. Рәүфнең өметсезлеккә бирелүе бар иде.
Шәфкатьсез кояш тагын да үз эшенә кереште. Еш-еш туктыйбыз. Чалбар-күлмәк ышкыла-ышкыла тәнне кыра. Итекләр үкчәне суеп бетерделәр. Тозлы тир суелган җирләрне ачыттырып, үзәккә үтә. Сыгы- лып-сыгылып елыйсы килә.
Бу утыруда, мин аяк яраларым белән маташканда, Рәүф термосны алган. Башым күтәреп карасам, йотлыга-йотлыга чәй эчеп тора. Бер сикерүдә аның янына килеп җиттем. Мин термоска үрелгәнне сизеп, ул бер кырыйга тайпылды. Ләкин мин тиз генә термосны эләктереп алдым. Рәүф, бер кулы белән термосны тоткан килеш, икенчесе белән мине этеп җибәрде. Мин тагын термоска ябыштым. Без сүзсез генә озак тарткалаштык.
— Үземнеке... үземнеке. Минем термос, бирмим, — дип хырылдый башлады Рәүф, — мин йоклаганда урлап эчәсең. Үземдә торсын. Үзем эчәм...
Рәүфне тезем белән этеп җибәрдем. Ул егылды. Термос минем кулда калды.
— Тиле! Берьюлы эчеп бетереп нишләрсең! Йотымлап кына эчәргә кирәк Ир-егет бит син, юләр баш! Суны да, көчне дә сакларга кирәк.
Ул бераз тынычлана төште.
Рәүф байтак эчкән, ахры. Термос шактый җиңеләйгән Үзем дә чак- чак кына тыелып калам. Авыз суга тисә, һич аерылып булмый. Ниндидер сихри көч иреннәрне суга тарта.
Тагы алга киттек. Җил юк. һава кискәләп-кискәләп алырдай куе. Бугаз ком юшкыны белән капланган. Сулаганда хырылдаган аваз чыгара.
Күктә реактив самолет зәңгәр фонга ап-ак сызык сыза. «Кайдадыр кешеләр бар, — дип уйлыйм мин. — Тормыш бар. Яшиләр, салкын суда коеналар. Татлы салкын чишмә суы эчәләр. Җиләс бакча күләгәсендә ял итәләр».
— Вәсим!
Мин, хыялларга бирелеп, йоклап китә язганмын Тагын Рәүф тавышы уятты.
— Шәһәр! Картлач җаным, шәһәр! Биш-алты чакрым гына... Урра-а! Котылдык!
Мин тирә-якка карадым. Ләкин бернәрсә дә күземә чалынмады. Электәге тәҗрибәм буенча, мин Рәүф күргән шәһәрнең кайдалыгын сорамадым.
— Әйдә, картлач, киттек! Душта коенырбыз. Мунча керербез. Аннан соң рәхәтләнеп йокларбыз. Әйдә!
Мин ул күрсәткән якны тагын да җентекләбрәк күзәтә башладым.
— Ә-әнә, малай. Бакчалары ямь-яшел. Хәтта күлләре дә бар. Портлары ак таштан салынган. Кайларга гына килеп чыкканбыз икән?!.
Шәһәр чынлап та бар иде. Күле дә, бакчасы да, урамнары да тонык кына булып офыкта чайкала.
— Әйдә, картлач! Син нәрсә һаман утырасың?
Бу мираж!.. Нишләргә? Барыргамы, бармаскамы? Бармасаң. Рәүфкә аның алдавыч шәһәр икәнен исбатларга кирәк. Чүл уртасында өч көн йөреп кибеккән-арыган кешегә чын күл түгел ул, дисәң, сине ботарлап ташлавы мөмкин. Аңа ияреп барсаң, бөтенләй кире якка китәргә туры килә. Шулай да тырышып карарга кирәк!
— Рәүф, бу мираж гына, дустым...
— Әйдә-әйдә, картлач, шашмый гына тор. Хәзер барып җитәбез. Йөзем җимеше, салкын куас. ванна Җәннәт!
— Без беркайчан да ул бакчага барып җитмәячәкбез, Рәүф. Бу юл безне чүл эченә өстери
— Син шашкансың, картлач... Арыгансың син . Күрмисеңмени’ Чып чын йортлар...
йончылган егет шәһәр күргәч бөтенләй үзгәрде Арыганлыгы да сизелми, чыраена да җан кереп киткәндәй булды О! Мин ул билгеләрне яхшы беләм. Мәкерле чүл кеше белән шулай шаяра.
— Арысаң, капчыкны үзем күтәрәм.
Ул, ризалыгымны көтеп тормыйча, капчыкны күтәреп, мираж ягына атлады. Мин көчемне җыеп, алга йөгердем. Юлдашымны куып җиттем Дә, каршысына басып, юлын бүлдем.
— Малай! Сүземне тыңла, кояшка кара! Кояш бездән алда булырга тиеш. Ә син аны артта калдырып китәсең. Бу — үлем юлы. Бу — мираж!
Рәүф шаркылдап көлеп җибәрде. Аннан кинәт туктап, мине сөзәрдәй булып, өстемә килә башлады
— Җитәр, картлач! Син миңа байтак акыл саттың инде. Хәзер мин сиңа җитәкче булып карыйм Кит юлдан Мин сау-сәламәт Бу араны гына үтәрмен. Теләмисең икән —кал! Менә си на термос. Кайтып җиткәч. синең арттан кешеләр җибәрермен Хуш!
Ул термосны миңа ыргытты да китеп барды.
— Рәүф! Рәүф, днм! — Ул миңа таба борылмыйча гына туктады.
— Нәрсә?
— Ярый. Ышанмыйсын икән, мин синең белән барам. Әгәр бер сәгатьтән соң ара якынаймаса, кире борылабыз.
— Ха! Чүл белгече, әйдә!
Ул алдан китте. Мин аңа иярдем. Хәзер мин Рәүф алдында авторитет түгел идем инде. Без хәлдән тайганчы бардык. Шәһәр якынаймады. Атлаган саен тоныклана, сыегая, юыла барды. Тора-бара ул бөтенләй юкка чыкты. Без ирексездән туктадык. Бераз хәл алгач, мин торып бастым. Йончылган, картая төшкән юлдашыма: — Я, ышандыңмы инде? — дигән сыман карап алдым да кирегә таба юл тоттым. Рәүф кузгалмады.
— Әйдә, — дидем мин, артка борылып.
— Юк!—диде ул теш арасыннан гына. — Бу юлы алдый азмассың. Син мине кертеп адаштырдың. Син машинадан аерып, жәяү алып киттең. Син термосны урлап, үзең генә эчәргә унлаган идең. Хәзер инде, килеп җиткәч, шәһәрдән читкә алып китмәкче буласың. Юк, галлюцинация түгел бу. Үз күзләрем белән күрдем. Чып-чын. Әнә теге бархан артына гына капланды ул. Син ялганлыйсың! Синең белән булмасам, мин күптән шәһәрдә идем... Күптән шәһәрдә идем...
Ул миңа шашкан күзләре белән ачулы карап алды да әле генә эреп югалган шәһәр ягына таба китте. Аның адымы тигез түгел иде. Мин дәшмәдем. Рәүф чайкала-чайкала барды да абынып егылды. Бераз селкенмичә ятканнан соң, тагын торып китте. Ком буразналары атларга комачаулыйлар. Ерак бара алмады, биш-алты атлау белән, йөзтүбән барып төште. Мин килеп җиткәнче, Рәүф кымшанмады.
— Рәүф...
Ул кинәт сискәнеп торып утырды. Аның сакал баскан битенә ком ябышкан, күзләре акылдан язган кешенеке кебек, каядыр бушлыкка төбәлгәннәр иде.
— Су коенасым килә. Шәһәргә кайтасым килә. Син, картлач, кит. Син саран, ипи кисәргә пәкеңне дә бирмәдең... Эчәсем килә...
Ул кабалана-кабалана термос капкачын ачты һәм, эчәргә теләп, авызына китерде. Термос буш иде. Рәүф кипкән иреннәренә тамган берике тамчы чәйне ялап алды да сулкылдап еларга тотынды. Мин, бәләкәй баланы юаткан кебек, аны юатып карадым. Тик юкка.
— Мин барыбер бүген кайтып җитәм, — диде ул, кинәт елавыннан туктап. — Минем әнигә хат җибәрәсем бар, — ул миңа бөтенләй нормаль кебек күренде. — Әйе, әйе, мин акылымда, — диде ул, уйларыма җавап итеп. — Шуңа күрә дә синең белән бармыйм.
Ул, ипдер күтәрергә җыенган кебек, тирән сулыш алды да урыныннан торды.
Рәүф үзе теләгән якка китте. Аны үгетләп, аңлатып торырлык хәлем калмаган иде шул. Тәнем кызыша башлады. Күрәсең, борчылган нервлар, талчыккан мускуллар бирешә башладылар. Бизгәк кенә баш- ланмаса ярар иде! Китәргә җыенып, аягүрә бастым, йөрәгем «жу» итеп китте. Каршымда гына ике чүл бүресе басып тора. Бу куркынычның сөенече дә бар. Димәк, ерак түгел генә кышлаклар утыра. Чүл бүресе куркак ерткыч ул. Тере кеше янына якын килә алмас. Егылганны көтеп йөриләрдер Мин аларга таба шуыша башладым. Янымда якын дустым, пычагым бар. Ерткычлар мүкәләп килүче җан иясеннән шүрләделәр, ахрысы. Бер-бер артлы Рәүф ягына китеп бардылар. Кинәт йөрәгемне ярып, кайнар дулкын үткәндәй булды: «Рәүф егылгандыр!»
Шуышырга!
Чигәгә пар чүкеч белән өзлексез сугып торалар. Дыңк-дыңк-дыңк! Тәнемне төрле яклап кыздыралар. Аяклар яна, арка пешә. Куллар кызуга чыдый алмыйча чатнап ярылалар. Яраларга кемдер тоз сибеп
тора. Баш чатныи. Ми кайный Тик ничек кенә хәлдән таймасын, ми йөрәккә боерык бирә.
Кыймылдарга! Кыймылдарга! Кыймылдарга!
Кайсы юнәлештә булса да кыймылдарга.
Акылны җуймаска, җуймаска, җуймаска!
Гәүдәм алга шуыша.
Ком... ком... ком...
Муен сеңерләре башны күтәрә алмыйлар. Мангаем кайнар комга терәлә. Тик кайнарлыкны тоймый.
Ком... ком... ком...
Газапның да бер чиге бардыр, ахрысы Тою хисе юкка чыга. Тән бернәрсә сизми. Хәтта эчәсе килү дә бетте. Гәүдә зурая, зурая, зурая. Барханнар кадәр зурая. Баш кабара. Тубал хәтле була Тагы да каба- ра-кабара галәм хәтле киңәя. Эри. Эреп, тирә-якка сеңә, югала. Мин тузан кебек. Юк, дөнья хәтле мин. Мин юк. Мин табигать!
Мин җыелам. Аякларым кыскаралар Башым ниндидер кыса ярдәмендә кечерәя. Мин галәмнән аерылам. Формам ачыклана. Ниһаять, мин ята торган койкама сыярлык булып кечерәям. Мин мин булам.
Иң элек күземә электр яктысы бәрелә. Ике күбәләк, бер чебен тыры- шып-тырышып лампа пыяласын таранлыйлар.
Колагым ишетә:
— ...Нормаль. . Кертергә мөмкин. — ди тавыш.
Башымны борам. Мин ак халатлы кешеләр арасында.
— Озак йокладыгыз, иптәш! — дип елмая күзлеклесе.
Мин больницада икәнемне аңладым.
— Рәүф! Рәүфне таптыгызмы?
Мин торырга телим. Тик үз-үземә буйсына алмыйм. Күзлекле кеше мине кире яткыра.
— Борчылмагыз!..
Мин күзләремне йомам. Ниһаять, куркыныч төшнең бетәр чагы бар икән!
— Машина?!.
— Күптән биредә... Сез тиздән аякка басарсыз. Тик иптәшегезгә озак тоткарланырга туры килер. Ул акылдан язган...
Хәлсезләнеп урыныма ятам
Рәхимсез мираж үз эшен эшләгән икән!
4.