Логотип Казан Утлары
Очерк

КИЧЕР, ИЛЕМ


Беренче очерк
Үлем үзәнлеге
як астында ябышкак саз пычрагы чыпырдый. Корырак урынны сайлап атларга һич >о /ломкинлок юк—озынборыннар ирек бирми. Алар шундый күп монда — бетен тирә-як безелдәп-чыңлап тора, һәм бик әрсезләр үзләре: кулларыбызга агач ботаклары тотып, туктаусыз селтәнеп барсак та, барыбер җаен табып, әле битне, әле колакны, әле муенны чеметеп алалар.
Юлдашым Николай, бу хәлгә күнегеп беткән, ахры, ул әллә ни борчылмый. «Безнең озынборыннар шундый усаллар инде», ди. Ә минем инде күз кабакларым шешенеп, иреннәрем кабарып чыкты...
һич тә түзәр чама калмагач, башыма селго урарга туры килде. Аннары Николай Да кесәсеннән хатын-кыз яулыгы алып бөркәнде. Читтән караганда безнең кыяфәт шактый келке тоеладыр, әлбәттә. Әмма монда келәр кеше юк. Сапер солдатларның соңгы постын үткәннән бирле безгә бер терә җан иясе дә очраганы юк әле. Хәер, кем батырчылык итсен соң монда килергә? Картлар әйтмешли, алла каргаган урын бу. Баскан саен дерелдөп-калтырап тора торган сазлык, кыяк үләне, сирәк, кыска усак һәм куаклардан башка берни юк монда. Усаклары да зифа, тоз түгел, кайрылары ярылып, кызгылт күгәрек белән капланган Һавасы да ниндидер күңел болгаткыч аеыр исле. Кошлар да сайрамый, чикерткәләр дә юк. шөпшәләр очканы да күренми. Әлеге дә баягы һаман шул озынборыннар безелдәве генә колак тебеидә чыңлап тора да әллә нигә бер Мясной Бор ягыннан, тонык кына булып, шартлау тавышлары ишетел- гәләп куя — анда саперлар җирне миналардан арындыралар...
Боз Волхов саэлыкларының нәкъ уртасында хәзер.
Акрын гына атлый бирәбез һәм, барган уңайга, Николай миңа бу якларда булган хәлләрне сойли.
— Әнә тегендә, безнең авыл ягында, минага туры килеп, колхоз үгезе үлде... — ди.
— Бервакыт, әле моннан берничә ел элек кенә, без утырып барган трактор минага туры килде. Бик каты шартлады, әмма, аллага шекер, барыбыз да исән калдык... — ди.
— Әнә теге усаклар тирәсендә Мясной Борның бер карчыгы минага тап булып күккә очты. Шундук үлгән, әлбәттә.. Кара ефәк юбкасының кисәкләре әле һаман ботакта эленеп тора, — ди.
Мондый хәлләрне Николай бик күп белә. Ул миңа елегә юл һич те куркыныч түгел дигән булса да, куе үлән эчендәге ватык солдат маскасына яисә чәнечкеле тимер чыбык кисогснә аяк тигән саен, иорәк му ител ките—
А
Тар гына сукмак безне инде агачлар үскән бер ташландык юлга алып чыкты. Хәзер алга бару шактый җиңеләйде, чөнки юлга бүрәнәләр түшәлгән иде.
— Икенче удар армиянең фронт юлы булган бу, — дип аңлатты Николай.
Шунысы гаҗәп: чирек гасыр үткән булуга да карамастан, юлга җәелгән бүрәнәләр нигәдер черемәгән. Бөтенләй диярлек сазга батып яткан, каралган һәм лай белән капланган ул бүрәнәләр әле бик нык. Бу хәлне Николай миңа сазлыкның үзенчәлегенә бәйле дип аңлатты. Өстә яткан әйберләр чери, әмма сазга батканнары гасырлар буена сакланырга мөмкин икән.
Алга бару һаман кыенлаша. Чөнки ун-унбиш метр үтүгә, бомба, снаряд, мина чокырлары очрап, юлны бүлә. Аларны әйләнеп үтәргә туры килә. Аннары чокырлар тагын да күбәя һәм урыны-урыны белән җир тоташ чокырлыкка әйләнеп китә. Ул чокырларның барысы да су белән тулган, читләре кыяк үләне, мүк һәм агачлар белән капланган. Әмма Николай бер карау белән алариың нинди бомба, нинди снаряд һәм мина актарганнан хасил булуын әйтеп бирә. «Монысы полк минометы минасыныкы», «Ә менә монысы, һичшиксез, ярты тонналы авиабомба базы», ди ул.
Бу тирәләрдәге тупларны, танкларны һәм, гомумән, эре сугыш техникасын металл ватыгы итеп җыеп алганнар инде. Шулай да куак араларында кәкрәеп беткән туп көпшәләре, зур калибрлы снаряд җимереп ташлаган танк башнялары, янган автомашина калдыклары очраштыргалый әле. Ә җирдә, үлән арасында, чәчелеп яткан мылтык көпшәләренең, снаряд һәм пуля гильзаларының, солдат котелокларының, рус, немец, испан (монда «Зәңгәр дивизия» дә сугышкан) каскаларының исәбе-хисабы юк. Сугыштан соң үскән яшь урман арасында сынып, сыдырылып, янып-көеп беткән, ягъни сугыш дәһшәтен кичергән карт агачлар да очраштыргалап куя.
Николай мине шул агачларның берсе янына алып килде. Шактый юан усакны җирдән дүрт метр чамасы җиреннән, әйтерсең, ниндидер ерткыч чәйнәп ташлаган. Шул дүрт метрлы кәүсәдә уч төбен куярлык та исән урын юк — бөтен җире пуля, снаряд, мина кыйпылчыклары белән телгәләнеп беткән. «Менә, шушыннан чыгып, үзең чамала инде монда сугышның нинди булганлыгын», ди Николай.
Әйе, шаккатырлык хәлләр булган монда. Шуңа күрә дә Үлем үзәнлеге дип атаганнар инде бу урынны!
Николайның әйтүенә караганда, сугыш беткән елны ук бу тирәләрдә урман кисәргә керешкән булганнар. Әмма тиздән ул эшне туктатырга туры килгән, чөнки, агачларда пуля һәм снаряд кыйпылчыклары бик күп булганлыктан, пычкылар һич тә чыдамаган.
1944 елны безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчеп, дошманны куып барганда да, миналар бик күп булу сәбәпле, бу тирәләрне әйләнеп үтәргә мәҗбүр булганнар. Саперлар да шәһәрләрне, авылларны, иген кырларын чистартканнан соң гына килгән монда. Бу урманнар әле хәзер дә минадан арындырылып бетмәгән. Шунлыктан җирле халык Үлем үзәнлеген читләтеп үтеп йөри.
Минем юлдашым һәм озатып йөрүчем Николай Орлов кебек, бу үзәнлектә иркенләп йөри алучылар күп түгел монда.
Мина зарарсызландыру юлларын үзлегеннән өйрәнеп, металл ватыклары җыючыларга. урман каравылчыларына һәм колхоз механизаторларына беренче булып юл салучы да шушы Николай булган.
Менә хәзер дә башына очлы тимер чыбык беркетелгән таягын тотып, бик оста хәрәкәтләр белән җирне капшап бара ул. Мин аның эзенә генә басып барырга тырышам. Кайчак Николайның таягы я снаряд кыйпылчыгына, я гильзага яисә мылтык көпшәсенә тиеп, чыңлап куя. Ә кайчак ярылмыйча калган снарядка яки, бик пөхтә итеп төреп, мылтык патроннары тутырылган цинк ящикларга барып төртелә. Менә ул ярым җимерек һәм эченә су тулган бер иске блиндажны актарды да аннан ниндидер шкалаларга бүленгән, күп кенә боргычлары булган тимер ящик тартып чыгарды. Ипләбрәк карасак, рация икән. Җиңе белән әйбәтләп сөрткәч:
— Мәктәп музеена менә дигән экспонат булачак!—дип, Николай рацияне корырак урынга илтеп куйды. Көненә пехотага каршы куелган икешәр йөз мина зарар- сызландырган чаклары булган аның. Ә егерме ел эчендә барлыгы күпме снаряд һәм мина зарарсызландыруын ул үзе дә әйтә алмый инде — исәбен югалткан. Чөнки бу — аның өчен гадәти эш.
Волхов сазлыклары. Николай Орлов элекке миномет позициясе урынында.
Үлән яки сазлык эчендә таягына орынган әйберләрне актарган минутларда мин юлдашымның йөзенә карап торам. Гел кояшта, җилдә йөргәнлектән бите карасу кызгылт төскә кергән. Карашы тәвәккәл. Сары кашлары һәм керфекләре кояшта уңып, ботенләй аксылланып калган. Йөзендә гади, гадәти рус кыяфәте. Ләкин менә шушы гади рус егете егерме ел эчендә, дежурдан буш вакытларында, күпме мина һәм снарядны зарарсызландырган, ничә тапкыр үлем белән качышлы уйнаган! Чак кына ялгышлык җибәрсәң дә — дөнья белән саубуллаш дигән сүз бит аның бу һөнәре!
— Куркыныч түгелме соң сиңа? — дип сорадым мин Николайдан.
— Башта, билгеле, куркынычрак иде. Әмма соңыннан ияләштем. Кайсы мина белән ничек эш итәргә икәнен өйрәнгәч, бөр нәрсәсе дә юк, юлда яткан ташны читкә алып ташлау кебек кенә.
Николайның сүзләренә ышансам да, аның берәр минаны зарарсызландырганын күрергә теләвемне әйттем.
— Була ул! — Диде Николай, һич тә исе китмичә. Һәм шундук юлдан читкә чыгып, урманга кереп китте.
— Кирәкми, Николай!—дидем мин, ник әйткәнемә үкенеп.
Николай әллә ишетте, әллә юк — җавап бирмәде, һәм, үтте микән биш-алты минут. кулына ниндидер зур бер табак сыман әйбер тотып, әйләнеп тә чыкты. Аннары аны тәкәллефсез генә җиргә ташлады. Мин, шартлар дип шикләнеп, күземне йомдым. Әмма бернинди дә шартлау булмады. Күземне ачкач, Николай әлеге табакка тибеп куйды да. көлеп:
— Курыкмагыз! Шартлаткычын елдым инде мин аның! — диде.—Немец минасы бу. Тимер юлны шартлатырга дип алып килгән булганнар, ләкин шартлатырга җитешә алмаганнар. Әнә анда. — ул куаклар артына ымлады,—бик күл еелеп ята мондый миналар.
•—Хәзер дә кеше сөякләре очрыймы әле?—дип сорадым мин Николайдан, үзомно шушы гаҗәеп зур музейда экскурсант хәлендә тоел.
Ул, бер сүз дә дәшмичә, мине заманында бик авыр бомба төшүдән барлыкка килгән, ә хәзер инде кечерәк бер күлә әйләнгән зур чокыр буена алып килде дә
— Әнә, күл читенә кара әле! — Диде.
Башта мин анда ниндидер аксыл-соргылт ташлардан башка берни дә күрмәдем. Ләкин соңыннан, текәлебрәк карый торгач, ул ташлар таш түгел, бәлки кеше башы сөякләре булып чыкты.
— Кемнәр икән соң болар? — дип соравыма җавап итеп, Николай чокыр тирәсендә яткан күгәргән штык һәм черегән шинель кисәкләренә төртеп күрсәтте. Штыкларның өч кырлы булуын һәм шинель төймәләрендә биш почмаклы йолдызларны күргәч, мәсьәлә ачыкланды — ул сөякләрнең совет сугышчыларыныкы икәнлегенә шигем калмады.
Миңа ничектер кыен, куркыныч булып китте. Үлем белән беркайчан да болай күз- гә-күз очрашканым юк иде әле минем. Кемнәрнеңдер аталары, абыйлары һәм уллары булган бит инде бу мәетләр! Коточкыч хәл бит бу! Заманында минем кебек үк, безнең кебек үк исән булган, көлгән, шаярган, эшләгән һәм кемгәдер гашыйк булган кешеләр ята бит бу чокырда! Араларында рәтләп яшәргә дә. хәтта сөяргә дә өлгермәгәннәре дә бардыр әле. һәм инде шуларның сөякләре генә калган! Алары да таркала башлаган инде. Шушында килеп үлү өчен туганмыни алар бу якты дөньяга? Ә бит минем үз әтием дә моннан әллә ни ерак түгел җирдә — Ленинград тирәсендә — үлеп калган һәм аның да кабере билгеле түгел. Ул да шушы мәрхүмнәр язмышына дучар булмагандыр дип кем әйтә ала миңа?.. Уйлый башласаң — акылдан язарлык!
— Узган ел, күмү командасы эшләгән вакытта, бу урыннарда су күбрәк иде. Хәзер су кимегән һәм сөякләр күренә башлаган, — диде Николай, минем сораулы һәм борчулы карашыма җавап итеп. — Хәрби комиссариатка бу турыда йөз тапкыр әйткәнмендер инде. Бигрәк тынгысыз кеше син дип, анда миңа хәтта үпкәләп тә беттеләр. Ленинградка да яздым. Шушы араларда күмүчеләр килеп җитәргә тиеш.
Николай таягы белән күл төбен төрткәләп карады һәм, төрткән саен, таяк кеше сөякләренә бәрелә иде.
— Киттек, — дидем мин, аның җиңеннән тартып, — тимә, кузгатма инде син алар- ны, борчыма...
Аннары без, бер-беребезгә сүз катмыйча гына, әрсез озынборыннар белән кә- рәшә-көрәшә, ян-якларында снаряд гильзалары, ватык машина һәм туп калдыклары чәчелеп яткан күңелсез юлыбызны дәвам иттек.
Һәлакәт боҗрасында
Чирек гасыр элек бу урыннарда бик авыр канлы сугышлар булган. 1942 елда Волхов тирәсендә камалышта калган Икенче удар армиянең фаҗигале язмышын һәм аның баш командующие генерал Власовның хыянәтен өлкән буын кешеләре әле дә яхшы хәтерлиләр.
Волхов операциясе 1942 елның 7 январенда, армиябез һәм халкыбыз, бөтен көчен туплап, немецларны Мәскәү тирәсеннән куып җибәргәннән соң башланды. Ставканың фикере буенча, Икенче удар армия, Волхов һәм Ленинград фронтларының башка армияләре белән берлектә, дошман оборонасының эченә үтеп керергә һәм Ленинградтан көньяк-көнчыгышта тупланган немец гаскәрләренең зур группасын чорнап алып туздырып ташларга, шулай итеп, Ленинградны блокададан коткарырга тиеш була.
1942 елның январь ае урталарында Икенче удар армия гаскәрләре Мясной Бор районында дошман оборонасын өзүгә ирешәләр. Коточкыч кыен шартларда, билдән кар ерып, совет сугышчылары һөҗүмне һаман үстерә баралар һәм, дошман оборонасына җитмеш километрдан артыграк эчкәре кереп, Любань станциясенә килеп җитәләр. Әмма Любаньны кулга төшерә һәм дошман гаскәрләрен тулысынча чолганышта калдыра алмыйлар. Алай гына да түгел, Икенче удар армия үзе дошман чолганышында кала.
Шулай да, бик күп югалтулар бәрабәренә, 1942 елның мартында безнең гаскәрләр бер урыннан дошман боҗрасын өзеп, киңлеге өч-дүрт, озынлыгы унбиш кило-
**етР чамасында коридор ачалар һам шул коридор буйлап Зур җир белән элемтә урнаштыралар. Ләкин ике ягы да дошман кулында булган бу коридорга зур ышаныч баглау мөмкин булмый, чөнки аның теләсә кайчан ябылып куюы бар. Шунлыктан хәзер я һөҗүмне дәвам иттерергә, яки бу куркыныч урыннан гаскәрләрне тизрәк алып чыгарга кирәк була. Ләкин әлеге ике глөмкинлекнең берсе дә тормышка ашырылмый.
1942 елның язы бу якларга бик иртә килә. Апрельнең беренче көннәрендә үк иар эри башлый. Икенче удар армиянең танклары, туплары, машиналары һәм, гомумән, бөтен хәрби техникасы сазлыкларга батып кала. Бик тиз эреп беткән кар сулары, болай да сазлы, баткаклы җиргә сеңәргә өлгермичә, армия урнашкан үзәнлеккә җәелә һәм, шунлыктан, сугышчыларга окоп казырга да, алгы сызыкка азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары китерергә дә мөмкинлек калмый. Узган кышта төзелгән тар колеялы тимер юл да дошман күзәтүе астына эләккәнлектән, армиянең хәле бөтенләй начарлана. Бүтән чара калмагач, ашыгыч рәвештә сазлыкка агач җәеп юл сала башлыйлар. Ләкин, ул чорда немец авиациясенең көче әле зур булганлыктан, бу юл-лардан да бары төнлә генә хәрәкәт итәргә туры килә.
Май аеның соңгы көннәрендә немецлар безнең авыр хәлдәге гаскәрләрне тагын да ныграк кысрыклый башлыйлар һәм тиздән әлеге тар коридорны бөтенләй ябып ук куялар.
Чолганышта калган гаскәрләрнең хәле хәзер аеруча кыенлаша: сугыш кирәк- яраклары. азык-төлек җитми башлый. Армиянең сугыш кирәк-яраклары тупланган төп склады да дошман самолетлары тарафыннан бомбага тотылганнан соң, тупларны һәм минометларны ач паекка калдырырга туры килә. Солдатлар да ачлыктан интегә башлый. Чолганыштагы гаскәрләргә самолетлардан парашют белән сугыш кирәк- яраклары һәм азык-төлек ташлау да тиешле нәтиҗәгә китерми: Волхов якларында июнь төннәре якты булганлыктан, дошманның зенит артиллериясе самолетларга парашют төшерер өчен түбәнәергә ирек бирми, ә югарыдан төшергән әйберләрнең күбесе немецлар кулына эләгә.
Әнә шундый кыен шартлар булуга да карамастан. Икенче удар армия сугышчылары дошманга айдан артык каршылык күрсәтәләр. Әмма немецлар, боҗраны һаман кечерәйтә барып, безнең гаскәрләрне Новая Кересть һәм Мясной Бор авыллары арасындагы сазлы үзәнлеккә кысрыклап кертәләр. Соңыннан бу районга Үлем үзәнлеге дигән исем бирелә.
Үзәнлектә дә совет сугышчылары дошманга бик каты каршылык күрсәтәләр. Канлы сугышлар көн-төн дәвам итә. Безнекеләр һәр куак, һәр агач өчен батырларча сугышалар. Немецлар бу районга минометлардан һәм туплардан да туктаусыз атыл торалар, күктән дә әледөн-әле һөҗүм ясап, бомба яудыралар. Шулай барлык тор кораллардан бик озаклап атканнан соң, инде тере җан иясе калмагандыр дип булса кирәк, фашистлар котырынып атакага ташланалар. Әмма сазлыкта яткан исән совет сугышчылары тагын дошманга каршы күтәреләләр һәм аны чигенергә мәҗбүр итәләр.
Югалтулар ике якта да көннән-көн арта бара. Ахыр чиктә немецлар барлык резервларын, хәтта писарьларын, санитарларын, танкистларын һәм очучыларын да атакага җибәрәләр. Ниһаять, июньнең соңгы көннәрендә немецлар чолганыштагы безнең сугышчыларны тәмам кысрыклап, ваграк төркемнәргә таркатуга ирешәләр. Әмма сугышлар һаман дәвам итә. Кайда фронт, кайда тыл икәнлеген дә аерып булмый башлый. Мәсьәлә бары тик июль башында гына хәл ителә.
Армиянең капитуляция ясавын рәсми төстә формалаштырып. Власов үзенең штабы белән дошман ягына күчә. Немецлар аны кочак җәеп каршы алалар. Әмма сугышчыларга андый мөгамәлә күрсәтелми. Тимер юл районындагы госпитальгә тупланган ун меңнәрчә сугышчыны кулга алгач, немецлар аларның йөри алганнарын (андыйлар, хәер, күп булмый) хәрби әсирләрне җыю пунктларына куып алып китәләр, ә йөри алмаганнарын гранаталар белән шартлатып, автоматлардан атып үтерел бетерелер.
Николай мине элек шул госпиталь урнашкан җиргә алып килде. Ул алан хәзер кеше биеклеге кура һәм үләннәр белән капланган инде. Әмма андагы җирне актарып карасаң, һәркайда сеяк. сөяк, сөяк. Шулай караштырып йөргән чакта ярым җимерек
бер блиндажга юлыктык. Анда рәттан җиде-сигез кеше скелеты ята иде. Барысының да я бер, яки ике аягы да юк. Аяк урынында гипс белән катырылган бинт кисәкләре генә, һәм барысының да баш сөякләрендә пуля тишекләре. Күрәсең, автоматтан атып үтергәннәрдер. Алардан бераз читтәрәк ятканы хатын-кыз скелеты булырга тиеш. Чөнки аның янында таралып яткан чәчләр дә озын, кирза итекләре дә кечерәк размерлы. Ихтимал, санитарка яисә хәрби врач булгандыр. Блиндаж стенасына сөялеп утырган килеш үлгән ул. Күрәсең, яралы сугышчыларны ташлап китәргә теләмәгәндер.
Волхов тирәсендәге операция уңышсыз тәмамланса да, дошманның Ладога күле ягыннан Ленинградны тәмам камап алырга әзерләнгән зур көчен үзенә җәлеп итеп, аның сайлап алынган иң шәп дивизияләрен шактый хәлсезләндерә ул. Күрәсең шуңардыр, әле күптән түгел генә Волховка килеп киткән бер хәрби начальник, Ленинградны саклап калучыларга һәйкәлне Мясной Борга куярга кирәк, дип әйтте, ди Николай.
Ләкин мин монда Икенче удар армиянең тарихын тикшерү өчен килмәдем. Мине башка нәрсә — шушы җирдә дошманга каршы сугышкан һәм әсир ителгән шагыйрь Муса Җәлилнең язмышы кызыксындыра.
Шагыйрьнең үз хатларындагы һәм шигырьләрендәге мәгълүматлардан тыш, Җәлилнең ул чордагы тормышы хакында озак еллар буена бер нәрсә дә билгеле булмады диярлек. Сугыштан соң хәтта шагыйрь үзе теләп әсир төшкән, имеш, дигән гайбәт сүзләр дә таралды. Соңыннан ачыкланды: ул гайбәтне таратуга гитлерчылар үзләре булышлык иткән булып чыкты.
Тегель төрмәсендә утырган чакта Әхмәт Симаев бер тоткынга Дрезденда унике җәлилчегә суд ясалуын сөйли. Суд җәлилчепәрнең барысына да «үлемгә хөкем ителделәр» дигән карар чыгара. Аннары закон кагыйдәсенә туры китерү йөзеннән, судья җәлилчеләргә соңгы сүзләрен әйтергә кушкан. Тоткыннар бер тавыштан: «Үтенечебез бер генә — безнең турыда дөреслекне туган илдә дә белсеннәр иде!» — дип җавап биргәннәр. Судья, астыртын елмаеп: «Илегездә сезне бары тик сатлык җаннар һәм хыянәтчеләр буларак кына беләчәкләр», — дигән аларга.
Патриотларның дәрәҗәсен төшерү, аларга карата шик тудыру максаты белән, фашистлар хәтта ялган документлар уйлап чыгаралар. Менә шундый хәлләр аркасында совет патриотлары эшләгән эшләрнең асылын ачыклау шактый кыенлаша һәм озакка сузыла. Җәлил исеме китап һәм дәреслек битләреннән югалып тора. Аның атаклы «Алтынчәч» операсы да театрларда либреттоның авторы күрсәтелмичә генә куела.
Хәтта соңыннан, дөреслек җиңеп, тиңдәшсез батырлыгы өчен шагыйрь хөкүмәтнең югары бүләге — Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булгач һәм аның «Моабит дәфтәрләреинә Ленин премиясе бирелгәч тә Муса Җәлилнең кайда, кайчан һәм нинди шартларда әсир ителүен озак вакытлар белә алмадык без. Ю. Корольковның инде берничә тапкыр басылып чыккан популяр китабында Җәлилнең бу чордагы тормышы күп нокталар белән генә билгеләп үтелгән. Җәлил турында художестволы әсәр язган авторлар да шагыйрьнең нинди шартларда һәм кайда әсир ителүен үз хыялларында ничек күргән булсалар — шулай сурәтләү белән генә чикләнеп килделәр. Шәйхи Маннурның «Муса» романында, мәсәлән, шагыйрь, отряд белән берлектә, үтә алмаслык сазлыкны кичеп чыгарга омтылган чакта әсир ителгән итеп сурәтләнә. Шул ук моментлар Н. Җиһановның «Җәлил» операсында бөтенләй башка рәвешле чагыл- дырыла. Менә шушындый төрлелек, әлбәттә, укучыларда хаклы борчылу тудырып килде.
Бу мәсьәләне бары тик чын, дөрес фактлар нигезендә генә ачыкларга мөмкин иде. һәм ул фактларны эзләү башланды.
Волхов вакыйгаларыннан соң унбиш ел үткәч, журналист Лев Шилов «Отвага» дигән армия газетасының очраклы рәвештә генә сакланып калган саннарында Муса Җәлилнең шигырьләре белән мәкаләләрен таба. Аннары ул кыр почтасы номеры буенча «Отвага»ның исән калган сотрудникларын эзләргә керешә. Нәтиҗәдә сотрудникларның күбесе Волхов тирәсендәге сугышларда һәлак булганлыгы ачыклана. Исән калган берничә кеше дә табыла. Шуларның берсе, «Отвага»ның редактор урынбасары Лев Моисеев, Мусаның ничек итеп Икенче удар армиягә эләгүен сөйләп бирә.
Моисеев заманында Мәскәү универси-етында Муса белән беэгә укыган һәм электән үк аны яхшы белгән. Ул башыннан ук Волхов с-ераЦиясендэ катнашкан кеше. 1942 елның апрель башларында чолганышта калган безнең гаскәрләр инде укучыга мәгълүм булган тар гына коридорны ачканнан соң, кәгазь һәм азык-төлек алырга дип, фронт штабына чыккан ул һәм фронт штабы урнашкан Малая Вишера урамы буйлап барган вакытында, һич тә көтмәгәндә, Муса Җәлилне очраткан. Шунда алар үзара сөйләшеп киткәннәр. Моисеев Җәлилгә Икенче удар армиянең авыр хәлдә икәнлеген, әгәр эшләр яхшырмаса, язгы җылы көннәр башлану белән гаскәрләрнең сазлыкта батып калачагы котылгысыз булуын сөйләгән. Ә Муса аңа үзенең резервта эшсез торуын һәм тизрәк фронтка китәргә теләвен әйткән. Моисеев, үз редакцияләрендә штат тулы булмавын, бер сотрудник — хәрби корреспондент кирәк икәнлеген әйтеп, Мусага шул урынны тәкъдим иткән. Җәлил моңа бик теләп риза булачагын әйткәч, алар шундук фронт политбүлегенә барганнар. Политбүлек аларның үтенеченә каршы килми. Ә икенче көнне Муса белән Моисеев Икенче удар армия урнашкан җиргә юнәләләр.
һәр ике ягыннан да немецлар туктаусыз агыл торган тар коридор буйлап кондез хәрәкәт иту куркыныч булганлыктан, Җәлил һәм аның юлдашлары, у~лары сүндерелгән машиналарга утырып, юлга төнлә чыгалар. Мясной Бор тирәсенә җиткәч, колоннаны сизенеп, фашистлар бик каты ут ача. Алдагы машина ватылып, колонна туктап кала. Кирегә борылу да, читләтеп үтү дә кыен — кар тирән. Шулай да. нинди могҗиза белендер, редакция машинасы бу җәһәннәм авызыннан исән-сау үтеп китә Ә иртәгесен колоннадагы машиналар барысы да диярлек дошман тарафыннан кырылып беткәнлеге мәгьлүм була.
Лев Моисеев сөйләгән бу вакыйгада игътибарга паеклы бик мөһим бер деталь бар: аның әйтүенчә, Муса Җәлил Икенче удар армиягә үзе теләп киткән. Ул участоктагы кыенлыкларны күрсәтеп, анда бармаска киңәш итүләренә до карамастан, Муса үз сүзендә торган!
Бу мәсьәләгә мин шуның өчен аеруча басым ясап әйтәм, чөнки Шәйхи Маннур романында Муса билгеләнгән урынына һич тә теләмичә, бары тик приказга буйсынып кына бара итеп сурәтлэнә:
«Андагы хәлләр белән Муса резервтан ук таныш иде, шуңа күрә бу ут капчыгына барыл керү аңа бер дә ансат булмады. Бүтән фронтлар инде язгы оборонага күчкән, тик монда гына, үч иткән шикелле, ут бураны котыра. Әмма нишләмәк кирәк, башың солдат булгач, кәҗәләнеп эш чыкмый, приказга буйсынасың». (■■Казан утлары» журналы. 1965 ел. № 5. 3 бит.)
Әйе, армия штабы резервында торганда Муса Икенче удар армиянең хәле нинди булуын бик яхшы белә. Үзенең эшсеэ йөрергә мәҗбүр булуы турында Моисеевка сукранганда да буяуларны артыграк кертеп сөйли. Ул чорда язган матларына караганда, Җәлил резервта Моисеевка сөйләгәнчә үк тик ятмаган, бәлки еш кына коман- дованиенең аеруча кыен махсус заданиепәрен үтәгән, алгы сызыкка да боргалап йөргән, хәтта бервакыт чолганышта да кала язган. Димәк, бу мәсьәләдә аның намусы чиста булган. Әмма беренче мөмкинлек килеп чыгу белән, ул ут эченә китә.
1942 елның 6 апрелендә -Отвага» газетасының корректоры А. И. Обыдена үзенең кендәлсгенә түбәндәге сүзләрне языл куйган:
«Моисеев М. Вишорадан кайтты. Дуңгыз ите һәм М Җәлил исемле вңа сотрудник алып кайткан».
Обыденаның иң элек ит. аннары гына Җәлил турында язуына гаҗәпләнергә кирәкми — ул чакта армия генә түгел, редакция сотрудниклары да ачлыктан интегә.
Обыдена күңелендә Муса тыйнак, гади, артык күп сөйләшми торган кеше буларак сакланып калган. Аның сөйләве буенча, Муса гадәттә кайры тун һәм итек киел йөргән, редакциядә утыруны яратмаган, һәрвакыт диярлек Икенче удар армия частьларындагы солдатлар арасында мәкаләләр язу ечен материал җыеп йөргән.
Обыденаның 1942 елның 28 апрелендә язылган көндәлегендә менә мондый юллар бар: «Любаньнан 30 километр чамасындагы Огорепье авылы. Без монда инде байтактан торабыз. Кошлар сайрый, торналар кычкыра. Кичә Муса яз чәчәкләрен җыел кайтты. Искиткеч матур чәчәкләр, әмма исемнәрен беркем белми. Җәлил каен суы
җыярга өйрәтте һәм без барлык савыт-сабаны каеннарга элеп куйдык. Ул судан чәй кайнатабыз, ботка әзерлибез. Дачадагы кебек бүген: тып-тын. Давыл алды тынлыгы микәнни?»
Ә менә көндәлекнең икенче бите:
«Кичә тыныч иде, ә бүген төн буе һәм төшкә кадәр, бер генә минутка да туктамыйча, куркыныч артиллерия канонадасы яңгырап торды... Кичә төнлә барысы да йоклыйлар иде, тик мин генә йокламыйм, машинадан полосалар килүен көтеп утыра идем. Шул чак палатага Җәлил килеп керде. Ул яңа гына алгы сызыктан кайткан икән. Фронттагы күңелсез хәлләр йокысын качыруын әйткәч, ул миңа шигырьләрен укый башлады. Башта татарча укыды. Аннары мин аңа шигырьләре әйбәт яңгыравын, әмма татарча белмәвем сәбәпле аларның мәгънәсен төшенә алмавымны әйткәч, ул шундук русчага тәрҗемә итеп укырга кереште. Бик нәфис, ягымлы аның шигырьләре. Күбесе — лирика. Аннары бала чагында шактый авыр булган тормышы, беренче мәхәббәте һәм өзелеп яраткан кызы — Чулпан турында сөйләде».
Шуннан соң күп тә үтми, штат кыскартылу нәтиҗәсендә, Обыденаны Малая Ви- шерага күчерәләр һәм, шулай итеп, ул коридор ябылудан элегрәк чолганыштагы армиядән китеп кала.
Менә Җәлилнең шул чорларда язган үз хаты. Вакытлар үтү нәтиҗәсендә саргаеп беткән ике бит дәфтәр кәгазе. Карандаш белән язган юлларга күз төшерү белән үк авторның бу хатны ашыгыч һәм уңайсыз урында язганын абайларга була. Хатның бер битендә кара тап, күрәсең, землянка түбәсеннән тамган күгәрек саз тамчысы эзедер. Бәлки, якын-тирәдә генә ярылган снаряд яисә мина чәчрәткән пычрак кисәге эзедер. Әмма хатның сүзләрен танып була әле:
«Кашшаф дус!
Бүген синең 22 майда язган хатыңны алдым. Кыска гына итеп булса да сиңа җавап язып салырга ашыгам. (Инде караңгы төшеп килә. Биредә, урманда, төнлә гадәттәге тормыш туктала, башка бер серле хәрби тормыш башлана.)
...Мин хәзер чын мәгънәсендә хәрби шартларда, алгы сызыкта бик еш булам. Дошманның ут нокталары яныннан ук, кулыма автомат тотып, бик хәтәр урманнар, сазлыклар һәм мәгарәләр аркылы узам. Хәрби корреспондент булу — тыныч кына бер эш түгел ул, бер үк вакытта сугышырга да, язарга да туры килә...
...Куркыныч дошман белән бик нык сугышасылар бар әле. Нәтиҗәләре турында язармын.
Хәзергә сине кочып,
Муса».
«Сугышасылар бар әле», — дип язса да, Муса ул сугышларның нәтиҗәсе турында хәбәр итә алмый инде — бу аның фронттан язган соңгы хаты була.
Моннан алданрак язган хатларның берсендә Муса Җәлил Г. Кашшафка тиздән ун-унбишләп җыр һәм шигырьләрен җибәрәчәген хәбәр итә (моңа кадәр дә барлык шигырьләрен язып бетерү белән үк Кашшафка җибәреп тора ул, «чөнки,—дип яза Җәлил, — төрле хәлләр булуы мөмкин: юл йөргәндә дәфтәрне генә түгел, аннан зуррагын да (мәсәлән, башны) югалтып куюың бар». Әмма соңгы хатта вәгъдә ителгән шигырьләр Кашшафка килми. Җәлил аларны җибәргәнме, юкмы — без белмибез.
Чолганышта калган армиянең Зур җир белән элемтәсе башта самолетлар ярдәмендә алып барылган. Әмма элемтә самолетларының барысы фронт сызыгын үтеп чыга алмаган шул... Кем белә, бәлки, шагыйрьнең ул шигырьләре кыр сумкасында, кайдадыр Волхов сазлыкларында ятып калгандыр...
«Отвага» газетасында художник булып эшләгән скульптор Евгений Вучетич Җәлилнең үзе тарафыннан русча язылган уннан аргык шигыре шул газетада басылып чыкканлыгын сөйләсә дә, әлегә ул шигырьләрнең берсе генә табылды. Гадәттә, барлык армия һәм фронт газеталарының мәҗбүри экземплярлары Армиянең Баш политида- рәсендә сакланырга тиеш. Әмма ул газета армиянең ахыргы көннәренә кадәр системалы рәвештә чыгып килсә дә, барлык саннары да тиешле урынына барып җитә алмаган.
Соңгы штурм алдыннан, башка яшерен документлар белән бергә, «Отвага»ның барлык саннары теркәлгән подшивканы да сейфка салып, кайдадыр урманга күмеп
калдыралар. Сугыштан соң, махсус комиссия килеп, ул сейфны эзләп караса да, таба алмый.
Сейфны эзләүдә Николай Орлов та катнашкан икән. Аның уенча, эзләүнең уңышсыз тәмамлану сәбәбе шунда, чөнки комиссия файдаланган мина эзләгечләр бер метр тирәнлектә яткан әйберләрне генә «таба», ә сейфның метр ярым-ике метр тирәнлеккә күмелгән булуы мөмкин. Үз мина эзләгечен яхшыртып, сейфны яңадан эзләп карарга хыяллана Николай...
Чолганыштагылар 22 июньдә дошман оборонасын штурмлый башлыйлар. Штурм шундый каты һәм кискен була — дошман түзә алмыйча, каушап кала. Шуннан файдаланып, безнекеләр боҗраны бер җиреннән өзүгә ирешәләр. Шул ачыклыктан беренче чиратта авыру һәм яралыларны чыгаралар, аннары, оешкан төстә, частьлар чыга башлый. Шул чакта «Отвага.» газетасының исән калган 24 хезмәткәренең өчесе чолганыштан чыгып кала. Ләкин чыгучылар арасында Муса Җәлил булмый. Ә кичкә немецлар өзекне яңадан ябалар. Муса һәм аның иптәшләре боҗра эчендә кала..
«Чаян чага үзен соңгы чиктән...
..Менә шул вакыйгалардан соң егерме еллар чамасы вакыт үткәч, Татарстан дәүләт музеена мәһабәт гәүдәле, әйбәт киемле өлкән яшьләрдәге бер кеше килеп керә дә, экспонатларны карый-карый, заллар буйлап йөри башлый. Менә ул Ватан сугышы чорын чагылдырган экспонатлар янына килеп җитә һәм, өлкән политрук формасында эшләнгән Муса Җәлил портретын күреп, тукталып кала.
— Муса! — ди ул, байтак карап торганнан соң, — Җәлилов!
һәм күзләреннән яшь бәреп чыга. Аннары ул шунда үзе янына җыелып өлгергән кешеләргә Муса белән бергә Волхов фронтында сугышып йөргәнлеген сөйли һәм шагыйрьнең нинди хәлдә әсир ителгәнлеген әйтә. Аңарчы дә герой шагыйрь Муса Җәлил турында ишеткән булган ул. Әмма политрук Җәлилов һәм шагыйрь Муса Җәлилнең бер үк кеше икәнлеген белмәгән.
Чит шәһәрдән килгән бу кешенең сүзләрен кызыксынып тыңлап торган экскурсовод кыз аны Җәлилнең иҗатын һәм тормыш юлын тикшерүче Гази Кашшаф янына җибәрә.
Җәлилнең фронттагы соңгы көннәрен белүче шәһитләрнең берсе Иван Павлович Паньков әнә шулай табыла. Хәзер Приморск авыл хуҗалыгы институты доценты, тарих фәннәре кандидаты И. П. Паньков 1942 елның язында Икенче удар армия составындагы 59 нчы аерым укчы бригаданың политбүлегендә өлкән инструктор булып хезмәт иткән. Шул чорда, политработник һәм пропагандист буларак, «Отвага» газетасына да мәкаләләр язгалап торган Хезмәте буенча Икенче удар армия штабына, Огорелье авылына килгән вакытларында гел редакциягә кергәләп йөргән. Менә шунда, 1942 елның апрель азакларында, аны яңа сотрудник — урта буйлы, җиңел сөякле һәм шат күңелле политрук Муса Җәлил белән таныштырганнар Паньков үзе дә Идел буенда (Чувашиядә) туып үскән кеше булганлыктан, алар Җәлил белән бик тиэ аңлашып киткәннәр. Соңыннан да я редакциядә, я армия штабында, яки алгы сызыкта бик еш очрашып, сөйләшкәләп йөргәннәр. бервакыт икесе бергәләп (Муса газетага материал җыярга, ә Паньков политәңгәмәләр үткәрергә) 59 нчы укчы бригаданың алгы сызыктагы батальоннарына да барыл кайтканнар.
Волхов фронтында хәлләр кыенлаша барган. Азык-төлек китерү мәсьәләсе аеруча читенләшкән. 1942 елнын май ахырларында, армия инде чолганышта калганнан соң, Паньков Мусаны Горки авылы тирәсендә очраткан. Элеккечә шат күңелле, җитез хәрәкәтле булса да, Мусаның инде шактый ябыгып, суырылып калуын күреп. Паньков аның хәлен сораштырган. Муса аңа кәефе болай ярыйсы икәнлеген, әмма, күптәннән икмәк күргәне булмаганлыктан, тешләре карала һәм селкенә башлавын әйткән.
59 нчы укчы бригадага 24 июнь» ә каршы төндә Теромец-Курляндский авылы тирәсендә сугыш башлап, боҗраны өзеп чыгарта боерык бирелә. Боҗраны башлап бригаданың өченче унчы батальоны өзәргә, калган частьлар аньщ артыннан хәрәкәт итәргә тиеш була. Алга куелган бурычның аеруча мөһим икәнлеген искә алып, башлап
барачак батальонны кечәйтү нияте белән, армия штабындагы политработникларны һәм офицерларны да шунда җибәрәләр. Алар арасында Муса Җәлил дә була.
Төнге сәгать унбердә дошман позициясенә атака башлана. Немецлар моңа бик көчле ут белән җавап бирәләр. Батальон тагын берничә тапкыр күтәрелеп карый. Политработниклар һәм командирлар да, кулларына мылтык тотып, солдатлар белән бергә алгы сафта булалар. Әмма немецлар бик нык каршылык күрсәтә...
Чираттагы атакага ташланган вакытта (иртәнге сәгать өч, яктырыла башлаган чак була бу), шартлагыч пуля тиеп, Паньковның сул аягы яралана.
— Мин яраландым, итегем эчендә кан! — ди Паньков, үзе белән янәшә барган Мусага мөрәҗәгать итеп.
— Түз инде бераз, мине дә тырнап үтте, ахрысы, — ди аңа Муса.
һәм алар бергәләп батальонның уң флангысына, агачлар куерак, пулялар азрак очкан сыман булып тоелган урынга юнәләләр. Әмма шул вакыт куак арасыннан моңарчы сизелмәгән немец пулеметы тыкылдарга тотына. Паньков җиргә сыена, ә Муса, куакларга ышыкланып, пулеметка таба шуышып китә. Бераздан соң колак тондыргыч туп һәм пулемет тавышлары эчендә Паньков кемнеңдер җан өзгеч ачы итеп кычкырганын ишетә. Муса кычкырган төсле тоела аңа. Ул да булмый, Паньков янында гына нәрсәдер бик каты шартлый һәм ул аңын югалта... Аның сөйләвенә караганда, Муса Җәлил нәкъ менә шул 24 июнь иртәсенде әсир ителә.
Паньков соңыннан нишли соң?
Ул аңына килгән чакта, кояш чыгып шактый югары күтәрелгән була инде. Озынборыннар тешләвенә һәм ярасы авыртуга түзә алмыйча, көч-хәл белән генә икенче ягына әйләнеп ятарга азапланган чагында, мәетләр өстеннән атлап килүче ике немецны шәйләп ала. Тегеләр дә моны күрәләр һәм берсе, атып үтермәкче булып, автоматын төзи дә башлый. Ләкин икенчесе, Паньковның киемендәге командир петлицаларын күреп, иптәшенең автоматын читкә этәрә. Офицерларны, бигрәк тә өлкән офицерларны, тереләй алган өчен немецларга бүләк бирелергә тиеш. Шунлыктан әлеге ике немец автоматчысы, кычкыру-ыңрырашуына һич тә игътибар итмичә, Паньковны, яралы аягыннан сөйрәп, җыю пунктына алып китәләр.
Хәрби әсирләр лагерена Паньков менә шулай эләгә. Бәхетенә каршы, немецлар аның батальон комиссары икәнлеген белмиләр, майор дип уйлыйлар, югыйсә, белгән булсалар — шундук атып үгергән булырлар иде. 1942 елның октябренда Тапс исемле эстон шәһәрчеге тирәсендә оештырылган хәрби әсирләр лагерена бер фашист агенты килеп төшә. Ул генерал Власов командалыгы астында фашистлар тарафыннан оештырыла башлаган «Рус азатлык армиясе»нә әсирләр җыярга килә. Озын, таза гәүдәле, аксыл-сары чәчле, симез битле ул агент әсирләрне Власов армиясенә язылырга өнди башлый. Язылган кешеләргә җәннәт рәхәтлекләре булачагын вәгъдә итә.
— Ышанмагыз шул әшәке сатлык җанга! Ул сезне илгә хыянәт итәргә өнди! — дип кычкыра Паньков, тегенең ялганына түзә алмыйча.
Паньковны шундук сафтан сөйрәп чыгаралар да эт урынына кыйнап ташлыйлар. Бер ай салкын карцерда тотканнан сон, аны Маутхаузенга озаталар. Иван Павлович Гитлер тәмугының барлык төрләрен үз җилкәсендә татый. Фашистларның, брандспойттан су сиптереп, генерал Д. М. Карбышевны боз статуяга әверелдерүләрен дә күрә ул. Лагерьның яшерен интернациональ комитеты члены итеп тә сайлана. Атаклы Маутхаузен восстаниесе планын төзүдә һәм аны әзерләүдә дә катнаша. Ә туган илебезгә кайткач, Иван Павлович үзенең элекке һөнәренә — иҗтимагый фәннәр укыту эшенә керешә.
И. П. Паньковның истәлеген Гази Кашшаф үзенең Җәлил турындагы мәгълүм китабына керткән иде. Әмма ул китап басылып чыгарга өлгермәс борын ук, Гази Кашшафка ТАССР Верховный Советы Президиумыннан бер хат тапшыралар. Элек Икенче удар армиядә хезмәт иткән, ә хәзер Нижний Тагил шәһәрендә яшәүче Аркадий Русских язган хат була ул.
Хатта әйтелгәнчә, 1942 елның язында А. Русских Икенче удар армия штабында сакта хезмәт иткән һәм редакция эшләре белән штабка еш кына килгәләп йөрүче Муса Җәлиловны да белгән. Җәлилов күбесенчә итәкләренә пычрак чәчрәп беткән
шинель киеп. автомат асып килә иде, күрәсең, алгы позицияләргә еш барып йергән- дер, дип яза Русских.
Июньнең егермеләрендә немецлар армия штабы урнашкан Новая Кересть авылын һәм шул авыл тирәсендәге аэродром хезмәтен үтәгән басуны басып алалар. А. Русскихиың әйтүенә караганда, авыл немецлар кулына эләгүдән берничә сәгать элек кенә, солдатлар сафы каршына бастырып, аэродромда унлап дезертир һәм мародерларны аталар. Аларны атканда Муса Жәлил дә аэродромда була.
21 июнь кичендә чолганыштан берәм-берәм яки вак теркемнәргә бүленеп чыгарга боерык бирелә. Чәнки күмәкләп чыгарга һич тә мемкин булмый.
«Барыбыз да эндәшми генә таралыштык, — дип яза Русских. —Мин ялгызым киттем. әмма омтылышым барып чыкмадь. Артиллерия утын читләтеп үтмәкче булып барганда немецларга юлыктым. Бәхеткә каршы, алар миңа атмадылар, кулларын изәп. үзләре янына килергә чакырдылар. Әсир төшү була бит бу! Шул уй күңелемә килде дә тиз генә читкә йөгердем. Шөкер, исән калдым. Нишлисең бит, сугыш булгач — терлө хәлләр була. Бүтән карарга килеп, урман эчләтеп тар тимер юлга таба киттем. Шунда барышлый Мусаны очраттым. Бераз сөйләшкәч, икәү бергә китәргә булдык. 1942 елның 22 июнь иртәсе иде бу. Артиллерия утына эләкмәс өчен, сулгарак каерылып, ике километр чамасы төньякка таба китәргә өлгерсәк тә, немецлар белән очрашудан котылып булмады. Иртәнге тынлыкны бозып, башта пулеметлар тыкылдый башлады, аннары вак миналар яварга тотынды. Без тиз генә бер чокырга яттык. Безгә пуля тию ихтималы зур түгел, әмма, миналар шартлавы тынып торган арада, немецларның: «Рус, бирел!» дигән тавышлары ишетелә башлагач, бу чокырда озак ятарга мемкин булмады. Я әсир буласың, яисә маңгаеңа пуля аласың дигән сүз иде монда яту. Немецлар башларын калкыта алмаудан файдаланып, безгә, тәвәккәлләп, йогерә-ята бу тирәдән сызарга туры килде Һәм, үттеме икән бкш минут, без яткан чокырга төрле яклап снарядлар ява башлады. Безнекеләр дә, немецлар да аталар иде. Шулай итеп. Муса белән мин ике ут уртасында калдык, Ләкин әсирлек үлемнән куркынычрак. һәм без, шуышып, юлыбызны дәвам итә башладык, чөнки басарга түгел, баш калкытырга да мөмкинлек юк. Бетен дөнья шаулап-селкенеп тора. Берничә «юнкерс» килеп чыгып, сиреналарын акыртып, түбәннән генә очып үттеләр. Без төньякка. үзебеэнекеләргә таба байтак җир киткән идек инде. Ләкин тагын алдыбызда немецлар калыкты һәм автоматларыннан ут сиптерергә тотындылар. Мин аударып ташланган бер кечкенә паровозны күрдем һәм, Мусаны әйдәп, ышыиланмакчы булып, шуңа таба йөгерә башладым Ләкин Мусаның артымнан килүе сизелмәде. Борылып карасам, ул егылып ята, күрәсең, пуля тигәндер Немецлар күзе алдында аның янына барырга һич тә мемкин түгел иде, әлбәттә. Ул арада тагын миналар коела башлады. Шул чак якындарак кына торган бер ватык немец танкысыи күреп алдым. Берничә сикерүдә аның янына барып та җиттем һәм, артиллериядән ату тукталганчы шунда утырып торырга ниятләп, эченә кердем. Күрәсең. сизенми калганнардыр — немецлар танкка атмадылар. Ләкин юлдашыма нәрсә булганын белә алмадым мин: танктан бер нәрсә күреп булмый, ә чыгарга һич тә мөмкин түгел—бик каты атыш бара иде.
Кичен, атышлар тына төшкәч, танктан чытып, Муса егылып калган җиргә барып карадым. Әмма Муса анда юк иде инде. Димәк, ул үлмәгән, үлсә—гәүдәсе булыр идс. Димәк, ул яраланган һәм немецларга эләккән. Ләкин мин нишли ала идем соң?.. '•
Аркадий Русских, ничек итсә итә, әмма чолганыштан чыгып котыла Аннары, ахырына кадәр диярлек сугышта йөри, кече лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә, берничә тапкыр яраланып, госпитальләрдә ятып чыга
А. Русскихның бу хәбәре белән бер үк вакытта диярлек, Мусаның ничек әсир ителүе турында өченча версия дә мәгьлүм була.
Әсирлектә булган Салих Ганиевнен ейтүеиә караганда, үл 1942 елның көзендә хәрби әсирләр лагеренда Муса Җәлил белән очрашкан һәм шунда Муса аңа үзенең ничек әсир ителүен сөйләгән.
1 Бу хяктз Г. Кашшаф заманында радио һәм телевидение аша чыгышлар ясаган идс ИНДе-
26 июньдә булган бу хәл. Башкача берничек тә максатларына ирешә алмагач, чолганыштан агач түшәлгән юл буйлап, автомашиналар колоннасы белән. Мясной Бор юнәлешендә чыкмакчы булалар. Муса штаб машинасынамы, редакция машинасынамы утырып бара. Ләкин немецлар колоннаны сизеп алалар һәм котырынып ут ачалар. Машиналар тирәсендә миналар ярыла башлый. Җәлил юлдашларының күбесе я үлеп, яки яраланып бетә. Мина кыйпылчыгы тиеп, Җәлилнең дә сул иңбашы яралана һәм шартлау дулкыны аны читкә алып ыргыта.
Аңына килгәндә аны немецлар урап алган була инде.
«Кичер, илем!» исемле шигырендә Муса үзен-үзе үтерергә теләвен әйтә. Әмма Ганиевкә бу хакта берни дә сөйләми. Әгәр шагыйрь сазлыкка егылган булса, аның «сугыш дусты — пистолеты» нигә хыянәт итүен аңлау кыен түгел, әлбәттә.
Дошманга тереләй бирелмәү хакында Муса элек тә уйлаган булса кирәк. Гази Кашшафка язган хатларының берсендә «Соңгы патрон турында баллада» язуын искәртеп үткән ул. Шагыйрьнең ул шигыре безгә килеп җитә алмаган, әмма анда сүз, күрәсең, үзенә билгеләнгән соңгы пуля хакында баргандыр.
Шагыйрьнең ярасын бәйләгән Салих Ганиевнең сөйләве буенча, Мусаның сул як иңбаш сөяге яньчелгән һәм сул кулы хәрәкәтсез калган булган. Моннан тыш, Җәлилнең шул ук сул як күкрәгендә әле төзәлеп үк җитмәгән пуля ярасы эзе дә күренеп торган. Пуля аның йөрәге тирәсеннән, әмма артык тирәнгә кермичә, тәнен сыдырыл үткән булган. Җәлилнең үтенүе буенча, Салих Ганиев аның яралы күкрәгенә массаж да ясаган. Бәлки, шагыйрьнең бу ярасы И. Паньков сөйләгән яра булгандыр?
С. Ганиевнең әйтүенә караганда, башта Муса үзен бик начар хис итә. Бик авырлык белән генә йөри, эшли алмый. Әсирләрне эшкә алып чыккан вакытларда иптәшләре аны баракта дневальный итеп калдыралар. Аны әледән-әле политрукларны һәм еврейләрне эзләп торучы немецлардан яшерәләр, лагерьдан лагерьга күчкән вакытларда аңа ярдәм итәләр.
«Эзләү дәвам итә» исемле китапны бастырып чыгарырга әзерләгәндә әлеге өч версиянең кайсына тукталу хакында Гази Кашшаф белән бик куп уйландык без. Ниһаять, соңгысына тукталырга булдык, чөнки анысы шагыйрьнең үз авызыннан сөйләнгән.
Ә калган икесе ничек? Алары дөреслеккә туры килмимени? Алай дип әйтергә бернинди дә нигезебез юк иде.
Без китапны әзерләп яткан чорда «Литературная газета»да тимер юл караучы Николай Орлов дигән бер кешенең Волхов урманнарында үлеп калган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүе турында мәкалә басылды. Адресын табып, Орловка хат яздык һәм аның безгә дә ярдәм итүен үтендек. Орлов озак көттермәде. Безгә хат язып, Волхов тирәсендәге сугышларда катнашкан кешеләрнең истәлекләрен, адресларын соратып алды. Ә берничә айдан соң кыска гына итеп: • Килегез. Мин кайбер нәрсәләр таптым, ахрысы», дип хәбәр итте.
һәм менә без хәзер аның белән әлеге сугыш булган урыннарда йөрибез. Николай теге өч версиянең берсен дә кире какмый.
— Менә монысы Аркадий Русских хатында язган урын, — ди ул. мине элек Икенче удар армиянеке булган тар тимер юл буенча алып килеп. — әнә тегендә. Новая Кересть авылында, армия штабы, ә менә бу юнәлештә аэродром кыры булган.
А. Русских хатында язылган барлык детальләр дә дөреслеккә туры килә. Без хәтта ул искә алган кечкенә паровоз ватыкларына кадәр таптык. Бары тик Русских яшеренеп ятарга мәҗбүр булган танкны гына табып булмады. Күрәсең, ул бик нык ватылмаган булгандыр һәм немецлар аны төзәтеп, үзләре белән алып киткәннәрдер.
— Русских хатында язылган вакыйга кайчан булган? — ди Николай, кулларын сел- ки-селки. — 22 июньдә. Ә Муса Җәлилне әсир иткәннәрен үз күзе белән күргәнме соң ул? Юк, күрмәгән. Димәк, ул шагыйрь тормышының бер сугышчан эпизодын гына язган.
Әйе, Аркадий Русских дөресен сөйләгән. Әмма бу әсир ителү түгел бит әле.
Иван Павлович Паньковның хаклыгы да шул рәвешле нигезләнде. Дөрес, Николай аның сүзләрендә кайбер төгәлсезлекләр тапты табуын. Ләкин соңыннан, Паньков белән язышканнан соң, мәсьәләне бик ансат ачыкладык без.
Николайның әйтүе буенча, нәкъ менә Паньков истәлегендә «этан урыннарда узган ел күмү командасы эшләгән. Нибары иңе-буе икешәр йөз метрлы участоктан гына да команда биш йөздән аргык мәег се<.»ләоен җыел кум'э* Чолганышны өзү ечен менә шунда бик каты сугышлар булган, бу урында күл мәртәбәләр йөргән Николайның фикеренчә монда һәлак булган кешеләр арасында өлкән офицерлар да куп. Чөнки, ди ул, мәет сөякләре янында офицер каешы калдыклары бик еш очрый иде. Ә кайбер мәетләрнең күкрәк кесәләре турында төслә карандашлар күренүем дә әйтте ул. Ихтимал, Паньков искә алган штаб офицерлары булгандыр алар.
Шулай ител, Паньков истәлеге безгә Җәлилнең 23 июньнән 24 июньгә каршы төндәге фронт тормышының тагын бер моментын ачыклап бирә. Бәлки, Җәлил нәкъ менә шул төнне беренче мәртәбә пуля ярасы алгандыр. Ләкин бу да әсирлеккә төшү түгел бит әле. Мин Салих Ганиев сөйләгән сүзләр турында хат язгач. Паньков: ихтимал, шулай да булгандыр, чөнки Мусаны тотып алуларын үз күзем белән күрмәдем, дип җавап бирде. Хәер, кычкырган тавыш — Җәлил тавышы иде Дил раслый ул. Ләкин төнлә туп, мина, мылтык тавышлары арасында кем кычкырганын төгәл генә аерып карагыз...
Хәзер өченче шаһит турында берничә сүз. Волхов тирәсендәге сугышларда катнашкан кешеләрнең истәлекләренә караганда, чыннан да, 25 июньдә эшкә яраклы барлык автомашиналарга боҗрадан чыгарга боерык бирелгән булган. Боҗрадан чыгу ечен сугыш 26 июньдә дә дәвам иткән. Ләкин аннан гаскәрнең бик аз өлеше генә чыга алган. Машиналарның күбесе дошман утына очраган һәм Глушица белән Полисть елгалары арасындагы чиктә тукталып калырга мәҗбүр булган.
5. „К У • М I.
Л1 ясной Бор янындагы урман. Муса пленга мшын урын шушы булырга тиеш.
Язучы Риза Ишморатка але 1944 елда ук Черных дигән бер капитан белән очрашырга туры килгән (кызганычка каршы, ул капитанны һаман таба алганыбыз юк әле). Сөйләве буенча, Черных Җәлил белән бер машинада утырып барган. Ихтимал, 25—26 июньнәрдә чолганыштан чыгарга омтылып барган колонна булгандыр ул, Менә шунда, кыска гына тукталыш вакытында, Җәлилне каядыр эш белән җибәргәннәр. Ул китугә, колоннага кузгалырга боерык бирелгән. Черных машинага утырган, ә Муса килеп җитәргә өлгерми калган. Күрәсең, башка машинага утыргандыр ул. Черных шул көнне боҗрадан чыгу бәхетенә ирешкән. Шуннан соң ул Җәлилне күрә алмаган...
Николай Орлов Волхов вакыйгалары чорында очраклы рәвештә Икенче удар армия хәрәкәт иткән җиргә килеп эләккән бер хатынны табып сөйләшкән. Әйтүе буенча, ул хатын да немецлар машиналар колоннасын утка тоткан урында 25—26 июньнәрдә әсирлеккә эләккән. Хәрби кеше булмаса дә, башка әсирләр белән бергә, аны да Чудово тирәсендәге Сябреницы авылында оештырылган әсирләр лагерена куып алып килгәннәр. Ул хатын Николайга җимерек машиналар янында фашистларның бик күп яралы сугышчыларны әсир итүен һәм аларны да Сябреницыга куып китерүләрен сөйләгән.
Аннары, шул хатын ярдәме белән, ватык машиналарның үзләрен дә тапкан Николай. Мясной Бордан җиде-сигез километрда агач түшәлгән юлда туздырылып ташланган булган алар. Шул ватык машиналарның берсе тирәсендә ике язу машинасы һәм үлән арасында чәчелеп яткан типография шрифтларын да тапкан Орлов.
— Бәлки, Муса Җәлил утырып барган редакция машинасы булгандыр ул, —-Ди Николай.
Без машинага якынрак киләбез. Юлдан утыз метрлар чамасы читтә ята ул. Юлга туктаусыз мина һәм бомбалар төшеп торганга, монда кергән булгандыр, күрәсең. Машинаның моторы тетелеп беткән, кабинасының да урыны гына калган. Әрҗәсе һәм көпчәкләре дә янып беткән. Әмма янында чокыр-фәлән күренми. Күрәсең, аңа тигән мина бик зур булмагандыр, югыйсә аударып ук ташлаган булыр иде. Әнә машина янында Николай әйткән ике язу машинасы да ята. Ә типография шрифтлары күренми, чөнки җир өстен куө үлән каплаган. Аларны табам дисәң, яз көне, әле үлән калыкмаган чакта килергә кирәк.
Ватык машинаны фотога төшердем дә уйга калдым. Кем белә, бәлки, шагыйрь нәкъ менә шушы урында яраланып, кан эчендә яткандыр. Үзем шулай уйланып босып торам, ө колакта Җәлилнең ялкынлы шигъри юллары яңгырый:
Язмыш көлде, үлем кагылмыйча Үтте яннан минем тирәләп.
Нишлим, нишлим, соңгы минутымда Пистолетым итте хыянәт!
Чаян чага үзен соңгы чиктә. Беркет ярдан түбән ташлана.
Мин соң беркет түгел идеммени, Баш ияргә шуннан башкага!
Ышан, илем, шундый бөркет идем. Мин дә, соңгы минут килгәндә.
Әзер идем мәгърур канат җәеп Ташланырга ярдан түбәнгә.
Нишлим, сугыш дустым — пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды дошман кулларыма һәм хурлыклы юлдан атлатты.