Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАБДЕЛХӘЙНЕҢ БӘХЕТСЕЗ КӨНЕ


Уразай авылы тракторчысы Габделхәй Сәгыйтов төрле ырым-шырымнарга
һич ышана торган кеше түгел иде. Беренчедән, ул әле асыл егет. Быел көз
әйләнәм, дип. йөрәк ярсытып йөргән егет «әбием әкият- ләре»нә ничек
ышансын! Икенчедән, ул сугыштан соң гына туган, капитализмны тарих
дәреслеге буенча гына белә. Димәк, аңа «капитализм калдыгы» дигән койрык
бик теләсә дә иярә алмый.
Ә шулай да көннәрдән бер көнне аңа шул койрык очы тәки тиеп китә язды
бит.
Казанда булды бу хәл.
Габделхәй ул көнне иртән «Волга» гостиницасының тимер юл ягындагы
кечерәк кенә бүлмәсендә паровоз тавышыннан уянып китте. Уянып та китте,
күзләрен ачканчы ук елмаеп та жибәрде. Аның күршесе— Шәргыя исемле
кызны үземә каратмыйча кырынмыйм, дип ант иткән бакенбардлы егет — моны
күргәч үзе дә елмайды.
— Исеңә төштеме? — дип сорады.
Габделхәй күзләрен ачып карады.
— Төште шул.
— Туегыз кайчан?
— Октябрь бәйрәмендә.
— Тагын бер айдан кыз куенына керәсең икән.
— Керә-әм!
— Бәхетле бала! — дип көрсенде күршесе.
— Бәхетле-е! — диде Габделхәй.
Бераз сүзсез тордылар. Габделхәй кинәт кымыржынып:
— Кайсы кашым тарта? — дип сорады.
— Уңы, — диде бакенбардлы егет.
— Белмәдең. Сулы тартты. Тукта, хәзер кайсы колагым чыңлый?
— Сулы.
Габделхәй көлде һәм торып утырды.
— Тагын белмәдең. Уңы чыңлады. Күрәзә чыкмый синнән.
Бакенбард иясе ишек төбендә физзарядка ясый иде. Туктады да көзгедән
үзенең елкылдап торган жирән сакалын җентекләп карый- карый:
— Күрәзә булмасам да әйтәм: бүген юлларың уңмас, парин.— диде. —
Шушы исәр әйткән иде диярсең.
Сарман егетләре бөтенесе дә синен шикелле күрәзәме’ диде егет,
«һе»сенэ серле бер мәгънә бирергә тырышып.
— Ьолар, малай, хәерлегә түгел.
„ ~Л^,бар 6а'1агын"ан да курка башласак.-диде Габделхәй һәм сөлге-сабын алып
юынырга чыгып китте.
Бакенбардлы егет анын артыннан сакалын селкетә-селкетә кычкырып
көлеп калды.
Шаярам гына Ышана күрмә Мин шулай шаян кеше инде
Ышанды, ди! Аллага шөкер, өйләнү нияте белән йөри, бала түгел. Эшендә
дә кабык арбадан төшеп калмаган Менә әле үзен республика активы
җыелышына алып килделәр. Кичә министрлар белән бергәләп обкомның
конференц-залын-
Габделхәй юынып керде.
Бакенбард юк иде инде, үз йомышларын юлларга каядыр чыгып киткән иде.
Габделхәй кырынырга әзерләнә башлады Ике яклы түгәрәк көзгесен сулы
чәйнеккә терәп кенә куйган иде, көзге, түгәрәк әйбер тәгәрәргә тиеш, дигәнне
исенә төшерде, ахры, шома клеенка өстеннән тәгәрәп китте дә идәнгә төшеп
чәлпәрәмә ватылды Габделхәй аның кечкенә йолдызчыклар шикелле сибелеп
яткан вак-вак кисәкләренә, гамәлдән чыккан каурый кысасына карагач, кинәт
күршесен исенә төшерде. Хәзер ул ни әйтер иде икән? Мөгаен, берәр
бәхетсезлеккә юрар иде. Габделхәй елмаерга итте, ләкин ерыла башлаган
иреннәрен тиз генә җыеп куйды. Тукта, елмаерга ашыкма, тәти егет, нишләп
сина гел кире килеп тора әле бүген, нишләп унае да очрап куймый, дип уйлады.
«һәй, ерунда,— диде соңыннан. — ерундалар белән маташыр заманмы!»
Фәтлия-җанашы янына барасы, уй-киңәш итәсе бар, кыскасы, бу көннең
минуты кадерле.
Көзгесез генә, няк-битен бармак белән капшап кына кырынырга ниятләгән
иде дә — ниятеннән кире кайтты. Дөрестән дә, көне нинди! Мондый көндә
бармак белән генә капшау һич ярамый!..
Каршы бүлмәдән көзге алып чыгып кырынгач, хушбуй сөртенгәч,
капкаларга кирәк, дип урамга чыгып китте.
Урам аны салкын яңгыр тамчылары белән каршылады. Ләкин күк йөзе
болытлы, аяк асты пычрак булса да. Габделхәйнең моңа кәефе китмәде.
Август, сентябрь айлары заказ биргәндәй искиткеч коры һәм жылы килде.
Печәннәр кибәнгә, ашлыклар амбарга вакытында керде. Октябрь яңгыры
куркытмый инде, туйганчы яусын, өйдә
да утырды, хөкүмәт эшләрен
тикшерде. Хәзер юы- ныр-
кырыныр да канатланып
Фәтлиясе янына очар.. Фәтлия
кыска сроклы бухгалтерлар
курсында укый. Ноябрь кергәч
кайта. Ул кайткач Сер атнадан
туй. Егетең, бакенбард әйтмеш-
ли, унбер яшьтән бирле сөешеп
йөргән җанкисәк кәләшенең
куенына керә. Төрле колак
чыңлаулар, чалбар балаклары
һәм шуның ише нәрсәләр аның
бәхетен урлый аламыни! Ю-ук,
хәлләреннән килми андый эш!..
Габделхәй болоньи плашы-*
нын төймәләрен каптырды, ботинкасы өстеннән киелгән өр- яна галошларын
ялык-йолык иттереп базарга китте.
Хәер, «китте» дип раслау,
йомшак итеп әйткәндә, ялган
булыр. Вокзал чатында аның яна
галошлары, юеш асфальтка
береккәндәй, шып туктады: урам
аша, Габделхәйнең юлын аркылы
кисеп, халыкка һәм трамвай-
машиналарга бөтенләй илтифат
итмичә, йодрык чаклы гына песи
баласы чыгып килә иде. Габделхәй
аңа соры күзләрен киереп карап
торды. Чөнки бу песи баласы баш-
танаяк чем-кара, ә мыеклары,
киресенчә, ап-ак иде Габделхәй
мондый жанварны гомерендә
беренче мәртәбә күрә иде Мыегы ак булса да, төсе чем- кара! Шул чем-кара
нәрсә, суга баскан саен нәни аякларын күтәреп селки-селки, аның юлын
аркылы чыгып бара!
— Тьфү! — диде Габделхәй. — Трамвай таптар, дип тә курык.мый, явыз.
Ә нинди олы кешеләрне куркыта Куркыта?!. Минеме?.. Уразай авылының
мактаулы тракторчысынмы? Куркытмый торсын әле! Фәтлия- гә сөйләргә
көлке сүз булыр — шул! Менә, чәчәк кенә табарга да. Монда килгәч, шәһәр
кызлары кебек, чәчәккә ихласланды үзе. Чәчәкләре дә нинди әле! Аристократ
чәчәкләр — ал гладиолус белән тюльпан! Тормышка чыгып сыер сава, ипи
сала башласаң һәм... һәм... Эһем . бала-чагаларың да итәгеңә асылынса, чәчәгең
коелыр, чәчәк кайгысы калмас, мөгаен. Ә хәзер, что же, алырга кирәк,
сөенсен...
Габделхәй чәчәк базарында озак тормады. Көзге чәчәкләр белән дөнья
тулса да. ал гладиолус белән тюльпан очратмады. Дөрес, алтын тешле
сөйкемле генә ханымда гладиолуслар бар иде. тик алар юка бәрхет шикелле
матур, купшы гажлы кара гладиолуслар иде. Ә Фәтлиягә ал кирәк, алын кайдан
алырга?..
Базардан чыгып барганда бер апа ана буялган әтәч койрыклары тәкъдим
итте. Габделхәй кулын гына селтәде. Җиденче троллейбуска утырды да Арча
кырына менеп китте...
Фәтлияләрнең барагына, аэропорт артындагы кирпеч заводларын узып,
чокыр-чакырлар уртасына — жәһәннәм тишегенә барасы Габделхәй элек
килгәч тә адашып йөргән иде. Бу баруында толь түбәле озын баракны бөтенләй
тапмады. Хәтта аның урынын да чамалый алмады. Таныш та, түгел дә иде бу
ялан-япан жирләр. Табигать ярган ерганаклары гына җитмәгән, хәзер инде
кешеләр дә яңа чокырлар казып бетергәннәр һәм, Әбугалисина тылсымы белән
дигәндәй, бишәр катлы әллә ничә өй салып куярга да өлгергәннәр иде.
Өзлексез пыскаклап торган көзге яңгырлар җебетеп кесәл иткән балчык
өемнәренә карап, Габделхәй, монда күчкән кешеләрнең барысы да итек киеп
йөри микәнни, дип аптырап торды. Аннан соң. ял көне булгач, Фәтлияләрнең
мәктәбендә дә вахтердан бүтән адәм юктыр югын, ләкин яңа тулай торакның
кайда икәнен белсә ул гына белер, дип каптыр юлга чыкты. Килгәндә юк иде.
кайтканда ничек пәйда булгандыр — тая-тая йөз адым атларга өлгермәде,
болганчук сулы киң генә канауга килеп бүленде Сакланып кына канау аша
салынган шома
һәм сыгылмалы басмага басты.
Басты да тагып гаҗәпкә калды: бер
аягында яна галошы юк иде.
Габделхәй тирә-ягын, аяк астын
тикшереп чыкты — галош-мазар
күренмәде. Мәте суырып
алгандыр, хәзер аны кайдан
табасын, сынар галошы тагын нигә
ярый, дип пошынып уйлады да.
исән галошын аягыннан салып
канауга ташлады. Галош, кер дә
тияргә өлгермәгән кызыл эчен
ялтыратып көлә-көлә, көймә
шикелле салмак кына агып китте.
Габделхәй ул борылышта күздән
югалганчы карап калды һәм,
кызганычка каршы, шунда гына
«югалган» галошын күреп а
кысылып торган икән Габделхәй
пышылдап кына галошмын
анасын исенә төшереп алды да бу сыңарын да тегесе артыннан агызып җибәр-
де. «Бар. иптәшеңне эзләп алып кайт, собака'» — диде. Төкерде дә яңа
ботинкасы белән пычракның нәкъ күзенә баса-баса автобус тукталышына
китте...
Ул Куйбышев мәйданына эттәй талчыгып, бүредәй ачыгып, атом бомбасы
ясап та шушы эчпошыргыч янгырны туктату әмәлен тапмаган галимнәрне
әрләп көчкә кайтып житте. Бетмәс монда разный Фәт- лияләр, тамак ялгарга
кирәк, дип «Ашханә»гә кереп китте Кассага чираты җитә башлагач, куен
кесәсеннән бер берлек белән бер өчлек чыгарды. Бер сум түләп кулына чеклар
алгач, залга үтим дип борылган гына иде, нәкъ үзенен ике ботинкасы арасында
бөгәрләнеп яткан бер өчлекне күрде. Аны иелеп алды да үзеннән аргта басып
торган чибәр кызга сузды.
— Акчагызны төшермәдегезме? Идәндә ята иде.
Кыз ридикюлен ачып карады да елмаеп акчаны алды
— Ай, рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт сезгә! — диде.
егет, зәңгәр күзләрнең җылы карашы астында шәмдәй
эреп
Яна пластинкалар алу нияте белән
«Мелодия» кибетенә сугылгач кына зәңгәр күзле кызга үз өчлеген алып
биргәнен белде. Кибеттән кәефе
кырылып һәм пошаманга төшеп чыкты.
Аның инде троллейбуска утырырлык та
акчасы калмаган иде Болак күперен чык-
кач, Киров урамы буйлап сукрана-
сукрана гостиницага кайтып китте. Юл
буе кем беләндер бәхәсләшеп, очына
чыгарга тырышып кайтты. Әллә дөньяда
чынлап язмыш дигән нәрсә бармы?
Бакенбардның юравы бүген ник гел
килеп тора? Юлы, дөрестән дә. уңмады
бит! Юри эшләсәң дә болай ук булмас.
Вахтер хатынны кара, ни кылана! Яна
тулай торакның адресын әй-
лды. Ул сыгылмалы такта башына гына
ш, ярый, ничего, — диде
тегез әле, зинһар, дигәч, ишеген дә ачып тормады. «Белмим, бер нәрсә дә
белмим», дип пыяла аркылы гына кычкырып салды. Аннан тагын бәрәнге
белән селедкасына ябышты да кабат башын күтәрмәде. Бүген Фәтлияне
күрүләрдән өмет өзелде. Миллион халык яшәгән шәһәрнең кай урыныннан,
кайсы йортыннан эзлисең аны! Ә галош? Ә чәчәк? Ә акча? Уңмады юл,
уңмады, уңмады, уңмады. Ну, песи, тагын күземә чалынсаң, мыегыңнан тотып
канауга чумдырмый калмам. Икенче вакыт, кәләше белән күрешергә ашыккан
егетләрнең юлын кисү түгел — биш чакрымнан урап үтәрсең...
Шулай, ахры, дөньяда әллә ниләр бар, ахры. Бик белдеклеләнеп борын чөеп
йөрергә ярамый. Белмәстәйне барыбер белеп булмый. Дөньяда телепатия,
магнетизм дигән гажәеп күренешләр бармы — бар. Аңа китсә, алласы да
бардыр әле аның. Юк, димә. Ята торгандыр әле болыт артында лейкасыннан
җиргә су сиптереп «Юк ул анда, булса — Гагарин күрер иде», имеш.
Гагариннардан да качып кала алмагач, алла була димени ул! Кодрәт иясе түгел
— пүчтәк була.
Күкләр бик иркен, йолдызлар бик күп, галәмнәрнең иге-чиге юк. Безнең
серле җиребез бер галактикада — бер тузан, ком бөртеге. Без — шул ком
бөртегендә шатланып һәм кайгырып яшәүче җан ияләре. Уйламаган чакта
гына бөтенесе аңлаешлы, гади кебек, уйлый башласаң, бала йоннарың
кабарып, күзләр тонарлык.
Менә шуларны белә торып, язмыш юк, дип кычкыр син! Җитмәсә,
авылларының исеме дә Уразай. Ураза, ураза ае дигән мәгънәсе әллә кайдан
кычкырып тора түгелме? Монда да кеше акылы ирешмәслек сер булуы бик
мөмкин. Сарманның бакенбардлы егетеннән көлгән булдым, тиле. Клоунмы
әллә ул көләргә! Көлке көлә килер, артыннан куа килер. дигәннәрме —
дигәннәр. Куа килдеме арттан — килде, каптырып та алдымы чабудан — алды.
Казанда поезд гөжләгәнен тынлап ят, үзен тагын бер айдан җылы куенына
керәсе кәләшең белән кәлимә сүз сөйләшә алма, нурлы йөзенә карап куана
алма. Тьфү! Әәээй, бу көннең ямансулыгы! Әәээй, күңелләрнең елавы,
йөрәкләрнең сыкравы! Гомерендә иң бәхетсез көне бу Габделхәйнең! Ну, песи,
алла сакласын, очрый гына күрмә...
Габделхәй шундый күңелсез уйлар белән гостиницага кайтып житте, лифт
белән өскә күтәрелде, бүлмәсенә керде һәм йөрәге кысылып, ишек төбендә
туктап калды: тәрәзә янында аның сөекле Фәтлиясе утыра иде. Габделхәйне
күргәч, ул, язгы кояш шикелле балкып, урыныннан торды. Ике куллап
урындык аркасына тотынды да шат кызарып:
— Кайттыңмы, Габделхәй? Мин сине көтеп утыра идем... Исәнме! —
диде.
Егет аңа өнемме бу, төшемме, дип иссез калып карап торды да, исенә
килгәч, куанычыннан елмаеп:
— Исәнме, Фәтлия! Минем монда икәнемне кайдан белдең? Мин бит сиңа
сюрприз ясарга теләгән идем, — диде.
— Сезне кичә телевизордан күрсәттеләр ич, — диде кыз.
Бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча сүзсез калдылар. Габделхәй, йомыш
белән кергән кешедәй, өстен дә салырга онытып, ишек төбендә тик торды.
Фәтлия эскәтерне сыйпап куйды, тәрәзәдән карады, аннан кинәт кенә исенә
төшереп ридикюленнән капрон галстук алды. Серле елмаеп Габделхәй янына
килде.
Габделхәй, менә сиңа... алдым. Кая. бәйлим әле.
Егетнең башына тай типкәндәй булды. Әле кызга, әле аның кулындагы
галстугына карап тик торды. Аннан кинәт талпынды да кызны кочаклап алды.
— Синекесе-минекесе юк инде хәзер, Фәтлия, — диде.— Синекесе-
минекесе юк,— общий! Тагын бер айдан, яме?
— Я, — диде кыз, сизелер-сизел.мәс кенә дерелдәп
Шунда егет ишек ягына текәлеп карый башлады. Кыз да, аның күкрәгеннән
башын алып, шул якка карады. Яртылаш ачык калган ишек янында, ак мыегын
селкетә селкетә, урындык аягын иснәштергә- ләп, чем-кара йонлы сылу песи
малае утыра иде.
— Матур бит? — дип сорады егет.
•— Мату-ур!
— Ул миңа бүген бәхет китерде. Сине — бәхет кошымны табып бирде.
Рәхмәт, песи дус! Зур үс!
•— Ничек итеп бәхет бирде ул сиңа, Габделхәй?
— Бүгенге хәлләрне бер сөйләрмен әле. Фәтлия.
Алар, сабыйлар шикелле кулга кул тотынышып, тәрәзә янына килделәр
Урамга карадылар.
— Бүген минем иң бәхетле көнем,— диде егет,— кара, яңгыр да туктаган,
көн аязырга итә бит!
— Аяза!—диде кыз, аның сүзен раслап.
Авеуст, 1967 ел