Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЖУРНАЛ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ
Татарстан язучылар союзы идарәсенең
чираттагы киңәй телгән утырышы «Казан утлары»
журналының 1967 елгы 7—8—9 нчы саннарында
басылып чыккан материаллар турында фикер
алышуга багышланды. Әлеге саннарда басылып
чыккан материаллар хакында сөйләү өчен, башта
сүз язучы Аяз Гыйләжевкә бирелде.
— Мин караган саннарда,—дип башлады ул, —
проза әсәрләре өзек-өзек кенә туры килде. Ләкин
мин журналның барлык саннарын да укып барам.
Минемчә, бу елгы саннарда басылган проза
йомшаграк булды. Бу — редакция гаебе түгел, бу —
прозаиклар гаебе. Бездә вакыйга булырлык,
журналны эзләп алып укырлык әсәрләр булмады
быел. Менә күп еллар вәгъдә иткәннән соң. Г.
Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» исемле
әсәрен укыдык. Шушымы икән аның озак еллар
язган әсәре? Без Гомәр агайны әдәбиятыбызның
көзгесе итеп тәкъдим итәбез. Инде аның бу әсәрен
алып карыйк. Г. Бәшировның бу автобиографик
повестенда мин авторның үзен күрмим. Ул чордагы
вакыйгалар аңа ничек тәэсир иткән? Боларны мин
күрмим. Алыйк «Кунак кызы» бүлеген. Матур, кы-
зыклы гына бүл“К ул. Әмма ул кыз башка күренми.
Мина ң тәэсир нткан кеше Фа- зулла. Ләкин ул да
югалып кала. Әсәрдәге бүлекләр — өзек-өзек
новеллаларны хәтерләтә. Бу әсәрне бик озынга да
сузарга мөмкин. Әсәр аерым новеллалардан гына
торса да ярар иде шикелле. Аннары әсәрдә инде
әдәбиятта сурәтләнгән вакыйгалар да бар. Әйтик,
тегүче турында Ф Хөсни язган иде инде. Гомәр
абзыйдан яхшы әйбер көткәнгәдсрме, миндә всәр
канәгатьсезлек хисе калдырды.
Проза әсәрләреннән бу саннарда берничә хикәя
дә басылган. Шуларның берсе—Г. Минскийның
«.Мылтыклы кеше» исемле хикәясе дә ашыгыбрак
басылган төсле. Әсәрнең кереш өлеше, минемчә,
кирәк түгел. Аның бернинди нагрузкасы юк. Автор
партячейка кешеләрен йомшак итеп, надан итеп
биргән. Бөек революцион вакыйгалардай соң
коммунистлар болай булмый Тормыш чынлыгы
житеп бетми әсәрдә. Менә болар хикәянең
дәрәж,әсен төшерәләр. Хәлбуки, хикәя көчле
булырга тиеш булган.
Икенче хикәя — Әмирхан Еникиның сигезенче
санда басылган «Мәчет жылый» хикәясе. Дөресен
генә әйткәндә, мин бу әсәргә карә1а фикер әйтергә
аптырап торам. Нигә язды икән моны Әмирхан
абый дип тә, нигә язмаска тиеш икән дип тә
уйлыйм.
Инде А. Расих романына карата берничә суз.
Ул әле басылып бетмәгән, шунлыктан аның
турында өзеп кенә фикер әйтүе дә кыен. Әмма
басылган кадәресен мин рәхәтлек тойгысы кичереп
укыдым.
Ләкин кабатлап әйтәм: проза әсәрләре
йомшаграк булды быел. Авылларда йөргәндә
укучылар да шул ук фикерне әйттеләр.
Ә менә поэзия өлкәсендә эшләр башка- чарак.
Алар төрлечә, әйбәт язалар. Р. Фән- зуллнн, Гәрәй
Рәхим шигырьләре бик ошады X. Камаловның
«Эскизлар»ы да жылы тәэсир калдырды. Тормышка
оптимистларча карау, шуңа өндәү хас бу
эскизларда. Бу әсәре Хисамның уңышы. Поэзиянең
нн бай бүлеге —9 сандагы Ш. Галиев шигырьләре.
Тематикасы киңәя Шәүкәтнең. Балалар өчен дә.
зурлар өчен дә. Шул ук сайда Р. Фәйзу л иш
шигырьләре дә басылган. Уйланып яши торган
шагыйрь, шигырьләре әйбәт аның.
Журналда минем эчемне пошыра торган бүлек
— очерк бүлеге. Без бу бүлектә үткән көн белән
яшибез. М. Хәсәновның Багма- нов турындагы
очеркы бик йомшак. Анда кеше турында уйлану юк.
Орден бирелгәннән соң түгел, орден бирелмәгән
кешеләрне эзләп табып, орден бирдертерлек әйбәт
очерклар язарга кирәк.
Журнал соңгы елларда тематик яктан
төрлеләнде, материаллар тирәнрәк эчтәлекле була
башлады. Ләкин шулар арасында йомшаклары да
очрый иде. Кумысников- ның «Җилкәнсезләр»
әсәре турындагы мәкаләсе. мәсәлән, бик сап.
Кумысниковныкы кебек үк йомшак мәкаләләр
рәтенә мин Н. Фәттахның Р. Батуллин китабы
турындагы мәкаләсен дә кертәм. Нуриханда өй-
рәтергә тырышу чанлык сизелә.
Тәнкыйть мәкаләләреннән миңа ошаганы — Н.
Юзиевиың «Музалар ту тайлыгы» исемле мәкаләсе.
Бу саннарда X. Вахитның «Соңгы хат»ы
басылган. Әйбәт кенә әсәр ул. X. Вахит нң эшлекле
драматургларыбызның берсе. Әмма Розалия бик үк
ошамады миңа. Мин моны авторга да әйткәнем бар
..
Аяз Гыйләжев чыгышыннан соң журналның
тикшерүгә куелган саннары хакында фикер алышу
башланды.
— Аяз, син Гомәр абын әсәре турында кыю гына
фикерләр әнттен, — диде Хәй Вахит. —Минемчә,
снн бу әсәргә повестька куела торган таләптән
чыгып карагансың. Гомәр абыйның бу әсәрендә
халкыбызның этнографик детальләрен киң рәвештә
сурәтләп калдырырга омтылу, фәнни әсәргә тар-
тымлылык юкмы икән?
Аяз Гыйләҗев:
— Алай булгач, ник соң ул этнографик
новеллалар язмаган? Иик автобиографик повесть
дип куйган? Рас куйган икән, шуңа тартым итеп
язсын иде. ^зен язучы иткән вакыйгаларны
күрсәтсен нае.
Нурихан Фәттах:
— Мин Аяз чыгышына карата берничә сүз
әйтмәкче булам. Аның чыгышы уйла- . нып
житмәгән, минемчә.
Мин Гомәр абый әсәренә карата Аяз фикере
белән килешмим. Автобиографик әсәрләр төрлечә
булырга тиеш, минемчә. Мин бу әсәрнең соңгы
өлешләрен көтеп алып укыдым. Бу, минемчә, чин
сәнгать әсәре. Автор күренми, ди Аяз. Ә нигә аның
күренүе, ни өчен авторлар бер төрле генә булырга
тиеш? Аяз һәркемне үзе кебек булырга, үзе кебек
язарга чакыра. Алай кирәкми.
Инде минем яшьләр иҗатына булган
мөнәсәбәтем турында. Мин Р. Батуллинга күсәк
күтәрергә теләмәдем. Робертны кимсетергә уем юк.
Ипчек уйлыйм —шулай язам. Мин ялганлый,
алдаша алмыйм. Яшь шагыйрьләр мәсьәләсендә
элекке фи- керемдә калам: алар телгә салкын карый
лар. Моның белән килешмим, моңа читтән карап
тора алмыйм мин.
Инде әдәби тәнкыйть мәсьәләсе. Мэһ- диев
белән Госмаиовның М. Гайнуллин китабы
турындагы мәкаләсе бик әйбәт, бик тирән язылган
рецензия. И. Юзнев мәкаләсе дә бик шатлыклы
тәэсир калдыра.
Гөлшат Зәйнашева:
— Мин журналда басылган эстрада әсәрләре
турында әйтмәкче булам. Мнн караган саннарда
эстрада әсәрләре күн түгел. Катиевнең бер пәрдәлек
«Ялкын» исемле драмасы ярыйсы язылган, әмма
вакыйгалары тапталган. Кызны үтерер:ә җыену
озынга китә, ышандырмый. Ш. I а- лиевнең сатира-
юмор әсәрләрен мин яра там, әмма бу саннардагы
сонгы шигыре бик ошамады. И Юзеев белән М.
Ярул лнн җыры урта кул җыр... Җыйнап әйткәндә
шул: астрада әсәрләрен күбрәк биреп барасы иде
Мин докладчыга карага Н. Фәттах әйткән
фикер белән килешмим. Аяз. минемчә, уйлап
сөйләде. Әмма Баширов әсәрен үзем яратып
укыдым.
Атилла Расих:
— Менә мнн нәрсә әйтмәкче белам. А.
Гыйләҗев доклады мина ошады Эш шунда, ул
бәхәсләр кузгатты. Рас бәхәс кузгалган икән, димәк,
бу инде әйбәт. Аязның проза турындагы
фикерләренә куз ташласак, бәхәсләшергә дә урын
бар. әл телгә алган хикәяләр йомшак иде Монысы
белән килешәм. Әмма Гомәр агай әсәре турыңда
фикере белән килешеп бетмим. ГОМӘР агайнын бу
әсаре «Намус»тан көчлерәк дияр идем мин.
«Намус»тагы схематизм юк монда. Бервакыт Ф.
Хөсни, Гомәр абыйның бу әсәре энциклопедия, дип
әйтте. Мин дә шул фикердә, теле гаҗәп әйбәт. Бу
әсәрнең теле яшьләр өчен гыйбрәтле. Инде әсәрнең
жанрына килгәндә. минемчә, ул автобиографик
повесть.
Г. Минский әсәренә карата: ул бу әсәрен
ашыгыбрак язган шикелле. Әдәбиятчылык сизелеп
тора аннан. Бу саннарда Ф Хөснннен «Бар иде
Балтачта бер әтәч» исемле хикәясе бар. Без
Балтачта бергә булдык. Ул әтәчне бергә күрдек.
Йомшак аның бу әсәре.
Барлас Камалов:
— Докладчының зур таләпләр куеп сүз
башлавы файдага булды. Инде Г. Бәширов әсәре
турында. Тел ягыннан, халыкның рухи байлыгын
бирү ягыннан, образлар ягыннан, чыннан да, әсәргә
сүз әйтеп булмый. Әмма докладчының бер фикере
белән килешми булмый. Укыган өлешеннән язу-
чының үзе күренә башлавын көткән идем мин.
Бәлки, киләчәктә моны күрербез. «Минем
тәрәзәләрем». «Малайлыкта кчнак- та»лар белән
урын алыр бу әсәр Шулай да әсәрдә Гомәр абыйның
үзен күрәсе килә. Ә Балтач әтәче турындагы хикәя
Фатих абый язганга басылган әсәр ул. Шаккатарлык
түгел. А. Расихның «Ямр- шев» романы турында
сүз йөртергә әле иртә. Газетада басылган өзекләре
шиккә төшерә иде Ә менә журналда укый башлагач,
әсәр әйбәт укыла Аның турында соңыннан сүз
булыр әле.
Инде очерклар турында. Язмыйбыз бит
очеркларны! Олылар зур әсәрләр яза. Ә яшьләр,
күрәсен, җитәрлек язмый. «Эш сөйгәнне ил сөя»
дигән очерк бик йомшак.
Иҗат портретлары С. Сафуаиов II. Газиның
портретын язганда Гази абыйны Гази иткән
моментларны ачын җиткерә алмаган. Олылар
турында иҗат портретлары языла. Бу әйбәт. Әмма
урта һәм яшь- p.«к буын язучыларга да портретлар
бирү кирәк ндс. Журнал моны да истә тотсын иде.
Габдрахман Минский:
— Тәнкыйть яратмаудан түгел, әмма бүген
хикәягә карата әйтелгән фикерләр белән килешә
алмыйм. Менә монда әдәбиятчылык дигән сүз
булды минем әсәр турында, Бу бик зур гаеп,
иптәшләр. Синең коммунистларың надан дисең.
Аяз, ә ул чакта чыннан да шулай нде бит. Әсәрдәге
дүрт коммунистның берсе дә яхшылап укын
белмәве гаҗәп тоелган сиңа. Ә бит ул заманда
эшчеләр шулай нде. Тормыш дөреслеге җитми
әсәргә диләр. Тормыш дөреслеге юк дип әйтә
алмыйм мин. Докладчының фикере .мине
ышандырмады.
Флүн Мусин:
— Тәнкыйть мәкаләләре «тәнкыйть» дигән
дәрәҗәсен аклый башлады, Г. Халит, Н. Юзнев
мәкаләләре бөтенсоюз дискуссиясендә
катнашырлык дәрәхәд» эшләнгән. Бигрәк тә I.
Халит мәклтәсе '•мятле. Мондый әйберләр күбрәк
ки: к Дискуссия- ләр оештырырга кирәк иде.
Икенче мәсьәлә азучы һәм тормыш дигән темам
журналда
материаллар бирелми. Яэучыларнын тормыш
турындагы материаллары басылсын иде. Ф.
Хөснинең Балтачка баргач әтәч кенә күреп кайтуы
г ажәп .миңа.
Аннары журналның жаваплы редакторы
Рафаэль Мостафин сүз алды:
— Бүгенге утырышта, — диде ул,— төп ике
фикер әйтелде. Иптәшләр дөрес әй<ә проза
әсәрләребез йомшаграк булды быел. Моның белән
килешәм. Бүгенге тормыштан ераграк ул әсәрләр.
Очерк һәм публицистика мәсьәләсендә дә
эшләребез шәп тән түгел. Без моны беләбез.
Күрәсең, бу мәсьәләгә тирәнрәк игътибар итү
кирәктер.
АКТАНЫШТА ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫГЫ
Узган елның октябрь аенда Актаныш районы
авылларында татар әдәбияты атналыгы үткәрелде.
Ашлык тапшыру буенча республикабызда беренче
урынны яулап алган Актаныш хезмәт ияләренең
уңыш бәйрәме көннәрендә үткәрелгән ул атна
лыкта язучылардан Габдрахман Минский, Илдар
Юзеев, Хәсән Сарьян, Гөлшат Зәй- нашева, Марс
Шабаев һәм «Казан утлары» журналының әдәби
сотруднигы Вакыйф Нуруллин катнашты. Алар
районның «Радио», Шэймәрдәнов исемендәге,
«Авангард» һәм «Октябрьның 12 еллыгы» исемле
колхоз клубларында колхозчылар белән. Теләкәй
(сигезьеллык), Байсар (унъеллык), Чуракай
(унъеллык) һәм Сәфәр сигезьеллык мәктәпләре
укучылары белән әдәби кичәләр һәм очрашулар
үткәрделәр Үзләренең яна әсәрләрен укыдылар,
иҗатлары һәм, гомумән, татар әдәбияты турында
сөйләделәр. В. Нуруллин очрашуга килгән кеше-
ләргә «Казан утлары» журналында 1968 елда
басылачак әсәрләр турында да сөйләде.
Язучыларны үзләре булган һәр авылда бик якын
күреп каршы алдылар. Әдипләр чыгышыннан соң
колхозчылар үзләре дә сүз алып сөйләделәр, «Казан
утлары» журналында басылган әсәрләргә карата
фикерләрен әйттеләр.
Атналык көннәрендә Сәфәр авылы клубында
Габдрахман Минскийның «Яшенле яңгыр» повесте
буенча укучылар конференциясе дә үткәрелде.
ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР
«Казан утлары» журналы сотруднигы, язучы
Малик Хәмитов Кукмара районында булып кайтты.
Ул район радиоузелы буенча журналның эшчәнлеге
һәм татар әдәбиятының бүгенге торышы турында
сөйләде.
Зур Сәрдек урта мәктәбендә «Казан утлары»
журналы буенча укучылар конференциясе
үткәрелде. Журнал һәм татар язучыларынын
хәзерге иҗат эшчәнлекләре турында М. Хәмитов
чыгышыннан соң, бербер артлы, югары класс
укучылары, укытучылар сүз алдылар. Хафизов.
Әхметщин. Хәбибуллина, Файзра.хмаирв журналда
үзләре яратып укыган әсәрләр турында сөйләделәр.
сонгы елларда редакциянең яшь һәм башлап
язучылар иҗатына игътибары көчәюен билгеләп
үттеләр. Укытучы Г. Каюмова тәнкыйть
әсәрләрендә объективлыкны яклады. Аннары
журналда авыл сәхнәләре өчен зуррак күләмле
әсәрләрнең сирәк басылуын әйтте.
— Мин журналны егерме елга якын даими
алдырам,—диде укытучы-агроном М. Нуриев.—
Элекке елларда ул күбрәк әдәбиятчылар өчен чыга
торган журнал кебегрәк тәэсир калдыра, анда киң
катлау укучыларның таләпләре җитәрлек искә
алынмый иде. Соңгы елларда журнал тормышка да,
укучыларга да шактый якынайды. Күп төрле
тематикага багышланган очерклар, документаль
әсәрләр моның ачык мисалы Мемуарларга киң
урын бирелү дә уңай күренеш. Аларны укучылар
яратып, кызыксынып укыйлар, чөнки мондый мате-
риаллар белемне, дөньяга карашны киңәйтә.
Шулай ук кайбер теләкләр дә белдерәсе килә.
Журналда маҗара жанрына, фәнни фантастикага аз
урын бирелә, гомумән, татар әдәбиятында бу жанр
белән язучылар бик аз кызыксына. Галимә Каюмова
бик дөрес әйпе: авыл сәхнәләре өчен күп пәрдәле
пьесалар бик кирәк. Хәзер колхозлар бүгенге
барлык таләпләргә жавап бирерлек зур-зур клублар,
культура сарайлары салалар. Аларда сәхнә
мөмкинлекләре шәһәр клубларыннан кнм түгел.
Үзешчән түгәрәкләргә катнашучы һәвәскәрләр дә
шактый. Аларны хәзер бер пәрдәлек әсәрләр генә
канәгатьләндерми.
Авыл укытучысы турында әсәрләр татар
әдәбиятында бөтенләй юк диярлек. Авыл
укытучысы — ул тәрбияче генә түгел. Аңарга
вакыты белән сыер да саварга, йомырка да жыярга.
артист та булырга, иген дә игәргә, балта остасы
булырга да туры килә. Аның хезмәте, тормышы,
омтылышлары әдәби әсәрләрдә дә үзенә урын
алсын иде...
Аннары иптәш Нуриев журналда басылган
кайбер әсәрләргә карата үзенең тәнкыйть
фикерләре белән уртаклашты. Ф. Хөснинең «Яз
галәмәте» хикәясен ул «максатсыз язылган әсәр»
дип бәяләде.
КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР КЛУБЫ
Узган елның октябрь аеннан «Казан утлары»
журналы редакциясе каршында «Кызыклы
очрашх'лар клубы» эшли башлады. Клубның
беренче утырышы Казан финанс-экономика
институтының өлкән укытучысы Нияз Хәкнмуллин
белән очрашуга багышланды.
Нияз Хәкнмуллин — разрядлы альпинист һәм
сәяхәтче. Ул Европа тирәли сәяхәттә катнашкан,
дөньяның бик күп илләрендә булып кайткан кеше
«Мин юлда йөреп үткәргән көннәрнең барысы,—
ди ул.— өч елга якын».
Нияз Хәкимуллня шул ук вакытта бик оста
фотограф һәм әйбәт журналист та. Киноаппараты
да бар һәм аның белән дә яхшы эш итә. Н.
Хәкнмуллин «Казан утлары» укучыларына «Европа
тирәли сәяхәт» һәм «Фотообъективта — Непал»
исемле фотоочерклары белән таныш. Ә бу сан-
да авын «һиндстаига сәяхәт» исемле фото- очергы
урнаштырылды.
Журнал редакциясе хезмәткәйләре, ред коллегия
членнары һәм язучылар белән уздырылган әлеге
очрашу кичәсендә Нияз Хәкнмуллин башта үзенең
нинди илләрдә булып кайтуы, кайсы альпинистик
экспедицияләрдә катнашуы турында сөйләде
Аннары төрле ипләрдә төшереп алып кайткан бнк
куп фоторәсемнәрен проекцион фонарь белән
күрсәтеп, һәркайсыиа аңлатма биреп барды.
Очрашуга килгән кешеләрнең сорауларына
жаваплар бирде Җыеп кына әйткәндә. «Кызыклы
очрашулар клубы»ның беренче кичәсе бик кызык-
лы үтте, анда катнашкан кешеләрдә әйбәт тәэсир
калдырды.
Нияз Хәкнмуллин бу ел үзенең өч иптәше белән
Камчаткага барып, андагы искиткеч вулканнар
иленә сәяхәт ясап кайтты. Хәзер ул шул сәяхәте
турында журнал өчен фотоочерк әзерли.
X. Вахит. И Ю?=ев һ. б. иптәшләр гражданлык
пафосы белән сугарылган. Германиягә барып
кайтканнан соңгы тәэсир белән язылган бу яна
шигырьләрне шагыйрь иҗатында яна бер баскыч
дип бәяләделәр.
БАТЫРЛАР ИСТӘЛЕГЕНӘ
Октябрь революциясенә 50 ел тулган көннәрдә
Совет власте өчен көрәштә корбан булган кешеләр
истәлегенә Казан шәһәренең Горький исемендәге
культура һәм ял паркында кырык метр
биеклегендәге обелисктан һәм аның янына куелган
батыр көрәшче образын гәүдәләндерүче кеше
сыныннан гыйбарәт булган мәһабәт һәйкәл ачылды
һәйкәл янына мәңгелек ут кабызылды. Рәсемдә:
һәйкәлнең гомуми күренеше.