Логотип Казан Утлары
Хикәя

Яз галәмәте

Яз дигәнен шәһәрне дә үзенчә киендерә, үзенчә хәрәкәткә китерә, тик язга гына хас моңнары белән төрә. Гадәттәге трамвай, автобус шалтыршолтырларына бакча-парклардагы карт тирәкләргә оялаган кара каргаларның дәртле шау-шулары килеп кушыла, тротуар буйларыннан челтерәп гөрләвекләр ага, яшьләр урамда ялан баш йөри башлыйлар, картлар капка төпләрендәге эскәмияләргә тезелеп, сәгатьләр буена кояшта кызынып утыралар һәм. озак утырып эчләре поша башлагач, нишләргә белмәгәннән, дөньяны, ялан баш йөрүче яшьләрне, малай анасы булганы — киленен, кыз анасы булганы киявен чәйнәргә керешә. Дөресен генә әйткәндә, алар моны елның башка фасылларында да ярыйсы гына булдыралар, әмма яз көне, үзләренең инде әллә кайчан узган яшь чакларын тирәнтенрәк кичереп искә төшерә башлагач, шул үтеп киткән язларны инде берничек тә, берничек тә кире кайтарып булмаслыкны төшенеп, ул бичараларның бүгенге дөньяга вәсвәсә аша караулары аеруча көчәя. Ә «бүгенге дөнья» исә, мондый капка төбе тәнкыйтьчеләре белән әллә ни исәпләшеп тормастан, үзенчә мәш килүен белә: кешеләр барасы «ирләренә баралар, кайтасы «ирләреннән кайталар, көләселәре килсә көләләр, елыйсы булсалар, анысы өчен дә оялып тормыйлар, елыйлар да, күзләрен сөртә-сөртә тагын үз юлларына ашыгалар... һәм, әлбәттә, яз булгач, мәхәббәте дә поты беләндер инде. Күпләрдән, бик күпләрдән берсе, әнә Казанка ярында, көймә базасында, бер егет ярга чыгарып салган көймәсен буяп маташа. Әлбәттә, яшь. Әлбәттә, чибәр. Әлбәттә, күңеле дә урыныннан купкан булса кирәк. Юкса соң, кояш күрдем дигәч тә, берьюлы шулай чишенеп ташлармы кеше?! Кояшын кояш та, шулай да кыштан арынып кына киләбез ләбаса! Казанка елгасы боз кабыгын әле тик салып кына аткан, ләкин боздан бөтенләй үк арчылмаган, аннан, әле өстәл чаклы, әле өстәл артында утыручы «дәү абзый»ларның үтәлмәс вәгъдәләре чаклы, зур-зур бозлар аккалап тора, анда-санда тәнне чиратып язгы жил исеп куя, су дымы да бар, шаукымга бирелеп, алай берьюлы Я чишенеп ташларга иртәрәк әле, иртәрәк Шуның өстенә тагын, ул егет әлеге теге капка төбе тәнкыйтьчеләреннән берәрсенен якыны да булып, ул акыллы сакалбай бу тиле жилбәзәкне. әйтик, бер читтән күзәтеп тә торса? Әй, шәп түгел егетнең эшләре читтән караганда... Ләкин читтән караганда гына. Ә үзенә, күрәсең, бик шәп. Салкын тимәгәе дип хәвефләнеп торырга аның вакыты юк. Күр, ничек кызып* кызып эшли. Тирә-юньгә күтәрелеп тә карамый. Башта пиджагын гына салган иде, инде менә күлмәген дә салып, майкадан гына калды. Пумаласын, буяу изгән котелогын жйлтерәтеп кенә йөртә. Көймәсенең әле бер ягында. Ул ягын бераз буягач, киптерү эшен кояшка тапшырып, икенче ягына сикереп чыга, икенче ягын буйый башлый. Ә кояшка, чынлап та, эш житәрлек бүген; буялган көймәләрне киптерергә кирәк, яшь-жилкеичәкне котыртып, урамга тартып чыгарырга кирәк һәм шулар өстенә тагын... жирдә яз ясарга, ужымнарны жылытырга, әлегә күкәйдән чыкмаган каз бәбкәләренә куәт-жан өрергә кирәк. Егетнең атлет фигурасы, читтән, тау башыннанрак караганда, менә щулай маташыр-маташыр да көймәне «эһ» тә димичә култыгына кыстырып алып китәрдәй күренә: яшь. сыгылмалы, беләк мускуллары кояш яктысында уйнаклапмы-уйнаклый. Шулай да болары аның читтән караганда күзгә ташлана торганы гына. Ә бит әле аның, шул тышкы бизәкләре өстенә тагын, күзгә күренми торган эчке дөньясы — күңеле бар. Яз дигәнебез бигрәк тә күнелен иләсләндергән булса кирәк егетнең. Узган ел әнә шушы гадәтн генә көймәсендә, «Москва» моторы куелган һәм бортына бик матур хәрефләр белән «Карлыгач» дип язылган шул көймәсендә, су спорты ярышларында катнашып, Татарстан күләмендә призлы урыннарның берсен яулап алган кеше ул. Бу, әлбәттә, алай шаккатарлык дан түгел түгеллеккә. Ләкин шуны онытмыйк, ул бит узган ел булган хәл. Булган да беткән. Ә быел менә... дөрес, моны ул кешегә әйтми, моны ул күңеленә китерергә дә кыймый. Ләкин бу кояшлы язның кешене иләс- ләндерә торган бер коткысы тагы шул булса кирәк: кешегә әйтү түгел, күңелгә китерергә дә әллә ничегрәк тоелган фетнәле хыялларны ла тергезә, аларга канатлар куя. — Кара әле, жан кисәгем, студент Гыйльманов, — дигән кебек була аңарга әлеге шул тынгы белмәс эчке хыял. — кай жирен кешедән ким синең? Көймәң ярыйсы; моторың «Москва», йөрәген моторыңа караганда да ярыйсырак. Шулай булгач... әйтик, көннәрдән беркөнне, шау-шу күтәрмичә генә, чыктың да киттең, көймәңә утырып. Казанка- дан Иделгә. Иделдән канал буенча Донга. Аннары Дон аша Азовка. Азовтан Кара диңгезгә. Кара диңгездән Босфор аша Мәрмәр диңгезе буйлап Урта дингезгә. Аннары Италия, Испания ярларына сәлам биреп. Гибралтар аша выжт — Атлзнтик океанга. Бу беренче омтылышында ук Атлантиканы, бәлкем, кичә дә алмассың, шулай да. парин, күпме илжир күрәсең бит .. Аннары тәвәккәллеген үзе ни тора! Әйтик, Казан арты егете, татар студенты Әнвәр Гыйльманов. үзенең гадәт и генә «Карлыгач»ында өч елга, ике диңгез бугазы, дүрт диңгез аша үгеп, Атлантикадан урап кайтты, ди Фетнәле түгел диген син аны, язны! Әнә бит, шушындый чалт аяз көндә кешенең күңеленә нинди коткылар салып тора Ә салса соң! Хыялсыз һәм, ай-һай ла, салкын тидермәгәем дип куркып яшәүгә караганда, канатлы хыяллар белән очынып яшәү хәерлерәк түгелмени* Җитмәсә тагы, язы да шулай күңелне жнлкетеи торганда. Момын өчен гаепләп булмый ул Гыйльманов дигән егетне, ут көймәсе янындн ялгыз үзе генә—кем күргән дә аны. кем аның хыялы артыннан куып җиткән! II Ә бактың исә, күреп тора иде аны берәү. Шул ук Казанка ярында, бераз сулдарак, ярдан бераз күтәрелә төшебрәк, баскыч борылышында, култыксага яртылаш янтая биреп, куе алтын чәчле, нечкә билле, кыска итәкле, бәлки шунлыктандыр, сыйраклары аеруча озын һәм шыр күренә торган, читтән караганда челән- гәрәк охшаган, менә болай су якасында ялгыздан-ялгыз басып торуы белән дә челәнне искә төшерүче бер кыз тукталып калган. Менәргә дә ашыкмый кыз, түбәнгә таба төшеп киткәне дә күренми. Баскан, тора, әледән-әле жил туздырган чәчләрен төзәткәләп куя, башын артка чөеп, әледән-әле зәнгәр күккә карый, шул арада үзе, әллә нидә бер, ялгыш кына күзе төшкәндәй итеп, ярда көймә буяп маташучы егеткә дә карап-карап ала. Юк, без тагы ашыгыч кына әллә ниткән хәтәр уйларга бата күрмик: янәсе, бу кызның ул көймә буяучы егеткә күзе төште түгелме? Яз көне ике яшь арасында андый хәлләр дә, әлбәттә, бик мөмкин. Ләкин, ай-һай ла, шул ук яз коткысы булмасмы алай җиңел уйлау? Әгәр дә мәгәр без уйлаганча булса, кем тышау салган ул кызның озын сыйракларына. Баскычтан йөгереп төшәр иде дә барып басар иде көймәче егет янына. Ә бит ике аягының берсен дә атламый, төшми, борылып та карамый. Үзара гына әйткәндә, анысы болай борылып караштыргалый инде караштыргалавын, ләкин кемне кем гаеп иткән караган өчен генә. Шул ук вакытта бит ул бөтенләй икенче якка, Каравасво, Түбән Ослан, Идел якларына да караштыргалый. Кем белә, бәлки аның, Идел кузгалмадымы икән, дип каравыдыр. Казан өстендә апрель кыздырып торганны истән чыгармыйк. Андый чакта күзе бар кеше кайларга гына карамас икән. Алайса нишләп соң ул менеп китми? — дигән сорау килә шундук башка. Менә бусына мин берничек тә җавап таба алмыйм, дусларым. Юкса, кояшы болай бик балкып торса да — кояш бит ул югары. Ә монда Казанка кузгалган чак, боз ага, су җиле тәнне чирата. Кызның өстендә нәрсә булганлыкны күрдек: кыска итәкле юбка да, булган табигый байлыгы белән мактану өчен, тегеннән тарттырып, моннан бәрдереп, кысып куйган тар кофта. Башында нәрсә икәнлекне шулай ук күрдек: көлтәсе белән алтын чәч, ә чәч өстендә җил дә зәңгәр кук. Болай караганда, туңа башларга бик вакыттыр инде ул кызга, югыйсә. Баядан бирле бер урында басып торып, аяклары да талмый микәнни? Күрәсең, талмый. Күрәсең, кыска юбка, кыланчык кофтасы эченнән кызны җылытып тора торган хыялы кузгалган булса кирәк. ...Әйтик, әнә көймә тирәсендә маташа торган егетне, атлет гәүдәле, җиңел хәрәкәтле, мускуллары һәм куллары уйнаклап торган ул җитез егетне кыз — әйтик, бусының исеме Флюра булсын, дн — үзе эшли торган конструкторски бюрога алып китте, ди. Әйтик, алар икесе дә бергә кара-каршы утырып эшли башладылар, ди. Дөньяда юкны түгел, дөньяда булырга тиешлене, дөньяга кирәклене эшлиләр, кыскасы, гадәттә эшләнә торган эшне генә эшлиләр. Әмма бергә утырып эшлиләр, кара-каршы утырып эшлиләр, эш арасында күтәрелепкүтә- релеп бер-берсенә карашып та алалар һәм, гүяки, шул җитә: гадәттә эшләнә торган шул эштән кинәт гадәти булмаган, күз-колак ишетмәгән, башкаларны тан калдырырдай могҗиза килеп туа... Алай булырмы, бүтәнчәрәк килеп чыгармы? — анысын ук юрау читен, анысы алар эше һәм киләчәк эше. Ә хәзерге минуттагысы шул: кыз. тылсымланган кебек, бер урында кадакланып калган. Аны су җиле куркытмый. Аны шулай ук егетнең игьтибарсыэлыгы. бу якка әйләнеп карамавы да куркытмый. Эшли бирсен эшен. Карамаса карамасын бу якка. Хәтта егетнең карамавы кыз өчен хәерлерәк тә. Үзе бер читтә күренмичә калып, менә шулай егетнең эшчән кулларына, йөгерек мускулларына карап тору кызга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә... Болай булгач, димәк, ышандырып ук әйтергә мөмкин: кызның егеткә күзе төшкән генә түгел, кыз егеткә башы-аягы белән гашыйк. Әлбәттә, шушы көнне, шушы килүләрендә үк берсен-берсе табышырлар, матур сүзләр әйтешерләр, аңлашырлар, кичен кинога китәрләр, ә иртәгесен... Иртәгесен бергә тора башларлар дип юрамыйк. Мәхәббәт эшен алай ансатка әйләндерүчеләр без юрамасак та чыккалап тора. Ә менә болай юрарга була Флюра аглы ул кыз, чынлап күзе төшкән ул егетне инде бервакытта да, бервакытта да күздән югалтмады, ди. Алар табыштылар, таныштылар, йөрделәр, озак йөрдёләр, аңлаштылар, үпкәләшүләр дә булды, тагын килештеләр, бер-берсенә вәгъдәләр бирештеләр һәм, ниһаять... бу яз узып, киләсе язга яки аның ки- ләсесенә, яз булмаса, көз көне — анысы ул хәтле әһәмиятле түгел — аларнын зур шау-шулы, тантаналы туйлары булды, ди. Ә туйдан соң тугызмы, унмы ай узгач, я булмаса бер елдан, я өч елдан сон, әйтик, аларның я берсенә, я икенчесенә охшаган, я булмаса икесенә дә берьюлы охшаган бәләкәй генә, елак кына бер малайлары дөньяга килде, ди... һәм, әйтик, Флюра атлы ул кыз аны, кайчан да булса дөньяга киләчәк ул адәм баласын, үскәч, нәкъ әнә шул көймә буяучы егег кебек буйчан, жинел һәм житез хәрәкәтле, мускуллы һәм көймәле бер егет булуын теләсә? Акыл яки аң белән түгел — болай уйларга әле анарга иртәрәк һәм болай уйлау өчен әле ул хәзергә кирәгеннән артык тәкәббер дә — ә акыл астында йокымсырап яткан инстинкт белән шулай күз алдына китерсә? Ах алла, монда соң табигать законнарына каршы килә торган ни бар? Шулай булгач, ул кызның. Казанка баскычында, ярты юлда кадакланып калган кыска итәкле ул кызның, пи аска төшмичә, ни өскә менеп китмичә, жилдә чәчләрен туздырып, шулай озак басып торуының серен барыбыз да төшендек бугай инде! III Шул ук вакытта монда, тау башында, Фуксовский бакчасының тәбәнәк коймасына корсагын сала биреп, киң кырыйлы иске эшләпәсе астына ышыкланып, ябалактай тынып калган тагы бер адәм басып тора. Монысын инде тау астында көймәсе тирәсендә мәш килүче атлет егет тамчы да кызыксындырмый. Әллә нидә бер күзе төшә, ләкин ул аңарга игътибар итми, хәтта бөтенләй күрмәгән дә кебек. Тау уртасында, баскычта, култыкса буенда чәчләрен жилдә уйнатып әллә кайчаннан бирле басып торучы кызга, әлбәттә, күзе төшкәли. Күрше-күләне, хатыны-балалары, онык-оныкчалары ишетә күрмәсен, хәтта бик төшә күзе. Ләкин нишләмәк кирәк: ул кыз белән бу «мәче башлы ябалак» арасында үтеп һәм җимереп булмаслык стена тора — ул да булса — картлык. Ә картлык нишли ала? Картлык модадан чыккан эшләпәсе астыннан ерактагыи аерып җиткерми. якындагың үтә чекрәнтеп күрсәтә торган бозык күзләре белән, анда да «кеше күрмиме икән?» дип курка-курка гына, бары тик карап кына тора ала. Яшен кебек, алны, еракларны ялтыратып күрсәтә торган йөгерек хыял инде юк, «Нәрсә булса — шул!» дип уйламыйча ташланучы тиле тәвәккәллек шулай ук беткән, барысы да чамалы, исәнле калган, бары тик үзеннән-үзе шаулаучы склерозлы баш та. ул башны әнә сәлперәйгән эшләпә каплап тора. Аннары тагын, көя төшеп, чнт-читләреннән инде чәрдәкләнә башлаган элекке авторитеты, карт эттәй, артыннан юаш кына ияреп йөри. Шулай да бик-бик кадерен белә ул моның. Көн саен иртә торгач, сел- кеп, тузанын каккандай итә, «-Бүген кая барасым бар днгәнием әле мин?» дип карчыгыннан сорый, барасы җиренә бер минут сонга калмыйча барып житә, белгән-күргән кешеләр белән нәзакәтле генә исәнләшә, хәтта, кәефе яхшырак чакта туры килсә, сәясәткә кагылмыйча гына берәр анекдот та сөйләп ташлый. Инде алай-болай яшьләр турында сүз кузгала-нигә калса, аларны әрләмичә, тәнкыйтьләмичә калмый да калмый. Кызганычка каршы, менә бүген, ичмасам, шундый мәшәкатьләр дә килеп тумады. Өйдә утырасы килмәде картның. Өйдә утырып соң кемгә акыл өйрәтеп була да. кем син биргән акыл белән яши? «Казанка кузгалган, диләр . барып, үз күзләрем белән карап кайтыйм әле», дип чыгып китте ул. Чөнки шулай өйрәнелгән, һәр яз саен Казанка бозын үз күзләре белән озатып калмаса, картыбыз никтер ямансылап йөри, үзен кем алдындадыр гаепле сыман тоя иде. Шундый юк кына сылтау белән чыгып киткән кешенең, кара әле, гөнаһышомлыгы түгел диген, әлеге теге баскыч уртасында жилфердәп торучы ялан башлы кызга күзе төште бит чәнчелеп киткере. — Китте мода, хәер... Кыш китеп өлгерми, башларын салып ташлыйлар,— дип, авыз эченнән мыгырданып куйды ул иң элек. Бу чаклы- сына үпкә дә юк, кемне булса да тәнкыйтьләмичә, яки кемгә булса да акыл өйрәтмичә соң, бу дөньядагы калдык гомереңне ничек үткәреп бетермәк кирәк! Аннары ул күз бәбәге астыннан жилфердәп басып торучы алтын чәчле «гөнаһы-шомлыгы»ннан тизрәк күзләрен алып, карашын ераклардан — Казанка артындагы киңлекләрдән, Дербышка, Савиново якларыннан «әйләндереп» кайтмакчы булды, ләкин ул яклардан аңарга, агы-карасы бергә кушылып, ниндидер силуэтлар гына чагылып күренә иде. Ераграк әтрафлардагын күзләре аерып житкерми торган, хыял дигәне инде бөтенләй сүнгән, иртәгә яки бер елдан соң булачак тормыш турында уйлауны юкка баш вату, комнан аркан ишү дип караучы, шул ук вакытта башының бер өлешендә әлегә нәрсәдер кыймылдаучы, бөтенләйгә үк сүнеп бетмәгән бичара картның күңелгә вәсвәсә салучы теге «тузгалак баш» алдында, шулай да, бер өстенлеге бар: ул бик тәфсилләп, бөтен ваклыкларын күз алдында яңадан тергезеп, жан- ландырып һәм беркадәр шигъри моңсулыкка төреп, узгандагы хатирәләренә әйләнеп кайта ала иде. Менә бу минутларда да ул. анда- санда аккалап торучы Казанка бозларына карый-карый, шул ара үзе, оялауңайсызлана булса да, әлеге теге кыска итәкле гөнаһы-шомлыгы- на да күз салгалап, узгандагылар турында, шулар арасыннан кавышу насыйп булмаган бер мәхәббәтен аеруча күз алдына бастырып, татлы хыялларга чумды. ...Ходавәндә, әнә шул гөнжәлә баш төсле генә, гомумән, хәзергеләр кебек кенә идеме соң аның ул вакыттагы Рабигасы! Булыр иде шундый вакытлар — сирәк була торган иде. ләкин була торган иде: нстә-оста юкта, бернинди бәйрәм түгел бервакытта, киенеп-ясанып, вак кына адымнарын мәржән урынына тезеп, сыгылма билен уйнатып, әмма башны тәкәббер рәвештә югары тоткан хәлдә, як-якка каранып һич ваксынмыйча, шул жөмләдән болар тәрәзәсенә дә күз салмыйча, май күбәләге кебек, боларнын өй турыларыннан шул Рабига үтеп китәр иде. Хәзерге пеләш башлы абзагыз, Фуксовский бакчасында сәлпс- рәйгән эшләпәсе астында күмелеп калган «мәче башлы ябалак» ул вакытта әле авылда яши иде һәм урта бармак кебек авыл , егете иде. Урта бармак кебек булмаса да. һәрхәлдә, төшеп калганнардан түгел, гармуны кулында, сузып җибәрсә — кешеләрне елага, жыр башласа 1 авышы бар. моңы бар иде. Әнә шул егетне, авылда бер гармунчы егетне саташыр чиккә .киткерде бит шул Рабига дигән кыз. һай, әй- терен генә бармы, әйтеп, аңлатып бетерергә мөмкинме5 Кайберәүләр кебек, егет алдына чалкан әйләнеп төшәргә тормыйлар иде ул вакыт- тагылар. _ «Кайберәүләр»не исенә төшергәч, исерткеч хатирәләреннән кинәт айнып киткәндәй булды карт, «ни белән хыялланганымны күреп тормасыннар тагын» дигәндәй, башын селкеп куйды, як-ягына каранды — аңарда әле өч сыйфат: узганны сагына белү, бүгенгене тәнкыйтьләү, ничек кирәк алай сакланып калган калдык-постык авторитетын югалтмаска тырышып сагаю сыйфатлары бик-бик көчле иде. Шулаен шулай да, башын күтәреп карауга, кадалып кына китсен лә, күзләре тагы әлеге теге баскычта шаккатып калган «тузгый баш»ка төште бит, хәерсез. «Ник китми? Ни күреп хәйран калды, гөнаһы-шомлыгы?» дип, вәсвәсәләнеп, сөйләнеп куйды ул үзеннән-үзе. Ә чын дөреслектә бу сорауны ул кызга түгел, үзенә үзе куярга тиеш иде. Кузгалып китә генә алмый бит менә шушы урыннан. Узгандагыларны искә төшерсә төшерә, ә менә «хәзергеләрдән» аерылып китә алмый, юк, китә алмый. Китәргә теләсә дә, тырышса да, китә алмый. Апрель, 1967 ел.