Логотип Казан Утлары
Роман

ЯМАШЕВ

 

Б»ек Октябрь революциясенең илле еллыгына багышлыйм. Автор. Көзге яңгыр тенадагы зур сәгать, өй эчен яңгыратып, унны сукты Хөсәен китабыннан аерылды да башын күтәрде Шундый шомлы минутларда сискәндереп, тынычлыкны бозган сәгатьнең әкрен генә зыңлап торуын кашларын жыерган хәлдә тыңлый башлады Кечкенә генә бүлмәдә ялгызы китап укый иде ул. Дөресрәге, китапка текәлгән генә, ә уйлары әллә кайларда, чөнки эледән-әле, күңелен китабыннан аерып, дикъкатен күрше бүлмәгә юнәлтә. Ул бүлмәдә аның әтисе ята. Каты авырый. Хөсәен тешәккә яткан кадерле кешесенең һәрбер кыштырдаган тавышына колак сала. Ул аның исән булуын, элеккечә көр тавыш белән. «Улым, сиңа йомыш бар», — дип әйтүен тели. Тик берни дә ишетелми, бары күңелгә шом сала торган авыр тынлык кына. А1енә ни гомер инде шулай... Саргылт яктылык сирпеп янган жиз шәмдәлдәге шәмне Хөсәен читкәрәк этеп куйды да көрсенеп аягына басты. Тәрәзә янына килде, салкын пыялага маңгае белән капланып урамны күзәтергә кереште. Кап кара елтыр пыялага тып-тып итеп яңгыр тамчылары бәреләләр, алар бергә кушылып зураялар, авыраялар, аннары якты юллар калдырып, ашыга-ашыга аска шуышалар Әгәр әтисе таза-сау булса. Хөсәен хәзер бирелеп имтиханга әзерләнер иде. Тэгаен шулай. Аңа бик нык утырырга кирәк УниверситетС ка эләгү җиңел эш түгел. Ләкин хәзергә, мондый чакны, аның башына берни дә керми. Ул бары әтисе турында гына уйлана. Искиткеч бер хәл! Хөсәен моңарчы әле әтисен шул дәрәҗәдә якын итүен, шулкадәр яратуын белмәгән икән. Үлем куркынычы күзгә күренә башлагач. Газраил үзенең килү хәбәрен җиткергәч, барысы да ачыкланды. Үпкәләшүләр дә, хәтер калулар да — барысы да, барысы да җилгә очты. Ә бит җентекләбрәк тикшерсәң, әтисенең Хөсәенгә бик каты ачуланып йөргән чаклары булды. Улын Мөхәммәдия мәдрәсәсендә калдыру өчен никадәр көрәште ул. Инде сүзе үтмәгәч, Хөсәенне ничек кенә итеп каргамады, орышмады! Соңыннан барыбер улын учп- тельскаяга бирергә риза булды тагы үзе. Чөнки, ни әйтсәң дә, акыллы кеше шул ул... Хөсәен тәрәзәгә капланган килеш шулай уйланды. Ә урамда бернинди дә хәрәкәт юк. Конкалар 1 да йөрми, күрәсең, извозчиклар да көзге яңгырдан шүрләп калганнар. Колакка бары кайсыдыр капка сакчысының шакылдааыгы гына ишетелә. Анысы да әкрен генә, зәгыйфь кенә булып. Ахры, ул кайдадыр яшеренеп кенә шакылдата... Хөсәен, җанын телгәли башлаган авырлыктан котылырга теләп, ашыгып яңадан китабына тотынды, шәмне үзенә табарак тартты. Бераздан чыелдап ишек ачылды, әтисе яткан бүлмәдән Хөсәеннең әнисе Бибифатыйма чыкты. Аның матур ак йөзе сагышлы, күзләренә йокысызлыктан талчыгу билгеләре кунган. Хөсәен, сагаеп, тәшвишләнеп әнисенә текәлде. — Улым, — диде әнисе, — әтиең янына керче. Шомлы иде аның тавышы. Хөсәен, агара төшеп, урыныннан торды, тагын әнисенә карап алды. — Әтиең синең белән сөйләшергә тели, — диде Бибифатыйма апа. — Кәефе ничегрәк соң? — диде Хөсәен. Әнисе туры җавап бирмәде, ләкин барысын да аңлатып аскы иренен тешләп куйды. — Бар, улым. Минһаҗ абзый ишеккә каршы як стена буендагы караватта, ап-ак урынжирдә, җәймә, мендәрләргә күмелеп ята иде. Аның ябыклыгы, бөтенләй кепкечкенә булып калганлыгы Хөсәеннең күзләренә бүген .аерата ачык чагылды. Авыруның йөзен чаларган куе төк баскан, күзләре нурсызланып эчкә баткан. Асылмалы лампа яктысында аның һәрбер сызык-чалымы ап-ачык булып күренә иде. Хөсәеннең апасы Рокыя, энесе килеп керү белән, шыпырт кына урыныннан торып, ишеккә таба китте. Бу — нәкъ әнисенә охшаган, ак чырайлы чибәр хатын, иренең рөхсәте белән. Уфадан әле өченчекөн генә кайткан иде. Аның да елаудан күзләре кызарынган. Хөсәен бары шулкадәресен генә абайлады. Аның башында: «Соңгы тапкыр күрәм бит. апа да шуны тоеп үксегәндер», дигән уй көйри иде. Минһаҗ абзый, күз караларын йөртеп, олы кызын ишеккә кадәр озаткач, күгелҗем кан тамырлары белән челтәрләнгән ябык, хәлсез сул кулын күтәрә төште. Бермәл Хөсәенгә карап торды, имән бармагын ике тапкыр бөгеп улый үз янына чакырды. Хөсәен урталыкта нишләргә белмичә югалып тора иде, ул өнен җыйды һәм. аяк астындагы келәм җыерчыгына җиңелчә сөртенеп, әтисенә таба атлады. — Утыр әле, улым, — диде Минһаҗ абзый, — әнә утыргычны якынрак куй. . ,я о Хөсәенгә җиңелрәк булып китте, чөнки әтисе нәкъ мсән чагындагы кебек сөйләшә иде. һәрхәлдә, Хөсәенгә шулай тоелды. — Улым Хөсәен. — диде әтисе. Бермәл тынып торды. — Аллаһы- тәгаләнең язганы шулдыр инде. — Ул тагы туктады. — Әле акылым саф, телем ачык чагында синең белән сөйләшәсем килә. ■ Ат җигеп йөртелә торган трамвай. — Әти, — диде Хөсәен, иңри төшеп, — алай дип әйтмә, зинһар! Минһаҗ абзый тагы бер мизгел тынып ятты. Хөсәен исә, авыр тойгылар кичереп, әтисенең йөзеннән күзләрен ала алмый иде. Тагы авыруның өзек-өзек әйткән сүзләре ишетелде. — Улым, бөтен өметем синдә. Бердәнбер улым син, варис булып син каласың. Бөтен өметем синдә... — Ул, еш-еш сулап, тагы сүз әйтә алмый ятты. — Тормыш итүләре күп дәрт-дәрман сорый, күп тырышлыклар кирәк гомер сөрү өчен ир-егеткә, — диде ул, ниһаять, ашыга- ашыга. -- Син инде хәзер, аллага шөкер, егерменче яшь белән барасың. Укыйм, дидең, укыттым, урысчасын укыйм, учитель булам дидең, анысына да күндем. Кулыңда, аллага шөкер, һөнәрең бар. Кая да х>р- рисвай булмаслык һөнәр иясе булдың. Инде әйтергә теләгәнем, нанәм, шул: акыллы, инсафлы бул. Олыларның сүзеннән чыкма, денебезне онытма, ата-баба гореф-гадәтен ташлама. Менә шул... Минһаҗ абзый соңгы сүзләрен улына карамыйча гына әйтте. Хөсәен төшенеп торды: әйтеләсе сүзләр бар иде әле. Чыннан да, бераздан әтисе янә телгә килде: — Улым, сиңа фатихамны бирәм, тик берүк минем васыятемне аяк астына салып таптама... — Ярар, әти. Тик син ни өчен болай... — Хөсәен сүзен әйтеп бетермәде. Ул: «...үләргә җыендың әле, син үлмисең, әти», — димәкче иде. — Улым... тыңлале, — диде Минһаҗ абзый, ничектер ачулана төшкәндәй,— күптән сизеп йөрим, син соңгы вакытларда әллә нинди яшерен эшләр белән шөгыльләнәсең, хәтәр кешеләр белән чуаласың. Күреп ■юрасын ич, авыр заманда яшибез. Денебезне, шәригатебезне аяк астына салып таптыйлар. Олыга хөрмәт бетте... Хөсәен, тынычсызланып, еш-еш сулыш ала башлады. Тик карт, аны кисәтеп, имән бармагын күтәрде; — Аллага шөкер, авырлыклар күреп үссәк тә, тырыш вә итагатьле булу аркасында хур-рисвай булмадык,—диде.—Менә шул. улым Әниеңә, туганнарыңа миһербанлы бул, эшеңне иҗтиһат кылып, тырышлык белән башкар. Ә теге фетнәче студиннар, яһүдиләр белән аралашма. Аңа минем рпзабәхиллегем юк. Әтисенең сүзе беткәч үк, Хөсәеннең күңелендә бәхәскә керү теләге туган иде. Ләкин моның акылсызлыктан да болайрак нәрсә икәнен ул тиз төшенде. Хөсәен үзен көчләп диярлек дәшми калды. Аның әтисе соңгы васыятен, соңгы теләкләрен әйтә иде. Ул. әлбәттә, иң яхшы ният белән сөйли. Алтмыш елдан арткан гомере эчендә ул аз күрмәгәндер. менә хәзер инде ул шул тәҗрибәсенең, үз фикеремчә, иң файдалы дин тапкан җимешләрен улына тапшыра. Хөсәен, кулларын тез капкачларына куйган хәлдә, башын иебрәк, тыңлап утырды. — Мәсҗетие онытма. — диде Минһаҗ абзый, — муллаларга һәрдаим тиешле сәдакасын биреп тор, мулла — мәсҗет хуҗасы ул, ә мәежет— дин терәге, ә дип — халык терәге. Инде, улым, фәкыйрьләргә, кимсетелгәннәргә дә сәдакаңны кызганма. Сәдака ул ике өлеш булып кайта. Сиңа сәүдә эшләренә керешергә киңәш бирер идем тагы. Әлифне таяк дип бслмәсәм дә, мин, улым, аллага шөкер, яман аты чыккан сәүдәгәр булмадым. Үзең беләсең, сәүдә эшләре дә — адәмнән зур маһирлек, зиһен сорый торган һөнәр. Артык югары күтәрелмәсәм дә, бик күпләр бөлеп адәм хурлыгына калганда, эшемне көйле генә алып бара алдым. Туганнар каршында, гаиләм алдында... әйе, ким-хур булмадым. Минһаҗ, хәл җыеп, тагы түшәмгә караган килеш, бөтен күкрәге белән сулын башлады. Ул ябык озын бармаклары белән чуалган сакалын тотты — тагы авызын ачты. — Васыятьнамәмне әле җәен үк яздырган идем. Эш кәгазьләрем янында, күн букчада, шкафта. Юк, юк, кирәкми, йөрәкне авырттыра торган газаплы сүзләрне сөйләмәсен ул! Әти үләргә тиеш түгел! Бу һич мөмкин түгел! Хөсәен шундый тойгылар тәэсирендә әтисенең салкын ябык кулын тотты. — Әти, кирәкми. Әти дим! Андый сүзләрне сөйләмә, зинһар, әти! — Сабыр, улым. — Минһаҗ тагы тынып зиһенен җыеп ятты. — Абый җибәргән соңгы партия малны урнаштырып өлгерә алмадым, ул бүген булмаса иртәгә үзе килеп җитәргә тиеш. Инде килеп өлгерми икән, син аңлатып бир, моның тире-ярыга бу арада бәя очсызлану аркасында килеп чыкканлыгын әйт. Приказчик Исмәгыйль абыең белән барысын да бергәләп тикшерегез. Минһаҗ күзләрен йомып өнсез калды. Аның күптән кайчы күрмәгән мыек чылгыйлары авызына керәләр. Ул әйтер сүзен шуның белән төгәлләгән идеме, әллә юкмы — Хөсәен белеп бетермәде. Бары авыру: . — Бар, улым, аллага тапшырдык, — дигәч кенә, имәнеп китте. Әтисе ак җәймәгә сөяк белән тиредән торган кулын төшерде, бераздан ишеккә таба ишарә ясады Хөсәен яшьле күзләре аша аны бик тонык күрә иде хәзер. Чыгып китәр алдыннан гына әтисенең үзенә текәлгән кара күзләрен абайлады — Ял ит, улым, йоклар вакыттыр инде хәзер,— диде Минһаҗ. Хөсәен үз бүлмәсенә кереп, тонык моңсу яктылык сипкән шәмгә таба атлады. Кемдер тагы күрше бүлмәгә керде, кемдер чыкты, әмма Хөсәен боларны тонык акыл аша гына кичерә иде. Ул өстәл янына утырып, чигәләрен тоткан хәлдә, төпсез уйга чумды. Юк, бу уйлану да түгел, бу, дөреслектә, тетрәнүдән хәрәкәтләнә алмыйча хәлсезләнеп калу иде. Ниһаять, күңел яктылыгын томалап торган караңгы пәрдә күтәрелде. Хөсәен, айнып китеп, тиз генә пиджагын салды һәм хатыны йоклап яткан кече бүлмәгә керде. Ул караватка утырып ботинка бавын чишә башлагач, тагы имәнеп китте. Чөнки ачык ишектән күренгән сеңелесе Хәдичәбикәнең күзләрендә моңарчы булмаган дәһшәтләнү күрде ул. — Син ятмыйсыңмыни? Вакыт соң бит, — диде ниндидер басынкы тавыш белән. — Юк, — диде Хәдичә. Аптырагандай зур кара күзләрен тутырып, абыйсына текәлде. — Әтинең кәефе начарланса, мине уятырсың, — диде Хөсәен. Хәдичә ризалык белдереп баш иде, өстәлдә яткан корьәнне алып шыпырт кына бүлмәдән чыгып китте. Хөсәеннең хатыны түрдәге караватта тыныч кына йоклап ята иде. Узгач төнне ул да авыру мәшәкате белән йокысыз уздырды. Хөсәен көзге яңгыр тамчыларының баш очындагы тәрәзәне шакуын тыңлап ятты, йокы баса башлады. Инде йоклап китәм дигәндә генә, кинәт әтисе яткан бүлмә ягыннан ниндидер кыштырдау ишетелде. Хөсәен сискәнеп күзләрен ачты һәм бөтен дикъкатен җигеп тыңларга кереште. Тагы тынлык урнашты. Ләкин Хөсәеннең йокысы да тәмам качкан иде инде. Ул әтисенең үзенә әйткәннәре турында уйлана башлады. Әйе, ул Хөсәенгә итагатьле, олыларга карата химаяле булырга к>ша. Ул көчлеләргә, хуҗаларга сүзсез рәвештә буйсынырга өнди. Я хода, бу эш мөмкинме соң?! Хөсәен нәкъ шул золмәткә, көчләүләргә каршы көрәшү өчен социал-демократлар партиясенә кермәдемени?! Хөсәен чытырдатып йомган күзләрен беләге белән каплады, һич көтелмәгән күренешләр күз алдына килеп басалар иде. Ничек инде ул алай, ничек? дип пышылдап куйды. Кинәт күңеле бик каты чәбәләнеп сыкрана башлады. Аның кадерле әтисе, акыллы, кешелекле әтисе үләргә ятканда, ул, Хөсәен, шулай тормыш, гаделсезлек турында гомуми фикер йөртеп ята! Хөсәен, үзен кая куярга белмичә, икенче ягына әйләнеп ятты. Анын авыр сулавын йомышы төшеп күрше бүлмәгә чыккан әнисе дә ишетте, ул Хөсәен янына керде. — Тыныч кына йокла, улым. Әтиеңнең кәефе яхшыра төшкәндәй. — йоклап булмый, әни. һич йокы алмый, — диде Хөсәен, кинәт үзенең әллә кайчандагы иркә малайга әверелгәнен тоел. — Булмаса, бар, чыгып бераз һава сулап кер, — диде Бибифатыйма,— син дә бик алҗыдың шул. Ул кадәр борчылма. Әйтәм ич, әтиеңнең хәле яхшыргандай. Алла теләсә, иртәгә тамагына да каба башлар. — И әни,— диде Хөсәен һәм әрнү катыш елмаеп куйды. Ул әнисе әйткән сүзләрнең асылда үзен юату өчен генә әйтелгәнлеген ачык тоя иде. Җәһәт кенә урыныннан торды да, күрше бүлмәгә чыгып, яктыда ботинкаларын кия башлады. Чыннан да, бер әйләнеп керергә кирәк дигән фикергә килде ул. Яңгырлыгын киеп, зонтик алып: «Мин шушы тирәдә генә булырмын», — диде. Баскычтан төшкәндә, аның күңелендә өмет йолдызы тугандай булды. Бәлки, чыннан да әтинең, кәефе яхшыра башлагандыр, бәлки, чыннан да ул иртәгә тамагына каба башлар? Тик бу өметләр озакка бармады, Хөсәен әтисенең кипкән ябык йөзен, нурсыз күзләрен хәтерләде, аның әйткән сүзләрен, сөйләгәндә газаплануларын тагы башыннан кичерде, һәм өмет йолдызы кинәт сүнде. Ул яңгырда бүрткән бастырыкны көчкә этеп, шулай ук бүртеп тыгызланган кече капканы авырлык белән ачты. Урамда шыксыз караңгылык һәм күшектергеч вак яңгыр гына иде. Күрәсең, җил искәнгәдер, яңгыр биредә аерата көчле тоела. Хөсәен йөзе чыланудан уянып киткәндәй булды. Хәтерләп, тиз генә зонтигын ачып күтәрде Шулай да монда сулыш алуы җиңел иде. Зиһене яктырып китте. Ул, өзелгән җепнең очын тапкандай, югалган фикер-уйлар йомгагын яңадан суга башлады. Әйе, әтисе бит улына яхшылык теләп, үзе бик күп тапкырлар һәр ягын үлчәгән, бизмәнгә салган, яшәү өчен көрәш нәтиҗәсендә туган кагыйдәләрне аңлатты. Юк. алай гына да түгел. Аңлатты гына да түгел, ул аны васыять итеп әйтте. Ә бәлки, ул хаклыдыр? Бәлки, школадагы алдынгы яшьләрнең янып, дәртләнеп йөрүләре узгынчы гына нәрсәдер? Бәлки, теге укучылар янына килеп йөрүче революционерлар кирәкмәс һәм гомердә дә тормышка ашуы мөмкин булмаган әйберләр турында сөйлиләрдерI* Хөсәен, барысын да бер жепкә тезәргә тырышып, үзе укып чыккан мәктәпкә килүче татар революционерларын да, рус революционерларын да күз алдыннан кичерде. Алар бик ачык дәлилләп революцион хәрәкәтнең булачак җимешләре турында сөйлиләр иде. Канчандыр, яшүсмер чагында, тирә-юньдәге йөрәк әрнеткеч гаделсезлеккә күңеленнән җан ачулары килеп ризасызлык белдергән иде Хөсәен Шул көннән алып революционерлар белән очрашканга кадәр ул ялгыз башына барыр юллар эзләп азапланды. Ләкин Хөсәен артык беркатлы һәм тәҗрибәсез иде шул ул чак. Аның революционерлар аңлаткан рәвештә тормышка карау турында уйлаганы да булмады. Ул моңарчы бары хыял диңгезләрендә генә йөзгән икән. Хөсәен, белемле һәм кыю кешеләр белән очрашып, күзләре ачылганнан бирле, комсызлык белән, ару-талуны белмичә, менә ничә ел инде яшерен әдәбият укып үзенә җан азыгы таба Әйе, күп белгән саен, күбрәк укыган саен мәсьәләнең бик катлаулы булуы ачыла бара. Әйтерсең лә, Хөсәен тау башына таба үрмәли һәм тукталып тирә- юненә күз ташлый, ул җиһанның кннәйгәннәнкикәя баруын күрә, аның тагы да киңрәк булырга тиешлеген аңлый. Ләкин шулай да хакыйкать аның өчен ачык, көрәш юлы мәгълүм, һәм менә нәкъ шундый бервакытта ана туктарга кушалар, син бит бөтенләй кирәксезгә биек леккә үрмәлисен, диләр. Ә бәлки, чыннан да, шулайдыр? Бәлки, чыннан да. Хөсәен кирәкмәс эшкә керешкәндер? Алда ике юл ярылып ята. Берсе аның тыныч, хәвефсез юл. Моның өчен Хөсәенгә бары әтисенең хәер-фатнхасын алып, ул киңәш иткәнчә генә гамәл кыларга кала. Э икенчесе куркынычлы, авыр юл. Монда сине мең төрле газаплап көтә. Син монда бернинди дә дөньяви рәхәтләр күрмәячәксең, аны бел. Синең артыңнан өзлексез шымчылар сагалап йөриячәк. Тотылсаң, сине һич аямастап караңгы зинданга ташлаячаклар. Менә сайла инде син шул ике юлның берсен, Хөсәен! Крестовников заводы ягыннан бөтен урамны яңгыратып дөбер-шатыр атлы трамвай килә. Тәгаен. бу соңгы конка иде. Өстә беркем дә күренми, эчтә дә кеше аз. Чыбыркысын тоткан кучер бөтенләй бөрешкән; яңгыр зонт астына да үтә, күрәсең, мескен күшегеп беткән. Хөсәен трамвайны озатып, аның тонык фонарьлары ераклашканын тукталып карап калды. Ул ераклашкач, күлләвек аша сикерде, юлын дәвам иттерде. Әйе, әтисе белән ул ничек тә аңлашыр иде. Ул аның акыллы һәм зирәк кеше икәнлегенә ышана. Ләкин хәзер вакыты андыймыни? Хөсәен, уйларына бирелеп бара торгач, якында гына ишетелгән гөрелтегә игътибар итте. Карасана, сизми дә калган бит: Крестовни- ковлар заводына килеп тә житкән икән! Урамның каршы ягында зур карачкы булып күккә ашкан кызыл кирпеч бина тора. Аның тимер рәшәткәле тәрәзәләреннән тонык яктылык сирпелә. Хөсәен белә: аның эчендә әле дә, тирләп-пешеп, ярым ялангач эшчеләр сабын кайнаталар. Анда бөркү, эссе, сасы. Шунда көн саен ундүрт сәгать эшлиләр алар. Татар егетләре, татар кызлары аерата авыр хезмәт башкаралар. Аларны төрлечә мыскыл итү, рәнҗетү, кагу, төрле хәйләләр белән соңгы тиеннәрен басып калу, штрафлар... Хөсәен, тукталып, завод эченнән килгән гөрелтене тыңлап торды. Мондый көзге караңгы төндә аерата дәһшәтле булып ишетелә иде ул аваз. •Ә син. әти, ташла бу эшләреңне, дисең», — дип уйланды Хөсәен. Тирәягына каранып алды да: «Хәер, — дип куйды, — аның үз юлы бар, ул үз юлым дөрес дип яшәгән». Тыкрыктан ниндидер исерек урыс килеп чыкты. Аңа диңгез тубыктан иде. Ул, тирә-юньдәге этләрне уятып, акырып жырлый-жырлый, урам аша узды һәм каршы тыкрыкта күздән югалды, һау-һаулап күтәрелгән көчекләр озак тынычлана алмадылар. Капка саклап төн уздыручы каравылчылар калгып киткән җирләреннән сискәнеп уяндылар булса кирәк, алар да бер-бер артлы шакылдавыкларын селкергә керештеләр. Бераздан урамда тагы үле тынлык урнашты. Ямьсез, авыр көзге җилле, яңгырлы елак тынлык иде бу. «Кайтам да әти белән аңлашам, — диде Хөсәен, — кадерле әтием, дим, син күрмисеңмени халыкның михнәт чигеп интегүен, җәфалануын? Син үзең дә бит мина яшь чагыңда күргән кимсетелүләрен, рәнҗетелүләрен турында сөйли идең. Тик син тапкан юл әле ул я бик шома, я бик оятсыз кешеләрне генә кояш яктысына алып чыккан. Ә мин барлык кешеләрне бәхетле итү өчен көрәшәчәкмен! Мин ипләп кенә, әтиемнең хәтерен калдырмаслык итеп кенә аңлатачакмын, аны ялыктырмыйча гына». — дип юатты ул үз-үзен. Кинәт шул җирдә Хөсәен боларнын ахмак бер нәрсә икәнлеген тоеп тукталып калды. Әйе, аннан да юләррәк кеше була алырмы соң дөньяда! Әтисе үлем түшәгендә ята, ә ул аңа үзенең тормышка карашын сөйләргә тиеш. 1Ок, юк! Ул хәзер бернинди дә карар кабул игә алмый әле. Нишләргә соң? Әтигә берни әйтмичә тору да алдау түгелме сон? Сонгы көннәре, бәлки, соңгы сәгатьләредер аның? Хөсәен адымнарын әкренәйтә төште. Нинди дә булса карарга килергә кирәк иде. Ә яңгыр көчәйгәннән-көчәя. су инде юка зонтныи эченә дә үткән, таяк буйлап агып кулларны чылата. Хөсәен онытылып ялгыш күлләвеккә кереп китте, ботинкаларының эче лач булганын да абайламады. Ул, тукталып, чатлыктагы таш өстенә менеп басты. Чарасызлыктан да газаплырак нәрсә бармы дөньяда? «Юк. болай,— дип план корды ул. — әти. син. зинһар өчен, башта терел, савык әле. дим. аннан соң мин сиңа барысын да, барысын да сөйләрмен. Мин бит синнән моңарчы берни дә яшермәдем, хәтта син теләмәгән, синеңчә ялгыш исәпләнгән эшләр турында да мин синең күзенә карап туп-туры әйттем. Минем барыр юлым турында да. киләчәгем. бәхетем турында да мин сиңа. әти. барысын да әйтермен. Тик син терел генә, син аңламый калмассың.» Хөсәенгә бераз җиңелрәк булгандай тоелды. Ул. үлем түшәгендә яткан кадерле әтисенә әйтеләсе сүзләрен күңеленнән тагы бер тапкыр кабатлап, юеш, авыр капканы ачты, ишек тоткасына үрелде. Бу минутта ул баскычтан менү белән дәһшәтле хәбәр ишетәчәген, әнисенең, сабыр һәм кадерле әнисенең, елап улының муенына сарылачагын, кыз туганнарының сулыгып-сулыгып елаячагын, әтисенең моннан биш кенә минут элек җан биргәнлеген белми иде әле. Ак кар естендә ай нурлары Төн иде. Хөсәеннәр өендә барлык кеше йоклап беткән, ишекләр бикле. Бары тик Хөсәен бүлмәсендә генә, ике тәрәзәгә дә юрган каплап, тәбәнәк өстәл янында өч егет нәрсәдер эшли. Алар бик җитди һәм эшчән кыяфәттә. Идән кәгазь кисәкләре белән тулган. Хөсәен өстәл уртасындагы җилемле калай табага иелгән. Каршысында — Гыйльфан. Түгәрәк йөзле бу таза егет идәнгә тезләнеп утырган Гади киемнәренә игътибар итсәң, аның эшче икәнлеген аңларга була. Ләкин конспираторларның өченчесе — тәбәнәк өстәлнең читенә утырганы — ак йөзле- се — бөтенләй башка катлау кешесе. Анысының нссмс — Җәгъфәр. Ул йомшак җиңел читек, әйбәт постау казаки, хәтфә кәләпүш кигән. Хөсәен җилем салынган бәлеш табасына беренче битне китереп каплады. Өстеннән резин уклау тәгәрәтеп уздырды. Җәгъфәр, кулындагы язулы кәгазьне өскәрәк күтәрә төшеп, тынын кысты. Гыйльфан да. чиста кәгазь битләрен санаудан туктап, зәп-зәңгәр күзләрен зур итеп ачты. Хөсәен прокламацияне тиз генә җилемнән куптарып алды һәм. язуга күз ташлау белән, йөзен чытты. — Карасы җәелә, — диде ул. аптырый төшеп — Зар.чр юк. беренчесе шулай була инде аның,— диде Җәгъфәр. — Бир әле бер бит, тагы сынап карыйк,— диде Хөсәен Гыйльфанга. Ул җитез хәрәкәтләр белән кәгазьне җилемгә китереп каплады да. уклавын тәгәрәткәч, кәгазьне тагы куптарып алды — Егетләр, — диде Хөсәен, яктырып, — прокламация менә дигән булып чыкты! Кулындагы язуны, горур елмайган хәлдә, Җәгъфәргә тоттырды. Җәгъфәрнең нервлы, хәрәкәтчән йөзе, кара күзләре шатлык нурлары балкытып кабындылар. Распески сатсиал димакратнческий эшчеләр партиясе. — тип укыды ул. Гыйльфан да муенын сузып язуны күрергә тели иде. Ул тот- лыга-тотлыга өстәде: Тоташыгыз бергә, бөтен дөньяның эшчеләре’ Хөсәен һич тыела алмыйча көлеп җибәрде. — Булды бит! — диде ул. — Булды бит. егетләр» — Булган, барып чыккан, — диде Гыйльфан. Җәгъфәр исә куанычыннан бөтенләй телдән язган. Ул дулкынланудан кызарынган, үзе елмая иде. — Димәк, шулай эшләгәндә була икән, — дип нәтижә ясады Хөсәен, — жиң сызганып эшкә керештек алайса, егетләр. — Шул ук минутта ул курткасын салып ташлады һәм чынлап торып жиңнәрен сызгана башлады. Егетләр, баш күтәрмәстән, прокламация басарга тотындылар. Алар хәзер ара-тирә генә, анда да артык тавышланмыйча, сүз алышалар иде. Бүлмә эчендә күбрәк көрсенеп кую, яки кәгазь кыштырдаганы гына ишетелеп торды. Караңгы төшкәнче үк эшкә керешкәннәр иде бит алар. Башта сакчы куеп эшләделәр. Хөсәеннең сеңелесе Хәдичә ишек алдында торды. Ниһаять, төн жптеп, барлык кеше йокыга талгач, капка-ишекләрне йозаклап. Хәдичәгә йокларга рөхсәт иттеләр, үзләре кечкенә бүлмәгә кереп бикләнделәр. Башта эш һич кенә дә көйләнмәде. Күпме казан аслык утын гына бетермәделәр алар! Күпме кәгазь әрәм итмәделәр! Инде өмет өзелә дигәндә генә. эш. ниһаять, уңайга китте. Барып чыкмаса, әлбәттә, бик авыр булачак иде. Аерата Хөсәен өчен. Чөнки татар телендә прокламация чыгарырга алынган кеше ул бит. Кулешага булдырабыз дип ул сүз бирде ич. Русча язылган текстны алу белән, Хөсәен эшкә кереште. Прокламацияне тырышып татар теленә күчерде. Анда сүз Сыйнфый көрәш турында бара иде. Ул эшчеләрне берләшергә, социал-демократия әләме астында политик көрәшкә өнди иде. Хөсәен бик нык тырышты, мәгәр үзе теләгәнчә дөрес һәм аңлаешлы итеп яза алмады. Яна төшенчәләрне билгеләү өчен ниндидер яңа сүзләр кирәк иде. Шул ук вакытта алар гади халык аңларлык та булсын. Хөсәен, ярдәм эстәп, әдәби сәләте белән барлык Мөхәммәдия шәкертләре арасында танылган күптәнге ышанычлы дусты Җәгъфәргә мөрәжәгать итте. Шуның белән төзәтеп утырдылар. Хәзер прокламация. әлбәттә, бик шома кебек иде, ләкин эшчеләр аңларлыкмы соң ул? Хөсәен ярдәмгә бу юлы Гыйльфанны чакырырга карар кылды. Крестовниковның сабын заводында эшләүче бу егет тә ышанычлы, үз кеше иде хәзер. Өчәүләшеп язуны төзәттеләр, һәм менә, ниһаять, соңгы бит кәгазь дә жилемгә ябыштырылды... — Ничә булды? — дип сорады Хөсәен. — Нәкъ илле алты, — диде Гыйльфан, кулындагы прокламацияләрне күздән кичереп. — Күбесе бозылды шул. — диде Хөсәен, үкенечле бер төс белән. — артык чыкмый, буявы бетте. — Болан чыккач та шөкер. — диде Җәгъфәр, — мин бөтенләй барып чыкмас дип шомланган идем әле. Өчесе дә өстәлдәге жилемле табага карап тынып калдылар. Сүз белән аңлашмасалар да. өчесе дә бер үк тойгы кичерәләр иде. Әлбәттә. эш хәтәр булмаса. зур саклык сорамаса, бәлки ул кадәр авырга да килмәгән булыр иде. Ләкин һәр адымыңны үлчәргә, артыңа-алдыңа берьюлы күз салырга, конспирация кагыйдәләрен жиренә житкереп үтәргә кирәк иде. Әмма, ничек кенә булмасын, болар барысы да хәзер артта калган борчулар булды. Егетләр шуңа шат иде. Җәгъфәр кинәт үзен туңып киткәндәй тойды Шушы бүлмәгә чыккан мич йөзенә бер ягы белән тиз генә барып сөялде. — Челлә кирәкне бирә.— диде Гыйльфан, Җәгъфәр янына урнашып, — миңа да суык булып китте. — Гыйнвар быел башыннан ук зәмһәрир суыклары белән килде,— диде Җәгъфәр. — Их. хәзер авылда атай өендә булсам иде. — диде .7. Анисимов рәсемнәре ул, түбәтәен кырын җибәрә төшеп, — рәхәтләнеп мич башында ятар идем. Хөсәен дә, иптәшләре арасына тыгызланып кереп, мичкә аркасын сөяде. — Ә син бит, атай карттан гомергә киттем, дигән идең. Сагына да башладыңмыни? — диде ул, көлемсерәп. Җәгъфәрнең ябык ак йөзенә ачы елмаю чыкты. — Юк. мин аны сагынмыйм. Әни минем үги, мин бары мич башын гына сагындым. Өчесе дә бердән тын өй эчен җанландырып көлеп җибәрделәр. — Я, җитте, егетләр. — диде )<инәт Гыйльфан. — Миңа китәргә вакыт Миңа иртәгә таңнан эшкә чыгасы. — Иртәгә димә, бүген диген, — диде Хөсәен. Комод өстендә торган кечкенә сыерчык оясыдай сәгатьнең теле икене күрсәтә иде. — У, мин дә кайтам болай булгач, — диде Җәгъфәр, кабаланып,— пишкадәмнәр тәһарәт алырга таң тишегеннән уяна. Хөсәен басылган прокламацияләрне бүлә башлады, яртысын Гыйльфанга бирде, берннчәссн Җәгъфәргә сузды, калганын карават матрацы астына кыстырды. — Сине тоткарламыйм алайса. — диде ул Гыйльфанга, — боларны нишләтергә кирәклеген беләсең инде Ә син, Җәгъфәр, чак кына сабыр ит. Утырып тор! Җәгъфәр урындыгын мич янынарак җайлап куйды. Хөсәен белән Гыйльфан, аяк очларына басып, шыпырт кына караңгы якка чыгып киттеләр. Ьаскычтан төшеп, ишек алдына чыгу белән, алар төннең яктылыгына хәйран калып бераз тукталып тордылар. Тулган ай үзенең сихри нурлары белән ак кар каплаган ишек алдын, түбәләрне зәңгәрсу якты лыкка манчыган иле. Хөсәен лә, Гыйльфан ла, «Я, нишлибез, хәвефле булмасмы?» дигәндәй, бер-берсенә карашып алдылар. Гыйльфан, үзе дә тоймастан, терсәген янтыгына тидереп, эчке кесәсендәге прокламацияләрне барлады. Бераз уйлангач: — Борчылма, — диде тәвәккәлләп, — берни дә булмас. — Урамга чыккач та, күл буена таба кит. Шуннан яхшырак,— диде Хөсәен. Гыйльфан, елмаеп, күз кысып куйды. — Мин гүләйттән кайтучы кызмача кеше... — Үзең кара инде. Нинди эш башкарганыңны аңлыйсың. Гыйльфан. Алар капкага таба юнәлделәр Аяк астында кар шыгырдый, көйдергеч салкын бит очларын әчеттерә иде. Хөсәен ирексездән Гыйльфанның иске күн итекләренә, юка бишмәтенә күз төшерде. Мондый кышкы суыкта кия торган кием түгел шул. Алар кече капканы ачтылар да башта урамны күзәтеп тордылар. Шылт иткән тавыш та ишетелми иде. Бары каршы яктан ниндидер әнчек кенә өреп кунды. Күрәсең, суык аңа да артык батыраерга ирек бирмәде, ул да шыңшып яңадан оясына кереп тынды. — Бар, — диде Хөсәен, Гыйльфанның кытыршы кулын кысып.— Хәерле юл, туган! Гыйльфан капкадан чыкты да бер секунд эчендә чаттан борылып күздән югалды. «Китте»,—дип уйланды Хөсәен, ниндидер эчке дәрт һәм тантана белән. Гыйльфанның аяк тавышларын ишетү өчен ул бераз вакыт тынлап торды, әмма тирә-юньне яңгыравык буш тынлык баскан, бөтен җиһан элеккечә ай нурларында көмешләнеп катып калган иде. Хөсәен байтак вакыт тыңлап торды. Ниһаять, суык аның куенына, бөтен тәненә йөгерә башлады. Капканы бикләп алгач, ул тагы бер минут чамасы игътибар белән урам якка колак салып торды да йөгерә- атлый өйгә кереп китте. Юравынча, Гыйльфан хәзер күл буена кадәр араны хәвефсез генә үткән иде инде. Бераздан Җәгъфәр белән Хөсәен тагы ишек алдына чыктылар. Бу иптәшен дә Хөсәен шундый ук саклык һәм борчылу белән озатып җибәрде. Туңып-катып, ул бүлмәсенә кергәндә, сәгать өченче киткән иде. Хөсәен. чишенгәч, туңган кулларын уа-уа, шатлыклы бер дулкынлану белән, прокламацияләрне халык арасына алып киткән дусларына күңеленнән уңыш теләп, аларнын бу минутта ки эшләүләрен, кайда булуларын күз алдына китерергә тырышты. «Хәерле сәгатьтә!» — диде ул, дәртләнеп, үзалдына елмаеп, тиз генә ботинкасын, чалбарын салды, җылы юрган астына кереп ятты. Җылына төшкәч кенә, әле эшлисе эшләренең бетмәгәнлеген, эзләрне яшерергә, җуярга, томаланган тәрәзәләрне ачарга, ниһаять, утны сүндерергә кирәклеген хәтерләде. Шулай да җылы урыннан торасы килмәде. Хөсәен түшәмгә караган килеш ята бирде. Соңыннан, йокы басып тәмам үзен изрәтә башлагач, ул сискәнеп урыныннан торды, әлеге эшләрне эшләде. Хәзер инде өй эченә дә ай нурлары төшкән, тәрәзәләр яп-якты иде. Уйлар төркеме, узгынчы болытлардай, бер-бер артлы күңел күген тутыра башлады. Ни өчендер вакытсыз үлеп киткән әтисе исенә төште. Яралар бик яңа, әле төзәлмәгән иде шул. Моннан ике атна элек кенә бит әле мәрхүмнең кырыгын уздырдылар. Хөсәен әтисенең үзе бала чагыннан ук күңеленә сеңгән кыяфәт- рәвешен хәтерләде. Егет кеше иде ул. Булдыклы, уңган иде. Менә алар әтисе белән бергә Ташаяк ярминкәсендә йөриләр. Хөсәен әле ул чак шәкерт тә түгел. Алар икесе дә булган әйбәт киемнәрен кигәннәр. Әтисендә өр-яңа сай каракүл бүрек, утырма якалы әдрәс казаки, ә Хөсәен кып-кызыл чуклы фәс һәм матур яшел хәтфә камзул кигән. Менә алар Ташаяк ярминкәсе аша узалар. Ә тирә-юньдә күз явыңны алырлык тамаша. Ул берсеннән-берсе матур уенчыклар, кәкре муенлы алмачуар атлар, күзләре йомыла торган алсу битле таш курчаклар, колакларны тондырып ата торган гайрәтле пугачлар. Ә андагы тавыш, андагы җанлылык! Ул, мин сиңа әйтим, уенчык гармуннар чыелдый, курайлар сызгыра, үти-үтиләр кычкыра, такмак әйтә-әйтә сәүдәгәрләр үзләренең товарларын мактыйлар. Мәхшәр, дөнья гөр килә! Кинәт шул вакытны, Хөсәеннең шатлыгы ташып торган бервакытны, аларның күз алдында юан корсаклы, бөтеркә мыеклы жандармнар фәкыйрь киемле яшь кенә бер егетне тотып каядыр алып киттеләр. Хөсәенгә теге егет бик кызганыч булып тоелды. Кем ул, нинди кеше, ни өчен аны шулай, кулларын каерып, револьвер түтәсе белән аркасына суккалап алып киттеләр? Хәтерендә: әтисе дә ул чак Хөсәенгә анык кына жавап бирә алмады, карак дип әйтерлек түгел, политический булмагае ул, диде. Ә нәрсә ул «политический», Хөсәен ул кадәресен белми иде әле. Хөсәен ни өчендер менә шул күптән булып узган вакыйганы хәтерләде. «Менә алайса, — диде ул үз-үзенә, — син инде үзең дә хәзер «политический». Шушы сүзгә бәйләнештә ул яңадан онытылып үзләренең бүгенге эшләре турында уйланды. «Ничек кайтып җиттеләр икән тегеләр? Бер-бер хәвефле хәлгә тарымаган булсалар ярын. Шулай итеп үзебезчә язылган дөреслек сүзләре халык арасына кереп китте диген, ә? Ниләр көтә ул прокламацияләрне?» Ул язулар жандармнар кулына эләксә, Хөсәен ни буласын яхшы белә. Шулай да алар заводтагы эшчеләр, авылдагы фәкыйрь агайлар, шәкертләр кулына эләксә, ни буласын анык кына белми әле. Аңларлармы? Әле бит моңарчы аларның үз телләрендәге прокламацияне күргәннәре юк. Аннары, укый- яза белүче дә бик аз бит бездә Табып алыр берәрсе, алай боргалар, болай боргалар, бу нинди язу икән дип берәр зыялы байга барыр, я авыл мулласына илтеп бирер! Алар халыкка җиткерерләр дип уйлыйсыңмы син?! Ә инде кычкырып укыган хәлдә дә барлык сүзләр аңлашылырмы соң гади халыкка? Моңарчы да күп тапкыр уйланса да, теләк гамәлгә ашкач, ничектер күңелгә шик-шөбһәләр туды. Хөсәен чын-чынлап хафага калды. Шундый дәрт һәм ашкыну белән бик күп киртәләрне җимереп башкарылган эш хәзер бернинди уңай нәтиҗә бирмәү куркынычы белән йөрәккә шом сала, билгесезлек газабын тудыра иде. Прокламация язу эшенә керешкәнче ул беркайчан да туган тел турында ныклап уйланмады. Татар телендә язылачак беренче прокламация исә анарда яңа тойгылар, яңа фикерләр тудырды. Үз телеңне белми торып, халкыңа нинди дә булса ярдәм итү, аңа хезмәт итү һич мөмкин түгел. Бу кинәт бәхәссез бернәрсәгә әверелде. Хөсәен үзләрендәге барлык татарча китапларны җыеп каткат укый башлады. Ләкин, үкенечкә каршы, ул китаплардагы тел прокламация өчен яраклы түгел иде. Яна әдәби тел, гади халык — эшчеләр, авыл агайлары аңларлык тел кирәк иде. Әйе. булганыннан файдаланып, мөмкин кадәр гади иттереп, әле күптән түгел генә вафат булган Каюм Насыйрича яздылар алар. Гыйльфан соңгы хөкемне чыгаручы булды Ләкин шулай да... барып җитәрме? Хөсәен үзенең бу соравына җавап бирә алмады. Артык арылган иде, йокы өстенлек алды, тиздән оеп, тирән йокыга талды. Ул уянып киткәндә, январь кояшы бүлмәнең сул як тәрәзәсе турысына җиткән иде инде. Хөсәен башын күтәрде дә күрше бүлмәдән килгән ят тавышны сәерсенеп тыңлый башлады Калын һәм чак кына карынкы тавыш. Үзе болай бик таныш, ләкин һич хәтергә төшми. Кинәт тавышның иясе кем икәнлеген хәтерләде, куркынып урыныннан сикереп торды. Күрше бүлмәдә Хөсәеннең әнисе белән сөйләшеп утырган абзый полицейский, халык арасында «Бутышник Гайнулла» дип йөртелә торган кеше иде. Җене сөйми иде Хөсәен шуны. Гөнаһ шомлыгына каршы, әтисе үлгәннән бирле ияләште бит шул. Узышлый, хәл белеп чыгыйм дигән булып, көн саен керми калмый. Хөсәен аны моңарчы күрмәмешкә салышты, һәрхәлдә, аның күзенә бик чалынырга теләмәде. Ә бүген менә, шундый көнне, ни пычагыма дип кергән ул? Әллә, булмаса, төнге эшнең эзенә төшкәннәрме? Шуны сизенеп кергәнме? Хөсәен артык тавышланмыйча гына киенә башлады. Чәй эчәләр. Бутышник ух-пух килеп шапыр-шопыр эчә. Күрәсең, әле генә тәлинкәсендәге чәен чөмереп бетерде ул, чөнки тамак кырып сүз башлады: — Мәрхүм Минһаҗ абзыйны әйтәм әле,— дигән сүзләре ишетелде.— Урыны җәннәттә булсын, бик тә юмарт, бик тә миһербанлы кеше иде. Беркөн шулай частька барам, пристав янына. Очрады бу. Карале, Гайнулла, ди, синең, ди, бар җирең дә килгән, син урыс жандармнарыннан бер ягың белән дә ким түгел, мыек шәп, итек тә сырлы, йодрыклар да һәрберсе бала башы шае, тик синең корсак кечерәк, ди. Безнең милләтнең абруе арта төшсен өчен шуны бераз үстермисеңме, ди... Гайнулла кәефләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. — Мин әйтәм... Хе-хе-хе... мин әйтәм, Минһаҗ абзый, безнең эш бик матавыклы бит. күп йөгерергә туры килә, халык тәмам бозылды, мин әйтәм, аннан килеп, мин әйтәм, Минһаҗ абзый, мин бит алай сезнең кебек бай кеше түгел. Син шуны гына әйт, корсагыңны үстерәсең киләме? — ди бу миңа. Будочник тагы, тыела алмыйча, сыгып чыгаргандай чыелдатып, сызгыртып көлеп җибәрде. — Мин әйтәм. как же, үзебезнең мөселман агайне өчен мин тырышыр идем кулдан килсә, дим. Мәрхүм, инде син шуны телисең икән, ди, будкаңда утырып туңа башласаң, я булмаса. тамагың кибә башласа, тот та үземә кер, мин өйдә булмасам да. Бибифатыйма абыстаң үзеңне кунак итеп чыгарыр, ди. шулай әкренләп максудка ирешербез, милләт хур-рисвай булмас, ди. Бу юлы Хөсәен чәй эчеп утыручыларның икесенең дә көлгәнен ишетте. — Мәрхүм, бик шаян, шук телле иде шул, — дип куйды Бибифатыйма. — Юмарт ие, юмарт ие, — диде Гайнулла, — урыны җәннәттә булсын. Кырыгын бик әйбәт уздыргансыз икән, бөтен мәхәллә шаулашты. — Булдыра алганча тырыштык инде. — Ярый, ярый, бик тә изге эш эшләгәнсез. — Әйдә, ашап-эчеп утыр әле, Гайнулла. Әнә вареньесы белән эч. — Бер дә, бер дә галәмәт икән инде вареньесы. Үзегез кайнаттыгызмы? — Киленем, кызым. Үземә алай бик эшләргә бирмиләр. Аллага шөкер. — Собханалла, собханалла, бик тә уңган икән киленегез Бик тә әйбәт инде, ходай үзләренә әйбәт тормыш бирсен. — Рәхмәт изге теләкләрең өчен. — Изге теләк дип, мин аны теләмәс ием дә бәлкем, тик бит, Бибифатыйма абыстай, яшьләр сәвсим бозылды. Чыгырыннан чыкты хәзер яшьләр. — Шулайдыр инде, сезгә, ил уртасында торгач, күренә торгандыр. Тик минем үземнең балаларым, әлхәмделилла, хәзергә тәүфыйклы. — Улың Хөсәен дә тәүфыйклы инде синең, — диде полицейский. Хөсәен шунда кашларын җыерып башын күтәрде. Аңлашылмады: Гайнулла бу сүзләрне сорау рәвешендәме, әллә раслапмы әйтә иде. — Ходайга шекер, — дип куйды Бибифатыйма. Бер мәл тынып сүзсез утырдылар, бары будочникның бик тәмләп лач-лоч ашаганы һәм шапыр-шопыр чәй эчкәне генә ишетелә иде. Гайнулла тагы сүзгә кереште. Ул Хөсәеннең хатыны белән кызыксынды. Аның әле әтиләре янына Чистайга китүен белгәч, сүзне бүтәнгә күчереп, серлерәк тавыш белән киңәш итте. — Шулай да, Бибифатыйма абыстай, улыгызга бер үк күз-колак булыгыз. Яман юлга кереп китмәгәе, студиннар, рилүтсианирлар бик узына башлады. Инде алла берүк үзе сакласын, бердәнбер карап торган улыгыз шундый юлга кереп китмәсен дим. — Нигә алай дип әйтәсен, Гайнулла, андый мондый сүз юктыр ич? Хөсәен киенгән иде инде, ишеккә бөтенләй якынаеп, колагын ярык турысына куйды. — Син бел дә мин бел инде, Бибифатыйма абыстай, май кап,— диде Гайнулла. Хөсәен әнисенең куркынып сораганын ишетте: — Нигә алай дисең, Гайнулла, барысын да әйт, әллә берәр хәл булдымы? йөрәк урыныннан кубардай булып авырттырып тибә иде. Шулай ук барысы да җилгә очты микәнни, капканнар микәнни1 ! Алан дисәң?.. Хөсәен ни уйларга да белмәде, ләкин күп төрле юраулары арасында ул үзенең әнисе турында фикер йөртергә өлгерде. Шик юк, әнисе барысын да сизенеп тә, күреп тә белә. Шик юк, ул кичә иптәшләр белән нишләп утырганны да белә. Ләкин... кара син аның тынычлыгын! Рәхмәт, әни! Бутышник тагы сүзгә кереште: — Мин Хөсәен турында сиңа, Бибифатыйма абыстай, кистереп кенә берни дә әйтмим Гөнаһыга керәсем килми, алла сакласын. Тик шулай да... — Ийе. Я, я? — Тик шулай да менә шушы тирәдә ниндидер фетнәчеләр эзе югала. — И-и, дөньяда булмаганны! — дип куйды Бибифатыйма. — Монда нинди фетнәчеләр булсын, ди! — Ә күршеләрне дә беләм дисең инде син, Бибифатыйма абыстай? — Барысын да беләм, ходайга шөкер. Бик тә әйбәт кешеләр. — Шулай дисең дә син, Бибифатыйма абыстай, тик әйтсәм әйтим инде, моны син бел дә мин бел, артыгын сорама, май кап . Гайнулла икеләнгәндәй тынып торды. Хөсәен, тынын кысып, колагын ишек ярыгына якынлаштырды. Әле моңарчы мич янындагы сандыкта бит юып утырган мәче кинәт идәнгә сикереп төште. Ул Хөсәен янына килде дә, ачу китереп, ишекне ач дип кычкыра башлады. Хөсәен чак тайпылып өлгерде, кемдер теге яктан ишекне ачып җибәрде. Бу Хөсәеннең әнисе иде. Бибифатыйма песигә сөт салып бирде, иркәләп дәште, аннары. — Мәче аркасында сүзеңне бүлдердем, Гайнулла. — диде,— әллә нәрсә сөйли башлаган идең. — Әйтергә җыенганым шул, Бибифатыйма абыстай, түлке май кап. Бүген иртәнге якта минем будкама мөселманча язылган прукламация ябыштырып киткәннәр Әйләнеп кайтып керсәм, халык җыелган Араларыннан бер шәкерт сыманы кычкырып укый, калганнары авызларын ачып тыңлап торалар. Бу ни эш бу? Бу нинди нарушение порядка, мин әйтәм! «Кил әле, Гайнулла абзый, үзен дә тыңлале. бик дөрес сүзләр язылган икән бу язуда»,— ди берсе «Көфер сүз түгелме, тәртип бозу түгелме, закон кушканчамы?»—мин әйтәм. Тынлап баксам. Бибифатыйма абыстай, җанашым, чәчләрем үрә торды. Патшаһыагзам хәзрәтләренә тел тидергәннәр, байларны да, муллаларны да хурлаган- нар. Теге имансыз рилүтсианирлар сүзен тач үз телебездә язганнар да куйганнар. Ә халык тыңлый, халык бит ул тинтәк, авызын ачкан да ышанып тыңлый. Аллага тапшырдык, мондый биспурәдекнең әле минем кварталда булганы юк ие. Түлке, Бибифатыйма абыстай, берүк май кап, кешегә әйтәсе булма. Хөсәеннең ирексездән күңелен куаныч рәхәте җылыта башлады. Кичәге авыр кичерешләр, шик-шөбһәләр күңелен әле дә таш кебек басып тора иде аның. Ә хәзер исә шул авыр таш будышник әйткән хәбәрдән соң мамыктай җиңеләеп китте. Гайнулланы полицейский булганы өчен һәм шул ук вакытта, бик диндар булып кыйланганы, мәхәллә халкы арасында иснәнеп йөргәне, ришвәтчелеге, гайбәтчелеге һәм байлар тәлинкәсе яларга яратканлыгы өчен җаны сөйми иде. Хөсәен аның һәрвакыт аракы исе килеп торган, кызыл борынлы, тырпайган мыеклы йөзеннән җирәнә иде. Бүген исә шул котсыз кеше, Хөсәеннәр баскан прокламация турында сөенче алып, кинәт ягымлы бер адәмгә әйләнде, Хөсәен булган һәм булырдай хәлләрне күз алдына китерде. Димәк, «товар» хәвеф-хәтәрсез тиешле кешеләренә тапшырылган, димәк, иптәшләр иртәнге сәгатьләрдә үк аларны эшкә җибәргәннәр. Нинди әйбәт нәтиҗә! Димәк, укыйлар, кызыксыналар Хөсәеннең күзләре нурланып китте. Ул бер мәл: «Әллә тегеләр чәй эчеп утырган якка чыгып будочникның кулын кысаргамы»,—дип тә уйлады. Ләкин бу беренче тойгы гына иде. Хөсәен, шатлыклы уйлар белән булашып, Гайнулланың чыгып китүен көтте. Фәрхетдин Якты, җылымса иртәләрнең берсе иде. Хөсәен тәрәзә пәрдәләрен ачып җибәрде Өйгә сулышны җиңеләйтә торган рәхәт май һавасы кереп тулды. Капка келәсе чыңлап куйгандай булды. Әллә Гыйльфан килдеме5 Хөсәен тәрәзәгә ташланды. Ләкин өмете акланмады, зарыгып көткән кешесе һаман күренми иде. Ул яңадан өстәл янына килеп утырды. Тагы кулына каләмен алды. Туктале, нигә килеп җитми соң ул? Сәгать тугызынчы ярты бит инде. Хөсәен иртә белән үк килергә тиешле Гыйльфан турында тәшвишләнеп уйлана башлады. Ул чормадагы прокламацияләрне алып китәргә тиеш иде. «Гаҗәп, гаҗәп, — дип куйды Хөсәен, язуын бүлеп, — әллә эзенә төштеләрме, әллә кулга алдылармы?» Ул капка келәсе шалтыравын ишетеп сагаеп башын күтәрде. Кара куе кашлары бердән күтәрелде. Хөсәен тиз генә торып тәрәзәдән ишек алдына үрелде. Ләкин йөзендәге өмет яктысы шундук сүнде, чөнки капкадан керүче бөтенләй ул көткән кеше түгел иде. Хөсәен, инде хәзер ни дип уйларга да белмичә, шул билгесез кешене күзәтә башлады. Авыл кешесе иде теге. Башына кигән белендәй түбәтәе ни тора да, киндер күлмәк белән буй-буй кызыл ыштаны ни тора! Ә билдә әле, җитмәсә, алъяпкыч. Ул капканы ачын, кача-поса гына ишек алдына керде һәм, тагы кемнәндер яшеренеп, өй стенасына сыенды. Хөсәен ишек алды ягындагы тәрәзәгә килгәндә, ул бөтенләй күренми иде инде. Почмактагы зур роза гөленнән тып итеп идәнгә чәчәк төште. Хөсәен әле кичә генә шул табигать могҗизасының гүзәллегенә сокланып торган иде. Бер секунд эчендә аның башыннан шулар узды. Иелеп, идәндә яткан кып-кызыл, йомшак, салкын чәчәкне кулына алды. Шул арада әлеге кеше ишек алды уртасына узды. Анда бауга эленгән керләр җилберди иде Нишли ул? Кеше, Хөсәенне аптырашта калдырып, шул керләргә үрелде. Хөсәен, кызыксынудан һәм аптыраудан сулышын кысып, урыныннан кузгала алмый- ча, һаман тәрәзәдәй карап торды. Тегенең максаты керләрне чәлдереп китү иде, ахры. Чыннан да, бераздан ул ашыга-ашыга керләрнең затлырагын алъяпкыч изүенә тутыра башлады Алгы бүлмәдән хезмәтче кыз Нәкыянең чәрелдәп кычкырганы ишетелде: — Керләрне урлыйлар бит, карасана, Хөсәен җаным!! Ашыгып Хөсәен янына әнисе Бибифатыйма да килеп керде; — Улым, улым, кара әле... — Күрәм мин аны, әни, баядан бирле карап торам. — Соң бит, ул йөзе кара чыгар да чабар. Хөсәен мыек астыннан гына көлемсерәп куйды. — Бик ерак китә алмас. Шулай да ул, әнисенең сүзен тыңлап, утыргыч аркасына эленгән пиджагына үрелде. Бибифатыйма белән Нәкыя аның ишек алдына чыкканын тәрәзә аша күзәтә башладылар. Менә Хөсәен ишектән чыкты. Сиздермәстән генә йөгерә-атлый карак каршысына барып басты. Күзәтүчеләргә угрының куркудан шашып өнсез калуы ачык күренә иде. Хөсәен аңа нидер әйтте. Тегесе дә җавапсыз калмады. Күп тә үтмәде, Хөсәен белән карак, шактый тыныч сөйләшкән хәлдә, баудагы керләрнең кипкәннәрен сайлап ала башладылар. Нәкыянең бәләкәй соры күзләрендә әйтеп бетермәслек гаҗәпләнү чагыла иде. Күрәсең, карак дип уйлаган кешеләре берәр таныш-белеш булып чыкты. Бибифатыйма да, Нәкыя дә тынычланып кухня якка чыгып киттеләр. Баскычтан тегеләрнең менгәне ишетелде. Ишек ачылып китте һәм яңа кипкән керләрнең әйбәт исе бөтен алгы якны тутырды. Хөсәен белән кергән кеше коңгырт күзле, какча бер авыл егете иде. Керле ябык йөзе, нурсыз күзләре аның авыр тормыш сөргәнлеген әйтеп тора иде. Килеп керү белән, егет, каушый төшеп, ишек янында туктап калды. — Әйдә, әйдә, атла. Ник шүрлисең? — диде Хөсәен, кырыс кына.— Керләрне изүеңә тутырганда бик батыр идең бит! Хөсәеннең йөзендә хәйләкәр елмаю балкый, кара күзләрендә очкыннар уйный иде. Карак тотлыга-тоглыга аңа карап сүзгә кереште — Бай абый, бай абый, дим. Алла хакы өчен хур-рневай итмә инде. Зинахар дип әйтәм, кичер инде. Нужа кушканнан килеп чыккан бер гөнаһы инде бу. Егет, тавышка чыккан Бибифатыйма каршысына ашыгып барып, кинәт тез чүкте дә еламсырап ялвара башлады: — Олы абыстай, дим, олы абыстай!.. Хөсәен аны иңнәреннән тотып идәннән торгызды. — И бичара, — диде Бибифатыйма, егетне әрләп, — мөселман башың белән караклык юлына бастыңмыни?! Ахмак! Нәкыя дә сүзсез калмады, чәрелдәп егетне хурлый башлады — Оятсыз бәндә! Кем әйберенә кулыңны сузганыңны беләсеңме, җир бит, мужик?! Үзең япь-яшь кеше күренәсең. Тфү! Егет хәзер еларга ук кереште. Пычрак куллары белән яшьле күзләрен сөртеп: — Зинахар дип әйтәм, бер юлга кичерегез инде, апай, абыйлар! Нишлим сон инде? Нишләргә дә белгән юк бит! Ачтан үлеп тә булмый. Хәер эстәсәм — бирүче юк. Юкса, мин дә начар ата баласы түгел идем. Зинахар, денебез хакына кичерегез инде. — A-а, ден исенә төштемени, зимагур?!—диде Нәкыя Егет чыпчыклап балавыз сыга, һаман куллары, күлмәк җиңнәре белән |сүзен сөртеп мышкылдый иде. Хөсәеннең күңелен сызын кызгану хисе узды. — Ашарыңа юкмы, ач калдыңмы? Егет сүзсез генә баш какты. 2. .К. У.- .М 9. — И-и. ышанма анын сүзенә, Хөсәен,— диде Нәкыя, сүзгә тыгылып, — андыйлар эләккәч һәнүз шулай кыйланалар. — Туктале, Нәкыя, — диде Хөсәен, кашларын жыера төшеп.— мин үзем ипләп сөйләшим әле. Әйт әле. туган, син безнең шушы кат-кат уылган керләрне алып мохтажлыктан котылырга исәпләдеңмени? — Хөсәен өстәлдә яткан керләргә төртеп күрсәтте. — Ал, кайсысы ошый сиңа, сайла да ал. Егет бер агарынып, бер кызарынып мыгырданды: — Аллам сакласын, инде үтерсәң дә алмыйм, бай абый... Мин бит ни... — Ул тагы мышкылдап елап жибәрде. Хөсәен, аның жилкәсенә кулын куеп: — Сал чабаталарыңны!—диде. Егет, тәмам аптырап һәм тагы да курка төшеп, сорау белән яшьле күзләрен Хөсәенгә текәде. — Сал, — диде Хөсәен, әмер иткәндәй, — эчкә уз! — Безгә берәр чынаяк чәй бирегезче, — диде Хөсәен хатыннарга. Егет ашыгып мыеклы чабаталарын салырга кереште. — Кай яктан? — дип сорады Хөсәен, егет бер чабатасын салып ишек янына куйгач. — Әй, бай абый, кай як кешесе икәнне дә оныткан инде мин.— диде егет, җепшеп киткән борынын сөртеп. Хөсәен мыек астыннан гына елмаеп куйды. Каһәр, үзенә чәй эчерәм дип торганда да ышанмый әле. «байэдан һаман шикләнә иде. Егет чабаталарын салып ишек янына куйгач, Хөсәен аңа кул юарга кушып, мич артындагы комганны күрсәтте. — Монда гына эчмисезме соң? — дип калды Нәкыя, күңелсезләнеп. Юк, кирәкми. Хөсәеннең әле остарып җитмәгән сукбай белән аулакта гына сөйләшәсе килә иде. — Исемен ничек? — диде Хөсәен эчкә кергәч. — Анысын да онытмадыңмы әле? — Исемебез Фәрхетдин була, — дип мыгырданды егет. Ул күзләре белән ашардай булып зал эчен капшый иде. Зур бүлмәнең аңа искитмәле булып тоелуы ачык. Пыяла ишекле шкафлар, йомшак кәнәфиләр, шау чәчәктә утырган гөлләр аңа җәннәт җиһазларыдай күренде. Тәрәзә пәрдәләрен генә карасана! Ә сәгате соң, сәгате! Бүлмәгә килеп кермәделәр, адәм буйлык сәгать бөтен өй эчен яңгыратып суга башлады, сугудан тукталуы булды, ниндидер гүзәл авазлар чыгарып, Фәрхетдин гомерендә дә ишетмәгән көй уйнап алды әле, җитмәсә. Егет хәйран калып, башын селкеп куйды. — Рәхим ит, утыр, — диде Хөсәен, өстәл яныннан урын күрсәтеп. Егет, ишек янындагы идән тактасына ялан тәпиләрен ышкып торганнан соң, батырчылык итеп хәтфә келәмгә таба аягын сузды. Өстәл янына утырырга да күнеккән кеше түгел иде ул. Монысы да ана шактый сәер тоелды. Куп тә узмады, Нәкыя поднос белән чәй, шикәр, кош теле китерде. — Ипи белән атланмай да китер, Нәкыя, — диде Хөсәен. — Җитеш, — диде ул Фәрхетдингә, барлык кирәк нәрсәләр өстәлгә килгәч. Фәрхетдин, тыела алмыйча, нидән башларга икән дигәндәй, табынга карап алды. Аннары тәвәккәлләп икмәккә үрелде. Зур бер телемне ике куллап тотты. Сындырганда валчыгы коелып әрәм булмасын дип сакланып кына эш итте. Бал калагы белән каерып маен да алды, умырып икмәкне тешләде, авыз тутырып лач-лоч чәйни башлады Дөнья рәхәтлекләре шушы иде инде егет өчен! Хөсәен Фәрхетдиннең шундый зур бер ләззәт һәм комсызлык белән, күзләрен йома төшеп ашавын күрмәмешкә салышты. Гыйльфанның килмәве ачык инде хәзер. Чөнки сүз куешу буенча, әгәр ул унынчы яртыга килеп житмәсә. Хөсәен прокламацияләрне озату чарасын үзе күрергә тиеш. Хөсәен, Фәрхетдин каршында чынаяк тотып утырган килеш, шулар- ны да башыннан кичерергә өлгерде, ә үзе ач егетне күңеле белән күзәтүендә булды. Кара инде син бу бичараны! Үзе ояла, үзе комсызланып ипи белән май сүтә. Яңаклар ач, күзләре эчкә баткан. Моның жүнләп ашамаганына ничә көн икән? — Әнә бавырсагыннан житеш. — диде Хөсәен, — монысы тәмлерәк. — Ярый миңа ипие дә, — диде Фәрхетдин, тагы икмәккә үрелеп Хөсәен ирсксездән көлеп җибәрде. Фәрхетдин кинәт ашавыннан туктады да, куркынып: — Абый, син миннән көләсеңдер инде? — диде. — Ашавыңны бел. Мин синен нинди хәлгә төшкәнлегеңне аңлыйм,— диде Хөсәен. — Бәхеткәең булмаса, берни эшләр дә хәлең юк икән шул, абый. Кеше сөйләгәч, жүләрләнеп, атлык акча әтмәлләп булмасмы дип Казаныгызга килгән булган ием. Тик миңа дигән өлешне калдырмаганнар икән шул монда. — Эш таба алмадыңмыни? — Эшен тапкан ием дә, хуҗа үземне куып чыгарды. Атка камыт суктыргансың, дип, нахак бәла такты миңа. Атка берни булмаган, ниндидер учен миннән шулай кайтармакчы була. — Алай икән. Ломовой булып ялланган идеңмени? Фәрхетдин чынаяк тәлинкәсеннән чәй чөмерде дә: — Анысын табын алдында әйтмим инде, абый. Яман нәрсә ташыдым, — дип куйды. — Алай икән, — диде Хөсәен, аңлап, — менә минем сүз сиңа шул, Фәрхетдин, көнлекче булып йөрсәң йөр, иллә мәгәр караклык белән кеше була алмассың — Аллам сакласын, — диде Фәрхетдин, куркынып, — моннан соң, башны тиле-милегә салып. Болак күпере өстендә хәер эстәсәм эстим, тик кеше малына кулымны сузмам. Ничек тә Әлмәткә кайтып житәр- лек ризык юнәтермен әле. — Хәер эстәү инде, туган... анысы да егетлек түгел! Нәрсә дидең, Әлмәткә кайтырга дидеңме? — Әйе, Әлмәткә, минем авыл Әлмәт волысында. Нәдер авылы. Ишеткәнен бармы’ Хөсәен үзалдына елмаеп куйды. — Нәрсә, әллә безнең Нәдерие беләсеңме? — диде Фәрхетдин, сәерсенеп. — Бераз беләм. Хөсәеннең куе керфекләрен енрпеп тагы мыек астыннан елмаеп куюы шикле тоелды, ахры, Фәрхетдин ашавыннан ук туктады. — Син үзен Нәдердән түгелдер бит? Хөсәен ана Нәдердән түгеллеген, ләкин анда булганлыгын, бертуган сеңелесенең Әлмәттә яшәгәнлеген әйтте. Егеткә бу артык кызык тоелды. Белмәссең, әллә, бәлкем, Фәрхетдин бу байның сеңелесен күреп тә белә торгандыр әле. Белмәссең, мондый танышлык аркасында, әллә, бәлкем, бай абзый берәр яхшылык та эшләп куяр? — дигәндәй иде аның карашы. — Кем була инде синең сеңелен’ — дигәнен Фәрхетдин үзе дә сизми калды. — Мин бит ул Әлмәттә булмаган кеше түгел... — Нәдер бае Якуб Ильясовларны беләсеңме? — Ник белмәскә, бик беләм. — Белсәң, менә шул Якуб байда кияүдә минем сеңел. Хөсәен бу хәбәрне ничектер күңелсезләнебрәк әйтте Ул текәп Фәрхетдингә карамады да. Хәлбуки, тегенен йөзе, Якуб бай исемен ишеткәч, үзгәреп киткән иде. Бер секунд эчендә Фәрхетдиннең башына булып узган вакыйгалар килде. Әле күптәнме соң ул шул Якуб банда ялчылыкта торды. Алар Хафаза белән өйләнешкәч тә тормыш корып жибәрергә, өй салдырып башка чыгарга мөмкинлек булмасмы, дип, икәүләшеп шул Әлмәт баена ялчылыкка керделәр. Елына икесенә алтмыш сум акча вәгъдә итте бай. Ләкин бу акча яна семья корып җибәргән яшьләргә насыйп булмады. Чөнки эш тавык чүпләп бетермәслек күп булып чыкты. Хафаза да, Фәрхетдин дә самовардагы шәүләдәй кибеп ябыктылар. Шул байда чакны Хафаза бер кыз бала тудырды. Ләкин бичараны имезерлек тә вакыты һәм тазалыгы булмады. Бала ачтан үлде. Иң фаҗигалеге шул: Хафаза, бердәнбер газиз баласы үлгәч, куллары бушап калуына куанган кебек булды. Фәрхетдиннең исә яман ачуы килде, ул исәпне өзмәде, көннәрдән беркөнне үзен һәм хатынын шундый көнгә калдыруы өчен байга үч итеп, карт байның үзе генә тышка йөри торган комганына кызыл борыч сипте дә Хафазасын ияртеп, Нәдергә качты. Ләкин Фәрхетдиннең байга кирәге шулкадәр генә иде, ахры, аңа ялчы табылмый дисеңмени! Соңыннан үзе алай берни дә булмады... Алай икән! Бу — үзен чәйләр белән сыйлап юмартлык күрсәткән бай Якубның кодасы икән! Фәрхетдин хәзер Хөсәеннең серле елмаюларын да хәерлегә юрамый иде. Димәк, ул аны белә икән. Ә теге Якуб байның хатыны дигәне кем сон? Шулай, Фәрхетдин барында яшь байның хатыны үлде. Якуб бит тол иде ул чак. Хәер, соңыннан Якуб бай өйләнгән икән, үзеннән күп яшькә кече бер Казан кызын алган икән дигән хәбәр Нәдергә дә килеп җитте. Баштагы өметләр барысы да берьюлы җимерелделәр. Фәрхетдин кинәт эчен тотты да, йөзен чытып, ыңгыраша башлады. Хөсәен урыныннан ук сикереп торды. — Ни булды сиңа? — И, абый җаным, ашамый ашагач, шулай була икән шул. Гафу ит инде. Оятлы булдым. — Фәрхетдин сикереп торды. Иелә төшеп эчен тоткан хәлдә алгы бүлмәгә чыкты. Хөсәен куркып китте: — Фәрхетдин, Фәрхетдин! Ләкин Хөсәен кая барырга кирәклеген әйтер өчен пиджагын җилкәсенә салганда, Фәрхетдиннән җилләр искән иде инде. Чи печән исе Юнусов подворьесы дип йөртелә торган мосафирханәнең коридорларыннан һәрвакыт кыздырылган суган һәм бәвел исе аңкып тора. Анда әледәнәле кыска алъяпкычлы җитез половойлар йөгереп уза. Алар, ашамлык өелгән подносларын жонглер осталыгы белән тотып, җәлт иткәнче тиешле бүлмәгә илтеп тапшыралар. Номер ишекләре ачылып киткәндә, аннан бөркелеп тәмәке төтене һәм исерек авазлар чыга. Ул ара да булмый, озын ак күлмәк өстеннән жилет кигән, сәгать чылбырын салындырган юан татар баеның коридордан кикергә- ләп узганы күренә... Шулай номер коридорлары иртәдән кара төнгәчә гөжләп торалар. Ишекләр ачыла да ябыла, бер бүлмәгә керәләр, икенчесеннән чыгалар, һәр бүлмәнең үзенә генә хас тормышы бар. Ләкин ул бүлмәләрнең берсендә кешеләр бүген җитди һәм гадәти булмаган эш белән шөгыльләнәләр. Бу егерме беренче бүлмәдә шулай. Анда банкет. Казан сәүдәгәре мәрхүм Минһаҗ Ямашевның улы Хөсәен үзенең туган көнен уздыра. Тик аның банкеты да шул ташка үлчим инде. Унбер кешелек мәҗлескә, ичмаса, ник бер генә шешә аракы булсачы! Белгәннәре — чәй. бер чиләкле самовар белән китерделәр .. Сәгать тенге унике иде инде. Банкет исеме астында уздырылган түгәрәкнең нәүбәттәге әңгәмә-утырышы бетүгә якынлашты. Сүз күп төрле мәсьәләләр турында барды, ләкин әңгәмәнең үзәгендә һаман бер үк нәрсә торды. Ул да булса — большевиклар белән меньшевиклар арасындагы каршылык. Ничек инде \ i бер үк партия кешеләре, бер үк максатлар өчен көрәшүчеләр, шундый җаваплы бер чорда икегә бүленеп, тукмаша башласыннар-'! Беренче карашка акылга сыймаслык булып күренгән бу хәл Алафузов заводында эшләүче алдынгы татар егетл »рен дә уйландыра иде. Хөсәен белгәнен ахырынача сөйләп бирде. Чәе суынып беткән чынаягын кулына тоткан килеш, меньшевикларның дөреслектә бөтенләй мәсләксез, юлсыз, вак буржуа интересларын төп мәнфәгать итеп алган кешеләр булуын, изүче сыйныфлар тегермәненә белепме-белмичәме су коючылар икәнлеген сөйләп узды. Өстәл тирәсендәге абзыйлар Хөсәеннең һәр сүзен, дөнья күргән кешеләргә хас булганча, үз тәҗрибәләре аша сизеп, игътибар белән тыңлыйлар иде. Хөсәен аларның күңелләрендә бу авыр тормыштан котылу өметен күптән уяткан иде инде. Ләкин шундый бервакытта бүгенге әңгәмәдә сөйләнгән ызгыш күңел түрендә көйрәгән яктылыкны баса кебек. Шулай ук берни дә барып чыкмас микәнни? Җиргә иңгән алладай үзенә сәҗдә иттерә башлаган бердәнбер якты маяк та үзара талаш аркасында авып төшәр микәнни?! Хөсәен кешеләрнең борчулы йөзләренә карап, ни турыда уйЛанганлыкларын тоеп утырды. Дәлилләп, нигезләп, мондый көрәш-ызгышның бик табигый икәнлеген сөйләргә кереште. Ленин яклылар. беренчедән, сыйнфый көрәшләрдә чыныкса, икенчедән, алар эчке талаш-ызгышта, бәхәстә чарланачаклар. Ләкин шулай да эшче агайларга җиңел түгел иде. Алар әле үзләре генә калгач ныклап уйланырга тиешләр иде. Мәҗлес беткәндә, вакыт төнге унике иде инде. Хөсәен урам аша ашыгып узды да, зур карачкы булып күккә ашкан Дүрт евангелиег чиркәве дип аталган гыйбадәтханә почмагыннан борылып. Кабан күленә таба юнәлде. Биткә күлнең дымсу сулышы килеп бәрелде. Кабанда йөри торган бәләкәй пароходлар Хәзер причалда. Казан халкы йоклый. Бары Суконный ягындагы өйләрнең кайберсендә генә утлар җемелди. Хөсәен әле генә номерда үзе белән утырган иптәшләре турында уйланып барды. Үзенең әңгәмә вакытында бер сорауга җавап бирә алмавын хәтерләп ачынды. Хәер, ул сорау башка мәсьәләләр арасында күмелеп тә калды калуын. Тик, ни әйтсәң дә, Хөсәен җавап бирә алмады бит. Ул юл буена шулай борчылып кайтты. Күл буе мәдрәсәсе янына җиткәч, ниндидер күләгә куркынып чатка посты. Хөсәен, бөтен барлыгы белән күз ачып йомганчы, кысылган пружинадай, киеренке рәвешкә керде. Кем булуы мөмкин бу кешенең0 Ул сак адымнар белән бара башлады. Чатка җиткәч. ирексездән пырхылдап көлеп җибәрде. - Хәерсез икән! Мин тагы филер днп торам». Чаттагы коймага аркасы белән сөялгән кеше, тәгаен, гыйшык-мәгыпук хәлләре белән йөрүче күл буе мәдрәсәсенең берәр шәкерте иде. Хөсәен озакламый үзләренең Екатеринская урамына таба борылды. Әтисе үлгәннән сон. әнисе атларны саттырды. Хәзер инде түр өйдә торучы Шәфигулла абзыйның кирәге калмады. Мәгәр ул күчәр җир? булмаганга күрә, Хөсәеннәрне ташлап китмәде. Бибифатыймадан түләү хакы урынына йортыгызны саклармын, кирәге булганда, йорг эшләрегезне дә эшләрмен, дип фатирда калдыруын үтенде Капкадагы звонок чыбыгы шулар өенә тартылган иде. Ләкин Хөсәен бүген ал.н ны борчый алмый иде. Ул, капкага җитү белән, тирә-юненә каран алды да тиз генә койма аша төште. Әнә аны хатыны Хәдичә дә көтеп утыра, кысып куелган лампаның тонык шәүләсе сирпелә. Хөсәен, өс киемен каккалагач, тәрәзәгә ясмык чаклы гына таш җибәрде. Күп тә узмады, Хәдичә лампа пилтәсен күтәрде. Хатыны аны күптән борчылып көтә иде инде. Хөсәен ашыгып баскычтан менде, хатынына бер-ике җылы сүз әйтте, тик өйгә керү белән аштай баш тартып, китап, брошюралар актарырга тотынды. Әйе, ул барысын да аңлый, Хәдичәнең игътибарсызлыкка хәтере калганын да белә, ләкин башка чарасы юк иде Хөсәеннең. Ул жавап тапмый торып тынычланмаячак. Ниһаять, үзенең китаплары арасында баягы сорауга жавап юклыгы билгеле булды. Димәк, кемнеңдер ярдәменнән тыш Хөсәен үзе генә хәл итә алмый. — Шуның белән бетте, Хәдичәкәй, — диде ул, аягүрә басып. Хатын бер сүз дә дәшмәде. Киресенчә, тиз генә караватында борылып, стенага карап ятты. Хөсәен, мыек астыннан гына елмаеп, башта китапларын урнаштырды, аннары йоклаган булып күренү өчен тешен кысып дәшми яткан Хәдичә янына барды. Башта ул карават читендә, ниндирәк бер кызык эшлим икән дип, тын гына уйланып утырды. Ниһаять, мендәрдән чыгып торган йомшак кына йон алды да шуның белән Хәдичәнең кечкенә генә ап-ак матур колагын кытыклап куйды. Күрәсең, хатын башта моның Хөсәен эше икәнлеген аңламады, ап- ак кулы белән чебен куып маташты. Шулай да ул күз кырые белән генә ирен дә шәйләп алырга өлгерде, ниһаять, рәнжү тулы зур коңгырт күзләрен Хөсәенгә текәде. — Нидер әйтмәкче буласыңмы? — Әйе, Хәдичәкәй, — диде Хөсәен, — мин бит сине сагынып кайттым. — Аның кара күзләре елмаюдан кысылып җемелди, йөзенә, ару- талчыгудан бигрәк, дуслык билгеләре чыккан иде. Хәдичә, никадәр каты бәгырьле булып кыланмасын, көче җитмәде, йомшара төште. — Соң, сагынгач, нигә... — дип, сүзеннән бүленеп калды. Аның да күзләре хәзер хәйләкәр елмаю белән балкый иде. Хөсәен аны шундук үзенә каратып яткырды, кочаклады да суырып иреннәрен үпте. Хәдичәнең барлык кинә саклаулары шундук юкка чыкты. Ул бармак бите белән генә Хөсәеннең кыска итеп калдырып кырылган кара нечкә мыегын сыпырып куйды. Әйе, Хөсәен Хәдичәнең бик тыныч һәм иркәләнгән чагында гына шулай иткәнен белә. Бу аның сәер бер гадәте. Хәдичә белән, теге сорауга жавап эзләү аркасында килеп чыккан, хәл җайланды, хәлбуки Хөсәен иртәгесен йокыдан уянгач та шул сорау турында баш ватып ятты әле. Ул ирексездән Андрей Степанович Куле- шаны хәтерләде. Аның квартирасында берничә тапкыр булганы бар иде инде Хөсәеннең. Әле хәзер, аның турында уйлагач та, кичекмәстән шуңа барырга булды. Иртәнге чәйдән соң ук Хөсәен киенеп чыгып та китте. Балык базарына житте, аның шау-шулы мәйданын узып, Собачий тыкрык буйлап тауга таба менә башлады. Кулешаның өенә якынлашкан саен, ул игътибарын көчәйтә барды, тирәюньне ныклап күзәтте, хәтеренә барын да төшерергә тырышты Менә алар моннан бер ел элек бергәләп шулай тауга менделәр. Кулеша Хөсәенне кисәтеп куйды. Артыннан өзлексез күзәтеп йөрүләрен, шуңа күрә килергә т\ры килсә, туп-туры капкадан керергә ярамаганлыгын, ә ике йорт аша узып, аннан коймадагы кечкенә капка аша керергә кирәклеген әйтте. Анда арткы койманың ике тактасы каерылган, капка дигәнем шул, диде. Алар шул юл белән кайттылар ул чакта Ләкин ул вакыт көзнең караңгы төне иде. Ә хәзер бару ахмаклык булмасмы соң? Хәер, иртәнге якта филер тынычрак була, көндезге яктыга ышана ул. Хөсәен, кайчандыр Кулеша өйрәткәнчә, өченче йортнын ишек алдына керде. Теге вакытны бу ишек алды ничектер тар һәм кечкенә булып күренгән иде, баксаң-күрсән, бөтенләй иркен икән. Хөсәен кечкенә генә капка янына килеп житте. Ул бер мәл икеләнеп торды. Монда бит теге чакны капка-фәлән юк иде. Ләкин килгән юлыннан кире борылу да мөмкин түгел. Ул, бер секунд эчендә барын да исәпләп, катгый карарга килде дә тәвәккәлләп капканы ачты, күрше ишек алдына чыкты. Ләкин ул, бик яхшы белсә дә, сул якка, Кулеша квартирасына борылмады, туп-турыдан суктырып, каршыдагы сары агач өйгә таба китте. Күзенә алдагы тәрәзә пәрдәсенең жилбердәп куюы чагылды. Сүз юк, капкадан чыккан һәр кешене сулга борылмасмы бу дип күзәтүче шунда утыра иде. «Бик күңелсез хезмәт, — дип уйланды Хөсәен филер турында, — көне буе шул тәрәзә янында утырып күзәт инде». Ләкин шулай да, ничек тә килгәнкилгән, бу күзәтүчеләрне төп башына утыртып. Кулеша янына керәсе иде бит. Кулеша торган йортның планын Хөсәен хәзер анык күз алдына китерә иде инде. «Димәк, болай, — дип фикер йөртте ул, — йортнын капкасы күптән күзәтү астында, теге вакытны йөргән юлга хәзер капка ясалган, ул да күзәтү астында. Карап карыйк, янәшә арт ишек алды ничек икән?» Хөсәен икенче урамга чыгып торган арт ишек алдының түрендәге ябык лапаска кереп китте. Ишек алдында атлар, авыл агайлары калды. Карамадылар да. Күрәсең, биредә һәрвакыт шулай авыл кешеләре куна керәләрдер һәм бөтен ишек алды шуңа жайлангандыр. Хөсәен атлар һәм ниндидер иске фаэтон, тагараклар торган, чи печән исе аңкыган лапасның арткы стенасы янына килде, һа! Монда барысы да Хөсәен теләгәнчә эшләнгән икән ич! Ул караңгы почмакка кереп, какшаган тактаны бик ансат кына күтәрде дә ярык аша күрше ишек алдына керде. Каршыда гына Кулеша яшәгән флигель күренде. Хөсәен шул бәләкәй ялгыз өйнең бәдрәфе янына ук килеп чыкты. Бераздан инде ул сакланып Кулешанын өй ишеген шакылдата иде. Әлбәттә, шул минутта ук ачмаячаклар. Хөсәен моны белә. Шулай да бераздан сон хатынкыз тавышы килде. — Ачыгыз, бу мин — Ямашев, — диде Хөсәен. — Кем, кем? — диде хатын. Ләкин Хөсәен жавап биреп өлгермәде, эчтән ирләр тавышы ишетелде. Бу, тәгаен, Кулеша үзе иде. — Бу мин, иптәш Кулеша, мин, — диде Хөсәен, пышылдап. Ул арада ишек ачылды һәм ярым якты өй алдында мәһабәт буйлы, яшь булса да чәче коелган, кин, ак чырайлы, ачык йөзле Кулеша күренде. Ул, тиз генә Хөсәенне өй алдына кертеп, ишекне бикләде. — Нәрсә булды? Сез белмисезмени?.. — Исәнмесез, — диде Хөсәен, аның кулын тотып, — миңа сез кирәк идегез. — Соң бит кирәк булсам, пассажда яки редакциядә вакыт билгеләргә була. Мин бит сезгә үземнең квартираның күзәтү астында икәнлеген әйттем. — Борчылмагыз, мин юлын таптым, мине беркем дә күрмәде. — Ә бит теге юл да хәзер күзәтү астында. — Беләм. Мин бөтенләй яна юл ачтым, Андрей Степанович. Хөсәен сөйләп бирде. — Менә жен! — дип куйды Кулеша ачусыз гына. — Керегез әйдә, узыгыз. Өйгә кергәч тә кухня, сул якта бер кечкенә генә бүлмә, эчтә, түр якта гагы кечкенә генә ике бүлмә бар иде Борынга сарымсак исе һәм тәмәке төтене килеп бәрелде. Гөлләр белән тулган түр як бүлмәдә тәмәке төтене аерата куе иде. Хөсәен чишенеп эчкә узгач, зәңгәр клеенка җәелгән б\ш өстәлгә күз атты, ләкин анда көл савыты юк иде. Хөсәен шунда ук бу өйдә тагы бер кеше булырга тиеш дип уйланды. Мөгаен, ул ишек шакылдатканны ишеткәч тә яшеренгәндер, үзе белән көл савытын да алып чыгып киткәндер, һәм чыннан да. Хөсәеннәр утырышкач, хуҗа түр яктагы бәләкәй бүлмә ишегенә карап: — Володя, чык әле! — дип кычкырды. Хөсәен ишек ачылганын көтте. Аннан кулына кәгазьләр, ниндидер брошюралар һәм пыяла көл савыты тоткан мыеклы яшь кеше килеп чыкты. Ул хуҗадан буйга әз генә кайтыш, чандыррак, озынча йөзле, зур борынлы иде. — Үзебезнең кеше булып чыкты,—диде Кулеша, елмаеп,—танышыгыз. Мыеклы, әйберләрен өстәлгә куйды да. Хөсәенгә кулын сузды. — Владимир Викторович. — Яна таныш, сынагандай, соры күзләрен текәп Хөсәенгә карап торды, аннары:— Адоратский. — дип өстәде. Хөсәен үзенең исемен әйтеп өлгермәде, Кулеша аның сыйфатларын тезә башлады: — Безнең Казан мөселманнары арасында эш алып баручы иптәш. Безнең эшкә җаны-тәне белән бирелгән. — Кулеша Хөсәенгә таба борылды. — Ә Адоратский әле генә Женевадан. Ленин яныннан кайтып төште. Хөсәен аптырап ук китте: — Ленин яныннан? Сез аны күрдегезме соң? — Утыр, сөйлә, — диде Кулеша Адоратскийга. көлеп. — Ленин турында сөйлә. Мин сизеп торам: сүзне шуннан башламый булмас. Алоратскийның да күзләрендә ниндидер сәер елмаю чагыла иде. Күрәсең, ул үзенең өстенлеген тоя. күрәсең, ана Хөсәеннең артык аптырашка калуы көлкерәк тоела иде. Ул сүнгән папиросын яңадан кабызды да тирән итеп төтен суырды. — Сезне Владимир Ильичның кай ягы кызыксындыра соң, тышкы кыяфәтеме, табигатеме? — Барысы да. — диде Хөсәен. — Син ана Владимир Ильич белән беренче тапкыр очрашуың турында сөйлә. — диде Кулеша, олыларча киңәш итеп. Адоратский уйга калды. Әкренләп аның күзләре елмая башлады. Хөсәеннең юравынча, ул хәзер Ленинны күз алдына китерә, аның белән ничек очрашуын хәтерли иде. — Ленин ул бик гади генә кеше, — диде Адоратский, ниһаять, кулларын җәеп. — Шулай да? Сез барысын да түкми-чәчми сөйләгез инде. Минем Ленинны күргән кешене очратканым юк иде әле. — диде Хөсәен, ачылып. — Ничек дип әйтим, әгәр инде сүзне Ленинның тышкы кыяфәтеннән башласаң... Адоратский Ленинны тасвирлый башлады. Башта Хөсәен көткәнен тапмаудан хафаланып куйды. Ләкин бераздан бу күп тапкырлар үзе турында уйланырга мәҗбүр иткән революционерның, теория һәм тактика мастерының нәкъ Хөсәеннәрдәй һәм менә аның янындагы якын кешеләре Кулешалар һәм тагы бик күпләр кебек үк гади бер кеше булуына шатланып та куйды. Адоратский, сүзен дәвам иттереп, Ленинның бик катлаулы мәсьәләләрне дә гади һәм ансат кына аңлата белүе турында, аның һәр кешене зур игътибар белән тыңлый алуын, онытылып көләргә яратуын һәм кирәк чагында дошманнарын ачы хәкарәт белән пыран-заран китерә алуын сөйләде. Ул, ниһаять, Ленин белән Казан каласы турында сөйләшеп утырганлыгын тасвирлый башлады Хөсәеннең күңеле тагы шатлык һәм горурлык хисләре белән тулды. Менә шушы, алда торган шанлы революция көннәрендә рульне үз кулына алырга лаеклы, рус революциясенең Робеспьеры булырга тиешле кеше Казанда укыган, алай гына да түгел, Хөсәеннен туган шәһәре Казанда революция юлына аяк баскан, менә хәзер Хөсәен йөргәй урамнардан узган... Хөсәен, үзе дә тоймастан: — Ленин Казан турында сорашкан. Ә менә безнең халыкның тормышы турында сорашмадымы? — дип сорады. Кулеша бераз сәерсенеп Хөсәенгә күз ташлады. — Сез мөселманнарны күздә тотасызмы? — диде Адоратский. — Әйе, менә безнең татар халкын. Ул, әлбәттә, революциягә безнең халыкның ни дәрәҗәдә ашкынганын тоя торгандыр. Чөнки бу үлемгә хөкем ителгән стройдан икеләтә газап күрүче халык бит ул. Адоратский уйланып торды һәм: — Ленин минем белән сөйләшкәндә хас сезнең халыкның хәле турында сүз булмады, — диде. — Ләкин мин Надежда Константнновна- дан ишетеп беләм. Ленин Россиядәге изелгән вак милләтләрнең язмышы белән даими рәвештә кызыксынып тора. Хәлбуки тегеләр, беләсеңме, Андрей Степанович, — ул Кулешага карап сөйли башлады, — тегеләр милли мәсьәләгә Ленинча карамыйлар. Җитлеккән великодержавный шовинистлар. — Гафу итегез, кем ул тегеләр дигәнегез? — дип сорады Хөсәен. — Меньшевиклар, әлбәттә, — диде Адоратский, ничектер ачы елмаю белән. Хөсәен ирексездән көлеп җибәрде. Үзенә сорау белән аптырап текәлгән Кулешага ул кичәге түгәрәкнең чираттагы дәресе булуы турында һәм шунда үзенең нәкъ шушы мәсьәләне анык белми аптыравы турында сөйләде. — Менә болай тора ул эш,—диде Адоратский. Алар икәүләшеп бу мәсьәләнең торышы турында Хөсәенгә сөйләргә керештеләр. Хөсәен аларны тыңлап, әйткәннәрен исендә калдыра барды, аның күз алдында «11скра»ны чыгаручы, большевикларның җитәкчесе Ленин җайланды. Хөсәен, бер ярты сәгать сөйләшкәннән соң, саубуллашып чыгып китте. Ул никадәр сак булырга тырышмасын, аның күңелендә һаман да Адоратский сөйләгән нәрсәләр иде. Хәлбуки, сакланырга кирәк иде. Аның кечкенә капкадан керүен филер зур игътибар белән күзәтте. Хөсәен ишек алдыннан узып урамга чыккач ук, филер, нидәндер шикләнеп, аның артыннан урамга йөгерде. Ләкин ул Хөсәеннең күрше ишек алдына кереп китүен күрми калды. Хәзер исә тагы тәрәзә аша өендә, пәрәвез корып куйган үрмәкүч кебек, үзенә корбан көтә иде ул. Садыйк кайтты Туку станоклары шаулап тора. Аларнын гөрелтесе сүзне авыздан чыгу белән үк йотып ала. Садыйк яңадан Казанга кайтканлыгын, элекке эшенә керергә теләгәнлеген әйткәч, иреннәренә карап, мастерның нинди җавап кайтарганын шулай да аңлады Мастер башта сүгенде, аннары: — Бәхетең, гололобый, — диде. — Син эшләгән станокта берәү д» җүнләп эшли алмый. Буш тора ул.— Мастер мыек чылгыйларын сыпырып Садыйкка бераз карап торды да мыскыллы елмаеп: —бик басмаган, ахры, сип? Анда барып баеп кайтмакчы идең, булмадымыни? — диде. Садыйк моннан өч ел элек яна туку фабрикалары салына, әллә, бәлкем, анда адәм рәтлерәк түләрләр дип. Урал якларына киткән иде Ләкин кара сакалның һәрвакыт үзе белән йөргәнлегенә ул бик тиз ышанды. — Кайттым. — диде Садыйк, каш астыннан гына карап, — солдатка караласым бар. Тик син, Иван Петрович, мине баемаган дип бик каты ялгышасың. — Ә бу нәрсә соң башында? Шул ук ямьшәйгән ертык эшләпә бит. Өстеңдә тагы! Бай кеше болай йөрми, Сәгыев! — Байлыкны берьюлы чыгарып күрсәтергә ярамый аны. Тора-бара күрерсең әле. Мастер, бу юлы үз итүчәнлек белән елмая төшеп, Садыйкның иңбашына җиңел чә сукты да: — Ярый, бүген үк төнге сменага чыгарсың, имән әкәләсе, — дип китеп тә барды. Бик ихтимал, мастер Садыйкны Уралдан чынлап та кесә тутырып акча алып кайткан дип уйлагандыр, бәлки шуңа йомшаргандыр да. Ләкин Садыйк Уралның үзәге Екатеринбургта өч ел тукучы булып эшләп, бары өмет хәзинәсен генә баеткан иде. Садыйк Екатеринбургта политик каторжаннар белән аралашты. Әнә шулар аның өмет йолдызын кабыздылар. Дөресен генә әйткәндә, ул өенә Казанны сагынудан кайтмады. Солдатка каралуны сылтау иткән булса да, аның үз алдына куйган җитди, хәтәр бер максаты бар иде. Ул, Алафузовның туку мастерскоена урнашу белән үк, ашкынып кайнар теләкләрен гамәлгә ашырырга кереш ге. Ләкин эш ул уйлаганча булып чыкмады. Кемгә генә барып орынмасын, барысы да Садыйкка кырын карыйлар, җилкәләрен җыералар, аңардан йөз чөерәләр иде. Моңа кадәр Казанда революцион рухтагы кешеләр белән бәйләнеше булмаган Садыйк башта, бу мескеннәр чистый төшеп калган әлләзи- ләр икән, дигән фикергә килде. Үзенчә ышанычлырак дусларына аңлы булырга, үз мәнфәгатьләрең өчен көрәшә белергә кирәклеген төшендерә башлады. Ләкин дүс дип табылганнары да Садыйкның бу сүзләренә карата илтифатсыз булдылар. Ниһаять, көннәрдән беркөнне көтелмәгән яңалык ачылды. Сменадан кайтып, ашарга гына утырганда, энесе Зариф үзе шул турыда сүз башлады. — Нн пычагыма син, абый, җүләр сатып, коткы таратып йөрисең?— диде ул. — Син нәрсә, үсеп җиттеңмени? Миңа акыл сата башладыңмы инде?! — диде Садыйк. — Әллә үзеңне кешечә яшим дип исәплисеңме? Тормышмыни бу! Ашаганыбыз кара ипи белән бәрәңге... Безне хайван урынына да күрмиләр. Нәрсә, шуларны әйтергә ярамыймы?! — Туктале син, абый, — диде Зариф, күзләрендә ачу утлары уйнатып,— алай булмый бит ул! — Нәрсә «булмый»? — Алай итеп, һәркемгә бәйләнеп, эчеңдәгене тышка актарып йөрергә ярамый, абый. Садыйк, нидер сизенеп, тукталып калды. Серле һәм утенүле бер тонга күчеп: — Нәрсә соң, эш нәрсәдә? Аңлат миңа, энем, — диде. Зариф абыйсының йөзенә текәлде: — Бүген Вәлиулла абыйны очраттым Әйт абыеңа җүләрләнеп йөрмәсен, ди. — Тукта, тукта, әллә... — диде Садыйк. Күзләре ялтырап кипе. Күңелендә берьюлы әллә ничә төрле юрау туды. Бәлки. Садыйк оештырыр! а хыялланып йөргән яшерен революцион оешма фабрикада бардыр инде. Бәлки, аның энесе үзе дә шул оешмада торадыр. Ә бәлки, бөтенләй киреседер. Бәлки... Садыйк түзмәде. — Әйт, хәзер үк әйт,— диде Зарифның иңбашларыннан кысып.— бездә андый оешма бармы? — Нинди оешма тагы? —диде Зариф, сәерсенеп. • — Революционный кружок! Зариф муенын жыерып кына куйды. — Әллә син үз абыеңнан да шикләнәсеңме инде? —диде Садыйк, рәнжеп. — Андый жирләргә йөргән кешегә ни буласын мин беләм, абый,— диде Зариф. — Шуңа күрә миннән яшерәсең дәме? — Мин берни дә яшермим синнән, абый, тик... — Соң шулай булгач, әйт, нигә мине азаплыйсың?! — Азаплыйсың дип, нәрсә әйтим сон мин сиңа5 — Син минем башымны катырма, белдеңме? — диде Садыйк, тәмам туарылып. — Барысын ачыктан-ачык әйт, кем белән сөйләшергә кирәк, кем аша эш йөртергә кирәк? Мин хәзер үк, менә шушы минутта ук, жанымны аямыйча, шул эшкә ташланам. — Мин бер әйбер дә әйтә алмыйм. — Я ни өчен инде алай, әллә туган абыеңнан яшермәк буласыңмы5 Әллә инде үз туганыңны ят күрә башладыңмы син5 Курыкма, минем Уралда күзем ачылды. Анда чын революционерлар белән таныштым мин Миңа алар бик күп нәрсәләр аңлаттылар Безгә бер генә юл калган, энем, я жанны фида итеп ирек өчен көрәшергә, я инде егылып үләргә Менә шуны аңладым мин! — Мин бернәрсә дә әйтә алмыйм сиңа, абый, — дип кабатлады Зариф. Ләкин аның күзләрендәге усаллык инде беткән, күренеп тора, күңеле йомшарган иде. Ул: — Мин бары Вәлиулла абый әйткәннәрне генә житкерәм сиңа, — диде. — Алай ярамый, һәркем алдында ачылып, ыштансызланып йөрергә ярамый. Башың себер китәр, алла сакласын! Зариф бу сөйләшүдә абыйсына берни дә әйтмәде. Ләкин Садыйк шулай да эчке бер сизенү белән шул көннән башлап тирә-юньдә революцион эш алып барылганлыгын тойды. Энесе белән сөйләшкәннән соң ул элекке таныш-белешләре арасында тыелган гәпкә артык керешмәде. Мәгәр кемнәрнеңдер үзен игътибар белән күзәткәнлеген ул сизми түгел иде. Тәгаен, аны хәзер ике як та бик нык өйрәнә иде. һәм, чыннан да, бер атна вакыт узмады, ул чишенү бүлмәсендәге үзенең кием шкафыннан кечкенә генә бер төргәк тапты. Төргәкне бәдрәфкә кереп сүтте. Анда революцион прокламацияләр төрелгән иде Садыйк, прокламацияләрне тикшереп, берничәсен укып чыкты да тәвәккәлләп итек кунычына тыгып куйды. Башы куркынычлы уйлар белән тулган иде аның. Станогы янына чыгып баскач, бер мәл эшкә керешә алмый торды. Станок гөрләп эшли башлагач та, йөгерек, жнтез суса- ларга, зур музыка коралы кылларыдай тартылган нигез жепләренә карап байтак вакыт айный алмый газапланды. — Уток җебең! — дип мастерның сүгенеп кычкыруы аны уятып жибәрде. Ул тиз генә күнегелгән эшенә кереште. Садыйкның башын каезлаган нәрсә «Нинди максат белән бу, провокацияме, я булмаса сынаумы?» дигән сорау иде. Әйе, теге көннәрдә артын-алдын уйламыйчарак һәрбер таныш-бе- лешенә тыелган сүзләр әйтеп йөргәннән соң, Садыйктан шикләнеп, охранка кешеләре прокламацияләрне юри ана ташлаулары бик ихтимал бит. Әмма бөтенләй башкача булуы да бар. Бәлки, идән асты оешмасының эшедер бу? Ихтимал, алар, син бик батырланып йөргән идең, хәзер кем икәнлегеңне күрсәт инде, дип шулай эшләгәннәрдер5 Садыйк прокламациянең нәрсә икәнен бик яхшы белә. Әгәр хәзер үк тенти башласалар һәм, әйтик, прокламацияләрне тапсалар, ким дигәндә аны берничә елга каторгага сөрәчәкләр Садыйкка әлеге прокламацияләр ничектер кунычка начар тыгылганнар, берәрсенең почмагы күренеп торадыр кебек тоелды. Ул күзләрен станогыннан аерды, каерылып итекләренә карады. — Син нәрсә, әллә махмырлап килдеңме? — диде мастер. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул Садыйктан күзләрен алмый һаман күзәтә, һаман Садыйк тирәсендә болгана иде. Садыйкка бер мәл, барысы да мәгълүм, шик юк, ул тотылачак, озакламый ана килеп бәйләнәчәкләр, аннары полиция участогына алып китәчәкләр кебек тоелды. Бу шул дәрәҗәдә ачык иде, Садыйк хәтта үзен саклау, котылып калу турында уйламады да. Менә аның прокламацияләрен участокта алдына җәеп салачаклар, бик каты кыйнаганнан соң: «Болар каян? Кем бирде?» — дип сорый башлаячаклар. Әлбәттә, Садыйк дөресен әйтәчәк: «Миңа аны кемдер шкафыма салган»,— диячәк. «Яхшы, ышандык, ләкин ни өчен соң шундый тыелган нәрсә икәнен белгәч, һич югында мастерыңа илтеп бирмәдең?» — дия- чәкләр. Әйе, ул прокламацияләрне итек кунычына салды, чөнки ана шундый кадерле әйберләрне дошманы кулына бирергә вөҗданы кушмады. Фу. чәнчелеп китсенсәнә! Тагы җеп өзелде. Садыйк, гадәтенчә, җепне тиз генә ялгады да, уйларыннан аерылырга, күләгәсе кебек янында йөргән дәһшәттән котылырга теләп, эшенә кереште. Станок гөр-гөр итеп тыныч кына эшли иде. Ремизкалар бер төшеп, бер менеп чайкалалар, валлар әйләнә, ә йөгерек сусалар күз иярмәслек җитезлек белән хәрәкәтләнәләр. Бер ритмдагы тавыш һәм мастерның бөтенләй теге очка китеп юкка чыгуы Садыйкны ничектер тынычландырып җибәрде. Ул үзенә үзе сорау бирде: «Син шул дәрәҗәдә куркакмыни, Садыйк? Ә бит революцияне бары батыр кешеләр генә ясый ала». Әйе, әйе, бу сүзләрне Екатеринбургта сөргендә ятучы карт революционер әйткән иде. Ул кеше һәрвакыт тыныч, бервакытта да аек фикер йөртү сәләтен югалтмый иде. Күкрәгенә кадәр төшкән кара сакаллы, тимер кысалы күзлек кигән бу кеше, һич курыкмыйча. Садыйклар яткан баракка килә иде. Чыннан да батыр кеше иде ул. Хәер, ул сөргендә иде бит. Ана нәрсәдән куркырга? Алай дисәң, сөргендәге кешеләргә дә закон бер түгелмени? Хәтта катырак та әле. һәм шул кара сакаллы карт көннәрдән беркөнне юкка чыкты. Аның исемен дә, фамилиясен дә белә алмадылар. Тукта, тагы икенчесе дә бар иде. Анысы кавказлы иде, әллә әрмән, әллә грузин инде. Анысы бик шау-шулы иде. Ә, гомумән, йөзеннән елмаю сирәк китә иде ул каторжникның. Була бит шундый кайгыга бирешми торган егетләр. Ул хәтта бер 1апкыр үзләренчә биеп тә күрсәтте. Шул ук баракта. Такта кушеткаларны бер яккарак этәрделәр дә моңа биергә мәйдан әзерләделәр һәм бу, авызына пычак кабып, үзенең җиңел сөякле адәм икәнлеге белән бөтен барак эчендәгеләрне шаккатырды. Инде пи белән бетте диген әле! Ят бер кешенең баракка килеп керүе булды, бу кавказлы биегән җиреннән үк, пычагын ташлап, ачык тәрәзәгә сикерде һәм юкка чыкты. Соңыннан белделәр. Килеп кергән кеше шпик икән. «Чыннан да, — дип уйланды Садыйк, — тәрәзәдән сикерү пхтималын һәрчак истә тот, егет. Чыннан да, пи өчен соң әле бу прокламацияләрне үзе белән йөртә ул? Ә кайда яшерергә мөмкин булыр икән соң? Бәлки инде фабрикада тентү булмас, ләкин бит фабрикадан чыкканда тентиячәкләр. Ни өчен соң әле ул күрәләтә үзен хәтәр бер хәдгә куя. Ни өчен аңа прокламацияләрне итек кунычына яшерергә кирәк? Ул прокламацияләр монда калырга тиеш. Садыйк прокламацияләргә яшерен урын эзли башлады. Әнисе аны эш вакытында станок янында тапкан иде. Ундүрт яшь тулгач, ул шушы ук туку мастерскоена эшкә керде. Мондагы' һәрбер почмак Садыйкка таныш. Хәер, ул әнисе янына әле эшли башлаганга кадәр үк килеп йөрде. Ул чагында анын дәү әнисе лә исән иде. Ул. суынмасын, йөрәгенә ял булыр, бар, улым, әниенә илтеп кайт дип, агач табактагы кайнар ашны тастымалга кат-кат төреп җибәрә иде. Баштарак Садыйк әнисен капка төбендә көтте, ә соңыннан, сакчылар белән тәмам дуслашып киткәч, аны мастерскойга да кертә башладылар. Менә шул вакыттан бирле үк ул үзе дөньяга килгән урынны якын итте. Монда бөтен җирне тузан һәм тавыш басып киткән иде. станоклар, рәт-рәт тезелеп, җитен киндере тукыйлар. Алар әкәмәт җан ияләре кебек. Садыйк мастерскойның һәрбер почмагын биш бармагыдай белә. Хәзер ул күңеленнән прокламацияләр яшерердәй урын эзләп торды. Ләкин, кая гына куймасын, табарлар кебек иде! Ниһаять, ул тапты. Мастерскойның чоланында зур калай бак белән фонтан суы тора. Ә бак янында гына стенада зур тишек бар. Садыйкның әле дә исендә, яшьрәк чагында өйгә кайтыр алдыннан ул тәмәкесен шул тишеккә яшереп калдыра торган иде. Садыйк, бәдрәфкә кереп, итек кунычындагы прокламацияләрне яңадан алып төрде, җиң эченә яшереп, су эчәргә чыкты. Сак кына тирә- ягына карана башлады. Кеше юк, хәзергә хәвефләнерлек берни дә күренми Садыйк, су эчкән булып, әкрен генә, сиздермәстән генә прокламацияләрне мәгълүм тишеккә кертеп җибәрде. Ләкин нәкъ шул чаклы ике яктан да ишекләр ачылып китте. Урам ягыннан пенсне күзлекле ниндидер бер аксак кеше килеп керде, эчтән исә тукучы рус хатыны Фекла чыкты. Тегеләр ишекне ачканда, Садыйк прокламацияләрне кулыннан ычкындырмаган иде әле. «Күрделәр!» дигән дәһшәтле уй аның миен көйдереп алды. Пенснеле кеше исә, җитмәсә, узышлый Садыйкка мәкерле бер караш ташлады. — Яле. мина да берне агызып бир әле, — диде Фекла Аның да күз карашы серлерәк иде. Ләкин Садыйк сынатмады, калай кружкага су агызды да хатынга сузды. Бары аның кулы гына сизелерлек дерелди иде. Хатын моны күрде. — Махмырданмы? — диде көлемсерәп. Садыйк иркен сулап алды. — Булды инде хәлләр! — һи-и, җеннәр! — диде Фскла, сукранып, — җилгә очырасыз, җүн- сезл. р, тир коеп тапкан акчаны! Садыйк цехка кереп, яңадан станогы янына баскач, тәмам алҗыган хәлдә барысына да, барысына да кул селтәргә, артык бу прокламацияләр турында уйланмаска булды. һәм уйламады да. Үзен көчләп онытырга мәҗбүр итте. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр сузылган эш көне һәм әлеге борчалар аны тәмам интектергән иде. Ул өенә йокымсырап, эленке-салынкы гына кайтып керде. Бер тәлинкә ашны көчкә ашап сәкегә менеп ауды. Башы мендәргә тию белән, калгып та китте. Бераздан үзенең каты гырлавыннан куркынып уянды. Шул кыска гына йокы арасында ул әллә нинди төшләр күрергә дә өлгергән иде. Төшендә үзенең сөйгән кызын күрде. Садыйк, уянгач, уйлана башлады. Өйләнергә вакыт җитте. Инде артык сузупын кирәге юк. Ул менә язын солдатка каралырга тиеш, солдатка алынса, өйдә ичмаса әнигә ярдәмче хатын-кыз кулы булыр, дип уйланды Юкса, әнисе картаюдан да битәр артык таушалган бит. Ул менә туй уздырырлык әз генә акча әмәлләр дә шул ук Алафузов фабрикасында эшләүче Гөлнисага яучы җибәрер. «Син армиягә барам,‘дисен, — дип уйланды ул, — японнар белән сугышырга, ә менә аның урынына этап белән Себергә озатсалар сине? Ә ни өчен озатсыннар?» Садыйкның күңеле жу нтеп китте Тукта, прокламацияләрне яшергәнне күрделәрме, юкмы? Тәгаен, күрделәр. Алай дисәң, алар ишерелгәннән соң да әллә ни гомер вакыт узды ич инде. Пигә кулга алмадылар аны’ Садыйкның бөтенләй йокысы качты. Ул эченнән үзен куркаклыкта гаепләп, беренче сынауда ук шүрләп-тетрәнеп калуы, шик-шөбһәләргә бирелүе ечен хурланып ятты. Бераздан аңа теге хатын, я булмаса әлеге күзлекле аксак кеше барын да күргән һәм хәзер прокламацияләр жандарм начальнигы өстәлендә яталардыр кебек тоелды. Тәгаен, алар, һич уйламаган рәвештә тозак корганнардыр. Эх, мин тиле дә инде! Чыкканда ж,үнләп тентемәделәр дә ич, рәхәтләнеп алып кайтасы да урам буена таратып йөрисе шуларны. Әйдә, тамакларына таш тыгылсын иде патша тәлинкәсе ялаучы паразитларның! Ул прокламациядә язылган һәрбер сүз бомба хезмәтен үтәрлек бит. Эх, дип куйды тагы ачынып Садыйк. Ул торып утырды, күзләрен уып тирә-юненә каранды. Өй эче тып- тын, өйдәгеләр барысы да йоклый, бары чикерткә генә бер көйгә мич артында сайравын белә. Менә шушы эшчеләр өчен салдырылган хужа өенә күчкәннән бирле, дөресрәге, Садыйк үзен белгәннән бирле бәхет теләп сайрый шул жүләр чикерткә. Садыйк башын тагын мендәргә салды һәм шунда ук тәвәккәл тойгылар белән җанланып план кора башлады. «Хәзер төн, төнге эшкә калучыларның гына станоклары эшли, халык аз, тыныч, — дип уйланды ул, — барып карасам, ни булганын анык белсәм, ә?» Ул әкрен генә урыныннан торды да сәкедән төште. Ләкин никадәр генә сак кыйланмасын, анасы Фатиха апа уянып күзләрен ачты. — Садыйк улым, синме? — Мин лә. — Ни булды? — Фабрикка барып кайтырга кирәк. — Менә тагы, нигә алай? — диде Фатиха апа, аптырый төшеп. — Онытканмын. — диде Садыйк. Ләкин нәрсәне онытканлыгын әйтмәде, чөнки анысын уйлап чыгарырга өлгермәгән иде әле. Ул тиз-тиз генә киенде дә авыз эченнән сукранып чыгып китте. Фабрика капкасында аны тоткарламадылар. Садыйк ашыга-ашыга мастерскойга кереп китте. Су багы артындагы тишеккә кулын сузды. Мең шөкер! Садыйкның бөтен күкрәген җылытып тынычлану рәхәте йөгерде беркем дә прокламацияләргә тимәгән иде. Садыйк аларны чалбар кесәсенә салды, ашыгып, чишенү бүлмәсенә керде. Караңгы салкын бүлмәдә ул, бер мәл тукталып, урталыкта уйланып торды. Инде аның күңелендә яңа уй-теләкләр канат ярып өлгерде. Ул баягы хатасын хәзер төзәтергә тиеш. Ул хәзер үк прокламацияләрне мастерскойдагы эшчеләргә бирәчәк. Яшерен типографияләрдә, хәвеф-хәтәрнең күзенә карап, шулар укысын дип чыгармаган- нармыни аларны! Садыйк төргәкне сүтте дә эшчеләрнең кием ящикларындагы ярыктан прокламацияләр төшерә башлады. Кинәт ишек турысында кыштырдау ишетелде. Садыйк сискәнеп артка чигенде. Каһәр суккан күсе! Егет ачу белән идәнгә төкерде, калган прокламацияләрне ишек алдында төшереп калдырырга булып, мастерскойга чыкты. Ишек алды буйлап узганда, Садыйк сиздермичә генә прокламацияләр ташлап калдыра башлады. Тикшереп чыгару будкасына җиткәндә, аның кесәсе буш иде инде. Иртәгесен эшкә баргач, Садыйк мастерскойда ниндидер үзгәреш тойды. Эшчеләр үзара чышын-пышын сөйләшәләр, аларның йөзендә ниндидер серле елмаю чагыла. Мастер исә ачулы һәм борчулы иде. Садыйк, берни булмагандай, станогы янына басты һәм тыныч кына эшенә кереште. Көндезге аш вакытында мастерскойда ниндидер ят, күз күрмәгән кешеләр күренде. Озакламый мастер конторкага Садыйкны чакыртты. — Син төнге икедә фабрикага килдеңме? — дип сорады өстәл артында утыручы инженер формасы кигән кеше. Садыйк үзен кулга алды, йөзенә мәгънәсез елмаю чыгарып: — Килгән идем шул, ваше высокородие, — диде. — Нигә килдең? — диде чытык йөзле мастер. — Нигә дип, Иван Петрович, әчкечне алъяпкыч кесәсендә онытып калдырганмын. — Нинди әчкеч ул? Садыйк тагы да мәгънәсезрәк итеп елмаерга тырышты. — Сандык эчкече. Хәтерлисезме, теге чакны байлык турында сүз барган иле. Иван Петрович. Әйтми булмый хәзер, байлык яткан сандык инде. Төнлә уянып киттем дә хәзинә исән микән дип карасам, әчкеч юк. Нишлим, кот алынды, йөгердем фабрикага! — Таптыгызмы соң? —дип сорады теге өстәл артында утыручы инженер, кара янып. — Таптым, ваше высокородие, аллага шөкер, — диде Садыйк.— юкса менә үлә язып курыккан идем. Ни әйтсәгез дә, анда бит өч ел буена эшләп җыйган байлык. — Я. алайса күрсәт әле безгә ул эчкечеңне? Садыйк бөтен бите белән елмайды да алъяпкыч кесәсеннән кашык кадәрле сандык эчкече чыгарып күрсәтте. — Татарская морда! — дип кычкырды инженер. Аның ачуыннан борынына кыстырылган күзлеге төшеп китте. — Марш безнең яннан, эт! Садыйк бу юлы да үзен кулдан ычкындырмады. — Эт булмыйча булмый, ваше высокородие, — диде бик төче телләнеп. — бүрене этсез ничек куасың аны! Ул мөмкин кадәр тыныч кыйланган булып мастерскойга чыкты. Ләкин үзен көчләп тыныч тоту аңа җиңел булмады, гадәттә күз ачып йомганчы ялгана торган җепләр бу юлы кәҗәләнеп үзәккә үттеләр. Ләкин, ни булса да. барыбер тегеләрнең Садыйкка бәйләнергә нигезләре юк! Без әле эшләп күрсәтербез! Ул хәзер генә ачык итеп үзенә хәерхаһ булган, теләктәшлек күрсәткән иптәшләрен абайлады. Алар төрле ишарә, я булмаса кинаяләр белән Садыйкка үзләренең хөрмәтләрен сиздерәләр иде Юк, хәзер аны ялгызлыкта калу дәһшәте куркытмый. Куллары калтыраса да, рәхәт иде аңа. Ач көннән соң энесе Зариф көндезге аш вакытында ана: — Сине Вәлиулла абый чакыра, ул ишек алдында, — диде. Вәлиулла исә Садыйкны күрү белән култыклап читкә алып китте. Аның кин йөзе дустанә елмаю белән балкыган, күзләреннән ягымлы җылылык сирпелеп тора иде. Алар аулак урында тукталдылар. — Садыйк дус! Сине бер кеше белән таныштырасым килә минем,— диде Вәлиулла. — Кем соң ул? — Баргач күрерсең. Якшәмбе көн, иртәнге сигезләрдә мина сугыл. Садыйк әйтелгән көнне Вәлиуллаларга барды һәм аларнын өендә үзләрендә үк эшләүче иске танышы Ефим Панкратьевич Табейкинны очратты. Бу кеше, әле кырык-кырык биш яшьләрендә генә булса да. чаларган иде инде. Өстендә утырма кыек якалы кара күлмәк, кыска постау суртюк, аякларында күн итек. Ул төптән юан. киң җилкәле бер тукучы иде. Күкрәгенә төшеп торган сакалы, куе бөдрә чәче аны аерата күркәм һәм солтанатлы итеп күрсәтә иде. Ефим, көләч конгыр күзләрен кыса төшеп: — Я. ничек сон, Садыйк, бераз баш ватарга т\ры килдеме? — дип сорады. — Мин аңламыйм сине, Ефим агай, — диде Садыйк. Табейкин бу юлы көлеп үк җибәрде. — Анламыйсыңмыни? Мин әлеге прокламацияләр турында әйтәм. Садыйк, ни дияргә дә белмичә, куркынып, сорау белән Вәлиуллага текәлде. Аның да киң түгәрәк йөзе елмаюдан балкый иде. — Курыкма, — диде ул. — Бу безнең «әткәй», без барыбыз да аның җитәкчелегендә эшлибез. Садыйк каты итеп Ефимның кулын кысты. и — Мин бит... мин бит әз генә дә сине шундый кешедер дип уйламаган идем, Ефим Панкратьевич. Рәхмәт. Табейкинның йөзенә җитдилек йөгерде, ул, кашларын җыерып, сөйли башлады. Соңгы көннәрдә үзенең охранка тарафыннан бик нык эзәрлекләнүен, бары шуңа күрә генә Садыйкны өенә чакырта алмавын, ләкин инде ул кулга алынган хәлдә дә аптырап калмаска, революцион эшне дәвам иттерергә кирәклеген аңлатты. Садыйк, аныңча, белемен арттырырга, марксистик түгәрәк дәресләренә йөрергә тиеш иде. — Ә бармы соң андый нәрсә бездә? — дип сорады Садыйк. Бар икән шул. Барысы да бар икән, тик Садыйк кына берни белмәгән — Мин сиңа бер явка бирәм, — диде Ефим егеткә. — Син ул кешене эзләп тап. Ә аннан ул уздыра торган түгәрәк утырышларына йөри башларсың. Садыйк тиздән бу кешенең Ямашев икәнлеген белде. Агачларга рәхәт Хөсәеннең хатыны Хәдичә әле бүген генә Чистайдан кайтып керде. Ул инде күптән, беренче пароход белән үк. юлга чыкмакчы булган ите, тик көтмәгәндә әнисе Гыйззелбәнат апа авырып китте. Инде аның аякка басуы булды, Хәдичә үзе суык тидереп атнага якын ятты. Шулай итеп, сәфәр шактый озакка тартылды. Хәзер исә болар барысы да артта калган хәлләр иде. Хәдичә, дөнья кадәр күчтәнәч, бүләк төяп, Казанга кайтып төште. Ул үзенең Хөсәенен бик-бик сагынган иде. Ләкин милли йола аңа пристаньда ук, эчке тойгыларын ачык сиздереп, иренең муенына сарылырга рөхсәт бирмәде. Шулай ук өнгә кайткач та әле байтак кына вакыт каенанасы алдында өй эшләре белән чуалырга т\ры килде. Инде иркенләп ире белән генә ялгыз калыйм дисә, Хөсәен, иптәшләренә ияреп, каядыр китеп барды. Хәдичә бакчага караган верандага чыкты, әле замазкалардан арчылмаган тәрәзәне шытырдатып ачып, яшеллеккә күмелгән агачларга карап утыра башлады. Табигать үзенең яшьлек чорын кичерә иде. Агачларга рәхәт. Хәдичә белән Хөсәен дә шундый гүзәл бер чор кичерергә тиешләр бит. Ник соң Хәдичәгә бик авыр? Ул үзенең Чистаенда узган яшьлеген хәтерләде. Көннәрдән беркөнне инде үсеп буйга җиткәч, ул бер хәбәр ишетте. Аны ниндидер Казан сәүдәгәре улына кияүгә бирергә җыеналар икән. Ходаем! Хәдичә сәүдәгәр малаена чыгарга җыена идемени соң?! Ул хосусый мөгаллимнән русча укыды һәм иренең разночинец, алдынгы кеше булачагы турында хыялланды. Тик башны ташка орып булмый. Көннәрдән беркөнне асрау кыз: «Почтальон урыс килгән, сине сорый», — диде. Хәдичәнең хәсрәте хәттин ашкан иде, шуңа күрә почтальонга артык игътибар да итмәде, ул биргән пакетны алып әтисенең өстәленә кертеп ташлады. Ә туй булып никах укылгач, Хәдичә беренче тапкыр үзенең киявен күрде һәм тәмам аптырашка калды. Ходаем! Теге вакытны почтальон урыс кыяфәтенә кереп килгән кеше иде ич Хөсәен! Ә аннан соң ни булды? Хәдичәнең ире Россия империясендә ниндидер яна тәртипләр урнаштырырга йөрүче революционер социал-демократ булып чыкты. Хәдичә ачык тәрәзә янындагы камыш кәнәфигә утырган килеш туларны уйлады. Бик авыр иде аңа. йөрәгенең әрнүенә түзә алмыйча, ул урыныннан торды. Тынычланыр өчен өй эшләре белән онытылып булаша башлады. Ул арада хәл белешергә дип килгән туган-тумача, дус-иш күренде. Хәдичәнең Чистайдан кайтып төшүе «чыбыксыз телефон» аша ни арададыр ишетелеп өлгергән иде. Бераз күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. Хәдичә бер кунакны озатты, икенчесен каршы алды, килүчеләрне Чистай күчтәнәчләре беләч сыйлады, хәбәрләр, яңалыклар сөйләде, мәгәр шулай да күңеле белән һаман Хөсәенен көтте. Менә кич тә җитте инде, Хәдичә кайту хөрмәтенә Нәкыя зал яктагы асылмалы зур лампаны да кабызып җибәрде. Соңгарак калган кунаклар да өйләренә кайтып киттеләр, ләкин Хөсәен һаман күренми иде әле. — Мин югында һаман шулай йөрмәгәндер бит, әни? — дип сорады Хәдичә. Бибифатыйма барысын да аңлады, тик дәшми калды. Хәдичәнең күңелендә шомлану тойгылары үскәинән-үсте. Бибифатыйманың улы өчен борчылуын, аның язмышы өчен ут йотып яшәвен Хәдичә моңарчы ачык тоя иде. Ул каенанасы йөзендә үзенә сердәш табарга теләде. Ләкин пи өчен Бибифатыйма бу юлы болай сәер, серле итеп карады. Хәдичә, батырчылык итеп: — Мин тегендә дә аның өчен ут йотып тордым, әни, — диде. — Ниләр булды соң? —• И килен, — диде Бибифатыйма, — нигә әллә нәрсә уйлап шулай шикләнәсең? Сиңа әйтә торгандыр ич ул? Әйе, әйтә иде. Хәдичә бик күп нәрсәләр белә иде. Ләкин ул, Хөсәенне яратканга күрә, бәхәскә керми иде. Хәдичә сүзсез генә каенанасына текәлде. — Бүген бутышник Гайнулланы урамда очраттым әле,— диде Бибифатыйма шыпырт кына. Хәдичәнең куркуы йөзенә чыкты. Татар полицейскиеның хәерле сүз әйтмәве билгеле иде инде. — Соң? — диде ул, агара төшеп. — Шушы көннәрдә сезгә тентү белән килеп чыкмагайлары, сак була к\регез, — ди. — Тентү? — диде Хәдичә. — Нәрсә ул? Ни өчен? Хөсәеннең ниндидер китаплар, брошюралар укыганын, хәтта үзенә дә берсен биреп укытканын хәтерләде. Китап Хәдичәне мавыктырмады, дөресен генә әйткәндә, тиешенчә аңлашылмады да, ләкин аңар куркынычлы, хәтәр сүзләр язылган иде. «Мәкруһ» әдәбиятны Хөсәен тәрәзә астындагы куышка яшереп куя. Хәдичәнең башыннан шулар узды. — Болай китеп югалуы тикмәгә генә түгелдер әле аның алайса? — диде ул. Ашыгып урыныннан торды да йөгереп күрше бүлмәгә чыкты. Обой кәгазен сак кына аерып, әлеге куышка кулын сузды. Ләкин анда бер әйбер дә юк иде. Шулай да Хәдичә тынычланмады, йөрәге Хөсәеннең язмышы өчен куркып, ул кулга алынгандыр дигән уйдан кысылып авырта башлады. — Әни. нишлибез соң инде? Хөсәенне кулга аямаганнардыр бит? Син тентү турында әйттеңме соң ана? — Белмим инде, аллага тапшырдык. — диде Бибифатыйма, үз уйларына чумып. Ул килененә Хөсәенне шул ук көнне кисәтеп куйганлыгын әйтмәде. Ни буласын көтүдән башка чара юк иде. Килен белән каенана икесе ике бүлмәгә кереп киттеләр. Ләкин берсе дә йоклый алмады. Ялгыз калгач, отыры уйландыра иде. Ачык форточкадан бүлмәне аңкытып табигать сулышы үзе белән ятрак тавыш алып керсә дә. алар сискәнеп урыннарыннан торалар һәм озак-озак сагаеп тәрәзә янында хәрәкәтсез калалар иде. Өй эче тын. бары үз бүлмәсендә йоклаган Нәкыянең генә ирләрчә гырлавы ишетелә, бары ул гына гамьсез рәвештә йокы сүтә иде. Сәгать төнге уникене сугып, яна тәүлек башлангач, кинәт ишек дөбердәттеләр. Хөсәен булырга тиеш иде бу. Ул шулай сак. өзеп-өзеп йодрыгы белән өч тапкыр суга иде. Хәдичә, эчке күлмәкчән генә, аягына иске кәвешләр эләктерде дә өйалдына чыкты. Бибифатыйма да уяу. ул да торган иде инде. — Хөсәен. — дип калды ул, шатланып. Хәдичә дөбердәп баскычтан төште, озын келәне күтәреп җибәрде. Чыннан да. тышта елмаеп Хөсәен басып тора иде Алар ашыгып өскә күтәрелделәр. Бер генә минутка өйалдыңда тукталдылар. Хәдичә еламсырап иренә текәлде: — Нигә шулкадәр соңга калдың? — Гафу ит. Хәдичә. — диде Хөсәен, хатынының )<айнар тәнен кочып. Хөсәеннең киеменнән дә. йөзеннән дә тәмәке исе аңкый иде. Димәк, алар тагы кайдадыр җыелышып утырганнар. Ләкин Хөсәеннең күңеле бик күтәренке, аның ап-ак тешләрен Хәдичә караңгы өйалдында да шәйләде. Ул хатынын кочып, уң як битеннән үпте дә, өйгә керделәр. Хөсәен ашап. Хәдичә янына кергәндә, хатыны караватта ята иде инде. Ул. ирен күрү белән, күкрәкләрен юрган белән каплаган хәлдә, ялангач аякларын салындырып караватка утырды. Хөсәен чишенә башлады — Хөсәен, син әз генә дә мин... — Хәдичә сүзеннән бүленеп калдыХөсәеннең елмаюлы йөзе кинәт җитди бер кыяфәткә керде. Чөнки Хәдичәнең бөтенләй төсләре киткән иде. — Ни булды, Хәдичәкәй? — Соң инде...—диде Хәдичә һәм, никадәр генә үзен батыр тотарга тырышса да. калтырана башлаган иреннәрен тыя алмыйча аска карады. — Җан кисәгем. — диде Хөсәен, хатынының янына утырып. — Син минем соңга калып кайтуымны кичерә алмыйсың? Әллә моны сине сагынмаудан дисеңме? Киресенчә, мин сине менә йөрәгемдә генә саклап йөртәм. — һем-м. кызык икән синең мәхәббәтең. — дип куйды Хәдичә, елап җибәрүдән көчкә тыелып. — Мин айдан артык читтә булдым, ә син... — Син үпкәләргә тиеш түгел. Хәдичә.— диде Хөсәен, хатынын кочаклап.— Мин башкача эшли алмадым. Сәбәбен хәзер генә сөйли алмыйм. Ләкин сөйләгәч, син мине мотлак гафу итәрсең. — һич аңлый алмыйм мин сине. Хөсәен. Нигә кирәк ул андый кысыр хәсрәтләр, һич булмас, һич булачагы юк эшләр артыннан нигә йөрергә?.. Нигә бик матур башланган тормышны авыр хәсрәткә дучар итәргә?! — Юк, алай түгел. Хәдичә! Йөрәгем шатлык белән тулы минем. Мин бәхетле. Син мине барыбер аңларсың дип уйлыйм. Барысын да анларсың һәм син дә кинәт минем яклы булырсың, бәхетле булырсың дип уйлыйм. Хөсәен Хәдичәнең чигә чәчләрен кулы белән сыпырды да башта яшь белән чыланган яңагыннан, аннан тулып торган матур иреннәреннән үпте. Хәдичә тирән итеп көрсенеп куйды. Ул тынычланган иде. Ире аны, әлбәттә, сөя. Хәдичә Хөсәеннең куенына ук кереп утырды, бармак бите белән аның мыегын сыпыра башлады. — Җәйгә әти безне кунакка чакырды. — диде ул. Хөсәен җәһәт кенә кашларын күтәреп куйды. — Юк, быел җәй эш бик күп булыр кебек. Хәдичәкәй. Хәер, белмәссең,— дип өстәде ул бераз уйлангач, — бәлки, барып та чыгарбыз. Хәдичә тагы баягы мәсьәләгә кайтты: — Хөсәен, мин синең карашың, мәсләгең турында Чистайда чакны бик күп баш ваттым... Ләкин сүзен әйтеп бетермәде. Кинәт кемдер, бөтен өйне тетрәтеп, капка дөбердәтә башлады. Хөсәен дәррәү урыныннан сикереп торды, ашыгып киенә башлады. — Бар, ач, тик озаграк маташ, тегеләр булса кирәк, — диде ул, агарынып.— Мин сез кереп җиткәнче ычкынган булырмын. — Ничек? — диде Хәдичә, куркынып. — Мин өйдә юк, — диде Хөсәен. Шундый куркынычлы бер минутта иренең югалып калмавы Хәдичәне бераз тынычландырды. Ул үзенә иптәшкә Нәкыяне уятты. Ул арада куркынган Бибифатыйма да күренде. Аз гына арада бөтен семья аякка басты. Ә капка дөбердәтүчеләр ни өчендер кинәт тындылар. Калканы Шәфигулла абзый ачты. акры. Барысы да тынып көттеләр. Кинәт ишек алдында кемнәрдер тавышлана башладылар. Колакка тимер чыңлавы ишетелеп китте. Бераздан өй ишеген дөбердәтергә тотындылар. Хәдичәнең башына килгән беренче уй Хөсәеннең язмышы иде. Ул Нәкыяне уяткач, әле генә Хөсәен ялгызы калган бүлмәгә яңадан ташланды. Ләкин, гаҗәпкә каршы, анда хәзер ире юк иде. Аның үзе белән алып кайткан китапброшюралары да, эшләпәсе дә күренми. Хәдичәнең башына, Хөсәен карават астына яшеренгән, ахры, аннан бик тиз табарлар бит, дигән шомлы уй килде. Ләкин Хөсәен анда да юк булып чыкты. Артык вакыт калмады. Ишекне котырынып-ярсып шакыйлар иде. Хәдичә йөгереп залга чыкты һәм, шашып аптырап калган Нәкыяне ияртеп, ишек ачарга төшеп китте. Ишек янында озын буйлы ябык пристав белән берничә полицейский торалар иде. Алар артында Шәфигулла абзый да Хәдичәнең күзенә чагылып китте. Аны пүнәтәй итеп иярткәннәр, ахры. — Мадам! Бик каты йоклыйсыз, — диде пристав. Тавышы кискен һәм ачулы иде аның. — Төн уртасы ич, ничек йокламаска! — диде Хәдичә. Полицейскийлар дөбердәп өскә менә башладылар. Ишек төбендә дә, капка төбендә дә аларның кешеләре күренә иде. Хәдичәнең үз гомерендә беренче тапкыр мондый хәлдә калуы иде әле. Ул һаман Хөсәен турында уйланды. Бу кылычлы, револьверлы усал кешеләр аның кадерлесен тотарлар дә хәзер үк төрмәгә, караңгы тынчу зинданга илтеп ябарлар кебек иде. Ул барлык көчен куеп сынатмаска тырышты, бөтен тәненә салкын тир бәреп чыкты, тез буыннары калтыранды. Пристав, өй эченә керү белән, Хөсәенне таптырды. Хәдичә кинәт сулышы тыгылуын, башына ниндидер кайнар дулкын менүен һәм авызы артык кибеп китүен тойды. Ул бер мәл телдән языл калды. — Хөсәен Минһаҗ улы Ямашевны сорыйм мин сездән! — дип кычкырды пристав. Хәдичә аның чекри соры күзләрендәге усал очкынны, тычкан койрыгыдай нечкә мыек чылгыйларының нервланып селкенүен абайлады. Ярдәмгә Бибифатыйма килде. Ул барысыннан да тынычрак иде. Русча ватып-сындырып булса да. ул Хөсәеннең өйдә юклыгын, аның көндез үк университетка китүен, хәзер иптәшләре белән шул уку йортына керергә әзерләнеп йөрүен аңлатырга тотынды. — Нәрсә сөйли ул. әйбәтләп русча аңлатып бирегез, — диде пристав Хәдичәгә. Хәдичә бераз тынычлана төшкән иде инде, русча төшендереп бирде. Полиция чиновнигы әле яна гына өйгә килеп кергән яшел күзле, сюртуклы бер кешегә текәлде. — Сез нәрсә?! — диде ул тәнбиһ белән. — Ваше благородие, — диде теге, — ул өйдә, яшеренгән булырга тиеш. Алдый мадам. — Тентергә! — диде пристав. Иң беренче булып түр якка әлеге сюртуклы кеше үзе узды. Аның кулында камыш таяк, башында котелок эшләпә иде. Ахры, бу кеше Хөсәен күп тапкырлар әйткән филер, шымчы иде. Күрәсең, ул әле дә Хөсәен артыннан сагалап килгән. Бәлки, ул аның яшеренгәнен белә дә торгандыр. Хәдичә куркуыннан хәлсезләнеп утыргычка чүкте. Озакламый тентү башланды. Барлык бүлмәләр каралды, барысы актарылып ташланды. Өйалдындагы баскычтан менеп чарлакның астын өскә китереп төштеләр. ниһаять, фонарь яндырып, үзләре белән Нәкыяне ияртеп, подвалга төшеп киттеләр. Барысы да яңадан залда очрашкач һәм эзләгәннәрен таба алмагач, утырып протокол язарга керештеләр. Хәдичәнең күз алдыннан үзе белгән китаплар, брошюралар һәм прокламацияләр узды. Тентүчеләр бик бәйләнчекләнеп барлык нәрсәне тикшерделәр. Стеналардагы шәмаилләргә кадәр әйләндереп карадылар. Шкафтагы китапларны туздырып ташладылар, урын-җирне, сандыкларны, кер саклана торган комод ящикларын актардылар. Ләкин, бәхеткә каршы, берни дә таба алмадылар. Ниһаять, алар, тентү нәтиҗә бирмәде дип язылган протоколга кул куйдырып, таң сызылып атканда китеп бардылар. Хатын-кыз шашып- тетрәнеп зал уртасында басып калды. Бөтен өй эченең асты өскә килгән. тузган. Хуҗаларның бүген өйдә нинди дә булса тәртип урнаштырырлык хәлләре дә калмаган иде. Барысы да курку һәм хурланудан бетерешкәннәр, алҗыганнар иде. Хәдичә тузгытып ташланган караватка ятты да балаларча үксеп еларга кереште. Менә аның күрәселәре шушы икән! Ул газаплы уйлар белән бәгырен телгәләвендә булды. Бераздан кемнеңдер сак кына адымнар белән карават янына килүе ишетелде. Кемдер хатынның башыннан сыйпады. Хәдичә яшьле күзләрен күтәреп карады һәм, ни әйтергә дә белмичә, тынып калды. Янында Хөсәен басып тора иде. — Я. нигә еларга? — диде ул. — Яле, күз яшьләреңне сөртик. Кесәсеннән Хәдичә үзе бөгеп биргән ак кулъяулыгын алды, хатынының күзләрен сөртә башлады. Хөсәенне күргәч тә туган беренче гаҗәпләнү һәм шатлык минутлары узды. Хәдичә кинәт шомлана башлады. — Кая яшеренеп калдың син? — диде. — Сине бит хәзер тотып алалар. — Алмаслар, алар киттеләр инде, — диде Хөсәен, тузанга буялган пиджагын каккалап. — Кайда яшеренеп тордың син? Мин куркып үлә яздым. Хөсәен саран гына елмаеп куйды. — Үз өемлә ничек тә җаен таптым инде. — Ходаем,— диде Хәдичә, — карале, йөрәгемне тотып карале, зинһар. һаман сикерә әле. Хөсәен кесәсеннән бая үзе белән алган китапларын чыгарды, алар- ны, учы белән сыпыргалап, өстәлгә салды. — Менә минем бәхетем шул икән инде, — дип куйды Хәдичә. — Ә ул хакыйкатәи бәхет! Хәдичә, колагы ишеткәнгә ышанмыйча, Хөсәенгә текәлде: — Нәрсәсе бәхет аның? Шулай тетрәнеп яшәүме? Шулай хурлык һәм түбәнлекләргә дучар ителүме? Хөсәен урыныннан купты да килеп Хәдичәне кочаклады. — Куркулар, тетрәнүләр алар барысы да узгынчы, Хәдичәкәй. Ә түбәнлек, хурлык юк монда. Түбәнлек ул беләсеңме ничек була? Хөсәен бераз тынып торды да: — Әнә теге камыш таяк тоткан котелоклы кеше бар бит, — диде.— Күзеңә чалындымы? Әнә шуның көненә калу ул түбәнлек. — Син аны беләсеңмени? Ул бит сине сагалап килгән, Хөсәен, ничек сизмәдең соң? Хөсәен дәшмәде. Ул ашыкмыйча гына чишенде, аннары караватка барып ятты. — Син артык өзгәләнәсең, Хәдичә, — диде ул. — Мин сиңа бик авыр икәнлеген беләм. Ләкин бит авырлык әле ул бәхетсезлек түгел. Үзеңнең мәсләген өчен көрәшеп яшәү, үз кыйблаңа таба көрәшеп алга бару бәхетсезлекме әллә? — Мин сине югалтырмын дип куркам. — Шулаймы? — Хөсәен яткан җиреннән сикереп торды һәм хатынына үзенең эшләре, максатлары турында сөйли башлады. Ләкин боларның берсе дә аның Хәдичәсенә булган мәхәббәтен киметмиләр, киресенчә, зур, бай эчтәлек белән сугаралар. Бу минутта Хәдичәнең күз алдына тимердәй салкын явыз пристав килеп басты. Аның артыннан ук әлеге сатлык җан филер... Әйе, Хәдичә я шул арны, я бул.маса. үзенең янында яткан кешене якларга тиеш.

(Дәвамы бар )