ЯФРАКЛАР КОЕЛА
Язучының күңел дәфтәреннән Эх, бу тормыш... Көтмәгәндә, уйламаганда авырып киттем. Иң яхшы хыяллар да, киләчәккә төзелгән мавыктыргыч планнар да, яшәүгә үзеннән нур өстәп, аңа кабатланмас мәгънә биреп торган хезмәт тә, семья тынычлыгы да — барысы-барысы да челпәрәмә килде. Инде һәммәсен, бала кебек, яңабаштан башларга кирәк. Әгәр гомерне дә шулай яңадан башлап булса, моңа артык көенмәс тә идең, әмма, аккан су кире Ике айдан артык больницада ятуларны язмыйм. Белгәннәр белә, белмәгәннәргә күрсәтмәсен. Больницада чакта шул сүзләрне ишетеп калган идем. Гыйбрәтле сүзләр. Анда авыруларның үзенә күрә тормыш фәлсәфәсе тупланган Моның белән килешмәскә мөмкин, ләкин игътибарсыз калдыра алмыйсың. Әрнү дә, моң да, йокысыз үткән төннәр дә барысы бергә җыелган монда, аз гына кузгатсаң да йөрәккә Инде, ниһаять, балконга, аннары ишек алдына, ахырда йортыбыздан илле-алтмыш адымдагы бакчага чыга башладым. Беренче көннәрдә мин моңа бала кебек шатландым: шушы кадәр сынау, газаплардан сон терелү! Моны бит әйтергә генә ансат. Инде якты дөнья белән саубуллашкан, бар кебек гомергә һәм эшләнгән эшләргә, ничек булдыра алсам, шулай йомгак ясалган иде. Шуннан соң яңадан терелә башла, имеш. Моңа шатланмас җирдән шатланырсың һәм, әлбәттә, яшәү турында уйланырсың. Кеше, мөмкинлек барында, бу дөньядан тиз генә китәргә теләми икән! Авыруның күңеле бик болытлы. Тормышны никадәр яратсаң да. никадәр оптимист булсаң да, тора-бара салкын зынҗырлар сине селкенмәслек итеп кысып ала. Яктыра башлаган дөньяң, чыга башлаган кояшың яңадан әллә кая тәгәри, суык җилләр исә. Син башыңны иясең... Габдрахман Әпсәләмов кайтмаган кебек, яшәгән көннәр дә кире кайтмый. Күрәсең, җимерелгән, ватылган, какшаган арбаны актык станциягә кадәр шулай тартырга туры килердер . тия. Мин бакчага чыга башлаганда, карт юкәләр әле яфрак та ярмаган иде. Бакча үтәдән-үтә күренә, әйтерсең, бөтен матурлыгын ачып куйган. Аннары яфраклар куера, эреләнә. Сиңа инде күп нәрсә күренми, ләкин син яшел шау-шуга җинелчә генә исереп утырасың. Әлбәттә, X. Әхмгтҗанов рәсеме. сәламәт кешеләрнең мона артык исләре китми, аларнын үз эшләре бар. алар каядыр ашыгалар, бакчада аз гына вакытка туктыйлар, нидер бәхәсләшәләр, аннары тагын чабалар. Безнең ише кешеләрнең генә ашыгыр эше юк. гүя алар арбадан төшеп калганнар, уйланалармы. болай утыралармы — аларга берәү бер сүз әйтми. Ник көне буе шунда булмыйлар. Атап әйтерлек эшен булмагач, тирә-юнеңне күзәтәсең. Кызык икән ул зур шәһәрнең бакчасы. Тере кебек, яши кебек ул. Болай гына узып китсәң, моны сизмисең дә. Агачлар, эскәмияләр, аллеялар, ял итүчеләр ... — барысы да берберсеннән аерым, бәйләнмәгәннәр кебек. Әмма көннәр, атналар, айлар утыра башласаң, серләр экрен-әкрен генә ачыла, пәрдәләр күтәрелә һәм син чак кына гаҗәпләнәсең: күр. бакчаның үз тормышы бар икән! Безнең бакча шәһәр үзәгенә бик якын булса да, ул ничектер калага аркан утырган кебек. Зур һәм мәшһүр исеме аны коткара алмаган: аның кайда икәнен күпләр белмиләр дә. Тик шул тирәдәге йорт хозяй- калары һәм студентлар гына аны үз иткән. Имтиханнар якынлаша башлагач, бакчаның барлык урындыклары яшь-җилкенчәк белән тула, утырыр урын табу да читенләшә, бигрәк тә иртәнге һәм өйләдән соңгы сәгатьләрдә. Урындыклар китап, дәфтәрләр белән тулган була. Соңыннан студентлар сирәгәя, ахырда тәмам бетә. Бакча' бер мәлгә тынып, бушап кала, анда инде балалар белән картлар гына хөкем сөрә. Ә син . .һаман утырасың. Таякка таянып, эшләпәң астыннан әйләиа-тирәнне тын гына күзәтәсең. Көрсенмисең, зарланмыйсың, әмма синен бу күз карашыңны кешеләр күрмәсә яхшырак булыр иде. Ниндидер авырлык, хәсрәт һәм бетмәс-төкәнмәс уй бар анда Хәер, уен тәгаен генә әйтеп тә булмастыр аның, бәлки уй да түгелдер ул. ниндидер әйтелмәгән, эшләнмәгән һәм инде беркайчан да эшләнмәячәк, әйтелмәячәк бер нәрсәдер. Очы да юк аның, кырые да. Бераз вакыттан бакча тагын бераз җанланып, терелеп китә аны яшьләр сырып ала. Аларга карыйсың да аз гына көлемсерәп куясын, тәҗрибәләре дә юк. киемнәре дә башка сыман. Алар әле мәктәптән арынып җитмәгәннәр. Кичәге белән бүгенге арасында яшиләр. Ләкин алар инде институтларга керү имтиханнары т.:ашыралар Нәкъ шул күчмә хәлнең беткәнлеген белдереп, бакчада студентлар юкка чыга һәм анда тагын шул пенсионерлар белән авырулар гына кала. Билгеле инде, карчыклар бар җирдә бала-чага кайнаша .. Күр. яфраклар коела инде! Әле күптән түгел генә берәм-сәрәм өзеләләр иде алар, аннары әкрен генә, теләр-теләмле кенә һавада кыйгачлап очалар пдс. Ку бесе яшел була иде. Ләкин кулыңа алып карасаң, аларда җан әсәре юк, төсләре яшел булса да, җилекләре кипкән. Күрәсең, болар шулай яшел килеш, агач башында торган килеш (нәкъ искәрмәстән авыруга дучар булган кешеләр кебек) яшәүдән туктаганнар. Аларга әллә нихәтле карарга һәм у йланырга мөмкин, тик уеңның очына гына чыга алмыйсың. Әкренләп яфраклар саргая, күбрәк коела, хәтта җилсез көндә дә өзелеп җиргә төшәләр, эскәмияләргә яталар. Бакчага чыга башлаган көннәремнең берсендә мин бер танышымны очраттым. Я алла, нинди шатлык' Ул минем белән кочак җәеп күреште. бик шат, бик шат. болай булгач, бирешмисең, дип тезеп китте. Мин халык арасына яңа чыгучы булганга, эредем дә киттем Кызыксынгач та, сораштыргач та аңа авыруымның бөтен тарихын сөйләп бирдем. Хәтта башкаларга сөйләү түгел, үземнән дә яшерә торган (кайчагында үзеңне дә алдыйсың нкән) хәлләрне дә ана ачтым Шулкадәр өметләндерүче, шулкадәр яхшы сүзләр әйтүче икенче берәүне тагын кайчан табарсың! Кыскасы, мин аның сәгатенә карап алуын да сизмәдем, сөйләдем дә сөйләдем. Аннары... аннары шул ук бакчада мин аны кабат күрсәм дә, ул минем яныма туктамады. Кайчак баш иеп, кайчак читкә карап үтә башлады. Билгеле, аның күрмәмешкә салынуына мин бик рәнҗедем, ә соңыннан... күнектем. Чөнки ул бер үзе генә шулай эшләми, башкалар да шулай итәләр иде. Кешеләрнең шушы беркатлылыгына мин бик озак карап тордым, исем китте. Ә соңыннан шундый фикергә килдем: сәламәт кешеләр авыру янында нишләсеннәр, бер-ике мәртәбә, хөрмәт йөзеннән, хәл сораштыралар да шуның белән эш бетә, сөйләр сүз калмый, чөнки алар синең хәлеңне сорыйлар, ә син аларга шул һаман бер нәрсәне — авыруыңның тарихын сөйлисен. Моның кемгә кызыгы булсын! Шушы кечтеки генә хакыйкатьне аңлагач, мин үзәк юлдан ераграк утыра башладым. Хәзер инде кешеләргә читтән генә карыйм. Ахырда шундый көн килеп җитте, күңелем тәмам кайтты, бакчага теләртеләмәс кенә чыга башладым. Аннары авыру да үзенекен итте. Минем хәл көткәнчә үк яхшырмады, атналар, айлар үтә торды, ә авыруым гүя кузгалмый, гел бер урында кадакланган кебек, алга китеш һич юк. Вакыты да бик әкрен үтә. мин әйтер идем, чамасыз әкрен үтә. Сәгатем туктаганмы әллә, дип ничә алдандым... Әйткәнемчә, бакчада пенсионерлар байтак иде. Менә шуларның берсе минем хәлне аңлады булса кирәк, таякка таянып, бер читтәрәк арлы-бирле агылучы халыкны күзәтеп утырган җиремә ул да килә башлады. Билгеле, башта мин аңа да бик салкын карадым, бераз такылдар да китеп барыр, дип көттем. Әдәп йөзеннән тыштан гына ачык чырай күрсәтүне һәркем дә аңлый лабаса! Ләкин Громов — фамилиясенә игътибар итегез, зинһар — торып китәргә ашыкмады. Минем төксе утыруымны сизгәндер, билгеле, аннары авыру кеше тойгыларын алай ерак яшерә дә алмый бит. Әмма мин аның тарафыннан бернинди дә ясалмалык сизмәдем. Ә берничә көннән аңа яхшы ук ияләштем, танышымның бакчага чыгуын үзем көтә башладым. Озаграк килмәсә, турсайган чакларым да булгалады. Тик мондый күңелсез минутлар артык озынга сузылмый. Ул, бакча башында ук карчыгыннан аерылып, минем яныма килә һәм берничә сүз белән тоткарлануының сәбәбен әйтеп бирә иде. Шул ук вакытта ул күзләре белән карчыгын барларга да өлгерә. Громов сөйләргә яратса да, телендә әллә ни бизәкләр юк, укымышы да чамалы. Боларны ул беренче көнне үк сөйләгән иде. Ләкин аның сөйләшүендә кешене якын иттерә торган икенче бер нәрсә бар. Мин исә андый нәрсәгә бик игътибарлы. Шуңа күрә без бер-беребезгә бик мач килә идек. Ул үзе уртачарак буйлы, корсагы бик аз үскән, шуңа күрә гәүдәгә шактый төз күренә, аяклары бераз кәкрерәк. Ялгышмаганмын икән, соңыннан үзе дә сөйләде: яшьлегендә ул кавалериядә хезмәт иткән. Күзләре, кыр чәчәге кебек, зәңгәр, ничектер ерактан һәм сыный төшеп карыйлар. Чәчен такыр итеп алдырган, башы ярыйсы матур. Көннәр эссе торганга, өстендә я бөрчекле чуар күлмәк, я тимер юлчылар кия торган кыска яшел форма була. Погон эзләре бераз беленеп торса да, погоннары инде күптән юк Җиңел эшләпәсен күбрәк кулында тота. Яхшы үтүкләнгән кара чалбар белән кара туфлиләр артык күзгә ташланмый Борыны кылыч, яисә, халык әйтмешли, карчыга борын. Са« калмыек һәм чәч кырылган булганга, аңа ничә яшь икәнен тәгаен генә әйтеп булмый, әмма үзеннән ишетеп аңа җитмешләр тирәсе икәнен беләм. Җитмеш өчен ул шактый яшь күренә иде әле. Вакытында зуррак квартир алырга мөмкинлеге булса да, нәфесен тыя белгән. Хәзер карчыгы белән унөч метрлы бер бүлмәдә тора. Бер дәнбер кызы күптән инде тормышта, Белоруссиядә. Карчыгы гипертония белән авырый, ләкин телевизорны бер дә калдырмый. Кызыклы тапшырулар булса, бакчадан тизрәк кереп китәргә тырыша. Бигрәк тә хәрби картиналарны карарга ярата икән, чөнки яшьлегендә озак еллар хәрби сестра булып эшләгән. Карт үзе, футбол булмаса, телевизорга болай исе китми. Пенсиягә чыккач, биш-алты ел буе йорт идарәсендә парторг булып эшләгән. Хәзер инде тыныч, карчыгын гына карый. Громов белән мин моннан 20—25 еллар элегрәк танышкан булсам, ихтимал, аның турында зуррак әйбер язарга да тотынган булыр идем. Хәзер инде озын язарга күңел теләми, аннары, гомумән, бүгенге эшне бүген бетерәсе килә. Громовның исәпсез күп грамоталарын күздән кичергәч. уйлап та куям: юк, болар инде үткән тормыш билгеләре, болар турында язар өчен шул тормышка кайтып чумарга кирәк, болай алар жансыз кәгазьләр генә. Сине җылытмаган, дулкынландырмаган шикелле, башкаларны да дулкынландырмас. Менә шул, без бакчада утырабыз, әкрен генә яфраклар коела. Сары яфраклар хәзер көпнән-көн күбәя. Әкрен генә трамвай тавышлары ишетелә. Бәлки трамвай тавышлары да түгелдер, коелган яфрак шулай кыштырдыйдыр. Тыңлыйсын, шул ук вакытта эчтән генә уйлыйсың: моның миннән башка кызыксынучысы бармы икән? Кешеләр яшәү белән мәшгуль. Үткән дә беткән, моның нәрсәсе аларны мавыктырсын? — Кешеләргә үпкәләргә ярамый, — ди Громов, минем уйларны белгәндәй. — Бу тормышта бернәрсә дә эзсез үтми, ләкин яшь кеше күбрәк хәзерге реаль тормыш белән кызыксына, аның капшап карыйсы килә. Кеше тотарга, капшарга ярата! Ләкин кызык хәл: ул үзе күбрәк үткәннәрне сөйли. Тора-тора да шул ерак үткәннәрне хәтер чоңгылыннан өскә чыгара. Әллә инде тыңлаучы табылганга шатланамы? Хәер, аның өчен үткәннәр коры сүз генә түгел. Ул, зәңгәр күзләрен кыса төшеп, каядыр еракка карый, әкрен генә көлә, я елмая. Ул күпне күрә, без белмәгәннәрне ишетә торгандыр. Мин шулай уйлыйм һәм аңа карыйм Ялгышмыйм, һич ялгышмыйм. Менә ул ат өстендә чаба, кылычын уңга да, сулга да болгый; менә ул кызыл командир; менә ул тимер юлда эшли инде; ул чактагы тимер юл — ташка үлчим; ләкин еллар үтү белән ул тамырдан үзгәрә... Громов тимер юл идарәсендә бик күп эшләрдә эшли, зур начальник була. Кул астында эшләүчеләр аны яраталар; эреләнми, кычкырмый, сүгенми. Бигрәк тә жирле милләт кешеләре белән үзен тигез тота, аларга тирән хөрмәт белән карый. Моның өчен югарыда аны яратып та бетермиләр. Ул елларда тимер юлда, бигрәк тә җитәкче урыннарда, татарлар аз була. Булганнары да русча ару сөйләшмиләр, ваталар, сындыралар. Ә тимер юл көненә ике тапкыр Мәскәүгә рапорт бирергә тиеш. Громов жирле халыктан кадрлар әзерләүгә бик җитди карый, аларны эшкә, хәтта сөйләшергә өйрәтә. Мәскәүгә рапорт бирергә булса, гел бүлегендәге татарларга куша, үзе шунда ук телефон янына килеп утыра. Егет рапортны дөрес бирә, тик акценты гына сизелә. Бу Мәскәүдәге тимер юлчыга ошамый, ул Громовны чакырып ала. — Громов, синең башың икеме әллә?.. Кемне телефонга утырттың? Нәрсә, бирермен мин сипа дөрес сөйләгәнне... Син анда татаркага өйләнгәнсең бугай... Бервакытны Громовны үзен Мәскәүгә чакыртып алалар. Әлбәттә, күңелгә төрле уйлар килә, ихтимал, эшендә кимчелекләр дә бардыр, ул әүлия түгел, әмма күрәләтә эшләгән хаталар юк, монысын ул теләсә кемгә ярып салачак Ләкин ул турыда аңа авыз ачарга да бирмиләр, дөресрәге, аның белән ул турыда сөйләшмиләр дә. Громовны 4. ,К. у.* М 9. Мәскәүнең Казан вокзалына начальник итеп билгелиләр! Минем андый зур урыннарда эшләгәнем дә юк, фәлән-төгән дип әйтеп карый. Тыңламыйлар да. «Беләбез!» диләр. Ә вокзалда, хәтта урамнарда да кеше — диңгез кебек, барысы кычкыралар, әрлиләр, сүгенәләр, елыйлар. Барысына бер генә нәрсә — билет кирәк, каядыр Уралга, Урта Азиягә. Җитмәсә вокзал подвалларына шпаналар тулган. Елап килгән кешеләрдән араланыр хәл юк: кайсының чемоданын тартып алганнар, кайсының киемен салдырганнар. Кем эше — шпаналар эше. Әнә шунда төшеп киттеләр, дип исәпсез-хисапсыз вокзал подвалларына күрсәтәләр. Тик анда төшәргә сакчыларның йөрәкләре жнтми. төшсәң, чыгу юк. Подвалларда үзенә күрә караңгы бер патшалык. Анда жылы. шәмнәр яна. җырлаган, сүгенгән тавышлар ишетелә, нәрсәдер саталар, алалар, каргыйлар, әрлиләр. Громов, яктыргач, беренче чиратта балалы хатыннарны озатырга куша. Ә икенче көнне, караса, аның ишеге төбендә балалы хатыннардан зур бер чират хасил булган. «Начальник, билет бир. Челкарга кадәр генә. Өченче көн инде ашаганыбыз юк...» Мең төрле кеше һәм барысында да шул бер үтенеч: «Начальник, билет бир » Шабыр тиргә бата Громов, ләкин каян барысына да билет аласың? Беркөнне аның янына вокзалда носильщик булып эшләүче бер татар килеп керә. Тыйнак кына исәнләшә, аннары озак кына аска карап тора, башын кашый. — Начальник, яхшы эшләмисең бит, — ди ул, авырлык белән генә сүз эзләп. Үзе таза, киң жилкәле. Русча сөйләшүе — вата-сындыра гына. Татар икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Хәер, Мәскәүлеләр дә аның Казаннан икәнен белеп алганнар инде. — Нәрсә дөрес эшләмим, Еникиев? Күр. носильщикның фамилиясен дә белеп алган! Бу картка бик ошый. Ул начальникның үзенә кеше итеп каравын сизә. Гәүдәсен турайта, бүреген арткарак этәрә. — Синең яныңа бүген бер яшь кенә хатын кердеме, начальник? — Я, кергәндер. — Баласы бар идеме? — Минем янга баласызларны кертмиләр бит. Еникиев башын селкеп алды. — Шул шул. Ә син бернәрсә дә белмисең. Балаларны саталар! Громов шакката. — Нәрсә сөйлисең син? Кая саталар? Бер карасаң, бик гади, бер карасаң, коточкыч хәл: спекулянтлар балалы хатыннарны сатып ала башлаганнар. Билгеле, балаларда алар- нын эше юк, аларга билет кирәк. Балалы хатыннарга билет бирәләр икән, нигә аларны шунда ук сату-алу эшенә җикмәскә. Спекулянтка акча исе генә кыйммәт, калганы апа чүп. Громов Еникиевка рәхмәт әйтә һәм бу хатасын бик тиз төзәтә. Хәер, монысы аның иң җиңеле була, ә менә аны шпаналар бик борчый. Ни генә эшләп карамый, әмма файдасы юк. Аптырагач, рәсми органнарга да әйтеп карый, ә анда болай да эш күп икән. Шул көннәрдә аның янына тагын Еникиев килә һәм подвалларга керү юлларын барысын да таш белән ябарга киңәш итә. Ташларны кипкәнче үк эчтән ватмасыннар өчен, ишек төпләренә сакчылар да куярга мөмкин. Шунысын әйтергә кирәк. Громов, әгәр килешсә, эшне бервакытта да озакка сузмый. бик коры һәм тиз тота. Бу юлы да шулай була. Кирпечләрне көндез үк ишекләр тирәсенә ташып өеп куялар. Төнлә, бөтен кеше йоклаган чакта, барлык ишекләрне дә кирпеч белән каплыйлар, тик берике урында гына тәрәзәчекләр калдыралар, янәсе, сөйләшү өчен. Ике көн ме, өч көнме эчтән жыр гына ишетелә, кайчагында бик каты сүгенәләр, бөтен вокзалны пыран-заран китерү белән яныйлар. Громов та, вокзал кешеләре дә тын гына йөриләр, төннәрен саклар көчәйтелә, подвалларга керми калган берән-сәрән шпаналар әкренләп барысы да кулга алына, шикле кешеләр шулай ук бетерелә. Бер атна дигәндә шпаналар гайрәт чәчүдән туктыйлар, сөйләшү өчен калдырылган тишекләр янына киләләр, чыгаруны үтенәләр. Ниһаять, Громов аларны берәм-берәм чыгара һәм чыгарган берсен Петровкага озата. Громов боларны бик озак, бик тәфсыйллы итеп сөйли. Мин ашыктырмыйм, түземсезлек күрсәтмим. Безнең барыбер ашыгыч эш юк бит, бүгенге көн житмәсә, иртәгесе бар. Әлбәттә, сүз берсе-берсенә бәйләнгән ике-өч эпизод белән генә бетми, берсенә ялганып икенчесе, өченчесе чыга. Шулай көн кичкә авыша, кайтырга вакыт житә. Без, зур бер эшне тәмамлаган кебек, әкрен генә, сыкрана-сыкрана гына таралабыз. Икенче көнне тагын очрашабыз. Менә бер елдан соң Громовны, үзенең соравы буенча, яңадан Казанга кайтаралар. Монда ничектер колач та таррак, кешеләре дә башка. Громов шатланып туя алмый, тик чыкмаган кояшына шатланган икән ул. Озакламыйча утыз жиденчс еллар башлана. Громовны эшеннән алалар. Ул кем беләндер бергә эшләгән, кемнедер фаш итмәгән, стена газетасында язган мәкаләсендә политик хата . жибәргән... Кыскасы, аны бик каты кисәтәләр, әмма... утыртмыйлар. Берникадәр вакыттан соң аны яңадан элекке эшләгән урынына алалар, ә аннары сугыш башлана. Бу хәвефле көннәрдә Громов тимер юл складында начальник булып эшли. Меңнәрчә, йөз меңнәрчә кешеләрнең соңгы станцияләре дә рәтләп күрсәтелмәгән багажлары килә, учреждение маллары килә. Боларның бөтенләй адреслары да юк. Күбесен юлда актарып бетергәннәр, урлаганнар. Лларга ниндидер тәртип кебек нәрсә бирер өчен гажәп күн эшләргә кирәк була Громов өенә дә кайтмый башлый, төн- көн складлар буйлап чаба. Ә фронттан берсеннән-бсрсе хәтәр хәбәрләр килеп тора. Җитмәсә, каядыр еракка билгеләнгән поездларны Казанда туктаталар да, әйберләрен тиз генә бушатып, яңадан фронтка озаталар. Громовның йөзендә әлеге шул зәңгәр күзләре генә утырып кала. Ләкин ул зарланмый, гомумән, ул сүз бөтенләй телдән алына: сугыш! Хәзер инде сугыш дәһшәтенең жимерү көче снарядлар, бомбалар ярылган урыннар белән генә чикләнмәве, иксез-чиксез зур илгә таралуы һәркемгә ачык. Шулай төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләп торганда, Громовны район башкарма комитетына күчерәләр, аннары, 1942 елда, шәһәр тимер юлының начальнигы итеп билгелиләр. Я. хода! Шәһәр тимер юлы бөтенләй чыгырыннан чыккан. Кешеләр, бигрәк тә ирләр, бөтенләй диярлек юк. Громов Министрлар Советында да, өлкә комитетында да дөресен әйтеп бирә шәһәр тимер юлында мин нәрсә беләм, берни булдыра алмам, ди. Министрлар Советында ана бары тик уйларга кушалар. Ә берничә сәгатьтән аны өлкә комитетына чакыралар. Министрлар Советы кешесе кичә шәһәр тимер юлының бөтенләй эшләмәвен, трамвайларның берсе дә линиягә чыгарырга ярамавын, соңгы шәһәр тимер юлчыларының армиягә китеп баруларын әйтә дә, менә иптәш Громов, ул эшне рәтләр, дип сүзен бетерә. Алай-болай булса, каршы әйтергә дип Громов үзенчә сүзләр әзерлән куйган була, ләкин бюрода утырганда барысын да оныта. Күренеп тора ич; хәл чамадан тыш авыр. Министрлар Советы, өлкә комитеты бюросы Громовны шул эшкә куярга катган икән, димәк, башка кеше юк, барлык чаралар беткән. Мондый чакта сөйләп торудан ни мәгънә? Громов өлкә комитеты бюросыннан туп-туры шәһәр тимер юлы конторасына кайта. Бу вакытта ярты төн күптән узган була. Контора дигәне кечерәк кенә бер бүлмә, буп-буш. Бары тик бер кеше — карт инженер гына өстәлдә бөгәрләнеп йоклый. Громов аны уята да үзенен каян һәм кем булып килгәнлеген әйтә. Икәү уйга калып утыралар. Кайдан башларга, кемне эшкә кушарга? Иртән ике-өч хатын килә, ләкин аларның да нәни балалары бар. Нәкъ шуны сизгәндәй, хатыннарның берсе баласын Громов алдына бастыра да. «Менә, иптәш начальник баланы карасын, мин эшкә чыгам», — ди. Ихтимал, менә шунда Громовның чәче коелып беткәндер һәм ул, шуны кешегә күрсәтмәс өчен, чәчен алдырып йөри башлагандыр. Ул чакта көннәр ничек үткәндер дә, ничек эшкә башлаганнардыр — хәзер беркем дә әйтә алмас инде. Уйласаң, исең китәрлек. Громов өлкә комитетына чаба, кеше сорый, даулый. Ниһаять, аңардан «Ничә кеше?» дип сорыйлар. Громов ничә кеше кирәклеген үзе дә белми, әмма югалып калмый, түшәмнән алып булса да әйтә: 200 кеше! Уйлаша һәм телефоннан шалтырата торгач, аңа 50—60 кеше табып бирәләр. Ләкин нинди кешеләр! Беренче тапкыр шәһәргә килгән, чын трамвайны да гомердә күрмәгән чын авыл кызлары! Аларны эшкә чыгару, эшкә өйрәтү — язмасаң да билгеле. Торырга урыннары булмагач, алар шул ук конторада йоклыйлар да. Бер запас часть юк. электростанцияләр эшләр-эшләмәс кенә. Шулай да, берән- сәрән генә булса да, трамвайлар юлга чыгалар. Громов аларга ниндидер космик корабльне жибәргән шикелле карап кала. Дөрес, тыштан ул аз гына да шатланмый. Моның кирәге дә юк, ләкин трамвайлар йөри бит! Беркөнне караңгылы-яктылыда юлга чыгып китәләр. Громов үзе дә чыга, төрле идарәләрдән нәрсә дә алып булмасмы дип уйлый. Ә трамвай аз гына бара да туктый, аз гына бара да туктый. Халык сүгенә, эшкә кичегәбез дип шаулый, ләкин трамвай кузгалуга ишекләргә дә, түбәләргә дә халык ябырыла. Суык, тәрәзәләргә ике бармак калынлыгы боз каткан, күренми, караңгы. Ниһаять, трамвай бөтенләй туктый. Вожатый, яшь кенә кыз: «Мин нәрсә эшли алам? Әнә начальниктан сорагыз», — дип күз яшьләре белән кычкыра. Громовны тотып алалар. Халык, әһә. гаепле кеше табылды, дин тынып кала. Бер генә минутка тын кала, ә аннары... Мин инде Громовның кайчан сөйли башлавын күптән оныткан идем. Аны сүзенең иң кызык, дөресрәге, иң драматик җирендә карчыгы алып киткәч, бер мәл ни эшләргә белмичә утырдым. Аннары тынычландым, мин бит әле кич буе, төнлә дә, иртәнге якта да эшнең ни белән беткәнен уйлый алам. Шулай булгач, нигә ашыгырга? Громовның шулай көтмәгәндә китеп баруы бер яктан яхшы да булды әле. Аның киткән чакта: < Нәкъ мең дә бер кичә булды бу», — дип әйткән сүзләренә сонга калып булса да елмайдым. Ләкин мин үземнең авыру, аның карт булуын бөтенләй истән чыгарганмын. Икенче көнне көне буе диярлек яңгыр яуды, шуңа күрә мин өйдән чыкмадым. Аннары кәефем начарланып китте. Бер атна буе диярлек урында яттым. Билгеле, бу вакыт эчендә мин әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Громовны ничек кенә күз алдыма китермәдем. Ләкин, барыннан да бигрәк, сугыш турында уйладым мин. Без сугышны ничектер фронтта гына итеп күз алдына китерергә күнеккән, ә аның менә нинди яклары да бар икән. Япь-яшь авыл кызының кар чокый- чокый елавы, вожатыйның күз яше аралаш: «Мин нәрсә эшли алам? Әнә начальниктан сорагыз», — дип кычкырып җибәрүләре — болар бит бар да сугыш нәтиҗәләре, шуннан аерып алсаң, һичбер мәгънәләре калмый, аларны аңлап та, аңлатып та булмый. Бакчага чыккач, бер мәл аны таный алмыйча тордым: яфраклар шактый сирәгәйгән, яшел агачлар инде ышык \рыннарда гына; аллеялар, урындыклар — һәммәсе кипкән яфраклар белән капланган, кешеләр дә бакчада аз күренә, булганнары да безнең кебек утырып тормыйлар. тизрәк китү ягын карыйлар. Трамвай тавышлары аермачык булып ишетелә. Карасана, алар ничек күнелле чыжылдыйлар. Мин шу i тавышларны тыңлый-тыңлый Громовны көттем. Әнтәм, трамвайларның ничек күнелле чыжылдауларын аңа әйтәм, дип уйладым. Әмма ул килмәде. Икенче, өченче, дүртенче көннәрдә дә күренмәде. Ниһаять, беркөнне аның карчыгын күрдем. Карт авырган икән, аны больницага салганнар, бүген-иртәгә операция булырга тиеш! Миңа ничектер ямансу булып китте. Уйга чумдым. Бакча буйлап берөзлексез кешеләр узып тора, кайчагында эскәмияләргә дә утыралар, сөйләшәләр яисә болан гына карап торалар. Сугыш турында, анын нәтиҗәләре турында, белсәләр дә, ишеткән булсалар да, хәтта аны күргән, кичергән булсалар да уйламыйлардыр, аларның күңелләре инде башкада. Их, тормыш, тормыш! Кичәгесе сизелмәстәй артка чигә, авырлыклар онытыла, алар булмаган да кебек. Теге трамвай конторасында баласын Громов алдында калдырган хатын кайда икән? Баласы инде күптән егет булгандыр, үзе картайгандыр. Юк, мин аларга авыр сүз әйтергә җыенмыйм. Андый кеше булсам, жир күтәрмәс иде мине. Алар бит сугыш авырлыкларын иңнәрендә күтәреп чыкканнар. Громовны да бары тик яхшы исем белән генә телгә алам. Белмәгәч, кеше турында әллә нәрсә уйлыйсың, белгәч, уйларын үзгәрә икән. Мин каймакта Громовны батырлар рәтенә дә кертәм, аннары уйлап куям: бу минем эш түгел бит,— бу халык эше, ә халык кирәклесен онытмас! Ә менә картның хәлен белеп торырга кирәк, бик кирәк. Бүген җил юк, ә яфраклар барыбер тын гына коелалар. Алар инде бик күп, юлларда да, эскәмияләрдә дә, бөтен җир — бар да сары күбек. Давыл гына чыкмасын, давыл чыкса, алар дөньяны баса, бернәрсә дә күренми... 1966 ел. Кичә, 1967 елнын 14 мартында. Павел Петрович Громовны җирләделәр. Әллә ничек кенә бу тормыш, кешеләр китәләр дә баралар.
15 март 1967 ел