Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Уйгур халык мәкальләре

Алга барган чакта артыңа да кара. Ат урнына ишәк бәйләмиләр. Ахмакның олысы-кечесе юк. Бодай ипиең булмаса, бодай телең юкмыни. Дошман нәрсә димәс, төшкә ниләр кермәс. Заман төзәлсә, яман да төзәлер. Ил кузгалса, тәхет селкенер. Илдә абруең булса, чүлдә йөгең калмас. Карарсыз инсан — вафасыз буран. Нәсихәт ачы, җимеше татлы. Син бүрене аясаң, бүре сине талар. Тәмугка күнеккән җәннәткә түзмәс. Утыз тештән чыккан сүз утыз илгә тарала. Уразаны мин тоттым, гаетен байлар йотты. Юлбарысны җиңгән батыр түгел, ачуны җиңгән батыр. Яхшы илнең баласы һәлак булыр, кол булмас. Яхшы эт үләксәсен күрсәтлчәс. Үзе өчен йоклаган, кеше өчен теш күрмәс.