Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАРГА ҖАВАП

«Казан утларым журналының узган елгы 10—12 саннарында «Үлемнан яшәүгә» исемле документаль повестем басылып чыккач, минем үземә дә. журнал редакциясенә дә шактый нүп хатлар нилде. Ул хатларны төрле яшьтәге һәм төрле профессия кешеләре язган. Хат авторларының барысы да әсәрне яратып укуларын әйткәннәр. Ул хатларның инесе «Казан утларымның бу елгы 7 нче санында басылып та чыкты инде. Әмма алар нүп. шунлыктан барысын да бастырып бетерү мөмкин түгел. Шулай да тагын ике хатны журнал укучыларына тәнъдим итәсем нилә. Менә алар: «Кадерле Сәгыйт Абдуллович! Без Сезнең «Үлемнән яшәүгә» исемле повестегызда сурәтләнгән әсирләрнең — социалистик илебез кешеләренең батырлыгына, ныклыгына сокланабыз. Фашистлар тарафыннан коточкыч каты җәберләнүләренә, нимсөтөлүләренә карамастан, коммунистлар партиясенә, туган илебезгә турылыклы булып калган һәм шундый кыен шартларда да иреккә чыгу өчен, дошманны җиңү өчен көрәшүләрен дәвам итнан ул кешеләргә сокланабыз. Без фашизмны күрәалмасна. тынычлык очен көрәшергә һәм бөтен тормышыбызны туган илгә хезмәт итүгә багышларга вәгъдә бирәбез. Оренбург, 64 нче мәктәпнең 8 нче класс укучылары». «Повестегызны укып чыктык. Сезгә сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге телибез. Сезнең әсәрдәге геройлар кебек булырга тырышырбыз. Тынычлык өчен, коммунизм өчен көрәшербез. Оренбург педагогия институтының тарихфилология факультеты студент-комсомолец» лары». Бу хатка 150 комсомолец кул куйган. Дөресен әйтергә кирәк, повестем басыла башлагач, укучылар аны ничек каршылар, ошатырлармы, юкмы икән, дип шактый нык борчылган идем мин. Чөнки мин профессиональ язучы түгел бнт, әдәбиятны яратсам да, язучыларыбызның әсәрләрен нүп укысам да. кулыма каләм алып үзем әсәр язып караганым юк иде. Әмма башымнан кичкән хәлләр, әсирлектә үлеп калган күп кенә иптәшләремнең якты истәлекләре соңгы елларда миңа тынгылык бирмәде. Күңелем алар турында сөйләүне, алар- ның исемнәрен халыкка җиткерүне таләп итте. 1960 елда миңа сугыш елларында фашистлар кулында тоткынлыкта булган неше- лэр җыелышында катнашырга туры нилде. Мәскәүдә үткәрелгән ул җыелышта мин күп кенә Үанышларымны да очраттым. Алар д? миннән, Дахау тоткыннарының фашизмга каршы көрәше турында язып, хакыйкатьне халыкка җиткерүемне үтенделәр. Җыелышта да тоткыннар тормышы турында язарга киңәш иттеләр безгә. Менә шуннан соң мин Дахау концлагере турында мәгълүматлар җыярга тотындым: үзем белән әсирлектә булган һәм хәлләреннән килгәнчә фашистларга каршы көрәш алып барган иптәшләр белән бәйләнешкә кереп, алар белән киңәштем, сөйләштем, фактларны ачыкладым. Бәхеткә каршы. Дахаудан исән котылган иптәшләрем шактый булып чыкты һәм алар миңа байтак кына материаллар җибәрделәр. КПСС Үзән Комитеты аркылы үзем белән тоткында булган чит ил кешеләре белән дә элемтәгә кердем һәм алардан да хатлар ала башладым. Кайбер иптәшләр белән газеталарда басылган хә* бэрләр аша таныштым. Иосиф Лаушер һәм Зубка Фрэнтишеклар белән, мәсәлән, шулай табыштым. Алар (Иосиф Лаушер Австрия Коммунистлар партиясе делегациясе составында. Зубка Франтишек профсоюзлар съездына) Мәскәүгә килгәннәр иде. Бу иптәшләр дә минем ниятемне хуплап хат яздылар һәм байтак кына мәгълүматлар бирделәр. Аннары мин тәвәккәлләп кулыма каләм алдым һәм шушы повестьны яздым да укучылар хөкеменә тапшырдым. Журнал унучыларыннан килгән ике меңләп хат һәм телеграммаларны мин әсәремә карата хөкем карары дип кабул итәм һәм, яшермим, ул хөкемнең минем өчен куанычлы булуына шатмын. Ул хатлардан тагын шул хәл ачык күренә: хәзерге уиучыларыбызның аң-белеме, культурасы бик нык алга ниткән икән. Алар әдәби әсәрне бары тик кызыклыгы өчен генә укымыйлар, бәлки аның эчтәлеген, максатын да дөрес аңлыйлар икән. Хат авторларының күбесе «Үлемнән яшәүгэ»нең әһәмиятен, аның яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итәчәген әйткәннәр. Мин үзем дә шуны күздә тотып язган идем бу повестемны. Димәк, максатыма ирешкәнмен. Очрактан файдаланып, әсәремә карата фикерләрен язып җибәргән иптәшләрнең барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Хат авторларының күбесе повестьта сурәтләнгән кешеләрнең язмышлары белән кызыксына, аларның хәзер исәнме, юнмы, исән булса, кайда яшәүләрен, кем булып эшләүләрен сорап язалар. Бу сорау хат авторларын гына түгел, башка укучыларны да кызыксындыра торгандыр дип, түбәндә повесть персонажлары хакында кыскача мәгълүмат биреп китмәнче булам. Аларның байтагы исән әле. Илларион Андриевич Пановна хәзер алтмыш биш яшь. Ул Мәскәүдә яши һәм төзелеш трестларының берсендә кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли. Латиф-Задә алтмыш ике яшьтә. Башта Сәмәркандта яшәде, ә хәзер Кавказда яши һәм ял йорты начальнигының ярдәмчесе булып эшли. Генерал-майор Сергей Владимирович Вишневский һәм генерал Николай Филиппович Михайлов Мәскәүдә яшиләр. Икесе дә отставкада, пенсионерлар. Антифашистик группаның актив членнарыннан Семен Маляров һәм Артем Map- ценюн икесе дә Полтавада яшиләр. Маляров заводта цех начальнигы булып эшли. Артем да шул завод эшчесе. Яшерен радиоалгыч ярдәмендә безнең антифашистик группага Совинформбюро хәбәрләрен вакытында җиткереп торган батыр йөрәкле Геннадий Нуретдинов хәзер Татарстанда яши. Нефтьче. Михаил Менделеевич Шейман хәзер Мәскәү дәүләт университетында укыта. Доцент. Андрей Семенович Прудников Тихорецк шәһәрендә, Алексей Андреевич Северюхин Ижевск шәһәрендә яшиләр. А. С. Календарев Ленинградта яши. Инженер. Ә лейтенант Хонич туган илгә кайтып җитә алмаган, юлда үлгән. Күл кенә укучылар повесть китап булып басылып чыгачакмы, чыкса, кайчан чыгачак дип сорыйлар. Бу мәсьәләдә эш менә болай тора. Язып бетергәч, мин аны Мәскәүгә Ватан сугышы ветераннары киңәшмәсенә алып барган идем. Анда аны хәрби әсирләр секциясендә укып тикшерделәр дә. яхшы язылган дип табып, тагын да яхшырту өчен кайбер киңәшләр биреп, «Южный Урал» нәшриятында китап итеп русча бастырып чыгарырга тәкъдим иттеләр. Иптәшләрнең фикерләрен искә алып, мин повестьны яңадан карап-төзәтеп чыктым. Аннары аны әлеге нәшриятка тапшырдым. Нәшриятта повестьны укып-тикшереп 1967 ел планына керткәннәр. Ел ахырларында. шәт, бастырып чыгарырлар дип торам. Э татарча вариантын Татарстан китап нәшриятына тәкъдим итмәнче булам. Шулай итеп повестьның язмышы Татарстан китап нәшрияты кулына тапшырылачак. Анда ничек хәл итәрләр — анысын әйта алмыйм.