Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ШИГЪРИ ТАВЫШЫ

Ростам Шакир улы Башкуров танылган әдәбият галиме, талантлы тәнкыйтьче ид иде Ул әдәбият фәнен үстерүгә лаеклы өлеш кертте, татар совет поэзиясенең актуаль мә мәсьәләләренә багышланган монографияләр, тирән эчтәлек те мәкаләләр язып калды дырды. * Рөстәм зур иҗат планнары белән яши иде. Әмма рәхимсез үлем аны безнең арада дан тартып алды. Каләмдәш дустыбызның инде төгәлләнеп килә торган зур-зур хеэ- мә мәтләре. күп санлы мәкалә-рецензияләре калды... Әле февраль аенда гына — әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта — Рө Рөстәм Башкуров 1966 елгы поэзия турында доклад ясаган иде Журналыбызның бу сат санында укучыларга аның шул докладын тәкъдим итәбез. Тагын бер ел үтеп нитте. Поэзиябез Күп нена асарлар, яңа исемнар белан бае- fl ы. Газетажурнал битләрендә йөзләрчә шигырьләр дөнья күрде, егермегә янын шигъри җыентык басылып чыкты. 1966 елда басылып чыннан шигъри әсәрләргә караш ташлаганда, бер әйбер күзгә нык чалына: аларның авторлары — нигездә яшь һәм урта буын шагыйрьләр. Бу хәл хәзерге поэзиябезгә зур җаваплылык всти һәм аның киләчәгенә дөрес, җитди карауны таләп итә. Эпин планлы шагыйрь С. Баттал, лирик җылылык бөркеп торучы С. Ханим, тормышны кайнап торган бәрелешләрдә чагылдыручы Ә. Давыдов, патетик моңсулык белән өртелгән Г. Хуҗиев әсәрләре һәм 3. Нуриның шигъри публицистикасы белән беррәттән, монда романтик И. Юзеев, лирик М. Ша- баев, тормыш табигыйлеген яратучан Г. Афзал, сатирик Ш. Галиев, самими С. Сөләйманова, драматик хисләр җырчысы X. Намалов, һәр гади нәрсәдо югары кешелек күрүчән Р. Файзуллин, киңлекләргә омтылучан Р. Гатауллин, хикмәт соючән Ш. Махмудов, мәхәббәткә ашкы- нучан Ә. Баян небен бин нүпларнең үзенчәлекле тавышларын ишетергә мөмкин. Поэзия өлкәсендә актив эшләп нилүче шагыйрьләр саны, әлбәттә, моның белән генә чикләнми. Бу исемлеккә « Казан утлары »нда һәм газета-журнал битләрендә күренгән уннарча яшь шагыйрьләрне өстәргә мөмнин булыр иде. Коммунистлар партиясенең XX съездыннан соңгы чор интеллектуаль лириканың, уй-фикер шигыренең үсеп китүенә киң юл ачты, әдәбиятны киң карашлы, олы финерле образлар галлерөясы белән тулыландырды. Совет кешесенең рухи дөнья сындагы кичерешләрне, үзгәрешләрне, шәхес белән җәмгыять интереслары бердәмлеген үзендә туплаган әлеге герой — иҗади эш. кыю хыял, әхлакый яңарыш һәм гуманистик омтылышлар герое ул. Ул герой бөтен җир йөзендә барган бәрелешләр, вакыйгалар үзәгендә тора, алар өчен үзен җаваплы сизә. Бу җавап- лылыкны аңа Ватаны үти торган бөек эшләр йөкли, аның аңы. рухи дөньясы шушы эшләргә бәйләнештә байый, үсә. Элеккеге колонияләргә ярдәм кулын сузган Татарстан белән бергә, ул герой үз Ватаны, туган җире өчен «барлык-бар- лык парламентларда ' (С. Хәким) сөйли алырлык горурлык белән яна. 1966 ел поэзиясен дә. гомумән, соңгы еллардагы татар поэзиясе небек үк, тормышның катлаулы вакыйгаларын ачуга юнәлтелгән һәм максатлы фикер белән сугарылган колачлы лирик-философик шигырьләр бизи. Литва тәнкыйтьчесе Э. Кубилюс әйтмешли, аларга фикер энергиясе, ялкынлы ышаныч, барлык рухи көчләрнең югары накалыннан туган эмоциональлек хас. Бүгенге татар шагыйрьләренең күп кенә әсәрләре геройның тормышны оптимистик сиземләвен. аның бу тынгысыз дөньяда үз көчен, үз ролен нын аңлап эш итүен, тормышта барган бөтен вакыйгаларга мвнәсәбәте, бәйләнеше барлыгын чагылдыралар. Бу мөнәсәбәт һәм бәйләнешләр нигездә образлы ассоциацияләр аша биреләләр һәм үз нәүбәтендә бер хис. бер фикер, бер вакыйгага корылган поэзияне һич тә инкарь итмиләр. Алай гына да түгел, поэзиядәге бу алымнар бер-берсен тулыландыра, баета, киңәйтә киләләр. Әдәбиятыбызның барометры булган «Казан утлары» журналының уңышлы шигъри сәхифәләрендә Ватан, кеше, шәхес һәм халык турында уйлану-борчылу- ларга нигезләнгән, заманның әһәмиятле әхлакый мәсьәләләрен яктыртырга омтылган лирик-философик әсәрләр матурлый. Мәсәлән, Г. Афзалның «Идел ага». «Язмышлар», »Бөтен дөнья каршында», Ә. Малиновның «Яндырылган хатлар», «Алда opяңа язлар» кебек әсәрләреннән тормышның гуманистик пульсы тибеп тора, тормышка, иҗат кешесенә кайнар мәхәббәт аңкый. Шундый ук гыйбрәтле әсәрләр рәтенә яшь шагыйрьләрдән интеллектуаль поэзия тармагында иҗат итүче Р. Гатауллин, Р. Файзуллин шигырьләрен дә кертергә кирәк. Таушалган сурәтләрдән котылуны күздә тотып, алар үз иҗатларында милли- әдәби традицияләр белән хәзерге поэзия уңышларын берләштерергә омтылалар, хәзерге яшь геройның әхлакый матурлыгын җырлыйлар. Ләкин шул ук вакытта аерыи шигырьләрнең чиксез авырлаштырылуын, рационалистик характерда булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Кайчак авторлар үз шигъри сукмакларында үзләре үк югалып та калалар. Ирекле шигырь фикернең үстерелешендәге искиткеч тыгызлыкны, киеренкелекне сораса да, вакыты белән поэзия урынына прозаизмга бирелү сизелә. Урыны белан ван. игътибарсыз фикерләр зур фәлсәфәгә дәгъва кылалар яки, киресенчә, гади бер фәлсәфә һәм гуманистик фикер ребус сыман катлаулы поэтик сурәт астына яшерелә. Әмма үзләренең уңышлы әсәрләрендә бу авторлар заманның сәнгатьчә зәвыкларын, рухын тоя алучы шагыйрьләр булып күз алдына киләләр. Тормыш детальләре һәм хисләр мондый шигырьләрдә сәнгатьчә ачыш булып яңгырыйлар һәм заманның олы идеяләрен гомумиләштерәләр. Тормыш, яшәү формаларын күзәткәндә, Р. Файзуллин микроскоп белән эш итсә, Р. Гатауллин телескопны ярата тешә, һәр икесе дә, һичшиксез, кирәк нәрсә. Совет кешесенең бай рухи дөньясын күп яклы итеп сурәтләүгә, аны героин тарих, заман һәм киләчәк белән бәйләнештә чагылдырырга омтылу узган елда татар поэзиясенең характерлы сыйфаты иде, дисәк — ялгыш булмас шикелле. Бүгенге шигъри әсәрләрнең күпчелеге бик нүп төрле тойгы һәм фикер борылышларын эченә ала. Аларда дөньякүләм кискен сыйнфый һәм әхлакый бәрелешләр дә, матурлык һәм караңгылык, яшәү һәм үлем антитезасы да. гуманизм белән кешелексезлек каршылыгы да, елмаю һәм каш җыеру да, тантана һәм сагыш та урын ала. Совет кешесенең бай акыл-хис дөньясын дөрес чагылдыру үзе шуны таләп итә. Күп очракта бер үк әсәрдә патетика белән реализм, драма белән романтика, лирика белән яхшы мәгънәсендәге риторика кушыла. Моның әйбәт мисалы, Һади Такташның ° Киләчәккә хатлар»ын- нан соң, Гали Хуҗиның сугыш елларында язылган «Россия» поэмасында күренеп үткән иде. Шушы нушылу, синтезлашу тенденциясе бүгенге татар поэзиясендә тагын да көчәйде. Моны поэмаларда аеруча нын сизәсең. Бу яктан Сибгат Хәкимнең «Үрләр аша» поэмасының 1966 елда басыл ган яңа варианты аеруча отышлы. Татарстан. Ватан, чор язмышы турында тирән фәлсәфи уйлануларга нигезләнеп язылган бу лирик поэма бии күп төрле эмоциональ- стилистик башлангычларны аерылгысыз итеп берләштерә алган. Сугышта ирен югалтып, хәзер ул үткән авыр юл аша Европага нефтепровод салучы Халидә кичерешләре сагышлы драматизм һәм җылы романтика белән сугарылган. «’Европаның үзәгенә тикле зур эштә • катнашучы совет кешеләренең бөек бурычы турындагы фикер һәм хисләре җылы һәм шул вакытта киеренке лирик дулкында ага. Әсәрнең күтәренке публицистик рухы Нарпат таулары аша еракларга сузылган дуслык, туганлык җепләренең какшамаслы- гын җырлаганда көчле яңгыраш ала. Бо- ларның һәммәсен әсәрнең тормышчан материалга һәм шул материал тудырган конкрет хис һәм фикерләргә бай булуы белән аңлатырга мөмкин, һәм күп тавышлы. ягьни полифоник планда язылган әсәрләр өчен бу аеруча әһәмиятле. Поэмага чын мәгънәсендә тарихилык тойгысы хас. Беек Ватан сугышы елларының тирән драматизмны бүгенге чор тормышының тынгысыз рухы белән аерылгысыз бәйләнгән һәм кешелекнең киләчәк язмышына килеп тоташкан. Бөек дуслык юлын салып, татар хатыны Халидә бара. Халидә белән бергә Татарстан бара. Шул рәвешчә, алар планетада барган тормышның, тарихның үзәгендә торалар. Татарстаннан сузылган нефть юлы Польшаның киләчәгенә кушыла. азат Германия дә аны үзенең тормыш тамыры итеп тоя. Халидәнең уй-хисләре поэманың яңа вариантында тагын да колачлырак төс ала. һәм шуңа нисбәтән герой үзе дә донья белән тирәнрәк бәйләнешкә керә. Әсәрдәге поэтик детальләрнең подтексты һәм мәгънә сыешлыгы гаять тирән. Шунлыктан аларда конкрет хис белән фикер бердәмлеге аеруча күзгә ташлана. С. Хәким гади көнкүреш детальләре аша чорның зур фәлсәфәсен чагылдыруга ирешә. Щисемсоз купшылыктан арына барып, көндәлек тормышны романтик күтәренке буяуларда сурәтләргә омтылуны Сибгат Хәкимдә генә түгел, поэзиябезгә җир җылылыгы алып килүче Г. Афзал һәм Ш. Галиев, тормыш яменә таң налучы С. Сөлэйманова. романтик И. Юзесв, гадилектә поэзия күрүче Р. Гәрәй, яхшы мәгънәсендә патетикага тартым М. Ша- баев. җир матурлыгыннан аерылгысыз гуманизмны байрак иткән Р. Гатауллин һәм Р. Файзуллин шигырьләрендә дә. кеше борчылуын тирән сиземләүче X. Камалов әсәрләрендә дә. К. Булатова. Рәшит Эхмат- җанов һәм Р. Мингалимовның кайбер психологик портретларында да тоеп була, һичшиксез, бу момент поэзиябезнең күп төрле индивидуальстилистик тармакларында чагыла, дип әйтә алабыз. Бу уңайдан Гали Хуҗиевның Таныш күзләр, таныш карашлар' исемендәге шигырьләр циклын һәм М. Шабаевның Такташ иҗатындагы романтик сызыкка килеп тоташкан « Сине эзлим < поэмасын аерым искә алып үтәсе килә. Гали Хуҗиев лирик герой кичерешләре аша сугышта һәлак булганнарга мөрәҗәгать итеп, бүгенге тормыш героикасының эчке мәгънәсен тыгыз итеп тасвирлауга ирешә. Бу — Гали Хуҗиевның яңа бер иҗади күтәрелеше дә иде. Марс Шабаевның лирик герое киеренке рух белән бүгенге тормыш матурлыгын раслап кына калмый, бәлки чорыбызның әле тарих булырга өлгермәгән драматик көннәр белән тирән бәйләнешен ача. героик традицияләрнең яшәүчәнлеген җырлый. Ватан сугышы чорында булып үткән трагик вакыйгалар аркылы герой бүгенге олы дөньяга чыга, шушы нигездә кешелек белән кыргыйлыкның, яшәү белән үлемнең, яктылык белән караңгылыкның килешмәүчәнлеген гәүдәләндерә. -Сине эзлим» поэмасындагы һәр шигъри детальнең, метафораның конкрет мәгънәсе, зур идеясе бар: Үләннәрдән чыклар күптән кипкән. Күзләрдән дә чыклар кипкәннәр. Кайда. Нинди үлән булып шыткан икән Кырык бердә чыгып киткәннәр? — кебек, поэмада бик еш очрый торган мондый метафораларның тирән мәгънәгә ия булулары турында артык сөйләп торасы юк шикелле. Яңа чор яңа эстетик таләпләр куя. Идеаллар, өметләр берсе артыннан берсе тормышка аша барган заманда исә шәхес болан җәмгыятьнең, субъектив һәм объектив факторларның бердәмлеге тагын да ныгый һәм тирәнәя. Болар поэзиянең теге яки бу юнәлешенә дә үзгәреш кертми калмыйлар. Бу үзгәреш поэтик герой характерын гына түгел, сәнгать традицияләренең чикләрен дә киңәйтә һәм яңарта. Монда, мәсәлән, узган ел басылып чыккан кайбер уңышлы поэмаларга мөрәҗәгать итү урынлы булыр иде. Хәзерге поэма, гомумән. вакыйгаларны һәм кеше кичерешләрен инәсеннән җебенә надәр сөйләп чыгу нигезендә түгел, ә карар күзгә аерым-аерым торган, берберсенә бәйләнмәгән мөстәкыйль шигьри әсәр булырдай кисәкләрне бергә ныгытучы идея җирлегендә формалаша. А. Твардовсиийның «Ерактан еракка», 3. Межелайтисның «Неше», Р. Рож- дественскийкың «XXX гасырга хат», Б. Ахмадуллинаның -Минем шәҗәрәм-. Е. Евтушенконың «Братск ГЭСы > әнә шундый поэмалар рәтенә керәләр. Бу процесс соңгы еллардагы татар поэмасында да ачык күренә. С. Хәкимнең «Языгыз, җир уллары», Ә. Давыдовның «Чорлар чатында . «Себер трактында квартал». Ш. Галиевнең «Әткәйгә хат», М. Шабаев һәм И. Юзеев поэмалары әнә шундыйлар. Илдар Юзеевның 1965 елда басылып чыккан поэмаларын алып нарыйк. Боларда вакыйгалар тудырган хисләр күтәрелешенең иң киеренке, иң югары һәм бик күп төрле (лирик, эпик, драматик, патетик, юмористик һ. б.) агымнары берләшә һәм ирекле, әмма фикер белән оештырылган дулкыннары күзгә бәрелә. И. Юзеев поэмаларында эчпошыргыч. төссез сюжетлылык яки фант, конкрет күренеш колы булып калу юк диярлек, шагыйрьне беренче нәүбәттә геройның — совет чынбарлыгы тәрбияләп үстергән шәхеснең эчке, рухи үсеше һәм ныгуы кызыксындыра. «Миләүшә». «Таймас». «Өчәү чынтык ерак юлга» поэмалары вакыйгаларның, сюжет сызыкларының бик аз, әмма төгәл сайланып алынулары, кыскалык һәм шул ук вакытта панорамлылык белән аерылып торалар. Аларга геройларның рухи дөньясын. кичерешләрен тирән һәм киң планда, торле яссылыкта (лирик-интим. романтик- героик. драматик, патетик һ. б.) сурәтләүгә юнәлтелгән колачлылык һәм кыскалык хас. Дөрес, шагыйрьнең, боларны табигый итеп берләштерә алмыйча, прозаизмга, коры информациягә бирелеп киткән урыннары да юк түгел. «Миләүшә»дә романтик һәм комик башлангычларны берләштерә алмаган моментлар, «Таймас»та драма элементларын поэзиягә механик рәвештә китереп кушудан килеп туган риторик диалоглар, «Өчәү чыктык ерак юлга»да реалистик сызыкларның арткы планга күчерэлүе кебек фактлар әнә шуны күрсәтәләр. Змма алар да шагыйрьнең уңышлы эзләнүләрен киметә алмыйлар. «Миләүшә» һәм аеруча «Таймас поэмаларына драма элементлары, диалог килеп керә, аларны лирин чигенешләр, җырлар яки шигырьләр алмаштыра. Фикер һзм хиснең эзлекле үстерелеше беренче карашка ззлексез булып тоелган, әмма эчке логика белән берләштерелгән сурәтләргә, истәлекләргә, тарихка мөрәҗәгать итәргә киң юл ача. геройлар характерын төрле яклап чагылдырырга зур мөмкинлек тудыра. Болар барысы да, поэтик кинокздр- ларны хәтерләтеп, тормышны, уй- хисләр дөньясын колачлап алырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, әсәргә киң сулыш, киеренкелек өстиләр, шагыйрьгә вакыт һәм урын белән иркен эш итәргә юл ачалар. Моның калейдоскоп белән бернинди уртаклыгы юк. Чөнки әсәрнең һәр кисәге, һәр детале аңлы идея белән, бер үк зететин җирлектә берләштерелгән. Узган елгы татар поэзиясендә чагылып үткән мондый яңалыкны милли әдәбиятның һәм фольклорның яшәүчән традицияләрен уңышлы дәвам итү рәвешендә язылган әсәрләргә каршы куярга ярамый, әлбәттә. Монда тин поэзиянең төрле уңай традицияләр җирлегендә жанр һәм стиль ягыннан баюы гына күз алдында тотыла. Салих Батталның «Чирмешән буйларында» исемле романы — Октябрьга чаклы татар авылында сыйнфый бүленешнең кискенләшүен һәм крестьян массаларының революциягә килүен тасвирлаган киң эпик полотно. Шагыйрь иҗтимагый катлауларның күңелгә сеңеп калырлык шигьри образларын тудырган. Халык поэзиясенә тартым итеп язылган бу әсәр җиңел һәм кызыксынып укыла. Ул чын мәгьнәсендә канатлы, афористик гыйбарәләргә бай. Халык иҗатына хас детальләр ярдәмендә автор гади күренешләргә сәнгатьчә күп планлылык (юмор, сатира, драма) өсти торган юнәлеш бирә һәм ул детальләрнең яңа мөмкинлекләрен таба. Әмма халык юморын С. Баттал урыны белән поэтик материалдан чыгып файдаланмый. Шунлыктан халык массаларының, аерым геройларның революциягә барудагы авыр, драматик юллары кайчак җиңелчәрәк хәл ителә. Моңа әсәрнең икенче яртысында прозаизм, вакыйгаларны коры рифмага салып бару белән мавыгуны да өстәргә кирәк. Ш. Галиевнең «Сөзгәк үгез маҗаралары исемендәге сатирик поэмасын да 1966 елның шигьри казанышларыннан санарга кирәк. Әсәр халыкчан сатирага, юморга бай. Халык әкиятләре стилендәге сюжет шагыйрьгә сатирик гротеск туды руга бик нык ярдәм иткән. Поэмадагы озынга сузылган аерым картиналар һәм отмый торган строфалар гына аның гомуми әһәмиятен, билгеле, киметә алмыйлар. Узган елгы поэзиянең зур гына уңышлары булган кебек, кимчелекле, йомшак яклары да бар, әлбәттә. Олы гражданлык хисләре, романтик күтәренкелек һәм тирән уйлану белән сугарылган поэзиянең киресе буларак, күңелгә шом салырлык тенденцияләр дә күзгә ташлана. Шуларның берсе — тар мәгънәсендәге субъективизм чире. Бу исә әсәрнең эчтәлегенә, идея юнәлешенә генә кагылып калмый, әдәби формалар доньясына да үтеп керә. Бәлки, шагыйрьләргә киң иҗади эзләнү мөмкинлекләре ачылу белән бергә, аларда таләп- чәнлекнең нимүе нәтиҗәсендә туган бер чирдер бу. Поэзиягә яңалык алып килү я булмаса иеше күңелен җентекләп тикшерү урынына бары тик шигъри яралгысы гына булган әсәрләр дә басылып чыкты. Мондый шигырьләр башлап язучылар иҗатында гына очраса, бер хәл кде. Алар формалашып җиткән талантлы шагыйрьләрдә дә күренә башлады. Узган ел « Бәхетне үзем табам» җыентыгында С. Сөләйманованың «Язылмаган җырлар» исемле поэмасы басылып чынты. Бу әсәр мәхәббәт турындагы лирик монолог, уйлану һәм җырларны эченә алган шигырьләр циклын хәтерләтә. Ләкин алар барысы да тар интим, субъектив планда язылып, бер-берсен кабатлыйлар гына. Әсәрдә бетен шигъри кисәкләрне берләштерүче идея-художество үзәге булмаган кебек, гуманистик югарылыкка күтәрелгән олы мәхәббәт тә юк. Кызганычка каршы, шагыйрәнең китап нәшриятына тапшырган яңа җыентыгында бу момент тагын да күпертелеп, шигъри табышмаклар формасына тереп бирелгән. Ә бит шул ун о Бәхетне үзем табам» җыентыгында «Машинада атлар . Кыш үтмәгән әле-. «Күзләрендә». «Юлда -. -Диңгез ярында кебек, гади тормышның күп төрле чагылышларын нечкә шигъри сиземләү нәтиҗәсендә, алерның тирән мәгънәгә ия булуларын күрсәткән лирик- психологин шигырьләр дә аз түгел. Әхсән Баяновның «Казан утлары» журналында һәм -Мәңге зәңгәр күгебез- җыентыгындагы шигырьләре арасында да җитлекмәгән мисалларны очратып була. Көчле риторик яңгырашлы, уңышлы әсәрләре (-'Зәңгәр күгебез- *, - Донья тесле-. «Язмыш ишен кага» һ. б.) белән бергә, бу шагыйрьнең артык сан фикерле, купшы, тар мәгънәле поэзиягә генә хас әсәрләре дә бар. Андыйлар шагыйрьнең бары тик үзе өчен генә язылганнар шикелле («Күпме йөрерсең син җилгә ташлап» һ. 6.). «Сез аңларсыз мине» поэмасында Ә. Баянов артын бай булмаган тормыш тәҗрибәсенә фәлсәфи колачлылык бирергә омтыла. Әсәрнең лирик герое исә пьедесталга басып хөкем итүче оратор ролен алырга тели. Ләкин мондый герой яңа түгел инде. Ул тик 20 еллар поэзиясендәге шартлы, романтик гыйсьянчы геройның күләгәсе булып кына күз алдына килә. Барлы-юклы тормыш тәҗрибәсенә, аеруча интим мәхәббәткә шигъри һәйкәл куярга омтылу белән мавыгу бездә еш очрый башлады. Клара Булатованың яхшы ук озынга сузылган аерым шигырьләре нигезсез өзгәләнү читлегеннән читкә чыкмыйлар. Шунлыктан, ахры, вак һәм тормыштан аерылган фәлсәфәгә акыллы төс бирү өчен, хәзер модага кергән ирекле шигырьдән табышмак ясау юлын тоталар. Моннан М. Шабаев. Р. Файзуллин, Р. Гатауллин кебек, үзләрен танытып өлгергән шагыйрьләр дә өстен тормыйлар әле. Үткән ел поэзиясенең икенче кире тәэсире — торгынлык. Гади бер хәлне, күренешне сөйләп чыгудан ары узмаган, фикерсез һәм купшы сүзләрдән торган шигырьләр узган ел да күп урын алды. Мондый әсәрләр арасында Г. Афзал, С. Соләйманова тәҗрибәләре генә («Өянкеләр моңы», «Бәхетне үзем табам» җыентыклары) яхшы яктан аерылып тордылар диярлек. К. Фәсаховның «Тамчылар» һәм «Ай нызы Зөһрә» кебек, колониаль илләрнең бәйсезлегенә һәм космосны яулап алуга багышланган легендаларында абстракт романтика, күп сүзлелек чире шулай ук үзенә законсыз хокук даулый башлады. Ә мондый ясалма легендаларның хокукы 30 нчы елларда ук беткән иде. Бу авыру Марс Шабаевның «Таш гасыр кыйссасы» дигән легендасына да йогып куйган. Традицион образлар шаукымына кайбер шагыйрьләр үзләре дә абайламастан бирелеп китәләр. Илдар Юзеевның хәзерге чор идеалларын символлаштырган яшь геройлары Такташның «Таң кызы» һ. б. шундый әсәрләрендәге шигъри пәрдәгә төренеп алалар, мелодраматизмга бирелеп куялар. Лирик аккордлар итеп алынган җилләр, таңнар һ. б. поэтик образлар белән дә шундый ук хәл. Халык җырлары мотивларын файдаланганда, әдәбиятта ачылган бер үк төрле мәгънәне шул килеш кабатлаулар да аз түгел. Моннан берничә ел элек тормыш мәгънәсе, кеше язмышы, аның әхлакый йозе турында киң таралган шигъри миниатюраларның, дүрт яки ике юллык хикмәтләрнең узган елда шактый сыеклана баруы күренә. Ә. Ерикәйнең уйлану, тормыш тәҗрибәсен уртаклашу планында язылган парчалар-1 да авторның үзе тирәсендә әйләнә. Ә. Давыдов, 3. Нури һ. б. шагыйрьләрнең шигъри парча һәм эпиграммалары нүп очракта 'көлми дә. елмаймый да». Мондый шигырьләрнең, һаманһаман диярлек. 12 шар иҗекле традицион шигырь белән язылуы да чамадан ашты бугай. Бу уңайдан мәрхүм 3. Мансурның ' Этаплар нита- бы нда тупланган бай мирасына күз ташлаганда да зыян итмәс иде. Г. Хәйамның дүрт юллык хикмәтләрен ул юкка гына тәрҗемә итмәгән. -Казан утлары - аларны бастырып чыгарып бик дөрес эшләгән. Поэзиябезнең үсүенә комачаулый торган яклар турында сөйләгәндә, иҗади фикерләүнең пассивлыгына, поэтик культураның җитмәвенә дә игътибар итмичә булмый. Шушы сәбәптәндер, күрәсең, күп кенә шигъри детальләр шигырьдән шигырьгә яки шагыйрьдән шагыйрьгә күчеп йөри башладылар. К. Фәсәхов белән А. Салахетдинов < нур учмасы »на артык мәхәббәт белдерәләр. Ә. Давыдов һәм 8. Баянов бер үк сюжет буенча бер үк эчтәлекле һәм бер үк характердагы шигырь язалар. Тик Ә. Баяновның героена 19 яшь. Ә. Давыдовныкына — 18 («Унтугыз яшь», «Сиңа ничә яшь? — дип сорыйсың син»). 3. Мөэминова. С. Шакир, К. Латыйпов һ. б. кайберәүләр, шигырь күләмен тутырыр өчен генә булса да. «һәм», <һәр нөн», «һәр иртә», «һәр ел саен - кебек чөйләрне, русча әйткәндә, втычкаларны кирәкмәгән урынга кадаклап куялар. С. Шакир «йорәктә — бигрәк тә» шикелле рифмаларны да аеруча хуп күрә бугай. Китапчылык, әдәбичелек, үтелгән традицияләргә ябышып яту хәзер иң актуаль булган темаларны яңача үзләштерүдә дә үзен ачык сиздерә. Суз монда беренче нәүбәттә рус һәм чит ил темаларына багышланган шигъри әсәрләр турында бара. Аларның күпчелеге 30 елларның икенче яртысында күп таралган шигырьләрдән аерылмыйлар. Самат Шакирның «Монда ул Байронның эзләре-, Бер мең торна», хәзерге Париж турында язылган «Тәрәзәдәге сүз». Маркс кызы Лаурага багышланган Бөтен дөнья җырлар» кебек әсәрләре. Кави Латыйповның Джордано Бруно турындагы - Йолдызлар-. «Овидий- кебек шигырьләре я коры информациягә, я булмаса китап аша кергән яртыйорты мәгълүматка корылганнар. Аларда канатлы фикерне да, конкрет геройны да табуы читен, бары тик купшылык кына бар. Бу шигырьләрдә заман рухына тапкыр килгән тирән гомумиләштерү юк. Алай гына да түгел, хәтта ул шигырьләрнең кайберләре турыдан-туры карикатура тесен алганнар; Самат Шакирның - Есенин Тукайны укый» шигырендә исә тарихи дөреслеккә туры килми торган гына түгел, шарж дәрәҗәсендәге уйдырма булырлын сәер юллар да очрый: Ул Тукайны укый. Тәрәзәдә Урак ай да инде югалды. Шагыйрь торды һәм шатланып әйтте, йолдызларга карап югары: — Нинди зур һәм беек шагыйрь Тукай! Менә шулай кирәк язарга! С. Есенинның, башка укучылар кебек ун, Тунайга булган олы мәхәббәтен шин астына алырга уйламыйбыз, әлбәттә. Ләкин икесе ике җирлектә туган һәм ике төрле бөеклектә торган ике талачтны болай чагыштыру әдәби культураның җитмәвен күрсәтмиме икән? Бәлки алар, Кави Латыйповның «Женьшень эзлим»... шигыреядәгечә, балаларга гына гафу итәргә мемкин булган уй-хисләрдер: Бала шикелле елыйм мин, • Шигырьләр язылмага. Атналар буе эзләгән Сүз әгәр табылмаса. Ял итим дип сүз бирсәм дә. Көчем җитми түзәргә. Женьшень эзләгәндәй чыгам Кырга сүзләр эзләргә. Поэзия үзе шаяруны ярата, әмма аның белән шаярганны гафу итә алмый. Чөнки ул — җитди эш. Примитивизм — аның дошманы. Кызганычка каршы, без аны һаман да шигырь бакчасыннан куып чыгара алганыбыз юк әле. Дснья һәм кешө турында укучы белән копепме, җитди итепме, ничек кенә булмасын, акыллы һәм гыйбрәтле итеп сейләшә торган поэзия вчен көр-зш көн тәртибендә кала. 1966 елгы поэзия моның өчен җирлек тә бирә һәм бу турыда нык кына уйланырга урын да калдыра.