Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘДӘНИЯТЫНЫҢ КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН

1921 7 январьга кадәр. Татарстан Халык мәгариф комиссариаты галимнәрнең иң яхшы фәнни хезмәтләрен бүләкләү турында карар кабул итте. Бүләкләнгән хезмәтләр арасында Г. Шәрәфнең «Татар әдәбиятының русча тәрҗемәдәге үрнәкләре» исемле китабы да бар. 14 январь. «Эшче* газетасында шундый белдерү басылды: «Бүген... сәгать 1 дә.~ эшчеләр клубында Россия яшь коммунистлар Союзының Татарстан елка комитеты тарафыннан пролетариат театры маузугында бәхәс мәҗлесе ясалачак. Иптәш Фатих Сәйфи тарафыннан доклад ясалачак». Янва р ь. ПУР каршындагы Шәрык бүлеге «Кызыл дәфтәр» исемле журнал чыгара башлады. Редакторы Ф. Бурнаш. Аның битләрендә Ф. Әмирхан, М. Гали, Ф. Бурнаш, К. Әмири, Б. Рәхмәт, Г. Харис, Г. Селәйман, С. Җәлал һ. б. актив язышты. 11 февраль. «Ревизор» комедиясенең премьерасы булды. Әсәрне татарчага Г Камал тәрҗемә иткән. 25 февраль. Казанда Югары партия мәктәбе ачылды. Анда мөселман, мари һәм чуваш бүлекләре бар. Февраль. «Кызыл шәрык» журналының 8—9 саннарында С. Кудашның «Авылда» исемле поэмасы һәм Г. Нигъмәтинең «Октябрь һәм әдәбидт» дигән мәкаләсе басылды. 3 1 март. «Коммунист» газетасында, Шәехзадә Бабичның үтерелүенә 4 ел тулуга багышланып. «Дүрт ел» дигән мәкалә басылды. Анда шундый юллар бар: «Бабич үзенә-үзе нык ышанган вә көниән-көн алга бара торган истигъдадлы яшь шагыйрь иде. Ул шигырьне халыкның үз тормышыннан, халык кичергән Хадисәләрдән алып яза иде. Шуңа күрә аны чын халык шагыйре дип атарга туры килә». 15 апрель. «Отелло» трагедиясенең премьерасы булды. Әсәрне татарчага М. Мутин тәрҗемә иткән. Шул ук көнне Томскида татар артистлары «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясен күрсәттеләр. Спектакльнең режиссеры Н. Сакаев. 13 майга кадәр. Г. Тукайның «Шүрәле» поэмасы русча басылып чыкты. Тәрҗемәчесе ПРадимов. 5 июнь. Уфада Г. Тукай исемендә клуб эшли башлады. Клуб каршында әдәбият, драма һәм музыка түгәрәкләре бар. 2 5 июнь. Татарстан чикләрендә татар телен гамәлгә кую турында декрет игълан ителде. «Известия ТатЦИКа» газетасы, 25 июнь. 2 7 июнь. Татарстанның берьеллыгы уңае белән, университетның Актлар залында татар халык поэзиясе һәм әдәбияты кичәсе үткәрелде. Кичәдә Г. Тукай, С. Рәмнев, Ф Бурнаш. Гыйффәт туташ, Г. Рәхим әсәрләре укылды. 2 8 июль. Ачыгучыларга ярдәм итү буенча республика комиссиясе оештырылды. 5 август. «Известия ТатЦИКа» газетасында түбәндәге белдерү басылды: «Татарстан Мәгариф Халык Комиссариатының Әдәбият бүлеге (Лито) татар әдәбияты буенча лекцияләр оештыра. Темалар: I Татар беллетристлары сурәтләвендә Идел буе татарлары арасында мещанлык; 2. Революцион хәрәкәтнен татар азучыларында чагылуы һәм 1917 еллан соң татар әдәбияты; 3. Татар әдәбиятында консерватизмга һәм дини хорафатларга каршы көрәш; 4. 1905 елга кадәр Идел буе татарлары арасында аң үсеше һәм иҗтимагый хәрәкәт (шул чорның әдәбияты буенча): 5. Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә татар халкының рухы һәм азатлыкка омтылышлары чагылу. Лекцияләр укуга Ф. Әмирхан, Г Ибраһимов, Г. Рәхим. Г. Гобәйдуллин. X. Бә- дый1и һ. б. тартылды». Октябрь. Г. Тукай әсәрләре рус телендә аерым китап булып басылып чыкты. Тәрҗемәчесе П. Радимов. Ноябрь башы. Татарстан Үзәк Башкарма комитеты «Ачлык» исемле әдәби җыентык чыгарырга карар бирде. 1922 елда, шушы карар нигезендә. «Ачларга әдәби ярдәм мәҗмугасы» исемле нке китап чыгарылды. Редакторлары Г. Ибраһимов һәм Ф Бурнаш. 30 ноябрь. Орск шәһәрендә тиф авыруыннан шагыйрь Дәрдмәнд (Закир Рәмнев) үлде. 1922 ел. 17 январь. «Татарстан хәбәрләре» газетасында Г. Ибраһнмовнын «Яңа әсәрләр» исемле мәкаләсе басылды. 26 январьга кадәр. Башкорт дәүләт нәшрияты ачыгучылар файдасына Мир- зановның «Кызыл чәчәкләр». «Кечкенә революционер» һәм «Ак патша» дигән хикәя җыентыкларын бастырып чыгарды. 2 7 январь. Зур театр бинасында Афзал Тяһнровның «Янгура» драмасы буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы булды. Январь. «Кызыл шәрык яшьләре» журналының беренче санында Мәхмүт Максудның «Оҗмах сезгә, дөнья безгә» исемле нәсере басылды. 4 февраль. Г. Ибраһимов «Татар әдәбияты» исемле мәкаләсен язып тәмамлады. Мәкалә «Татарстан хәбәрләре»нең 7 февраль санында басылды. 17 февраль. «Татарстан хәбәрләре» газетасы идарәсендә язучылар, шагыйрьләр. редакторлар Һәм нәшрият эшчеләренең җыелышы уздырылды. Җыелыш ачыгучы балалар файдасына «Ярдәм» җыентыгының икенче кнтабын бастырырга карар чыгарды. Язучылар бу җыентыкка үзләренең ин яхшы әсәрләрен бүләк итәргә булдылар. 1 март. «Татарстан хәбәрләре» газетасында Г. Ибраһнмовнын «Тарихи кыңгыравык өзелде» исемле мәкаләсе басылды. 7 апрель. Зур театр бинасында Г. Камалның «Хафнзалам иркәм» комедиясе буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы булды. 14 апрель. Г. Тукайның үлүенә 9 ел тулу уңае белән. «Урал» газетасында «Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев» исемле мәкалә басылды. «Татарстан хәбәрләре» газетасының 17 апрель санында Ф. Бури ашның «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңнар» исемле зур мәкаләсе басылып чыкты. 2 1 апрель. Зур театр бинасында «Гамлет» трагедиясе буенча эшләнгән спектакль күрсәтелде. Баш рольдә М. Мугин уйнады. 19 м а й. «Татарстан» газетасында Г. Ибраһимов «Каюм Насыйриның вафагына 20 ел тула» исемле мәкалә белән чыкты. Татарстан Халык Мәгариф комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк, К. Насыйри бәйрәмен уздыру өчен, Г. Ибраһимов, С. Атна1улов, Г. Гобәйдуллиннар составында юбилей комиссиясе төзеде. 22 майга кадәр. Татарстан дәүләт нәшрияты «Бабич шигырьләре» исемле мәҗмуга чыгарды. Җыентыкны төзүче һәм сүз башы язучы — Г. Ибраһимов. /Лай. «Безнең юл» журналының беренче саны чыкты. Июньнең беренче яртысы. Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясе һәм М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы аерым китаплар булып басылып чыкты. Июнь — август. «Кызыл шәрык яшьләре»нең 6—8 саннарында Нәкый Исәнбәтнең «Уракчы кыз» исемле шигыре басылды. Июль —август, һ. Такташ Ташкенттан Мәскәүгә күчеп килде. 25 август. Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәре буенча эшләнгән спектакль нең премьерасы булды. Сентябрь башы. Татарстан дәүләт нәшрияты «Каюм Насыйри мәҗмугасы» дигән китап бастырып чыгарды. Китапта төрле авторларның бөек мәгърифәтче турындагы мәкаләләре тупланган. 7 сентябрь. Оренбургта яшь татар язучылары түгәрәге Әхмәт Фәйзинең «Матурлык дөньясында» исемле комедиясен сәхнәгә куйды. Уенда татар язучыларыннан Ә. Фәйзи, Т. Ченәкәй һәм Муса Җәлил катнашты. 19 сентябрь. Казан коммунистлар университетының гыйльми советы расланды. 19 кешедән торган бу советка язучылардан Г. Ибраһимов һәм Г. Ходаяров кертелде. Сентябрь. Татар-башкорт коммунистларының Бөтенроссия конференциясе карары буенча, Мәскәүдә «Нәшрият кооперативы» төзелде. 18 октябрь. «Безнең байрак» газетасының беренче саны чыкты. Редакторлары Ф Бурнаш һәм Г. Мансуров. Газетада актив язышучылар: Г. Ибраһимов, Ш. Усманов, Ф. Сәйфи-Казанлы, Ф. Әмирхан, Г. Камал. Ш. Рәмзи, М. Гали, К- Әмн- ри. К- Нәжми һ. б. Газета 1924 елның мартында чыгудан туктый. 14 и о я б р ь. Ш. Усмановның «Бай кызы» әсәре буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы булды. Ноябрь РКСМ Үзәк Комитеты янындагы татар-башкорт бюросы «Яшь эшче» исемле журнал чыгара башлады. Ноябрь. Һ. Такташ Мәскәүдән Казанга килде. 22 ноябрьда Гыйльми Үзәкнең редакцион коллегиясе утырышында Такташнын «Җир уллары» трагедиясе буенча фикер алышу уздырылды. Трагедияне Татарстан китап нәшриятында басып чыгарырга дигән карар кабул ителде. 6 декабрь. «Эшче» газетасы эшчеләр тормышын чагылдырган әсәрләргә конкурс игълан итте. Декабрь. «Безнең юл» журналының 5 санында һ. Такташның «Ил трагедиясе» исемле әсәреннән «Нәләт» дигән пролог басылды. 1923 ел. 1 январь. Дәүләт татар театры бинасында театр техникумы ачуга багышланган тантаналы жыелыш уздырылды. 25 январьга кадәр. «Чаян» журналының 1 саны чыкты. 3 1 январь. Мәскәү татар артистлары труппасы К. Тинчуринның «Иосыф-Зө- ләйха» комедиясе буенча эшләнгән спектакль күрсәтте. Спектакльнең режиссеры М. Мәһдиев. Январь. «Мәгариф» журналында Ш. Усмановның «Югалган иман» исемле хикәясе басылды. 6 февральгә кадәр Г. Газиз һәм Г. Рәхимнәрнең «Татар әдәбияты тарихы» дигән китабы басылып чыкты. Февраль. Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты ин яхшы сәхнә әсәрләренә конкурс игълан итте. Мартка кадәр. С. Габәши һәм Г. Әлмвхәммәтов беренче татар операсы «Сания»не язу эшенә керештеләр. Соңрак a.'iapia композитор Ю. Виноградов та кушылды. 2 8 март. «Безнең юл» журналының 8—9 саннарында Г. Сәгъдинең «Татар шагыйрьләре арасында Тукай» исемле мәкаләсе басылды. Март. Җ. Вәлидинең «Очерк истории образованности и литературы волжских татар» исемле китабы Мәскәү нәшриятында басылып чыкты. 7 апрель. Язучы Фатих Халиди үлде (туган елы 1850). «Татарстан» газетасы редакциясендә. 10 апрель. «Нәшрият кооперативы»нда дингә һәм динчеләргә каршы юнәлдерелгән «Комсомол бәйрәме» исемле китап басылып чыкты. 12 апрель. Татар дәүләт театры «Җир уллары» исемле спектакль күрсәтте. Идея ролендә әсәрнең авторы һ. Такташ үзе уйнады. 15 апрель. Татар матбугаты һәм җәмәгатьчелек Г. Туканның үлүенә 10 ел тулуны киң рәвештә билгеләп үтте. 15 апрельдә Буада. 16 апрельдә Казанда Г. Тукайны искә алу кичәләре уздырылды. 27 апрельдә Уфада оештырылган Г. Тукан кичәсендә шатыйрьнең тормыш юлы турында доклад белән М. Гафури чыкты. Апрель — июнь. «Кызыл шәрык яшьләре» журналының 4—6 саннарыннан Ш. Усмановныц «Кызыл байрак астында» исемле әсәре басыла башлады. 14 май. һ. Такташ «Нота» шигырен язды. Әсәр, «Алтын сарайларга» исеме белән, башлап аерым листовка игеп басыла һәм СССР илчесе Воровскнйның хыянәтчел тост ә үтерелүе уңае белән оештырылган демоне грациядә халыкка таратыла. Г. Гали «Һади Такташ» исемле мәкаләсендә бу хакта болай яза «Әнә тыгыз колонналар арасында... берәү ниндидер кәгазь таратып йөри. Тузган озын квлсу чәчле, зур зәңгәр күзле, встенә соры пальто кигән әнә шушы егет турында... «Һади Такташ! Һади Такташ!» дигән сүзләр таралды. Әле ул чагында 22 генә яшендә булган Тамбов егете кичен иптәш Воровский үтерелү хәбәрен ишеткән дә твн буе утырып шшырь язган. Иртә белән «Шәрык матбагасы»на барып, шундагы набор- шиклардан җыйдыртып... бастырып та өлгергән. Хәзер шул шигырьне култык астына кыстырып, икенче кулы белән өләшеп йөри икән». «Совет әдәбияты» журналы. 1935 ел. 12 сан. 20майга кадәр. Чиләбедәге татар-башкорт мәктәбенә Г. Ибраһимов. ә ке- тепханәгә Ш. Бабич исемнәре бирелде. 3 1 май. Гыйльми Үзәк, Болгарны өйрәнү өчен. Г. Максуди, профессор Бороздин. Фирсов, Смолиннар составында махсус комиссия төзеде. Май. Нәкый Исәнбәтнең «Һиҗрәт» комедиясе Златоуст өязе Мәсгут авылы үзешчәннәре тарафыннан сәхнәгә куелды. 3 июнь. М. Гафуриның иҗат эшчәнлегенә 20 ел тулу көнен Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге киң рәвештә билгеләп узды. 7 август. «Татарстан» газетасында К. Тинчуринның «Татар театры нинди юл белән барырга тиеш?» исемле мәкаләсе чыкты. Шу шы мәкалә белән татар театры турында фикер алышу башланып китте. Газетаның 13 август санында Ә. Гомлроинын «Татар театры турында фикерләр». 17 август санында Ш. Усмановның «Үткән кышкы сезонда тагар театры». 11 ноябрь санында К. Тинчуринның «Хәзерге театрның рәвешен. формасын үзгәртергә кирәк» дигән мәкаләләре басылды. Августның беренче яртысы. Г. Ибраһимов. «Безнен көннәр» романының икенче бүлеген язып бетереп. Шәрык нәшриятына (Мәскәү) тапшырды. 27сентябь. Татар коммунистлары университетында «Эшче» газетасының чыга башлавына биш ел тулуга багышланган кичә уздырылды. 30 сентябрьдә шушы юбилейга багышлап Мәскәүдә уздырылган тантаналы утырышта Г. Ибраһимов. М. Гафури һәм С. Сәетгалиевләргә «Эшче хәбәрчеләр», М. Кры- мовка «Кызылармеец хәбәрче» дигән мактаулы исемнәр бирелде. Сентябрь. Г. Ибраһимов «Казакъ кызы» романының яңа вариантын эшләп бетерде. Сентябрь — октябрь. Иң яхшы сәхнә әсәрләренә уздырылган конкурсный йомгаклары игълан ителде. Беренче премияләр Афзал Таһировнын «Күчү чорында», М. Фәйзинең «Адашкан күңел». К. Әмиринең «Пайтәхет җәлладе» әсәрләренә бирелде. 25 ноябрь. Университетның татар әдәбият түгәрәге һәм Татарстан журналистлар Союзы әдәби кичә оештырдылар. Анза Г. Ибраһимов «Марксизм карашыннан чыгып татар әдәбиятын өйрәнү» дигән темага доклад ясады, Ш. Усманов «Памирдан радио» исемле фантастик повестен укыды, 3 0 ноябрь. Университетта уздырылган әдәби кичәдә Ш. Усманов һәм М. Җәлил яңа хикәяләрен. Һ. Такташ һәм К. Нәҗми яна шигырьләрен укыдылар. 1 декабрь. Мәскәүдә «Яшь эшче» журналының чыга башлавына бер ел тулуга багышланган җыелыш булды. Почетлы президиумга В. И. Ленин, С. Сәетгалиен, Г. Ибраһимов һ. б. сайланды. Журналның эше турында доклад белән М. Парсин чыкты. 5 декабрь. К. Нәҗми матбугатта «Татар әдәбиятындагы «имажинизм» вакытлы рәвештә бетә» дигән белдерү белән чыкты. Декабрь. «Безнең юл» журналының 1924 елгы 3 санында Г. Сәгъдинең «Яңа әдәби агымнардан футуризм» исемле мәкаләсе басылды. 1924 ел. 2—5 февраль. Һ. Такташ ы..да бер юлдан баручы пролетар оешмалар булганга» бу оешмалар «бүгеннән үк юк саналалар Алар урынына яна оештыру комиссиясе төзелә» днгән карар кабул ителде. Сентябрь. Газеталарда татар алфавитын латин графикасы нигезендә үзгәртеп кору хакында иҗади бәхәс барды. I октябрь Казанга А. В. Луначарский килде. Ул 2 октябрьда опера театрында «Тормышның мәгънәсе һәм бәхет нәрсәдә» дигән темага лекция свйләде, 3 октябрьда шәһәр Советы пленумында халыкара хәл турында доклад белән чыкты. 1 октябрь. «Кызыл Татарстан» газетасында Хәсән Туфанның «СССРны таныйлар» исемле шигыре басылды. Октябрь уртасы. Мәскәүдә партия Үзәк Комитеты янында татар-башкорт матбугаты турында киңәшмә булды. Тагар-башкорт матбугатының торышы һәм бурычлары хакындагы доклад белән Г. Нигъмәтн чыкты. Октябрь уртасы. «Нәшрият кооперативы»нда «Ленин» исемле альбом басылып чыкты. Төзүчесе Габдулла Мохтар. Октябрь. «Октябрь» күмәге тарафыннан хәзерләнгән «Ленин мәҗмугасы» исемле китап «Матбугат һәм нәшрият комбинаты»нда (Казан) басылып чыкты. 2 1 ноябрь. «Кызыл яшьләр» газетасында Әхмәт Исхакның «КИМ — паровоз» исемле шигыре басылып чыкты. 5 декабрь. «Кызыл яшьләр» газетасында Нур Баянның «Черек бүрәнәләр» исемле шигыре басылды. Декабрь. Һ. Такташ «Сыркыды авылы» исемле поэмасын тәмамлады. 1 92 4 ел. Ш. Усмановның «Югалган грамота» исемле хикәяләр җыентыгы, I. Ибраһнмовның «Пролетариат әдәбияты турында» дигән китабы басылып чыкты.