Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘСӘР ХАКЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Бер танышым аша «Казан утлары» журналының 1, 2, 3 саннары кулыма тоште... Шул саннардан Әхсән Баяновның «Яшьлегемне эзлим» исемле повестен укып чыктым. Дересен әйтергә кирәк, әсәр миңа ошады. Билгеле, миңа журналның әлеге саннарын тәкъдим иткән кешегә дә ошагандыр, ошамаса — тәкъдим итмәс иде. Әниснең туган жир турында уйланулары, Әнис белән Фәһимәнең дуслыгы, Әниснең Ленага карата булган тойгылары — барысы да бик дәрес язылган, әйтерсең, тормышның үзеннән алынган. Повестьта безнең барыбызга да якын Агыйдел сурәтләнә, аннан соң миңа тамыш Яркәй, Ишкар, Исмаил һәм Бэш- кортстанның Илеш районына кергән башка авыллары очрый. Ә Илеш — безнең күрше район. Аннан соң әсәрдә безнең буын кешеләренең бала чагына туры килгән алыр сугыш еллары һәм сугыштан соңгы чор бик дәрес чагылдырыла. Һәркемнең исендә калырлык бик авыр еллар иде шул. Болар барысы да әсәрне миңа бик якын иттеләр. Ләкин мин әсәрнең азагында сурәтләнгән Әнис, аның уй-тойгылары, карашлары белән килешә алмыйм. Лена белән соңгы мәртәбә очрашканнан соң, Әнис үз алдына болай дип кала: «Кара коннәремнең матур һәм бәйләнчек юлдашы! Я, хуш, ва- нытлыга түгел, мәңгелеккә». Әнис кайчандыр Ленаны ярата иде бит. Ул әле дә аңа карата тыныч түгел. Ә нигә соң шул «кара кеннәрнең матур һәм бәйләнчек юлдашын» ул «кара кеннәр» белән ташлап калдыра!.. Билгеле, безнең заманның кайбер кешеләрендә искедән калган карашлар әле дә юк түгел. Ләкин безнең заманның уңай герое шундый күренешләргә, шундый начар гадәтләргә каршы керешергә тиеш иде. Дәрес, квартирадан Шәһиәхмәтовларны куып чыгаруда да Лена гаепле, Әнис консерваториягә киткән чакта, аны Уфада калырга «үгетләүче» дә шул. Әнис бит болар- ның барысын да аңлап торды. Ләкин Ленага ярдәм итәргә, аңа хаталарын аңлатырга тырышып карамады. Лена каршында аның уз намусы да чиста түгел бит. Ленаның бәхетсез булып калуында Әнис тә гаепле түгелмени!!. Аннан соң: «Лена — бәхетсез, аныңча яшәп калган булсам, мин дә аның тесле булыр идем», — ди бер урында Әнис. Бу сүзләрне туры мәгънәсендә аңлаганда, болай килеп чыга түгелме: «Әле дә аның белән калмаганмын, мин дә бәхетсез булыр идем». Бу уз бәхетең очен генә омтылу түгелме!.. Болар бит 17 яшьтәге егет акылы белән әйтелгән сүзләр түгел. Әгәр Әнис вакытында Ленага ярдәм итсә, аны да укырга ондәсә (хәзер дә соң түгел иде әле), Лена аның кебек кеше булмас идемени! Лена бит Әнискә булган мәхәббәте хакына әллә ниләр эшләргә әзер иде. Ә тормышта азмыни шундый очраклар! Әлбәттә, намус һәм бәхет турында Әнис бик матур фикер кертә (мин язып тормыйм). Ләкин шул матур сүзләр урынына, Ленага һәрторле зарарлы карашлардан арынырга булышса —бу Лена очен дә, Әнис очен дә файдалырак булыр иде. Кадерле редакция! Мин повесть турында кайбер уй-фикерләремне генә яздым. Әсәрнең идеясенә тукталмадым. Бәлки, аның идеясе дә шул Әнис образын дорес чагылдыруга бәйләнгәндер.