РЕВОЛЮЦИОНЕР, ХӘРБИ ҖИТӘКЧЕ
Минем алдымда вакыт үтүдән саргая төшкән «Правда» газетасының 1943 елның 8 сентябрендә чыккан саны ята. Анда Кызыл Армиянең Верховный Башкомандующие приказы басылган. «Оста маневр һәм омтылышлы һөҗүм итү нәтиҗәсендә, көньяк һәм көньяккөнбатыш фронтлары гаскәрләре Донецк бассейнында немец илбасарлары өстеннән зур җиңүләргә ирештеләр... — диелгән бу приказда. Донбасс өчен сугышларда генерал- лейтенант Цветаев, генерал-лейтенант Лелющенко, генераллейтенант Захаров, генерал-майор Щербин, генерал- майор Моховчук, генералмайор Белов, генерал-майор Рослый... гаскәрләре үзләренең батырлык күрсәтүе белән танылдылар һәм полковник Ка- зарцевның 126 нчы укчы дивизиясе, полковник Крымовнын 127 нче укчы дивизиясе... аеруча каһарманлык күрсәттеләр». Бөек Ватан сугышында 127 нче укчы дивизия белән командалык иткән татар халкының данлы улы Миргазъян Галиулла улы Крымов 1892 елда Минзәлә өязе, Мендеево авылында туа. Миргазъян Крымов бик зур һәм катлаулы тормыш юлы үтә. Ул ике революциядә һәм ике дөнья сугышында катнаша, күренекле революционер һәм полководец булып җитлегә. 1917 елның март ае. Февраль революциясе дулкыннары бөтен илне чолгап алып. Чиләбе шәһәренә дә барып җитә. Бөтен хезмәт ияләре белән бергә Чиләбе хәрби гарнизоны солдатлары да хәрәкәткә килә. Патшаның бәреп төшерелүе турында хәбәр алгач, 1917 елның 2 мартында Чиләбе шәһәренең үзәк мәйданында большевиклар җитәкчелегендә зур митинг була Чиләбе гарнизоны офицерлары патшаны бәреп төшерү турындагы хәбәрне солдатларга белдермәскә тырышалар һәм үзләре генә аерым киңәшмәгә җыелалар. Бу киңәшмәгә офицерларның берсе килми; ул, казармага барып, солдатлар мнтингысыи оештыра. —• Петроград эшчеләре, революцион солдатлар һәм матрослар белән бергә, кораллы восстаниегә күтәрелеп, халыкның иң явыз дошманы булган патшаны бәреп төшергәннәр. Сезне беренче җиңү белән котлыйм. Яшәсен азатлык! Яшәсен революция!—ди ул офицер. Көчле «Ура!» тавышлары аның соңгы сүзләрен күмеп китә. — Иптәшләр.—дип дәвам итә офицер. — патшаны бәреп төшерү революциянең башлануын гына аңлата. Властьны халык кулына алу өчен әле озак көрәшергә туры киләчәк. Бу көрәштә без, солдатлар, барлык хезмәт ияләре белән бергә булырга тиешбез. Бу офицер Чиләбе хәрби гарнизонындагы 109 нчы полкта рота командиры булып хезмәт итүче прапорщик Миргазъян Крымов иде. Элекке авыл укытучысы, империалистик сугыш чорында прапорщик исемен алган Крымов үзенең революцион рухта булуы һәм солдатларга ягымлы, яхшы каравы белән Чиләбе гарнизонында күптән инде танылган иде. Гарнизон офицерлары киңәшмә үткәргән чакта, солдатлар массасы, Крымов җитәкчелегендә, шәһәр хезмәт ияләренә килеп кушылалар, большевистик ораторларның ялкынлы речьләрен тыңлыйлар, ә митингтан соң алар офицерларның киңәшмәсен таратуга һәм төрмәдәге революционерларны азат итүгә катнашалар. 1917 елның 8 мартында Миргазъян Крымов эшче һәм солдат депутатларының Чиләбе Советына сайлана. Монда ул карт большевиклардан Е. Д. Васенко, Д. В. Колющенко. С. М. Цвиллинг һәм башкалар белән таныша. Чиләбе Советы председателе һәм РСДРПның Чиләбе комитеты председателе революционер Самуил Моисеевич Цвиллинг белән ул аеруча дуслаша. Крымов Чиләбе Советында һәм аның хәрби секциясендә җиң сызганып эшкә керешә. РСДРПның Чиләбе комитеты хәрби гарнизон солдатлары арасында, бигрәк тә мөселман солдатлары арасында революцион эш алып баруга зур әһәмият бирә. С. М. Цвиллинг революция эшенә җаны-тәне белән бирелгән Миргазъян Крымовка мөселман солдатларын оештыру һәм аларны революцион рухта тәрбияләү эшен тапшыра. 1917 елның май аенда Чиләбе хәрби гарнизонында татар-башкорт солдатларының гомуми җыелышы була. Җыелышка җитәкчелек иткән Крымов сүз башлап болай ди: — Туганнар! Хәзерге көндә хезмәт халкы, большевиклар партиясе җитәкчелегендә, властьны үз кулына алу өчен героик көрәш алып бара. Без, татар һәм башкорт солдатлары, бу көрәшкә актив катнашырга тиешбез. Бу эш белән турыдан-туры җитәкчелек итү өчен безгә революцион комитет оуштырырга кирәк булыр. Җыелыш мөселман солдатларының революцион комитетын төзергә карар чыгара. Комитетка член итеп Миргазъян Крымов, Рамазан Шә- рипов, Мөгаллим Назаргулов, Гайса Габбасов, Шакир Динисламов, Хафиз Кушаев һәм башкалар сайланалар. Башында Миргазъян Крымов торган мөселман комитеты татар һәм башкорт солдатларын революцион рухта тәрбияләү буенча зур эш җәелдереп җибәрә. «Без. татар һәм башкорт солдатлары. — дип яза 1919 елдан КПСС члены Мөгаллим Назаргулов үзенең истәлекләрендә, — гарнизон мөселман комитетында, аның революцион җыелышларында беренче политик мәктәп үттек». Петроградта булган июль вакыйгаларыннан соң, бигрәк тә генерал Корнилов фетнәсе вакытында, Чиләбе шәһәрендә дә контрреволюция баш күтәрә. Шул авыр вакытта эшче һәм солдат депутатларының Чиләбе Советы һәм Хәрби Совет председателе С. М. Цвиллинг Миргазъян Крымов- иы чакыра. — Сезгә зур һәм җаваплы эш тапшырыла. Бүгенге көннән алып сез шәһәрне саклау начальнигы буласыз Сез командалык чткән 109 нчы полкның 1 нче ротасы революцион солдатлардан тора Шул рота тирәсенә революцион көчләрне туплагыз. — ди ул Крымовка Мнргазъян Крымов, шунда ук үзенең революцион ротасын коралландырып, көтмәгәндә 163 нче полкның казармасын чолгап ала һәм полк командованиесе вәкилен үз янына чыгарга таләп итә. Командование вәкиле чыгып. Крымов алдына баса. — Эшче һәм солдат депутатларының Чиләбе Советы һәм Хәрби Совет приказы буенча казарма революцион солдатлар белән чолганып алынды. Каршылык күрсәтү файдасыз. Өч минут эчендә фетнәчеләр казарма янына чыгып басмасалар. ут ачам. Бу таләпне хәзер үк полковник Иолишинга тапшырыгыз. — ди ана Мнргазъян Крымов Полковник үзенең контрреволюцион группасы белән казарма янына чыгып басарга мәҗбүр була. Крымов солдатларга казармага керергә куша, ә полковникны һәм контрреволюцион офицерларны Чиләбе Советына озата. Совет председателе С. М. Цвиллинг Крымовның гарнизонда булган фетнәчеләрне оператив рәвештә һәм шау-шусыз гына тар-мар итүен хуплый һәм гарнизонда булган барлык татар һәм башкорт солдатларын Крымов ротасына күчерү турында приказ бирә. Петроградта Октябрь революциясе җиңеп чыгу турында хәбәр булгач та, 1917 елның октябрендә эшче һәм солдат депутатларының Чиләбе Советы бөтен властьны үз кулына ала. Хәрби гарнизондагы контрреволюцион офицерлар һәм гарнизон начальнигы кулга алына Шәһәрне саклау начальнигы. 109 нчы полкның татар һәм башкорт солдатлары ротасы командиры Мнргазъян Крымов, заводларда һәм тимер юлда оештырылган Кызыл Гвардия отрядларын һәм революцион солдатларны туплый. Шәһәрнең контрреволюцион көчләренә баш күтәрергә мөмкинлек бирми, бөтен шәһәрне революцион тәртиптә тота. Мнргазъян Крымов Чиләбе Советы тарафыннан гарнизон начальнигы итеп тә билгеләнә. Чиләбедә революция җиңә. Ләкин андагы буржуазия дә йоклап ятмый. Ана ярдәмгә Троицк шәһәреннән есаул Титов командалыгында казаклар килә. Аларның саны унбер меңгә җитә. Титов Чнләбедән ерак булмаган җирдә туктап, шәһәр Советын таратуны. Кызыл Гвардия отрядларын коралсызландыруны һәм властьны шәһәр думасына бирүне таләп итә. Шул гадәттән тыш авыр моментта большевиклар җитәкчелегендәге хәрби гарнизон һәм 600 кешедән генә торган Кызыл Гвардия отряды шәһәрне саклап, дошманга каршы көрәшкә ташлана. Ләкин меньшевикларның. эсерларның һәм төрле оппортунистларның хыянәте нәтиҗәсендә, 1917 елның ноябрендә Чиләбе Советы властьны шәһәр думасына бирергә дип карар чыгарырга мәҗбүр була Чиләбе большевиклары Совет хөкүмәтеннән ярдәм сорап Екатеринбург. Уфа. Самара һәм башка шәһәрләргә мөрәҗәгать итәләр 1917 елның ноябрь ае урталарында Уфадан. Самарадан. Сызраньнан һәм башка шәһәрләрдән Чиләбегә Кызыл 1 вардия отрядлары килә. Самара отрядының командиры В. К. Блюхер була. 1917 елның 20 ноябренда эшч һәм солдат депутатларының Чиләбе Советы утырышы була. Монда Мнргазъян Крымов беренче тапкыр В. К Блюхер белән таныша. _ Мин ун меңнән артык контрреволюцион казакларны шәһәргә кертми тотып торган яшь герой белән танышуыма шатмын, — ди В. К Блюхер, Мнргазъян Крымовка кулын биреп. _ Бу минем геройлык түгел. Василии Константинович, ә эшчеләрнең һәм революцион солдатларның геройлыгы. — дн аңа Мнргазъян. Бу мырышта Чиләбедә һәм Чиләбе өязендә бөтен властьны Советлар кулына алу турында карар чыгарыла һәм Хәрби Революцион Ко митет төзелә. Комитетка карт большевиклар һәм В. К. Блюхер сайлана һәм ул Комитетның председателе итеп билгеләнә. Үзен революция көрәшчесе итеп таныткан Миргазъян Крымов та Хәрби Революцион Комитетның члены була. Шул көннәрдә Уфа Советы һәм Ревкомы, татар һәм башкорт революционерларын Уфага җибәрүне сорап, Чилә- бе Советына һәм Ревкомына мөрәҗәгать итә. Чөнки анда Уфа гарнизонындагы Мөселман хәрби Советына эсерлар һәм элекке офицерлар кереп тула башлаган була. Буржуаз милләтчеләр, дин вәкилләре, эсерлар һәм элекке офицерлар. Мөселман хәрби Советында оялап, милләт һәм дин исеменнән гарнизондагы 6 меңнән артык татар һәм башкорт солдатларын үзләренең таянычына әйләндерү өчен агитация җәелдереп җибәрәләр. Уфадагы татар һәм башкорт большевиклары гарнизондагы мөселман солдатларын буржуазия тәэсиреннән арындыру һәм буржуаз милләтчеләрне фаш иту буенча җиң сызганып эшкә керешәләр. Аларның мөрәҗәгатен алу белән Чиләбе Ревкомының утырышы була. Ревком председателе В. К- Блюхер берничә татар һәм башкорт революционерларын Крымов җитәкчелегендә Уфага җибәрергә тәкъдим итә. Уфага килгәч тә, Миргазъян Крымов хәрби гарнизондагы буржуаз милләтчеләргә, эсерларга һәм элекке офицерларга каршы көрәш ача. «Көрәш» газетасының 1918 елның 16 февралендә чыккан санында аның зур мәкаләсе басыла. «Октябрь революциясе сыйнфый көрәш өчен тагын да киңрәк юл ачты, — дип яза ул.— Власть эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советлары кулына күчкәч кенә «Милләтләрнең үз язмышын үзләре хәл итүе» лозунгысы гамәлгә аша башлады. Шуның белән бер вакытта Октябрь революциясе капитализмга җимергеч удар ясады. Бу хәл вак милләтләрнең хакимлек итүче байлар сыйныфын хәрәкәткә китерде. Хәрам юллар белән җыелган малларына «газраил»ның якынлашканын күргәч, байлар, аларның ялчылары—хәзрәтләр, зыялылар, офицерлар «башта милләт, аннан соң гына сыйнфый көрәш» дигән лозунг чыгардылар. Алар үзләренең сыйнфый мәнфәгатьләрен яклау юлында милли байрак астына яшеренделәр... Кыскасы, радаларның’ башкорт шурасының һәм башка шундый оешмаларның Советларга каршы ачкан’ сугышлары милли хокукны яклау өчен түгел, ә милли буржуазияне яклау өчен ул Авыл халкы, эшчеләр һәм солдатлар шуны яхшы аңларга тиешләр, байларга ияреп «иң башта милләт, аннан соң гына сыйнфый көрәш» лозунгысы күтәреп Советларга каршы сугыш ачу — ул, беренчедән, үзеңне байларга кол итү. һәм. икенчедән,' революциядән соң алынган милли хокукларны кабергә күмү булачак. Капитал богавыннан азат булу, ирекле милләт булып яшәү фәкать Советлар хөкүмәте яшәгән, ныгыган чакта гына мөмкин булачак. Моны онытмагыз, иптәшләр!» Крымовның мәкаләсе гарнизондагы башкорт һәм татар солдатларына партиянең һәм Совет властеның милли политикасын аңлатуда зур роль уйный. Тиздән Уфа губерна Ревкомы утырышы чакырыла. Монда татар һәм башкорт большевикларыннан Фәтхи Әхмәдуллин һәм революцион солдатлардан Миргазъян Крымов, Әхмәт Үтәшев, Муса йосыпов, Гомәр Әльмөхәмәтов, Сәгыйть Үләмәев, Галимьян Әминев, А. Әсәдуллин. Шаһит Ходайбердин. Мәхмүт Шаһиәхмәтов, Нәҗип Әбдрәшитов һәм башкалар катнашалар. Ревком утырышы гарнизондагы Мөселман хәрби Советын бетерү, мөселман солдатларын армиядән азат итү һәм үзләре теләүче солдатларны Кызыл Гвардия отрядларына язу турында карар кабул итә. Бу зур һәм мөһим эш белән җитәкчелек итү өчен шул ук утырышта комиссия төзелә. Комиссиягә Уфа губерна хәрби комиссары А. К. Ев- лампьев, Уфа губерна Ревкомы члены Б М. Эльцин һәм Миргазъян Крымов сайлана. Тиздән Крымов Уфа губернасындагы гадәттән тыш комиссия һәм губерна хәрби оешмаларының Советы члены булып та сайлана. Ревком карарын гамәлгә ашыру буенча кызу эш башлана. Ялкынлы пропагандист, сәләтле оештыручы Миргазъян Крымов, урындагы революцион солдатлар белән бергә, мөселман полклары арасында зур аңлату эше жәелдереп җибәрә. Роталарга татар һәм башкорт революцион солдатларыннан агитаторлар җибәрелә һәм алар солдатлар массасына партиянең һәм Совет властеның милли политикасын аңлату буенча зур эш башкаралар. Миргазъян Крымовның буржуаз милләтчеләргә һәм элекке офицерларга каршы көрәшүе һәм Кызыл Гвардия отрядлары төзү буенча эш- чәнлеге турында шул вакытта Уфа гарнизонында революцион эш алып баручыларның берсе, 1918 елдан партия члены А. Әсәдуллин үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «Миргазъян Крымов катнашлыгында үткән Уфа Мөселман хәрби Советының беренче киңәйтелгән утырышы турында берничә сүз әйтеп китәргә кирәк. Бу утырышта беренче булып Крымов чыгыш ясады. Ул. Уфа солдатларын Чиләбе гарнизоны солдатлары исеменнән тәбрикләгәннән сон, болай диде: «Солдат иптәшләр! Элекке офицерлар сезне Уфа миллионерлары Хәкимовларның, Назировларның һәм башка байларның капиталын саклап калу өчен файдаланырга тырышалар. Шул максатта алар Уфа Мөселман хәрби Советына һәм Совет властена каршы агитация алып баралар. Без. һич кичекмәстән, күбесенчә элекке офицерлардан торган хәрби Советны бетерергә, ә башкорт һәм татар солдатларын таратырга, өйләренә кайтарырга тиешбез. Шул ук вакытта үзләре теләгән башкорт һәм татар солдатларыннан Кызыл Гвардия отрядлары оештыру һәм аларны дошманга каршы сугышка әзерләү безнең төп бурычыбыз.» Крымовның тәкъдимен хуплап Мөселман хәрби Советы членнарыннан Муса йосыпов, Шаһит Ходайберднн. Абдулла Башмаковлар чыгыш ясады. Элекке офицерлар арасында шау-шу башланды Алар революцион солдатларны, большевикларны казармаларга якын җибәрмәскә. ә Крымовны кулга алырга кирәк, дип шауладылар Без Крымов белән бергә, хәрби Совет утырышын ташлап, казармаларга, солдатлар арасына таралдык һәм агитация эшен җәелдереп җибәрдек. Солдатлар безне алкышлап каршы алдылар». 1918 елның 6 мартында Уфа гарнизонындагы Мөселман хәрби Советы бетерелә һәм мөселман полклары таратыла. Шул ук вакытта үзләре теләгән башкорт һәм татар солдатларыннан Кызыл Гвардия отрядлары төзү башлана. Соңыннан татар һәм башкорт солдатларыннан төзелгән бу Кызыл Гвардия отрядлары Совет власте дошманнарына каршы сугышларда зур каһарманлык күрсәтәләр. 1918 елның январь аенда Оренбург янында тар-мар ителгән ак казаклар атаманы Дутов Верхне-Уральскигә килә һәм көньяк Урал заводларына. Чиләбе,’ Троицк шәһәрләренә куркыныч тудыра. Контрреволюцион казаклар Троицк шәһәрен төрле яклап камап алалар. 1918 елның 18 мартында Екатеринбург (хәзерге Свердловск). Пермь һәм Чиләбе Кызыл Гвардия отрядлары бердәм зур отрядка берләшә, анын командующие итеп В. К Блюхер билгеләнә. Чиләбе Ревкомы Миргазъян Крымовның да Чнләбегә кайтуын таләп итә. Март азагында Крымов Чнләбегә килә һәм шунда ук Блюхер белән очраша. — Яхшы, бик яхшы. Вакытында кайттыгыз. Миргазъян Галиулло- вич, — ди Блюхер. — хәзерге моментта Дутов гаскәрләрен тар-мар итү безнең төп бурычыбызның берсе Безгә хәрби белгечләр һәм кызыл командирлар бик кирәк. Миргазъян Крымов шунда ук В К. Блюхер командалык иткән Кызыл Гвардия отрядының штабында эшкә керешә. Крымов тарафыннан төзелгән оператив планны Блюхер хуплый. Тиздән ике мең кызыл- гвардеецлардан торган отряд дошманның Троицк районындагы бандасына каршы һөҗүм башлый. Ике арада каты сугыш китә. Бу сугышта Октябрь революциясе чорында Крымов тарафыннан оештырылган революцион татар-башкорт солдатлары отряды элеккеге прапорщик Бай- бурин командалыгында батырларча сугыша. 1918 елның 2 апрелендә Троицк шәһәрен камап алган Дутов гаскәрләре тар-мар ителә. Шунда ук Миргазъян Крымов Троицк шәһәренең хәрби коменданты итеп билгеләнә. Ул монда совет органнарын ныгыту һәм хезмәт халкын Кызыл Гвардия отрядларына җәлеп итү буенча зур эш җәелдереп җибәрә. Бу чорда Дутов, үзенең гаскәрләрен Чиләбе белән Верхне-Уральск арасында туплап, Кызыл Гвардия отрядларына каршы яңадан һөҗүм- 1Ә әзерләнә. В. К. Блюхер дошманның төп көченә җимергеч удар ясарга була һәм ул штаб утырышын чакыра. — Безнең отрядлар Троицк ягыннан, ә Михаил Кадомцев командалык иткән берләшкән көньяк Урал отрядлары Верхне-Уральск ягыннан һөҗүм башлап, дошманны боҗрага алырга һәм бөтенләйгә тар-мар итәргә тиеш, — ди Блюхер. — Шуның өчен дә безгә, һич кичекмәстән, Кадомцев штабы белән бәйләнеш урнаштырырга кирәк. Я. әйтегез әле, кемне җибәрәбез? — Әгәр дә штаб рөхсәт итсә, якташыбыз янына үзем барыр идем. Михаил Самуилович тәҗрибәле большевик бит һәм аннан күп нәрсәгә өйрәнеп була, — ди Крымов. Миргазъян Крымов көньяк Урал отрядлары штабына килә һәм Михаил Кадомцевны Чиләбе отрядларының оператив планы белән таныштыра. Шунда ук һөҗүмгә әзерлек башлана. Озак та үтми, Михаил Кадомцев һәм Миргазъян Крымов исеменә В. К. Блюхериың түбәндәге яшерен телеграммасы килә: «Искә алу өчен безнең отрядларның хәрәкәте турында белде- рәм Цыркунов командалыгында беренче группа гаскәрләр . 15 апрельдә Степнойга керә. Отрядларның икенче группасы Гренгрос командалыгында Орск тимер юлындагы Карталы-Черниговский- га таба, бара Отрядларның өченче группасы, Байбурин командалыгында, Бородинск-Березинскигә таба хәрәкәт итә. Беренче һәм икенче группа отрядлар белән кушылу турында Каширин отрядына боерык бирергә кушам. Дошманның төп көче Касселиядә тупланган. Штаб председателе Блюхер». В. К. Блюхер командалык иткән берләшкән отрядлар һәм Михаил Кадомцевның көньяк Урал отрядлары көчле һөҗүм башлыйлар. Миргазъян Крымов оператив план төзү белән генә чикләнми, ә корал тотып турыдан-туры сугышта катнаша, үзенең кыюлыгы белән сугышчыларны рухландыра. Тиздән дошман гаскәрләре тар-мар ителә. Дутов үзенең офицерлары белән Тургай далаларына кача. 1918 елның 26 апрелендә Чиләбе округ хәрби комиссариаты төзелә. Бу турыда шул көндә чыккан «Урал өлкә советы хәбәрләре» газетасы болай дип яза «Урал өлкәсендә... Чиләбе, Троицк, Златоуст һәм Кустанай өязләрен берләштергән Чиләбе округ хәрби комиссариаты төзелде... Комиссариатның башкарма комитетына Блюхер, Садлуцкий һәм Крымов иптәшләр сайланды». Шул чорда Дутов контрреволюцион көчләр җыеп, Оренбург янында тагын сугыш башлый. В. К. Блюхер кызыл гаскәрләрнең командующие итеп билгеләнә һәм Дутовка каршы сугышка китә. Миргазъян Крымов Чиләбе хәрби округы комиссары булып билгеләнә, шәһәрдә һәм өяздә Совет властен ныгыту, эшчеләрдән сугышчан отрядлар оештыру эшенә керешә.. 1918 елның 27 маенда Чиләбе шәһәрендә тупланган чехословаклар Совет властена каршы фетнә куптаралар һәм Чиләбене биләп алалар. М. Крымов зур булмаган отряд төзеп, дошман фронтын ерып чыгарга ташлана. Алга, иптәшләр! Алга! Без дошман боҗрасын өзеп чыгып, үзебезнең кызыл гаскәрләргә кушылырга һәм Совет власте өчен актык тамчы каныбыз калганчы сугышырга тиешбез,—дип, ул үзенең сугышчыларын атакага алып китә. Кызылгвардеецлар «Ура» кычкырып, Крымов артыннан атакага баралар. Крымов Шадрин шәһәренә таба омтыла «Шадринга таба барган чакта, — дип яза ул, — төрле урыннарда кузгалган кулак восстаниеләрен тар-мар итеп, дошман кулына эләккән совет работникларын коткара бардык». Үзенең отрядын Шадрин гарнизонына тапшырып, 1918 елның июнь башында Миргазъян Крымов Уфага кайта һәм шунда ук Уфа губерна Ревкомына бара. — Хәзерге көндә Уфа куркыныч астында,— дип каршы ала аны Ревком председателе Б. Н. Нимвицкий,— Чиләбе һәм Самара ягыннан чехословаклар һәм акгвардеецлар Уфага таба омтылалар. Сезне Ревком губерна хәрби комиссары итеп билгелим. Сезгә һич кичекмәстән кораллы көчләрне оештыру һәм дошманга каршы сугышка әзерләү тапшырыла. «16 июньдә кичке сәгать биштә мөселман эшчеләре союзы йортында,— дип яза партиянең Уфа комитеты органы «Вперед» газетасы 1918 елның июнь аенда чыккан санында. — башкорт һәм татар пролетариатының митингысы үткәрелде. Чехословакларның контрреволюцион чыгышына бәйләнгән вакыйгалар турында Нуриманов, Крымов иптәшләр чыгыш ясадылар. Ораторларның речьләрен, бигрәк тә алар- иың контрреволюция™... каршы аяусыз көрәшкә чакыруларын җыелыш бер тавыштан хуплады». Уфада башкорт һәм татар солдатларыннан, шулай ук шәһәр хезмәт ияләреннән Кызыл Гвардия отрядларын төзүдә актив катнашкан карт революционер, 1919 елдан партия члены Мәхмүт Шаһиәхмәтов үзенең истәлекләрендә болай дип язды: «Бик авыр һәм катлаулы чор иде. Чехословаклар һәм акгвардеецлар Самараны алып, Уфага таба омтылдылар. Шул җаваплы моментта башкорт һәм татар халыкларының күренекле революционерлары Баһау Нуриманов. Фәтхи Әхмәдуллин. Миргазъян Крымов, Шаһит Ходайбердин, Әхмәт Үтәшев, Солтангәрәй Арслангәрәев, Сәгыйть Үләмәев, Нәҗип Әбдрәшитов, Закир Бикшмеров һәм башкалар Кызыл Гвардия отрядларын оештыруда һәм гомумән шәһәр хезмәт ияләрен дошманга каршы сугышка әзерләүдә бик зур эш башкардылар . Без, империалистик сугышта катнашкан һәм сугыш тәҗрибәсенә ия булган революцион солдатлар, хәрби комиссар Крымов җитәкчелегендә кызылгвардеецларны сугышка әзерләү эшен җәелдереп җибәрдек». Ләкин меньшевикларның һәм эсерларның хыянәте нәтиҗәсендә, Уфа губерна Советы, үзенең кораллы көчләре белән. 1918 елның 5 июлендә Уфаны калдырырга һәм Агыйдел буйлап чигенергә мәҗбүр була. Уфа губерна хәрби комиссариаты бетерелә, ә Миргазъян Крымов, хәрби оешмаларның Уфа губерна Советы вәкиле игеп. Көнчыгыш фронтның 2 нче армия командованиесенә җибәрелә. 2 иче армия ике группага — уң һәм сул группага бүленгәч, ул сул группаның оператив бүлек начальнигы, ә инде бу группа 5 нче Урал дивизиясенә әйләнгәч, шул дивизиянең командиры итеп билгеләнә. Үзен чын революционер көрәшче итеп таныткан Миргазъян Крымов 1918 елның көзендә большевиклар партиясенә керә һәм үзенең бөтен гомерен партия эшенә, халык бәхете өчен көрәшкә багышлый. 1918 елның ноябренда Крымов Мәскәүгә чакыртыла. һәм аңа партия тарафыннан зур һәм җаваплы эш тапшырыла. Хәрби диңгез Халык Комиссариатының мөселман бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Сугышчан командир фронтка, дошманга каршы сугышка омтыла. Тиздән ул Хәрби диңгез Халык Комиссарына мөрәҗәгать итә. — Мин бит революцияне кулга корал тотып, турыдан-туры дошманга каршы сугыш белән каршыладым, хәзерге көндә дә, үзем монда булсам да, күңелем фронтта Фронтка китәргә рөхсәт итегез, — ди ул. 1918 елның декабренда Крымов Казанга килә. Монда кызыл гаскәрләрнең командованиесе аңа командный курслар оештыру эшен тапшыра. Тиз вакыт эчендә командный курслар оештырылганнан сон, ул, 1919 елның мартына кадәр, татар-башкорт егетләреннән күп кенә командирлар әзерләүгә катнаша һәм аларны фронтка озата. Соңыннан ул үзе дә Колчак бандаларына каршы фронтка китә. ..Менә Чиләбе хәрби Советы тарафыннан 1919 елның сентябрендә Миргазъян Крымовка бирелгән мандат. Анда болай дип язылган: «Бу мандат Чиләбе хәрби Советы тарафыннан Чиләбе хәрби ныгытылган районының штаб начальнигы Миргазъян Галиуллович Крымовка бирелде. Көнчыгыш фронтының ныгытылган районнары идарәсе турындагы вакытлы Положение нигезендә. Крымовка үзенең эшен үтәү буенча телефоннар, телеграфлар, бөтен пассажирский поездлар, санитарный, почтовый, хәрби, товарный, балласт һәм резерв поездлар һәм су бассейннарын кисеп чыгу средство- лары белән һич комачаулыксыз файдалану хокукы бирелә. Югарыда күрсәтелгән Положение нигезендә ныгытылган райондагы бөтен учреждениеләр һәм халыклар Крымов иптәшнең бөтен таләпләрен һәм боерыкларын һичбер сүзсез үтәргә тиешләр». Колчак бандасы тар-мар ителә. Миргазъян Крымов Кызыл Армия сафында, сугышчан поста кала. Хәзер инде ул уку, үзенең хәрби белемен арттыру турында уйлый башлый. Ләкин тәҗрибәле хәрби белгечне әле тагын ерак юллар, каты сугышлар көтә. 1921 елның февраль ае. Акгвардеецлар генералы, барон Унгерн, Япония ярдәмендә, контрреволюцион көчләр туплап, безнең күрше Монголиядә сугыш хәрәкәте җәелдереп җибәрә, аның башкаласы Уграны басып ала һәм Совет иленә ыргыла. Март аенда төзелгән һәм башында Сухэ-Батыр торган Монголия Халык Революцион хөкүмәте ярдәм сорап Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Совет хөкүмәте барон Унгерн бандасын тар-мар итү өчен экспедицион корпус җибәрергә карар итә. Миргазъян Крымов экспедицион корпусның штаб начальнигы урынбасары итеп билгеләнә. Кызыл Армиянең оператив планы белән танышу өчен экспедицион корпус штабына Сухэ-Батыр килә. Монда ул экспедицион корпус командирлары, шул исәптән ААиргазъян Крымов белән дә таныша. Кызыл Армия частьлары, Монголия революцион армиясе белән бергә, барон Унгерн бандасына каршы көчле һөҗүм башлый. Ике арада каты сугыш башлана. Крымов турыдан-туры бу сугышларга катнаша, шәхси батырлык үрнәге белән кызылармеецларны рухландыра. Барон Унгерн бандасы тар-мар ителә һәм Монголия җире дошманнан тазартыла. Монголия халкы Кызыл Армия частьларын з\р шатлык белән каршылый. Миргазъян Крымов 1921 елның сентябрендә Мәскәүгә килә һәм В. М. Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга керә. 1926 елда ул академияне уңышлы тәмамлый. Озак та үтми. Миргазъян Крымов Төр- киягә хәрби атташе итеп җибәрелә. 1931 —1932 елларда Кавказ армиясендә эшли, һәм 1933 елда, М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиянең оператив факультетын тәмамлаганнан соң, 1 нче Казан укчы дивизиясендә эшли. 1935 елда аны Фрунзе исемендәге академиягә укытучы итеп чакыралар. Армиядән запаска күчкәч тә Крымов тик ятмый: башта И. В. Сталин исемендәге Мәскәү институтында, соңыннан Кызыл Армиянең югары хәрби гидро-метеорология институтында өлкән укытучы булып эшли. Бөек Ватан сугышы... Запастагы полковник Миргазъян Крымовны 1943 елның башында дивизия командиры итеп билгелиләр. Немец илбасарларына каршы сугышларда 127 нче укчы дивизия полковник Миргазъян Крымов командалыгында зур героик юл үтә һәм гвардия дивизиясе исемен ала. Донбасс өчен сугыш... Немецлар Донец суының ун як ярын — Белгород калкулыкларыннан алып Ворошиловград районына кадәр — бик нык ныгытылган рубежга әйләндерәләр, аны «Украин җирен бикли торган Харьков йозагы һәм Украинаның Белгород бастионы» дип исемлиләр. Бу рубежны саклау өчен немецларның сайланма частьлары туплана. Кызыл Армия частьлары «Белгород бастионыэн җимереп үтәләр һәм Донбассны азат итәләр. Гвардия полковнигы Крымов дивизиясе Чистякова шәһәре районында геройларча сугыша. Югарыда китерелгән Верховный Башкомандованиесе приказында 127 нче укчы дивизиясенә «Чистяков дивизиясе» исеме бирелә. Донбасс сугышыннан сон, гвардия полковнигы Миргазъян Крымов дивизиясе Кызыл Армиянең башка частьлары белән бергә. Совет илен немец илбасарларыннан азат итеп, Румыния һәм Венгрия территориясен фашистлардан тазарту сугышларында катнаша һәм Чехословакия җиренә бәреп керә. Дошманга каршы сугышларда аеруча геройлык күрсәткәне өчен Миргазъян Крымов Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Ләкин полководец Миргазъян Крымовка җиңү бәйрәмен күрергә туры килми. 1945 елның 15 апрелендә Чехословакнянен Самбор шәһәрендә фашистларга каршы каты сугышта гвардия полковнигы Крымов геройларча һәлак була Сугыш рәхимсез. Үзенең Ватанын чын күңелдән яраткан һәм аны дошманнан саклау өчен бөтен гомерен биргән Миргазъян Крымов илебездән ерак җирдә, Самбор шәһәрендә мәңгегә ятып кала. Геройлар исеме үлемсез! Совет халкы үзенең данлы улы. революционер, галим, батыр командир Миргазъян I алиулла улы Крымовның исемен һәрвакытта йөрәгендә саклаячак.