Логотип Казан Утлары
Мәзәк

Мәзәкләр

Хуҗа Насретдинны һәр халык үз кешесе дип саный Шул бер Хуҗаны үзбәк — үзбәккә, таҗик — таҗикка, татар исә татарга тарта Төрек белән кыргыз да. каракалпак белән төркмән дә читтә калучылардан түгел. Ә безнеңчә. Хуҗа— чеп-чи уйгур кешесе. Уйгурлар аны. бер сүз белән генә, хөрмәтләп. *Әфәндем» дип йөртәләр. Үрдә һәм кырда, мэчет - базарда. үлем һәм туйда аңар түрдән урын бирәләр. Ышанмасагыз. түбәндәге мәзәкләрне укыгыз! Уңган сәтраш Бер сәтраш. Әфәнденең чәчен алган чакта, аның башын кискәләп бетерә дә жәрәхәтләренә мамык ябыштырып чыга. Әфәндем, көзгегә карагач, сөенеп әйтә: — һи. остам, кулын алтын икән, ярты башыма мамык үстереп бирдең бит! Калган өлешенә үзем борчак сибәрмен ннде! Йокы качыру Ахшам намазыннан соң, имам вәгазен тыңлап утырган чакта. Әфәнде хырылдап йоклап китә. Күршесе, бөеренә төртеп, ачулана башлый: — Хырылдап йокларга оялмыйсынмыни? Әфәнде, күзләрен уып: — йокламыйм, хырылдап йокы качырам, — ди. Акылсыз кәвеш Әфәнде, бер елга буена килеп, тәһарәт алырга керешә. Шунда бер кәвеше суга төшеп агып китә. Әлеге хәлгә кәефсезләнеп торганда, бер кеше килеп: — һи тәкъсир, өр-яңа кәвешегезнең берсе әрәм булган икән, ярар кайгырмагыз ннде, — ди. — Юк ла. нинди кайгыру, — ди Әфәнде кулын селтәп. — әгәр аның акылы булса, үзенең кадерле юлдашын ташлап китмәс иде бит! Ашыгыч хат Бер туйга Әфәндене чакырмыйлар Ләкин ул аптырап калмый Бер кисәк ак кәгазьне дүрткә бөкләп конвертка сала да, туй ясаучы кешегә илтеп: «Моны сезгә казый хәзрәтләре жнбәрде». — ди. Теге сөенеп Әфәндене түргә утырта, Әфәнде исә шунда ук табынга житешә башлый. Туй хужасы тышка чыгып конвертны ача да, аптырап Әфәнде янына килә; __ Әфәндем, конвертта ак кәгазьдән гайри бер нәрсә дә юк бит! __ Дөрес, дөрес, — ди Әфәнде. — бнк ашыгыч булгач, казый хәзрәтләре хатны язып өлгертмәде шул. Куркып әйттем... Бер көнне Әфәнде мәхәллә имамын кунакка чакыра. Теге, табынга утыру белән, «моны ашау сөннәт, бусы да сөннәт» дип. әдәп-фәлән саклап тормыйча, ура башлый. Имамның нәкәслегеннән кәефе кырылып утырган чакта, өйгә Әфәнденең улы килеп керә. — Бу улыңмы. Әфәндем? — дип сорый имам. — Әйе, тәкъсир, улым, — ди Әфәнде. — Исеме ничек? — Фарыз. Имам гаҗәпләнә: — «Фары.з» дигән исем буламыни? — Дөрес, тәкъсир, — ди Әфәнде. — Аның чын исеме Сөннәт иде, ләкин сез ашап куймасын дип куркып, «Фарыз» дип әйттем.