МИН ҮКЕНМИМ
Безнең Илеш районында «Казан утлары» зур популярлык белән файдалана. Аны укучылар саны елдан-ел арта бара. Әгәр узган 1966 елда 400 дән артык журнал алдырылган булса, 1967 елда бу журналга 900 дән артыграк кеше язылды. Моны басылып чыккан әсәрләрнең эчтәлеге һәм тематик яктан төрле-төрле булулары белән аңлатырга кирәктер. Мин «Казан утларыпн «Ак чәчәкләр» (Г. Әпсәләмов], «Муса» (Ш. Маннур) романнары басылганнан башлап, системалы рәвештә укып барам. Һәм журнал кулдан кулга йөреп, тузып бетә торган була башлады. Якташыбыз Әхсән Баяновның журнал битләрендә чыгып килгән шигырьләре бездә шулай ук уңай тәэсир калдыра. Укучы сыйфатында, аның соңгы әсәре — «Яшьлегемне эзлим» лирик повесте хакында берике суз әйтәсем килә. Әсәр турында объектив карашта торуымда шик тә булырга мөмкин түгел. Чөнки мин аның замандашы диярлек [1—2 яшькә генә зуррак). Ул 7 класста укыганда, мин Ишкар мәктәбендә укытучы булып эшләдем (1942/43 уку елы). 1943— 1951 елларда Совет Армиясендә хезмәт иттем. Яшьлегебез бер чорда узган кешеләр булгач, әсәрдә язылган вакыйгалар турында да уз фикеремне язу дөрес булыр дип исәплим. Әхсән Баянов Ватаныбыз өчен авыр булган чор — сугыш елларын Һәм тылдагы хезмәтне чагылдырган. Сайлаган темасы, минемчә, урынлы. Авырлыкларны, берсен дә яшермичә, ачып салган. Шулай ук, дәһшәтле сугыш елларыннан соң, тылдагы матур тормышның башлангычын да күрсәткән. Ләкин сайланган теманы ачып бирүдә артык натурализм күрсәткән кебек күренә. Образлар (әгәр шулай атасак) бик примитив бирелгәннәр. Гомумиләштерүче чаралар юк, дисәк тә була. Бу әсәрдә Ленадан башка образлар уз исемнәре белән бирелгән. Әсәрнең төп линиясен Әниснең иләсмиләс мәхәббәте биләп тора, дисәк тә ялгыш булмас. Аның үзенә профессия сайлап йөрүе артык күп яктыртылган. Чор белән геройлар арасындагы багланыш рус әдәбиятында (аның кече туганы татар әдәбиятында да,| иң яхшы традиция бит. Гражданнар сугышы Д. Фурма- новның «Чапаев»ын, А. Фадеевның «Тар- мар»ын һ. 6. тудырды, коллективлашты- ру — М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәммен барлыкка китерде һ. б. Ватан сугышы чорында яшүсмерләр фронтта гына түгел, тылда да, тыныч вакыттагыга караганда, иртәрәк формалашты. Ә безнең Әнисебез. 7 классны бетергәч, кош оясы туздырып, укырга кергән техникумын ташлап кайтып, аның яшьтәшләре (1927 елгылар) җиңү көнен фронтта тантана иткәндә базарда иөри. Шулай да «герой» үзе турында югары фикердә: «Минем гомеремнең яртысы үземнең кешелек дәрәҗәмне югалта язганда саклап калу, теләсә нинди кыенлыкларда да төшермәү, үземнең «миниемне һәртөрле ялганнан, түбәнчелектән азат хәлдә тоту, горур шәхесемне раслау өчен көрәшеп узды» («Казан утлары». 1967 ел. 3 сан. 50 бит). Мещанлыкка каршы нәфрәт, гаделсезлеккә каршы тору — ул һәрбер совет кешесенә хас сыйфат. Моның белән генә шаккатырып булмый. Уңай образ проблемасы совет әдәбиятында хәл ителгән нәрсә. Ләкин әсәрдә ул сыек. Әсәр сентиментализмга да бик якын тора. Әйтик. Фәһимә образы Н. М. Карамзинның «Бедная Лиза»сындагы шул Лиза түгелмени! Шундый ук тыйнак, җырчы, үзенең мәхәббәте өчен көрәшми, мылтыктан атылып үлә. Нигә аны үтерү кирәк булгандыр! Әнис, Лена, Фәһимә образларын М. Ю. Лермонтовның «Безнең заман ге- роеиндагы Печорин, Вера, княжня Мэри белән чагыштырсак та начар булмас. Кияүгә чыккач та Әнисне яратучы шул усс Вера — Лена, шул ук Мэри — Фәһимә. «Мин тагын бер ачыш ясадым: күңелең белән аерылышырга һәр минут әзер торсаң да. яратмасаң да, һичнәрсә дәгъва итмәсәң дә, үзең белән бәйләнештәге кешеңнән аерылу — барыбер фаҗига, син аны барыбер көнлисең...» |3 сан. 44 бит). Бу юллар Печоринның Верадан аерылганнан соң булган кичерешләренә охшаш. Повесть ахырындагы символика да бу ике әсәрне чагыштырырга нигез бирә. Мен» ул; «Кая да булса китәргә... Әйе, Б Лермонтов геройлары янына. Кырыс чынбарлыктан хыял иленә. Бүтән барыр җир, бүтән максат күрмим... Бәлки чынбарлыктан шул юл белән котылырга, бетенләй башка җиргә, материал кысанлыктан идеаль киңлеккә чыгарга... Тирә-ягымда матур-ма- тур киенгән кызлар. Аларның кайсы Мэри икән дә, кайсысы Вера икән». (3 сан. 39 бит.) Лермонтов яшәгән чор, аның геройлары белән хәзерге чор (1946 еллар) һәм совет әдәбияты геройлары арасында нинди уртаклык бар соң! Лермонтов үзе яшәгән чордагы җәмгыятьне фашлаган. Ә хәзерге чор әдәбияты, киресенчә, тормышны раслый. Әдәбиятның бурычы — вакытлыча кыенлыкны үтү юлларын ачыклау. Романтизм һәм социалистик реализмның нинди уртаклыгы бар соң! Әсәрдә хезмәт темасы үзенә тиешле урынны таба алмаган. Автор, әгәр Әниснең мәхәббәтен күрсәтәсе килсә, аны печән омәсенә, Агыйдел якларына илтә, Өфе шәһәренә алып бара,- әгәр Әниснең принципиаль булуын күрсәтәсе килсә, бодай башы кыркучылар янына илтә, ашлык урлаучы иптәше артыннан йәртә. Кайда соң колхозчыларның фронт өчен чын фидакарь хезмәте! Хезмәттә чыныккан кешеләре!- Печорин үзенең сәләтенә урын таба алмаган. Әлис тә сугыш бетеп, үзенә 20 яшь тулгач кына юнәлеш таба. Шуны әйтәсе килә: Баяновтан, яшь, сәләтле язучы буларак, алынган проблеманы социалистик реализм күзлегеннән чыгып хәл иткән, укучыларда әхлак тәрбияләрлек әсәрләр кета- без. Һәр язучының үз стиле бардыр, әлбәттә. Ләкин бер шәхес артыннан укучыны ияртеп йертү. шулай ук геройны индивидуалист итеп сурәтләү урынсыз, минемчә. Бу, билгеле укучы сүзе генә. Безнең зур әдипләребез, танылган тәнкыйтьчеләребез бар. Соңгы сүзне алар әйтер. Минем исә, гади укучы сыйфатында, шуны гына әйтәсем килә: әсәрнең исеме — «Яшьлегемне эзлим»— Аңлашылып бетми. Ул яшьлеген кемнән дә булса таләп итәме, нәрсәгәдер үкенәме! Мин, аның замандашы буларак, үкенмим.