Логотип Казан Утлары
Шигърият

КУРГАН ТАТАРЛАРЫНЫҢ АВЫЗ ИҖАТЫ

Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы соңгы елларда Курган өлкәсендә яшәүче татарларның фольклорын жыйнады. Шулай итеп, моңарчы фәнни экспедицияләр тарафыннан өйрәнелмәгән бик күп иҗади байлык тупланды. Курган өлкәсендә татарлар шактый тыгыз утырган ике район бар. Болар—Са- факүл һәм Әлмән районнары. 1965 елның жәендә безнең экспедицияләр бу районнарда булганнар иде. 1966 елда бер группа студентлар белән без Шадрин һәм Шатров районнарында булдык. (Җирле татар халкы аларны элек Шадрау һәм Шатрау дип йөрткән.) Күлләр, урманнар артында, тимер юлдан еракта Тагыл, Өчкен дип йөртелгән бу авылларда безнең студентлар шактый күп халык ижатын таптылар. Бу як татарлары өчен характерлы күренеш — халыкта көйле озын жырларның бик күп булуы. Бәет, озын жыр. тарихи жыр боларда буыннан-буынга күчеп зур ихтирам белән сакланып килә икән. Көйле жырларны без магнитофон лентасына язып алдык. Тарихи озын жырлар арасында качкыннар турында, патша властеның жәберенә эләгүчеләр һәм 1812 елгы сугышта катнашкан егетләр турындагылары очрый. Патша түрәләре эзәрлекләвеннән качып Урал аръягына килеп чыккан Казан егетләре турындагы жырлар да бар. Шундыйлардан безгә бик ошаганы һәм бөтен Шадрин һәм Шатров районнарында популяр булганы «Габидулла бәете». Габидулла бәетенең язмышы бик кызыклы. Бу бәетнең кайбер строфаларын соңгы вакытта Пугачев восстаниесенә кагылышлы архив документлары арасыннан да таптылар. Безнен уебызча, Габидулла Казан ягы егете булып, Пугачев восстаниесендә катнашкан һәм ахырдан патша хөкүмәте тарафыннан сөргенгә жибәрелгән булырга тиеш. Бәетнең эчтәлеге, һәрхәлдә, шуңа ишарә ясый. Аннан сон, барлык жырлар арасында да Курган ягы татарлары бу жырны аеруча яраталар һәм картлар арасында моны белмәгән кеше юк диярлек. Курган татарлары ижатындагы бер үзенчәлек — бәетләрнең шигъри яктан бик нык эшләнгән һәм аерым көйгә салынган булуы. Аларның күбесен җырлардан аерып та булмый. Түбәндә китерелгән «Юркәй Юныс», «һаммасадыйк мулла» һәм башкалар га- сырдан-гасырга эшкәртелеп килгән тарихи сюжетлы жырларны хәтерләтәләр һәм алар бәет урынына түгел, ә мәҗлесләрдә жыр урынына җырланалар икән. 1965—1966 елларда Курган татарлары арасында җыелган озын җырлар һәм бәетләрнең бер өлешен укучыларга тәкъдим итәбез. Габидулла бәете />нсмилланың әүвәл башы — вәл-гасери, Егетләрнең кызга гыйшкын кыз яшерер Без көләек, без уйныек тереклектә, Адәм угылы бердәнбер сер яшерер. Агыйделнең аръягында җәйләгәнем, Билләремә ефәк билбау бәйләгәнем. Ай онытмам, ел онытмам, һич онытмам Күкрәгеңә башым куеп йоклаганым. Агыйделнең аръягында болыт тора. Яңа ярлар иске ярны оныттыра. Яңа ярлар табак белән аш китерә. Иске ярлар ике күздән яшь китерә. 1 Мондый строфа белән башланган озын җырлар, бәетләр татар, башкорт фольклорында еш очрый. К Агыйдслдә үрдәк йвзә бата-калка. Өсләрендә анык булыр алтын камка. Егетләрнен ярдин-ярга йөргәненен Колагына кидерерләр чуен алка. Агыйделне инләп-буйлап саллар килә, Сал встендә асыл кошлар сайрап килә. Ул кошларны ефәк белән бәйләү кирәк. Кызлар белән сөйләшергә хәйлә кирәк. Карагайда кара жиләк унар микән. Жыеп баксак савытларга тулар микән? Кузыем, колынкаем Габидулла, Илгә кайтып торыр көнен булар микән? Кузыемның киткәненә өч ай тула. Ниләр жәеп ята икән асларына? Иркәм-колыиым киткән чакта шуны әйтте: «Үтенеп-үтснеп сәлам әйт, — дип, — дусларыма». Мәскәүләрдән килгән, диләр, жирән кашка. Башкаенда көмеш жөгән. бавы башка. Иртән сәлам, кичен сәлам кара кашка. Ни килсә дә килә, диләр, безнен башка. Ат аранда, сыер ята бозау белән, Энекәсе чәчен тарый майлау белән. Габидулла чыгып китте олау белән, Энекәсе күз бетерде егълау белән. Үрдәк әйтә, казлар әйтә очам, диеп, Каэаннын кин жиренә төшәм, диеп. Шул Казаннын киң жнрләре тардыр безгә, Бер ходанын боерыгы бардыр безгә. Биби ләй ТИ инсм егетем шундый. Биби ләй. Сагына аны бар кызлар. Биби ләй. Эшләгәндә янып торган. Биби лай. Биш почмаклы йолдыз бар. Биби ләй. Hoiepen керә, йөгереп чыга. Биби ләй, Юка күлмәк комача. Биби ләй. Кечкенә булсын, удалый булсын. Бнби ләй. Яшь к)целне шул ача. Бнби ләй. Кулымдагы йөзегемнен. Бнби ләй, Исемнәре гел Уел. Биби ләй. Әйдә, жаныем. кавышаеи. Биби ләй. Кавышаек без быел. Биби ләй. Киленнәр җыры Энекәем, аш пешер. Аз пешермә, күп пешер, Аш ашаган чагында Мине дә исеңә төшер. Энекәем, ястыккаем Мамык булмаган икән. Энекәем, теләкләрем Кабул булмаган икән. Машинаның шунысы матур — Утыргычы биектә, Аерылганда әйтә алмадым <Хуш, әнием», — диеп тә. Тагыл көе9 /4 й, татлы йокымнан уянамын Тагылларга үрдәкләр очканда. Ай, мин үкенмим мал беткәнгә. Мин үкенәм гомерем үткәнгә. Ай, татлы йокыдан уянамын Тагылларда үрдәк тавышына. Иртә торсам хәсрәт ява башлый Минем газиз мескен башыма. Байкал көе Сибәләп кенә сибәләп яңгыр ява Үтә микән үләннең төбенә. Бу хәсрәтләрем дә бетәр микән Әллә китәр микән гомеремә? Ай, чылдыр ла чылдыр чылдырыйдыр Аякларым тимер кандалда. Көзен киткән кошлар кире кайта, Кайтармыйлар безне анда да. Тан мәлендә бер уянып кнтәм Гүләп кенә кошлар очканда. Ай, мин үкенмим баш киткәнгә, Үкенәмен гомерем үткәнгә. Ай. машиналарда без барабыз, Төшеп кенә сулар алабыз. Булмас инде безгә рәхәт дөнья Әҗәл генә эзләп барабыз. 9 Тагыл — Шатров районындагы зур күл исеме. Күл янына урнашкан авыл да Тагыл дип атала. Сары яфрак көе Стенада алтын көзге Матур күрсәтә йезне. Сары яфрак, агып китте ялтырап. Сәгать саен, минут саен Сагынып сөйләем сезне. Сары яфрак, агып китте ялтырап. Иртә торып су ташыем Бакча эченнән генә. Сары яфрак, агып китте ялтырап. Беркемгә дә сиздермнем Коям эчемнән генә. Сары яфрак, агып китте ялтырап. Аван Карманы көе к тастымалкаенны мин бәйләдем. Ак тастымалкаенның кере бар. Ник карыйсын, егет. ай. күземә. Күкрәккәем тулы серем бар. Ситса биләр күлмәк мин апбирәм. Камзулкайларынны кисәнә. Атинәндин 3 сорадым — бирмәделәр. Үз генәем сөям, дисәнә. Бнеккәй лә таунын. ай, башында Мәчет, мәдрәсәне кем салднкән? Күкрәккәем тулы гамь-хәсрәт. Бу гамь-хәсрәтне миңа кем салднкән? Тинес көе Тинескәй лә буйлап йергәндә лә. Кәкүккәйләр кошын күрдекме? Сагынган ла чакта юк сәламең — Саргаеп ла үлсен дидеңме? Тинескәй лә елга, суы тирән. Буй салганда буең буйламый. Баш китәрлек эшне мин эшләдем Акылларга салып уйламый. Тинескәй лә елга, суы салкын, Таш астынднн агып ятканга. Ат кынамнан тешеп суын эчгем Яшь йөрәккә ялкын капканга. 'Аван Карманы — авыл исеме. ’Атииәидин — әтиәниеннән дигән сүз. Сикереп кенә төшеп ат бәйләдем Мияс кенә буе муелга. Минем генә кайгым бетәр микән, Китәр микән гомерем буена? Тинес кенә буйлап йөргән чакта, Күк бурзайны алдым юлдашка. Унлап кына суллап кашым тарта. Ниләр генә булды бу башка?!. Тинес кенә буе Какчырлы күл, Аермасы аның ни жирдә? Күрдем исә күздән яшем ага, Күп уйнаган идем шул жирдә. Тинес кенә акмый, ай, тугайсыз, Егет кеше йөрмәй уңайсыз. Уңайларын табып йөргән ирләр Коткара икән башын бер малсыз. Тинескәйнең буе бигрәк ямьле, Карман авыл мишәр өйләре, Ишеткән лә күргән көйли алсын Ах, молодцы, Тинес көйләре. Ем елга И,,. белән торып уй уйладым, Ем елгакайларын буйладым. Ем елгакайлары аша чыккач Башым кайтмас диеп уйладым. Иртә белән торып бер карасам Билгенәмә шашкы * бәйләнгән. Ак кошларднн корбан чалыр идем Ил генәмә кайтып әйләнсәм. Ай яктылары бигрәк якты, Ай каршында якты бер йолдыз. Ак торнакай кебек мин зарланам. Чит илләрдә үзем мин ялгыз. Рамай көенә У фа сөлгеләре бигрәк матур, Рамай, Бәйрәм көннәрендә эләргә. Безнең теләк шундый теләк, Рамай, Бергә яшәп, бергә үләргә. Ишеккәем алды таш керлисә’, Рамай, Жиз самовар кайный жил белән. Маңгаена язган хак язмышны. Рамай, Сыпырып ташлап булмый тир белән. 'Шашкы — кылыч. ’Керлисә — крыльцо, баскыч. Кәкүк ?4 й-һай гына юлның катыны Чаналарда атның баруы. Шул вакытларда юк микән Янган ла йөрәк даруы. Ирта белән торып жимнәр бирдем Үз генәем сөйгән бөркеткә. Даулашмагыз гына безне белән Җибәрербез сезне Эркеткә5 , Анау да гына күлдә берәү чума. Ак чабаккай кебек ялтырап; Безне лә дошман сөйли микән Теше-тешкә тими калтырап. Юркәй Юныс көе3 ^/Җнрәнчеккәй атның утлар жире Тугай чардагының төяге10 11. Арысландай кебек, ай. ирләрнең Төялепләй килде сөяге. Җнрәнчеккәй менгән, камзул кигән Ике егет килә базарднн. Мин курыкмыймын дошман, ай. сүзеннән, Мин куркамын башым азардин. Бара гына торгач мин утырдым, Ала елан басып үтердем. Килә генә китә йөри торгач, Газиз башкаемны бетердем. И-һа-һай лай дигән, ай. тавышка Кыр камасы кача камышка. Иокыларымднн уянып килдем Юркәй качты днгән тавышка. Җнрәнчеккәй атым мин бәйләдем. Арка жнргә үскән савылга. Тавышларым минем таулар яра. Ишетелми микән авылга. Какчырлыдай күлнең ашасындин Күренә мнкән ак йон даласы? Шаркаена 5 басып язу язган Юркәй Юныс Кирәй баласы. 'Кагын — такыр юл. 11 Э р к е т — Иркутск, бу урында сөргенгә мәгънәсендә "Юркәй Юныс — патша түрәләренә протест йөзеннән бер төркем татарлар белен урманга качып, гомерен качкынлыкта үткәргән кеше днл сөйлиләр Бу жырнын бер строфасы башкорт фольклорчылары язган вариант белән туры килә 'Таяк — Төбәк, яшәү урыны. » Шаркаена — агач төбенә Чәһри1 асыл кыз бала К куянкайларны мин качырдым. Акбүз атка менеп бастырдым. Чәһри асыл кыз бала... Булыр гына булмас йомыш белән Алдашып лай ишеген ачтырдым. Сафьян итек, сары читек Басма егет җиргә сай итеп, Чәһри асыл кыз бала... Иөремәләй ялгыз, кер куеныма, Яшь гомереңне, егет, зай итеп. Ак куянкай урак эз сала, ай, Яна туган ап-ак кар белән. Чәһри асыл кыз бала... Бу дөньяның бөтен рәхәте Мәхәббәтле сөйгән яр белән— Һаммасадыйк мулла бәете /һаммасадыйк12 13 мулла намаз укый, Намазлыгы аның элмәле, һаммасадыйк мулла качып киткәч һичбер кеше аны белмәде. Урта күлнең уртасында Ике күгел14 уйный парланып, һаммасадыйк мулла качып киткәч Оркыясы йөри зарланып. Какчырлы күлнең өсләрендә Ак дулкыннар йөри чабышып, Һаммасадыйк мулла оттыргачтын Чәчләренә йөри ябышып. Какчырлы күлнең суы тирән. Буй салднсәң буең буйламый. Баш китәрдәй эшләр эшләде Гакылларга салып уйламый, һаммасадыйк мулла чапан кигән, Чалмалары асыл ефәктән. Каргамас та идем, атам, сине, Мыскыл иттең мине бик яшьтән. Какчырлы күлнең лә уртасында Кычкыра бер үрдәк баласы, Кычкырма син, үрдәк баласы, Болай да әрни йөрәк ярасы. Какчырлы күлне бик киң диләр, Тик юк аны ярып үлчәүче. Чегәнгә лә хатын, ай, булганчы Батып кына әнкәй үлсәмче. Какчырлыкай күлне бик киң диләр, Агыйделгә аны тиңлиләр. 12Чәһри — йөзе. 13Һаммасадыйк — шул яктагы бер мәхәлләнең мулласы булган. Буыннан буынга килгән легендаларга караганда, ул үзенең кызын чегәннәргә карта уйнап оттырган. Курган өлкәсендә бу бәет бик популяр. Аның үзенең көе бар. 14Күгел —үрдәк. Аерылып ла калган үрдәккәйгә Язмышымны минем тиң диләр. Какчырлы ла күлнең ашасынднн Дулкын белән кнлә ак күбек. Көнләмә лә, йөрәгем, ник көнлисең 15 Артта калган хәлсез ат кебек. Какчырлыкай буе куе камыш, Бер ялгызы кычкыра тартар. Очып кына илгә кайтыр идем, Минем өчен дөнья бик тар, тар. Ил генәем миннән ерак калды, Басып карар идем — баскыч юк. Эч кенәем минем ут кук яна, Очып китәр идем, очкыч юк. Какчырлыкай күлдә кара болыт, Янгыр булып килә күкрәп. Күп хәсрәтләрне күрде инде Әнкәй бүләк нткән күкрәк. Какчырлыкай күлем, ямансыма, Бер ялгызың түгел син жирдә. Кайгырсам да куанамын уйлап, Бер ялгызым түгел мин илдә. д ■'•шказаркай буе кус камыш, Кулиең всте тора ялтырап. Җанкай жанаш кайтмый, ай, сунардан, Кайгылардан торам аптырап. Арбалардан төшеп кулга баксам, Ак бурзае килә, узе юк. Кычкырыр идем — тавышым юк. Кул болгар ла идем — яулык юк. Ишеккәем алды, ай, керлнсә, Җнз самавыр кайный җил белән. Сыйфатларын эшләп куяр идем Җан кертеп лә булмый кул белән, һаваларда оча, ай, тнлегән, Канат ягын кара көйдергән. Анадан да тумас, туса тормас, Җанкай жанаш кебек сөйдергән. Ишегемнең алды, ай, керлнсә, Керсәм генә чыксам уйланам. Йокыларга китсәм, ай, куанам, Төшләремдә куреп уянам. Ишеккәем алды, ай. керлнсә. Җиз самавыр кайный жил белән, Самавырлар кайнап, чәйләр пешкәч, Инде эчим аны кем белән? Тубылгы ла агач, ай, зур булмас, Тубылгы да утә юл булмас. йөз дә лә булмас, мең дә булмас. Җанкай матур кебек ир булмас’. 15 Артта калган чабышкының үзеннән узып китүче атлардан көнләшеп борчылуы белән йөрәкне чагыштыру дип акларга кирәк. ’ Җырның кайбер строфалары «Башкорт халык жырлары» дигән китапта бар Ашказар Кәкүккәй көе Б ирсәнә лә, җанкай, кураемны, Мин кәкүккәй көен тартаем. Җибәрсәнә, җанкай, беләгемне, Мин саксаул буйлап кайтаем. Бәйләсәнә, җанкай, билбавымны, Син бәйләсәң билем бушамый. Сөйгән генә ярлар табылачак, Холкы-фигыле сиңа охшамый. Җирәнчеккәй атым бик юырсак, Җилләр уйный аның артында. Чаршау гына үтә каш сикертә, Ни бар икән аның дәртендә. Җирәнчеккәй атым, ай, тнк тормый, Сөлге салсаң тотмый билендә. Кайберәүләр тора үз илендә, Кайберәүләр сөйгән җирендә. Гаффә көе1 Бсзга генә килгән сатучының Алып бирче, әти, тиге бар. Гаффә җаныемны матур диләр, Уң битендә аның миңе бар. Гаффә җаныкаем кайтып килсә, Җитен торба җәям елгага. Хак язганнары шулдыр инде. Гаффә сылуым, зинһар, елама. Гаффә матур такыя чигә, Түр тәрәзәкәйнең түрендә. Үз сөйгәнкәемне ятка бирдем, Сызланмачы, әткәй, гүреңдә. Җиккән генә атым туры ала Тубылдыккайларга урала. Сөйгән генә ярын ятлар алса, йөрәк кенә маең суырыла. Сафа көе ZS гет кенә булсаң, ай, егет бул, Көмеш кыстыр каеш йөгәнгә. Күп дошманнар безне күрәалмый, Үзләрендин артык йөргәнгә. Борылып та борылып юллар килә, Мин кайсысы белән китәем? Бер ай түгел, бер ел көттем, Җаным сөйгәч ни хәл итәем. Абзарыгыз сезнең якын икән Күл буендин барып карарга. Тәтәкәем быел, ай, чыкмаса Без икәүгә килә зарарга16 17 . 16Җырның легендасы Гаффә исемле кызны әтисе көчләп бай кияүгә биргән. Җыр Гаффәнең сөйгән егете тарафыннан чыгарылган, имеш. 17 Көйнең легендасы: бер бай \зенен кече кызын, апасы чыкмас борын ярамый, дип кияүгә бирми. Кече кызның сөйгән егете була Шул егетнең иптәшләре шушы җырны чыгарып, байның капкасы турыннан җырлап узалар, имеш. Сугыш бәетләре у^әсрәтләрем бигрәк авыр Ничек итеп әйтәем. Дошман пулялары тиеп Үлде газиз бәбкәем. Дошман пулялары тигәч. Харап булдым дигәндер. Якякларымда караңгы, Ах. әнием, дигәндер. Яшь йөрәгенә пуля тигәндер, Якты дөньялар кала дигәндер. Нурлы йөзләре ап-ак булгандыр, Шомырт күзенә яшьләр тулгандыр. Гөрләвек кебек каннар аккандыр, Бетәм. дусларым, дип ул әйткәндер. 41 ел бәете М •*-’ дең тугыз йөз кырык беренче елларда Дошман ут ачты безнең илләргә. Шунда бәндәләр корбан булдылар, Туган илләргә кайталмадылар. Балалар калды ятим — әткәсез, Аналар калды газиз бәбкәсез. Минем дә бәбкәм шунда юк булды, Дошман уклары илгә ут булды. Газиз бәбкәем унҗиде яшьтә. Йоклап йокысы туймастай чакта, йөрәгем парәсе китте еракка, Яшьлек таңнары чәчәктәй чакта. Инде кайтмас ул күпме көтсәм дә. Хәсрәтем бетмәс ничек итсәм дә. Бу кайгыларны күп күрде ана. Ана йөрәге ут булып яна. Җырларны һәм бәетләрне П курс студентлары В Әхмәтжанов. Н Әхмәлпев, С. Хәйдәрова, С. Таһнровз, Ф Галиёв. Р. Сәлаховлар Шатров һәм Шадрин районнарында язып алдылар. Ill курс студентлары Р Вәлиен. С Хафизов. Ә. Габдулкаева. Н. Бакыена. 3. Хөс- нетлннов, Ә. Сабитова, Р. Әхмәтҗановлар Сафакүл районында яздылар. Сүз башы һәм текстлар М Мәһднсв тарафыннан әзерл иде. 1965-1966