Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

СОВЕТ ВЛАСТЕНЫҢ 50 ЕЛЛЫГЫНА Татарстан китап нәшрияты Октябрьны» 50 еллыгы уңае белән <Халык бәхете өчен көрәшчеләр» дигән китап бастырып чыгарды Бу китапка Татарстан территориясендә революцион хәрәкәткә, гражданнар сугышына, Совет властеның беренче елларында социалистик төзелешкә актив катнашкан сиксәннән артык көрәшчеләр турында очерклар тупланган. Алар төрле милләт кешеләре: татарлар, руслар, чувашлар, латышлар, литвалылар, украиннар, удмуртлар, поляклар һәм венгрлар. Барысы да коммунистлар, уртак максат өчен— хезмәт ияләрен һәртөрле изудән коткару, илебездә социализм һәм коммунизм төзү әчеп бөтен гомерләрен багышлаган кешеләр. Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе Ү <әк мөселман комиссариаты комиссары М. Вахитов, 1905—1907 елларда Казанда революцион хәрәкәткә актив катнашкан, Октябрь революциясеннән соң СССР чит ил эшләре халык комиссары (министры) урынбасары булып эшләгән A. Лозовский, Татарстан дәүләтенең беренче житәкчесе Сәхипгәрәй Сәетгалиен, хезмәт батыры, татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимне, Азии дивизиясендә полк командиры булган нке тапкыр Советлар Союзы Герое, Советлар Союзы маршалы B. Чуйков, халык бәхете өчен көрәшүче Һ. б. ларның образлары шактый тулы сурәтләнә. Китапны тарих фәннәре докторлары Р. Нәфнгов, М. Мөхәрәмов, тарих фәннәре кандидатлары Н Андриянов. II. Ионенко, 10. Смыков, философия фәннәре кандидаты М Мусин, КПССның Татарстан өлкә комитеты партархивы мөдире А. Лебедева составындагы редакцион коллегия әзерләгән Китапка алтмыштан артык авторның очерклары кертелгән. Бөек юбилей уңае белән нәшрият бастырып чыгартан икенче китап «Казанда Октябрь» дип исемләнгән Китапта Казандагы Февраль революциясе белән Совет власте урнашкан вакытка кадәр булып үткән вакыйгалар сурәтләнә Китапның авторлары И. Ионенко һәм II. Таһиров республикабызда азатлык өчен көрәшнең үзенчәлекләрен, Катан большевикларының зирәк тактикасын шактый тулы яктыртуга ирешкәннәр. революцион вакыйгаларны күрсәтә торган, моңа кадәр укучыларга билгеле булмаган күп кенә яңа фактлар ачканнар Киң катлау укучылар массасы бу китапны да яратып кабул итәчәк. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм чыгачак «Ленин турында хикәяләр», Г. Халитнең «Революция тудырган геройлар», X. Садриныц «Безнең таңнар». С. Батталның «Чиремшән буйларында», А. Первенцевнын «Кочубей». Ш Рәкыйпоз- ныц «Чәчәкләр сөйли белә» һ. б китаплар да Бөек Октябрьның 50 еллыгына багышланган. ОЧРАШУЛАР. КОМАНДИРОВКАЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР Мәскәүдә «Сокольники» паркында «Россия — минем Ватаным» дигән темага әдәби кичә үткәрелде. Кичәгә Мәскәү, Ленинград, Воронеж. Калмык АССР язучы- ларыннан А. Коптяева. Е. Долматовский. М. Соболев. В. Туркин, В. Кузнецов. В Гордейчев, Б. Сангадкивалар белән бергә Татарстаннан Зәки Нури да катнашты. Республикабыз районнарыннан һәм күрше өлкәләрдән Казан югары уку йортларында читтән торып укучылар, укытучыларның белемен күтәрү институтындагы методик курсларга килгән укытучылар белән Казан дәүләт педагогия институтында, Укытучылар йортында язучылар берничә очрашу үткәрделәр Бу очрашуларда X. Туфан, Г. Баширов. Г. Галиев. С. Хәким, Г. Гобәй, 3. Нури. Н Дәүлн, Н Фәттах. С. Радзневская, Г. Латыйп, Л. Ихсанова. Р. Гәрәй, Ә. Бикчәнтәена, Р Гатауллин, Г. Зәйнашева, М. Саттаров һ. б. язучылар катнашып, үзләренең яна әсәрләрен укыдылар, ижаг планнары белән уртаклаштылар. Р Мостафин Сарман районы колхозларында булып кайтты Ул анда колхозчыларга, укытучыларга һәм культура хезмәткәрләремә КПСС Үзәк Комитетының Октябрьның 50 еллыгы унае белән чыга рылган тезислары турында сөйләде. Шул ук максат белән Зәки Нури Лаеш районы авылларында булды. * * , Шагыйрь Мостафа Ногман Пермь өлкәсенең татар районнарына һәм авылларына барып, укучылар белән очрашты, анда үзенең яңа әсәрләрен укыды, татар әдәбиятының бүгенге торышы, үзенең иҗат планнары турында сөйләде. ВЛКСМ Үзәк Комитеты чакыруы буенча Советлар Союзына килгән Югославия пионерлары Казанда булдылар. Алар Татарстан журналистлар союзында редакция хезмәткәрләре, язучылар белән очраштылар. Кунаклар үзләре дә яшь хәбәрчеләр. Бу пионерлар <Мале новине» («Нәниләр газетасы») газетасы үткәргән конкурста җиңеп чыкканнар һәм шуңа редакцияләре аларны Советлар Союзына сәяхәткә җибәргән. Югославия пионерлары язучы һәм журналист абыйларына Казанда алган тәэсирләре турында сөйләделәр, аннары 3. Нури, Л. Ихсанова, А Салахетдинов. Р. Харисов һ. б. язучыларның, журналистларның Татарстан, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил, тагар әдәбияты һәм культурасы турында сөйләүләрен кызыксынып тыңладылар. * * Улан-Үдэ шәһәрендә РСФСР азучыларының әдәби тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган пленумы үткәрелде. Анда Татарстаннан Р. Мостафин катнашты. Горький исемендәге культура һәм ял паркында «Яшьләр — яшьләргә» дигән тематик кичә үткәрелде. Анда яшь шагыйрьләрдән Шамил Маниапов, Гәрәй Рәхим һәм Рөстәм Мингалимов катнашты. * * л Шагыйрь Зәки Нури Мәскәүдә «Россия китабы» дигән темага үткәрелгән халыкара китап күргәзмәсендә катнашты. Ул анда Татарстан язучылары һәм аларның китаплары турында сөйләде. Азнакай район Советының утырышлар залында М. Хәсәновның «Саф җилләр» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Фикер алышуга район Советы башкарма комитетының культура бүлеге мөдире М. Әхсәнова, КПСС райкомының беренче секретаре Ә. Баһаветдинов. «Ленин юлы» колхозы председателе И. Исхаков, Октябрьның 40 еллыгы исемендәге колхоз зоотехнигы Усманов, район китапханәсе мөдире Дөлкәрнәева, Ленин исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре Рахманов, ветеринария врачы Акулов һәм башка иптәшләр катнашып, әсәрдәге образларга тукталдылар, романның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәттеләр. Конференциягә автор үзе дә катнашты. Күптән түгел редакциягә Пермь өлкәсенең Барда районыннан бер хат килеп төште. Аны филология фәннәре кандидаты Дания Сарманаева язган: «Хөрмәтле редакция! Барда халкыннан, колхозчылардан, укучылардан, яшь язучылардан, бигрәк тә сезнең журналны яратып укучылардан ялкынлы сәлам! Бездә язучы драматург Риза ага Ишморат булып китте. Мин «Казан утлары» журналын бик күп еллар инде алдырам. Соңгы елларда чыга торган саннарда сез язучыларның халык белән очрашуына зур игътибар белән карап, һәрберсен чагылдырасыз. Р. Ишморат белән очрашу аерата истәлекле булды. Язучы үзенең балачагында укыган Сараш авылын хәзер, 55 елдан соң, күреп, искиткеч үзгәрешләргә гаҗәпләнде. Тол елгасы буенча урнашкан Барда районы халкы соңгы елларда үз авылларында язучыларны, җырчыларны ешрак күрә башлады. Алар элек-электән, җыр-музыка, әдәбият яраткан Тол буе халкына татар культурасын, аның казанышларын өйрәнергә ярдәм итәләр. Риза ага Ишморат ике атна эчендә күп кенә авылларда булып, колхозчыларны, укытучыларны, культура хезмәткәрләрен татар әдәбиятындагы яңалыклар, аның тарихы !1әм үсеше белән таныштырды, райондагы яшь һәм башлап язучыларга| халык театры коллективына төрле киңәш* ләрен бирде. Язучыларның безгә килүе Уралның үзәгендә яшәгән татар хезмәт ияләренең культурасын үстерүгә зур ярдәм күрсәтә». ЯЗУЧЫГА ДОЛОРЕС ИБАРРУРИ ХАТЫ Татарстан китап нәшриятында язучы Самат Шакирның «Легенда егетләре» дигән документаль повесте басылып чыккан иде. Бу повесть Сталинград сугышында һәлак булган рус, испан һәм татар халыкларының батыр уллары — очучы майор Владимир Каменщиков, пулемет ротасы командиры капитан Рубен Ибаррури һәм артиллерия батареясы командиры капитан Хафиз Фәттахетдиновка багышланган. Күптән түгел «Легенда егетләре» повестеның авторына Испания Коммунистлар партиясе председателе Долорес Ибарруридан хат килде. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган испан егетенең әнисе язучыга рәхмәт белдергән һәм иҗатында уңышлар теләгән. ВОЛГОГРАДТА КИТАП САТУ БӘЯРӘМЕ Шушы көннәрдә герой шәһәр Волгоградта Идел буе республикаларының берләштерелгән китап сату бәйрәме булып үтте. Берничә көнгә сузылган бу бәйрәмдә бик күп китаплар сатылды. Татарстан кн- тап нәшрияты бастырып чыгарган Г. Тукай, Г. Ибраһимов. М. Җәлил, М. Әмир. Р Ишморат һәм башка язучыларның китапларын бик күп әдәбият сөючеләр алды. Китап сату бәйрәменә Татарстаннан язучы Сафа Сабиров һәм шагыйрь Самат Шакир барган иде. Алар геройлар аллеясында булган очрашуда үзләренең әсәрләрен укыдылар. Республикаларның берләштерелгән китап сату бәйрәмнәре киләчәктә башка шәһәрләрдә, шулай ук Казанда да булачак. ВЕНГРИЯ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНДӘ Венгрия Фәннәр академиясе каршында чыгарыла торган халыкара «Studia Musilogica» журналының IX томында музыка белгече Мәхмүт Нигьмәгжановның Идел буе татарлары музыкасы турында инглиз телендә (21—32 битләр) мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә татар халык музыкасының этнографик үзенчәлекләре һәм башка халыклар музыкасына булган йогынтысы турында сөйләнелә. РЕСПУБЛИКАБЫЗ АРТИСТЛАРЫ ГАСТРОЛЬДӘ . Свердловск шәһәрендә Минзәлә татар дәүләт театры гастрольдә булды. Театр тамашачыларны С. Шәкүровның «Уракчы кызы», X. Вахитның «Соңгы хат», Р. Ишморатоваиын «Әйтер идем йөрәк серемне», Г. Галиевнең «Айдар» спектакльләрен күрсәтте. Тагар культурасын пропагандалаудагы һәм хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен КПССның Свердловск өлкә комитеты, өлкә Советы башкарма комитеты, КПССның шәһәр комитеты, шәһәр Советы башкарма комитеты театрны Грамоталар белән бүләкләде. Грамоталар аерым артистларга да бирелде. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Фәйзи Юсупов җитәкчелегендәге группасы совет властеның 50 еллыгына багышланган «Ижатыбыз сиңа, Октябрь» дигән темага эстрада концерты белән Башкортстан ның Октябрьск һәм Туймазы шәһәрләрендә булды. Күрше республика тамашачылары татар артистларының чыгышларын яратып карадылар. Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры артистлары, быел өч бригадага бүленеп, республикабыз нефтьчеләре янында, авыл районнарында, Башкортстан, Удмуртия республикалары колхозларында һәм совхозларында 150 дән артык спектакль куйдылар Тамашачылар артистларның уенын жы.ты кабул иттеләр. КПССның Апае районы комитеты һәм район Советы башкарма комитеты халыкка культура хезмәте күрсәтүдәге уңышлары өчен театр коллективын Почет грамотасы белән бүләкләде. Тугандаш Башкортстан республикасы хезмәт ияләре Г. Ибраһимовның «Тагар хатыны ниләр күрми» әсәре буенча эшләнгән спектакльне аеруча яратып карадылар. Бу әсәр Янавыл, Дүртөйле районнарында, шулай ук Октябрьск шәһәрендә һәм Удмуртия республикасы авылларында күрсәтелде. КПССның Уфа, Ижевск шәһәр комитетлары һәм шәһәр Советы башкарма комитетлары да артистларны Почет грамоталары белән бүләкләделәр. «ЗУР ИДЕЛ» КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ Волгоград шәһәрендә РСФСР күләмендә Совет властеның 50 еллыгы уңае белән «Зур Идел» юбилей күргәзмәсе ачылды. Анда РСФСРның тугыз өлкәсеннән, бнш автономияле республикасыннан 448 художник катнашты. Республикабыз художниклары күргәзмәгә илле авторның 130 әсәрен тәкъдим иттеләр. Иң яхшы әсәрләр «Совет Россиясе» күргәзмәсенә сайланып алындылар. ТАТАРСТАН СОЮЗ ЭКРАНЫНДА Хезмәт Кызыл Байрак орденлы үзәк документаль фильмнар студиясе «Туган илгә — юбилейгә» дигән киноочерк чыгарды. Ул безнең республикада төзелә торган Түбән Кама химия комбинатына багышланган. Фильмда төзүчеләрнең Совет властеның 50 еллык юбилеен нинди уңышлар белән каршылавы күрсәтелә. КАЗАНДА - ГАСТРОЛЬДӘ Франциянең «Олимпия» Мюзик-.хол артистлары Казанда гастрольдә булды. Җырчылардан Мирэй Матье, Мишель Дельпеш, Фреда Роби, акробат Л. Марселис чыгышларын, «Олимпия» балетын Казан тамашачылары яратып карадылар. Шулай ук республикабыз башкаласында Н. В. Гоголь исемендәге Мәскәү театры, Хәмзә исемендәге Ленин орденлы үзбәк дәүләт академия драма театры, Ленин комсомолының XXX еллыгы исемендәге Дзержинск драма театры, СССРның халык артисты В. Дуров аттракционы катнашында Мәскәү циркы артистлары да гастрольдә булды. Оренбургтагы Хөсәен Ямаше» исемеидәге китапханәгә 60 ел Оренбург шәһәрендә Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсенә 60 ел тулды. Шул уңай белән илебезнең төрле республикаларыннан һәм шәһәрләреннән юбилярны котлау өчен кунаклар килде. Татарстан язучылары исеменнән С. Шакир атаклы татар революционеры, большевик Хөсәен Ямашев исемен йөртүче бу китапханә эшчеләренә зур уңышлар теләде һәм Габдулла Тукай бюсген. китаплар бүләк итте