БӨЕК ОКТЯБРЬ ҺӘМ ТАТАРСТАНДА КУЛЬТУРА РЕВОЛЮЦИЯСЕ
Кешелек тарихында яңа эпоха башлап җибәргән Беек Октябрь социалистик революциясенең илле еллыгына санаулы кеннәр генә калды. Совет дәүләтенең ярты гасырлык юбилее — күп милләтле илебез халыкларының зур һәм шатлыклы бәйрәме, марксизм-ленинизм идеяләренең һәм пролетар интернационализмның боек тантанасы ул. Совет халкы, барлык илләрнең хезмәт ияләре социализм һәм коммунизм тезү процессында ирешелгән тарихи җиңүләр белән хаклы рәвештә горурланалар. Узган ярты гасыр эчендә совет халкы тормышның һәр тармагында моңа кадәр күренмәгән зур уңышларга иреште. Материаль, социаль, политик һәм рухи революцион үзгәрешләр миллионнарча халык массаларының тормыш шартларын бетен яклап тамырыннан үзгәртте. КПСС Үзәк Комитетының «Боек Октябрь социалистик революциясенең $0 еллыгына әзерлек турында»гы карарында һәм партия Үзәк Комитетының «Боек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгы» турындагы Тезисларында Октябрь революциясе җиңгәннән соң совет халкы үткән героик юлга йомгак ясала, Ленин партиясенең яңа җәмгыять тезелеше белән идарә итү буенча зур тәҗрибәсе гомуми- ләштерелә, хәзерге этапта алда торган бурычлар билгеләнә. Социалистик революцияне тормышка ашыру ечен, политиканы һәм экономиканы революцион үзгәртеп кору, социаль менәсәбәтләрне культура революциясе белән тәз- мин итү кирәклеген В. И. Ленин аеруча басым ясап әйтте. Наданлык һәм культурасызлык хәкем сергән илдә социализм тезү мемкин түгел. Әгәр элек, дип язды В. И. Ленин, безнең зшебез нигездә политик керәшкә, властьны яулап алу ечен керәшкә юнәлгән булса, хәзер ул тыныч тезелешкә күчерелә, политик һәм социаль үзгәрешләрдән соң, без культура революциясе алдында торабыз. Шулай итеп, куль тура революциясе яңа җәмгыять тезүнең законлы процессы булып тора һәм ул социалистик революция процессында хәл ителә торган бурычлар теркеменә керә, җәмгыять тормышының барлык якларын эченә ала. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: культура реаолюцнясе кыска вакытлы чара гына түгел, җәмгыятьнең рухи тормышын революцион үзгәртүдә әзлексез рәвештә алып барыла торган катлаулы процесс. Безнең илдә культура революциясен тормышка ашыруны яктырткан тарихи әдәбиятта бу процесс ике теп этапка бүлеп карала. Беренче этап — культура революциясенең социалистик этабы. Бу этап хезмәт ияләре политик властьны кулга алгач башлана һәм СССРда социализм тулысымча җиңгәч тәмамлана. Икенче, югары этап — культура тезелешен тагын да киңәйтү һәм тирәнәйтү, коммунизмның мат*риапь-техник базасын тудыру һәм коммунизм тезү К совет власте ның еяяыеына барышында совет халкының культурасын югарырак күтәрү буенча яңа бурычларны хәл итү. Культура революциясенең беренче этабында хезмәт ияләренең наданлыгын бетерү, феодаль һәм буржуаз идеологияне революция юлы белән кысрыклап чыгару, үткән заманның культура мирасын тәнкыйть күзлеге аша үткәрү һәм үзләштерү, яңа, социалистик культура тудыру, Советлар Союзы халыкларының эчтәлеге буенча социалистик, формасы буенча милли әдәбиятын һәм сәнгатен формалаштыру, иске интеллигенцияне яңача тәрбияләү, этче һәм крестьяннардан яңа интеллигенция булдыру, акыл хезмәте белән фнзик хезмәт арасындагы каршылыкны киметү, марисизм-ленинизмны бөтен җәмгыять идеологиясенә әверелдерү бурычлары тора. Культура революциясенең икенче этабында коммунизм төзү чорында гына тормышка ашырылырга мөмкин булган мәсьәләләр хәл ителә. Ул мәсьәләләр, нигездә, кешеләр аңын дин һәм башка шундый искелек калдыкларыннан арындыру, җәмгыятьнең барлык членнарында коммунистик аң һәм әхлак тәрбияләү, интеллигенциянең, эшче һәм крестьяннарның культуратехник дәрәҗәсен күтәрү, физик хезмәт белән акыл хезмәте арасындагы аермаларны бетерү, җәмгыятьнең барлык членнарында дөньяга марксистик-ленинчыл караш тәрбияләүдән гыйбарәт. Болар дөнья күләм тарихи әһәмияткә ия булган зур сыйфатлы мәсьәләләр. Аларны бары тик социализм казанышлары нигезендә, коммунизмның материаль-техник базасын булдыру һәм коммунистик иҗтимагый мөнәсәбәтләр формалаштыру процессында гына хәл итәргә мөмкин. Хәзер, югарыда күрсәтелгән ике этапка бәйле рәвештә, культура революциясенең конкрет эчтәлеген күздән кичерик. Культура революциясенең яңа, социалистик этабын анализлаганда иң элек шуны әйтергә кирәк: революция җиңеп чыкканның беренче көннәреннән үк, пролетариат үзе яулап алган политик властьтан материаль һәм рухи производствоны бөтен җәмгыятьнекенә әверелдерү өчен, илнең экономикасына һәм культурасына хуҗа булу өчен киң һәм хәлиткеч рәвештә файдалана. Җитештерү кораллары һәм җитештерү средстволары белән беррәттән, бу чорда культура байлыклары, шул исәптән культураның бөтен материаль базасы — нәшриятлар, типографияләр, театр биналары, кинотеатрлар, музейлар, китапханәләр һ. б. социалистик дәүләт кулына күчә. Куль - тураның әнә шул җәмәгатьләштерелгән материаль базасына таянып һәм аны бөтен хезмәт ияләре интереслары өчен файдаланып, социалистик дәүләт үзенең беренче адымнарыннан ук моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә зур масштабта халык арасында культура-мәгариф һәм политик тәрбия эшләрен, хезмәт ияләренең культура дәрәҗәсен күтәрү өстендә киеренке эш җәелдереп җибәрә. Гасырлар буена тудырылган культура байлыклары социалистик төзелеш чорында һәрьяклап өйрәнелә һәм кирәк дәрәҗәдәгесе үзләштерелә, буржуаз идеологиягә каршы көрәш алып барыла, дөньяга марксистик-ленинчыл караш тәрбияләнә. «Кешелек дөньясының бәген үсеше белән тудырылган культураны төгәл белү юлы белән генә, — диде В. И. Ленин, — аны яңадан эшләү юлы белән генә пролетариат культурасын төзергә мөмкин икәнен ачык аңлау булмаганда, без бу бурычны чишә алачак түгелбез. Пролетариат культурасы әллә кайдан килеп чыккан нәрсә түгеп, үзләрен пролетариат культурасы буенча белгечләр дип атаучы кешеләр уйлап чыгарган нәрсә түгел. Болар барысы да бөтенләй юк сүз. Пролетариат культурасы ул капиталистик җәмгыятьнең, алпавытлар җәмгыятенең, чиновниклар җәмгыятенең изүе астында кешелек дөньясы тарафыннан эшләп чыгарылган белем запасларының законлы үсеше булырга тиеш... Кешелек дөньясы эшләп чыгарган барлык байлыкларны белү белән зиһенеңне баетканда гына коммунист булырга мөмкин» ’. Советлар Союзы коммунистлар партиясе, совет сәнгате эшлеклеләре Ленинның бу васыятенә һәрвакыт турылыклы булып килделәр. Менә шушы принциплардан чыгып караганда, хәзер Кытайда бара торган «куль тура революциясе» дигән нәрсәнең марксизм-ленинизм белән бернинди дә бәйлә- * В. И. Ленин. Поли. собр. соч., изд. 5-ое, М., Госполитиздат, 1963, т. 41, стр. 304—305 (рус телендә). иеше булмавы һәркемгә ачык. Киресенчә, Кытай культурасы тирән кризис хәлендә. Чөнки анда «культура революциясе» кампаниясе масса төсендә интеллигенциягә каршы һөҗүмнән башланды. Укый-яза белмәүче 300 миллион кешесе булган Кытайның югары уку йортларында һәм мәктәпләрендә укулар әзелде. Иҗади союзларның эш- чәилеге туктатылды, күп кенә театрлар, киностудияләр эшләми, әдәби журналлар бәтенләй диярлек басылмый, халыкның тарихи һәм культура байлыклары туздырыла. Кытайдагы «сул» ревизионистлар барлык культураны «феодаль» һәм «буржуаз» культура дип атыйлар һәм аннан баш тартырга чакыралар, хәзерге заман чит ип культурасын сызып ташларга ендиләр, чәнки алар аны «милли» һәм «ревизионистлар» культурасы дип саныйлар. Лев Толстой, Чехов, Шекспир, Бальзак, Роллан һәм дәнья культурасының башка бик күп атаклы эшлеклеләренең әсәрләре, зарарлы дип саналып, эзәрлекләнә, имеш, уп язучыларның иҗатлары «күңел тешенкелеге, идеализм һәм эгоизм» тәрбияли. Культура мирасына мондый карашның культура белән дә, революция белән дә бернинди уртаклыгы юк. ККП җитәкчеләре бу нигилистик карашны бары тик Мао Цзэ-дун һәм аның якыннарының марксизм-ленинизмны шовинистик һәм беек державачылык шовинизмы карашлары белән алмаштырырга маташуларын яклау ечен генә алга сорәләр. Культура мирасына менәсәбәттә марксизм-ленинизм зәгыйфь сул нигилистик юиалешкә сыйнфый карашны, конкрет-тарихи анализны каршы куя. Феодализм белән корәшкәндә буржуазиянең дөнья культурасы байлыгына зур өлеш керткәнлеген онытырга ярамый. Буржуаз җәмгыять культурасының буржуаз культура гына булмавын да истә тотарга кирәк. Һәр милли культурада, эксплуататор сыйныф культурасы белән беррәттән, демократик һәм социалистик культура элементлары да азмы-күпме булмый калмый. Практика шуны күрсәтте: халык борынгыдан калган культура мирасын үзләштермичә һәм аны һәрьяклап өйрәнмичә торып, бернинди дә культура революциясе булмый һәм була да алмый. КПСС программасында язылганча, культура революциясенең төп максаты — дөнья культурасы тудырган иң яхшы үрнәкләрне үзләштереп, кешелек дөньясының культура үсешендә яңа, югары баскычка күтәрелгән коммунизм культурасын булдыру. Яшь Совет дәүләтенә промышленностьны һәм авыл хуҗалыгын аякка бастырырга, аларны фән һәм техника нигезендә үзгәртеп корырга кирәк иде. Культура ягыннан артталыкның сәбәбе илнең экономик артталыгына бәйләнгән. Ярым крепостнойлык режимы халыкны фәкыйрьлеккә, ә бетен илне торгынлыкка, артталыкка дучар иткән, аны Европаның капиталистик дәүләтләре кабаласына төшергән иде. В. И. Ленин әйткәнчә, бу хәлдән котылу өчен, я бар көчкә алга омтылырга, техникэкономик мөнәсәбәттә аеруча нык үскән илләрне куып җитәргә, яисә бетәргә кирәк иде. Илебездә культура тезелеше, аерылгысыз рәвештә, экономик тезелеш базасына, эре индустрия тудырудагы уңышларга, авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп коруга таянып алып барылды. Хезмәт ияләренең тормыш-көнкүреш хәлләрен туктаусыз яхшырту юлы белән, социалистик дәүләтебез кешенең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм үстерә барды. Октябрь революциясеннән соң алда торган беренче чираттагы мәсьәләләрнең берсе — халыкның наданлыгын бетерү булды. Бу җиңел эш түгел иде. Чөнки иске Россиядә кырыктан артык милләтнең үз язуы бөтенләй юк, хәтта Россиянең алдынгы дип саналган халыклары арасында да бары тик дүрт кешенең бере генә укый-яза белә иде. Шушындый артта калган илдә массаларның наданлыгын бетерү бик җитди мәсьәләгә әйләнде. Укый-яза белү өчен көрәш «РСФСР халыклары арасында грамо- тасызлыкны бетерү турында»гы 1919 елның 26 декабрендә игълан ителгән Ленин декретыннан соң башланды. Зур Россиянең барлык почмакларында грамотасызлыкны бетерү пунктлары оештырылды һәм анда надан халыкны укырга, язарга өйрәтә башладылар. Укый-яза белгән хезмәт ияләре ун айлык мәктәпләрдә ике класс күләмендә белем алдылар, ә аз грамоталы кешеләргә шул вакыт эчендә башлангыч белем бирелде. 1920 елның җәендә грамотасызлыкны бетерү буенча Гадәттән тыш комиссия төзелде, ә 1923 елда, совет җәмәгатьчелеге инициативасы белән, «Наданлык бет- сен» оешмасы эшлч башлады. Шул ук чорда бердәм дәүләт халык мәгарифе системасы да оештырылды. Партия тарафыннан башкарылган шушындый моһим чаралар аркасында, чагыштырмача кыска вакыт эчендә халыкның культура дәрәҗәсен күтәрү буенча зур борылыш ясалды. Мәктәпләрдә түләүсез уку тәртибе кертелде, шуның өстенә, эшче-кре- стьян балаларына байтак кына льготалар бирелде, ә рус булмаган халыкларга үз телләрендә уку момкннлеге тудырылды. 1926 елда Татарстандагы 9 яшьтән алып 49 яшькә кадәр булган кешеләрнең грамоталыгы 57,2 процентка җитте, ә беренче бишьеллык ахырына грамотасызлыкмы бетерү буенча бик зур уңышларга ирешелде. ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1931 елның 16 сентябрендә игьлан ителгән «Грамотасызларның барысын да укыту турындапгы карарында, мәсәлән, Казанда гра- мотасызлыкның, нигездә, инде бетерелгәнлеге, ә күп кенә предприятиеләрнең, колхозларның һәм совхозларның бу мәсьәләне хәл итү алдында торганлыгы әйтелә. Әлеге карар буенча Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында 16 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге грамотасыз хезмәт ияләренең барысын да укыту гамәлгә кертелә, һәм, шулай итеп, 1932 елның 1 январена 16 яшьтән алып 45 яшькә кадәр булган халык арасында грамотасызлыкмы тулысынча бетерү бурычы куела. Шул бурычларны тормышка ашыру нияте белән мәктәпләрне биналар, уку әсбаплары белән тәэмин итү чаралары билгеләнә, культармеецлар әзерләү буенча кыска вакытлы курслар оештыру эше башлана. Грамотасызларны һәм аз грамоталы- ларны җәмәгать эше тәртибендә яхшы укыткан укытучыларны һәм культармеецлар- ны бүләкләү очен махсус фондлар булдырыла. Әлеге зур планны тормышка ашыру очен, ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы барлык эшчеләрне, колхозчыларны, җәмәгатьчелекне, мәгариф хезмәткәрләрен, культармеецларны, җәмәгать, совет һәм партия оешмаларын бу эштә актив катнашырга чакыра. Беренче бишьеллыкта гомуми башлангыч укыту да тормышка ашырыла. 1920 елда Татарстанда 161049 укучы гына (мәктәп яшендәге барлык балаларның 51 проценты) мәктәпкә йергән булса, бишьеллык ахырына укучылар саны 354557 кешегә җитә, ягъни мәктәп яшендәге балаларның 99.4 проценты укый башлый . 1934 елның февраль-март айларында 16 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган ботен кешеләрнең грамота дәрәҗәсен тикшерү уздырыла. Тикшерү нәтиҗәсендә 500 меңгә якын грамотасыз һәм 380 мең аз грамоталы кеше барлыгы ачыклана. Шул уңай белән һәм партиянең кешеләрнең грамотасызлыгын һәм аз грамоталыгын тулысынча бетерү турындагы XVIII съезды карарыннан чыгып, партиянең Татарстан олкә комитетының 1934 елның декабрендә үткәрелгән пленумы түбәндәге карарны чыгара: 1934—1935 уку елында коммунистлар һәм комсомоллар арасында грамотасызлыкиы тулысынча бетерергә. Казан, Зеленодольск, Бондюг шәһәрләрендә, совхозларда, МТС эшчеләре, профсоюз членнары арасында. Әгерҗе, Апае, Арча, Балтач, Биләр, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Чистай, Лаеш, Мөслим, Норлат, Спасе, Чаллы, Ширәмәт районнарында 16 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган кешеләрнең грамотасызлыгын тулысынча бетерергә. Ә калган районнарда 1934—1935 уку елында грамотасызлыкиы контингентлар буенча, икенче төрле итеп әйткәндә, конкрет задание- ләр билгеләү юлы белән бетерергә. Икенче бишьеллык ахырына 16 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында грамотасызлыкны гына түгел, аз грамоталылыкны да бетерү — бөтен Татарстан партия оешмасының сугышчан бурычы итеп билгеләнә. Моңа ирешү өчен һәр грамотасыз һәм аз грамоталы кешене зурлар мәктәпләрендә катгый программасы, укыту планы. Халык Мәгарифе Комиссариаты тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләре булган әзерлек классларында, төп уку классларында һәм чыгарыш классларында укырга тартырга кирәклеге күрсәтелә. Бу карарны тормышка ашыру буенча партия, совет, комсомол оешмалары, республиканың халык мәгарифе органнсры бик зур эш башкаралар һәм, шуның нәтиҗәсендә, инде 1939 ел ахырына 9 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге кешеләрнең грамоталылыгы 90,4 процентка җитә, республикабыз гомуми «Красная Татария» газетасы, 1933 ел, 18 февраль саны. белем мәктәпләре, профессиональ-техник мәктәпләр, эшче һәм авыл яшьләре мәктәпләре челтәре белән каплана. Югары һәм махсус урта белем бируне үстерү буенча да Татарстанда бнк зур эшләр башкарылды. Октябрь революциясенә кадәр Казан губернасында нибары әч югары һәм ун урта политехник уку йорты гына булып, ул мәктәпләрдә укучы татар һәм башка милләт балалары исә бик аз иде. Ә 1926 елның 1 январена Казандагы уку йортлары саны бишкә җитте. (В И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университеты, татар коммунистик университеты, ветеринария институты, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институы, Кончыгыш педагогия институты) һәм аларда 4777 студент укый иде инде. Студентларның милли составы да бнк нык узгәрде. Әлеге 4777 студентның 69,1 процентын руслар, 11,1 процентын татарлар, 6,3 процентын еврейлар, 5,3 процентын чувашлар, 1,5 процентын марилар, 1,4 процентын мордвалар, 4 процентка якынын башка милләт вәкилләре тәшкил итә иде Беренче ике бишьеллыкта Татарстан югары уку йортлары 14634, урта уку йортлары 19574I II белгеч әзерләп чыгарды. Бу бишьеллыклар зчеидә техник һәм фәнни интеллигенциянең составы да бик нык үзгәрде. Техника һәм фән елкәсенә бетен милләтләрдән дә еәкилләр килде. Сугыш алды елларында исә югары уку йортларында белем алучы студентлар 11 мең кешедән артып китте. Фән һәм техниканың барлык тармакларында эшләрлек белгечләр әзерләнә башлады. Республикада квалификацияле инженерлар, арачлар, укытучылар, талантлы фәнни эшчеләр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре үсеп чыкты. 1939 елгы мәгълүмат буенча, республиканың халык хуҗалыгы һәм культура олкәсендә 2629 инженер, конструктор һәм архитектор, 1157 агроном, 1225 агротехник, 1819 врач, 21935 укытучы, 1261 фәнни хезмәткәр эшли иде инде3 . Совет власте елларында республикада күп санлы сәнгать интеллигенциясе үсеп чыкты. Революциянең беренче коннәреннән үк пролетариат диктатурасы ягына күчкән Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ш. Камал, М. Гафури, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин Һ. б. күренекле әдипләр белән беррәттән, Һ. Такташ, К. Нәҗми, М. Җәлил, Ш. Усманов кебек яшь талантлар күтәрелеп чыкты. Ул язучыларның революцион романтика белән сугарылган әсәрләре заман сынавын уңышлы үтте һәм алар хәзер дә укучылар тарафыннан яратып укылалар. Трибун-шагынрь һ. Такташ, нык ихтыярлы М. Җәлил әсәрләре, югары гражданлык хисенә ия булган шагыйрьләр Ф. Кәрим һәм Г. Кутуй, прозаик К. Нәҗми, драматург Т. Гыйззәт һ. б. татар әдәбиятын үстерүгә үзләреннән зур елеш керттеләр. Революциядән соң профессиональ сәнгатьнең моңарчы булмаган тәрләре дә (музыка, рәсем сәнгате һәм скульптура) туды һәм уңышлы рәвештә үсә башлады. Профессионоль татар музыкасын Салих Сәидәшев башлап җибәргән булса, 1925 ел урталарында композиторлардан С. Габәши, Г. Өлмохәммәдов һәм В. Виноградовлар халык кәйләренә нигезләнеп язылган «Сания» операсын иҗат иттеләр. Шул ук елларда художникларыбыз иҗаты да нык үсеп китте. У. Арсланов, Ф. Таһиров, Ш. Мехәм- мәтҗановларның китап графикасы олкәсендә башкарган хезмәтләре Советлар Союзында гына түгел, хәтта чит илләрдә дә югары бәя алды Егерменче елларда нәкыш сәнгате олкәсендә дә уңь ллы зш башланды. Бакый Урманче кызыклы гына картиналар һәм портретлар иҗат итте. Утызынчы елларда исә Татарстан художниклар союзы тезелде һәм тематик әсәрләр тудыру буенча актив зш башлап җибәрелде. Илдә барган зур социалистик үзгәрешләр белән рухланып, * «Труд и хозяйство» журналы, 1926 ел, 4 сан, 85—92 бнтлор. 1 X. Гимади, М. Мухарямов. «Советская Татария — детище Октября». Рус телендә. Таткнигоиздат, 1957 ел, 89 бит. II Шунда ук. ‘ «Казан утлары» журналы, 1967 ел, 6—7 саннар. 1 П. В. Абрамов. «Татарская АССР». Рус телендә. Таткнигоиздат, 1960 ел, 84 бит. 2 «Татарская АССР за 40 лет». Рус телендә. Таткнигоиздат, 1960 ел, 140—142 битләр. 3 X. Гимади, М. Мухарямов. «Советская Татария — детище Октября». Рус телендә. Таткнигоиздат, 1957 ел, 91 бит. 1 .Народное хозяйство Татарской АССР». Рус телендә. Статистик җыентык. Казан. 1966 ел, 249 бит. - Шунда ук, 247—248 битләр. •■Советская Татария» газетасы. 1967 ел, 16 февраль саны. 6. .К У • » а * «Советская Татария» газетасы, 1967 ел. 16 февраль саны. художниклар идея-художество эчтәлекләре ягыннан моһнм булган зур полотнолар остендә эшләргә керештеләр. Татар сәнгате очен яңа тармак булган скульптура да шул елларда барлыкка килде. Бу олкәдә С. Ахун һәм Б. Урманче шактый актив эш алып бара башладылар. Совет Татарстаны язучылары, художниклары һәм артистлары бишьеллыклар чорында халкыбызның героик үткән юлын, яңа җәмгыять тезүчеләрнең боек образын чагылдырган күп кенә яхшы әсәрләр иҗат иттеләр. Матбугат социалистик төзелеш өчен көрәштә культура революциясенең куәтле коралы булып тора. Октябрь революциясенә кадәр Татарстан территориясендә нибары 13 газета чыгарыла һәм зур булмаган берничә типография эшләп килә иде . Октябрь революциясеннән соң исә Татарстанда матбугат чыи-чынлап халык массаларын агарту коралына әверелде. Бу үсеш бигрәк тә беренче ике бишьеллык чорына туры килә. Ул чорда политик әдәбият һәм дәреслекләр бастырып чыгару бик нык артты. Мәсәлән, 1929 елда 87 мең политик әдәбият китабы чыккан булса, 1934 елда 1080 мең данә китап басылып чыкты. Культура төзелеше бурычларын тормышка ашыруда культура-мәгариф учреждениеләренең дә роле бик зур. Октябрь революциясенә кадәр Казан губернасында бары тик 11 клуб. 9 стационар киноустановка, бер музей һәм бер халык китапханәсе генә булган булса, 1937 елда исә 1691 китапханә, 2531 клуб, ун музей һәм 102 стационар киноустановка эшли иде инде . Бу учреждениеләр чын мәгънәсендә халыкны укыту, агарту үзәкләренә әйләнделәр, шулай итеп, республикабыз хезмәт ияләренә үзләренең культура һәм эстетик таләпләрен канәгатьләндерү өчен реаль мөмкинлекләр тудырылды. Культура революциясенең бурычлары халыкны укырга-язарга өйрәтүгә, музейлар. кинотеатрлар һәм китапханәләр булдыруга гына кайтып калмады, әлбәттә. Бөтен культура чаралары — китаплар, кинокартиналар, музей экспозицияләре аша совет кешеләренә халыкның культура байлыгын җиткерү, шул байлыкны үзләштерергә, аңларга өйрәтү — культура революциясенең әһәмияте менә шунда иде. Октябрь революциясеннән соң берничә ай үтүгә үк, РКП|б]ның VIII сьездында укыту эше халыкка төрле өлкәдән белем бирүгә генә кайтып калмаска, бәлки кешеләрдә аңлылык һәм дөньяга материалистик караш тәрбияләүгә дә ярдәм итәргә тиешлеге күрсәтелде. Яңа социалистик культура дөньяга фәнни, материалистик караш нигезендә, социализм һәм коммунизм идеяләре нигезендә, марксизм-ленинизм тәгълиматы нигезендә төзелде. Культураның идея нигезен, аның эчтәлеген үзгәртү, кешеләр аңында, аларның идея һәм культура дәрәҗәсендә борылыш ясау — культура төзелешенең нигезен һәм максатын менә шулар тәшкил итте. Бу хәл милли культура үсеше өчен аеруча әһәмиятле булды. Ленинның милли политикасын тормышка ашырып. Коммунистлар партиясе милли республикаларның аң-белемен арттыру, әдәбиятын, сәнгатен, фәнен үстерү өчен, миллионнарча хезмәт ияләренең аңында чыннан да тамырдан үзгәреш ясау өчен, совет җәмгыятенең бөтен рухи, материаль көчләрен эшкә тартты. Советлар Союзында киң масштабта алып барылган культура революциясенең социаль нәтиҗәсе чыннан да зур тарихи әһәмияткә ия булды. Чөнки нәкъ менә шул чорда илебездә социализмның тулысынча һәм ахырынача җиңүе өчен кирәк булган бөтен идеологии һәм культура шартлары тудырылды. Әмма культура революциясенең барлык бурычлары да аның беренче этабында хәл ителеп бетмәде. Социализмда хезмәт ияләренең төрле социаль категорияләре арасында материаль һәм рухи байлыкларны бүлешүдә, акыл хезмәте белән физик хезмәт арасында, авыл белән шәһәр арасында кайбер тигезсезлекләр саклана әле. Ленинның культура революциясе турындагы теориясен яңа тарихи шартларда үстерә барып, коммунизм тозу чорында культура үсешенең практик чараларын билгеләп, КПСС үзенең яңа Программасында «Коммунистик җәмгыять чорында культура үсеше бөек культура революциясенең тәмамлану этабы булачак» дигән мөһим положениене игълан итте. Бу положениенең асылы «коммунизмның җиңүе очен кирәк булган барлык идеологии һәм культура шартларын» юнәлдерелгән. Алда әйтелгәнчә, эшче һәм крестьяннарның культура-техник дәрәҗәсен әзлексез рәвештә күтәрә барып, аны интеллигенция дәрәҗәсенә җиткерү, барлык хезмәт ияләрен дә культура байлыкларына тагын да якынрак тарту, бөтен халыкның гомуми урта белемле булуын тормышка ашыру һәм югары белемле кешеләрнең санын бик нык арттыру бу чорның иң мөһим бурычлары булып тора. Аларны тормышка ашыру акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы аерманың бетүенә китерәчәк. Димәк, культура революциясенең ахыргы этабы баштагы этаптан үзенең характеры белән дә. үзгәрешләренең тирәнлеге белән дә шактый нык аерылып тора. Беренчедән, бу чорда культураның үсеше беренче мәртәбә тигезләнә, ныгый һәм әзлексез дәвам итә. Икенчедән, культура тезелешендә, моңарчы беркайчан да булмаганча. субъектив факторның роле арта. Бу хәл, барыннан да элек, яңа җәмгыять тезүнең бетен процессында партиянең роле көчәюдә чагыла. Тормыш чынбарлыгы, җанлы практика бу положениеләрнең дөреслеген бик ачык раслап тора. Культураның материаль базасын үстерү һәм яхшырту, мәктәпләр, югары уку йортлары, фәнни учреждениеләр, клублар, китапханәләр, театрлар тезү һәм аларны тиешенчә тәэмин итү, радио һәм телевидение челтәрләрен туктаусыз киңәйтү турында Советлар Союзы коммунистлар партиясе зур кайгыртучанлык күрсәтә. Мисал өчен республикабыз культурасының материаль базасы үсешенә мерәҗәгать итик. Татарстанда хәзер 9 театр, бер дәүләт филармониясе, алты йез мең экспонаты булган сигез музей бар . Республика китап нәшрияты ел саен гомуми тиражы алты миллион данә чамасы булган 450— 500 исемдәге тарихи-политик һәм авыл хуҗалыгы әдәбияты, методик һәм матур әдәбият китаплары, дәреслекләр бастырып чыгара. Болардан тыш, Татарстанда 5 республика газетасы, җитмеш оч район газетасы, сигез журнал басылып килә. Аларның гомуми тиражы тугыз йез мең данәгә якын. Радио һәм телевидение челтәре дә бик киң таралган: хәзер Татарстанда дүрт йез мең чамасы радио нокта, өч йез меңнән артык радиоалгыч һәм йөз утыз меңнән артык телевизор бар. 1827 халык китапханәсе, 2545 клуб 2300 ләп киноустановка республика халкына хезмәт күрсәтә. Кырыктан артык художество, музыка училищелары һәм мәктәпләре, еч меңнән артык гомуми белем мәктәпләре эшләп тора. Алар барысы да республика хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү, аларның политик, профессиональ һәм гомуми белем дәрәҗәсен күтәрү эшенә хезмәт итә. Сигезьеллык гомуми укуны тормышка ашыру һәм, быелгы уку елыннан башлап, унъеллык гомуми укуга күчү социализмның бик зур казанышы булып тора. Хәзер республикабызның гомуми белем мәктәпләрендә 600 меңнән артык бала укый. Предприятиеләрдә, колхозларда һәм совхозларда урта мәктәп бетергән яшьләр елдан ел арта бара. Республикабыз халык хуҗалыгында теләсә нинди зур мәсьәләләрне хәл итә алырлык югары квалификацияле кадрлар үсеп чыкты. Татарстан колхозларында һәм совхозларында хәзер 30 меңнән артык тракторчы. 11 меңгә якын комбайнчы һәм күп кенә башка профессия механизаторлары исәпләнә. Авыл хуҗалыгында югары һәм урта белемле 6 меңнән артык агрономнар, зоотехниклар, ниже- нерлар һәм башка тер белгечләр эшли . Урта һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләп чыгару елдан ел арта бара. 1000 кешегә туры килә торган студентлар саны буенча Татарстан күптән инде Терния. Пакистан һәм Иракны гына түгел, хәтта Англия. Франция һәм Швейцария кебек Европадагы алдынгы илләрне дә узып китте. Республика халык хуҗалыгында 1959 елда 94.9 мең белгеч эшләгән булса. 1965 елда аларның саны 137,5 меңгә җитте. 1959 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда. 1000 эшләүче кешегә 30 югары белемле, 19 тәмамланмаган югары белемле, 69 махсус урта белемле, 137 гомуми урта һәм тулы булмаган урта белемле кеше туры килә. Соңгы сигез ел эчендә бу сан, әлбәттә, тагын да артты инде. Советлар Союзы фәнни хезмәткәрләр саны буенча да дөньяда иң алдынгы урыннарның берсен алып тора. Партиябезнең һәм хокүмәтебезнең кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә, Совет власте елларында Татарстанда да бик күп галимнәр үсеп чыкты. 11 югары уку йортында һәм 53 фәнни тикшеренү учреждениесендә хәзер 6 меңләп фәнни-педагогик хезмәткәр эшли. Алар арасында 2 академик, бер СССР Фәннәр академиясе член-коррсслонденты, 190 фән докторы һәм профессор, 1500 ләп доцент һәм фән кандидаты бар '. Татарстан галимнәре хәзерге заман фәннәренең барлык олкәләрендә дэ диярлек тикшеренүләр алып баралар. Шуның естенә, Татарстан галимнәре киләчәк заман техникасының нигезен тәшкил итәчәк тикшеренүләр буенча (мәсәлән, фосфор-органик кушылмаларны, радиоспектроскопия һәм радиоэлемтәнең яңа төрләрен ойрәнү буенча) Союзда алдынгы урыннарның берсен тәшкил итеп торалар. Социализмның зур казанышлары культураны халыкка тагын да якынайтырга бик күп мөмкинлекләр бирә. Совет кешеләре культура казанышлары белән чын- чынлап һәм тирәнтен кызыксыналар. Бары тик 1966 елда гына да республикабызның театрларында куелган спектакль һәм концертларны карарга бер миллион 800 меңгә якын тамашачы килде; республиканың һәр кешесе якынча 20 кинофильм карады, һәр укучы 19 китап укыды. Республикадагы үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә хәзер 150 меңнән артык кеше катнаша. Халыкның рухи тормышында кинофильм зур урын алып тора. В. И. Ленин киноны сәнгать торләренең иң мөһиме дип атады, аның халык массаларын агартуда куәтле рухи чараларның берсе булачагын алдан ук әйтеп куйды, һәм кино сәнгате хәзер чыннан да массаларны агартучы көчле рухи чарага, кешеләр күңеленә бик зур идея-эстетик тәэсир ясаучы сәнгатькә әйләнде. Илебез киностудияләре ел саен йөздән артык художестволы тулы метражлы картиналар, меңгә якын фәнни-популяр һәм уку-өйрәнү фильмнары эшләп чыгаралар. Ул .кинофильмнарда совет социалистик җәмгыятенең эше, көрәше, кайнап торган зур тормышы чагылдырыла. Безнең республика кинопрокатында гына да 3500 исемдәге художестволы, документаль, фәнни хроникаль һәм уку-өйрәнү фильмы бар. Бу фонд һаман саен яңа фильмнар белән тулылана тора. Бездә кино челтәре дә бик киң таралган. Татарстанда 2300 киноустановка эшли, һәр колхозга һәм совхозга якынча 2,4 киноустановка туры килә. Шуларның яртысыннан артыгы— 1400 данәсе — киң пленкалы, 38 е киң экранлы установка, өчтән бер өлешенә өзлексез проекция тәэмин итә торган икешәр аппарат куелган. Кино челтәре соңгы елларда аеруча нык үсеп китте. Әгәр 1952—1958 елларда һәр елны 17 шәр генә киноустановка сафка кергән булса, 1958—1964 елларда якынча 145 әр установка сафка кереп килде. 1965—1966 елларда Татарстандагы киноус- тановкалар саны тагын 300 данәдән артыкка үсте. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, республикабыздагы киноаппаратларның барысы да дип әйтерлек яңәртылды. Шулай итеп, хезмәт ияләренә фильмнар күрсәтү сыйфаты яхшыртылды, халык та кинофильмнарны күбрәк карый башлады. 1958 елда җан башына кино карау авылда яшәүчеләргә 7, шәһәрдә 15 туры килгән булса, 1966 елда ул сан авылда 14, шәһәрдә 23 кә җитте. Бер капиталистик илдә дә кинога болай еш йөрмиләр. Америкада, мәсәлән, җан башына кино карау елына 11,8, Англиядә 7, Франциядә 6,4 чамасы гына туры килә. Соңгы елларда барлык капиталистик илләрдә дә кинога йөрүчеләр саны һаман кимүгә бара. Бары тик АКШта гына бу хәл бераз стабилләшкән, әмма ул да югары дәрәҗәдә тормый. Совет фильмнары хезмәт ияләрен партиягә, коммунизмга бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә, дөньяга марксистик-ленинчыл караш тудыруда, хезмәткә коммунистлар ча мөнәсәбәт Һәм яңа, киләчәк заман кешесенә хас сыйфатлар тәрбияләүдә зур роль уйный. Хезмәт ияләренең художество зәвыгы, культурасы һәм гомумән аң-белеме үсә, аларның әдәбиятка, сәнгатькә карата да таләпләре көннән көн арта бара. Безнең әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез дә Совет власте елларында бик нык үсте, аларның халыкчанлык, большевистик партиялек, коммунистик идеялек һәм пролетар интернационализм рухы тагын да ныгыды. Совет власте елларында Татарстан язучылары иллеләп роман, йөздән артык поаесть, биш йөздән артык пьеса иҗат иттеләр. Шул ук вакытта әдәбиятыбызның тематик диапазоны да киңәя, анда халкыбызның үткән героик тормышы да, бүгенге көн вакыйгалары да бик ачык сурәтләнә. Гражданнар сугышы героикасы да, индустриализация һәм авып хуҗалыгын коллективлаштыру да әдәбиятыбызда киң чагылыш тапты, эшчеләр, колхозчылар, нефтьчеләр һәм галимнәребезнең кабатланмас образлары тудырылды. В. И. Ленин образын иҗат итүне дә әдәбиятыбызның меһим казанышларыинан берсе дип санарга кирәк. Татар совет әдәбияты Союз һәм дөнья аренасыча күптән чыкты инде. Соңгы унбиш ел зчендә генә дә татар совет яэучыларының 65 әсәре русчага тәрҗемә ителде һәм үзәк нәшриятларда басылып чыкты. Г. Әпсәләмое, М. Эмир, Ф. Хосни, Г. Баширов романнарын; И. Гази, Г. Гобәй повестьларын; Н. Исәнбәт, Р. Ишморат пьесаларын; X. Туфан, С. Хәким, М. Садри, 3. Нури шигырьләрен һ. б. күп кенә язучыларның әсәрләрен татар укучылары гына түгел, рус һәм башка милләт кешеләре дә яратып укый. Республика китап палатасының бик үк тулы булмаган мәгълүматлары буенча гына да татар яэучыларының 75 әсәре СССР халыклары телендә барлыгы 10 миллион 120 мең данә тираж белән 520 тапкыр басылды. 13 язучының китабы 17 чит ил телендә, шул исәптән инглиз, албан, болгар, венгр, кытай, корея, монгол, немец, поляк, румын, словак, төрек, уйгур һәм чех телләрендә, 41 тапкыр чыгарылды. Әлеге 13 язучы арасыннан Г. Баширов әсәрләре 12, К. Нәҗми әсәрләре 8, Г. Кутуй әсәрләре 7 тапкыр басылган. Язучыларыбызның күп кенә яхшы әсәрләре киң җәмәгатьчелек һәм халык тарафыннан югары бәя алды. «Моабит дәфтәрләре» исемле шигырьләр циклы өчен, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилгә Ленин премиясе, К. Нәҗминең «Язгы җилпәр» һәм Г. Бәшировның «Намус» романнарына Дәүләт премияләре бирелде. Ә. Фәйзинең «Тукай», Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романнары, X. Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасы, С. Хәкимнең шигырьләр циклы һәм «Ленин фәрманы белән» поэмасы һәм X. Туфанның шигырьләр җыентыгы Г. Тукай исемендәге республика премияләре белән бүләкләнделәр. Соңгы елларда язучыларыбыздан Мирсәй Әмир, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Ибраһим Гази, Атилла Расих һ. б. аеруча актив иҗат итеп, зур күләмле әсәрләр тудырдылар. Бөтен совет әдәбияты кебек үк, татар язучылары әсәрләре дә коммунистик төзелеш пафосы, илнең, халык тормышының яхшыруы, чәчәк атуы өчен кайгыртучанлык хисе белән сугарылган. Күп кенә әдипләребез заманыбызның дулкынландыргыч проблемаларын тирәнтен аңлыйлар, совет җәмгыятенең экономик тормышында һәм социаль культура өлкәсендә, халыкның культура дәрәҗәсендә барлыкка килгән үзгәрешләрне дөрес сурәтлиләр. Күп милләтле совет әдәбияты казанышларына безнең партиябез һәрвакыт югары бәя биреп килде һәм килә. «Партия, халык җәмгыятьнең материаль һәм рухи тормышының барлык өлкәләрендәге гомуми күтәрелешне чагылдыручы совет әдәбиятының уңышларына лаеклы бәя бирәләр. — диелә Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының СССР язучылар союзының IV съездына котлавында.— Язучыларның III Бөтенсоюз сьездыннан соң узган елларда киң танылган талантлы әсәрләр шактый күп иҗат ителде. Социалистик реализм сәнгате традицияләрен үстерә барып, сүз осталары бездәге чынбарлыкны ачып бирергә, совет кешеләренең эшләрен һәм уйларын дөрес һәм калку чагылдырырга омтылалар. Әдәбият тормыштагы яңа процессларга һәм күренешләргә, коммунистик төзелеш барышында килеп чыга торган проблемаларга һаман күбрәк мөрәҗәгать итә». Милли культурабызның Совет власте елларында чагыштыргысыз алга киткәнлеге музыка сәнгато өлкәсендә дә бик ачык күренв. Халык көйләрен гади эшкәртүдән, 6* җырлар һәм зур булмаган музыкаль пьесалар иҗат итудән башланып киткән музыка сәнгатебездә, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә, гадәттән тыш зур адым ясалды. Бүгенге татар совет музыкасы исә музыкаль культураның барлык жанрлары буенча да гаять зур уңышларга иреште. С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, А Ключарев, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин җыр иҗатын үстерүгә шактый зур влеш керттеләр. Композиторларыбыз иҗат иткән җырлар тематик яктан да, эчтәлекләре буенча да һаман байый, төрлеләнә бара. Татар совет җырларының яхшылары кон, заман вакыйгаларына һәрвакыт аваздаш булып килә. Дларда илебезнең социалистик казанышлары, совет кешеләренең уй-хисләре чагыла. А. Ключаревның «Туган ягым — Татарстан» исемле җыры республикабызның үзенчәлекле музыкаль эмблемасына әйләнде. Р. Яхинның «Коммунизм таңы», А. Мо- насыповның «Казаным» исемле җырлары да халык күңеленә үтеп керде. Җ. Фәйзинең «Коммунистик бригадалар җыры», А. Ключаревның «Канатлы яшьлек» исемле җырлары да якты, шатлыклы хчсләр белән сугарылган. 3. Хәбибуллинның «Казакъ дустыма», А. Ключаревның «КазанУфа» җырларында халыклар дуслыгы матур чагылыш тапты. Җ. Фәйзи, X. Валиуллин, Ә. Бакиров, Б. Мулюков, С. Садыйкова һ. б. компо- зиторларыбызның моңлы лирик җырларын да халык яратып тыңлый. Музыкаль культураның дәрәҗәсе, барыннан да элек, опера, балет, симфония, оратория кебек зур күләмле әсәрләр белән билгеләнә. Мәсьәләгә бу яктан килеп караганда да татар музыка сәнгатенең уңышы зур. Халык иҗатының иң яхшы үрнәкләре һәм алдынгы совет музыка мәктәбе нигезендә тәрбияләнгән татар композиторлары Совет власте елларында музыка культурасын зур күләмле әсәрләр белән баеттылар. Беренче татар операсы «Сания» иҗат ителгәннән соң үткән кырык елдан артыграк вакыт эчендә алар 28 зур музыкаль-сәхнә әсәрләре иҗат иттеләр. Алар- ның кайберләре хәтта бөтен совет культурасы хәзинәсенә кертелде. Н. Җиһановның «Җәлил» операсы һәм Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты исә Советлар Союзында гына түгел, чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш казанды. Симфоник әсәрләр иҗат итү буенча да композиторларыбыз шактый уңышка ирештеләр. Н. Җиһанов, А. Леман, А. Ключарев, М. Мозаффаров кебек өлкән буын композиторларның симфоник әсәрләре һәркемгә билгеле. Бу өлкәдә урта һәм яшь буын композиторлардан Б. Мулюков, А. Монасыпов, А. Луппов, М. Яруллин һәм башкалар да актив эшлиләр. Татарстан дәүләт симфоник оркестры төзелү композиторларга бу жанрда эшләү өчен тагын да зур стимул тудырачак. Республикабызның художниклар коллективы да зур һәм көчле. РСФСРның күп санлы иҗади интеллигенциясе белән иңгә иң торып, җәмгыять тормышында дөрес юнәлештә барып. Татарстан художниклары эшчеләрнең, колхозчыларның, интеллигенция хезмәткәрләренең героик эшләрен, рухи дөньяларын һәм идея омтылышларын чагылдырган күп кенә полотнолар тудырдылр. Дәүләт премиясе лауреатлары X. А. Якупов, Л. А. Фаттахов картиналары, Тукай премиясе лауреаты, өлкән рәссам һәм скульптор Б. И. Урманче әсәрләре республикабызда гына түгел, бөтен илебездә билгеле. Советлар Союзының төрле художество югары уку йортларында профессиональ белем алган Р. Кильдебеков, В. Маликов, Ә. Тумашев, Т. Хаҗиәхмәтов, И. Рафиков, М. Хәйретдинов, X. Хәйдәров, Р. Нигъмәтуллина, И. Халиуллов һ. б. талантлы художниклар да бу олкәдә нәтиҗәле эш алып баралар. Бүгенге Татарстан художникларының характерлы үзенчәлеге шунда, алар сынлы сәнгатьнең барлык жанрлары буенча да актив эшлиләр. Социалистик реализм позициясендә нык торучы художникларыбыз, бердәм коллектив булып, барлык күргәзмәләрдә дә үз әсәрләре белән катнашып киләләр. Әле күптән түгел генә Совет властеның илле еллыгына багышлап Волгоградта үткәрелгән «Зур Идел» күргәзмәсендә генә дә, мәсәлән, 50 Татарстан художнигының 130 әсәре күрсәтелде. Культура учреждениеләренең материаль-техник базаларын бик нык яхшырту буенча соңгы вакытларда партия һәм хөкүмәт тарафыннан җитди чаралар күрелде. Бу хәл безнең республикабыз мисалында да бик ачык чагылды. 1966 елда Казанда алты мең урынлы спорт сарае салынды. Политик мәгариф йорты төзелде. Герой шагыйребез Муса Җәлилгә монументаль һәйкәл куелды. Быел Идел буенда халыкара яшьләр лагере эксплуатациягә тапшырылды. Тиздән 2200 тамашачыны сыйдыра торган цирк бинасы, консерваториянең концерт залы, актерлар йорты тезелеп бетәчәк, сынлы сәнгать музее эксплуатациягә тапшырылачак. Совет властеның 50 еллыгы һәм В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән республикабызның авыл хезмәт ияләре культураны тагын да алга жибәрү буенча оч еллык план тозеделәр һәм, культура-кенкуреш учреждениеләре тезү тизлеген арттыру ечен, авылларны яшелләндерү ечен актив эш башладылар. Хәзер һәр авылда диярлек яңа клублар, китапханәләр, мәктәпләр, кибетләр, яслеләр һәм балалар бакчалары, көнкүреш хезмәте комбинатлары, торак йортлар тозелә. Соңгы ике ел эчендә генә дә республикабыз авылларында 250 яңа клуб, 71 китапханә салынып бетеп, халыкка хезмәт күрсәтә башлады. Бик күп культура-агарту учреждениеләре тирәсе тө- зекләндерелде һәм яшелләндерелде. Күп кенә культура учакларында яңа музыка инструментлары һәм мебель булдырылды. Арча районының «Искра» колхозы, мәсәлән, 1966 елда культура объектлары тезүгә 200 мең сум чамасы акча тотты. Ул колхозда хәзер 5 клуб, 3 китапханә, урта, сигезьеллык һәм башлангыч мәктәпләр, 3 медицина пункты, кунак ее һәм заманча салынган берничә кибет, картлар очен торак йорты, ике бала тудыру йорты, балалар бакчасы эшли. Быел колхозчылар ечен ял йорты тезү башланды. Питрәч районындагы «Марс» колхозында да культура төзелеше яхшы бара. Бу колхозда узган ел 320 урынлы культура сарае, кибет, медицина пункты, кунак ое, ашханә тезелде һәм авыл аша су (озынлыгы 5 километр] үткәрелде. Киләчәктә стадион һәм спорт залы тезү күздә тотыла. Колхоз идарәсе хезмәт ияләренең гомуми белем һәм культура-техник дәрәҗәсен күтәрү өчен бетен мөмкинлекләрне тудыра. Хәзер биредә 50 кеше кичке мәктәпләрдә, 13 кешесе югары һәм урта уку йортларында укый, 170 кешесе төрле түгәрәкләрдә, мәктәпләрдә һәм семинарларда белемнәрен арттыра. Культура учреждениеләренең материаль базасын ныгыту өчен актив эш алып барулары ягыннан Сарман районы партия һәм совет оешмалары, колхоз һәм совхоз җитәкчеләре дә мактауга лаек. Соңгы ике ел эчендә генә дә Сарман районы авылларында 11 клуб, 7 китапханә салынды. Сарманлылар 1967 ел ахырына һәр бригадага бер клуб, ә 1970 елга һәр колхоз үзәгенә культура сарае яки культура йорты булдырырга планлаштырдылар. Башка районнар буенча да мондый мисалларны күпләп китерергә момкин. Узган илле ел эчендә Татарстан культура төзелешенең кайбер нәтиҗәләре менә шулар. Алар хезмәт ияләренең социализм һәм коммунизм тезү барышында ирешелгән ифрат дәрәҗәдә зур уңышлыкларны ачык тасвирлый. «Социализм.— диелә КПСС Үзәк Комитетының Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгына әзерләнү турындагы карарында, — совет кешеләренә белем һәм мәгариф китерде, җәмгыятьнең рухи тормышын бик нык күтәрде һәм баетты. Совет галимнәре үз халкыбызга лаеклы хезмәт итә. Совет фәне хәзерге заман фән һәм техника прогрессының барлык елкәләрендә дә бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Космосны үзләштерүдә дә аның хезмәте зур. Үткән заманның иң яхшы казанышларын үзләштергән социалистик культура, әдәбият һәм сәнгать гомум пролетариат эшенең аерылгысыз бер өлешенә әверелделәр, коммунистик җәмгыятьнең һәр яклап үскән кешесен тәрбияләүдә актив ярдәм итәләр. Әйе, узган илле ел эчендә культура тезелешендә безнең республика моңарчы беркайчан да күрелмәгән зур уңышларга иреште. Ләкин без, ирешелгән уңышлар белән канәгатьләнеп калмыйча, тагын да алгарак бару ечен тырышырга, кимчелекләребезне дә күрә белергә тиешбез. КПСС Үзәк Комитеты боек бәйрәм алдыннан барлык совет кешеләренең дә игътибарын әле хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтә. Андый мәсьәләләр бездә дә бар. Иҗади оешмалар һәм культура учреждениеләре хезмәт ияләренең туктаусыз үсеп кипә торган рухи һәм культура таләпләренә тулысынча җавап бирә алмыйлар әле. Бу яктан караганда язучылар, художниклар һәм композиторлар да замандашлары алдында шактый бурычлы. Революцион чынбарлыгыбыз турында, совет халкының коммунистик җәмгыять тезү очен геронк корәше турында язылган киң колачлы әсәрләр һаман азрак әле. Авторлары- бызның күп кенә әсәрләрендә зур идея тирәнлеге, тормышны киңрәк, колачлырак масштабта сурәтләү һәм фәлсәфи гомумиләштерү җитеп бетми. Совет кешесенең эчке дөньясы, рухи байлыгы һәм уңай сыйфатлары җитәрлек чагылдырылмый. Драматургия заман таләпләреннән шактый артта бара. Соңгы елларда Татарстан драматурглары иҗат иткән пьесалар арасында театр коллективлары тормышында этаплы күренеш булырдайлары юк диярлек. Аларда масштаблылык, фәлсәфи гомумиләштерү җитми. Пьесаларның күпчелегендә замандашларыбызны дулкынландырырлык мөһим, зур проблемалар күтәрелми. Музыкаль культура өлкәсендә дә яңа проблемалар яши. Атап әйткәндә, опера- балет музыкалары иҗат итү буенча композиторларыбызның бик күп эшләселәре бар әле. Заман темасына караган әсәрләрнең аз язылуы да шактый нык сизелә башлады. Бу хәл М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының эшенә тискәре йогынты ясый, аңа яңа милли музыка әсәрләре җитешми. Республиканың башка театрлары репертуарлары да әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләреннән яңа әсәрләр көтәләр. Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертларында да тамашачыларның таләп һәм зәвыкларын канәгатьләндерми торган, идея-художество ягыннан йомшак әсәрләр очрый. Культура-агарту учреждениеләре эшендә дә җитешсеэлекләр күренә. Кайбер культура учреждениеләренең эшендә әле һаман формализм, бертөрлелек бетеп җитми, тормыштан, заман таләпләреннән артта калу сизелә. Китапханә эшендә һәм халыкка кино хезмәте күрсәтү өлкәсендә дә яхшыртуны таләп иткән мәсьәләләр байтак. Үзешчән сәнгать коллективларының идеяхудожество дәрәҗәсен дә шулай ук тиешле югарылыкка күтәрү таләп ителә. КПСС Үзәк Комитеты культура фронты хезмәткәрләрен хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү буенча тагын да тырышыбрак эшләргә, культура-агарту эшенең барлык төрләрен тагын да киңрәк җәелдерергә чакыра, һич шик юк ки, партиянең бу чакыруына җавап итеп, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре. культура хезмәткәрләре совет кешеләренең хезмәт һәм политик активлыгын күтәрү өчен һәрьяклап ярдәм итәргә тырышачаклар.