БЕРЕНЧЕ КИТАП ҺӘМ БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Сонгы елларда татар әдәбияты шактый уңышка иреште. Ләкин бу уныш, нигездә, проза белән поэзиягә туры килә. Әдәбиятның башка жанрлары исә һаман койрыкта өстерәлеп баралар. Шул койрык- тагыларнын берсе — балалар әдәбияты. Балалар әдәбияты дигәндә мин балаларга атап язылган барлык әдәбиятны күз алдында тотмыйм. Мин бары тик балалар әдәбиятындагы проза белән генә чикләнмәкче булам. Кайбер укышлары булуга ла карамастан, балалар прозасы, минемчә. бер урындарак таптана. Анда күбесенчә сөйләү, схематизм һәм фантазия ярлылыгы өстенлек итә. Бездә балалар горурланып укырлык революцион китаплар да. йотлыгып, хыялланып укырлык фантастик һәм маҗаралы әсәрләр дә юк дәрәҗәсендә. Ә бит болай өстән генә караганда, без һич тә ярлы түге, 'е. шикелле. Балаларга атап махсус газе u. журнал чыгарыла. Татарстан китап нәшрияты ел саен китаплар бастыра. Шулай ук әледән-әле яка исемнәр дә күренгәли. Язучы Роберт Батуллинны. мәсәлән, менә шул яңа исемнәр рәтенә кертергә мөмкин. Р. Батуллин балалар өчен кечкенә хикәяләр, сәхнә әсәрләре һәм зур күләмле әсәрләр нжат итә. Былтыр аның беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган повесте басылып чыкты. Дүрткүз дип аталган көчек, нефтьчеләргә ияреп, шәһәргә китә Анда ул төрле хәлләргә^ юлыга. «артист» була, пароходка эләгеп чит илгә барып чыга. Иң соңыннан Дүрткүз. дәүләт чиге аша үтеп, кире үзебезнең якка чыга һәм туган авылына кайтып җитә. Автор үзенең әсәрен шактый маҗаралы итеп корган. МонДа сина качып китүләр дә, адашып калулар да бар. Монда шулай ук кечкенә укучыга беркайчан да тынгы бирми торган шпионнар да. сугышлар да. диңгез һәлакәтләре дә бар. Болар- нык барысы да ике төрле тормыш — бездәге һәм чит илдәге тормыш фонында күрсәтелә. Кагыйдә буларак, балалар өчен язылган әсәрләр жннел укылырга, кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Безнен күп кенә хикәяләргә менә шул мавыктыру көче җитми. Традициягә әйләнгән күңел- сезлектән качарга тырышып, автор, әлбәттә, дөрес эшләгән. Ләкин шулай да яшь язучы каш ясыйм дип күз чыгара. Ул бер чиктән икенче чиккә ташлана. Китаптагы бер-берсенә өелгән маҗаралар, көтелмәгән хәлләр билгеле бер максатка юнәлдерелмәгән һәм нинди дә булса логикага. эчке үсеш таләпләренә буйсындырылмаган. һәрбер әсәрнең, шул исәптән маҗаралы, фантастик әсәрнең дә. үзәгендә төп герой була Көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар төп геройның эшенә, хәрәкәтенә бәйле рәвештә тасвирлана. Әдәби герой төрле каршылыкларга очрый, шул каршылыкларны жинеп чыга, алга, үз максатына омтыла. Менә шушы көрәш, омтылышта геройның эчке дөньясы ачыла. Көтелмәгән хәлләр аша автор укучыны шулай ук табигатьтәге, фән һәм техникадагы яңа. ят нәрсәләр белән дә таныштырырга мөмкин. Р. Батуллнннын әсәрендә төп герой итеп, әйтелгәнчә. Дүрткүз исемле эт алынган. Хикәяләү беренче заттан алып барыла — эт үзенең күргәннәрен үзе «сөйли». Эт «күзлеге» аша язучы кешеләр тормышын тасвирлый. Дүрт аяклы герой искиткеч жннеллек белән бер җирдән икенче җиргә, бер хуҗадан икенче хуҗага күчә. Үзенчә ул кайбер батырлыклар да эшли. Ләкин күбесенчә аны язмыш, дөресрәге, автор ихтыяры йөртә. Шулай итеп, әсәрнең башыннан алып азагына кадәр Дүрткүз көрәш, омтылыш сыйфатыннан мәхрүм ителә. Дөнья әдәбиятында этләр, атлар һ. б. хайваннар турында язылган гүзәл әсәрләр бар. Мондый әсәрләрдә язучы, гадәттә, хайваннар дөньясына «үтеп керергә» тырыша, аларның психологиясен, теге-бу карашларын, омтылышларын тасвирлый, һәм дүрт аяклы геройлар беркайчан да кеше «ягына» чыга алмыйлар, ягъни бер кайчан ла кешегә әйләнә алмыйлар Р. Батуллинның Дүрткүзе кеше «ягына» чыгу гына түгел, арттырып та жнбәрә. ул хәтта кайбер кешеләр белмәстәй нәрсәләрне дә белә. Димәк, Дүрткүзиең эт табигате юкка чыга, эт кешегә әйләнә. Ләкин аны чын мәгънәсендә кеше дип тә булмый Хикәя героеның менә шундый икеле-микеле хәле укучыда шик тудыра. Шикләнү тора-бара ышанмауга күчә. Әсәрнең төн герое итеп кеше алынса, ихтимал, китап отышлырак булыр иде. Шуның белән бергә, яшь язучының бу беренче китабында һәртөрле ялгышлар, уйлап жнткерелмәгәи нәрсәләр күзгә ташлана. Мәсәлән, Дүрткүз — бернәрсәгә өйрәтелмәгән гап-гадн бер авыл эте. Шулай да ул шәһәрдә һәркемне шаккатырырлык һөнәрләр күрсәтә башлый — «укымышлы» эткә, овчаркага әйләнә. Автор Дүрткүзнең нинди чит илдә булуын әйтми Ләкин анын Теркинне күз алдында тотканлыгы укучыга бик яхшы аңлашыла Шуңа күрә, Дүрткүз йөргән чит илне Төркня дип акларга беэнек тулы хакыбыз бар. Шәһәр башлыгын яшь язучы «паша» дип атый. Бер-ике биттән сон шул ук «паша» «вәлп»гә әйләнә. Бездә «губернатор» яисә «фельдмаршал» титуллары күптән юкка чыккан кебек, «паша» да Төркнядә күптән кулланылмый. Чик аша чыкканда Дүрткүз кобра дип аталган елан белән сугыша Безнең илдә кобра еланы Кавказда юк, бары тик Урта Азнянен көньягында гына очрый. Яисә тагын бер мисал. Сула исемле төрек диңгезчесе: «Мнн бүген үз милләтемә каршы үлем жнбәрәчәкмен. Шах Кипрга һөжүм итә», ди. Күрәсең, автор моннан берничә ел элек Кипрда булган киеренкелеккә ишарә ясый. Тик монда бөтен нәрсә буталып бирелгән. Беренчедән, Төркня белән Кчпр арасындагы каршылык «үлем жнбәрү»гә, ягъни сугыш дәрәжәсенә үк барып житмәде. Икенчедән. Төркня төрегенең Кипрдагы «үз милләтенә» каршы «үлем жнбәрүе» шулай ук сәер һәм хата Өченчедән, «шах* — Иран дәүләтенең башы. Иран белән Кипр арасында бернинди дошманлык юк. Дүртенчедән, «шах» түгел, «шаһ» яисә «шаһиншаһ». «Шах» — шахмат уены термины Күрәсез, кыска гына бер-ике жөмләдә никадәр хата' Кайберәүләргә мондый хаталар вак нәрсә булып тоелырга мөмкин. Ләкин .китди рзм — бала-рагд уены .тхтрл, һәм монда вак, кечкенә нәрсә була алмый. Монда суз генә түгел, хәреф тә, нокта да, өтер дә үз урынында һәм кирәгенчә генә булырга тиеш. Әйтергә кирәк, ташка басылган язуның дөреслегенә, ачыклыгына игътибар бирмәү безлә шактый тамыр жәйгән Китапларда, газета, журнал битләрендә ин гади, элементар нәрсәләрнең дә ялгыш басылуын күреп минем жен ачуларым килә. Бу безнең гомуми культура дәрәжәбезнен түбән булуын һәм нжат эшенә жавапсыз каравыбызны күрсәтә түгелме соң? һәртөрле хаталар, ялгышлар үзең тасвирлаган материалны яхшы белмәү аркасында гына түгел, бәлки туган телне белмәү, аның тәмен, төсен, музыкаль яңгырашын һәм эчке законнарын кирәгенчә аңлый алмау аркасында да китәргә мөмкин. Телгә карата игътибарсызлык, каләм тибрәтә башлаган кайбер яшьләргә ияреп, әдәбиятка, вакытлы матбугатка ла үтеп керә. Язу-сызу белән шөгыльләнүче яшьләрнең тел байлыгы, телгә карата сизгерлеге бик чамалы Алар кайчагында гап-га- ди фикерне дә татарча ачык һәм төгәл итеп яза белмиләр. Мәсьәләдән беркадәр читкә китеп булса да, мин монда күптән түгел булып узган бер дискуссиягә әйләнеп кайтмакчы булам. Бер елдан артык дәвам иткән әлеге дискуссиядә, күп кенә мәсьәләләр белән бергә, тагар поэзиясендәге форма тенденцияләре турында да сүз булды. Яшьләрнең кайберләре поэзиядә «ирекле» дип аталган форманы артыграк күрәләр. «Казан утлары»нын беренче санында (1967 ел) яшь шагыйрь Ренат Харисов якадан «ирек»че- ләрнен карашларын яклап чыкты «...Шигырьне шигырь иткән чаралар рифма һәм калып ясый торган ритм белән генә чикләнмиләр ич. Әгәр дә шигырьдә бары шушы ике генә «жнтешсезлек» бар икән — «куркыныч түгел», дип яза Р Харисов. Китерелгән өзеккә игътибар итегез — менә сезгә яшьләр теленнән бер мисал: рифма һәм калып ясый торган ритм... Автор. билгеле, рифма һәм калып турында түгел, рифма һәм ритм турында әйтергә тели. Ләкин аның рифма һәм ритм турында әйтергә теләгән фикере дә «рифма һәм калып ясый торган» «ритм» шикеллерәк яңгырый. Әйтик, рифма ул кадәр ук мәҗбүри дә түгел ди. Ә ритм? Мин, мәсәлән, шигырьдә генә түгел, проза әсәрендә дә ритм мәҗбүри дип исәплим. Ритм ул кемдер юри уйлап тапкан нәрсә түгел. Ритм шулай ук ижекләр саны гына да түгел. Киң мәгънәсендәге ритм — табигый күренеш. Үз теленең серенә төшенмәгән һәм читтән килгән һәр модага иярүне алдынгылык, оригинальлек дип исәпләүче кайберәүләр менә шушы табигый ритмны танымаска тырышалар. Ритмсыз язу хокукын яклау ул ижат иреген, форма иреген яклау түгел, бәлкн туган телгә карата шътибарсызлыкны, тел шапшаклыгын һәм сәнгатьсезлекне яклау булып тора. Инде яңадан Р. Батуллин китабына күз төшерик. «Исемем минем- Дүрткүз»... исемем минем... мм... Кычкырып айгеп карагыз—берәр нәрсә сизеләме? Сизелә. Әле генә телгә алган ритмның юклыгы сизелә. Тар әйтелешле «м» авазлары бер тирәгә жыелган. шуңа күрә китапның исемен укыганда нәрсәгәдер абынып, төртелеп каласың шикелле. Сүз сайлауда автор үз-үзенә карата таләпчәнрәк булса, китабына, әлбәттә. мондый «абындыра» торган исем куймаган булыр иде. Яшерен-батырын түгел, Роберт Багуллннның теле коры, төссез. Аның әле үз ритмы, үз стиле сизелми. Әлегә аның теле тәржемә телен хәтерләтә Менә кайбер мисаллар: ‘Мин үзем дә аның авызына эләгүдән ерак йөрим»; ‘Күзләрем шәп күрәләр»: ‘Чатырдан берничә ир һәм хатын- кыз чыктылар»; <Хуҗам шул көй астында ашарга әзерләргә кереште»: ‘Бер-икесе юлдан ерак түгел яткан такта кисәкләренә таба йөгерде»; ‘...Шунда аның күзләре миңа төштеләр»; ‘Ул мөмкинчелекне әниең тудырыр»; ‘...Искитмәле хикмәтле күнегүләр күрерсез»; ‘Аннан күзем кая караса, аякларым шунда атлады»: ‘...Ачлык һәм сусау үзләренекен иттеләр» һ. б. һ. б. Күренеп тора, яшь язучының беренче китабы бик үк уңышлы булып чыкмаган. Шулай да бу бары Батуллинның гына уңышсызлыгы түгел. Бу уңышсызлык гомумән бүгенге балалар прозасының торышын чагылдыра кебек. Автор тәнкыйтькә колак салыр һәм киләчәктә, һичшиксез, уйлабрак, тырышыбрак язар дип өметләнергә кирәк. Ләкин киләчәктә, әйтик, Р. Батуллинның яхшырзк әсәр язуы белән генә бөтен балалар прозасы яхшырырмы? Бу турыда әлегә берни әйтеп булмый. Балалар әдәбиятын үстерү турында ныгытыбрак, бергәләбрәк кайгырту дөрес булмасмы? Балалар өчен язучылар ничектер үз казаннарыңда гына кайныйлар. Тәжрнбәле язучыларга, күрәсең, менә шул *казан»ны ватарга, «казан»дагылар арасына үтеп керергә һәм аларның кимчелекләрен ешрак күрсәтергә, булышырга, өйрәтергә кирәктер? Каләм осталары, «олы башларын кече итеп», нәниләр өчен, балалар өчен үзләре дә иҗат итсәләр, тагын да яхшырак булыр иде. Дөрес, кайберәүләр бу эштә үрнәк күрсәткэли. тик шулай да берәм-сәрәм «кайберәүләр» генә мәсьәләне тамырыннан үзгәртә алмыйлар