Логотип Казан Утлары
Драма

51 АКЫН

Бу әсәрне Биек Октябрь революциясенең 50 еллыгына, революция елларында авыл кулаклары тарафыннан, вәхшиләрчә үтерелгән апам К. X. га багышлыйм.

Драма бер пәрдәдә

КАТНАШАЛАР:

Җамал - яшь укытучы. К ә б и р — кызыл командир. Сафа — авыл кулагы. Хөрмн — анык улы. Г ы й м а й —Сафаныи хезмәтчесе. Әсма—аның хатыны X н с а м н — ялланган кулак. Кызылармеец. Вакыйга 1919 елның квз айларында Злй елгасы буена урнашкзн авылларның берсендә бара. Урам. Таш келәтнең бер өлеше күренеп тора. Ten Багана башындагы фонарьда ут яна. Көзге салкын жил сызгыра Суыктан бөрешкән Гыймай, шакылдыгын шакылдатып, аксый-аксый үтеп китә. Як ягына карана карана Хөрмн керә. Тәмәке кабыза. Бер-ике суыра да төкереп ташлый. Хөрмн (әкрен) Гыймай бабай! Гыймай бабай, дим! Ай, саңгырау чучка. (Кычкырып.) Гыймай... Гыймай (керә). Әү. әү, ишетәм. Нәрсә бар, энем’ Хөрмн. Бер аягыңны атлаганчы икенчесен эт ашый, кәкре сыйрак. Гыймай (кимсенеп). Әйе шул, кәкре. Атан... Хөрмн (кискен). Җитте! һаман бер балык башын чәйнәмиләр. Күп сөйләсәң, мин икенчесен сындырырмын. Г ы й м а й. Анысын көтәргә була синнән. Хөрмн. Җитәр диләр снна Тыңла! Гыймай. Тыңлыйм, энем, тыңлыйм. Хөрмн (каранып). Үгүче-сүтүче булмадымы? 1 ы н м а й Хәзергә юк, энем. X ө р м и. Кара аны, Гыймай бабай, бик уяу бул. Бүген осубый төн. i ы й м а н (шикләнеп). Нәрсә, әллә тагын килергә тиешләрме' X ө р м и. Килеп нәрсә? Аласын алып бетерделәр инде. Кичә теге кыска чәч командасы килеп актык ярмаларны да тазартып китте. Хәзер безгә нәрсә, фәкать үч, үч алырга гына калды. Ыштансыз калдырды бу комун халкы Җитмәсә, кәнтәй эттәй, комсомол булып алып, аларга яшьләр иярә. (Ачулы.) Кыска чәч, сасык... Ничево. безнең урамда да бәйрәм булыр әле. Кичә Кодашта арт сабакларын укыттылар бит инде. (Китә, кире килеп.) Кара аны, уяу бул! Гыймай. Ярый, ярый, энем Хөрми. X ө р м и. Хөрми түгел. Хөрмәтулла. Җыен ыштансыз, Хөрми — эшең хөрти дип. көлә башлады. Кара аны, кем үтсә дә белеп кал. Бигрәк тә хатынкызлар затын. Ишеттеңме? (Чыга.) Гыймай. Ишеттем, ишеттем, энем. (Карап кала.) Сезнең урамның бәйрәме бетеп бара шул, энем Хөрми. Чыннан да, сезнең эшләр хөрти. Бер көн тормас идем каһәр сукканнарда. Баш төртер урының булмагач, кая барасың соң. Ярлы көнең ялыныч шул Телеңне аркылы тешләп булса да түзәсең. (Авыр сулап.) һи, һи, һи. (Уйланып.) Тукта әле, нәрсә болар бүген бик сырланалар әле. Үтүче юкмы, уяу бул, теге дә бу. Урам булгач, үтүче дә булыр, китүчедә булыр. Урам кип сыярлар. (Шакылдатып китмәкче була, туктап кала.) Әй. кем бар анда? Җамал (арттан). Мин. кеше. Гыймай. Кеше икәнеңне күрәм, кем дим? Җамал (керә, ул җылы киенгән, шәл ябынган). Мин ул, Гыймай бабай. Әллә шүрләдеңме? Г ы й м а й. Шүрләвең шүрләмәдем, ни... Эшең булгач, ни эшлисең? Җ а м а л. Сафа байның бу таш келәтен күтәреп китмәсләр әле. Г ы й м а й. Кушкач пи эшләмәк кирәк. Ә син болай бик соң кая җыендың? Җитмәсә, салкын. Елгада сулар туңган. Җам ал. Ә кар күренми әле. Г ы й м а й. Коры суыклар. Синең урында булсам, Шәмсенисаның мич башыннан төшмәс идем. Ә син... Җамал. Эш күп. бабай. Г ы й м а й. Беләм, беләм. Төнлә сагалыйбыз, көндез талыйбыз диген. Җамал. Дөрес түгел, Гыймай бабай, таламыйбыз, ә конфисковать итәбез. Армиягә озатабыз, ятимнәргә бирәбез. Г ы й м а й. Сезнеңчә кәнфис, безнеңчә талау... Оялырга кирәк, кайсы кыз бала шулай йөри. Җамал. Нигә тузынасың, Гыймай бабай? Гыйм а й. Юк эшләргә катнашып йөрисең, кызым. Шул мәктәп дигәннәрендә мөгаллимлегеңне кылсаң, сиңа шул җиткән. Нигә ул сиңа кәмсәмул, нигә ул сиңа... Җамал. Нәрсә. Гыймай бабай, баеңны кызганасыңмы әллә? Гыймай. Сине кызганам. Күпләрне харап иттеләр бит мәлгуньнәр. Җамал. Бүредән курыксаң, урманга барма, диләрме әле Г ы й м а й. Болар бит бүредән дә хәтәр ерткычлар. Күрәсең, тиз генә бирешәселәре килми мөртәтләрнең. Сәнәк булса да күтәрәләр. Харап итүләре бар. Үзең өчен әйтүем. Җамал. Борчылма. Гыймай бабай, теләсә нинди ерткычны авызлыкларбыз, тешен сындырырбыз. Г ы й м а й. Кичә Кодашта сындырдылар инде, кырдылар. Буең җитмәсә, үрелмә диләр. Көчең җитмәгәч, нигә тотынырга. Бу Чәйков әтерәтен әйтәм. Күпме кеше харап булды, мәсхәрәләнде. Я. хода... Җ а м а л. Кичә алар өстенлек алган икән, бүген безнекеләр... Чуйков аларга күрсәтер әле. Apr сабакларын укытыр (Китә башлый) Хуш... Г ы и м a й (Җамалга якын килә, як-ягына карана). Нәрсә, әллә бүген килергә тиешләрме? (Җамал эндәшми.) Курыкма, мин сатлык жан түгел. Җамал. Бүген булмаса, иртәгә килерләр. Барыбер килерләр. Г ы й м а й. Әйтәм бит, тикмәгә төнлә йөрмисен син. (Ымлап.) Монда да нәрсәгәдер ыгы-зыгы киләләр. Әллә мин әйтәм... Җамал. Безгә дә йокларга ярамый. Г ы й м а й. Анысы шулай. Тик бу кәкре сыйрак белән ерак китеп булмый шул. Җамал. Әй, Гыймай бабай, йөрәк кирәк, йөрәк. Аягын, тумыштанмы? Гыймай. Юк. язмыштан. Утыз елга якын намуслы хезмәтем өчен Сафа бай бүләге. Җамал. Ни өчен? Г ы й м а й. Әй, кызым, сөйләсәң, бер гомер дигәндәй... Җир тырмалаганда бер тырма теше сындырган өчен. Вәлүк белән китереп сукты. Күрәсең, кәкре ялганды. Мин күргәнне эт тә күрмәс. Слабуда дидек, рвәлутсия дидек... Мин һаман да элекке Гыймай булып калдым. Бер көн тормас идем каһәр суккырында. Җамал. Китәргә кирәк. Г ы й м а й. Кая? Шул сасы мал өеннән ңуып чыгар.маса, шөкер ит инде. Әсма керо. Кулында төргәк. Әсма. һи. мин сине ашарга керер дип көтәм тагы... Ә син биредә маржалар белән сөйләшеп... Г ы й м а й (катгый). Карчык!.. Әсма. Нигә? Барысы да чәчен кистергән, имансыз урыс марҗасы диләр бит. Г ы й м а й (ачуланып). Ә син кеше сүзен сөйләмә. (Җамалга.) Син үпкәли күрмә, кызым, аның бераз җитми.... Әсма. Синеке бик җитә. Синен кебек ирләр таш пулатта торалар. Син гомерен буе шушы Сафа байнын сасы мал өен сакладык. Гыймай. Ни эшлим'соң, карчык. Бәхетем шулайдыр инде. Әсма (табын әзерли). Бәхет, бәхет... Юк, булмады шул. Кил, карт- каем, капкалап ал. Ходай шушы чикмәнле ризыктан аермасын. Г ы й м а й. Кил, кызым, безнең белән... Җ а м а л. Юк, юк! Рәхмәт сезгә. Хушыгыз. Г ы й м а й. Хәерле юл, кызым. Бигайбә алайса. Җамал. Нинди гаеп, ди ул. (Пауза) Ә син. Гыймай бабай, иртәгә безнең ячейкага кереп чык әле. Шунда сөйләшербез. Әсма, йөресен мона. Сафа икенче аягын сугып сындырыр. Җамал. Кулы кыска... Көтәрмен. Г ы й м а й. һи, кызым, миннән нәрсә? Бер тарыдан бутка булмый дигәндәй... Җамал. Ә очкыннан ялкын була. (Китә.) Г ы й м а й. һай, һай, чая кыз. Ничек сөйләшә. Әсма. Аның теле тегермән тартыр, ул шуның өчен укыган. Фатир карчыгы Шәмсениса әйтә: «Бик уңган, бик булган», ди. Мактап сөйли. (Каранып.) Кайбер төннәрдә янына бер кызыл кәмәндир килгәли икән. Пышын-пышын бик озак сөйләшәләр, ди. Г ы й м а й. Тсс... карчык, кешегә сөйләнә күрмә Әсма. Шәмсениса да кешегә әйтмә дип, сер ител кенә сөйләде. Юк, юк, аллам сакласын. Г ы й м а й. Ә менә миңа сөйләдек. Ә с м а. Әй, син кешемени, картым ич. Гыймай. Бәлки, мин кунтырдыр... Әсма. Авызыңнан җил алсын. Юкларны такылдама. (Пауза.) Карт, дим, сиңа әйтәм, әллә мин әйтәм, берәр уйнашы-фәлән микән, дим. Гыймай (ачуланып). Юкны үөйләмә. Андый балага охшамаган. (Уйланып.) Нәрсә диде әле ул? Очкыннан ялкын була, диме? Очкыннан — ялкын, һе, хикмәтле сүз әйтте бит әле бу бала, карчык. Әсма. Я, я. юк белән башыңны ватма. Синең белән минем башка менә шушы бәрәңге... Кил, утыр! Г ы п м а й. Иртәгә янына кергәч, сорашырмын әле. (Агач төбенә әзерләнгән табынга килеп утыра.) Бисмиллаирахманирахим... (Бәрәңге алып каба.) Ашыгып Хөрми керә. X ө р м и Үгүче-сүтүче юкмы? Г ы й м а й (сүзен әйтә алмый тора), һо-һо, һо... Хөрми. Тапкансың тыгынып утырыр вакыт. (Савыт белән бәрәңгене тибеп җибәрә.) Бирән корсак. Гыймай (каушап). Ни... ни... Ә... юк, юк. Күрмәдем, энем. X ө р м и. Аягыңны сындырганчы, күзеңне чыгарыр идем мин синең. Әле яңа гына кем үтеп китте? Г ы й м а й. Билләһи... Әсма. Ант итмә, карт, гөнаһлы... Гыймай (ачулы). Ирләр сүзенә катышма. Бәрәңгеңне җый. Ни... эттер ул. энем, эттер. Бая Шарик үтеп киткән иде. Хөрми. Тфү... син үзең эт! Сукыр тавык. (Җамал киткән якка чыга.) Әсма. Ай, затсыз, ризыкка типкән өчен аягың коргыры. Юньле кеше балалары солдатта. Олакмый да, ичмасам. (Бәрәңгеләрне алъяпкычы белән сөрткәли.) Кил, карт, капкалап ал. Пичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңгегә бернәрсә дә булмый аңа. Г ы й м а й (борчулы). Бар, карчык, син китеп тор әле. Әнә тегендә кемнәрдер күзгә чалынды. Болар юньле хәл белән йөрмиләр. Әсма. Карт, нигә бая алдаштың? Үтте бит. Гыймай. Бар, бар, ычкын. Кемнәрдер йөри. (Шакылдатып, Әсма белән икәү чыгып китәләр.) Келәт буеннан ышыкланып, бик саклык белән Сафа һәм Хисами керә. Сафа. Әкрен, Хисами. Хәзер теге тыкрыкка чыгабыз... Хисами. Әллә нигә, Сафа абзый, күңелем тартмый. Сафа. Чыпчык йөрәк булма. Капчык белән бауны миңа бир. (Пычак бирә.) Мә! һөҗүм була-нитә калса, каушап калма, айка. Хисами Гомеремдә кеше суйганым юк. Сафа. Өйрәнерсең. (Ашыгып Хөрми керә.) Я, нәрсә? Хөрми. Ячәйкә бүлмәсендә ут бар. Тәрәзәдән карадым. Кәгазьләр актарып утыра. Сафа. Үзе генәме? Хөрми. Үзе генә. Сафа. Алайса, ипшалла озакламас. Ычкындырырга ярамый. Ныклап карадыңмы, үзе идеме? Хөр м и. Үзе инде, үзе. кыска чәчле, Сафа. Киттек. Мә, капчыкны син ал. Бик тиз томала. Әйдә, Хисами. Хисам и. Әллә нигә. Сафа абзый... Сафа. Җебемә. Тагы өстәрмен... Тиз бул! (Китәләр.) 1 ы й м а п (керә) Нәрсә эшләргә йөриләр болар, урлашыргамы? Шулайдыр, капчыклары да бар. (Уйланып.) Әллә теге баланы... Әсма (керә). Пичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге бераз суынгач бик тәмле була. Кабыгы үзе әрчелеп тора. кил. карт... Гыйма й (борчылып). Туктале син, карчык. Монда бер-бер шомлы эш килеп чыкмагае. Әсма (әкрен). Нәрсә булды, карт? Гыйма й. Болар нәрсәгәдер чыж-пыж йөриләр. Әсма. Ниндидер кешеләр дә килде. Хәмер дә капканнар, ахрысы. Г ынман (борчылып). Ни эшләргә сон. ни эшләргә? Әсма. Нәрсә эшлисең, синең билгеле инде, шакылдата бир. Гыймай. Менә монда йөрәк шакылдый башлады әле, карчык. Әсма. Әй, синен үлгән йөрәгеңә.. Гыймай. Үлгән? Юк, карчык, ниндидер ялкын кабынды аңар хәзер. Әсма. Берүк, карткаем, юк эшләргә тыгылып йөри күрмә. Бәлагә калырсың. Кадалып китсеннәр. Г ы й м а й. Юк, алай түгел ул, карчык. Җитәр... (каранып.) Кемнәрдер килә. Бар, карчык, сыпыр. Минем хәлне белеп тор! Әсма. Ярар. Ә бәрәңгең? Гыймай. Киләләр. Бар, бар, кит! Әсма китә. Гыймай яшеренеп күзәтә. Башына капчык кигертелгая. куллары бәйләнгән Җамалны Сафа. Хөрмн, Хисами эткәләп-тарткәләп алып киләләр. Сафа (бауның бер очы белән сугып). Мә, ләгънәт! Кыска чәчле урыс марҗасы. Юк. безнең кулдан җиңел генә котыла алмассың. Хисами (гайрәтләнгән булып пычак белән). Ни эшләтим мин бу имансызны. Сафа абзый, айкыйммы? Сафа (аны тотып). Ахмак! Җинел генә озатырга... Юк. Талап ашаган икмәкләрен костырам әле мин аның. Хисами, капчыгын салдыр, авызын чиш. Хнсамн Җамалның башыннан капчыкны салдыра, авызын чишә. Җамалның кыска кара чәчләре тузган. Сафа, бнленә таянып, Җамал каршысына килеп баса. Сафа. Я, ничек, чучка токымы5 Байнын икмәге тәмлеме, камчысы тәмлеме? (Тешләрен кысып.) һем... Камун эте... (Җамалның чәчләрен тарта). Җамал (Сафаның битенә төкерә). Кабахәт! Хөр ми (һөҗүм итеп). Син. сасы маржа, минем әтигә... Сафа (аны тотып). Юк. тимә! (Битен сөртә.) Ул җәзасын башкача алыр. (Мәкерле көлеп.) Янача яшәргә тели, кеше талап туклана. Минем йөрәгемә сауган кан синен җаныңны алгач кына тынычланыр. Җамал. Кеше үтереп кенә пычрак-бозык каның чилармас. Ул канны агызырлар, агызырлар! Сафа. Җитте, чучка танау! Хисами, бар. башкаларга әйт. Әзерли башласыннар. Зәй күпләрне йотты, бу марҗаны гына йотар. Әнә шунда инде митинкәләренне бакаларга ясарсың. (Көлә.) Бар, Хисами! Хисами китә. Җамал. Ә сезне җир йотар! Ул көн ерак түгел инде, йотар! Хөр м и. Нәрсә такылдатып торырга бу сасыкны. Әти. ни эшләтим5 Сафа (мәкерле елмаеп). Хәзергә келәткә ябып куярбыз Аннан соң болтыйк... (Җамалны төрткәләп.) Әйдә, атла, ана кәнтәй! Үткән көннәреңне уйлап, бераз ләззәтлән. Җамал (горур) Юк, аның киләчәге матур булачак! Алып чыгып китәләр. Ишек ачкан танышлар ишетелә. Гыймай (качып торган җиреннән чыга). Я хода, нинди эш бу» Харап итәләр бит баланы. Карчык кая китеп югалды сон5 (Китә ) Сафа (керә. бармагын авызына кабып-кабып ала). Эттән туган нәрсә, бармагымны ишеккә кыстым. Ярый, бераз җилләнеп алсын, аннан коендырырбыз. Бар, кара анда кыймылдыйлармы? Хөр ми (китә. кире борылып). Әти, кая бир әле ачкычларны? Сафа. Ни пычагыма ул сиңа? X ө р м н. Анысы минем эш. Сафа. Юк, бирмим! (Китә башлый.) X ө р м и (каршы төшә). Бирәсең! Сафа. Юк. белән пычранма. X ө р м и. Анда синең эшең юк. Бир! Сафа. Бирмим. Хөр ми. Нигә шул марҗаны кызганасың. Асравыңны кызганмагансың бит. Сафа (уңайсызланып). Тфү, җир бит! Кайчангыларны лыгырдый бит. (Ачкычларны атып бәрә.) Әнә, кадал! Хөрми (ачкычларны алып, алар белән уйнап). Кадал түгел, «Изге эшкә салават», — диләр, картлач. Сафа. Югал, юньсез! Хөрми. Оҗмах ачкычлары безнең кулда, хәзер китсәк тә була. (Китә.) Сафа. Тфү, җир бит! Кемгә охшап тугандыр. Гыймай (шакылдатып үтеп бара). Алма агачыннан ерак төшми инде ул. Сафа (кәефле). Әй. Гыймай абзый! Кил әле монда. Кил әле. кил! Г ы й м а й (шакылдатып килә). Нәрсә бар? Сафа. Ташла әле шул тукмагыңны. Кулыңа кистән ал. кистән. Бу нәрсә... Г ы й м а й. Мин бит бүре куарга бармыйм, кистән белән ни эшлим? Сафа. Кистән белән нишлиләрме? (Гыймайның башына сугып.) Бәрәләр. Менә шулай... Ха-ха-ха... Г ы й м а й. Миннән булмый. С а ф а. Өйрәнерсең. Бир әле шакмагыңны, аның урыны чүплек башы. (Китә.) Гы йм а й. Ходаем, бу минем башымны әллә нинди бәлаләргә урап бетермәсә ярый инде. Я, хода... Сафа (керә, кулында кистән) Мә, тот әле, Гыймай абзый! Курыкма. менә шулай бер генә бәр. (Сугып күрсәтә.) Бу заманда коралсыз ярамый. Г ы й м а й. Әй, миңа кем тисен. Бу чикмәнгә кызыксыннармы? Сафа. Ашыкма. Менә кызыл этләрне куып җибәрсәк, иске кама туным синеке. (Кесәсеннән акча алып.) Мә, монысы бүгенге уңышлар өчен. Кара аны. күз-колак бул. Бу тирәдә берәү дә чуалмасын. (Келәткә карап тора да мыегын сыпыргалап чыгып китә.) Гыймай (озатып кала). Ул тун мина эләкмәс шул. Бер дә җиңәргә охшамагансыз. (Каранып, ипләп кенә рәшәткәле тәрәзә янына килә, әкрен) Кызым, кызым! Син исәнме? Җа м ал (эчтән, калтыранган тавыш белән). Исән... Гыймай бабай, зинһар, мине тыңла. Г ы й м а н. Әйт, кызым. Җ а м а л. Минем сиңа зур гозерем бар. Зинһар, үтә! Гыймай (каранып). Сөйлә тизрәк, нәрсә? Җамал. Кәбир дигән егетне беләсеңме? Г ы й м а й (уйлап). Бер дә хәтерләмим. Кем ул? Кем малае? Җамал. Безнең комсомолец. Тау буе Гариф малае. Гыймай. Ә, белдем, белдем... Гарифҗанның теге заводларда, шахталарда йөргән зимагуры. Ут егет ул. Я, әйт! Җамал. Зинһар, шуларга барып әйт... Г ы й м а й. Юк. юк. кызым. Пусны ташлап беркая да китә алмыйм. Булмый. Җамал. Зинһар. Гыймай бабай, бик кирәк. Г ы й м а й. Анысын аңлыйм... Сафа белсә... Алла сакласын . (каранып.) Тсс... Кемдер йөри. Әсма (керә). Бу хәлләр дөресме, карт? Гыймай. Тсс... Әкрен! Бик вакытлы килеп життең. карчык. Сиңа баевой эш. карчык. Әсма. Нинди, нинди эш? Гыймай. Әмер. Күп сөйләшергә вакыт юк. Кил, колагыңны шунда куй. (Тәрәзә янына илып килә.) Кызым, сөйлә! Җамал. Әби жаным, хәзер үк тау буе Гарифжаннарга барып. Кәбиргә әйт: хәзер үк ат атланып Бөгелмә юлы буендагы түгәрәк имәнлеккә чапсын. Анда Бөгелмәдән килгән Кәбир отряды булырга тиеш. (Гыймайга.) Бабай, кешефәлән юкмы? Гыймай (тирә-якны күзәтә). Тынычлык, кызым. Җ а м а л. Әйтсен, таңны көтеп тормасыннар. Хәзер үк кузгалсыннар. Минем хәлне үзен аңлатырсың. Кем дип сорасалар. «Яулык» дисен. Онытма, «Яулык», аңладыңмы? Әсма (икеләнеп). Аңлавын аңладым... Гыймай (җитди). Икеләнеп торыр чак түгел, бу сиңа баянный эш Пунәтнеме? Бар. бар, карчык тизрәк атла, һәр минуты кадерле. Әсма. Син дә әйткәч, атасы, тагы да аңладым. Киттем генә. (Кызу гына чыгып китә.) Г ы й м а й. Менә шулай, карчык, малатчина. Булды, кызым. Димәк, килергә тиеш иделәр? Җамал. Әйе. Мин шуларны каршы алырга дип уйлаган идем. Менә бит ничек... (калтыранып.) Ах, салкын. Пальтом да анда калды. Тышка чыккан жиремнән эләктереп алдылар бит, кабахәтләр. Г ы й май. Карчык та китте. Нишләргә соң? (Уйланып.) Ә тукта, миңа чурт та булмас. (Чикмәнен сала. Карап.) Монда да шул кырык тишек. Кызым, мә! (Тәрәзәдән тыга.) Чикмән-чикмән булыр әле ул. Төренерсең. Тарг! Менә шулай. Вәт, мөртәтләр, нәрсә кыланалар бит. Артта Херминен җырлавы ишетелә. Тсс... Киләләр! Ары киткән, бире киткән Бнрск калалары. Комсомолга язылалар Ырисган балалары. Гыймай. Ай. бүре бугаз. Үз башыңа улагыры. Хөрми (керә, кызмача). һа. Гыймай бабай, тешләр тешкә тимиме? Гыймай. Мина ни... Түзәргә була. Тик менә бу бала кызганыч. Иртәгә кадәр катып үлүе бар. Хөрми. Үлсә соң, барыбер үләсе. Бер комсомол чукынганнан ч\рт та булмас. (Ачкычлар чыгара) Әзрәк кетекләсәң жылына ул. Мин аны... (Келәткә килә башлый.) Г ы й м а й. Тукта! Кая барасын? Хөрми (Гыймайга якын килә). Син. картлач, тик кенә тор, мин үзем беләм. Әзрәк ни... кети-кети... Г ы й м а й. Кит, оятсыз! Кыз баланы мыскыл итәргә уйлыйсыңмы? Хәзер разбуй салам. Хөрми (пычак күрсәтә). Менә моны күрәсеңме? Телеңне кисәрмен. (Керә башлый ) Гыймай (аркылы төшә). Якын киләсе булма. Менә бу кистәнне атаң тикмәгә тоттырмады. X ө р м и (ачулы). Юлыма аркылы торма. Бер-ике сәгатьтән барыбер җәһәннәмгә... Г ы й м а й. Я. хода. Ул бит яна шытып килә торган чәчкә генә лабаса. __ X ө р м и. Менә шуна күрә чәчкә көе су төбендә әрәм булмасын. (Кузгала.) Г ы й м а й. Кит-кит, якын килмә! Атана әйтәм. Хө р м и. Ул мина ачкычларны үзе бирде. Кит, буталма! Гыймай. (Кычкыра). Әй, кайсыгыз... X ө р м и (аның авызын каплый, бер читкә өстерәп алып китеп, эченә бик каты тибә. Гыймай тәгәрәп китә, һушсыз ята. Хөрми келәткә керә. Сөйләшүләр ишетелә). Нихәл, тутый кош? Җамал. Кит, кабахәт, якын киләсе булма! Хөрми. Юләрләнмә. Әп итәм генә. Җамал. Кит! X ө р м и. Китмәсәм нәрсә? Җамал. Бугазыңны чәйнәрмен. Хөрми. Тешең үтмәс. Җамал. Кагылма! (Кычкыра.) Гыймай бабай! Гыймай ыңгыраша, тора алмый, келәткә таба ш>ыша. Җамал йөгереп келәттән чыга. Хөрмн аны эләктереп ала, кочаклый. Җамал аның кулын тешли. Хөрми. Ох, әле син шулаймы? Кешене тере килеш ашыйсыңмы? (Пычак белән кадый.) Мә. алайса! Җамал. Аһ., (җиргә ава.) Гыймай (КӨЧ-ХӘЛ белән тора). Ах, имансыз икәнсең. Хөрмн каушап шашып кала. Ат тоягы тавышлары. Ашыгып Кәбир керә. Кәбир. Кайда, кайда ул минем Җамалым? Хөрмн качарга тели. Г ы й м а й. Тот, ют аны! Ул аны... К ә б и р. Стой! Атам! (Ата.) Г ы й м а й. Мәчтер икәнсең. Җәһәннәм аңа... К ә б и р. Кая ул? Гыймай (караңгылыкта яткан Җамалны күрсәтә) Әнә ул. бичара... Кәбир (Җамал янына килә, аны күтәреп ала). Җамал! Җамал бәгырем, нәрсә булды сиңа? Ни эшләттеләр сине? (Карап.) Ах. кадаганнар. (Җайлап яткыра.) Җамал, Җамал, бу мин — Кәбир. Бер генә ач күзеңне... Җамал (авыр ыңгырашып). Кәбир... Кәбир җаным, синме... Кәбир. Мин. мин, Җамал... Җамал (авыр, хәлсез). Соңгарак калдың шууу-ул... Онытма, үч ал . (Үлә.) Кәбир. Җамал. Җамал! Ник йомдың күзеңне5 Җамал... (Гәүдәсенә башын куя.) Аерылышуыбыз шушы микәнни? Бабай, үлде бит, үлде... Гыймай (чүгәләп дога кыла). Урыны оҗмахта булсын. Артта ат тоягы тавышлары. Кызылармеец керә. Кызылармеец. Иптәш командир, отряд килеп җитте. Сезнең әмерне көтәбез. Кәбир (башын күтәрә). Тсс... (Аңына килеп.) Әмер? Ә, әйе. әйе.. Үч алырга. Кодаш ягындагы отряд белән кушылганчы, камап алырга. Кулак Сафаны тере килеш... Үтәгез, мин хәзер! (Кызылармеец китә.) Бабай! Хәзергә Җамалны кая булса да... Гыймай (келәтне күрсәтә). Шушыннан да тыныч урын булмас. К ә б и р (кесәсеннән чиккән яулык алып. Җамалның битенә каплый ) Бу синен соңгы бүләгең иде. Безнең паролебез — «яулык». Хуш. дустым. Безгә яна тормышта кавышу насыйп булмаган икән. (Келәткә алып кереп китә Чыга.) Кабахәтләр! Менә бит алар беренче чәчәкләрне ничек таптыйлар. Бабай, син күз-колак бул. Мин килермен. Мин аның өчен дә үч алырмын. (Ашыгып чыгып китә.) Отряд, минем арттан! Гыймай. Хәерле булсын (Каранып) Чү. кемдер килә. Палас бөркәнгән димме? Әйе шул. Бай бит бу. Кача... (Кистәнен ала.) Сафа кача-кача килеп чыга. Палас бөркәнгән Почмактан Гыймай кистәне белән бик нык итеп суга, Сафа егыла. Сафа. Аһ. белмичәрәк суктың... Г ы й м а й. Белеп, бик белеп, баем. Син миңа ничәмә тапкырлар суктың, мин бер генә... Сафа. Харап иттең... (Үлә.) Г ыймай. Тере килеш алырга дигәннәр иде дә, үтереп харап иттем шул. Арттан шау-шу ишетелә. Янгын башлана. Әсма (йөгереп керә). Карт, янабыз. Байның өе яна. Г ы й м а й. Янсын, янсын, минем янар нәрсәм юк. Очкыннан ялкын туа дип тикмәгә әйтмәгән икән мәрхүмә Җамал. Ә син малатчина икәнсең, карчык, булдырдың. (Аркасыннан сөя.) Яшын көчәя. Ату тавышлары. Шау шу. Пәрдә.