Туган ягым- яшел бишек
1 ill выл тегүчеләрепен ул вакыттагы гадәтләре буенча, без өй борынча йөреп тегә идек. Бер йортта эшне бетерәбез дә икенчесенә күчәбез. Кайсында бер кич куныла, кайсында икене, өчне Эшнен бетүенә карап. Ул елларда Ямаширмә бүтән авылларга караганда бик зур да. баерак та иде. Анда калай түбәле таш кибетләр дә бар. тау башында Бәшир байның көне-төне пар белән эшли торган бик шәп тегермәне пүкелдәп утыра. Намаз вакыты життеме. мәзиннәр өч мәчетнең манарасыннан азан кычкыралар. Ирләре Казанда эшләп акча таба, кызлары. киленнәре кышларын байларга читек кайыйлар. Иш янына куш, дигәндәй, казгана торгач, чәй-шикәргә дә ярап куя, өс-башка әмәлләргә дә кала. Ямаширмәнен хәллерәк кызлары белән яшьрәк киленнәре кием-салымның яхшысын, яңача теккәнен килеләр. Бишмәт булса, син аларга «бикламат» дип аталганын, озын итәклесеи. нечкә биллесен тегеп бир. Аннан да бигрәк яшел, я зәңгәр плүштән жикит тектерергә бик һәвәс иделәр. Биле нечкә, җиң очлары тар булсын, иңбашлары бөрмәләиеп, күпереп торсын— Сафа абый, килеп керүгә, эшне үлчәү алудан башлый. Мин машинаны майлап-жайлап куям, кирәк икән, үтүк кыздырып алам, шүре ясыйм. Әмма кулларым аз-маз гына эштән бушауга, минем янга яшьтәшләрем килеп җитә дә без алар белән тәрәзә төбендә бер-беребезгә я пәке, я карандашлар, каләмнәр күрсәтеп, әйбер алмаша, пышылдаша башлыйбыз. Тик мондый рәхәт бик кыска гомерле була иде. Тегүченең калын кашлары астындагы соргылт күзләре бөтенесен күреп торалар икән. Ул мина шундчк күзе белән генә урыныма килеп утырырга куша. * Дәвамы. Башы 5, 6, 7 саннарда. А Тегүче буласың киләме синең, килмиме, анысын синнән сорамыйлар Инде алып чыкканнар икән, рәхмәтеңне әйтеп, эшли бир Әрәм тамак булып тик утырма, авызыңа чәйнәп салганны да көтмә’ Тик шулай ла бик ансат кына мин дә шундый шәп тегүче булып китәрмен дип нәфесеңне сузма. Тот капчыгыңны! Аңарчы әле синең бөкрең чыгар, тез башларың сөялләнеп катар, төннәрне йокысыз уздырып, күзләрең чепиләнер. Иң кыены останың аз сүзлелеге иде. Көннәр буе авызыннан сүз чыкмый, көлми, елмаймый, күрсәтеп тә бирми. Үзең күр, үзең өйрән' Кайвакыт шулай бик озак сүзсез утыра торгач, кечкенә яктан хуҗа хатын бик гаҗәпләнеп, башын сузып карый — Бәлеш, үлеп беттегезме әллә дисәм, юк икән! Кара, исән-сау икәнсез ләбаса! Менә бер заман кичке чәйне дә эчәсең, авыл халкы акрынлап йокыга тала башлый. Иң элек синең ише унбер-унике яшьлек бала-чага күренмәс була. Бераздан су эчәргә дип кузгалганда, я кечкенә якка кереп үтүк кыздырганда аларның я мич башында, я кечкенә як сәкесендә борыннарын сызгыртып, йоклап ятуларын күрәсең. Алардансоң берән-сәрән олылар да югала. Тора-бара бөтен өйдә без икәү генә калабыз. Минем эшем күптән үк беткән. Йокыга түзә алмыйча, сыгылып-сы- гылып төшә башлавым да әллә кайчан. Әмма барыбер ятарга ярамый. Кайдадыр беренче әтәч тә кычкырды. Ана кушылып Ямаширмәнең бүтән әтәчләре дә бер мәлне бөтен авылны шаулатып алдылар. Без әле һаман утырабыз. Лампаның керосины азаеп, уты да саргайды Карт бабай, бер кат йокысын туйдырып, һавага да чыгып керде. — һи. әле һаман ят.мыйсызмени? — диде бабай. — Ярты төн әллә кайчан узды бит инде. Оста йокы баскан күзләре белән, берни аңламастан, бабайга карап кала. Аның юньләп тавышы да чыкмый, ул пышылдый гына — Аз гына, берәр җөй... Әмма ул машинага килеп утыруга, башы, күтәрә алмаслык авыр әйбердәй, кинәт салынып төшә дә. маңгае кәтүк кадагына килеп бәрелә. Ләкин ул барыбер ятмый. Хәзер теккәннәрне иртәгә иртә белән сүтеп ташларга кирәк булачагын да белә. Шулай да һаман утыра йокыдан тәмам исерешкән хәлдә шулай алмаш-тилмәш ава-түнә утырганда, кайбер кичләрне, кече яктан, чәчен төзәткәләп, мәрхәмәтле берәр карчык, я үзсүзле берәр җиңги килеп чыкса: — Әтекәй генәм! Карале боларны! — ди.—«Дөнья малы, дуңгыз каны» дигән олылар. Мал артыннан шулкадәр куармы кеше! Баланы азаплап! Ят, улым, менә сиңа урын! Мин шуннан соң гына барып түнәм. IV Беренче көннәр бик тә авыр узды. Эшнең җаен белмисең, куллар күнекмәгән, ялгыш чәнчеп җибәрәсең дә бармактан кан, күздән яшь чыга. Каеры тун яисә чикмән тегәргә туры килгәндә кичкә таба бармакларыңны кая куярга белмисең. Төймә тагу нәрсә генә инде! Киемнең эше бетәр алдыннан, бик тырышып бишмәтнең төймәләрен тагасың. Инде югыйсә авызың да пешкәне бар. Акбур белән ясаган билгедән кәгазь калынлыгы гына да читкә тагылмады, җепләрең бөтенесе дә бер генә якка сузылып тора. Төеннәрең шайтан үзе таба алмаслык итеп эчкә ишерелгән. Шулай да бишмәтне остага сузганда өметеңне барыбер өзәсең. Ник дисәң, ул. юньләп карап та тирмастан, биш төймәнең бишесен дә кисеп алдыра. Синең бу хурлыгыңны хуҗалар да күреп торалар, аның балалары да Кызарасың. Кая керергә белмисең. Кулыңнан бернинди эш килми торган шундый уңмаган малай булып тууың өчен үләрдәй булып хурланасың. Эңгермеңгер чагында капка төбенә чыгып үзебезнең авыл ягына күз салганда, башка төрле-төрле «батыр» уйлар да килеп куя: — «Әгәр кайтып китсәм? Кайтасың да әйтәсең: «Булмый, кирәкми! Яратмыйм бу эшне, кулым бармый!» — дисең. «Урман кисәм, олауга йөрим. Корткачык ягына таш чыгарырга китәм, тик, зинһар, тегүче генә итмәгез, кирәкми!» Әмма болар һәммәсе дә коры гайрәтләнү генә булып кала. Анысын үзем үк белеп торам. Урман кисәргә, я таш чыгарырга бот буе малайны кем алсын? Авыл читендәге пар тегермәне дә, күккә төтен алкалары чөеп: «Юк-юк, юкюк!» — дип утыра. Тагын әти күз алдыма килә. Авыру, йончыган... Шулай бер атна да узды, ике атна да. өченчесе дә. Мин акрынлап бу хәлгә күнегә башладым. Ул арада ишеткән-белгән дә искә төшә: тегүчеләрнең бүтәннәре яңакка да салып җибәрә икән, ачуын китерсәң, куып та чыгара икән... Күрәсең, малайлык горурлыгы да уянгандыр. Әнә синең яшьтәшләрең борыннарын мышкылдатып карап утырудан, теш казналарын уйна1 тудан башка пычагым да белмиләр. Ә син инде, кечкенә генә булса да. тегүче кисәге! Син хәзер энә тота беләсең, аяк машинасын келтерәткән буласың, эчлек сырасың, төймә тагасың. Кайчагында синең үзенчә бик матурлаган булып, кыеклатып бишмәт эчен сыруыңны карап торучы берәр апай: — Кара бу малайны! Тәки булдыра икән бит! — дип тә җибәрсә, тагын сиңа ни кирәк?! Менә озакламый бер ае бетә дә инде, аннан соң өч ай гына кала. Сабан туена тәгаен кайтырбыз. Әти Сафа абыйдан беренче чәй янында ук сорар: — Я, берәр эш киләме бу малайның кулыннан? Әллә килмиме? Бик җебегән нәрсә булып чыктымы? Безнең әти телендә мондыйлар иң хурлыклы, үтергеч сүзләр булып ишетелә. Юк! Минем һич кенә дә җебегән, уңмаган малай буласым килми. Юк! Мин андыйны ишетмәм! Аннары болай да була иде. Эшеңне кире сүттергәнгә гарьләнеп борын тартып утыруыңны, яисә эңгермеңгер вакытта, урамга чыгып. Яка Сала ягына карап моңаеп торуыңны беркем дә күрмәде шикелле. Син кемгә кирәк? Ләкин озак та үтми, хуҗа апаның үз анаң шикелле үк рәхимле һәм шәфкатьле кеше булуына игътибар итә башлыйсың. Ул сиңа табын янында ризыкның иң тәмлесен куя. — Оялып утырма, улым, аша әле, аша!—ди.—Синен үсә торган чагың, куп ител аша! Ул сиңа урынны йомшак итеп җәя, юрганыңны япкан булып, үзенә дә артык сиздермичә, анаң кулы шикелле йомшак куллары белән арканны сыпырып уза. Андый яхшы күңелле, бала җанлы апалар һәммәсе дә бер кыяфәт- тәрәк күренәләр иде. Йөзләре талчыккан, шулай да ягымлы, күзләре сине якын итеп, мәхәббәт белән, көлемсерәп карыйлар. Әйтерсең, синең күңелең булсын өчен, алар әллә ниләр эшләргә дә әзер. Өс-башлары да бер чамалырак: гади генә ситсы күлмәк, алларында эре чәчәкле алъяпкыч, башларында артка чөеп бәйләгән гади генә яулык. Тора-бара мин инде һәр яна йортка күчкән саен, барып керүгә, иң элек хуҗа хатынның йөзенә карый торган булдым. Шундыймы, түгелме?.. V Ул кешенең йорты йомры атау ягында т , мәчет тирәсендә и ле. Капкасы кызыл белән зәңгәрне аралаштырып, ничектер бик сәер төскә буялган. Өйләре биек, кара-каршы итеп салганнар. Чибәр киенгән яшь кенә бер апай безне ачык чырай белән каршы алып, туптуры ак өенә алып керле. — Шушында эшләрсез. Монда иркенрәк тә, яктырак та булыр. Үзе өйдә күп тормый, тавар артыннан йөри, — диде. Мондый матур, мондый бай йортны моңарчы һич күргәнем юк иле. Тәрәзә өсләрендә утлы-яшелле көмеш шарлар асылынып тора. Мичләре нәкъ чынаяк төсле, зәңгәр чәчәкләр төшергән. Стеналарында бармак калынлыгы кыйммәтле көзгеләр, кара пыялага алтын белән искиткеч матур итеп язылган шәмаилләр, ефәккә чигелгән Мәккә-Мәди- нә сурәте. Идәннәре сап-сары. ана йомшак келәм жәелгәи. Өстәл өстендә, зур торбасын сузып, граммофон утыра. Тагын әллә ниләр! Миңа болар һәммәсе дә бик ошап китте. Безнең авыл малайларыннан кем торып караган мондый бай өйдә? Зур үсеп, акчаны күп эшли башлагач, мин дә өемә нәкъ шундый матур әйберләр алырга булдым. Шулар турында хыялланып, күтәренке кәеф белән өйгә хат язарга утырдым. Хатның башын әллә кайчан ук уйлап куйган идем: — «Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы әти белән газиз әнигә безки Ямаширмә Карияләрендә сезне бер күрергә зар-интизар улып йөртүче угылыныз Гомәр сезгә сагынып, саргаеп бик күп сәламнәремне ирсал вә тәблигъ әйләдем 2 ...». Тик шунда мин хат язып утырган өстәл астыннан кечкенә балалар тавышы белән көлеп җибәрделәр: — Иһи-һи-һи! Карасам, өстәл астындагы читлектән миңа тары ярмасы тикле күзләре белән текәлеп мысыр күгәрченнәре карап тора. Үзләре парлы икән. Төсләре ак та, сары да түгел, ниндидер аксыл коңгырт. Аннары алар, киштәләрендә утырган килеш, кызыл томшыклары белән каурыйларын тазартырга тотындылар. Ул да түгел, идәнгә очып төштеләр дә кызыл читекле аяклары белән, яшь киленнәр шикелле, купшы гына атлап, су эчәргә барган булдылар, «тек-тек> иттереп, текелдәтеп ярма чүпли башладылар. Хуҗа хатын ишек янында туктап калды: — Сипа бик ошадылар, ахрысы, энем! Әллә үзегезнең дә күгәрченнәрегез бармы? — Үзебездә юк юклыкка! Латифа түтиләрдә бар. Әни әйтә, безнең өйдә асрап булмый, ди. Безнең әти пыялачы бит, бик шакылдый. Теге апай миңа нигәдер кызганыбрак караган кебек күренде. — Алай атаң да акча эшләгәч, иген дә чәчкәч, ннчек сине болай малайлыкка бирәсе иттеләр сон? Аның белән сөйләшүе бик рәхәт иде. Шулай да, никадәр генә эчкерсез булырга теләсәм дә, мин ана тормышның авырлыгы турында берни дә әйтмәдем, әти белән әнине кимсетермен кебек тоелды. — Шулай инде. — дидем. — Берәр эшкә өйрәнергә кирәк бит. Минем җирем юк бит. Соңрак туып, иманага керми калганмын. Әти әйтә, һөнәргә өйрәнмичә ярамый, ди. — Синен яшеңдә мәдрәсәгә йөрергә кирәк иде дә бит... — Мин укыдым инде, апай, бер кыш мәзиндә, өч кыш мәдрәсәдә. Хаг та яза беләм, китап та укыйм. — Аннары бик тиз чыгып китмәгәе дип тагын сүз куштым — Безнең Латифа түти әйтә, мысыр күгәрченнәрен сатарга ярамый, аны бүг ләк итеп кенә бирәләр, дн. 1 ЯмяшИрмәнен бер тирәсен тай атыйлар. : Ирсал в.» тәблнгъ әйләдем — җибәрдем, күндердем. — Шулаймени? Кара син әй! Боларны да безгә Казандагы апабыз бүләк иткән иде. Бу апайның минем белән ихлас күңелдән сөйләшүе мине бөтенләй эретеп җибәрде. Сизеп торам, аның эше дә күптер, шулай да чыгып китми. Әллә берәр җирдә. кайда да булса еракта, минем тиклерәк эне* се бармы икән? Әллә бик бала җанлы кешеме? Әллә үз баласы булмаганга юксынып шулай сөйләшәсе киләме? — Безнең Латифа түтинең күгәрченнәре чәч тараганны күрсәләр, кычкырып көләләр. Сезнең дә көләләрме? Апаем, ялтырап торган кара чәчен уч кырые белән генә ике якка сыпырып, басынкы гына көлде. — Кара, кызык нәрсәләр беләсең икән син! Безнекеләр дә көләләр... Күңелләре көр булса! Каяле!.. Ул күгәрченнәр каршысына чүгәләде дә яулыгын артка чөеп, чәчен тараган сыман юри генә ия-ия башын сыйпарга тотынды. Күгәрченнәр башта, бик гаҗәпкә калган сыман, алмаш-тилмәш муеннарын сузып( тары бөртеге хәтле генә кызыл мәрҗәннәре белән текәлеп тордылар. Ул да түгел, бу кәмиткә түзә алмыйча, кечкенә балалар тавышы белән көлеп тә җибәрделәр: — Иһи-һи. Иһи-һи! Читлектә күгәрченнәр көлә, алар каршысында, бик рәхәтләнеп, ихлас күңелдән, апай көлә, чырык-чырык мин көләм. — Бик тә моңлы итеп гөрләшәләр алар. Бигрәк тә таң алдыннан... Менә шул чакларны йөрәкләрем өзелеп-өзелеп китә, күзләремә яшьләр килә. Беләсеңме... Тик шунда хуҗа хлтын. сүзен бүлдереп, кинәт сикереп торды да атылыпбәрелеп чыгып та китте. Ишек алдында чана табаннары чажылдаганы ишетелде. Озак та үтмәде, өйгә зур бүре толып кигән юан бер кеше кайтып керде. Хатынын почмак якка кертте дә каты пышылдап аның «арт сабагын» укытырга тотынды: — Нишләп монда, ә?!. Кем рөхсәт итте? Кем? — дим мин сиңа!.. Тагын бераздан без аш өенә күчкән идек инде. Теге апай безгә таба карамаска тырыша башлады. Күгәрченнәр гөрләгәнне дә ишек ачканда, я өй алдына чыкканда гына ишеткәләдек. Кичке ашны ашап бетереп кенә торабыз. Хуҗабыз, күлмәк эченә мендәр кыстыргандай, шактый ук күперенке булып бүлтәеп чыккан йомры корсагын сыйпаштырып, уфылдап утыра. Авыз суларын китереп — Их. алма булса икән хәзер, алма!—ди.— Я әчерәк кенә җимеш суы. Тик алмага җитми инде. Их. алма!.. Үзе бу сүзләрне әйткән саен табын янына тегесен-монысын китереп йөрүче матур хатынына да елмаеп кына карап ала. Бу кешенең кыш уртасында алма өмет итеп утыруына артык исем китмәде. Азмыни бер тамагын тыя алмыйча әллә нәрсәләргә нәфес салучы комсыз бәндәләр! Мине барыннан да бигрәк бу кешенең бите кып-кызыл. корсагы дәү булуы сәерсендерде. Безнең авылда йөкле хатыннардан башка юан корсаклы бер кеше дә күрә алмыйсың. Хәтта кибетче Чтапан да юан түгел. Күрәсең, безнең Яңа Саланың корсак симертерлек чамасы булмагандыр. Бу кибетчегә бирән зәхмәте эләкмәдеме икән? Бераздан хатыны табынга алма китереп куймасынмы! Ниидиләр генә әле! һәммәсе кызыллар, әле генә агачыннан өзеп алган шикелле ялтырап торалар. — Үзебезнең кибеттә бар иде. Авыз итәрлек кенә калган икән әле,— ди.— Менә, аз булса да кабыгыз. Хужа кулларын читкә сузып кына, янәсе, безгә күрсәтмичә генә, узып барышлый хатынының йомшак җиренә сугып алырга да өлгерде, күз дә кысты. Хуҗа алмаларны буташтырды, маташтырды да берсен шартлатып ашый да башлады — Алыгыз, ал! Я, нигә кыстатырга!—ди торгач, Сафа абын да берсенә сузылды. Башын чайкый-чайкый бик озак әйләндергәләп торганнан сон, ул да җитеште. Үзем бер кечкенә китапчыкны актарган булам, әмма алмадан һич күзне алып булмый гына бит. Эшләр болайга таба борылгач, мин табыннан вакытыннан элек читкәрәк тайпылуыма үкенә башладым. Алмадан да авыз итәсе килә, яңадан табынга килеп утырырга да кыюлык житми. Безне бала чактан ук табынга рөхсәтсез тыгылмаска өйрәткәннәр иде. Андый ризыкларны безгә олылар үзләре алып бирә торганнар иде. Кибетче үзе бертуктаусыз сөйләнә, үзе авызын чәпел- дәтеп һаман ашый, тастымалы белән авыз кырыйларын сөртеп ала. Шул арада Ямаширмә баеның аны Казандагы йортында кыш көне шәфталу дигән җимеш һәм Бохар кавыны белән сыйлавын сөйләргә кереште. Имештер, аларны байның Бохардагы хезмәтчеләре һәркаисын аерым-аерым ап-ак мамыкка төреп, шул хәтле җирдән кулларында гына тотып китергәннәр. Аннары ара-тирә минем якка күз салгалап, пышылдый төшеп, күп \рыниарында серле генә ымлап, бер байның әллә ничәнче яшь хатыны турында сөйләп китте. Берсе дә калмады. килеп кергәч, читеген ничек салдыруы да. соңыннан ничек булуы да. Шулай кызып сөйләгән килешкә актык алманы да сузылып алды. Ул кичне мин бик озак йоклый алмыйча яттым. Төн буе төшемдә алма белән саташып чыктым. Көз көне, имеш. Күрше Габдулла абзый авылларга чыгар алдыннан арбасына алма төяп маташа. Аның кабык әрҗәсендәге алмалар шундый матур булып тезелешеп яталар, безнең авызлардан су килә. Габдулла абзый безне әрҗә яныннан куып йөри; — Күзегезне акайтып карамагыз, күз тидерерсез!—ди, имеш.— Патша хәзрәтләренең эче авыртыр Ана дигән алма бит ул! — Йөгереп килә дә шап итеп әрҗәләрнең өстен үк ябып куя.— Исе дә әрәм булмасын, нее дә! Әпеч булыр бу, әнеч, белдегезме шуны!.. Иртә белән битемә салкыича бер нәрсә бәрелүгә уянып киттем. Капшап карасам, алма! Минем йодрыгымнан зуррак, исе дә төштәге алма исенә охшаган. Авыздан сулар килә башлады Ләкин... бит юганда мин аны ләгәнгә ташладым. Моны күреп хуҗа хатынының күзләре шакмак булды. — Нәрсә кыланган буласың, малай актыгы! — дип пышылдады. — Тешемне сызлатыр дип курыктым. — Тәкәббер син, тискәре! Шундый кире малайны кызганган мин юләр! Бу яхшы күңелле апайның кәефен бозуыма бик борчылдым Алмадан баш тарту да бик авыр булды. Әмма соңыннан мин үземдә горурлык сиздем, үземне ныграк ярата башладым. Мин инде хәзер ул әшәке әйберләр лыкылдаучы юан корсакка, малай гына булсам да, өстәнрәк торып карарга хакым бар кебек хис итә идем. Әмма аның хатынына, кире малай дип ачуланса да, соңыннан кырын карап йөрсә дә. бер генә дә үпкәли алмадым. Минемчә, бу кап корсакка ул бөтенләй пар түгел, ул апа әрәм иде. Үзе япь-яшь. үзе чибәр, үзе шундый ягымлы! Пигә шундый әшәке кеше белән тора икән ул? Бу минем һич башыма сыймын иде Әле җитмәсә, тегесе узган- барганда төрткәләп, шапылдаткалап калса, шуңа һич ачуланмый, киресенчә, авызын гына ера. Мин бер җае килгәндә шушы уемны шыпырт кына аның үзенә дә енздермәкче булып йөрдем Әйе. шундый әйбәт башы белән нигә аннан мыскыл иттерә, кимсеттерә ул? Ярый әле, җае чыкмады . VI Менә тагын читекчеләр, безнең шикелле «энә белән кое казучылар». Читекче кызлар булган йортка керүне мин зарыгып көтә идем. Бәлки, алар мина апаемны хәтерләткәннәрдер? Бәлки, аларның шушы нечкә һәм пөхтә эшләре, шулай матур да, затлы да итеп чигә белүләре кызыктыргандыр? Тәбәнәк кенә урындык белән тәрәзә каршысына килеп утыралар да, кечерәк кенә калыпларын тезләре өстенә яткызып, кайый бирәләр. Яннарындагы бәләкәй әрҗәләрендә — зәңгәр, яшел, кызыл, алсу, биш- ни, миләүшә төсле нәни күн кисәкләре. Алар һәммәсе дә нинди дә булса яфракка, я чәчәкләргә охшаганнар. Әйтерсең, бу кызлар болыннардан, урманнардан яфрак белән чәчәкләрнең матурларын җыеп кайтканнар да хәзер менә шуны читек итеп кайыйлар. Җитез бармаклары бөгелеп тә сыгылып уйнаклап кына тора, көмеш балдаклары белән энәләре елтыр-елтыр килә. Бераз юаныбрак яңадан күз салсаң, әлеге шул төрле төстәге яфрак белән чәчәкләр я чигүле читек йөзе, я куныч кыяфәтенә кергән була. Аулак өйләрдә кызлар бергә җыелып чигәләр. Олы-кары булмаганда, читекләрен кайый-кайый, йөрәкләрне уйдырырдай итеп җырлап җибәрәләр. Шулардан берсе кара тут йөзле, яшьрәк кенә, чандыр гына Мазлу- ма исемле кыз иде. Ул күрше Урмат авылында туып-үскән дә, ата- анасы үлгәч, монда, җизнәсендә, яши икән. Анысын да беләм: кызыл сакаллы, теленә салынучан бер бәндә. Мин Мазлуманыи әйләнә-тирәсендә тегеләй-болай әйләнгәләп, уз- гандабарганда сүз әйткәләп йөрдем. Нигәдер ул бер генә дә башын күтәрми, бернигә дә исе китмәгән кебек иде. Нишләп алай икән? Ятимә булгангамы? Сафа абый озаккарак чыгып киткәндә, батырланып шуңа сүз куштым: — Апай, бер җыру җырлачы, ә? Ул миңа күзен генә сирпеп алды да бер сүз дә әйтмәстән чигә бирде. Мин яныннан китмичә, тегеләй-болай этенеп-төртенеп торгач, тагын күтәрелеп карады. — Авылыңны сагындың мәллә? — Юк та... Минем дә апаем бар бит. — Ә... — Бездә читек кайымыйлар, чигү чигәләр. Минем апай да чигү чигә,— Сөйләшергә бер кеше булуга, сүз дә ипле генә ялганып китүенә куанып, мин аңа апай бүләк иткән чигүле яулыкны да күрсәттем.— Менә шулай итеп... Читекче кыз минем яулыкның почмакларындагы канәфер чәчәкләрен әйләндерә-әйләндерә бик җентекләп караганнан соң, аны сыйпап куйды. — Апаең матур чигә икән. Үзе дә матурмы? — Матур иде дә. Китте инде апай. Кияүгә бирдек бит инде. — Үзе теләгән егетенәме? Мин ничек булганны сөйләп биргәч, Мазлума калыбына кадәр иелеп: — Шул инде бездә,— диде. Шулай байтак кына сүзсез утырганнан сон, ул миңа тагын күтәрелеп карады: — Безнең читекчеләр менә мондыйны җырлыйлар: Палузур читекләр эчендә Ефәк аяк чуы бар; Ул әйттерде, мин йөрмәдем, ~~ Миндә шул ачуы бар... — Монысы болай, шаяртып кына Шулай да минем анын яныннан китәсем килми иде. — Ниндиен җырлыйм икән сон? — Үзең яратканны. Читекче апай тамагын кырып алды. Менә өй эчендә аның басынкы моны тибрәнә башлады. һай. кар ява. кар ява. Бу йөрәгем ннк яна? Бу йөрәгем «сөй» дип яна. Сөйгәнем ятка кала. Бер үк вакытта ничектер бик рәхәт тә. монсу да булып китте Җыр тынганнан соң да анын моны өй эчендә һаман акрын гына тибрәнеп юрадыр, читекче кыз аны үзе дә тыңлыйдыр кебек Хәзер берәрсе килеп керсә, җыр моңы эленеп торган бу ягымлы, кадерле тынлык бозылып әрәм булыр иде шикелле тоелды. Җырның сүзләре соңыннан гына искә төште. Бу апай да үзен бә- хетсезгә саный микәнни? Кара кашлары, салават күпере шикелле, дугайланып менгән, калын чәч толымнары авыр булып идәнгә кадәр асылынып торалар. Шундый яшь. шундый матур Менә дигән чибәр егеткә кияүгә чыга ала бит' Ул ничек бәхетсез булсын икән? Әллә югыйсә сөйгән егете ташлап китте микән? Әллә жизнәсе сөймәгән кешесенә көчләп кияүгә бнрмәкче буламы? Шуңа сәерсенеп утырганда, капкада бер карчык күренде. Мазлу.ма эшеннән туктап сикереп торды. — Әнә минем башымны ашарга йөрүче убырлы! .Ходаем! Ичмасам. качып та өлгерә алмадым! Ул арада карчык кереп тә җитте Авызын ачып беренче сүзен әйтүгә. мин имәнеп киттем Аның кап-карага буялган тешләре әллә ничек, караңгы төпсез чокырдай, бик ямьсез булып күңелгә шом салалар иде. Карчыкның сүзләреннән шул аңлашылды: ул Мазлуманы Төркстан ягына китәргә димли икән. Юлына да. ашарына да андагы байлар алдан ук акча җибәргәннәр. Тик утырасы ла китәсе. Барын җиткәч, кием- салым. ашау-эчү — Һәммәсе байдан. Курчак шикелле киенеп, монда булмаган җәннәт җимешләре генә ашап торачаклар Карчык, Мазлумага иелә төшеп, юмакай тавышы белән шуларны көйли иде. — . Иптәшләрен һәммәсе дә әзер инде, кызым. «Кайчан китәбез инде, әбекәй, кайчан мондагы җәһәннәмнән котылабыз, кайчан андагы багбостаннарга барып җитәбез»,— диләр. Читекче кыз. еларга җитешеп, каршы әйтергә тотынды — Бармыйм мин анда, китмим әллә канларга! Авылыма кайтам, туган авылыма! ’ _ Җнзнән җибәрә бит. кызым, акчасын да алды Шунда Сафа абын кайтып керде дә мин бу сатулашуның ни белән бетүен белмичә калдым. Әмма Мазлуманың монлы җыры белән: «Бармыйм, авылыма кайтам», дип инәлүе һаман колак төбендә яңгырап торды. Биш йөзгә якын йорты булган мондый зур авылда ниләр генә очратмассың' Әллә ниләр күрәсең, чәчләреңне үрә торгызырлык әллә нинди куркыныч хәлләр турында ишетәсең. Андыйларны, гадәттә, безнең янга кич утырырга килүчеләр сөйли иде. Кайбер кичне андый «кунаклар» дүрт-бишкә үк тула. Аларның кайсы ян сәкегә утыра, урын җитмәгәннәре, аркаларын стенага терәп, идәнгә чүгәли. Без эшлибез, алар аю биеткәнне карагандай, кызыксынып, шуның өстенә бераз көлемсерәп, тын гына карап утыралар. Кәмит ич! Зуп-зур ир кеше түр башында, сакалын сәлпәйтеп, уймаклар киеп, инәләр саплап, хатын-кыз эше белән вакланып утыра. Кайбер шаянрагы бу уңай белән теленә салынып та ала: — Казыйсызмы коены? Сафа абый озак еллар шулай йөри торгач, андыйларны күп ишеткән инде, күрәсең, һич исе китми. Башын күтәрмичә генә: — Сезне кызганып килүем,— ди.— Мин булмасам, сез бичараларны кем киендерер? Сез бит төймәгез өзелсә, аны да тага белмисез. Тора-бара ничектер үзепнән-үзе телләре ачылып китә дә төрле күргәнбелгәнне, баштан узган хәлләрне, булырдай һәм булмастайларны сөйләп китәләр. Әмма сүз күбесенчә ничек баю тирәсендәрәк әйләнә иде. Казанның фәлән бае яшь чагында гидай хәерче булган. Шул ничек баеп киткән дисез? Юлда почтаның тулы ук итеп акча тутырган күн капчыгын тапкан. Фәлән бай караклар белән казна баскан да, аларның башларына җитеп, бөтен малны үзе йоткан. Кич утырырга йөрүчеләр арасында түгәрәк сипкел битле, кызыл сакаллы Мазлума жнзнәсе дә бар Ул бер генә кичне дә килмичә калмый, ин алдан килеп, иң соңыннан китә, әле җитмәсә, көндезләрен дә яртышар көн утырып чыккалый торган иде Мин бу кешене исемен ишетүгә үк яратмый башладым Мазлуманы шул бәхетсез итмәкче була бит! Хуҗа хатыннарның аны ничә тапкыр әрләгәннәре бар: — Чистый Хөрәсән ялкавы булдың инде син' Өеңдә бер эшен дә юкмыни соң? Әнә анда каралтыларын ишелеп бара, балаларын ыштансыз да күлмәксез. Ни җаның белән көннәр буе ләчтит сатып утырасын?! Шунда берәрсе: — Ә балдыз нәрсәгә, балдыз? — дип төрттереп ала. Әмма кызыл сакал йөзен чытып кулын гына селти, бөтенесен онытырга ашыккандай, берәр кызык сөйләргә тотына. Имештер. Чулпан авылына читтән бик оста бер алтынчы килгән. Көне-төне чүкелдәтә, ди б\ Йөзектер, балдактыр, беләзектер — бөтенесен коеп кына куя, ди. Исемле кирәкме сиңа, исемсезме? Кашлымы, кашсызмы? Ниндине жаның тели. Шулай бер көнне бу хуҗасына сүз салган: — Байыйсың киләме? — дип. — һи, жүләр саткан нәрсә! — дигән хужа.— Кемнең байыйсы килмәсен? Минем башка тай типкәнме әллә! Пүчтәк сөйлисең! — Алайса, парлап өч көнгә кунакка кит! — Ии эшкә алай, зерәгә, тик торганда? Җыен түгел бит! —ди хуҗа. Тегенең тагын җавап кыска: — Байыйсың килсә, барасың... Өч көн кунак булып кайтты, ди хужа. Теге әйтми, бу сорамый, яшиләр, ди, шулай. Бер көнне ишек япканда хужа сәер бер тавыш ишеткән. — Бу нинди тамаша? Алтынчы дәшмәгән. Тагын сораган, тагын әйтмәгән. Өченчесендә моннан хатынга әйтмәм дип ант иттергән. Шуннан сон моны идән астына алып төшкән, ди, б\ Караса, ишекне ачып япкан саен өй астына «кыштырт» иттереп бер кәгазь акча килеп төшә. ди. Тыңлаучылар, исләре китеп, «и-и-н!» дип суздылар. — Әмма сүзендә тормаган, ди, теге тишек авыз, хатынына әйтмичә түзә алмаган. Әй. кызулый башлаган, ди, шуннан сон моның хатыны! Бер дә утырып тормый, ди, бу. Акча күбрәк сугылсын, дип. тыз-быз гел йөреп кенә тора, ди. Шуны сизгән дә бер төнне чыккан да тайган алтынчы. Сафа абый, эшеннән туктап, тамагын кырып куйды: — Акча суга торган машинасын да алып киткәнме? — һе, калдырыр сиңа, бар! Андый җебегәнгә бигрәк тә!.. Икенче бер кичне ат караклары турында ишеткәннәре башланып китә. Берсе сөйләп бетерми, аңа икенчесе кушыла, өченчесе нидер өстәп куя. Тәрәзәгә карый-карый шомланып, борчылып сөйлиләр. Әйтерсең, менә бүген төнлә аларның үз атларын урлаулары мөмкин Кайбер караклар аранның арт стенасын сүтеп алып чыгалар, имеш. Алай гынамы әле! Түбәне тишеп, атны тактага салалар да өскә сөйрәп менгерәләр, шуннан бакча якка шудырып кына төшерәләр икән. Атың бүген төн генә абзарыңда булса, икенче көнне аны инде Бәрәңге базарында сатып та җибәрәләр. — Ай-ай. Менә йөр син, авызыңны ачып' Бер төн эчендә кара җәяү калуың бар! — Шулай! Аттан бер колак кактыңмы, бетте инде аннары, бала- чагаң белән өелешеп үләргә генә кала!.. — Алла язмасын бер үк! Кызыл сакал тагын көлдерергә тырышып карый: — һе! Соң менә мине нишләп ат асрамый дип беләсез? Ә?! Төннәр буенча ат өчен дерелдәп татлы йокыларымны калдырасым бар икән! Сафа абый, эшеннән туктап, беркавым уйланып утыра. Кем белә, бәлки ул бу вакытта күңеле белән Кибәхужасында булгандыр, үз атын күз алдына китергәндер? — Йортта эт булса, мин әйтәм, нидер инде . шәт, алай ук базмыйлардыр? — һи. әйттең сүз! Эткә күпме генә кирәк? Сүскә чорнап ит кисәге ташлый да .. Кайчан актарып бетерә әле ул аны! Ә иткә агу кыстырган! Кайсыдыр авыр сулый, кайсыдыр иреннәрен чапылдатып куя. VII Шул кереп йөрүчеләр арасында бервакыт авыл агайларына охшамаган бер сәер абый күренә башлады. Бүтәннәрнең өстеңдә я каеры тун була, я бишмәт, башларында күбесенчә кырпулы бүрек. Бу абыйның башына кигән бүреге очлаеп менгән, әйтерсең, ул сөт чүлмәген ахдарып кигән. Өстенә кигәне дә кала пәлтәсе. Аның якасы зәңгәр хәтфәдән, тышлыгы, шәт, бармак калынлыгы булыр, шундый таза әйбер. Тик ул инде шактый ук искергәнгә охшый: җиң очлары, кесә капкачлары чачарып беткән, бер-нке урыннан мамыгы да күренеп тора Мона аның җилкәләре дә бик киң сыман. Бу абыйның чырае көм күк, яңаклары иңеп кергән, күз төпләре зәңгәрләнеп тора. Авылдашлары аны үсмер чакта ук чыгып киткән дә шуннан бирле ярты дөньяны айкаган, диләр. Зимагур дип тә йөртәләр. Имеш, аннан берсе дә калмаган: чугунка да салган, алтын да казыган, бөтен Себерке кыдырганнан соң. хәтта Манжурия дигән жир белән Кытайга тикле барып чыккан. Тик үзенә сукыр бер тиен дә ияреп кайтмаган Кайтып керсә, егетнең өстендә гел урыс киеме Шуннан киткән хәбәр: — Ябалак Гыймае гүпчи урыс булып кайткан. Татарчасы ипилек- тозлык кына калган! — Катыргадан качып кайткан ул, шуңар элеп киптергән шикелле икән! Атасы, пыр тузынып, кибеттән бишмәтлек алган да бер мәлне Сафа абыйны чакырырга килде: — Улымны мөселманча киендереп бирсәнә,— ди бу.—Болай йөрсә, йортымнан бәрәкәт качмагае дип куркам. Тик нигәдер бишмәтлек һаман ята бирде, Зимагур Гыймае урыс пәл- тәсен кия бирде. Ул килеп керүгә, бүтәннәр кысылышып аңа урып бирәләр, сәкегә узарга әйтәләр. Әмма ул, очлы бүреген тез башына элеп, стена буена утыра да иң элек тәмәке соранырга тотына иде. — Кая, көйрәтик әле берне! Шунысы кызык: ул ни дә булса әйткәнче башын, гүя нык утырамы икән дигәндәй, ике-өч мәртәбә уңга-сулга каерып карый. Шуның өстенә, ул нигәдер Сафа абый белән генә сөйләшә, аңа гына дәшә иде. — Күрәм, күрәм. Синең эшләр, кәнишне, симез түгел. Хотя, монда нәрсә? Халык бөлгән. Менә шахтада ул акча! Фарт килсәме? Фарт килсә, бер сәгать эчендә купис буласың. Без бер галах белән икәү бер казуда менә моның кадәр алтын каптырдык.— Зимагур йодрыгын йомарлап күрсәтте. Телләрен чартлаткан, исләре киткән тавышлар ишетелде. Сафа абыйның хәтта йөзенә курку чыкты. — Кит аннан! Шул тиклеме?! Икегезгә генәме? — Нәкъ! Йодрык хәтле! Кызыл сакал, күзләрен чекерәйтеп, зимагурның жиненә ябышты: — Сон, соң? Я, әйт тизрәк, нишләттегез, кая куйдыгыз? Зимагур яңгыратып тамак астына чиертте. — Эчеп бетердек! Кызыл сакал ыңгырашып куйды. — Их! Елап киткән мал! — Ул зимагурны селкетергә тотынды.— Соң. дивана, аның белән Ислам байныкы шикелле мөгәҗи ачарга була бит! Гыймай кулларын җәеп иңбашларын гына җыерды. — Муртымамы? — Нужәли аңламыйсың? Байыйсың бит, бай буласын, бай! Зимагур көлде генә. — Рәҗе ул көннәрдә мин бай булмадым? Беләсең килсә, мин байның үзен халуй итеп йөгерттем. Кереп утырдык та шулай, палавой бер чирек аракы китергән. Юк, мин әйтәм, безгә загранишний булсын! Китерә бу. Юан корсаклы, алтын пичәтле. Юк, мин әйтәм, хуҗа үзе китерсен, беләгенә салфетка салсын, өстәлне үзе сөртсен! Йөгереп кенә йөри, эттән туган! Ә мин аның йомшак җиренә тибәм, күлмәк эченә якасыннан тозлы кыяр суы агызам! Ха-хаха! Ә ул түзә, ул синең алдында кырыкка бөгелә, көчек баласы шикелле, койрыгын болгый! Ник дисәң, ул акчага чукынган, җанын саткан! Ә миңа кызык! — Аның каравы, алтыныңны сыпырып калган! Акчаң беткәч, ни- буч, бөгелеп-сыгылмагандыр әле, куып кына чыгаргандыр. — Ә анысы икенче разговор. Бер намазга ике азан әйтелми, ди татар. Кызыл сакал, үз малы җилгә очкандай, ачынып йөзен чытты. — Соң инде, кулга төшкән бит, менә бит, менә, учында бит! Юк инде, юк' Алла-тәгалә әйткән, ди шул. «Малын биргәнгә акылын бирмәм»,— дип әйтеп әйткән, ди. Зимагур ана аркасын куеп утырды да тагын Сафа абый белән генә сөйләшергә тотынды. Ни җирләр йөреп, ни илләр гизеп, эшләп кенә баеган бер кешене лә очратмадым! Баер өчен я кеше үтерергә, я алдашырга кирәк!.. Кечкенә яктан хуҗа хатынның куркынган тавышы ишетелде. — Китсәнә аннан, әстәгьфнрулла-тәүбә! Сөйләмә минем өемдә андый көфер сүзләр! — Менә сиңа иң чын. иң нык зимагур ангы! Кешегә ялган, мина чын! — Зимагур, очлы бүреген тәрәзә төбенә ыргытып, аякларын идәнгә сузды.— Ярар. Шундый-шундый тамаша. Алтын чыккан якта булды бу, бик ерак, Себердә. Мин бер алтынчы байның хезмәтчесе булып йөргәндә... Кече яктан, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, хуҗа хатын да чыгып басты. Сафа абый, эшеннән туктап, тынып калды. Барыбыз дә тегенең авызына текәлдек. — Я, я! — Шуннан? Зимагур юлбасарлар шайкасының караңгы төндә боларны таларга чыгуларын, алар белән төн буе сугышуын, ахыр чиктә кул-аякларын бәйләп ташлауларын шундый итеп сөйләде, мин аның өчен котым чыгып утырдым. Зимагур чыгып киткәннән соң, бераз тын утырдылар. — Булганны сөйли бит бу, шилма!—диде кызыл сакал. — Аныкын аера алмассың: әллә чын. әллә ялган! — Үзе күргән, үзе! Тик менә ярты малны кая кунган диген син? Бер нәрсә лә йогып кайтмаган бит! — Төкерә ул синең малына! Аңа ике дөнья — бер тиен, ике чабата— бер кием. Сөйләгәне юкмыни? Нихәтле алтын табып, һәммәсен пыран-заран китергән!.. Хуҗа хатын кече якта беравык савыт-сабаларын чылтыратканнан соң, түзә алмыйча, яңадан аралыкка килеп чыкты. — Юк, чын ул, билләһи, чын! Бары тик койрыгын гына тегеләйгә борып җибәрде. Шулай ризасызлык тудырса да, зимагурның керүен без икенче көнне дә, өченче көнне дә түземсезлек белән көтеп алдык. VIII Бер көнне без кием теккән йортка күршедән бер апай хат тотып керде. — Тегүче малай язу белә икән, дигәч, керүем әле бу. Солдат улымның хатын укып бирмәссеңме икән, энем? Кая инде ул укымаган! Бик рәхәтләнеп’ Ичмасам, беразга гына булса да эшеңне куен торасың. Шуның өстенә яхшылык эшлисең Башта өй эчендәгеләргә, аннан соң аз дигәндә ярты авылга һәр- кансының исемен атап та, атамыйча да күндергән «күпдин-күп. чук- дин-чук» сәламнәрне укып барганда эшләр ярыйсы гына иде. Солдат анасы, сәламнәрнең һәркайсын иясенә тапшырыр өчен, бер исем чыккан саен башын ия, бармагын бөгә барды. Әмма озак та үтмәде, апайның чырае бозылып, иреннәре дерелди башлады. — ...Дәхн шул да мәгълүм булсын,— дип язган солдат,— куып китерә торгач, безне әллә тагын дөньяларның аргы якларына олактырдылар. Ж.ир дисәң, җире юк. урман диерлеге дә юк. җилләре җил түгел, күз ачыргысыз ком бураны. Бер дә бүтән түгел, алла каргаган тау-таш арасы бу. Әти-әнн! Безнең хәлләрне беләсегез килсә, бездә тәмуг газаплары Әфисәрләрнен кансызлыгына бер дә түзәр әмәл юк Көн дә кыен ашыйбыз. Бигрәк тә бәгырьләргә тигәне — слависнын 4. .к. У.* м к дигәннәре. Урысча белмәгәнлек белән сүгелгән дә без. кыйналган да без Патша хатынының исемен тотлыгыбрак әйттеңме, ява виличества- ның кечтеки малае ни атлы икәнне оныттыңмы, фитфибель шундук «галалубый!» дип муен тамырыңа утырта. Ата-ана белән сүгү дә калмады, яңаклау да, әчелек түктерү дә. Бер сүзне әйтә белмәгән өчен капчык белән ком күтәреп эссе кояш астына пад винтуфкы куялар. Бик үзәк-бәгырьләргә үткәндә: «Ник ичмасам урыс булып кына тумадык икән?!» дигән чаклар да юк түгел. Әйтер сүзләремнең иң кирәге шул: энекәшләр урысча өйрәнсен! Хурланмасыннар, Чыпчык авылында дуңгыз көтсеннәр, алпавытка хезмәтче булып керсеннәр, тик урысча белеп үссеннәр. Безгә шунсыз көн булачак түгел. Әти, әни, сезгә тагын гозерем бар: ул зобаныйларны майламасаң, моннан исән котылу юк. Зинһар өчен дип әйтәм, бер савыт кәрәзле бал белән өч тәңкә акча жибәрә күрегез. Исән йөреп, саулар кайтсам, газиз жаным тәндә чагында бу изгелегегезне онытмам. » Хатны укып бетерү жиңел булмады. Әлеге апай битен каплап тыела алмыйча елый. Сафа абый башын иеп тынсыз калган. Зимагурның күзләре елтырап китте: — Тормыш бит ул әкияттә генә шәп. Шуна күрә без, аягүрә төш күреп, әкияткә алданып яшибез. Апай кеше күзләрен сөртә-сөртә һаман сулкылдый иде. — И бичаракаем, кешегә бармак белән генә дә чиерткән бала түгел бит ул. Кызлар шикелле генә үсте, рәхимле, шәфкатьле булып кына Ул кыенга нихәлләр түзмәк кирәк?.. Зимагур, сәер генә итеп, башын тагын уңга, сулга каерып-каерып куйды: — Ник түзә соң? Түзмәсен! Әнә шулай жебеп торганга күрә дә изәләр инде безне. — Әйтергә генә ансат, нишли ала соң ул анда? — Нигә шул дуңгыз мордага ыздачы бирмәскә? Солдатка сугарга аның ниткән правасы бар? Сафа абый башын чайкап куйды. — Бирерсең ыздачы, катыр китәсең килсә! — Китсә тагы! Казарма каторга түгелмени? Дисвительнидә мин дә булдым. Беләм әзрәк. Әнә солдат бәетендә зерәгә генә әйтмәгәннәр: «Ант итмәдем, корьән үпмәдем, дип, генералның битенә төкердем, мыскыл иткән әфисәрне чәнчеп үтердем», дип. Менә ичмасам, солдат! — Кит аннан! Башкисәр булгандыр ул, разбойнек! — Беләсең килсә, самый батыр кеше әнә шул инде! Андыйлар, бозау шикелле башын иеп, кыйнаучыга иңен биреп тормыйлар. Андый егетләр патшаның үзбашына житәргә йөриләр. Белдеңме шуны! Сафа абый, астына чәнечкеле әйбер кысылгандай, арлы-бирле селкенгәләп тамак кырды. Теге апай, улының хатын күкрәгенә кысып, гүя куып барган эттән курыккандай, артына борылып карый-карый ишеккә таба ашыкты: — Тефү, тефү, әстәгъфирулла-тәүбә! Авызыңнан жил алсын! Катыр да Себер! Аллам сакласын! Син әйтмәдең, мин ишетмәдем!.. Зимагур аның артыннан кычкырып көлеп калды. — Котың чыкмасын, бичара! Синең малаең ишеләр шулай көчек шикелле шыңшый гына беләләр алар! Өйдәгеләр, күз алдында ниндидер ярамаслык нәрсә эшләнгәндәй уңайсызланып, тынып калдылар. Зимагур исә берсеннән-берсе сәер нәрсәләр сөйләп китте. Имештер, башка илләрнең күбесендә патшаларны әллә кайчан куып төшергәннәр инде, ә Рәчәйдә әле һаман утыра! Әле житмәсә, үз янына жыен әрәм тамакларны, ат каракларын жыйган. Алар һәммәсе халык жилкәсен кимерә. Беләсезме, күпме ала патша жалунжаны? Китте чутлау-чамалау, санап карау. Аена бер өч-дүрт йөз аладыр әле,— диде берсе. Агайнын бу үзенчә, бәлки, бик күпертеп әйтүе булгандыр да, әмма бүтәннәре аны да күпсенделәр. Алай ук булмас ла! Аны мужик ничек күтәрсен? Ел тәүлегенә бик күп жыела бит ул! Зимагур, башын кыегайта төшеп, бүтәннәрнең сүз көрәштерүен тынлап торды да йодрыгы белән тезенә сукты. — Көненә унсигез мең! Башта, авызларын ачып, тынсыз-өнсез калдылар. Аннары кайсыдыр сызгырып жибәрде. — Фи-и-ю! — Ай-ай! Ташкулчим! — Бер көнгәме? — Бер көнгә! — Унсигез меңме? — Әйе, бер тиен артык та. бер тиен ким дә түгел, нәкъ унсигез мен тәңкә! — Борчак! Борчак! — Түгел икән шул! Питербурның үзеннән килгән бик башлы бер студент әйтте. Кызыл сакал урыныннан ук сикереп торды: — Син нәрсә, кара халык дигәч тә авыл кешесен гел тинтәккә саныйсыңмени? — Ул чыгып китмәкче булып кузгалды да иренеп яңадан утырды.— Ел тәүлегенә шутлап чыгарсаң, аңа бит башыңдагы чәчен дә җитмәс! — Әллә житәме? Нигә башын недаюмкадан чыкмый! Нигә имана түләмәгән өчен самоварыңны саталар! Нигә бишмәтләрегез ямаулы?! — Дөрес әйтә зимагур. Әле ул гынамы? Патшадан алып волостта- гы үрәтнекләргә тикле әллә тагын йөз мең түрә бар. Алар да бит, сөлек шикелле безнең канны суыра. — Әй, чукынсын ла бөтен дөньясы! Булмады инде... һәммәсе дә күңелсезләнеп кайтырга кузгалдылар. Мин бу абыйның озаграк утыруын телидер идем. Күренеп үк тора бит: әллә кайларла булган, әллә ниләр белә. Әмма күргәннәренең. бәлки, уннан берен дә сөйләми торгандыр әле ул! Барыннан да бигрәк мине чугунканың нигә салынуы кызыксындырды. Мин шул турыда сорадым: — Абый, теге Корткачык янындагы чугунканы патша үзенә качарга дип салдыра, диләр Ул да чынмы? Зимагур башта нигәдер Сафа абыйга күз кысып аллы. — һи. чын булмаска! Вәтке урысы бит ул. Арт ягына нишатыр кыстырсалар, кая барсын? Сукага ябышмаса, аның кулыннан бүтән пычагым да эш килми. Минем чиркәүдә патшаның кеше буе рәсемен күргәнем бар иде. Зимагур әйткәнгә никадәр ышанырга тырышсам да, патшаның ялык- йолык итеп торган алтын погонлы, ефәк тасмалы киемнәре белән сука артыннан балчык ерып йөрүен һич күз алдына китерә алмадым. IX Бер-ике айдан мин якадан авылдагы хәлемә кайттым- яңадан ки- тапдусларым белән серләшү җаен таптым. Яна хужага керү белән, аз гына форсат чыгуга, сәке өстенә менеп китап шүрлегендә актарына торган булдым Әгәр дә тузан баскан «Корьән», «һәфтияк» һәм башка ШУНДЫЙ калын китаплар арасыннан мин укырдай берәр «дөньяви» китап табылса, ул көнне миннән бәхетлерәк берәү дә булмас иде. Тегүченең ял итә торган вакытлары бар. Бу — жомга вакыты һәм эңгермеңгер чак. Шул минутлар килеп житүгә, тегүче уймагын кәтүк кадагына элеп куя да урамга чыгып китә. Сафа абыйның күләгәсе күмелүгә, мин китабымны алып кая да булса тәрәзә янына яки учак яктысына барып утырам. Шул минуттан башлап мин үземнең кайда утыруымны ук онытам. Минем .хыялымда күз алдына бөтенләй яңа һәм мавыктыргыч бер тылсымлы дөнья килеп туа. Мин диңгезләр уртасындагы маймыллар, алтын койрыклы тавислар яши, шәфталу һәм йөзем җимешләре үсә торган яшел утрауларга барып чыгам. Китапта язылган кызык вакыйгалар мине дөя дигән өркәчле хайваннарга атландырып, ком чүлләренә, яисә кеше аяк басмаган яшел урманнарга алып китә. Мин гомеремдә бер тапкыр да күрергә туры килмәгән зәңгәр диңгезләрдә йөзәм, китап геройлары белән бергә төрле гаҗәеп хәлләр кичерәм, баш әйләндергеч дәрәҗәдә буталчык, әмма мавыктыргыч төрле вакыйгалар эчендә кайныйм. Әмма ул рәхәт озакка бармый, иң кызык урынына җиткәндә генә бүленергә туры килә. Шулай да ул рәхәтне озакламыйча тагын татыйсың барлыгын хис итү көне буе сине рухландырып, күңелне күтәреп тора лде. Минем китап белән болай чиктән тыш мавыгуым олыларның кайберләреңә ошамады, кайберләреңә сәер тоелды. — һай, малай! Юкка күз нурыңны түгәсең!—диләр иде. Минем китапка башым-аягым белән кереп чумуыма, берничек тә аерыла алмыйча артык кичеренеп укуыма борчылучы кешеләр дә булга лады. Китаптагы көлкегә түзеп булмыйча кычкырып көлеп җибәрсәң, анысы бигрәк тә сәерсендерә. — Алай дөньяларыңны онытып укыма син, балам,— диләр.— Төшеңә әллә нинди куркыныч нәрсәләр кереп куркытырлар үзеңне, чирләп калырсың!.. Әмма китапсыз булмый. Алар миңа иптәш тә, сердәш тә, күңел ачкыч та. тәрбияче дә булдылар. Алар миңа өй җылысын, атгам һәм туганнарым ягымлылыгын бирәләр. Анда тормыш күңелсезлекләрен- нән дә качып торырга була иде. Минем бу мавыгуларыма остам әллә ни әйбер әйтмәде. Шулай да... Бер карт мулланың кызларына җикет тегеп бирдек тә бүтән йортка күчәргә җыена башладык. Карт ястүдән кайткач, чалмасын чөйгә элде дә түргә менеп озак кына тәсбих тартты, догалар укып амин тотты. Иелсә дә, бөгелсә дә, утырса да, торса да телендә берөзлексез алла гына иде. Чыгып китәр алдыннан хуҗа белеп бирмәгәч, эш хакы турында Сафа абый үзе исенә төшерде. — Кыйбат сорыйсың! — диде карт. Л ч иткәндәй, минем үзем белән йөрткән китабымны алып караштырырга тотынды. — Кыйбат дип, кеше бәясе инде. Кемгә дә шул бәядән тегәбез. Карт күзлексез күрми икән, китапны әле бер ягы, әле икенче ягы белән әйләндерергә тотынды. — Әллә бисмилласыз китап инде!.. Китапның ничек тә абруен саклап калырга кирәк иде: — Бар аның бисмилласы, мулла абзый, бар,—дидем,—Әнә иң беренче битенә бик матур иттереп челтәрләп язган. Әмма картның хөкеме әллә канчан ук әзер икән. — һем. тапкансың укыр китап! Хуҗа Насретдин! Нинди савап булсын аны укудан! Жыен әкият, җыен бидгат! Әстәгъфирулла-тәүбә! Ил имамнарына тел тидереп, дин әһелләрен мәсхәрә итеп йөрүче шыр дивана булган бит ул! Дәһри! Хәзрәт китапны шап иттереп сәкегә ыргытты. Сафа абый күзенең агы белән бер миңа, бер китапка карап алды Кулыннан килсә. \л аны ертып ташлар иде. Әйтерсен. бөтенесенә Хуҗа Насретдин гаепле! — Өч көнгә якын утырдык бит! — Утырсагыз соң? Син безнең авылда ел саен кыш буе эшлисең. Мәчет кирәгенә күпме өлеш чыгарганың бар? Юк бит! — Югары оч мәчетенә крачин алып бирдем. — Менә монысы безнең мәчеткә булыр. Дога кылырмын. Кече яктан, еларга житешеп, кызы килеп чыкты. — Әти, дим, яхшы түгел бит, кеше ишетсә, хур булабыз. — Кысылма! Мин үзем беләм! Сафа абый кызарынып-бүртенеп бишмәтенә барып ябышты. — Алла боерса, моннан соң йортына ике аягымның берсен атламам. Үзеңә генә түгел, бөтен нәсел-ыруыңа! Кыямәт көнне эш хакым- ны сорап якаңа ябышырмын! Хәзрәт, ястыгына кырын ята төшеп: — һм! — дип көлемсерәп куйды.— Ябышырсың, якамда Чыпчык урысларыннан буш урын калса! Аларга бирәчәгем ун өлеш артык. Сафа абыйның чырае усалланып китте. Ул, жилтерәп барып, жн- кетнен берсен алды да янып торган мич алдына килеп басты, — Бирмәсәң, утка атам! Валлаһи! Кызлар йөгерешеп килеп ялынырга тотындылар. — Сафа абый, алла хакы өчен! — Ачуым ачу! Рәнҗетмәсен! Хәләл акчам! Хәзрәт түзмәде, сәке кырыена төшеп, ачуыннан идәнгә типте. — Керәшендәй кире икәнсең! Ярар, тавышың тыгылсын! Шул көннән башлап минем остага имирамым тагын да арта башлады. X Шулай да бу дорфалыкның ахыры алай бик үк күңелсез очланмады. Икенче көнне жомга алдыннан, вәгъдә иткән хезмәт хакын алырга дип, әлеге кире картка яңадан киттем. Бу вакытта яз якынлаша башлаган иде инде. Өй түбәләреннән озын-озын булып асылынып торган бозлардан тып-гып тамчы тама. Кояшның төсенә кадәр үзгәргән. Ул хәзер кыш көнеге төсле жансы.з күгелжем түгел. Хәзер кояштан өй түбәләренә, коймаларга, урамнарга мул булып кешеләрнең битен коңгырт төскә бизи торган сыек кына алсу-саргылт нур сибелә. Ислам бай кибете янына җыелган бер төркем егетләр, ташып торган яшь көчләрен кая куярга белмичә, шаярышып төртешәләр, бер-бер- сен карга егышалар. — Тегүче егет кызлар янына китте!—диде берсе. — Кесәсендә нәрсә икән, «Гөлҗиһан» сабынымы, кызыл билле прәннекме? — Ярый ла: кызлар, кочаклыйм дип, ялгыш кына кысып үтсрмәсә- ләр. — Юк ла, тегүче хәйләкәр була бит ул, тәгаен берәр җирләренә посып калыр ул! — һа-һа-һа! — дип бөтен кибет яны бер кешнәп алды. Бүтәннәрен көлеп кенә уздырсам да, соигы сүзләре ярыйсы ук кытыгымны китерде. All, чәнчелеп кнткерләре! — Кысылсам да. посынсам да, сезгә килеп ялынмам'— дигән булдым. — Белдекме шуны! Монысына тагын бер кешнәп аллылар. Йомры атау ягына менеп җиткәч, без кайтасы юллар ачыграк күренә башлады. Арлы-бирле борылгалап, үзәннән үргә, үрдән иңкелгә сузыла торгач. Яна Сала юлы урман эченә кереп китә Әллә нәрсә генә йөрәкне чеметеп алды. Безнең авыл да, менә шушы Ямаширмә шикелле. язгы кояш нурларында балкып ятадыр. Су буенда казлар каңгылдаша. үрдәкләр кычкыра торгандыр. Күз өстенә кулын куйган .хәлдә, мин кайтасы якка — болын юлына карап торучы әни күз алдына килде. Кышын-җәен бергә уйнап, бергә укып үскән иптәш малайлар искә төште. Аннары —Минниса... Аннан бер җан бизгән иде инде. Нигә ул һаман да искә төшә икән? — Актык чана юлы белән кайтырбыз. — ди оста. Кулымнан килсә, бу тау-тау карларны мин бер көн эчендә эретеп бетерер идем. Шулай да хәзер көз көнеге кебек кәефләр гел болытлы түгел, күңел түрендә юаныч чаткылары күбрәк иде инде. Кайсы малайның читтә, минем кадәр озак йөргәне бар? Юк андый малай, юк! Кемнең шундый кызык кешеләр күргәне, төрле маҗаралар ишеткәне бар? Юк андый малай, юк! Актык чана юлы!., һи, ана әнә бит инде күпме генә калган! Тагын ун көн, бик күп булса унбиш, егерме! Барып керсәм, өй эче кызлар белән тулган, кием котларга җыелганнар. Шау-гөр килеп, кичә без тегеп чыккан яна жикетларны карыйлар. Берсе, биленә таянып, көзге янында бер-ике әйләнергә дә өлгерми, икенчесе, өченчесе салдырып ала. Телләре телгә йокмый, мактап сүзләре бетми. — Ай, җаным, билләре лә. билләре! Өздереп кенә куйган, бер генә учларга сыярлык! — Иңбашларын әйт син. күпертмәләрен! Ул арада бу мактау сүзләре, кояшлы яңгыр кебек, көтмәгәндә генә минем өскә коела башлады. Арадан берсе минем аркама кулын салды. — Әй, кызлар, нәрсә авызыгызны ачып торасыз! Менә бу егет тә теккән бит аларны! — Әйе шул, әйе генә шул! — Әнә бит. болын тугайлары шикелле бормалы-бормалы итеп эчен ул сырган, нинди килешле иттереп итәкләрен каеган! — Чеметтереп-чеметтереп кенә төймәләрен таккан! Түләргә кирәк әҗерен, түләргә! Ул да түгел, айгыр кебек бер тазасы мине кочаклап алды да. көлә- көлә. колак төбемдә әллә ниләр пышылдарга тотынды. Анысыннан көч- хәл белән ычкынуга, тагын бер чаясы билемнән эләктереп алды да идән уртасында әйләндерергә тотынды. — Тукта, сиңа гына димәгән, җитәр! — дигән булып, берсе күкрәгенә кысты, әллә ничәнчесе маңгаема. битемә үрелде. тагын берсе кочаклап сәкегә аударды. Алардан эссе бәреп тора, түшләреннән хушбуй исе. битләреннән иннек белән кершән исе бөркелә иде. Өй эче шау-гөр килә, бөтенесе егылышып көлешәләр, кулларын чә-’ бәклиләр. Аларга уен. әмма минем хәлем бик мөшкел иде Мин оялуымнан янып-пешеп чыктым. Әмма шул вакытта, минем бәхетемә каршы, кайсыныңдыр тәрәзәг?. күзе төште дә: - Әйдәгез! — дип урамга йөгерде. Капка төбенә чыксак, урамнан култык астына кечкенә генә төенчек кыстырган Мазлума узып бара. Аны шундук сырып алып, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә сорашырга тотындылар. ‘ — Каян болан? Ниләр булды, жаным? — Ничек котылдың? Мазлуманың төсе киткән, күзләре курыккан кешенекедәй ялт-йолт килә. — Бармадым!—ди ул. — Ярты юлга житкәч, теге убырлыдан качып, төнлә вагоннан төшеп калдым. — Ай, жаным, ничек курыкмадың? — Инде нишләрсең? Кая барырсың? — Урматыма кайтам! Үз авылым, үз почмагым. Сыендырыр әле, ят итмәс. Кызлар артыннан мин дә Мазлуманы урам буенча озата киттем. Капка төпләреннән аңа кул изәп, я берәр жылы сүз әйтеп калалар Безнең барыбызга да бик күңелле, бик рәхәт иле. Шунда Мазлуманың теге жыры яңадан исг.мә төште Нишләп бәхетсез булсын икән Мазлума? Юк, бәхетле булырга тиешле Мазлума! Китап җене кагылган малай I Ямаширмәгә икенче елны да бардык. Тагын шулай дүртбиш ай өй борынча йөреп уздырдык. Ул кышны оста мине зуррак эшләргә дә кушкалый башлады. Үзем дә ияләшә төштем, бераз шомардым ла. һәрхәлдә, беренче елдагы кебек кояш баеган вакытларда капка төбенә чыгып Яңа Сала ягыннан күзне алмыйча моңаеп торулар булмады шикелле. Бу елны кич утырулар зимагурсыз гына узды. Ул тагын каядыр эзсезхәбәрсез чыгып югалган иде. Аның атасы Сафа абын янына килеп зарланып та утыргалады. — Нинди малай булды бу? — ди. — «Өйләндерим, улым»,— дим Якын да килми. «Миннән башка да хәерче житәрлек». — дип кенә жибәрә. Нәрсә көтә бу? Башында нинди уйлар йөртә бу? Уйны анысы йөртә йөртүен. Баш бик шәп эшли аның. Гел укый, гәзит укый да китап укый. Кайвакыт патшалар, министрлар турында сөйли башлый да шулай, кая ул андыйга безнең акыл житү! Пүчтәк буласың да каласын. Карт шулай борчылып утыра-утыра да Сафа абзыйдан шыпыртлап сорап куйгалый. — Сиңа сиздермәдеме? Әллә теге катыр жиреннәи качкан диюләре дөрескә чыгамы икән югыйсә?.. Кайда йөрүләрен тәки әйтми бит малай... Мазлума турында да төрле хәбәрләр ишетелде. Ничек итсә иткән, мөгаллимә булырга укый башлаган диделәр. Өченче елны мине тегүгә жибәрәсе итмәделәр. Нишләп? Ни сәбәпле мине тегүче итмәскә булдылар икән? Моның сәбәбен әйтүче булмады. Аны мин акыл белән аңлап белүдән бигрәк, күңел белән сизендем. Ул елларны әти еракка таба уйламый, бүгенгесен ничек үткәрәсем белмичә, иза чигә башлаган иде. Хәер, тормыш як-якка каранырга да. балалык уеннары белән онытылырга да вакыт калдырмады. Ул кышны минем кулдан дилбегә төшмәде, ярты гомерем Арча юлында узды. Күрше Гайни абзый белән без. байга ялланып, урманнан Арчага угын ташыдык. Карлар эреп чана юлы өзелдеме, жиргә аз гына эзлек төштеме, мин тагын кырда, урманда, болында, я алпавыт басуында Язгы пычрак кнбәр-кипмәс чагында чыгасың, көзге кырпак төшкәч керәсең. .Чиеңне кайнатырдай эссе кояш астында да син басуда, җеп бөртегеңә кадәр җебетеп, бөтен тәнеңне бөрештереп китергән салкын яңгыр астында да, боз яуса да, җил-давыл купса да. Таш булып каткан пар басуын сөргәндә, сабан тоткасы сине — сабаннан аз гына калкурак үсмер малайны — чөеп-чөеп ыргыта, кигәвен вакытында атың, кая барып бәреләсен белмичә, үрле-кырлы сикерә, чебенли торгач, сөйрәп су буена алып чаба. Эштән чыгып арыйсың. тез буыннарыңның хәле бетә, аякларың атламын башлый. Кичен табын янына кайтып утыргач, кулларың бөгелми. Моны күреп әнинең күзләренә яшь килә: — Буыннарың ныгып җитмәс борын ук имгәнеп бетәсең инде, балам! — ди. Әнинең, билгеле, мине юньлерәк ашатасы килгәндер. Ләкин каян аласың? Гаепле кеше сыман башын түбән иеп табынга күбесенчә шул ук коры ипи белән сөтле чәйдән, бәрәңге белән сыек өйрәдән башка ризык китерә алмый торган иде. Күршеләр тәкә суеп, сосла кайнатып җыен бәйрәменә хәзерләнгәндә, безнең казанга атналар буе итле аш керми башлады. Нигә без шул хәлгә калдык икән? Күрәсең, әти авыргалый башлаудандыр. Җир аз булганлыктан, безнең үз нкмйгебез бервакытта да яңага җитми торган иде. Әти исә хәзер верстагында бераз кыштыр-мыштыр килгән була да. тыны бетеп, сәкегә барып ава Бераздан ыңгырыша-ың- гыраша яңадан торып эшләргә ябыша. Ләкин озак та үтми, тагын сәкегә барып егыла иде Миңа җир күрсәтергә дип басуга барырга чыкса да. шул ук хәл. Ындыр артына чыгып җиткәч, гыж-гыж килеп тагын кире борылып кайта. Тик аның соңгы вакытта саулыгы гына түгел, күңеле дә сынган, гомер буе инанып йөргән изге иманы да җимерелеп төшкәнгә охшый иде. II Бер көнне кичкә таба кайдандыр Төркиягә алып китәм Дип акча җыеп та, аны кайтарып бирмәүче карт хәзрәт каядыр узып барышлый безгә төште. Әти үзебезнең авыл мулласы белән ни сәбәпледер килешә алмагангамы, ничекме, аңа ара-тирә күрше авылның шушы карт мулласы сугылгалый торган иде. Әти мулланың теге вакытта акчаны изге юлга тоткан дип ышангандыр, күрәсең, ул ана караңгы чырай күрсәтмәде. Тик кунакны сыйларга берни дә булмавына борчылуы ачык сизелә иде. Хәзрәтнең атын тугарып, яхшы тарантасын лапаска кертеп куйганнан соң да кунакны өйгә дәшәргә ашыкмады. Әле генә баеган кояш ягына карап, гүя үзүзенә сөйләнгәндәй: — Кая соң, кунакны ни белән сыйларга инде? Шәригать кояш баегач терлек суярга кушмый бит!—диде. Әмма карт мулла алай ук дип уйламый икән. — Мондый чакта, мосафир хөрмәтенә, шәригать рөхсәт итә, кем, Бәшир, итә, итә! Минем өйнең морҗасыннан чыккан төтен күренмиме? Күренми. Бәс, шулай булгач, мин инде мосафир нсәпләнәм. Әтинең моңа ышанасы килмәде. — Ай-Һай, хаталанасыз булыр, хәзрәт. Мин хәтерлим, кояш баеганнан соң суйган терлек хәрәм була дип язылган. Мулла чалара башлаган сакалын сыйпаштырып хәтта көлеп куйды. , — Бәрәкалла, Бәшир, ышанмыйсыңмы?! Әстәгъфирулла диген! Безгә елына ничә тапкыр коръән чыгарга туры килә! Алайса, хәзрәт, хәрәм булса, моның гөнаһы сезнең өскә төшәр! — Гөнаһ булмас, кем, Бәшир. Инде була калса, аллаһе тәбарәкә вә тәгаләнең рәхмәте зур, шәфкате диңгездәй киң. Караңгы төшүгә карамастан, әти сарыкны суйды. Хәзрәтне ит белән дә сынлады, һич караңгы чырай күрсәтмәде. Кунак хакы бар лабаса! Әмма иртәгесен озатканда әти карт мулланы гына түгел, өйдәгеләрне дә гаҗәпкә калдырды. Ул аның атын җигеп, тарантасына печән салды да саубуллашырга кулын сузды. — Хуш. хәзрәт. — диде. — Моннан соң' очрашмавыбыз хәерлерәк булыр. Минем рияланасым килми. Карт мулланың гарьләнүдән иреннәре дерелдәп китте. — Бәрәкалла, Бәшир! Син мине гаҗәпкә калдырдың. Ни сәбәп?! Әти кулын аркасына куеп хәзрәткә таба иелде. — Бер хата исәпкә алынмый дип әйтик. Бик тырышканда, ике хатаны да онытып була. Әмма ләкин синең ише карт хәзрәт күрә торып өч тапкыр хаталана икән, белмим, хәзрәт, моны инде шәригать кенә түгел, безнең ише надан мужик башы да сыйдырмый. Хәзрәт кабаланып тарантасыннан ук төште. — Хуш, хуш, ягыш, ничек инде ул? Нинди хаталар? Каян җыйдың аларны? — Ниндиме? Менә шундый: Төркиягә күчәргә була дип халык күңеленә тәшвиш салдың. Булмаслыгын белә торып, шуңа акча да жыйдын. Бер булды! Ул акчаны кайтарып бирмәдең. Ичмасам, нинди эшкә тотылуын да әйтмәдең. Ике булды! Кояш баеганнан соң терлек суярга фәтвә биреп хәрәм ит ашаттың. Өч булды! Хуш, хәзрәт — Шундук ничектер йомшарып киткән сәер тавыш белән миңа дәште: — Ач канканы. Шуннан соң әти бик каты рәнҗеп, бик яман хәтере калган сыман, беркем белән дә сөйләшмичә, карасына көеп йөри торган булды, Мөхәммәтҗан солдат белән сөйләшкәндә дә ул, өметсез кыяфәт белән кулын селтәп, эледәй-әле: — Җыенысы ялган! Бөтенесе алдакчы, оятсыз! —дип әйткәли иде. III Шул араларда булып узган тагын бер хурлыклы хәл картны аеруча какшатып җибәрде. Безнең бер еллык имана акчасы түләнмәгән икән. Авылда андый- лар күбәеп киткәнлектән, староста Арчадан үрәтник чакырткан Анысы, җәмәгать җыены җыеп, түләмәүчеләрнең исемнәрен укырга тотынды: — Керәшен Яна Саласыннан имана акчасы түләмәүчеләр... — лип башлаган гына иде, Мөхәммәтҗан солдат арттан кычкырып аны ярты сүздә бүлдерде: — Ваше благородие! Сез бит монда ялгыш менгән. Без бит Чукынган Яна Сала түгел, бу як саф татар авылы. Үрәтник «Как так?» дип ни әйгергә белмичәрәк торганда, староста халык ягына күз кыскалап. елмайгалап аның колагына нидер әйтте. Үрәтннкнең йөзе кинәт яктырып китте. Ул Николаи патшаныкы төсле итеп түгәрәкләп китергән җирән сакал-мыегы, күк күзләре белән бөтен тирәгә балкып көлә-көлә бармак янады. — Шаяртмагыз! Император хәзрәтләренең ялгышуы мөмкин түгел! Юк! Ул һәр халыкны үз баласын кайгырткандай кайгырта. Белдегезме шуны?! Сезнең киләчәгегезне күздә тотып шундый исем куйдырган ул Кайчан да булса, барыбер православный буласыз бит! Әти исемен дәшүгә, арттан «Мин'» дигән тавыш ишетелде. Халыкны ерып әти түгел үрәтник киршысына башка чыккан абыебыз — Вәли чыгып басты. Халык гөжләп алды, ләкин берәү дә берни дә әйтмәде, хәтта староста да эченнән генә тынды. Вәли абыйның мыегы үрәтник мыегы шикелле үк кукраеп тормаса да, ул гәүдәгә аннан да эрерәк иде. Солдатта булып кайткан кеше, урысчасы да үрәтникнең үзен сатып җибәрерлек икән. — Без шаяртмыйбыз, — ди бу. — Мин үзем дә диевнтельнидә булган кеше. Патшаларның безне ничек кайгыртуларын яхшы беләм... — дип тезеп китте дә халыкка борылып татарча өстәп куйды: — Аркадагы шомпол эзләре әле дә сызлап тора... Үрәтник, колакларын торгызып: — Как, как? Нәрсә анда кәлә-мәлә киләсең? — диде. — Мин әйтәм, патша хәзрәтләренең безгә ничек рәхим-шәфкатьләрен салуын сәгать саен, минут саен үз җилкәбездә тоеп торабыз. Тик шуңа гына түзә алмыйбыз: нигә безнең татар авылына Чукынган Яна Сала дип кушканнар? Бабайлар чукынмый калган бит, без)ә дә кирәкми. Әгәр дә мәгәр үзенең кече улын, тәхеткә утырасы Әләкснне көчләп мөселман иттерсәләр, күз алдында кычкыртып сөннәткә утырта башласалар, патша әгъзам хәзрәтләре үзе нишләр иде икән? Халык шау-гөр килеп көлешергә тотынды. Кайберәүләр, «Ай, харап итә!» дип, котлары чыгып, үрәтниккә текәлделәр. Ләкин ул күпне күргән, олайган кеше булгандыр, күрәсең, кабынып китмәде. Кылычының ялтырап торган җиз башлы сабына таяна биреп, әллә ни булмагандай, тыныч җавап бирде: — Сез шаярткан булып хәтәр нәрсәләр әйтәсез. Якты дөньядан туйдыгызмы?—диде. — Ә мин сезгә ничек булса, шуны — чын дөресен әйтәм. Рус христианнары сезне, кочакларын җәеп, үз диннәренә кабул итәләр икән, моңа куанырга гына кирәк. Чукынсагыз, бөек рус милләте буласыз бит! Ул чагында патша гына түгел, алла да, тора-бара тел дә бер була. Юкса бит хәзер нәрсә килеп чыга? Держава бер, ә тел шайтан белсен ничә төрле. Менә мин сезнең белән бөек императорның үз телендә сөйләшәм, ә сез моңа каршы ниндидер кәлә-мәлә, кәлә-мәлә!.. Мөхәммәтҗан солдат, борылмас муенын катырып, әйтәсе сүзләрен бераз иреннәрендә тәмләп торганнан соң: — Ә шул кәлә-мәлә безгә анабыз шикелле газиз булса, анда нишләргә? — диде. Аңа Вәли абый өстәп җибәрде: — Әйе. Безнең ул кәлә-мәләие ташлыйсыбыз килмәсә?! Шунда үрәтникнең кашлары җимерелеп китте дә, ул гайрәт чәчеп өстәлгә сукты. — Җитте! Нәрсә сез монда крамола күтәрәсез! Монысы жандармерия эше! Калганын ул карар! Беләм мин сезне! Үзегез патша җиреннән тыгынасыз, ә хакын түлисегез килми. Староста! Морт саен кереп әйберләрен җыеп алырга! Җыен таралды, староста белән дисәтникләр, ат җигеп, имана түләмәүчеләрнең йорт әйберләрен җыярга чыктылар. Безгә дә керделәр. Староста, дәү сары калай таккан күкрәген киерә төшеп, әтинең каршысына килеп басты. Ул әтинең аңа баш имәвен дә, «закон», «каты борын» 1 дигән сыман мыскыллы кушаматлар тагуын да яхшы белә, аңа күптән үк теш кайрап йөри иде. — Мине бәреп төшермәкче булдың! — ди бу. — Я, кем аста калдЫ да кем өскә чыкты? Кем яши белә дөньяда? Әнә, минем йортым гөрләп тора, эче тулы мал-туар, ашаганым синең төшеңә дә керми. Ә син нәрсә тоҗырдың1 2 ? Кемгә игелек күрсәттең? Халыккамы, балалары- 1 Чучка дигән сүз. 2 Тоя;ыру— кылу, булдыруның ироник синонимы. цамы? Көне- төне чиләнеп тамагыңны да туйдыра алмыйсын. Атаң салып калдырган өеңнең түбәсен ябарлык та чамаң юк, өстеңә яңгыр сибәли. Минем өстемә бозлы су койгандай булды. Моңарчы әтине берәүнең дә болан мыскыллаганы юк иде әле. Әти аягын киң җәеп өйалды ишеге төбендә басып тора, муен тамырлары бүртеп чыккан, артына яшергән йодрыгы сизелер сизелмәс кенә, тыенкы гына калтырана иде. — Аның каравы минем күңелем ак, эчемне кеше хакы тырнамый, мир жирен попларга сатып эчмәдем. Дисәтникләр, тамакларын кыргалап, бакчага таба киттеләр. Староста кулларын кая куярга белми, аның иреннәре дерелди башлады. Шулай да ул сабырлыгын җуймады. — Чәнечкеләреңне тирән батырам дип куанма, Бәшир, алар миңа барыбер үтми. В лач минем яклы. Мине менә нәрсә саклый! —Староста күкрәгендәге калаена сугарга тотынды. — Ә синең тәкәбберлегеңнән башка нинди таянычың бар? Вәлиеңнең бүгенге сүзләре өстен-» тагын бер-икене тамызсак, фииг, киттебарды бит Себергә! Ничек синеңчә, Бәшир? Әни үзеннән олы ирләр алдында кычкырып сөйләшми иде. ул өйалды ишеген ачар ачмас бик ашыгып һәм борчылып әтигә чаж-чож нидер пышылдарга тотынды Әти, тамагына нидер тыгылгандай, кыл- кынып куйды. Әмма шундук тыелып кына көлеп җибәрде. — һи, алай барып чыкмас ул, Йосыф’ Таяк ике башлы була бит! Беләсең ич, Себер юлына үлән үсмәгән. Күңел биреп тотынганда, синең өстеңә дә шәп кенә тамызып була бит, Йосыф! Староста як-ягына карангалап тамагын кыргалады. — һаман да шул кәпрәю, һаман шул! Янәсе. «Мин кем!» Менә килеп кантын лабаса инде! Нишлисең хәзер! Я тугыз сумны чыгарып саласың, я самоварыңны алып чыгабыз! Әни өйалды ишеген шапылда тын бер ачты, бер япты, тагын ишек арасыннан пышылдарга тотынды. Әти аягын җәебрәк басты. — Самоварны бирмәм инде мин сиңа, Йосыф! — диде.— Үзең беләсең, хәзер, картая төшкәч, чәй эчмәсән, баш авырткалый башлаган. — Нәрсә кпренә каттың? Синең өчен мин түләрменмени? — Юк, син мәшәкатьләнмәссең, Йосыф! Акчам булу белән, үзем түләрмен, үзе.м! Аннары бик якын ук та килмә син миңа. Яшь чаклар ны онытмагансың бит? Минем бармак эзләре синең яңагыңда бер атна күпереп торды. Юкмы, онытмадыңмы? Староста, кире борылып, бакча караган булып йөрүче дисәтникләргә аяк тибеп кычкырды: — Кая олактыгыз анда? Миңа гына әчелешле булырга дигәнмени?! _ , Теле белән рәнҗетсә дә. староста эшне зурга җибәрергә батырчылык итмәде. Әмма әти бу хәлне бик авыр кичерде. IV Безнең йортта тоташ күңелсезлек башланды. Әти хәзео элеккечә эшкә тотынган булса да, ярты гомерен эшли алмыйча, сәкедә ятын уздыра. ЧәП янында ара тнро сүзгә кушылса да, күбесенчә бурычларыннан ничек котылу турында баш вата. Элек беркайчан дл зарланырга яратмаган кеше хәзер сш кына сүзен, өметсезләнеп. — Юк Булмады инде, булмады. — дип бетерә башлады. Шушы' егылам егылам дип торган чирле хуҗалыкны сөйрәп бару хәзер әни өстендә иде. Азык-төлекне ничек яңага кадәр сузарга? 1ер- лек-туарны ничек асрап чыгарга? Кием салымдагы ертык тишекне ничек капларга? Билгеле, хәлебезнең шулай авыр булуын мин олылар кебек аңламый идем әле Миңа болар ниндидер вакытлы бер кыенлык булып кына тоела. Менә нәрсәдер булыр да, без дә, кеше шикелле, итле аш та пешерә башларбыз, яна бишмәт, яңа күлмәкләр дә алырбыз, җыенга кунаклар да чакырырбыз. Шулай да мохтаҗлыкта узган бу куанычсыз, күңелсез тормыш торган саен күбрәк борчый, ныграк изә башлады. Күңел канәгать түгел, ул яңа гына канат чыгарган кош баласыдай, өзлексез талпына, нидер эзли, каядыр омтыла иде. Башта мин иптәшләремә сыенырга, алар кебек көн уздырырга чамалап карадым. Ләкин аларның байтагысы. малайлыкка ялланып, башкорт ягына тегүгә чыгып киткән, калганнары, эштән бушаган арала. титаран3 тибеп, кичләрен мунчада әкият сөйләп уздыра иде. Күңел боларга гына канәгать була алмады, мин яңадан китапка ташландым. Нинди генә китаплар укырга туры килмәде! Аңлаганын да укыдым, аңлашылып җитмәгәннәрен дә. дөньявиен да. Тик укырга гына булсын, тик беразга булса да икенче дөньяга гына алып китсен. «Ба- |.ырган»ы да калмады, «Кыйссасыл әнбия» да, «Йосыф белән Зөләйха» да, «Науруз бәете» дә. Кышкы озын кичләрдә китап шүрлегендә актарынудан да мавыктыргычрак, шуннан да рәхәтрәк бүтән берәр шөгыль булдымы икән? Безнең әти. үзе юньләп укый-яза белмәсә дә. яшьрәк чагында китап җыярга һәвәс булган. «Саваплы» китап, изгеләр, могҗизалар турында язылган китап» дип әйтсәләр, очраган бер җирдән алып кайта биргән. Ул китапларның кайсыларының кәгазе, кышкы күк йөзе төсле, аксыл зәңгәр, кайберләренеке зәгъфран төсенә кергән. Аларның һәммәсеннән дә тузан белән тычкан исе килә, һәммәсенең дә почмаклары бөтәрләнеп беткән. Әмма аларда бик күп укыганда гына ачыла торган ниндидер серләр, төрле-төрле искиткеч маҗаралар яшеренгәндер шикелле тоела иде. Шулар арасында калын сары кәгазьгә кара кара белән, юл башы хәрефләрен кызыл кара белән сырлап-сырлап язган кулъязма китаплар да булгалый иде. Әти өйдә юк чагында, гүя моңарчы берәү дә аяк басмаган серле бүлмәгә керергә җыенгандай, сагаеп, як-ягыңа каран- галап. бераз шүрли төшеп шуларны актарасың. Мондый китапны язучы абзый борынгыча озын ак күлмәк белән кыска җиңле казаки кигән түгәрәк сакаллы өлкән кеше булып күз алдына килә иде. Ул абзый нечкә генә каурый каләм белән хәрефләрне, сүзләрне шундый матур итеп тезеп барган, ефәккә нечкә җепләр белән парчалар чиккәнмени! Ник бер генә ялгышы булсын, ник бер генә урыны бозылсын! Бу китапны ул абзый ничә ел язып, моңа күпме күз нуры түкте икән? Шундый китапны ачкан саен, мин үземне шушы акыллы һәм зирәк абзый каршында сабак тыңлатучы кечкенә шәкерт кебегрәк хис итәм. Кайчандыр, вакытында, белемен дә. күз нурын ла аямыйча безгә шундый калып китаплар язып калдырган шул абзый шикелле минем дә яхшы кеше буласым, әллә кемнәргә, әллә нинди яхшылыклар эшлисем килә башлый. Дөрес, гарәп белән фарсыга минем тешем үтми. Ләкин әлеге абзый, язганнарының мәгънәсе минем ишеләргә дә азмы-күпме ачылсын диптер инде, бит кырыена кыеклатып ярым безнеңчә китапның эчтәлеген дә язып барган. Шуларны кат-кат укый торгач, моңарчы мнн белмәгән, юк, мин генә түгел, безнең авылда берәүнең дә башы 3 Тнтарай — көз, кыш көннәрендә аяк белән тибеп уйнала торган кечкенә туп уены. ' Әйе, шулай. ’ Хәзер. 1 Крокодил. • Думгыз. • Үрмәкүч. житмәстәй акыллы фикерләр, гыйбрәтле хәлләр аңлашыла башлый. Мепә-менә синен алдыңда искиткеч серләр ачылып китәр, син әллә ниләр белерсең, менәмеиә син хайваннар, кошлар телен аңлый баш- ларсың шикелле тоела. Әмма миңа акка кара белән язылганның һәммәсе дә ап-ачык булып ярылып ятуга караганда, менә шулай бераз серлерәк тә, тирәнрәк тә булып, ачылмыйчарак калуы ошыйрак төшә иде. Әйтик, бик матур төш күрә башлап та күреп бетермичә уянып киткән кебегрәк. Андый китап уйландыра, кызыктыра, нидер вәгъдә иткәндәй өмсендереп тора. Кечкенәрәк хикәяләрне, бәетләрне кич утырган өйләрдә, малайлар һәм егетләр җыелганда мунчаларда укыштыргалый башладым. Җәйгә чыккач, ат ашатырга барганда икмәк сыныгы белән янәшә куенымда берәр китапчык та була иде. Әмма иптәш малайлар мина укырга ирек бирмичә уенга сөйриләр иде. Үзем уйныйм, әмма башымда һаман да китап сүзләре белән төрле кызыклы хәлләр кайнаша. Уйный торгач, үзем дә сизмәстән, төрле ят сүзләр ычкындыргалыйм икән: — Бәли', яисә шимди2 ,— дип. Кайчагында берәр малайны тимсах.3 , хинзир4 , ганкәбүт5 дип тиргәп ташлаган чаклар да булга- лады. Андый чакта иптәшләрем күзләрен акайтып аптырап калалар иде. — I Гәстә, нәстә? Әмма безнең тирә малайлары моны бик тиз аңлатып бирәләр иде. — Ә, аңа китап ясене кагылган, ара-тирә шулай ычкынып киткәли ул. Малайлар минем шулай кая барсам да үзем белән китап йөртүемә, буш вакытта кулымда һаман китап булуга бик аптырый торганнар иде. — Нишләп һаман укыйсың да укыйсың син, ә’ Беләсең ич, китапны муллалар гына укый. Мулла булу сиңа барыбер тәтеми. Син бит чеп-чи мужик малае. Мондый вакытта иң каныкканы күрше малае Нимжан була торган иде. Саргылт кашлы сыек-зәңгәр күзләрен челт-челт йомгалап, селәгәен жыя-жыя, Нимжан: — Укыгач нишләп мулла итмәсеннәр? — дигән була. — Кем белә, бәлкем әнә аргыяк чиркәвенә пунамар итеп куярлар. Бер кулы белән чан кагар, икенчесе белән чукыныр. Малайлар егылышып көләләр. Мин, еларга житешеп. Нимжанны тукмакларга тотынам. Мин апа карап китап укуны ташлый аямаячагымны яхшы беләм. Тик моны аңлатырга сүзем житми иде. — Сез белмисез генә,— дим мин.— Китап уку бик рәхәт тә, күңелле дә ул Китапка бик гыйбрәтле нәрсәләр язалар, безнең Яна Салада гомер дә булмый торганнарны. Үзең менә монда утырасың, ә үзең әллә капларда, диңгез буйларында, әллә нинди чит патшалыкларда йөрисең. Миннән тик көләләр геиә иде. — һа, һа! Тапкан кызык! Чынмыни ул? Китапка бит күз буган шикелле алдап кына язалар. Хәтта мине Хәкимжан да якламый башлады: — Күп укысаң, башың түнә башлар әле менә, шул булыр. Нимжан тагын элеп алып китте: — Әп» Казакларның Оер егете «мулла булам, дн дн алла .............. .. ел буе көне-твне укыган икән. гунчн да акылыннан язган. ӨПландермакче булып кыз куенына аертканнар нкаи. «княү булмыйм!. ДНП кычкыра- кычкыра тәрәзәдән чыгып качкан, ди. V Әбугалисина турындагы китап кулга төшкән көн минем өчен бәйрәмгә әверелде. Укый торгач, кич булды, караңгы төште, өйгә ут алдылар. Мин чәй янына да килмичә һаман укыдым. Төн җитте, өйдә- геләр йокларга яттылар. Мин һаман китаптан аерыла алмыйм. Әти орышып ташлады. Никадәр китап сүзе тыңларга яратса да, әни дә ачулана башлады: •— Җитте сиңа, тилемсә! Башыңа бәрер!—диде. Мин алай да китапны куя алмадым, ут сүндергәч, ай яктысында укып бетердем. Бу китап мине шулкадәр хәйран калдырды, мин анда язылган хәлләрне иптәшләрем дә тизрәк белергә тиеш дигән уйга килдем. Хәкимҗан түр якларында чабата ясап утыра иде. Кечкенә яктан аның авыру апасы Мәрьямбикә белән кечкенә сеңелесеиең мыдыр- мыдыр сөйләшкәннәре ишетелде. Мәрьямбикә моннан берәр генә ел элек озынча алсу битле, кая басарын белмичә тыпырдап торган уналты яшәр кыз иде. Аңа үпкә авыруы эләккән дә менә ул байтактан бирле урын хастасы инде. Аңа хәзер карчыклар төсе кергән. Ул көннәр буе ялгыз ята. Минем уемча, бу китап аның да бераз күңелен ачарга тиеш иде. Хәкимҗан миңа укы дип тә, укыма дип тә әйтмәде. Аның гадәте шундый. Менә ишеткәч әле үзе дә шаккатыр. Мин дустыма китапның ин кызык урыннарын гына укыл күрсәтергә булдым. Киттем укып, киттем укып! Күз алдына зиннәтле патша сарайлары, ефәктән дә атластан киенгән вәзирләр, галимнәр, чибәр кызлар, матур бакчалар килеп басты. Шушы сокланып туймдетай байлык һәм матурлык эчендә Әбугалисина үзенен искиткеч маҗаралары белән халыкны шаккатыра. Ул бер әфсен уку белән кешене агачка, агачны кешегә әйләндерә, патша сараендагы җилне икенче бер кешенең йортына борып җибәрә. Тагын шундый кырык төрле шаккатарлык маҗара. Шаулатып укып барам. Шундый күңелле! Ботен шәһәрдәге утны бер карчыкның чалбар төбенә яшерүе турында укыганда, түзә алмыйча хәтта кычкырып көлен җибәрдем. Тик шунда Хәкимҗан каты гына итеп минем теземә төртте: — Фу, бигрәк әллә нинди инде син! Ишетмисеңмени?!. Күтәрелеп карасам, әллә нишләп киттем. Дәүтәтәй, ике битен каплап, бүлмә кырыенда елап утыра. Хәкимҗанның да күңеле тулган. Тыңлабрак карасам, кечкенә якта Мәрьямбикә, бик тә бетерешкән зәгыйфь тавыш белән, сеңелесепә васыятьләрен әйтә икән. — ...яме, сеңелем, син минем янымда озаграк утыр, — ди ул.— Әле минем җир астында озак-озак, гомер буена ялгыз ятасым бар. Миңа анда да күңелсез булыр, менә монда да бик күңелсез, һаман я-.гыз да ялгыз. Минем яныма бер кеше дә керми. Миннән куркалар. Ә син курыкма. Мин сиңа менә шушы зәңгәр яулыгымны бирермен. Дәү үскәч, яңа күлмәгемне дә син киярсең, апаем төсе дип. Тавыш-тын булмагач, Мәрьямбикә, күрәсең, бу якта кеше юк дип уйлагандыр, озак кына йөткергәннән соң бераз гыжылдап яткач, аның хәлсез тавышы яңадан ишетелә башлады. — Киләсе яз, үләннәр борын төргә башлагач та, сез минем баш очыма нәни генә каен утыртыгыз, яме! Теге яшел толымнарын кызлар шикелле асылындырып утыра торганын. Аңа син җомга саен су сибеп китәрсең. Ә мин ку бәләк булып кайтырмын да, шул каенның ботагына утырып, сине карап торырмын. Син килсәң, миңа да рәхәт булып китәр. Шунда нечкә генә икенче тавыш ишетелде: — Мин дә сине күрерменме соң? — Юуук. Син күбәләкне генә күрерсең. Ә ул минем җаным булыр. Дәүтәтәй тавышсыз гына һаман яшь түгә, Хәкимҗан ясый торган чабатасына иелеп төшкән дә кайгысын йотып утыра. Мин, урынсызга кеше рәнҗеткәндәй, нахакка туганымны мыскыл иткәндәй, эчтән янып, кыйналып, ишеккә атладым Мина берсе бер күтәрелеп карамады. Хәкимҗанның «бигрәк әллә нинди син» диюе бик озак онытылмыйча йөрде. Байтакка кадәр китап укый алмадым. Шул китаплар «әллә нинди» итте бит... VI Шулай да Арма базарында китап сатучыны күргәч, аның янына туктамыйча булмады. Шунда гомеремдә беренче тапкыр зур гөнаһ та эшләдем. Базар һәрвакыттагыча айкала да чайкала, гөрли дә шаулый. Китапчы агай да кечкенә чанасын Бпрәзә байларының базар уртасындагы кызыл кирпеч кибете ышыгына туктаткан да кәсеп иткән булып маташа. Балалар шуа торганнан бик аз гына зуррак жәяүле чана. Чана төбенә капчык җәйгән дә зәңгәр, яшел, кызыл, бишнп төсле матур тышлы китапларын шуның өстенә катлы катлы итеп тезеп салган. Ул китаплардан авылда булмый торган ниндидер затлы ис. кала исе бөркелеп тора, мондагы чүп-чар. пычрак һәм печән калдыклары арасында бу китаплар әйләнә-тирәгә ниндидер пакьлек, затлылык төсе кертәләр. Гәрчә авылча гына киенгән булса да. китаплары янында әлеге агай да бүтәннәрдән аерылып тора, ничектер, килеш-килбәте да бик әдәпле, үзе дә «гыйлем» кеше булып күренә. Ниләр генә юк иде бу кечкенә чанада! Төрле исемдәге җыр китаплары дисеңме. Бәдәвам, Ясин, догалыклар, төрле горнәлекләр ' дисеңме, «Сак-Сок» бәете. «Суга баткан Гайшә» бәете, төрле хикәятләр дисеңме, ни җаның тели! Ә бәяләре ике тиен дә еч тиен. Абзый яныннан кеше өзелеп тормый. Кайбер кешеләр берьюлы бишәр унар китап ала. кайберләре, минем кебек, бик озаклап актарынса да. башын кашып, алмыйча гына китеп бара. Шулап берсен алып, берсен куеп актарына торгач, арадан миңа таныш булмаган «Ана арслан» дип исемләнгән кызыл тышлы бер китап килеп чыкты. Өстән-өстәп куз йөгертеп кенә мин аның ни турыда икәнлеген дә шәйләп алдым. Ниндидер балаларны явыз бәндәләр урманга илтеп ташлаганнар. Әмма алар анда үлеп бет.мәг-шнәр, алар ны бер апа арслан үз сөтен имезеп кеше иткән. Менә сиңа мә! Мондый китап безнең авылда бер генә кешедә дә юк. Минем хәтта йөрәгем ешрак тибә башлады. Яна бит бу, искиткеч бит бу! Үзе бик үк юка да түгел. Тик шунда ук башыма кайгы төште. Акчам юк бит! Мин инде аласы вактөякне алган, әти биреп җибәргән тиеннәрне тотып бетергән идем. Кигапны бер алам, бер куям. Башка китапларны актарган булып маташканда да тегеннән күземне ала алмыйм Ул бит бары бер генә! Менә кемдер килер дә биш тиенен биреп алыр да китәр. Миңа 1омер буена үкенече генә калыр. Тора-бара минем бу китапны шулкадәр аласым килә башлады. Әйтерсең, ансыз дөньяның яме дә, тәме дә булмаячак, кыскасы, аны укымыйча калу мөмкин дә түгел Ләкин нишләргә? Шунда башыма бик шәп уй килде дә авылдашларымны эзләргә тотындым. Әле берсеннән барып үтенәм, әле икенчесеннән. — Биш кенә тиен биреп торыгызмы. зинһар' Биш кенә тнен! Ләкин алай да булмады. Кайсының вак акчасы юк икән, кайсы •Горпәлек, гор р эле к — календарьмы бездә шулай 1тЬ»Й >р иде малайсытты, күрәсе», кайсы берсенең бирәсе килмәде. Китапчы янына буш кул белән әйләнеп кайттым. Кешеләрне» берсе килә, берсе китә. Ә мин һаман таптанам. Китеп кенә булмый бит! Азаплана торгач, нидер булды. Ниләр кылуымны үзем дә белештермичә сатай-матай килгән арада китапчык куенга килеп керде. Шунда ук бурлат төсле кызаруымны да сиздем. Минем болан телсез калып китә алмыйча катып торуыма, күрәсең, абзый да игътибар иткәндер. — Я, улым, кайсы» бирим? — диде. — Хикәят китабы кирәкме, әллә җыр китабы аласыңмы? Алып кына җибәр әле иң әгъләсен! Мин ык-мык иттем. Абзый мина улым дип дәшә. Ә мин... Шушы әшәкелегемә мең мәртәбә үкенеп, китапны шунда ук кире чыгарып атар хәлгә җиттем. Ләкин, я китапны чыгарып сала алмыйча, я кузгалып китә алмыйча, тагын байтак таптандым. Арчадан чыгып байтак җир киткәч, затлы ис аңкытып торган шул газиз китабымны кулыма алып һәйбәтләбрәк карыйсым, аның үземдә булуының рәхәтен татыйсым килә башлады. Ләкин китапка кулым тиюгә тагын кире алдым. Тик гомер буе болай азапланып та булмый бит! Кайта торгач, үземне аклар өчен төрле сәбәпләр эзләргә керештем. — «Әй, исең киткән икән! Сәүдәгәр ич ул! Малмыни аңарга биш тиен! һи! Нәрсә соң ул биш тиен?.. Биш кадак кара ипи, биш стакан икмәк куасы...» Тик шунда агайның калын олтан салган иске киез итеге, җиң төпләренә кара ямау салынган кызыл бәс тышлы иске туны, кырыйларыннан сары йоннары тырнаеп торган арзанлы мескен бүреге күз алдыма килде. Кем белә? Әллә азрак файда чыга ул өч тиенлек китаплардан, әллә юк. Бәлки менә минем ише карак малайларны тәүфикъка утыртып булмасмы, халыкның азрак аңын күтәрә алмаммы дип шулай базардан-базарга чана сөйрәп, бер тиенсезгә азапланып йөри торгандыр әле. Тора-бара бу оятны берәр ничек капламыйча күңел тынычланмаячагын аңладым. Уйлана торгач, киләсе базарга китапның хакын илтеп түләмәкче булдым. Әмма кайта торгач, ул фикерем дә ошамый башлады. VII Карлар эреп, юллар өзелә башлаган вакыт иде, базарга атка атланып кына китәргә туры килде. Юл буе борчылып бардым: «Ай-Һай, бу пычракта чана сөйрәп, йөрерме икән китапчы абзый?!» Миңа бераз оят та. шул ук вакытта китапны алып киткәндәгегә караганда, бераз җиңелрәк тә иде. Үз кулым белән илтеп бирәм бит! Бу инде урлау түгел бит! Китапчы абзыйга ниләр әйтәсемне юл буе унлап бардым. — Мин синең китабыңны алып торган идем, — диярмен. Абзый кеше шаккатар. — Ничек алып тордың? — дияр. — Укып карарга дип алдыңмы? Кызыгыпмы? Мин читкә борылган арадамы?.. Мин инде абзыйның орышуына да, шелтәсенә дә риза идем. Тик рәнҗемәсен, бәхилләсен генә! — Әйе. әйе. укып чыктым инде мин аны, абзый!—диярмен,— Малайларга да укып күрсәттем. Зерә дә әйбәт китап. Үзе кызык, үзе гыйбрәтле. Китапчы агай килгән иде, рәхмәт төшкере. Мин аның кызыл бәс тышлы тунын, озын гәүдәсен ерактан ук күрдем. Ул бу юлы да базар уртасындагы әлеге кызыл кибет янына туктаган. Тик бүген нигәдер минК ПГ^ыН НӘ ТипоЫК Күп жыелган б> лып чыкты Шуна гаҗәпләнеп мин дә аның тирәсендәге шул зур төркемгә барып кушылдым. Агайларның кайсылары аркаларына капчык, кайберләре берничә кием чабата аскан, култык астына манылган киндер, я берәр төенчек кыстыр- гаНүПәммәсе дә башларын сузып китапчы сөйләгәнне тыңлыйлар Хәнәфи абзыйда бүген китап сату кайгысы юк иде шикелле Аның чырае шул тикле кайгылы, әйтерсең, менә хәзер елап җибәрер шикелле. Ул намазга оегандагы кебек кулларын кушырган, басынкы тавышы ара-тирә калтыранып киткәли. Безнең як тумасы 4 иде бит, мәрхүмкәй, үзебезнең як егете. Менә шушы урамнардан ничә узганы бар. Әле Кырлайга кайтып китәр иде, әле Өчнлегә Ничә мәртәбәләр Казанның китап кибетендә очраштык. Күргән саен әйтер иде, мәрхүм. «Ташы мәгърифәтне авылга. Хә- ...... - тамчыдан күл бу' .....................................' - 1 эзләре Әле генә килеп кушылган кайбер агайлар, үзара пышылдап, күршеләреннән сорашырга керештеләр — Кемне әйтә үзе, кем үлгән? Хәнәфи абзый тагын төшендереп бирде: — Габдулла Тукаев вафат, шигырьләр язучы. Кем генә белмәс икән аны? Ул гомер буе безнең өчен янып-көеп яшәде. Безнең ише Квзге тен. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә жил җылый. Җил жыламый, ач үлемнең куркусыннан ил жылый — Аның язганнары халыкның күңеленә сары май булып төште. Изге җан иде ул безнең Габдуллабыз. Әйдәгез, җәмәгать, аның рухына бер дога кылыйк! Китапчыны төрле яктан әйләндереп алган агайлар, дәррәү тезләнеп, ихлас күңелдән дога кыларга тотындылар. Минем тамак төбен нидер кытыклый башлады, йөрәккә ниндидер җылы дулкыннар коелды. «Сабыйларның догалары кабул була икән» дигәнне күп ишеткәнем бар иде. Минем догам күккә менеп җитәчәгенә чын күнелдән ышанып кулларымны күтәрдем Ләкин никадәр тырышсам да. доганың гарәпчә сүзләрен исемә төшерә алмадым, үзебезчә теләргә керештем — Ярабби. Габдулла абыйны көлле газаплардан азат ит Ярабби, аның һәм мә ки гөнаһларын ярлыка, үзен мәңге җәннәтле ит Амин! Агайлар, ачык кабер яныннан киткәндәй, тирән кайгы баскан хәлдә, башларын иеп китә торалар, алар урынына бүтәннәре килә Хәнәфи абзый аларгада шул ук хәбәрне әйтеп кайгысын белдерә, ара-тирә чанасыннан китап алып берәр шигырь дә укып күрсәтә иде — Йөрәк ялкыннары кабынып дөрли генә башлагач та сүнде китте, бичара. Шундый яшь чагында ук дөнья куяр дип кем генә уйлаган? Әле былтыр гына Хөсәен үлгәч менә нәрсә язган иде бит: Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?' Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач? Агайлар чабата башларына карап кайгы йогып торалар Кайбер- ләренең керфек төпләре юешләнә, кайберсе нәрсәдер уңайсызлагандай, тамак кырып күя. Миңа алар бүгенге базардан җилкәләренә йорт кирәкләре генә түгел, зур кайгы да күтәреп кайталар шикелле тоела Шунда күтәрелеп карасам, исем-акылым китә язды. Менә сиңа тамаша! Минная ерак та түгел, Ямашнрмәнец теге зимагуры бел» читекче кыз Мазлума басын торалар. Иеанлашергэ ЛШ1 кулымны су 4 Бетең якта тугая диюе. нәфи абзый, кашыклап кына булса да ташы. К,'.. лыр», дияр иде. Хәзер менә язган китаплары белән баскан генә калды. < кагылган-сугылганнар турында өзелеп-өзелеп, күз яшьләре белән язып калдырды. зарга белмим, исәнләшмәскә белмим. Әмма аларның чырайлары шундый кайгылы иде, мин аларны борчымаска булдым. Зимагурның өстендә Сафа абый тегеп биргән шевиот бишмәт, башында шул элекке озын бүрек. Аягына күн итек киеп, билен билбау белән буып җибәргәч, ул хәзер авылның ярыйсы гына көн күрүче йортлы-жирле хуҗа кешесенә охшый калган. Башыма төрле сораулар килә башлады. Ничек була соң әле бу? Читкә китеп югалды дигәннәр иде, ә ул монда йөри. Мазлума нигә аның белән? Әллә югыйсә зимагурга кияүгә чыккаймы? Аннары китапчыда зимагурның нинди йомышы булсын икән? Алай дисәң, зимагурга күзе төшүгә китапчының йөзе, якын кешесен очраткандагы кебек. үзгәреп китте. Хәнәфи абзый. «Менә шулай инде эшләр!» дигәндәй, хәсрәтле күзләрен җиргә текәде. Шулвакыт кинәт кенә теге безгә имана җыярга килгән, саргылт сакалын нәкъ патшаныкы кебек итеп төзәттергән үрәтниккилеп чыкты. — Нәрсә бар монда, ә? Нәрсәгә җыелган бу толпа? — дип кычкырды. Китапчы агай аны күрүгә, кулларын йөзенә китереп, дога укырга тотынды. Зимагур үрәтникнең колагына пышылдап: — Знаш, ваш блгарудий, — диде. — Казан-город татарский святой помирал. Ми наш магометанский бог малитва читайт. Үрәтник ышаныргамы, юкмы дигәндәй бер зимагурга, бер тезләнеп дога кылып торган халыкка карап торды да тагын сорап куйды: — Святой говоришь? Какой? — Бальшой, бальшой!— Зимагур шунда ук уч төбен ачып аңа кулы белән язып та күрсәтте.— Книгам писал. Многа, многа. Миңа ничектер үрәтник зимагурның русчаны белә торып шулай бозып әйтүен дә, изге кеше үлде дип күз буяр өчен генә сөйләвең дә яхшы белә, тик нилектәндер белмәмешкә генә салыша кебек тоелды. Ул зимагурга баштанаяк сөзеп карады да кулын селтәп китеп барды: — А ну, валяй, валяй!.. Мин бу «вәләй»нең нәрсә икәнен аңламасам да, начар сүз булмаска тиешлеген чамаладым. Мазлума апай Төркстан ягына барырга чыккач, теге убырлы карчык кулыннан ычкынып, качып кайтканнан соң, туган авылында бераз гына торган да. тырыша торгач, Иж-Бубидагы кызлар мәктәбенә укырга кергән. Тик анда ниндидер чуалыш кузгалганнан соң, хәзер анда укучыларның байтагысы «күздән югалып» торырга тиеш икән. Менә тагын бу якларга кайткан. Кулын селтәп, еларга җитешеп сөйли Мазлума. — Ай, энем, — ди. — Габдулла абый да әнә шул кысынкылыкны күтәрә алмаган, шуңа тыны бетеп, буылып үлгән!.. «Кая барсаң да бер кояш, күбәләктәй газиз җанга көч». VIII Мин юл буе шул авыр кайгыдан арына алмыйча иләс-миләс хәлендә кайттым. Базарчы агайларның, иң газиз кешеләрен күмгәндәге кебек, авыр кайгыга батулары юл буе күз алдымнан китмәде. Каенсардан узганда да миңа бик моңлы булып, күңелләрне тетрәтеп бөтен мәдрәсә белән көйләнә торган әлеге «Туган тел» шигыре ишетелгән кебек булды. Тора-бара минем китаплар белән балаларча иксез-чамасыз беркатлы мавыгуым бөтенләе белән Габдулла Тукайга күчте. Әле берәр ай гына элек Әбугалисина белән ничек җенләнгән булсам, хәзер шулай ук алны-ялны белмичә тоташтан Тукай шигырьләрен укый башла дым. Аның сүзләре нәкъ кирәк вакытында, күктән иңгән кебек, ничектер үзеннән-үзе күңелгә килеп керә башлады. Әллә ничек кенә искә килә дә яраткан жыруың шикелле, үзеннән-үзе көйләнә. Күбәләк яисә карлыгач күзгә чалындымы, аның шигырьләре искә төшә. Берәр агайның сука артыннан икегә бөгелеп атлавын күрдеңме, тагын аның шигырен хәтерлисең. Ул үзенең әлеге «Бетте көч, сынды кылыч. Шул булды эш»... дигән шигырен язганда да, мөгаен, безнең әти кебекләр булып та уйлагандыр. Әнә әти дә шулай, тыны бетеп сәкегә ауганда, үзәкләрне өзәрлек итеп: — Булмады инде, юк инде, юк,— дип ыңгыраша бит. Тик минем бер нәрсәгә башым житмц иде. Габдулла Тукай шул япь-яшь башы белән нинди вакытта, нәрсә әйтәсен каян белә алган? Ничек шулай йөрәкнең түренә үк кереп утыра торган итеп, тирән мәгънәле дә, килешле дә итеп яза алган? Бөтен халыкны авызына каратырлык иң кадерле, иң үтемле сүзләрне каян табып бетергән? Зәбихулла абыйдан сорарга кыймадым. Ул әллә әйтә, әллә юк. Мин бу турыда үземнең өлкән туганым Вәли абыйдан сорап карадым. Ул да китаплар укыштыргалый иде. «Вәли бик килештереп, бик ягымлы итеп яза» дип, күршекүлән аңа солдат улларына, я читтәге туганнарына хат яздыра торган иде. Вәли абый мин сораганга бик ансат жавап тапты: — Китап язучы кешеләр, халыкның нәрсә сөйләшүен, нәрсә уйлашуын, үзләренә сиздермичә генә, читтән-чоттан гына тыңлап йөриләр. Шуны мыегына чорнап йөри-йөри дә, «чап» иттереп ябыштыра куя кирәк чагында! Дисвительнидә минем бәетләр, мөнажәтләр чыгара торган бер иптәшем шундый ишеткән-белгәннәрен җиде төн уртасында торып яза торган иде. IX Шул яшьләрдә күңел дөньясында элек ул кадәр үк сизелмәгән сәер тойгылар уяна башлады. Берәр юньлерәк китап укырга тотын дыңмы, ул элек истә-оста да булмаган яңа тойгылар уята. Күңел нидер эзләнә, нидер җитмәгән дә кебек, нидер күңелдәгечә \к түгел, нәрсәдер көтәсең, каядыр омтыласың. Үзең тырма тырмалыйсың, сабан артыннан йөрисең, ә күңелең әллә кайларда. Киек казлар белән торналар җылы яклардан кайтканда, синең дә алар янына күтәреләсең, «кыйгак-кыйгак!» дигән шул моңсу авазларны тыңлый-тыңлый, алар белән бергә зәңгәр күктән әллә канларга очасың килә. Кич-иртә кошлар сайравы да дулкынландыра, таң беленгәндә кыр- ларболыннар өстенә иңгән тирән,«моңсу тынлык та, күк читендә төрле төстәге нурлар уйнавы да. Шуларның һәммәсен күзең күреп, күңелең сизгәнчә, бөтен яме, тетрәнүләре, жанлы күркәмлеге белән, бер генә бизәген дә әрәм итмичә, кәгазьгә төшереп аласы килә башлый. Ләкин ничек итеп?... Басуларга, болыннарга чыкканда күңелең сизеп тә телең белән әйтеп бирә алмаган әнә шул ярсу тойгылар дәртле жыр булып җырланмадымы икән? Шулай укый, хыяллана һәм нәрсәдер көтеп, нәрсәдер эзләнә торгач, бервакыт өзелеп-өзелеп гармунда уйныйсым килә башлады. Ләкин гармун алырга акча юк. Хәер, ала калсаң да. әти аны йортка якын да китермәс иде Нишләргә икән? дип кырык төрле планнар кора, эзләнә торгач, җае табылды. Минзайның әлеге келтер келтер он тартып торган кечкенә җил тегермәненә тәрәзәләр ясап бирдем Шуның өчен Минзай мина кичләрен эштән бушаганда гармун уйнарга рөхсәт бирде Тик Минзай кулында сандугач булып сайраучы бу көйле тартма миндә гомер буе ач торган кәҗә бәтие шикелле колакны рәнҗетерий шыксыз тавышлар чыгара иде. Минзай бу хәлгә түзәргә киңәш бирде, в» — Башта гел шулай була ул. Син караңгыда гел үзең генә кара мунчага кереп уйна, көнне бармакларың үзләре капшанып тапсын,— диде. Анысын да эшләдем. Азаплана торгач, ниндидер ярым-йорты көй сымак нәрсә дә чыга башлады. Әмма беркөнне басу ягыннан җырлаган тавыш ишетелде. Агачтан самокат ясап маташкан келәтеннән Минзай да йөгереп чыкты. — Әхмәт китә бит! — диде. Әхмәт узган елдан бирле Судебный дип йөртелә торган күрше алпавытта тамак ялына диярлек хезмәтче булып эшли иде. Ул бер генә кичкә кайткан да менә хәзер китеп бара икән. Без аны озата чыктык. Әхмәтнең өстендә киндер күлмәк, аягында алпавытның бүтән хезмәтчеләренеке төсле үк ыштыр белән чабата, әмма башында укучы бай малайлары гына кия торган зәңгәр читле шәп картуз иде, тик аның маңгай өстенә салынып торган ялтыравыклы «кәрнизе» генә урталай сынып эшне бозган. Әхмәт аны нәни генә кырынрак салган. Шунда Әхмәтнең ике ирен кырыена кыюсыз гына булып төртеп чыккан кара төкләргә күз төште. Аны күргәч, нишләптер, Минзай да үз борын астына бармагын тидереп алды. Әхмәт кечкенә генә төенчеген таяк башына элеп иңенә салган килеш тын гына барды-барды да: — Өченче көн безнең бай Әхмәтша абзыйны уңлы-суллы яңаклады, — дип әйтеп куйды. — Кит аннан? Ни өчен? — Бер аты икенче атының улагына тыгылган өчен. — Булыр инде’ — Валлаһи менә! — Әхмәтша абзый нишләде соң? , — Нишләсен? Берни эшләмәде. Кая барсын? Җире юк, йорты юк. Соңыннан бай бер чокыр аракы эчертеп чыгарган иде, «Идрнт-виртит бөтен дөньясын! Безгә шулай язгандыр инде...» дип кенә әйтте. Әхмәт борынын тартып куйды. Минзай кулындагы чыбыгы белән җенләнеп, зәһәрләнеп чаж да чож юл буендагы әремнәрне кыйнарга кереште. Тагын бераз шулай сөйләшмичә генә бардык. Иске зират турысыннан узгач, Әхмәт: — Кичә безгә, алпавыт хатынының туган көне итеп, өч тиен акча бирделәр, — диде. Минзай нигәдер көлеп җибәрде дә чыбыгын атып бәрде. Алпавыт йорты ягыннан бурзайлар өргәне ишетелгәч, Әхмәт туктады. Әмма аның да, безнең дә аерыласы килми иде. Әхмәт, түбән карап, чабата башы белән юлдагы кантарларга типкәләргә тотынды. — Җыенга туп-туры безгә кайт! — диде Минзай. — Безгә дә килмичә калма! — Ычкынып булса... Кире борылып бераз гына кайткан идек, Әхмәт җырлый башлауга туктап калдык. Ул безнең баш очыннан авыл өстенә карап җырлый иде. Хәер, бәлки ул безне бөтенләй күрмәгәндер дә. Бәлки ул якты тәрәзәләренең сөйкемле карашы белән иркәләп аны үз улы итеп озатып калучы Яна Саланы, үз очының яшел урамнарын, шул урамга аны ике яктан ике кулына ябышып тыкрык башына кадәр озата чыккан ап-ак «ырайлы, дәү башлы, дәү корсаклы яланаяк энесе белән, чәче тузгыган, аяклары чебиләгән кечкенә сеңелесен генә күргәндер, бәлки шулар өчен генә җырлагандыр. Җирдә Әхмәт җырлый, күктә бөтереләбөтерелә тургайлар сайрый. Әмма Әхмәт җырының уртасында моны-сагышы ташып торган көчле яшь тавышы белән күкләргә* җирләргә инәлү авазы салгандай: һа-а-а-и-и-и!.. — дип сузганда, бөтен дөнья тынсыз-өнсез калды, йөрәкбәгырьләрне авырттырып кысып китергән бу татлы моң күпереп үсеп яткан яшел игеннәр өстенә, ягымлы җылы бөркегән зәңгәрсу күк йөзенә күз яшедәй мөлдерәп торган авыр сагыш булып җәелде. Күзләргә яшь тулды. Буыннары да ныгып җитмәгән килеш Әхмәтне туган авылын ташлап китәргә, көн-төн алпавытка бил бөгәргә мәҗбүр итүче ниндидер явыз көчләргә күңелләрдә каргыш уянды. Җырның татлы газабыннан арына алмыйча, авылга кадәр бер сүз дә сөйләшми кайттык. Минзай ачынып янтавына сукты. — Их, малай! — диде. Кулын селтәп өенә кереп китте. Шуннан соң мин гармунны кулга алып көй эзли башлауга, күңел түреннән Әхмәтнең соңгы җыры ишетелә дә кемнедер рәнҗеткән, ниндидер тупаслык эшләгән кебек, кыенсынып гармунны кире куя торган булдым. Шулай нәрсәдер эзләнеп, тынгысыз җанга азык таба алмыйча иләсмиләсрәк йөргән көннәрдә Арча юлындагы чардуган яныннан узарга туры килде. Каенсарның бер агае кышкы буранда адашкан да үзләренең зиратларына кайтып җитәр-җитмәс кенә кырда өшеп үлгән. Аны шул үлгән урынында күмгәннәр дә кабер өстенә чардуган корганнар. Бу хәлне мин элек үк ишеткән идем. Әмма бу фаҗига мине нигәдер менә хәзер дулкынландыра башлады. Мин берничә көн шул турыда гына уйланып йөрдем. Ниһаять, бер көнне шушы хакта хикәя сымак бер нәрсә яздым. Бәлки аның «атасы-анасы да», хикәя дип атарлыгы да булмагандыр. Шулай да ул язмада әлеге агайның Арча базарыннан кайтканда адашуы, кычкыра-кычкыра, бата-чума юл эзләве, ахыр чиктә, арып-талып чанасына килеп утыргач, тәнендә рәхәт бер җылы сизә башлавы, бу вакытта авыл кешеләренең манара тәрәзәсеннән фонарь белән яктыртулары, балалары белән хатынының әтиләрен җылый-җылый көтүләре шактый ук тәфсыйллап. булдыра алган кадәр кызганычрак итеп язылган иде. Мин аны, әти юк вакытны сагалап торып, башта әнигә укып күрсәттем. Ул борынын тарткалап елап алды. — И бичаракай, үзе дә бик кызганыч, хатыны белән балалары да. — диде. Баштарак берникадәр тынычлангандай булсам да. соңыннан хикәя миңа ошамый башлады Мин укый торган китапларның күбесендә ямьяшел гөлбакчалар, зифа буйлы матур кызлар, чәчәкләр, төрле- төрле җимешләр, киң дәрьялар турында язылган була иде. Андый китапны укыганда, син үзеңне дә шундый каигы-хәсрәтсез ямьле якларда йөргән кебек, дөньясында бер генә борчуың да юк кебек хис итә башлыйсың. Мин язган нәрсәдә исә шыксыз буран уйнап торган куркыныч караңгы басу, ярлы кешенең кечкенә генә караңгы өе. анда тараканнар мыжлый, кешеләрнең ачы күз яше мөлдерәп тора. Бер-ике көн үткәч, эштән кайтуга атны капкадан гына кертеп җибәрдем дә инеш буена, Вәли абыйларга төшеп киттем. Әлеге нәрсәне, әгәр кыюлыгым җитсә, ана да укытасым килә иде. Каян беләсең’ Бәлки ул өметле сүз әйтер! Әмма Дәү абый барып керүгә мине орышып чыгарды. — Нинди малай син. ә! Шундый чакта ниндидер әкият күтәреп килгән. Йөгер хәзер үк өегезгә! Мин кайтып җиткәндә, лапаста тау кадәр күпереп безнең бердәнбер сыерыбыз үлеп ята, аның янында әни елап тора, әти битен каплап җиргә чүгәләгән иде.
(Дәвамы унберенче санда)