ТАТАР МӘДӘНИЯТЫНЫҢ КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН
1919 ел 1 январь. «Эш» газетасында Вәли Шәфигуллинның «Советлар Россиясендә татар матбугаты вә әдәбияты» дигән мәкаләсе басылды. 15 январь. Астрахань татар театры Гогольнең «Өйләнү» пьесасын сәхнәгә куйды. Спектакльнең режиссеры Зәйни Солганов. 7 февраль. Татар драма артистлары труппасы Гафур Коләхметовнын «Кара һәм кызыл» драмасын сәхнәгә куйды. 9 февраль. Казан Журналистлар союзы «Красные зори» исемле әдәби һәм сәяси журнал чыгара башлады. 2! февраль. Казанда Мөселман матбугат комиссиясе төзелде Председателе Рәүф Алмаев 21 февраль. Ф. Бурнашныц «Яшь йөрәкләр» пьесасы буенча ЭШЛӘНГӘН спектакльнең премьерасы булды. Режиссеры К. Тинчурнн. 28 февраль. Шамил Усманов Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшли башлады. 10. II һәм 12 март. «Эш» газетасында Г. Ибраһимовнын «Иҗтимагый революция Һәм татар зыялылары» исемле зур мәкаләсе басылды 10 март. Сәнгать хезмәткәрләрен оештыру максаты белән. Казанда артистларның, музыкантларның һәм һәвәскәрләрнең гомуми жыелышы уздырылды. Ж,ыелышта. шәһәрдәге сәнгать эшчеләрен барлау һәм киләчәккә бурычлар билгеләү өчен, вакытлы комиссия төзелде. 18 март Журналистлар союзы янында мөселман секциясе тезү максаты белән. «Эш» газетасы редакциясендә татар язучылары, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре һәм журналистларының гомуми жыелышы булды 24 март. Беренче Идел буе татар укчылары бригадасы төзелә башлады Бригаданың комиссары Шамнл Усманов. 4 апрель. Танылган трагик Мохтар Мутин бенефисына Нариман Нарнмановнын «Налнр шаһ» трагедиясе куелды. 16 апрель. Укучы яшьләрнең «Берек» оешмасы Габдулла Тукайны искә алу кичәсе оештырды. •Эш» газетасы. 13 апрель 18 апрель. Драматург һәм шагыйрь, большевистик «Көн» газетасының (Сембср) редакторы Фәтхи Бурнаш Коммунистлар партиясе сафына керде. 24 апрель. Коммунистлар партиясе мөселман секцияләренең Казан өлкә бюросы «Интернационал»ныи иң яхшы тәрҗемәсенә конкурс игълан итте. Конкурста беренче урынны С. Сүнчәләй алды. 23 май. Зур театрда «Галиябану» драмасының премьерасы булды Хәлил ролендә С, Айдаров. Галиябану булып Г. Болгарская уйнады 30 майга кадәр. «Мәгариф» һәм «Бертуган Кәримовлар» исемле шәхси типография ләр конфискацияләнде. 10 июнь. «Эш» газетасында М. Максудның «Изге көрәшкә» дигән нәсере басылып чыкты. Июньнең беренче яртысы. Татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре Шәйхзадә Бабич ак фетнәчеләр тарафыннан жәзалап үтерелде. «Кызыл Армия» газетасы. 16 июнь. 16 июньгә кадәр. Самарада (хәзерге Куйбышев) «Таң» исемле театр труппасы оештырылды. «Яңа көн» газетасы, 16 июнь. 25 июнь. «Эш» газетасында түбәндәге игълан басылды: «Татарлар арасында театр вә музыка эшенең куелуы һәм аның киләчәктә ө.мет ителгән барышы хакында 26 июньдә кич 7 дә булачак кннәш мәҗлесенә Казанда булган оешмаларның һәркайсыннан 1—2 шәр вәкил чакырыла. Шулай ук татар театры һәм аның барышы хакында үз фикерен әйтәчәк һәрбер кеше килергә тиеш. Мәҗлес Тукан урамында «Эш* конторасының идарәханәсендә булачак*. 25 июнь. Танылган революционер, коммунист Камил Якуб фетнәчеләр тарафыннан үтерелде. Июнь — сентябрь. Г. Ибраһимов. махсус задание буенча, дошман тылында йөрде. Соңыннан ул. бу сәяхәт-командировкасының хисабы төсендә. «Дошманнар арасында дүрт ай» исемле очерк язды. Очерк «Кызыл юл» газетасының 7 сентябрь, «Эш» газетасының 15 сентябрь. «Кызыл Армия» газетасының 16 сентябрь саннарында басылды. 6 август. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге, Казан өлкәсе һәм шәһәренең бер төркем интеллигенциясе, руханилары һәм мөгаллимнәре өчен, аңлашу мәҗлесе үткәрде И. Казаков, С. Сәетгалиев, Р. Рәхмәтуллин җыелышка килүчеләргә (30 кеше) Совет властеның асылы, тоткан политикасы турында аңлаттылар. «Эш» газетасы, 8 һәм 14 август 8 август. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге карамагындагы татар драма артистлары труппасы Ш Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле комедиясен сәхнәгә куйды. Спектакльнең режиссеры К. Тинчурин. 19 августка кадәр. Зөя өязендә дәүләт театр труппасы төзелде. «Эш» газетасы, 19 август. 19 август. «Кызыл юл» газетасында «Матәм маршы»ның татарча тәрҗемәсе басылды. 24 август. Казан югары сәнгать мәктәбендә күргәзмә ачылды. Ул өч бүлектән (рәссамчылык, скульптура һәм монументаль-декоратив сәнгать) тора. 7—14 сентябрь. Казанда һәм губернада китап атналыгы үткәрелде. Китап атналыгының максатлары 1. китап җыю; 2. халыкка китапның мәдәни ролен аңлату һәм 3. китапханә эшләре белән халыкны таныштыру. 14 сентябрьдә Казанда 20000 гә якын китап җыелды. «Эш» газетасы, II һәм 17 сентябрь. 21 һәм 29 сентябрь. «Кызыл Армия» һәм «Эш» газеталарында түбәндәге мөрәҗәгать басылды: «Урыннардагы партия оешмаларына һәм язучылар дикъкатенә’ Октябрь революциясенә 2 ел тулу мөнәсәбәте белән, Казандагы мөселман журналистлары һәм язучылар катнашы белән түбәндәге темаларны эченә алган зур бер җыентык чыгарылачак 1. Революция корбаннары (кыскача тәрҗемәи хәлләре, революция дәверендәге хезмәтләре, мөмкин булса рәсемнәре); 2. Революция тарихы (Февральгә кадәр. Февраль — Октябрь арасы, Октябрьдан соң); 3. Учредительное собрание; 4. Гражданар сугышы (төрле дәверләре); 5. Мөселманнар арасында милли хәрәкәт (съездлар дәвере. Милли шуралар. Хәрби шура, Милләт мәҗлесе вә башк? дәверләр), 6. Мөселманнар арасында сәяси агым (эшчеләр оешмалары, социалистлар комитетлары, большевиклар партиясе комитетлары, сул эсерлар, конференция, съезд, комиссариатлар вә башкалар)... Материаллар <Эш» яки «Кызыл Армия» идарәсенә җибәрелергә тиеш». Сентябрь. Стәрлетамакта Башкортстан Ревкомы органы «Башкортстан хәбәрләре» газетасы чыга башлады. Ул 1922 елда Уфага күчте һәм РКП(б) нын Башкортстан өлкә комитеты органына әверелде. 1924 елда «Башкортстан хәбәрләре» нигезендә 2 газета чыга башлый: башкортча «Башкортстан» һәм татарча «Яна авыл*. (Хәзерге көндә бу газеталар «Совет Башкортстаны» һәм «Кызыл таң» исемнәре астын* дэ чыга.) Сентябрь. «Кызыл йолдыз» газетасының 65 санында Муса Җәлилнең «Бәхет» исемле беренче шигыре басылды. Октябрь башы. Казанда шәрык консерваториясе ачылды. 18 октябрь. Ф Буриаш рус совет шагыйре Д. Бедныйның «Ачлык-патша* исемле поэмасын тәрҗемә итте. 5 ноябрь. «Эш» газетасында түбәндәге игълан басылды: «Ноябрь урталарында Төркстанга китәчәк «Шәрык поезды»нда чыгарылачак газета идарәсенә казакъча (кыргызча), сартча, фарсыча яхшы белә торган һәм шул телләргә русчадан тәрҗемә итә ала торган язучылар кирәк. Шулай ук югарыда күрсәтелгән телләрдә яхшы сөйли белә торган хатнблар һәм лекторлар кирәк...» 7 ноябрь. Октябрь революциясенең 2 еллык бәйрәме хөрмәтенә Пороховой бнетәдә Шамил Усмановның «Беренче адым» исемле 3 пәрдәле пьесасы куелды. 27 ноябрь. «Эш» газетасы игълан итте: «Казан губернасы Мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш мәгариф эшләрен карау бүлекчәсе тарафыннан, сәхнә эшчеләре җитештерү максаты белән, «Драматический студия» ачыла. Шул студиягә керергә мөселманнардан русча яхшы акларлык, сәхнә эшенә мәхәббәтле 4 һәвәскәр кирәк... Студиянең башлануы декабрь башында». 22 декабрь. «Мәркәз мөселман хәрби һәнятенең.. аң-белем вә сәнгать тарату бүлеге тарафыннан түбәндә исемнәре күрсәтелгән пьесалар русчадан татарчага тәрҗемәлә- нергә тәгаен ителде. 1) «Отелло», «Гамлет» (Шекспир); 3) «Ревизор» (Гоголь); 4) «Мещаннар»; 5) «Тормыш төбендә» (Горький)»... •Кызыл Армия» газетасы, 22 декабрь, 23 декабрь. Омскида «Азат Себер» газетасының беренче саны чыкты. Газета 1921 елда Новониколаевск (хәзерге Новосибирск) шәһәренә күчерелә һәм 30 елларның башларына кадәр яшәп килә. 1920 ел 15 январь. «Кызыл Армия» газетасында Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең аң- белем һәм сәнгать бүлегендә саклана торган «бу көнгә кадәр матбугатта чыкмаган татарча кулъязма пьесалар» исемлеге басылды. Аида барлыгы 35 әсәр курсәтелә. 15 январь. «Кызыл фронт атнасы» исемле бер көнлек газета чыкты. Газетада Сәлах Атнагулов, Ф. Бурнаш, К- Әмири мәкаләләре һәм Ф Бурнпшныи «Теләк, бүләкләр ул көтә.’.» КӘмнрннен «Без кызыллар» исемле шигырьләре урнаштырылган. 16 январь. Зур театр бинасында «Сәяси сакал» исемле 3 пәрдәлек комедия уйналды. Әсәрнең авторы һәм спектакльнең режиссеры — К Тинчурнн. 18 январь. «Кызыл Армия» газетасында М. Гафурннын «Тагар егетенә» исемле шигыре басылды. 2S анмръ .Кызыл Лр«и«. гззет.кывлз Ф Әыырззнииз .«• 13- вер» исемле мәкаләсе басылып чыкты 30 январьга кадәр. Казан губерна журналистлар комитеты янында татар журиа- листлары секциясе төзелде. Ям.арь .Кызыл шары» »,р»ллы«ын »ер..« и» лы«.ы Ж.рн.л IWI м«ы« арларына кадар аша» «*»• *"“» Г. ИРраһаыок Ф СзРф. Казан- лы. В. Шэфигуллин. С- Атнагулов, Ф Бурнаш, К. Әмири, Ә. Сәгыйди. С. Кудаш Һ. б. актив язышты. 14—16 март. Казан шәһәрендәге татар артистлары һәм музыкантларының беренче конференциясе эшләде. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең ан-белем тарату бүлеге тарафыннан оештырылган бу конференцияне К- Тннчурин ачты. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1. Агымдагы хәл (С. Атнагулов доклады). 2. Татар театрының үткәне, киләчәге һәм хәзерге хәле (К- Тинчурин). 3. Татар театрын юлга салу (М. Мутин). 4. Татар музыкасын юлга салу (Яушев). 5. Татар артистларын оештыру һәм аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре (М. Мутин). 6. Көнчыгыш сәхнә эшчеләренең вакытлы Үзәк бюросын сайлау. 22 март. С. Сәетгалиев, Б. Мансуров һәм башкалар В. И. Ленин янында булдылар. С. Сәетгалиевнең Казанга җибәргән телеграммасында шундый сүзләр бар: *Ленин. Татарстан җөмһүрияте мәсьәләсе нигездә хәл ителде, фәкать тормышка гына куясы калды, моның партия съездына кадәр булуы теләнә, диде». еЭшче» газетасы. 29 март. 24 март. 6 апрельдә Казанда әдәбият һәм журналистика курсы ачыла. Анар 30 кеше, шул исәптән татарлардан Гали Хәбиб, Мөхәммәт Гали. Мөхәммәтҗан Зәби- ров. кабул ителде. 27 май Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында декрет кабул итте. Бу декрет «Эш» газетасының 3 июнь, «Знамя революции» газетасының 4 июнь саннарында басылды. 8 июнь. Кинематограф лентасына алу өчен сценарий... язучыларның ярышы игълан ителәдер. Сценарий, әлбәттә, татар тормышыннан, революционный рухта булырга тиеш. Авыл һәм гомумән халык тормышыннан алынган әсәрләр..., шулай ук матбугатта булган әсәрләрдән берәрсен (мәсәлән, «Солдат», «Кәләпүшче кыз», «Галиябану». «Яшь йөрәкләр») сценарийга әйләндереп язу да оригинал белән беррәттәи кабул ителә- «Шәрык ярлылары» газетасы. 8 июнь. 25 июнь. «Кызыл Армия сараенда Казан губерна башкарма комитетының властьны ТАССРнын Вакытлы революцион комитетына тапшыру тантанасы булды. Бу көнне зур митинг һәм парад оештырылды, эш өмәсе уздырылды, М. Вахитов һәйкәленең һәм беренче татар театрының нигезе салынды, ачык спектакльләр һәм бәйрәм концертлары күрсәтелде. 4 июнь. Англия. Франция, Америка. Италия. Норвегия. Испания, Болгария һәм башка илләрдән HI Интернационалның II конгрессына килгән вәкилләр Казанда булып киттеләр. 9 июль. Университетның Актлар залында А. Безыменский җитәкчелегендә «Интеллигенция һәм революция» дигән темага диспут үткәрелде. 16 июль. «Аң» труппасы Татарстан авылларына гастрольләргә чыгып китте. Труппа Чистай, Тәтеш. Лаеш, Минзәлә, Арча. Мамадыш, Бөгелмә, Буа шәһәрләрендә һәм авылларында спектакль һәм концертлар куйды. 4 август. Әгерҗе шәһәрендә Шамил Усманов хөрмәтенә клуб ачылды. 26—28 сентябрь. ТАССР эшчеләр, кызылармеецлар һәм крестьяннар депутатлары Советларының I Учредительный съезды эшләде. Съездда Г. Ибраһимов та катнаша һәм Татарстан Үзәк башкарма комитетына член итеп сайлана. Съезд делегатларына әдипнең яна гына басылып чыккан «Безнең көннәр» романы таратыла. Октябрьның беренче яртысы. Г. Ибраһимов «Яна кешеләр» драмасын язып бетерде. Әсәр әдипләр, журналистлар һәм артистлар алдында укылды, һәм аны сәхнәләштерү чарасына керешелде. гЭшче» газетасы, 18 октябрь. Октябрь ахыры — ноябрь башы. К Марксның «Капиталэын татарчага тәржемә итү өчен махсус комиссия төзелде. Октябрь. М. Гафурн «Эшче» поэмасын тәмамлады. Бу поэма озакламый, Г. Ибрзһимовның сүз башы белән, аерым китап булып басылып чыкты. 8 ноябрь. Зур театр бинасында <Яна кешеләр» драмасының премьерасы булды. 17—20 ноябрь. Казанда көнчыгыш журналистларының һәм матбугат хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды. Анда Татарстан, Башкортстан, Кыргызстан. Самара. Саратов, Мәскәү һәм Екатеринбург (хәзерге Свердловск) шәһәреннән килгән 46 вәкил катнашты. 25 ноябрьга кадәр. Казан Журналистлар союзы «Тимер каләм» исемендә журналистлар клубы ачарга карар чыгарды. I декабрь. «Эшче» газетасында түбәндәге белдерү чыкты. «Шәрык журналист, матбугат эшчеләренең киңәш мәҗлесенә таянып, Мәркәз бюро нәшрият бүлеге янында Истилах (термин) комиссиясе төзелә. Истилах комиссиясенең оештыру җыелышына чакырылалар: Галә Ходаяров, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Сәйфи, Галимҗан Шәрәф. Ибраһим Кулиев, Вәли Шәфигуллин. Җыелыш 3 декабрьда булачак...» 8 декабрь. Җирле труппа тарафыннан Екатеринбургта (хәзерге Свердловск) беренче тапкыр «Галиябану» спектакле куелды. •Коммунист» газетасы», 25 декабрь. 1920 ел. Урал хәрби комиссариатының Сәяси агарту бүле!е «Инкыйлап чаткылары» исемле шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарды. Казанда «Чаткылар», «Фәтхи Бурнаш шигырьләре» дигән җыентыклар чыкты. (Дзвамы бар.)