Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сәнгатькә багышланган гомер

д Артист-режиссер, педагог һәм оста оештыручы буларак, Сәет Садри улы Булатов татар совет театрын үстерүдә, сәхнә өчен профессиональ кадрлар тәрбияләүдә зур хезмәт күрсәткән кешеләрнең берсе. 1912 елда Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәренең алдынгы яшьләре «Аң-белем» түгәрәге оештыралар. Бу түгәрәккә йөрүчеләр рус азучыларының цензура тарафыннан тыелган әсәрләре белән танышалар, күп вакытларын йорт спектакльләре куюга багышлыйлар. Түгәрәкнең оештыру эшләрендә яшьтән үк гыңгысыз йөрәкле Сәет тә актив катнаша. Күптәннән Сембер шәһәрендә татар театры оештыру турында хыялланып йөргән Барый Тарханов 1916 елда, ниһаять, «Таң» исемле труппа төзи. Кыска гына вакыт эчендә коллектив Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясен әзерли һәм 1916 елның 16 январенда беренче мәртәбә Сембер шәһәре тамашачыларына түләүсез, ачык спектакль күрсәтә. С. Булатов бу спектакльдә ике роль — Фатыйх һәм декламатор-конферансье рольләрен — башкара. 1917 елның җәендә «Таң» Мәлә- кәс, Бөгелмә шәһәрләрендә гастрольдә була. Бу вакытларда инде аның репертуары шактый киңәя. Артистлар Г. Камалның «Беренче театр», М. Фәйзинең «Галиябану», Г. Гейненың «Әльмансуриын һәм башка күп кенә спектакльләр әзерлиләр. 1918 елның июнендә. Сембер шәһәрен чехлар басып алгач, «Таң» труппасы яшәүдән туктый. Шәһәр тыныч тормышка кайту белән, Сембер партия комитетының милли бүлеге Б. Тарханов белән С. Булатовка татар театры труппасын яңадан оештыру эшен тапшыра. Ахырдан бу яңа труппа татар- башкорт полкларына культура хезмәте күрсәтүдә зур роль уйный. 1919 елның июлендә Үзәк хәрби мөселман коллегиясе тарафыннан С. Булатов Стәрлетамак шәһәренә — Башвоенкомның сәяси бүлек идарәсе карамагына режиссер итеп җибәрелә. Биредә ул оештырган татар театры «Мираж» кинотеатры бинасында үзенең спектакльләрен күрсәтә башлый һәм тиз арада шәһәр тамашачыларының ихтирамын казана. 1920 елның көзендә Юденич бандасы Петроград шәһәренә куркыныч сала. Стәрлетамак театрының күл кенә артистлары (М. Сульва, Р Урманцева. Ә. Сәмитова, Ә. Хисамов һ. б) Петроград фронтына җибәреләләр. С. Булатов исә, партия кушуы буенча, Урта Азиягә китә. Биредә алар Камал I белән Үзбәк дәүләт драма театрын (хәзерге Хәмзә театры) оештыруда катнашалар. Тиз ара эчендә театр өчен җәйге бина төзелә, милли кадрлар туплана һәм Урта Азиядә яшәүче үзбәк, татар халыкларына культура хезмәте күрсәтү буенча шактый зур эш башкарыла. Берничә ел дәвамында С. Булатов бу театрның директоры, ә Камал I художество җитәкчесе булып эшлиләр. 1923 елда С. Булатовны Уфага җибәрәләр. Анда ул, Минһаҗов, Бухарский һәм башка артистлар белән берлектә. Башкорт дәүләт театрын төзешә. Тагын бер елдан соң яңадан үзенең туган шәһәре Сембергә кайта һәм, Ф. Латыйпов, К. Шамилләрнең якын булышлыгы белән. Беренче күчмә музыкаль комедия труппасы оештыра, Төзелүенә күл тә үтми, музыкаль труппа Саратов, Астрахань. Куйбышев, Волгоград һәм башка шәһәрләрнең тамашачыларын «Аршин мал алан», «Мәштибат», «Башмагым», «Оҗмахтан тәмугка», «Галиябану» кебек спектакльләр белән таныштыра. 1925 елда С. Булатов Казанга чакырыла. Мәгариф комиссариаты кушуы буенча, С. Булатов, X. Уразиков, 3. Богданова. С. Сакаевалар авыл һәм район тамашачыларына культура хезмәте күрсәтү эшен оештыралар. Алар, Минзәлә шәһәре һәвәскәрләре белән кушылып, Минзәлә театрын төзиләр. 1927 елда исә, татар театрында профессиональ белемле режиссерларның җитешмәвен күздә тотып, С. Булатов Мәс- кәү ГИТИСына укырга җибәрелә. 1930 елда ул ГИТИСны тәмамлый. Озакламый без инде аның фамилиясен Фрунзе исемендәге Эшче театрының афишаларында укыйбыз. Биредә ул Савельев, Любезное, Богатыренко, Майоров, Емельянов кебек сәхнә мастерлары белән бергә уйный. Мәскоүдә үткән елларда Булатов алдынгы рус культурасы, сәхнә мастерларының эшләре һәм рус театр дөньясындагы иң яхшы спектакльләр белән таныша. Станиславский, Немирович-Данченко, Вахтангов кебек гениаль режиссерларның эш методларын өйрәнә. 1931 елның көзендә С. Булатов Казанга кайта һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Сәет Булатовның Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куйган беренче спектакле драматург Т. Гыйззәтнең «Бөек борылыш» әсәре булды. Бу спектакль тоато коллективының, иҗатта төрле «изм»нардан котылып, социалистик реализмга таба борылыш ясавын раслады. С. Булатов эрудицияле, эмоциягә һәм фантазиягә бай режиссер булды. Аңа зур вакыйгаларны эченә алган, көчле характерларның бәрелешен чагылдырган романтик әсәрләр якын иде. Спектакль өчен кирәкмәгән трюклардан качарга тырышты. Шул ук вакытта сәхнәдә тессезлекне, тигезлекне, бертөрлелекне яратмады, үзенең режиссерлык эшендә контрастлардан оста файдаланды. Аның мизансценалары тегәл һәм кыю. Ул куйган спектакльләрдә фикер ачык, максат билгеле һәм конкрет Булатов спектакльләре тамашачыларны беркайчан да тыныч калдырмыйлар, уйландыралар. Бу елларда G Булатовның актерлык сәләте дә шактый камилләшә. Ул Селәхи ( Шәмсекамәр»), Дикой («Яшенле яңгыр»), Казый («Хуҗа Насретдин»), Беркутов («Бүреләр һәм сарыклар»), Президент («Мәкер һәм мәхәббәт»), Мигуэль («Салют Испаниягә!-) кебек капмакаршы характердагы образлар галлереясы тудыра. «Бронепоезд 14—69» спектаклендә С. Булатовка Себер партизаннары җитәкчесе Вершинин образы тапшырыла. Дөреслек эзләүче бу тынгысыз кешене тормыш үзе революция ягына этәрә. Авыл крестьяны ВершининБулатов интервентларның һәм контрреволюционерларның явыз ниятләрен сизә, ләкин ялгызы гына дөрес юл сайлый алмый. Бу юлны аңа революцион комитетның председателе Пеклеванов күрсәтә. һәм Вершинин-Булатов туган халкын коллыктан азат итү өчен көрәш сафына баса. «Шәмсекамәр» спектаклендә С. Булатов Сәләхи ролен уйный. Капиталистик тормышның социаль нигезләрен фаш иткән бу образ аның башкаруында хәйләкәр, үз максатына ирешү өчен теләсә нинди әшәкелекне эшләргә әзер торучы кеше булып хәтердә калган. Үзе иҗат иткән уңай образларын никадәр көчле яратса, аларга үзенең йөрәк җылысын салса, алар аша халыкка, туган илгә мәхәббәт уятса, ул вак җанлы эгоистларга, кешелек дөньясының явыз дошманнарына, хыянәтчеләргә, паразитларча көн күрүчеләргә шулкадәр үк көчле нәфрәтен белдерде. Аның түбән регистрдагы, эмоциягә бай тавышы, зур, таза гәүдәсе сәхнә өчен үзе бер бизәк булды. С. Булатов сәхнә өчен кадрлар тәрбияләү эшенә дә зур игътибар бирде. Аның педагоглык эшчәнлеге 1935 елдан ук башлана. Озак вакытлар Казан театр техникумында укыта. Аннан укып чыккан 150 ләп артист хәзер Минзәлә, Әлмәт колхоз-совхоз театрында, Татар дәүләт академия театрында һәм башка шәһәрләрдә уңышлы эшләп киләләр. Алар арасында тамашачыларның мәхәббәтләрен казанган, театр сәхнәсендә онытылмаслык образлар иҗат иткән Н. Гайнуллин, С. Өметбаев. Р. Җиһан- шина, 3. Басыйрова, У. Альмеев, И. Гафуров кебек сәхнә осталары бар. С. Булатов байтак еллар буе Әлмәт театрының баш режиссеры булып та эшләде. Авыл һәм район тамашачыларының кеннән-кен үсә барган сорауларына җавап бирерлек спектакльләр иҗат итте. Үз тирәсенә яшь драматургларны туплап, театрның репертуарын яңа әсәрләр белән баету турында да кайгыртты. Беек Октябрь революциясе алдыннан театр сәхнәсенә аяк баскан талантлы художник һаман да тыңгысыз тормыш белән яши. Сәет ага хәзер лаеклы ялда. Ләкин, олы яшьтә булуына карамастан, ял итү турында уйламый. Элеккечә үк кайнар йөрәк. зур дәрт белен үзешчән сәнгать коллективларының иҗат эшендә катнаша, аларга сәхнә кануннарын үзләштерүдә ярдәм итә.