СКРИПКА МОҢНАРЫ
Талант дигон серле нәрсә иеше күңелендә кайчан уяна икән? Бәлки, беренче тапкыр тәпи йөреп киткән көннәрдәндер? Әллә сабый бала, нәни кулларын алга сузып, «әннә» дип дәшкән минуттанмы? Кем белә, бәлки, күп соңрак — иеше дөньяга аек күзләр белән карарга өйрәнгәч, үз-үзен аңлый башлагач — уянадыр. Тик менә сабый чагында музыкаль сәләтен әз генә дә сиздермәгән бер кызның соңыннан, үсеп җитиәч, бөтен дөньяны әсир итәрлек музыкант булып китүен ничек аңлатырга?.. Зоря үскән бүлмәдә Дамир абыйсының пианиносы тора иде. Шулай бервакыт өйдә аулак калгач, кызчык стена буендагы пианино дип аталган, абыйсы буш араларда гына ачып яба торган әлеге ялтыравыклы ящикка үрелде, аның авыр капкачларын күтәрде һәм, үзенең артык батыраеп китүеннән бераз шөлләбрәк, нәни бармакларын клавишаларга батырды... Гаҗәп аһәңле музыкаль авазлар яңгырап китте. Ләкин ул арада ишектә җитди чырайлы әни күренде. Кызының, куркынып, гаепле төс алган кыяфәтен күргәч, ана елмайгандай булды: — Пианинога тотынма, балам, бармакларың кысылыр... Заря шуннан соң пианино янына якын да бармады- Иптәшләре белән качышлы уйнады. курчаклары, уенчыклары белен мәж килде, рәсемнәр буяды. Шулай да, йортның ачын тәрәзәләреннән агылган мелодияләр аны гел хнсләндереп, иркәләп тордылар. Бәхеткә наршы. музыкаль йортта. муэыналь җанлы нсшеләр арасында үсте ул. Дамир абыйсы белән күрше кызый пианинода уйныйлар, ян тәрәзәдән скрипка моңнары агыла. Бигрәк матур уйныйлар инде! Ваныты-вакыты белән колакларын репродукторның кара тәлинкәсенә куя, аннан ишетелгән таныш моңнарга кушылып, үзе дә «көйләгәнедәй итенә. Ләкин моны беркем дә искәрми, кызыйның ниләр белән мавыгуы беркемне дә кызыксындырмый. Һәркем үз эшендә. Менә көне җитәр әле. төшенерләр әле... Көне җиткәч тә артык исләре нитмәде. Бервакыт кызы: — Әни, минем скрипнада уйныйсым килә, — дигәч, Зариат апа бөтенләй аптырап калды. Ул аның укытучы, врач, инженер, кыскасы, теләсә кайсы һөнәргә өйрәнеп китә алачагына ышана иде, тин скрипач булып танылачагын күз алдына да китермәде. Шулай да, укытучы кеше буларак, баланың хәтерен калдырырга теләмәде. — Әйдә, күңеле булсын, — дип уйлады ул, — теләгәнен эшләп карасын, көче җитмәсен күргәч, үзе үк төшенер, ташлар... Озак та үтмәде, кызын ул Мәскәү консерваториясе каршындагы үзәк музыка мәктәбенә алып китте. Снрипна укытучысы Владимир Вульфман сүзне кыска тотты: — Баланың сәләте бар кебек, ләкин үстерергә, чыныктырырга кирәк. Нәрсә буласын алдан әйтү кыен, шулай да, укып карасын әле. Шулай алты яшьлек Зоря Шахморзаева музыка дөньясына беренче адымын атлый. Тәмле йокыларын налдырып шәһәр читендә яшәүче унытучы янына йөри башлагач. Зоря бер хакыйкатькә тешенә: музыкант булып нитү өчен коры теләк, шул эшкә әзме- күпме сәләтең булу гына җитми икән. Моның өчен тырышлык, күп көч һем энергия түгү, ару-талуны белми эшләү сорала. Аның каравы. Владимир Миронович белән һәр очрашу, аннан алган һәр сабан тавышлар дөньясының гаҗәп гүзәл серләрен ачты, анда чиксез дәрт, көчле омтылыш уятты. Бер серенә төшенеп алгач, музыка сиңа күпме ләззәт, бәхет һәм шатлык ките- рәчән. тормыш кыенлыкларын җиңәрлек күпме иөч бирәчәк икән! Зоря скрипкада уйнарга өйрәнде һәм шуннан соң аны беркайчан да кулыннан ычкындырмады. Уенчыкларын, рәсем ясауларын ташлады, ашавын онытты, түземлеген җуеп, «гаммавлар турында уйланды, бармакларын күнектерде. Алты яшьлек сабыйның музыкага әнә шулай үҗәтләнеп ябышуы күлләрнең исен китерде. Әллә бу — кызчыкның, үзенә күрә, скрипканы яратуын өлкәннәргә ышандырырга тырышуымы? Яни... яки моңа надәр үзен сиздертми йокымсырап яткан талантның уянып нитүеме? Кыскасы, һәр икесе дә бар иде бугай монда. Зариат апа, әле найчан гына бәбкәенең якты теләкләрен күләгәләргә, скрипка дип сойләшүеннән айнытырга йөрүенә үкенеп алды: «Кара инде, нинди зур хата ясый язганмын бит». 1940 ел. Скрипач Вульфман үзе Зоряны Үзән музыка мәктәбенең хәзерләүләр курсына имтиханга алып нилде. Иң сәләтле балалар гына кабул ителә торган бу мәктәпкә эләгү Зоря өчен көтелгән куанычларның беренчесе иде. Менә хәзер ул музыка дөньясына килеп керде һәм аның бормалы, текә баскычларыннан, берәмләп-бе- ромләп, атлый да башлады кебек. Шахмор- заева фамилияле кыз бала класста иң тәртипле. иң тырыш укучыларның берсе булып нитте. Бер генә дәрес тә әрәм булмады. бер генә көн дә югалмады. Ул укыды, тыңлады, өйрәнде: ритмиканың серенә төшенде һәм. нәни беләкләре талганчы, уйнады да уйнады... Кыз беренче класска бары тин отлично билгеләре белән генә күчте. Тик җәен сугыш башланды, музыка мәктәбе нөнчыгышнарак күчеп нитте һәм. нәкъ ике елдан соң, 1943 елда гына яңадан башкалага әйләнеп кайтты. Зоря бу юлы күренекле педагог һәм музыкант Каюм Байбуров классына чабул ителде. Яраткан эше. якты максатлары белән чын күңеленнән мавыккан кеше өчен вакыт судан да йөгерек. Зоря әнә шул кадерле минутларның кадерен белеп үсте. Ул китапханәдә утырырга да. театр карарга да, концерт тыңларга да өлгерде. Өстәвенә ничәләп түгәрәккә язылды, барысына да йөрде һәм һәрберсеннән үзенә тиешле белем, күнекмә, гыйбрәт алды, рух Җыйды. Әмма арада иң кадерлесе. иң якыны скрипкасы булды һәм ул беркайчан да аның кулыннан төшмәде, төкәнмәс шатлыгына. сөенлс хезмәтенә әйләнде, анын моңнары. кызыйга гүя туачак таңнарның матурлыгын. аһәңлеген сөйли иделәр Зоря дөнья композиторлары, атаклы музыкантлар белән танышты. Вивальди. Холендро, Берио, Виотти иҗатын өйрәнде Алардан соң Моцарт. Сен-Санс, Бетховен, Менлель- сон. Паганинига күчте. Скрипка техникасына тешенә барган саен, мелодияләрне тәэсирләнебрәк тыңларга, бөек композиторлар иҗат иткән әсәрләрнең кабатланмас гүзәллеген тирәнрәк аңларга өйрәнә барды. Менә шул тыңгысыз, җанлы, дәртле, омтылышлы уку елларына имтихан тотар чак җитте. Ул, бөтен доньясын онытып, тәзсирләнеп. Паганини концертын башнарды Ә үзе гел уйланды: тиешенчә уйный алдыммы икән? Укытучым ни генә әйтер икән?.. Каюм Байбуров. каушап калган кызны коридорда туктатты һәм. аның дулкынланудан кызарган йөзенә, оялган күзләренә карап, шундый үз итеп елмайды: — Молодец,— диде педагог укучысына,— болай булгач, консерватория ишекләре ачык сиңа. Студент еллары... Совет скрипка мәктәбен тудыручыларның берсе, сәнгать йолдызлары Леонид Коган, Игорь Безродный. Эдуард Грач. Юлиан Ситковецкий, Марк Луюоцкийларны тәрбияләгән атаклы профессор Абрам Ямпольскийның шәкерте булу үзе ни тора! Баштарак ныз моңа ышанмады да. Ул тартынды, кыюсызланды. Бәхеткә каршы. Абрам Ильич искиткеч гади табигатьле, ниң күңелле һәм нәзакәтле иеше булып чыкты. Зоря үзенең педагогына шул кадәр тиз ияләнде, ул аны шул кадәр ихтирам итте, аның барлык сыйфатларын отарга, аныңча эшләргә, аныңча яшәргә тырышты. Музыкантлар Ямпольский скрипканың ниндидер яшерен серләрен белә дип сөйлиләр иде. Зоряның әнә шул серләрне чишәсе. шуларга ия буласы килде. Ләкин, озак та үтмәде, ул төшенде, яшерен сере дә. күренмәс могҗизасы да юн икән бу остазның. Абрам Ильич үз шәкертләрен бары тик осталыкка, музыка телен аңларга өйрәтә. Аның иң зур сәләте тагын шунда: ул яшь музыкантны, ниндидер сихри көч белән, рухландыра, һәркемне үз юлын, үз моңын эзләргә ышандыра, ялкынланып иҗат итәргә ашкындыра белә. Зоря атнага бер тапкыр Горький урамына чыга, атаклы музыкантның квартирасы шул якта. Ул өметле шәкертләрен өенә чакыра иде. Яшь музыкант очей Абрам Ильич белән һәр очрашу үзе бер тан- тана, онытылмас истәлек була барды. Ә бер шомлы иртә йөрәк тетрәткеч хәсрәт хәбәре китерде: Абрам Ямпольский юк инде... йокысыз төннәр, тынгысыз коннәр сизелмиләр. Зоря тик отлично билгеләренә генә институтны тәмамлады. Һәр талпынышның үз биеклеге, һәм һәр биеклекнең үз омтылышы була. Беренче талпыныш ясалды, беренче биеклек алынды. ә алда... Авыр һәм мактаулы бурычлар. Ул хәзер совет сәнгатен пропагандалаучы, музыкаль культура байлыгын халыкка илтүче. аның рухи халәтен баетучы. Менә кем булды хәзер Зоря Шахморзаева! Нинди истәлекле, нинди бәхетле җәй булды әле бу шомырт чәчле, уйчан нара күзле Мәскәү кызы өчен! Башкалага дөньяның әллә никадәр илләреннән торле телләрдә сөйләшүче күп милләт вәкилләре җыйналдылар. Яшьләрнең һәм студентларның алтынчы Бөтендөнья фестивале Зоряны лауреат итте. Скрипкачылар конкурсында алтын медаль алды ул. Союзлар йортының Октябрь залы ак. кара сары тәнле яшьләр белән тулы иде ул көнне Дуслык миссиясе белән нил-ән яшьләр арасында танылган музыкантлар да күп Зоряга иң зур бәяне әнә шулар бирде. аның башкару осталыгын, талантын ана шулар таныды. Йомгаклау концертына скрипач үзенең иң яраткан композиторларыннан берсе — Прокофьев мелодияләрен сайлады. Һәр фразада, һәр эпизодта, һәр бүлекчәдә ул зур композитор әсәрләрендәге гүзәллекне. нәфислекне тыңлаучыларга җиткерергә тырышты һәм теләгенә иреште. Ләкин яшь артистка өчен иҗади ярышның иң авыры, иң катлаулысы һәм иң мактаулысы әле алда иде. П. И. Чайковский исемендәге беренче халыкара конкурс үз тирәсенә дөньяның атаклы музыкантларын җыйды. Алар фикеренчә. бу конкурс көчле- ләр ярышы гына түгел, башкаручыларның сәнгатьчә осталыгын дөнья күләмендә үлчәү дә иде. Башна скрипачлар белән бергә. Зоря биредә зур һәм җаваплы имтихан тотарга. совет скрипка мәктәбенең данын айларга тиеш иде. Бу беренчедән. Ә икенчедән. бу конкурста катнашуның Зоря өчен тагын бер кадерле ягы бар. Чайковсний музыкасы кызны мәктәп эскәмиясеннән алып шушы көнгә кадәр тәрбия иткән сихри моң. канатландыргыч нөчле аһәң булды. Ә менә хәзер, бөек рус композиторының үз исемендәге конкурста катнашу бәхетенә ирешү һәм аның әсәрләре белән чыгу артистна өчен гаҗәп зур бәйрәмгә әйләнде. Конкурста Шахморзаева сигезенче урынны яулады, лауреат нсеме алды. Шул жюрида катнашкан америкалы Ефим Цимбалист. берничә елдан яңадан Мәскәүгә ки.теп чыккач, совет енрипачына карата күңелендә йөрткән матур тойгыларын телдән әйтеп китте: «Зоря Шахморзаеваны мин бик ихтирам итәм, — диде ул. — кыз бин талантлы һәм аны киләчәктә зур артистлык карьерасы көтәчәгенә һич шигем юн» Маэстр Цимбалист хаклы булды. Конкурстан соң Зоряның исеме донья матбугатын шаулатты, эфирны тибрәтте. Аны илебез шәһәрләре генә түгел, чит илләргә чакырдылар. Ул Балтыйкны буйлады. Закавказьеда уйнады. Уралга килде. Белоруссияне иңләде. Урта Азиягә барып кайтӘ туган каласы Казанга ул гастрольгә дип түгел, үз ител, кунак булып килә. Һәм шуны да әйтергә кирәк: Зоря, гомере буе Мәскәүдә яшәсә дә. казанлыләр аны үз кызлары итәләр, сагынып каршылыйлар, чакырып озаталар. Зоря татар композиторлары әсәрләрен бии яратып башкара. Ул аларның моңын, милли колоритын, бөтен матурлыгын санлап. тәэсирләнеп уйный. Монасыйпов. Мозаффаров, Яруллин әсәрләре артистның иҗатына аерым нур өстиләр. баеталар, тулыландыралар. Зоря Шахморзаеваның исеме илебез чикләреннән тышта да яхшы таныш, аңа кул чапмаган ил юн. дияргә була. Аны Норвегия һәм Дания, Австрия һәм Италия. Польша һәм Болгария. Чехословакия һәм ГДР. Румыния һәм Югославия алкышлады Маргарита Лонг һәм Жана Тибо исемендәге Париж конкурсында лауреат булды. Брюссельдә үткән Королева Елизавета исемендәге конкурста дүртенче урынны алды ул. Чит ил журналлары, газеталары ул көннәрне Зоряның рәсемнәре һәм аңа багышланган репортажлар белән тулы иде. Талантлы Шахморзаева иҗаты турында күренекле сәнгать белгечләре күп мантау сүзләре әйттеләр: «Олы художникларча өлгергәнлек». «Тумыштан килгән талант», «Тирәнлек, нәфис лиризм, сиземлек балкып торган тормышчанлык хас» диләр аның уенына. Шулай да скрипач иҗатындагы төп үзенчәлек, аны сәхнәгә менгергән, зур сәнгать дөньясына чыгарган нөч нәрсәдә соң? Моңа җавапны «Известия» газетасы бирде: «.. Ул шаккатырырга тырышып, көчәнеп уйнамый. Аның уены тамашачыны үзенең гадилеге, самимилеге. лиризмы белән, ялган артистизм элементларыннан азат булуы белән җәлеп итә...» Дөнья шаулаткан уңышлардан, матбугат битләрендә мактаулардан соң. берәү максатыма ирештем, тиешле дәрәҗәмне алдым, дип тынычланыр, ял итәр, үз уңышларын- нан үзе хозурланып яши белер иде. Ә Зоря андый түгел, ул үзенең иҗатына башкача нарый. аның һәрчак яңарып, тулыланып, яшәреп, баеп торуын тели. Аның элек укыган институтына яңадан әйләнеп кайтуын да шуның очен дип уйларга нирән. Профессор Дмитрий Михайлович Цыганов җитәкчелегендә аспирантурада узган дүрт ел Зорины тагын да үстерде, баетты. Ул хәзер сәхнә йолдызы гына түгел, илебез ВУЗларының иң күренеклесе — үзен кеше итнән Мәскәү дәүләт консерваториясенең укытучысы да. Шулай да скрипач өчен иң әһа- митле, иң кадерле һәм иң мөһиме концерт— тамашачылар белән очрашу. Аның теләге, максаты — кешеләргә музыканың бөеклеген, гүзәллеген аңлату, ышандыру, аларны шатландыру. Мин моңа, бигрәк тә. күптән түгел скрипачның консерваториянең кече залында биргән концертыннан соң инандым. Ул Шостаиовичның Ун прелюдиясен уйнады. Никадәр тасвир байлыгы . Никадәр музыкага тирән үтемлек... Нинадер образлар төрлелеге... Шостакович әсәрләре белән шундый зур аудиториядә аның беренче мәртәбә чыгуы түгел иде. әлбәттә. Ләкин ул бу юлы композиторның бетмәстөкәнмәс музыкаль байлыгын яңадан ачты шикелле... Мин яшь скрилачиы тын алмый тыңлыйм һәм үземдә туа барган шатлын тойгыларын сизәм. Чү— Бәлки мин генә шулай тәэсирлемендер. мин генә шулай тыңлыймдыр... сакланып кына, кешеләрне концерттан алган сөенечле хисләреннән айнытмыйм дип кенә, якягыма каранам. Барысында да үз кичерешемне сизәм. үз шатлыгымны тоям. Барысын да Шостанович музыкасы сихерләгән... Ә бит менә шушы матурлый, гүзәллек атмосферасы кешеләрне никадәр соинемләндерә, шәфнатьләндеро. ягымлыландыра— Атаклы скрипач Зәриус Шахморзаева талантының бетен гүзәллеге, коче менә шунда да инде. Ә ун уйный дә уйный... Кулындагы инструментка үзенең рухын, бай хисләрен кушкач, нинди тылсымлы көчкә әверелүен үзе сизә микән ул—