РОМАНТИЗМНЫ ҺӘМ РЕАЛИЗМНЫ ЯКЛАП
Соңгы елларда совет әдәбияты фәнендә төрле иҗат методларын һәм аларга нисбәтән әдәби стильләрне бәяләү ноктасыннан бик әһәмиятле эзләнүләр алып барыла һәм бәхәсләр үткәрелә. Ул бәхәс һәм эзләнүләр фәкать тар теоретик максатларны гына күздә тотмыйлар. Прогрессив һәм реакцион көчләрнең дөнья күләмендә барган көрәше яктылыгына куеп караганда, аларның реаль мәгънәсе, эчтәлеге хәзерге чорда аерата ачык төс ала: заман сәнгате ничек булырга һәм нинди юлдан барырга тиешлеге мәсьәләсе турыдан-туры кеше рухы өчен көрәшкә бәйләнгән. Шуңа күрә реакцион көчләр, гомумән реализмны һәм аңа якын торган, теләктәш булган сәнгать методларын, агым һәм юнәлешләрен кире кагып, түбәнсетеп, кешене чынбарлыктан, көрәштән аера, ераклаштыра торган модернизмны, декадентлыкны, формализмны, абстракцнокизмны яклыйлар, азындыралар. Тормышның турыдан-туры күзенә карап хөкем итүче реализмнан да, кешенең азатлыкка, матурлыкка омтылуына һәм киләчәк өчен көрәшенә дан жырлаучы романтизмнан ла алар куркалар. Чөнки сәнгатьнең мондый формалары явызлык белән килешә алмыйлар. Реакцион көчләр, икенче яктан, мәсәлән, романтизмны үзләренә хезмәт иттерергә һәм реализмга каршы куярга да телиләр. 0 алдынгы көчләр исә романтизмда гуманизм һәм азатлык өчен көрәш коралы күрәләр, аны реализмның аерылмас юлдашы дип саныйлар. Шул рәвешчә, ижат Методы мәсьәләсе ниндидер абстракт бер төшенчә генә түгел, ә бик конкрет, тормышчан максатларга бәйле күренеш икән. Ижат методы берничә сүз белән генә билгеләнә торган формула түгел. Гомумән- рәк алганда, аның төп мәгънәсе — тормышны сәнгатьчә танып белү һәм сурәтләрдә чагылдыру принципларының системасына, бөтенлегенә кайтып кала. Әмма ул принципларның тарихи жнрлектә барлыкка килүләрен һәм һәр чорда, һәр язучының ижат практикасында үзгәреп, баеп торуларын искә алырга кирәк. Шуңа күрә барлык ижат методларының да төп билгеләрен үзендә туплаган бөтен бер төшенчә, билгеләмә бирү' кыен. Моңа кадәр бу юнәлештә ясалган тәжрибәләр бик үк укышлы булып чыкмадылар. Ижат методлары, .>.11611 юнәлешләр, агымнар һәм стильләр мәгълүм тарихи чорларда барлыкка киләләр һәм бер-берсен эзлекле рәвештә алмаштыралар яки ннкарь итәләр. Бер ижат методының яки әдәби юнәлеш һәм стильнең икенчесен алмаштыруы, житлегүе үзара тирән бәйләнеш жирлегендә генә мәйданга килә ала. Бу бәйләнеш күп төрле һәм аның тарихи чикләре бик кнң булырга мөмкин. Ул иң элек тарихи барышның сәнгатькә ясаган тәэсире никадәр тиз яки акрын, никадәр көчле, интенсив булуы белән билгеләнә. Ә икенче яктан, сәнгать традицияләренең әле, үз эчке законнары белән, бик борынгыдан ук, чордан чорга күчеп килүләре дә бар Шунсыз сәнгатьнең өзлексез үсү. бер баскычтан икенчесенә күтәрелү тарихы да булмас иде. Бигрәк тә безгә якын чорларда формалашкан романтизм, критик реализм 1и« социалистик реализм кебек ижат методларының тарихи жирлегеп. үзенчәлеген һәы С (Иҗат методларының үзара мөнәсәбәтенә карата) үзара бәйләнешләрен бәяләү тирәсендә кызып киткән бәхәсләр әдәбият фәненең, әдәбият тарихының һәм бүгенге әдәби хәрәкәтнең күп төрле әһәмиятле, актуаль мәсьәләләрен көн тәртибенә куялар. Реализм һәм романтизм кайчаннан башлап мөстәкыйльлек алганнар, аларны бер-берсеннән аерган яки уртак иткән сыйфатлар нидән гыйбарәт? — кебек сораулар күпләрне борчый. Романтизм — социалистик реализмның бер стиль күренеше генәме. әллә ул аның белән бергә үк яшәүче мөстәкыйль методмы яки әдәби агыммы? Бу сорауга жавап- лар төрлечәрәк әле. Кайберәүләр совет әдәбиятындагы романтизмның ролен инкарь итүгә һәм кечерәйтеп күрсәтүгә каршы чыгалар. Алар фнкеренчә. совет әдәбиятында романтизм хәтта аерым метод итеп тә саналырга хаклы. Шулай ук социалистик реализм белән романтизм арасында үтеп чыга алмаслык киртәләр дә юк Алар бер- берсенә бәйләнгәннәр. Безнең әдәбиятта, кырыс реализм белән бергә үк. күтәренке романтизм да яши. һәм алар арасында бик күп уртаклык бар, диләр. Бу мәкаләдә без әлеге темага бәйле мәсьәләләрнең әһәмиятле якларын тулысынча күзәтүне һич тә максат итмәдек Фәкать шуларның кайберләреңә генә игътибар итү белән чикләнеп, боларның татар совет әдәбияты тарихына, аерым алганда егерменче еллар әдәбиятына бәйләнештә кайбер фикерләр кузгатырга телибез. Мәгълүм ки, безнең күп кенә милли әдәбиятларыбыз социалистик революцияне төрле дәрәжәдәге әдәби байлык, традицияләр белән каршыладылар. Болар арасында, социалистик реализм юлына чыга башлаганнары булган шикелле (руста М. Горький ижаты). хәтта халык әдәбиятыннан узмаганнары да бар иде. Бездә социалистик әдәбиятның кайбер яралгылары барлыкка килсә дә (Г. Коләхметов ижаты. революцион поэзия үрнәкләре).алар әле бөтен бер әдәби юнәлеш булып жит- легә алмадылар. Әмма моны берьяклы аңламаска кирәк. Безнең гасыр башындагы гомуми демократик хәрәкәтләрне пролетариатның революцион көрәшеннән аерып аңлау мөмкин булмаган шикелле, критик реализм әдәбиятын да үсеп барган пролетариат идеологиясенә һәм әдәбиятына бәйләнешсез итеп карарга ярамый. һичшиксез, социалистик революция булу белән яңа тип әдәбият формалаша, өстенлек ала барды. Аның беренче төп сыйфаты — чынбарлыкның, тарихның зур революцион борылышын һәм киң халык массаларының аңында, настроениеләрендә барлыкка килгән тирән үзгәрешне гәүдәләндерү' булды. Революция халык белән сәнгать арасында торган киртәләрне алып ташлау белән үк, демократик әдәбиятның халыкка бәйләнгән тамырлары тагын да ныграк тибә башлады. Халык азатлыгы аларга яңа тереклек бирде. Халык һәм тарих каршында үзен тулысы белән бурычлы санаган язучы- көрәшче дә кинәттән генә килеп чыкмады. Әгәр дә 13—14 яшендә үк инде Муса Җәлил: Яшим халкым өчен, көчләр табам мин, Халык өчен һаман алга барам мин. Минем гомерем төгәлләнер шуның чөй, Күмелсәм дә бу юлда, бер дә янмыйм! Халык хакыны хаклап, жыр язам мнн! Бизеп, күңелемне алмыйм дөньядан мин! — дигән икән, бу уй-тойгыларның Тукай һәм Бабичлар поэзиясе белән турыдан-туры һәм тирән бәйләнеше барлыгын тою һич кыен түгел. Киресенчә, аларның традицияләре тагын да кабынып, үсеп һәм кнң колач алып китәләр: шигъри шәхеснең, шагыйрьнең халык көрәше һәм азатлыгы белән тәмам кушылуыннан туган оптимизм. шатлык һәм батырлык идеясе тулы тавыш белән яңгырый. Яңа чор биргән беренче яңалык та менә шунда иде. Безнең әдәбият фәне революция башындагы поэзиядә яңа идеяләрне иске, традицион формада жырлау турында күп язды һәм яза тора. Бу, әлбәттә, дөрес фикер. Әмма бу күренешнең әдәбият үсеше өчен яңалыгы нидән гыйбарәт? «Милли әдәбиятларда,— ди К Зелинский.— политик теманы ижади. художестволы үзләштерү— социалистик реализмның аякка басуында беренче баскыч булды дип әйтергә мөмкин». («Дружба народов» журналы, 1965, 4 сан, 244 бит.) «Политиканың әдәбиятка турыдан-туры бәреп керүе» —ана яңа идеяләрнең, зур иҗтимагый ташкыннарның бәреп керүе иде. Бу чорда күтәрелеп киткән агитацион поэзия дә шул процесс ихтыяжы белән мәйданга килде. Шуңа күрә бу хәл искенең яңа эчтәлек алуы гына түгел, ә яңа эстетик башлангыч та. Шул башлангычның бер көчле сый фаты буларак, агитанион-риторик стиль чачак атты һәм шул чорның романтик пафосын. революцион ашкынуларын гәүдәләндереп калдырды. Моның белән бергә үк традицион-роман- тик стиль дә дәвам итте һәм хәтта нык кына үзгәрде дә. Революцион чынбарлык аның яңаруына этәргеч бирде. Бигрәк тә эпик поэзия жанрында кайбер кызыклы гына үзгәрешләр сизелде: бу традицион- романтик жанрга тарихи сюжет рухы килеп керде. Хәзер инде сүз гомумән геройларның көрәше ләм язмышы турында гына түгел, ә билгеле бер чордагы — совет иленең азатлыгы ечен барган революцион сугыш чорындагы геройлар, аларның керәше һәм язмышы турында бара иде. Ф. Бур- наш поэмалары — шуның тулы һәм конкрет мисаллары. Совет әдәбиятының башлангыч чорында иҗат ителгән әсәрләргә революцияне эмоциональ кичереш жнрлегендә аңлау бик характерлы иде. дигән караш урнашкан Татар әдәбиятында да ул тулысынча күренде. Нәкъ шул эмоциональ кичерештә яңа романтик башлангыч ята иде. Аның чыганагы — революцион батырлык идеалы, һәм традицион, һәм яңа романтик катламнарны шул идеал сугарды. Шулай итеп, татар совет әдәбиятына тирән булып революцион романтизм рухы үтеп керде. Элекке әдәбиятта критик реализм ла. прогрессив романтизм да. явызлыкны фаш нтеп. аңа үзләренең уңай идеалларын каршы куйдылар. Мәсьәләнең тамыры аларның ул явызлыкны нинди сыйнфый- идеологнк позициядән фаш итүләрендә һәм уңай идеалларның ничек булуларында гына түгел, ә алар арасындагы сәнгатьчә аермаларда, ягъни чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтләрнең. эстетик позицияләрнең башка-башка булуында. Әлбәттә, боларның берсе дә билгеле чорның тарихи һәм сынн- фыйидеологик шартларыннан тыш төгәл һәм дөрес бәяләнә алмый. Гомумәнрәк алганда, романтикның реалисттан аермасын түбәндәге моментта ачыграк күрергә мөмкин: «Романтиклар үз вакытындагы ижти- |магый мөнәсәбәтләрне кабул итмиләр, үзләрен әйләндереп алган чынбарлык тышында ятучы идеалга омтылалар» (Н. Гуляев. Романтизм теориясендәге бәхәсле нәрсәләр турында. «Русская литература» журналы. 1966. 1 сан, 75 бит) Ә совет әдәбиятында революцион романтизм мондый төстә була алмый иде инде, чөнки эстетик идеал белән чынбарлык мөнәсәбәтендә әһәмиятле үзгәрешләр барлыкка килде: революция алдынгы иҗтимагый һәм шәхси омтылышларның гармониясенә, уртаклыгына юл ачты. Ул омтылышлар һичвакыт булмаганча тыгыз бәйләнешкә керделәр. Әмма моңардан һич тә сәнгать белән чынбарлык арасындагы каршылык та бетте, дигән нәтижә чыгарылырга тиеш түгел. Эстетик идеал белән чынбарлык арасындагы каршылыктан башка, гомумән, сәнгатьне күз алдына китерү кыен Мәсьәләнең төп мәгънәсе — тарихи барышка нисбәтән ул каршылыкның табигате үзгәрүдә. сәнгать законнарының һәм эстетик идеалның тормышка мөнәсәбәте ничек булуда. Әмма шунысын да истән чыгармаска кирәк: һәр очракта да эстетик идеал тормышның алдыннан баруны, ана билгеле бер йогынты ясауны, хәтта аны үзгәртүне һәм кешене уз теләгенчә тәрбияләүне максат итеп куя. Шуңа күрә, безнең сәнгатьтә хыял белән чынбарлык арасындагы аерма бетә, дигән карашны яклап булмый Идеалларның чынлыкка әйләнә баруы әле алар- >1ЫН бетүе хакында сөйләми. Тарих яңа идеалларны тудыра, алар алга, нрешелгән максатлардан тагын да югарырак күтәрелергә чакыралар. Менә шундый хәл безнең сәнгатьтәге эстетик идеалның да бер романтик табигатен билгели. Шулай булгач, алга ашкынган һәрбер революцион һәм прогрессив сәнгатьтә әнә шул рухтагы романтик башлангычларның булуы бнк табигый. Октябрьга кадәр үк инде А. М. Горький кеше табигатендәге матур яралгы һәм сыйфатларны кабарынкырак, калкурак нтеп күрсәтергә чакырган иде. Монда, һичшиксез, романтик ндеализацияне якача, башка максатлардан чыгып аңлау ятты. Бу чорда алдынгы сәнгатьнең бурычы — кешене уяту, аның үз көченә ышанычын арттыру максаты белән тыгыз бәйле булганлыктан. Горький күтәргән герой концепциясе дә. беренче нәүбәттә, әнә шуны күз алдында тотты. Кешене гадәттәгедән матуррак, көчлерәк Һәм акыллырак итеп күрсәтү буржуаз җәмгыятьнең кешене изүенә, кимсетүенә Һәм декадентларның аны фәкать нке аяклы «кәҗә тәкәсе» итеп карауларына каршы куелды. Әмма революция булганнан соң инде бу концепция искереп, үз бурычын үтәп, төшеп калырга тиеш идеме? 1919 елда А. М Горький үзенең «Кыен мәсьәлә» дигән бер мәкаләсендә болай дигән иде «Чама белән менә шундый җавап дөрес булыр днп җөрьәт итәм безисн заманда героик театр, үзенең максаты итеп шәхесне идеаллаштырган һәм романтизмны яңадан тудырган, кешене шигъри итеп бизәгән театр кирәк» («Горький сәнгать турыңда». М.- Л., 1940, 176 бит). Бу фикерләрне бәхәс кылучылар да бар. Горький- ның романтик концепциясе бу чорда берьяклырак күренде, диләр алар. Әмма, безнең фикеребезчә, бөек язучы бу урында бик әһәмиятле бер максатны күз алдында тотты: революция уяткан һәм азат иткән, ләкин үз тарихи батырлыгының матурлыгын, уз ижади миссиясен, бурычын аңлап житмәгән кешегә хәзер сәнгатьнең тәрбияви йогынтысы тагын да активрак, кыюрак булырга тиеш, дигән таләпне кунды ул. Шуңа күрә дә, Горький уенча, кешене югарырак күтәреп, идеаллаштырып, күпләргә үрнәк булырлык итеп күрсәткән героик романтизм революция чоры сәнгатенә бик тә кирәкле һәм тапкыр. Романтик геройның гадәттән тыш һәм югары сыйфатлар белән сурәтләнүе бер очракта аның сайланма шәхес, ниндидер идеалларга ия булуын һәм яшәмәктәге чынбарлыкка каршы торуын, ә икенче очракта үз сыйныфының әһәмиятле, типик сыйфатларын көчле һәм калку итеп чагылдырган вәкилен күрсәтергә мөмкин. Соңгысы — зур революцион ихтыярга ня булган һәм эре сызыклар белән күрсәтелгән герой. Шикләнми әйтергә мөмкин: социалистик революциянең башында ук татар поэзиясендә һәм драматургиясендә әнә шундый романтик герой мактаулы урынны алды. Шул ук вакытта ул туры мәгънәсендәге политик герой да иде. Шушы момент үзе генә дә татар совет әдәбиятындагы революцион яңаруның никадәр тирәннән башлануын һәм социалистик реализмның иң әһәмиятле яралгылары шытып чыгуын күрсәтә алыр дип уйлыйбыз. Егерменче еллар дәвамында татар язучыларының игътибарын жәлеп иткән герой проблемасы моны тулысыңча раслады һәм яңа нжат методының формалашуы, барыннан да элек, заман героеннан, яңача аңланган кеше концепциясеннән башка мөмкин түгеллеген күрсәтте *. Революциянең беренче елларындагы поэзияне бәяләгәндә, аның абстракт һәм рито1 Бу мәсьәләгә карата аерым берничә мәкалә бастырган идек. Кызыксынган укучылар шуларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: «Тормышчан батырлык һәм сәнгатьчә матурлык сере» («Совет әдәбияты». 1963, 8 сан). «Яна герой ничек туды» («Казан утлары», 1965, 7 сан) — Г. X. рик булуына басым ясау гадәткә кереп киткән. Әмма бездә моның ни өчен шулай булуын аңлатудан бигрәк, кимсетү мәгънәсендәрәк сөйләү ешрак очрый. Дөньяны сәнгатьчә сиземләүнең абстрактлыгы язучыларның шәхси, субъектив теләк һәм омтылышларыннан түгел, ә объектив иҗтимагый сәбәпләрдән килеп чыкты. Революцион яңарыш һәм үзгәрешләрнең зурлыгы. колачы, уй-тойгыларны әсир итеп, җирдәге башка вак нәрсәләрне читкә этәреп, игътибарны үзенә тартты. Тарихның һәм кешенең коллыктан азат ителү шатлыгы тудырган гомуми пафос дөньяны шигъри сиземләүдә дә өстенлек алды. Соңгы елларда рус совет әдәбиятының беренче дәверендә зур гына роль уйнаган Пролеткульт романтизмын бәяләүдә дә элекке берьяклы карашлардан арынырга омтылыш ачык күренде. Пролеткульт әдәбияты сәнгатьтә революция темасын үзләштерү, революция пафосын чагылдыру юлындагы әдәби агымнарның киң таралганы һәм күренеклесе иде. Ул үз заманының революцион настроение һәм ашкынуларын кискен, кабарынкы итеп, гиперболик сурәтләрдә гәүдәләндереп калдырды. Бу мәгънәдә ул — үтәдән-үтә романтик күренеш. Әмма Пролеткульт поэзиясен Октябрьдан соңгы әдәбиятның законлы бер баласы дип санау белән бергә, кайбер әдәбиятчылар икенче чиккә дә китәләр: Пролеткультның тарихи акланып бетми торган һәм тормыш белән бәйләнмәгән якларын күрми башлыйлар. Ә бит Пролеткульт романтизмының үзәгендә торган космизм аның төп эстетик доктринасы булды. Ахыр чиктә космизм тормыштай ерак торуны күрсәтте. Яна чынбарлыкның матурлыгы әллә кайда, космослар дөньясында түгел, ә жирдәге көрәш эчендә иде. Барлык нәрсәгә космик югарылыктан карагай Пролеткульт сәнгате, әлбәттә, чынбарлыкның алдыннан барып. кешене алга чакырган реаль сәләткә ия булып житә алмады. Безнең әдәбиятта туры һәм тулы мәгънәсендә пролеткультчылык хәрәкәте булмады. Әмма егерменче еллар башында аның йогынтысы көчле генә сизелеп калды. Аеруча гыйсъянчылык романтизмында ул | йогынтының эзләрен күрергә мөмкин. Гыйсъянчылык, барыннан да элек, татар әдәбиятының билгеле бер традицияләренә* | аның милли жирлегенә нык тоташкан. | Ул безнең классик әдәбиятның демократик я идеяләрен һәм романтик традицияләрен революция шартларында үстереп алып кнт- I те. Ә бу процесс революция белән калкып чыккан әдәби хәрәкәтләр җирлегендә һәм йогынтысында тагын да катлауланды. Әйткәнебезчә, монда пролеткультчылыкның һәм аңа бәйләнгән «Кузница» поэзиясенең дә роле бар иде. Хәзер инде гыйсъянчылыкны элекке кебек гел кире мәгънәсендә бәяләүдән алгарак киттек шикелле. Аны егерменче еллар әдәбиятына хас революцион роман тизм күренеше итеп аңларга теләү сизелә, һәм шушы юнәлештә өйрәнү нәтиҗәле булыр дигән ышаныч та көчлерәк кебек. Егерменче еллар тәнкыйте, элекке мирас белән совет әдәбияты арасындагы сыйнфый идеологии аерманы кытай стенасына әй ләидереп. ике чор әдәбиятын нигезеннән берберсенә каршы куйды. Иҗат методын билгеләү мәсьәләсендә дә элек «буржуаз реализм» һәм «идеалистик романтизм», ә совет әдәбиятында «пролетар реализм» гына естенлек итә. дигән карашлар урын алды. Шуңа күрә революциягә кадәр иҗат итә башлаган һәм аннан соң совет әдәбиятының нигезен салышкан Г. Ибраһнмов. ,М. Гафури, Ш. Камал. Г. Камал. К- Тин- чурин, Ф. Бсрнаш һәм һ. Такташлар пролетар әдәбият, пролетар реализм лагереңа кертелмәделәр, ә формализм белән мавыккан яки революциядән соң каләм алган яшьләр генә яңа революцион әдәбиятның нигезен салучылар рәвешендә тәкъдим ителделәр. Чынбарлык исә моның киресен күрсәт.»; иң беренче нәүбәттә әнә шул олы буын язучылар, элекке әдәбиятның халыкчан реалистик һәм романтик традицияләрен дәвам иттереп. та1ын да үстереп, яңа әдәбиятны тудыручылар булып чыктылар. Г. Ибраһнмов белән М. Гафуриның егерменче еллар дәвамындагы әдәби эшчәнлекләре үзләре генә дә моны тулысы белән раслый ала. Хәзер инде бу хакта бәхәс алып бару келке бер нәрсә генә булыр иде Шулай ук новаторлыкны үз кулына алырга, пролетар әдәбиятка гегемон булырга маташкан формализмның да заман чире, тарих чүбе булып калуы шиксез. Егерменче еллардагы татар әдәбияты безгә шул хакта сөйлн яңа методның формалашуы вульгар социологизм тәкъдим иткән рспептлар һәм сукмаклар буенча бармады. Чынбарлыкның каршылыклары һәм яшь совет әдәбияты кабул иткән ндся-эстетик традицияләрнең катлаулылыгы эченнән яңа метод үзенә юл сала башлады Яңа. социалистик җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирә торган сәнгать методының язмышы көрәштә сыналды. Әмма җиңүне, өстенлекне тәэмин итү өчен, аңа әле бетәргә, төшеп калырга тиешле традиция- тәрдән бик нык арынырга һәм башка әдәби агымнарның, юнәлешләрнең укышларыннан да тиешле елешне. тәҗрибәне алырга кирәк иде. Әнә шул процесста бигрәк тә романтизм әһәмиятле урый тотты. Ул үзен реализмнан һичбер вакыт аерылырга теләмәгән ышанычлы юлдаш итеп танытты. Әйткәнебезчә, егерменче еллар татар совет әдәбиятындагы романтизм революциягә кадәр һәм аннан соң барлыкка килгән берничә катламнан гыйбарәт иде. Революцион чынбарлык, элекке романтик традицияләрнең уңай һәм кире якларын ничек итеп берберсепнәя аера барып, аларның кирәклеләрен уз чорына лаеклы сәнгать хәзинәсе алды? Яна романтик катламнар ничек барлыкка килде? Ниһаять, социалистик реализм җирлегендә революцион романтизм нинди үзгәрешләр кичерде һәм кичерә, ул нинди формаларда чагыла? Болар һәммәсе — нечкәләп өйрәнүне кетеп кала торган мөһим мәсьәләләр. 2 Реализм белән романтизм арасындагы мөнәсәбәтне. үткән чорларга карата гына түгел, совет әдәбиятына карата да «романтизмнан — реализмга» формуласы белән хәл итү мөмкин түгеллеге әдәбият белгеч ләреи бик тә борчый Соңгы вакытларда бу формулага догматик нәрсә итеп карау бер дә гаҗәп түгел. Совет әдәбиятларында романтизмнан реализмга күчеш барды, дигән берьяклырак караш киң таралган иде. Янәсе, романтизм совет әдәбиятларының балачагына хас булса, реализм исә аның җитлегүен, тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтә. Тыштан караганда, моның дөрес булуын инкарь нтү кыен Әмма безнең әдәбиятларның үсеш тарихы бу формулага сыя алмаганлыгы шулай ук яшерен түгел Әйтик, украин совет әдәбиятының буеннан-бусна романтизм кызыл җеп булып сузылып килүен дәгъва кылуларны һич тә нигезсез днп булмый. Моңа мисал итеп Ю Яновский һәм А. Довженко кебек романтикларны гына искә алу да җнтә. Яки эзербайжан әдәбиятыннан С. Вургун поэзиясен, ә бездән һ. Такташ. М. Җәлил һәм Ф Кәрим поэзияләрен генә алып карагы>. Аларны романтизмнан аерып алу һәм «саф реалистлар» .тип кенә карау мөмкиимс икән? .Мондый фактлар совет әдәбиятларында романтизмның бик актив төстә яшәве турында сөйләмиләрме икән? Әллә болар — фәкать индивидуаль стиль күренешләре генәме? Башка әдәби агым, юнәлеш һәм методлар шикелле үк, романтизм да —һаман хәрәкәттә һәм үзгәрештә булган эстетик күренеш. Дөрес, билгеле бер чорларга гына хас ижат методлары һәм әдәби юнәлешләр белән чагыштырганда, романтизмның барлыкка килү һәм үсү тарихын чикләп кую шактый читен. Дөнья әдәбиятында реализм өстенлек итә башлаганнан бирле күп төрле әдәби агымнар булып үттеләр һәм булып торалар. Ә романтизм исә киресенчә — кешелекнең һаман да алга ашкы- / нуларын һәм тарихның туктаусыз яңаруын хәбәр итүче ролендә булырга тели. Аның . хыял канатлары һич тә талмый, кешене һаман да алга һәм югарыга чакыручы тавышы сүрелми Чөнки тынгысыз кеше ' романтик булмыйча яши, ижат итә алмый. ) Димәк, бу ноктадан караганда, реализм 1 шикелле ук, романтизм да сәнгать чикләрендә генә бикләнеп калмый. Ул сән- ) гатьнең үзен дә киң тормыш мәйданына әйдәүче рухи көчкә әйләнә. Шуңа күрә,' романтизмның шушы сыйфатын үзенә тиң , итмәсә, шуның белән коралланмаса, реализм натурализм дәрәжәсендә калачагын I барлык бөек художниклар ачык сизенгәннәр. Әгәр дә яна чорга хас тормышчан сыйфатларга баемаса, искергән әдәби кысалардан чыкмаса, романтизм, әлбәттә, яңа әдәби хәрәкәткә тоткарлык та ясый башлый Безнең егерменче еллар әдәбиятында да романтизмның искергән традицияләре берише язучыларның һәм аерым әдәби жанрларның үсешендә билгеле авырлыклар, кыенлыклар тудыруын шулай ук истә тотарга кирәк. Алай гына да түгел, алар моннан соң да теге яки бу төстә үзләрен сиздереп тордылар һәм торулары мөмкин. Мәсәлән, Ф Бурнаш— шундый романтик традицияләр авырлыгын кичереп үскән шагыйрь һәм драматурглардан берсе. Ул вакыттагы тәнкыйть, гадәттәгечә, боларның һәммәсенә «идея ягыннан артта калу» дигән мөһерне сукты һәм шагыйрьне яна чынбарлыкны күрмәүдә гаепләде. Әмма чынлыкта Ф Бурнаш совет әдәбияты алдына куелган яңа бурычларны аңлаудан артта калган яки читтә торган язучы булмады. Эш нәрсәдә иде соң? Гомумән алганда, үсеш каршылыкларында, бу үсешнең гел туры юлдан гына бармавында. Конкрет әйтсәк: ижат методындагы һәм хәтта аерым жанрдагы традицияләрнең кай ягы искергәнлеген, ә кай ягы яңа белән бәйләнгәнлеген сәнгатьчә хәл итүдә язучының художниклык аңы, тойгысы өлгереп һәм бигрәк тә шагыйрьлек талантының яңа мөмкинлекләре, сыйфатлары тулысыңча ачылып житмәгән нде әле. Менә шушы яктан тәнкыйть Бурнашка реаль ярдәм күрсәтә алмады. Башкаларга карата да бу ярдәм бик саран һәм зәгыйфь булды. Без моның белән һич тә ул чордагы совет әдәбиятында идея югарылыгы өчен барган көрәшнең әһәмиятен читкә этәрергә теләмибез. Сүз монда киң мәгънәсендә яңа ижат методы өчен көрәш кыенлыклары турында бара. Романтизм, критик реализм һәм социалистик реализм арасындагы мөнәсәбәт һәм бәйләнешләрнең эчке мәгънәсен эстетик ноктадан конкрет итеп күз алдына китерүгә табан беренче адымнарны без әле яна гына атлый башладык. Шуңа күрә, беренче адымнарга хас кыюсызлык та. абынусөртенүләр дә. хата-кимчелекләр дә аз булмаячак. Бәлки, боларның беришесе нәтижәле бәхәсләргә дә, хакыйкатьне ачуга да сәбәп булыр, ә беришесенең тиешле теоретик дәрәжәдә тормавы да ачылыр. Соңгы елларда, мәсәлән, Г. Ибраһимов мирасы тирәсендә алып барылган тикшеренүләр безне күп очракта төрле ижат методларының үзара мөнәсәбәте турындагы мәсьәлә алдына китереп куялар. Чөнки бигрәк тә бу язучы ижатында романтизм һәм критик реализм традицияләре белән социалистик реализм арасындагы бәйләнешнең гажәп катлаулы һәм тирән эзләре калды. Шул сәбәпле аның ижат методына караган фикерләрнең хәзерге этапта капма-каршы булуы да гажәп түгел Шушы уңайдан «Казан утлары» журналының быелгы 3 нче санында М. Хәсәнов һәм О. Кадыйровлар бастырган мәкаләләрне искә алып китәсе килә. М. Хәсәнов үзенен «Галнмжан Ибраһимов» дигән китабында (1964), бу язучы нжаты романтизм аша критик реализм юлына чыгып, революциядән соң социалистик реализмга үсте, дигән карашны үткәргән иде. Бу мәкаләсендә инде ул, романтизм мәсьәләсен бөтенләй читтә калдырып, «язучының критик реализмнан социалистик реализмга таба ныклы борылыш ясавы» турында фикер йөртә. Димәк, Ибраһимовка карата моңа кадәр кайберәүләр кулланган «романтизмнан— реализмга» формуласы алып ташла намы? М. Хәсәнов мәкаләсе тулысы белән беренче формуланы раслауга багышланган. Алай гына да түгел, хәтта бик катгый рәвештә Г. Ибраһимовнын Октябрь алдыннан инде чын мәгънәсендәге критик реалистлыктан пролетариат әдәбиятына күчә башлавы хакында да сүз алып барыла «Ул инде революция алды елларында ук критик реализмның күренекле вәкиле булып җитлеккән, татар прозасын ндея-те- матик яктан баетуга, аның әдәби-эстетик куәтен арттыруга зур елеш керткән әдип иде. Ә 1914— 16 еллардагы әдәби-тәнкыйть эшчәнлеге белән Г. Ибраһимов татар тәнкыйтен һәм эстетикасын революциягә кадәрге иң югары дәрәҗәсенә — революиион- демократик этабына күтәрде. Әйтергә кирәк, Г. Ибраһимов 1917 елга инде үзенең әдәби иҗат үсеше белән пролетариат әдәбияты алдына килеп җиткән, аның идея- эстетик эволюциясе киләчәктә бары тик социалистик реализмга таба гына мөмкин иде. Кыскасы. Г. Ибраһнмовны революциягә иҗтимагый-политик карашлары үсеше генә түгел, әдәби иҗат практикасы да китереп җиткерде» («Казан утлары». 1967. 3 сан. 7 бит). М. Хәсәнов мәкаләсенең бу влешендә Г. Ибраһимов иҗат методына караган концепциясе бик төгәл бирелгәндер аип уйлыйм. Монда аеруча кискенлек һәм кыюлык белән яңа положение тәкъдим ителә. Әлбәттә, моны бәхәссез хакыйкать дип кабул итү хәзергә бик кыен. Монда фәкать шуны әйтү белән генә чикләнәбез: гомумән. Ибраһимов иҗатын романтизмнан аерып карау мөмкин түгел. Башкача аның иҗат методына һәм әдәби осталыгына бәйле күп кенә үзенчәлекле сыйфатларны аңлату, ачу кыен булачак. Безнең прозада романтизм белән реализмның синтезы, берләшүе нәкъ Ибраһимов иҗатында үзенең тулы бер гәүдәләнешен Тапты да инде. Бу бигрәк тә совет чорында аеруча тирәнәйде һәм ныгыды. 0. Кадыйров мәкаләсе, бик претенциоз рәвештә. «Романтизмнан — реализмга» дип аталса да, анда Ибраһимовнын Октябрьга кадәрге реализмы турында да. аннан соңгысы турында да бернәрсә сөйләнми Эш, әлбәттә, исемдә түгел, ә җисемдә, эчтәлектә. Мәкаләнең эчтәлеге исә «дндак- ТИЗМН.1И — романтизмга» дигән фикерне яклаудан гыйбарәт. Чөнки автор «романтизмның ул чордагы татар әдәбиятында киң таралган һәм бик туйдырган үгет-нәсихәтчелеккә, дндактнзмга каршы реакция рәвешендә тууын», шушы ноктадан Ибра- һимовның башлангыч иҗатындагы романтизм зур әһәмияткә ия булуын күрсәтергә тели. Югарыда искә алынган мәкаләләр, һичшиксез, Ибраһимов иҗат методын тикшерүдә кызыклы гына күзәтүләр ясыйлар. Аларда бәхәс кузгатырлык фикерләр дә аз түгел. Без монда аларны берәмләп бәяләү максатын куя алмыйбыз. Хәтта аерым бер язучының иҗат методына кагылганда гына да, ничаклы зур һәм катлаулы мәсьәләләр калкып, аларга җавап бирү үзенең бөтен авырлыгы белән безнең каршыда торганлыгын күрсәтергә телибез. Турысын гына әйткәндә, «романтизмнан — реализмга» яки «критик реализмнан — социалистик реализмга» кебек формулаларның хәзерге вакытта берьяклы, хәтта тотрыксыз булуы шул кадәр күзгә бәрелеп тора. без. күрәсен. аны фәкать сукыр килеш кенә кабатлыйбыз булса кирәк. Шунлыктан әдәбият тарихындагы һәм әдәби хезмәттәге күп кенә әһәмиятле, катлаулы күренешләрне читләтеп яки атлап үтәбез. Чөнки алар алынган схемага сыймыйлар һәм башкача хөкем итүне сорыйлар. Мисал өчен Такташ иҗатына мөнәсәбәтне генә алып карыйк. Аның турындагы хезмәтләрдә. шагыйрь, ниндидер символизмнан һәм романтизмнан арына барып, революцион романтизм аша социалистик реализм юлына чыкты, дигән тезис нык саклана. Гомумән алганда, монда дөреслеккә хыянәт юк шикелле. Әмма бу тезисның конкрет эчтәлегенә керсәң, берьяклылык, яссылык. схематизм сизелә башлый. Әйтик, Такташның революцион романтизмы нидән гыйбарәт соң? Гыйсъянчылыкмы, әллә башкамы? Ә гыйсъянчылыкка гадәттә вак буржуаз анархизм, бунтарьлык мөһере сугыла да аның сәнгать күренеше булуы, яңа иҗат методын һәм заман героен эзләү юлындагы роле ачылмый кала Гыйсъянчылыкны революцион романтизмның демократик әдәбият традицияләре белән бәйләнгән катлаулы һәм үзенчәлекле бер күренеше дип атарга куркабыз гына түгел, Такташны һәм аның кайбер замандашларын гыйсъянчылык «богауларыннан» тизрәк азат игеп, аларга социалистик реализм кылычын тоттырырга ашыгабыз. Ә текәлеп карасаң, алар кулында әле шул ук гыйсъянчылык арсеналыннан алынган романтизм кылычы ялтырый икән. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы, билгеле, бик шәп әсәр. Ул — шагыйрьнең ижаг үсешендәге якты маяклар ның берсе. Шулай булгач, ди безнең тәнкыйть. бу әсәр язучының реализмга үсүен күрсәтергә тиеш. «Гасырлар һәм минутларга Такташ — чын мәгънәсендә реалист шагыйрь».— дип раслаган иде X. Хәйри 1949 елда («Һади Такташ». 67 бит). Без дә Такташ турындагы хезмәтләребездә шул ук фикерләрне уртаклашкан идек («Татар совет әдәбияты тарихы», очерклар. I960 ел. 125 бит). X. Госман да бу барьерны атлап үтә алмады: «Ленин аның әсәрендә реалистик образ, ләкин ул тарих титаны итеп гәүдәләндерелгән» («Егерменче елларда татар поэзиясе», 1964 ел. 164 бит). Шул рәвешчә, Такташ сурәтләгән Ленин образының титаник, ягъни романтик булуын күрсә дә. X. Госман, үзенә-үзе каршы килеп, аны реалистик дип атарга ашыга. Ни өчен? Чөнки без һаман да романтик образны күбрәк иске мәгънәсендә берьяклы. кимчелекле итеп кенә аңлыйбыз. Ә Ленин шулай ук романтик образ була алмыймы икәнни? — дигән сорауны күз алдына китерергә дә уйламыйбыз. Алан булз калса. Ленин образы, янәсе, дөрес күрсәтелмәс иде. Менә шулай вульгар социологизм безнең баш очында һаман бармак янап тора сыман. Ә чынлыкта бит «Гасырлар һәм минутлар» — революцион романтизмның гажәп көчле һәм матур бер үрнәге. Яхшы һәм тулы мәгънәсендәге риторик поэма дип атар идем мин аны. Чөнки анда бөтен сурәтләү чаралары һәм Ленин образы нәкъ безнең егерменче еллар поэзиясенә хас романтизмның риторик поэтикасына. аның контрастларына корылган. Шуңа күрә безгә. Ленинның титаник геройлар пьедесталына бастырылган мәһабәт романтик образын тудыруы белән Такташ бер нжадн батырлык эшләде, дип горур рәвештә мактанудан ни өчен куркырга? Тагын да. Такташның егерменче еллар азагында язылган «Күмелгән кораллар», «Югалган матурлык» һәм «Камил» кебек драмалары бар. Бактың исә. шагыйрьнең бу әсәрләре һич тә очраклы гына килеп чыкмаганнар, ә аның нжат методы формалашуда һәм яңа геройны эзләү, гәүдәләндерү юлында кызыклы гына тәҗрибәләр икән. Үз вакытында каты тәнкыйтькә дучар булган «Югалган матурлык»та (1928) Такташ. туры мәгънәсендәге романтик принциплар нигезендә, безнең чор кешеләренең каршылыклы психологиясен, идеалын ачуны максат нтә Шуның белән бергә үк «Мәхәббәт тәүбәсе» һәм «Алсу» кебек шигъри әсәрләрен тудыра. Безнең фикеребезчә. бу әсәрләр өчесе дә. яңа геройның эчке дөньясын күрсәтү ноктасыннан килгәндә. бер-берсеннән һич тә аерылгысыз. Ә ижат методы ноктасыннан ничек? Әнә шуны нечкәләп өйрәнүнең авырлыгыинан- мы. әллә башка нәрсәдән уңайсызланыпмы. «Югалган матурлыкжны «просто» ташлап калдырабыз. Чөнки ул Такташ иҗатында социалистик реализмның өстенлек алуын раслау өчен дәлил була алмый шикелле. Дөреслектә исә. без моның белән фәкать ул еллардагы беркатлы, тупас тәнкыйть фикерен генә эндәшмичә яклыйбыз. Ә менә үзенең бөтен концепциясе белән вульгар социологизм тәэсирендә язылган «Камил»- дә социалистик реализмның уңышлы чагылышын табарга телибез. Чөнки монда шахтерлар. кулаклар һәм сыйнфый көрәш бар. Ә әсәрнең һәм геройларның җаны бармы? Камил заман герое булырга хаклымы? Мондый сорауларны куя башласаң. Такташның бу әсәрен аклау бик кыен булачак. Әлбәттә, монда язучыны гаепләүдән элек, ул чорда яңа нжат методын һәм заман героен аңлауның бик катлаулы, каршылыклы хәлдә булуын күздә тотарга кирәк. Такташ әнә шундый хәлне бик кыен кичерә. Димәк, «Мокамай» һәм «Киләчәккә хатлар» кебек гүзәл әсәрләре шагыйрьнең нинди кыен нжадн эзләнүләре аша гына барлыкка килә алганнар икән! Ул кыенлыкларга күз йоммаска, киресенчә, чын художник нжаты да гел тантанадан гына тормаганлыгын, ә кыенлыкларны кичереп. үзенә зур юл ярып баруын ачарга иде. Җыеп кына әйткәндә, яңа метод өчен көрәш һәм аны ижат итү җиңел булмады. Шуңа күрә ижат методын «үзләштерү» яки «үзләштерә алмау» турында сөйләүләрнең асылында хата бер төшенчә ята. Ижат методы язучының фәкать дөньяны, чынбарлыкны сәнгатьчә аңлавы аша гына туа. аны ниндидер бер тәгълимат яки кагыйдәләр жыелмасы төсендә үзләштереп булмый. Сәнгать методы тик ижат ителергә генә мөмкин. Ясалма «ижат методлары»ның гомере кыска була Алар чын сәнгать әсәрләрен тудыра алмыйлар. 3 Рус совет әдәбияты белән чагыштырганда, татар әдәбиятында реализм акрынрак һәм соңгарак калып өлгерде. Югарыда күрсәтелеп, пс#ә алынып үтелгән романтик традиция һәм катламнарның тотрыклылы- гы һәм есгенлеге озаграк сакланды. Әмма шуның белән бергә, егерменче елларның беренче яртысында татар совет әдәбиятында революцион романтизм тәмам формалашты. Аның белән тыгыз бәйләнештә үк реалистик сыйфатлар да үсә бардылар. Инде егерменче елларның уртасыннан башлап реализмның көчәюе бәхәссез иде. Лә- кнн моны һич тә механик аңларга, «романтизмнан — реализмга» схемасына гына салып карарга ярамын. Монда яна методның тарихи үсешендә аңа хас сыйфатларның кайсы чорда нинди яклары ачыла, өлгерә һәм үзара керешә баруын истә тотарга кирәк. Бу процесс, барыннан да элек, прозада һәм аннан соң поэзиядә көчлерәк күренде Драматургиядә исә искергән, мелодраматик, сентименталь традицияләр ныграк сакландылар. Жанрлардагы тигезсезлекнең үз сәбәпләре бар, билгеле. Аларкың эчке, сәнгатьчә закончалыкларын күз алдында тотканда гына, ул сәбәпләрнең мәгънәсен, характерын ачарга мөмкин. Бәлки, монда милли традицияләрнең дә роле кечкенә түгелдер. Гомумән совет әдәбиятында, һәм шул исәптән безнең әдәбиятта да, яңа нжаг методының реалистик принципларын күрсәткән хасиятләр нидән гыйбарәт иде? Проза жанрына бәйләнештә, без шуның кайбер якларына игътибар игәргә телибез. Революция әдәби формаларның яңаруын таләп игмн калмады, әлбәттә. Декадентларның «акыл ташкыны» хаосын чагылдырырга тиешле әдәби формаларына каршы, халыкның аңлы хәрәкәтен төрле яклап күрсәтүне һәм аның эчендә формалашкан бөтен шәхес образларын ачуны максат иткән хикәяләү (повествование), киңрәк алганда — революцион чынбарлык колачына тапкыр килгән эпос өчен көрәш көннән- көн киңәя барды. Күпләгән татар язучыларыиың тарихи- политик аңы һәм дөньяны реалистик сиземләве үсү алар иҗатында тормышның үткәнен һәм бүгенгесен киң итеп таезнр- лау, иҗтимагый вакыйга һәм күренешләрне геройларның шәхси язмышлары һәм үзара мөнәсәбәтләре белән тыгыз бәйләнештә сурәтләү омтылышын көчәйтте. Реалистик юнәлештәге эпиклык сыйфатлары аеруча өлкән буын язучыларның иҗатында ачыла барды. Г. Ибраһнмовның «Тирән тамырлар». «Татар хатыны ниләр күрми». Ill Камалның «Таң атканда». М. Гафурннын «Кара йөзләр» һәм «Шагыйрьнең алтын прнискасында» кебек повесть. романнары моның күренекле үрнәкләре була алалар. Бу әсәрләрдә үткәннең һәм бүгенгенең тарнхииҗтимагый сәбәпләре белән нык бәйле геройлар язмышы алгы планга куела. Алардагы эпиклыкның төп табигате дә әнә шуһда. Әлбәттә, ул вакыттагы рус прозасы колачы белән чагыштырганда, татар әдәбиятындагы эпиклык кечкенә булып күренер. Әмма татар әдәбияты үсешендә ул зур яңалык һәм сизелерлек уңыш ңде. Классик әдәбиятның бер көчле реалистик традициясе буларак, гали кеше язмышы егерменче еллар дәвамында татар совет әдәбиятының үзәгенә куелды. Бигрәк тә прозада гомумән халык, масса түгел, ә гади кешенең конкрет образы төп герой булып урын алды. Шул рәвешчә, халыкның эпик герое, гади кешенең эпик образы күпләгән әдипләрнең дикъкатен яулый барды. Җыеп кына әйткәндә, халык образына яңача караш гади кешенең тарихны, тормышны үзгәртеп корудагы батырлыгын, оптимизмын күрсәтүдән гыйбарәт иде Менә шул рухта гади кешенең һәм аның аша халыкның сәнгатьчә тарихи-реполюцион биографиясен иҗтимагый тормыш юлын гәүдәләндерүнең беренче зур тәҗрибәсе ясалды. Бу, һичшиксез, совет әдәбиятын биләп алган тарихи эпик карашның чынбарлык белән нык бәйләнгән бер зур сыйфаты булып, ул барлык әдәби жанрлардз үзенең чагылышын тапты. Безнең әдәбият фәнендә һаман ла сәер бер караш яшәп килә: егерменче елларда язучыларның үткәндәге тормыш темасына мөрәҗәгать итүләре критик реализмның дәвамы булса, ә яңа чынбарлыкны сурәтләү социалистик реализмга борылыш турында сөйли, нмеш. Мондый фикерләрне тулысы белән кабул итү кыен. Чөнки иҗат методының асылын тематика түгел, ә язучының тормышка эстетик мөнәсәбәте билгели. Эстетик мөнәсәбәт инде әдипнең дөньяга карашыннан, тормышны ничек аңлавыннан, идея позициясеннән башка була алмый Дөрес, татар язучыларыиың бер өлеше үткән чор темаларына күбрәк игътибар бирсә, икенче бер өлеше яңа чынбарлыкны күрсәтергә теләде. Моны, нн элек, язучыларның тормыш практикасы һәм әдәби материалы ничек һәм нинди темаларга якын торуы мәгънәсендә аңларга кирәк. Болай булмасп, Г Ибраһн- мов 1928 елгы «Тирән тамырлэр»ы белән социалистик реалист, ә шул ук елларда бөтенләй яңадан эшләнгән «Татар хатыны ниләр күрмн*дә критик реалист позиция ле. У.* м 8. сен яклаучы', яки М. Гафури үзенең поэзиясендә башлыча социалистик реализм юлыннан бара, ә прозасында критик реализмга әйләнеп кайта яки шуны дәвам иттерә, ягъни бер үк вакытта бу язучылар ике иҗат методы белән эш итәләр, дигәндәй бер мәгънәсезлек кнлеп чыгарга да мөмкин. Ә чынлыкта исә мондый фактлар язучыларның иҗатында тема төрлелеген генә күрсәтәләр. Әмма, икенче яктан, үткәнгә игътибар итү — егерменче еллар әдәбиятындагы бер зур идея-эстетик концепциядән дә аерылгысыз: халыкның үткәнен, тарихын тирән итеп аңламый һәм ачмый торып, аның бүгенгесен дә сәнгатьчә үзләштереп булмый, дигән бик әһәмиятле караш игътибар үзәгендә торды Безнең әдәбият алдына үткән белән бүгенгенең тарихи бәйләнешен күрсәткән закончалыкны сәнгатьчә ачу максаты килеп басты. Ә ул закончалыкны беренче нәүбәттә реалистик нигездә, эпик җирлектә генә тулы, тирән һәм кнң итеп чагылдырырга мөмкин иде. Үткән белән бүгенгенең тарихи бәйләнешен күрсәтү безнең бу чор әдәбиятында контраст. антитеза г алымын үстереп җибәрде. Аның нигезендә ике чынбарлыкны кара- каршы куеп сурәтләү ята. Ул да, һәм реалистик һәм романтик алым буларак, демократик әдәбияттан килә. Әмма совет чорында инде аның идея-эстетик чикләре бик тә киңәйде, мәгънәсе тирәнәйде. Элекке әдәбияттагыча, кешелеклелек белән ке- шелексезлекне каршы кую шикелле гуманистик антитеза читкә этәрелмәде, эчтәлеге сыйнфый-революиион көрәш идеясе белән баетылды. Антитеза үз нәүбәтендә әдәби типларның иҗтимагый һәм психологик характерларын ачуда эчке, композицион элементларның һәм башка сурәтләү чараларының контрастлык поэтикасын да нык көчәйтте. Әлбәттә, моны һәр очракта да уңышлы үтәлде дип булмый. Социологик схематизм бу чор әдәбиятының тормышчан һәм сәнгатьчә сыйфатларын билгеле күләмдә тупасландырган иде. Моны һич тә яшерергә кирәкми. (Бу зур кимчелек аннан соң да тиз генә бетмәде әлг.) 1 Бу хакта М. Хәсәновның «Г. Ибраһимов һәм татар әдәбиятында социалистик реализм формалашуының кайбер мәсьәләләре» дигән мәкаләсендә, безнеңчә, дөрес хөкем ителә («Казан утлары», 1967. 3 сан. 10 бит) — Г. X г Бу хакта X. Госманның «Егерменчеелларда татар поэзиясе» (1964) дигән монографиясендә күп кенә әһәмиятле фикерләр әйтелә — /. X. Романтизм шикелле үк. критик реализмның да аеруча егерменче еллар әдәбиятында башка иҗат методлары белән янәшә яки аралашып яшәвен дәгъва итү нигезлеме? Үткән ел азагында СССР Фәннәр академиясенең А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институтында «Социалистик реализмның актуаль проблемалары»- на багышлап үткәрелгән дискуссиядә әнә шул искә алынган мәсьәләләргә аеруча игътибар ителде Егерменче еллардагы совет әдәбиятларында урын алган критицизм рухын критик реализм традицияләренең турыдан-туры дәвам итүе, аңа хас сыйфатларның саклануы дип карау һич дөрес түгел, диләр кайберәүләр. Үткән җәмгыятьнең тарихи- сыйнфый мөнәсәбәтләре җирлегендә барлыкка килгән һәм аларны инкарь иткән критик реализм методы бөтенләй яңа иҗтимагый шартлардагы әдәбиятка турыдан- туры, тирән үзгәрешсез генә күчә алмый. Хәтта социалистик революциядән соң үзенең иҗатында зур үзгәреш кичермәгән язучыны да. яңаны аңлап бетермәде һәм чагылдыра алмады дип, критик реализм ягында калдыру тарихи дөреслеккә туры килми. Мәсьәләнең сере, бәлки, тема белән, сурәтләү объекты белән тормышны сәнгатьчә танып белүне икесен бер итеп, бутап карау гынадыр? «Совет әдәбиятында критик реализмның булуын инкарь итү һич тә социалистик сәнгать белән критик реализм сәнгате арасында өзеклек барлыгын күрсәтми. Ә реализмның күчеш формалары, аралыктагы буыннары, алар арасында хәрәкәтчел чикләр булмыймыни?» — ди Г И. Ломидзе (Критик һәм социалистик реализмның үзара мөнәсәбәте турында, 17 бит) һәм совет әдәбиятларының башлангычы нәкъ әнә шундый катлаулы бер күчеш дәвере булуын дәгъва кыла. Л. Якименко да совет әдәбиятында төрле иҗат методларының булуын дәгъва кылу дөрес түгел дип саный. Аның фикеренчә, социалистик реализм, бер бөтен иҗат методы буларак, туктаусыз хәрәкәт итә һәм үсә. Без күп вакыт аны әзер булган нормаларга салып үлчәп килдек. Ә социалистик реализм, һичбер иҗат методында булмаганча. үзенең эчке мөмкинлекләрен ача бара. (Л. Якименко. Тарих һәм иҗат методы. Бу дискуссиягә чыгарылган докладлар аерым брошюра итеп басылганнар. Монда шулар, чыганак буларак, күз алдында тотыла — Г. X. «Литературная газета». 1967 ел, 12 апрель. 3 бит.) Башкаларның фикеренчә, егерменче елларда ук инде реализм совет әдәбиятларында өстенлек итүче метод иде. Моны социалистик реализм белән критик реализмның янәшә яшәве яки аралашуы дип акларга кирәк, әлбәттә. Совет әдәбиятларында критик реализмның дәвам итүе «чынбарлыкны художестволы үзләштерүнең бер бай формасы булган реалистик сәнгать традицияләре көчле икәнлеген, әмма шуның белән бергә үк әле социалистик әдәбиятны Тудыручыларның эстетик аңында яңаның чагыштырмача йомшак» булганлыгын да күрсәтә,—ди. мәсәлән, М. Н. Пархоменко (СССР халыклары әдәбиятында социалистик реализм һәм критик реализм, 32 бит). Безнең фикеребезчә, яңа ижтимагый шартларда критик реализмның мөстәкыйль метод буларак яшәве мөмкин түгел иде. Г. Ломидзеның бу турыдагы карашы хаклырак кебек. Ләкин бу әле яна ижат методын формалаштыруда критик реализмның ролен һич тә киметми. Социалистик реализм белән критик реализм арасында нинди генә әһәмиятле аерымлыклар булмасын, «...социалистик реализм ул барыннан да элек реализм, художестволы метод буларак, ул реализмның гомуми принциплары нигезендә тәрәкь- кый итә»,—ди С. М. Петров («Реализм». М. 1964 ел, 482 бит). Димәк, бу ике тип реализмның чынбарлыкка сәнгатьчә мөнәсәбәтләре ноктасыннан килгәндә, аларны уртак итә торган сыйфатлар да бик күн булачак. Бу ннде үз чиратында поэтика, ягъни сурәтләү чараларының уртаклыгында да әһәмиятле моментларны китереп чыгара дигән сүз. Критик реализм традицияләре — социалистик реализмдагы критицизм, иске җәмгыятьне һәм безнең чынбарлыктагы искелек калдыкларын тәнкыйтьләү, фаш итү ноктасыннан гына түгел, гомумән чынбарлыкны дөрес чагылдырудагы типиклаштыру принциплары ноктасыннан зур әһәмияткә ия булдылар һам һаман да шулай булып калалар. Әмма бездә, кызганычка каршы, критик реализмны аңлауда да берьяклы караш яшәп килә әле. Аны үткән җәмгыятьнең тамырын какшатуга хезмәт иткән һәм шундый максатны күздә тоткан ижат методы. дибез дә (ә прогрессив романтизмда критицизм булмаганмы? Ул шулай ук иске жәмтыятьне инкарь итүгә һәм какшатуга хезмәт итмәгәнме?), критик реализмның сәнгать буларак башка бик күп төрле кыйммәтле сыйфатларын читтә калдырабыз яки аның эстетик принципларын бик тар аңлыйбыз. Бигрәк тә тормыш тирәнлегендәге һәм кешеләр мөнәсәбәтендәге драматик. трагик хәлләрне, коллизияләрне критик реализмның ничек ачуын, моның диалектикасын. сәнгатьчә тулы һәм матурлыгын тиешенчә бәяләмибез. Критик реализмдагы драматизм ул. барыннан да элек, чынбарлыктагы каршылыкларга курыкмыйча карый белү һәм аларны сәнгатьчә дөреслеккә күтәреп сурәтли алу днгән сүз. Классик әдәбияттагы критицизм рухын берьяклы аңлау яки аны социалистик идеалга каршы куеп бәяләү шулкадәр канга сеңгән, хәтта без үзебезнең тормышыбызга турыдантуры зыян китерә торган зарарлы күренешләрне социалистик реализм чагылдырырга тиешлеме яки ничек чагылдыра ала? — кебек сорау алдында һаман да аптырап калабыз Бәлки, монда шәхес культы шаукымының да билгеле бер тәэсире дәвам итәдер. Чөнки социалистик жәмгыятьне һәм аның кешеләрен авырлык, каршылык һәм кимчелекләрдән тәмам азат итеп, бизәп, ялтыратып күрсәтү жиңелрәк иде. Әмма без социалистик реализмның критик реализмга караганда да яңаны көчлерәк итеп раслаучы һәм явызлыкка рәхимсез хөкем чыгаручы какшамас хакыйкать, дөреслек белән коралланган әдәби метод икәнлегенә шикләнмибез Шулай булгач, аның төп бурычларыннан берсе — тормышның, заманның, кешеләр язмышының тирән, эчке каршылыкларын. драма һәм фажигаләрен ачып бирү булырга тиешлеген дә таләп итмичә кала алмыйбыз. Менә безнең сәнгатьнең шушы сыйфатын үстерүгә критик реализм һәм классик романтизм традицияләре һәрвакыт юлдаш, таяныч булып калачаклар. Егерменче еллар дәвамында совет әдәбиятының ижат методын һәм юнәлешен билгеләү тирәсендә каты көрәш барды. А. М Горький безнең әдәбиятның төп методы реализм белән романтизм синтезыннан торган өченче яңалык булырга тиеш дип карады. Бу караш, һичшиксез, совет әдәбияты кешелекнең художество тарихында алга яңа бер адым булуын тирән игеп аңлауны күрсәтә иде. Әлбәттә, социалистик реализм ул ниндидер реализм һәм романтизмның гади кушылмасыннан торган бер метод түгел. Ул. барыннан да элек, яңа, сонналнстнк идеаллар белән рухланып, социалистик эпоха эчтәлегеннән үсеп чыккан, шул заманга хас сәнгатьчә ихтыяҗларны чагылдырган һәм, кешелекнең иң алдынгы әдәби казанышларын үзләштереп, туктаусыз үсә. камилләшә барган нжат методы Л. М. Горький- ның «өченче бер метод» турындагы фикерләрен нң элек әнә шул мәгънәдә аңларга кирәк. Бөек художник карашынча, социалистик реализм ул дөньяны киң мәгънәсендә реалистик танып белүнең, сәнгатьчә үзләштерүнең органик яңа бер формасыннан гыйбарәт. Югыйсә, бездә социалистик реализмны ниндидер «кисәкләрдән торган» бер корама метод рәвешендәрәк күз алдына китерү дә бар. Болай аңлау, ахыр чиктә. совет әдәбиятының үсешен һәм аерым язучыларның ижат йөзен бик схематик итеп күрсәтүгә кайтарып калдырачак. Шак юк ки. егерменче еллардагы совет әдәбияты методында төрле һәм каршылыклы сыйфатларның барлыгын һич тә инкарь итеп булмый. Чөнки бу чорда әле яңа метод. һәртөрле традицияләрнең калып катламнары астыннан калкып чыгып, үзенә лаеклы юлга аяк басу өчен көрәш авырлыгын кичерде. Шулай ук егерменче еллардагы татар әдәбиятында ла традицияләр белән новаторлык мөнәсәбәтендә, яңа методның формалашуында нинди генә чуарлык һәм каршылыклар булмасын,—яңа метод елдан-ел үзенең табигатен тулырак ача барды. Күпләгән тәҗрибәле язучылар яңа методка исем эзләгәндә, аны икеләнмичә реализм дип атадылар һәм элекке, критик реализмнан аермасын күрсәткән төрле сыйфатлар, эпитетлар тәкъдим иттеләр. «Социаль», «монументаль», «тенденциоз», «пролетар», «героик». «романтик», «психологик», «диалектик» һ. б. шуның шикелле аергычлар, өстәмә төшенчәләр белән бу яна реализмның тулырак мәгънәсен билгеләү турында да сүз куп булды, һәм бераздан соң кабул ителгән «социалистик реализм» төшенчәсе яңа әдәби методның төгәл билгеләмәсе, атамасы булып китте. Шул рәвешчә, егерменче еллар дәвамында безнең күпләгән милли әдәбиятларда социалистик реализмның нигезе салынды. Бу әдәби методның барлыкка килүендә һәм формалашуында яна революцион чынбарлык хәлиткеч фактор булды. Әмма, яңа сәнгать күренеше буларак, совет әдәбияты һәм аның ижат методы, критик реализмның һәм прогрессив романтизмның иң алдынгы традицияләрен үзләштерә барып, мәйданга чыкты. Шул ук процесста аңарда романтизмның да, критицизмның да социалистик чынбарлык белән бәйле яңа сыйфатлары ачыла барды. Совет әдәбиятындагы реалистик һәм романтик башлангыч яки юнәлешләрне бер ноктага жыя, тарта торган көч бар: ул — тарихи-ижти- магый шартларның һәм сыннфый-пдеологик факторларның бердәмлеге. Менә шуның җирлегендә» безнең уңай идеал — сыйнфый каршылык һәм изүләрдән азат, гуманистик җәмгыять һәм кеше идеалы чәчәк ата. Бу идеал бөтен сәнгать дөньясының кыйбласына әверелә. Шундый шартлар һәм идеал яктылыгында критик реализмның да. прогрессив романтизмның да алдынгы мирасы социалистик сәнгать хәзинәсенә кабул ителә. Алардагы якын һәм уртак сыйфатларның органик берләшүендә, үсешендә яңа дәвер ачыла. Социалистик реализм шуннан башка була алмый. Социалистик реализм безнең бөтен әдәбиятларда тамыр жәя. үсә һәм өстенлек ала барды дигәч тә. моннан әле һич тә башка әдәбн метод һәм юнәлешләр белән ул үзенең бәйләнешен йомшатып яки алар- дан бөтенләйгә аерылып, үз эченә бикләнгән һәм тәмам «чистартылган» (стерильный) метод булып кына калды, дигән нәтиҗә ясалмаска тиеш. Менә шул процесс төрле тарихи дәверләрдә тагар совет әдәбиятының төрле жанрларында һәм аерым язучылар ижатында ничек чагылды һәм бүген дә ничек дәвам игә? —шундый сорауларга конкрет җавап кирәк. Бу мәкаләнең бер төп максаты шул юнәлештә тикшеренү һәм фикер алышуларны тагын да киңәйтә һәм көчәйтә барырга чакырудан гыйбарәт.