Поэзия
Балкыды да сүнде — яшенме бу, Күкрәүләре һаман яңгырый. Күкрәгемә тамды — яшемме бу, Әллә ява ләйсән яңгыры? Су ерып яз килә яланаяк, Парча-парча яшел күлмәге. Тамчы алка — минем сөйгәнемнең Яз кызына яшерен бүләге. Бу диңгезгә төшеп югалмыйсың. Көймәчеләр суда күзәтә. Кызыл буйны узу тыелганын Яр буенда диктор кисәтә. Буйлар, чикләр — шикләнгәннәр өчен. Зәңгәр дөнья ята арырак. Кисәтүсез, күзәтүсез киңлек. Таулар гына үрелеп карыйлар. Иңсез, буйсыз, тыелгысыз диңгез, Куеныңа дулкын сарыла... Кеше, куркып чиксез иркенлектән, Кире кайта шаулы ярына. Таулар кичтем, диңгезләргә төштем. Басылмасмы йөрәк януы. Диңгез суы парга әйләнде дә Ак болытлар булып агылды. Сулышларым, болытларны куып, Кайнар җилләр булып истеләр. Кайтсам, күктә йөзә шул болытлар Явар өчен минем өстеме. Мәхәббәт фонтаны Фонтан любви, фонтан живой. Принес я в дар тебе две розы. А. Пушкин. Бакчасарай. Шигъри томан аша Барыр юллар таулы, бормалы. Борылмалы тау сукмагы түгел, Алып килде шагыйрь юллары. Фонтам, Күккә ургылмыйлар сулар, Көмеш тамчы саран тамчылый. Яңа тапкан мәхәббәтен җуйган Ир йөрәге булып таш елый. Хан йөрәген әсир иткән сылу Тоткынлыкта үлгән сагыштан. Фонтан. Яшь эчендә ике роза, Берсен-берсе каян табышкан? Шагыйрь салган ал һәм кызыл роза — Мәхәббәткә һәйкәл, иреккә. Тәнне алып була, җанны булмый, Хан йөрәген хәтта биреп тә. Сабагыннан сынган гөлләр сыман Җарияләр сулган сагыштан... Яшь эчендә ике тере роза. Гүя ике йөрәк кавышкан.