Логотип Казан Утлары
Хикәя

МЫЛТЫКЛЫ КЕШЕ

Көн саен, бер үк вакытта — сәгать тугыз тулып. Мәскәү радиосы «Правда» газетасына күзәтү башлауга — профессор Хә.ми- тев квартирасы ишегендәге ящикка почтальон газеталар төшереп китә. Кыштырдап газеталар төшүен башкалар ишетмәгәндә дә. Зариф тиз ишетә. Шулхәтле гадәтләнгән ул моңа, хәтта язу өстәле артында эшкә бирелеп утыруына да карамастан, минутында тотып ала бу кыштырдауны. Күңелле бер вакыйгага әйләнеп киткән почта килү сәгатен профессор түземсез кызыксыну белән каршылый. Бүген исә Зариф почтаны аеруча сабырсызланып көтте. Тик ул уз хәлен Гөлсемгә сиздермәскә тырышты. Иртәнге чәйне дә көндәгечә абыл-кобыл эчеп өстәл яныннан торып китәргә ашыкмады, киресенчә, өченче стакан чәй ясаткач, эчмәсә дә, хатыны белән сөйләшеп утырган булды. Гөлсемгә дә бу иртәдә ирен тыңлап утыру кызык иде. Тыңлый торгач, елмаеп кына калмады ул, ә каршындагы төш сөйләүчедән көлгән төсле итеп болай диде: — Сине тыңласаң. Зариф, көлмәс жиреңнән көләрсең. Кара аны. «төшкә ышанучы профессор» дип фельетон язып куймасыннар үзең турында. — Ышанам дигән кеше юк бит әле сиңа! — Хатынының кисәтүенә беркадәр хафалана төшеп әйтте моны Зариф,- Син. Гөлсем, бик тиз генә алай бәхәссез йомгак ясарга ашыкма! Төш күрү сере шушы заманга хәтле фән өчен ачылып җитмәгән әле. Моны Павлов үзе дә инкарь итми. Гөлсем кызыксынып сорады: — Нәрсәгә юрадың төшеңне? — Көтелмәгән хәбәр булырга тиеш. — Ни өчен «көтелмәгән»? — Үзе кызу җәй көне икән дә үзе ак кар ява икән. — Ни өчен ак кар?.. — Син нәкъ бала төсле! «Ни өчен?» дә «Ни өчен?» Әмма Зариф ни өчен икәнен аңлатырга өлгерә алмады. Пианино өстендәге сәгать, музыкаль тавышлар чыгарып, тугызны суга башлады. Зарифның сүзе бүленде, утырган җиреннән ничек торуын да белми калды. ишеккә барды, ачты һәм гомерендә беренче гаҗәпләнгән сыман кашларын күтәрде. Почта ящигы буш иле. Кухня ягыннан Гөлсем тавышы ишетелде: — Я. нәрсә?! Бармы? —Гаҗәп! —диде Зариф, әле дә булса мондый көтелмәгән хәл белән килешә алмыйча.— Юк. берни юк! Бөтенләй почтасы килмәгән К — Төшен бик рас килгән икән алайса,—диде Гөлсем, көлгәндәй итеп. Каян әйттем б\ .хатынга! Хәзер инде менә күзеңне ачырмас. Зарифның борчулы уйларын телефон шалтыравы таратып җибәрде. Телефонның аргы очында министр урынбасары Камил Мөбарәкев иде. — Зарифулла, ишеттеңме, яна хәбәр? —дип башлады ул сүзне. — Яна хәбәр?! — Чү. син бик очып төшмә! — Зарифның бик кызыксынуын Камил аның тавышыннан ук шәйләде,— Бу хәбәр синең физикаңа бөтенләй кагылмый. Сәнгать турында бу. брат, сәнгать, театр сәнгате турында. — Чыннан да, миңа ни катнашы бар соң аның?! — дип гаҗәпләнде Зариф. — Бар шул! Артыгы белән!—диде Камил. — Аңламыйм... — Аңламыйсың шул. Радио тыңламадыңмыни?! — Бүген тыңлый алмадым шул. Нинди хәбәр? — Син Рәхимне онытмагансыңдыр бит? Кайсы дип. шул бер Рәхим инде. Унтугызынчы елларда безнең ячейкада бер «мылтыклы кеше» бар иде бит әле... Ерактагы елларның онытыла язган кешесен хәтерләүгә. Зариф кычкырып җибәрде: — А! Рәхим!.. «Инкыйлаб дулкыннары»ндагы явыз бай?! — Менә шул «явыз баебыз» — бүген халык артисты! Көтелмәгән бу хәбәрдән Зариф, берьюлы гына берни аңлый алмады. Камил, моны аның ык-мык итүеннән абайлап, тулырак аңлатты. — Әле генә радиодан тапшырдылар. Татар артисты Рәхим Солтанморатовка Совет театрын төзүдә күрсәткән хезмәтләре өчен СССР халык артисты исемен бирү турында Указ чыгарылган. Зариф, бердән кабынган куанычын баса алмыйча, кухня ягына кычкырды: — Гөлсем, әйттем мин сиңа! — Нәрсәне әйттең?! — дип сорады Камил. — Юк. сиңа түгел. Гөлсем белән бәхәс булып алган иде. — Бәхәс?! — Әйе. Төшкә ышану-ышанмау турында.— Трубкада Камилнең көлүе ишетелде. — Физик булсаң да. чудаграк шул син. Мондый шатлыклы хәбәр уңаеннан ике дус якташлары Рәхим Солтанморатовка котлау телеграммасы сугарга булдылар. Ничек һәм кем язу турында ике арада «Син яз!» да «Мин яз!» дәгъвасы куба торгач, анысы да табылды. Бу шәһәрдә якташларның тагы берсе — язучы Усман Галиев яши иде. Ана тапшырырга булдылар. Чөнки бу эш. Камил аңлатканча, язучы кеше кулыннан гына килерлек эш икән, мәсьәлә бер Рәхимдә генә түгел, ә аның кебек Октябрь таңында туып, бүген исә халыкның данлы уллары, кызлары булып үсүчеләр турында икән... — Соң үзең уйлап кара,—диде Камил, әлеге фикерләрен куәтләп,— нинди авыр көннәрне, дошманын да, ачлыгын да, үлем куркынычын да җиңәргә туры килде бит безгә ул елларда... Мен тугыз йөз унтугызынчы ел кышы бик авыр килде. Әле кичә генә аклар белән кызыллар сугышының ут-төтене эченнән чыккан җимерек шәһәр икмәксез, утынсыз калды. Шәһәр читендәге эшчеләр бистәсенең көннәре тагы да өметсезрәк иде. Бистә халкын ачлы-туклы булса да туендырып килгән такта яру. күн эшкәртү заводларының мичләре сүн гән, хуҗалары исә, ала алган кадәр алтын-көмешләрен алып, ала алмаганын җиргә күмеп, я Идел төбенә батырып, Лтангышлак. Гурьев якларына сызган. Эшсез калган такта яручылар, күнчеләр, чарасыздан цехлардагы тимертомырны ташып, зажигалкалар, «буржуйка» ’лар ясарга керешкәннәр. Базарларда зажигалка, тишек солдат итекләреннән башка берни юк. Авыл җирләрендә хәлләр тагы да киеренкерәк. Кулак, мулла-мунтагай, поплар тарафыннан котыртылган аңсызларның. вак банда отрядларына оешып, тирәяк авыл активистларын асып- кисеп йөрүләре турында хәбәрләр көн саен арта бара. Әнә шундый шомлы көннәрнең берсендә, бистәнең аптека чатындагы тукталышта трамвайдан бер кеше төшеп калды. Өстенә кыршылып беткән шинель, башына шлем кигән, аркасына каешланып беткән капчык аскан иде ул. Башта кая таба атларга белмичәрәк икеләнеп торды, аннары каршыдагы йорт капкасыннан атылып чыккан ялан аяклы малайны күргәч, үз янына чакырып алды. — Яле. әйтеп карале, ячейканың кая икәнен беләсеңме? — Белмичә! — Малайның йөзендә кызыксыну кабынды Шул көннәр теленнән төшмәгән һәм ярыйсы ук даны таралып өлгергән «ячейка» сүзен ишеткәч, малай тегеңәр сөйләп торырга да бирмәде. — Әйдә, абый, үзем апбарам! Шинельле кеше хәрби-революцион комитет вәкиле Камил Мөбарә- кев иде. Аны бу бистә партячейкасына бер җитди йомыш белән җибәрделәр. Шәһәр большевиклар комитетының бистә ячейкасы трамвай тукталышына каршы урамдагы Зыя байның асты таш, өсте агач, яшел буяу- лы яңа зур өенең икенче катына урнашып, аскы катында кыйраәтханә2 ачылган иде. Бу уку өенә, Зыя бай каргышыннан, язык булудан куркып, кешеләр йөрмәсә дә. әмма ячейкага бистә коммунистларының дүртесе дә көн саен киләләр иде. Ячейка секретаре канапатчы Зариф һәм калган өч коммунист — Мөслим, Хәсибулла, Рәхим — килүченең мандатын иҗекли-иҗекли җентекләп укыдылар, пичәтләренә кадәр карап чыктылар. Мондый рәсми кәгазьләрне уку түгел, тотып та карамаган Зариф, сүзне каянрак башларга икән? дигән сыман бераз баш артын кашып торганнан соң, килүчегә күтәрелеп каралы: — Нинди ярдәм кирәк соң сезгә, иптәш? — дип сорады һәм. җавап та көтмәстән, әйтмәсәң дә беләбез дигәнне аңлатып, тагы сорады: — Азыкмы? Камил аның сүзләрен раслап ым какты, аннары елмаеп куйды. Ник елмая ул? — Әйе. азык! ТиХ карынга түгел, понимаете, җанга! — диде хәрбиреволюцион комитет вәкиле. Тыңлап утырган Дүрт коммунистның дүртесе дә бу сүзне берьюлы гына аңлый алмый тордылар. «Сәер сөйләшә бу иптәш,—дип уйлап алды Зариф,— Жанга. Ниткән җан азыгы ул?!» Камил, шлемын салып, биш бармагы белән чәчен тарады, кесәсеннән шомарып беткән калай тартма һәм газета чыгарып, тәмәке төрергә тотынды. Моның белән ул, менә хәзер тәмәке кабызып капкач, төп мәсьәләгә күчәсен аңлатып, болан диде: — Башта берәрне төрик әле, иптәшләр! Помыш бик важный, понк- М.Һю, Ленин приказы! Ленин исемен ишеткәч, дүрт коммунист, килүчене тизрәк тыңлау өчен, барысы берлән тәмәке төрә башладылар. 1 Кулдан ясалган тимер мич. 1 Уку ейларе ул елларда шулай гарәпчә згалип Аертслаләр иде Камил кесәсеннән снаряд башлы зажигалка чыгарды. Үз тәмәкесен кабызгач, калганнарның да кулларындагы «кәҗә сыйраклары»на ут элдерде. Барысы да авыз тутырып төтен йоткач, аеруча бер ләззәт белән төтенне борын тишекләреннән сузып кына кире чыгардылар. Камил сүзгә башлады: — Мировой пролетариат юлбашчысы иптәш Ленин, революция хәвеф алдында, ди. Контра котыра! Безгә үз армиябезне төзергә кирәк, иптәшләр. Революцион комитет, понимаете, безгә әнә шундый бик зур эш тапшыра, кайсы ки революцияне саклау булырга тиеш. Без бузшне фронтларда корал, ә тылда агитация белән, понимаете, башкарырга тиешбез. Менә шулай, иптәТиләр! Аңлагансыздыр. —«Тагы бер аңлатыбрак әйтсәң икән,— диде Зариф. — Нәрсәсен аңлатырга? — диде Камил.— Озын-озак аңлашып торыр вакыт бармыни? Бистәдә сүзгә, уенга, биюгә осталарның списка- сын төзик тә эшкә башлыйк. Үзегез беләсез, иптәшләр, понимаете, революция көтеп тора алмый. Күр син аны, ничек килештереп сөйли бу кеше! Кай арада болан яңача сөйләшергә өйрәнде икән? Курс дигән бер уку ачылган дип сөйлиләр, шул курста укыган, күрәсең. Зариф, шулай да, вәкилнең сүзләрен аңлый алмыйча торды. — Яхшылап кына төшендерче. Бездәй рабочий кешегә яна эшләр болар. Без нишләргә тиеш булабыз соң хәзергесе моментта? Соңгы көннәрдә ишеткән «момент» сүзен кыстырып куюына Зарифның үзенең дә кәефе килде һәм ул хәрби-революцион комитет вәкиле алдында үзен бер баскычка үсеп киткән сыман сизде. Шул кыюландырды ячейка секретарен. — Безгә, иптәшләр,— диде Камил,— ярлы пролетариат арасында аңлату эшен башлап җибәреп, Кызыл Армиягә доброволецлар чакыру йөкләнә. Сезгә — бистә коммунистларына, понимаете, һәм миңа! Нишләргә тиеш булабызмы? Хәзер әйтәм: без кем революциянең дусты, кем дошманы булуын ярлы пролетариатка фактически күрсәтеп бирергә тиешбез, понимаете. Аңлашылдымы?! — «Фактически» дидеңме әле? Анысы нинди сүз була? — дип сорады Зариф. — Ну... менә... әйтик... «Ничегрәк әйтик икән соң?» дигән төсле, Камил, сүз таба алмыйча, тотлыгып торды. — Сүздәмени эш?!.— диде ул бердән.— Безгә хәзер эш турында сөйләшергә кирәк. Үзегез беләсез, иптәшләр, дошман революцияне буарга тели. Моның өчен ул «кара халык»ны алдау юлына баскан. Ә без аларның әнә шул явыз эшләрен фаш итәргә тиешбез. Хәрби-революцион комитетның тапшыруы шундый, понимаете. Инде дә аңлашылмадымы? — Мин бу эшне болай аңлыйм, — диде баядан бирле сүзгә кушылу җаен көтеп утырган Рәхим.—Безгә революция театрын оештырырга кирәк. Камил бердән җанланып китте: — Менә... Менә... Революция театры! Аңладыгызмы, иптәшләр?! — Театрдамыни эш?! — дип борчылды Зариф — Икмәк, тоз кирәк хәзер безнең братка. Камил катгый булып күренергә тырышты. — Әнә шуны,— диде ул,— икмәкне ничек табу турында халыкка аңлатып бирергә кирәк, понимаете. Исемлек башта зур гына булды, бергәләп тикшереп-сайлап иләктән үткәрә торгач, күп кенә исемнәр — кайсысы чит элемент, кайсысы мулла, я сәүдәгәр малае һәм башка шуның ише «сыйнфый чыгышлар» буенча — төшеп калды. Шулай итеп, ата-бабалары ягыннан революция өчен хәвефсез табылган бистәнең җиде егете һәм бер кызы исемлектә калды. Сигезенчесе — Һаҗәр туташ — аптекчы кызы иде. Бу уңайдан аптека кибетметугелме дигән бәхәс тә кызып алды. Аптека халыкка кирәк ул. шуңа күрә аның хуҗасы сәүдәгәр була алмый дигән фикер җиңгәч. Һаҗәр исемлектә калды. Аннары моның тагы бер бик әһәмиятле ягы да бар икән: аптекчы Кәрим агай өендә революциягә кадәр үк «әдәби ахшамжар булгалаган, хәтта спектакль да куелгалаган икән. Шул ук көннең киченә исемлектәгеләр ячейкага чакырылды. Бу йомышны үтәргә бик теләп теге ялан аяклы малай Вәли алынды. Бер К\рүендә үк яратып өлгергән шинельле абыйсының тагы бер-бер эше төшмәсме дип, ячейка ишек алдыннан китмәгән бу ятим балага мондый йомыш бары аның бәхетенә эләккән мактаулы бер эш булып күренде. У инде шинельле абыйсы кесә төбеннән чыгарып кызыл йолдыз ла бүләк иткәч, малайның куанычы эченә сыймады. Дөрес, кызыл йолдызның кадагычы сынган икән сынуын, әмма малай бер дә аптырап тормады. очларын без белән тиште дә бүрегенә тегеп тә куйды Кыршылып беткән бүрек яңарып, ямьләнеп китте Шул минуттан башлап ул үзен бердән үсеп, олыгаеп киткән сымак сизде. Чакырылган сигезәүнең берсе дә килмәде. Нәрсә бу? Саботажмы? Ячейка чакыруын санга сукмаумы? Каршы килүме? Мондый баш тарту партячейка секретарен борчыса да. әмма ул тыныч күренергә теләде: — Шулай буласын мин алдан сизгән идем. Камил исә борчылудан битәр гарьләнде Мандатны укыган теге дүрт коммунист мыек астыннан гына көләләр төсле күренде ана. Шул Гарьләндерде хәрби-революцион комитет вәкилен. Чигәсен боргычлап уй артыннан уй туды. Ярамый! Бу килеш калдырырга, килешергә һич кенә дә ярамый! Көчсезлегенне күрсәтү була Тынгы бирмәгән шушы уен ячейка кешеләренә дә сөйләп белдерде ул: -- Бодай ярамый, иптәшләр! Мондый саботаж белән килешеп булмый. Комитетның тапшыруы үтәлергә тиеш! Теләсә нинди юл белән, понимаете! — Бу сонгы сүзләрне басым ясап әйтеп кенә калмыйча, тагы бер кабатлады:— Теләсә нинди юл белән! — Бер юлы бар инде аның барын, тик мондый эшләрдә ярап җитәр микән? Үз шигенә үзе дә җавап таба алмаган Зариф икеләнеп торды. — Нинди юл? — дип сорады анардан Камил. Зариф кыяр-кыймас аңлатырга тотынды: — Без ул юлны контрага карата гына кулланабыз Контрибуцня- сенфәләнсп вакытында түләмәсә, я кушкан эшне эшләмәсә. мылтык тагып барабыз да, момент чыгарып бирә. — Мылтык?! Тыңлап утырган Рәхимең йөзендә елмаю чагылды. — Исеме генә мылтык ла аның. Бернигә ярамый. Затворсыз. Атмый. Камилдә кызыксыну туды: — Кая. күрсәтегез әле! Көпшәсен тутык баскан, сабы ярык, затворсыз карабинны Камил кулында әйләндергәләп карагач, ихтыярсыздан елмайды: — Әгәр дә бу мушкет революциягә шушы хәлендә дә файда китерә ала икән, әйдә китерсен! Безнең өчен моның зарарсыз ягы тагы шунда, мондый «корал» файдаланганга берәү дә гаепли алмас. Тик менә кем тагып барыр моны? — Рәхим аның остасы! —диде Зариф. — Барам! Мондый очрак чыгуына Рәхим бик риза иде. — Шулай ит әле. Рәхим туган! Аңлатып кайт әле үзләренә безнең бурычны!—диде Камил. Рәхимнең чыгып китүенә бер сәгать вакыт уздымы икән, чакырылган сигезәүнең сигезе лә килеп житте. Эшнең бу хәтле уңышлы чыгуына барысы да—чакыручылар да. чакырылганнар да куанып бетерә алмадылар Югыйсә, алар ячейкасына да, кыйраәтханәсенә дә бик теләп йөрерләр иде дә бит, я берсенең әтисе, я икенчесенең әнисе, өченчесенең әбисе ахрызаман килү, Дәҗҗал чыгу, Зыя бай бәддогасы төшү һәм башка шуның ише язык-мазыклар белән"куркытып, якын да җибәрмиләр иде. Ә хәзер менә алар Рәхимнең ничек итеп әти-әниләргә «аңлатканын» сөйләгәнен көлә-көлә тыңлап утыралар. Ә Рәхимгә сөйләргә генә булсын... — Гарип мылтыкны иңбашка асып ячейкадан чыгып китүгә, тотындым план корырга. «Кемнән, кайдан башларга?» — днп сорыйм мин хәзергесе вакытта үземнән, үзем үк җавабын бирәм «Башла син. Рәхим брат, Кәрим агайлардан. Нигә дисеңме? Ә шуңа, Рәхим брат, ничек кенә әйтмә, Кәрим агай грамотка оста кеше, гел дарулар арасында гына эш итә, нәрсәнең агу, нәрсәнең дару икәнен яхшы сукалый». Шул, килеп керәм Кәрим агайның әптигенә. Керәм дә «ыһһем» дигән булып тамак кырып куям, аннары иңсәдәге мылтыкны алып, дискет, теге җирен, бу җирен караштыргалаган булам. Готовыймы? Кәрим агаем нн әйтергә белмичәрәк карап тора. «Берәр зат-мат кирәкме әллә, Рәхим?»—днп сорый бу миннән. «Зат кирәкми, мин әйтәм, кызың Һаҗәр кирәк». Әйттем әйтүен, ну ошибка эшләп ташлавымны шунда ук абайлап өлгердем. Карыйм, агаем телсез калды. Значится, мин әйтәм эчемнән үз-үземә, төзәтергә кирәк бу ошибками. «Кәрим агай, кызың безгә революция эшенә кирәк!» — мин әйтәм. Агаем баягыдан битәр аптырап төште. «Нинди революция эше?» — дип сорый бу хәзер миннән. «Нинди булсын, мин әйтәм, җир шарын капитализмнан коткару революциясе», мин әйтәм. «Минем кызым капитализмга каршы ни генә эшли алыр икән?» — ди бу миңа. Аңлатып бирәм мин моңа хәзер. «Әгәр син дә. дим, иптәш Кәрим агай, грамотный башың белән бу эшләрне аңламасаң. безнең кебек рабочий халыктан ни көтәргә кирәк?!» Агаем «шулай шул!» дигән кебек миңа карый. «Шулай шул! — мин әйтәм — Ленин приказын ишеткәнсеңдер»,— мин әйтәм. Агаем бер генә сүз әйтә: «Барсын! Ячейка кешесе мылтык тагып үзе килгәч, Ленин приказы да булгач, ярамаган эш түгелдер әле»,— ди. Ә менә бу егетләргә Һаҗәр сеңел белән икәү йөреп чыктык. Авызларын да ачтырмыйм. «Күрәсез бит, Кәрим агай кызын ышанганда, ә сез ык-мык итеп, мин әйтәм, оялмыйча яна эшләргә каршы килер идегезме?» Шулай дим, ә үзем мылтыкны кулдан кулга күчергән булам. Готовыймы? Иң кызыгы канапатчы Рамазан агай булды: «Әнә, хатын бит, әнисе, «баламны юлдан яздырмасыннар» дип тузына», дигән генә иде, Сабират- тәй элеп алып селкеп салмасынмы үзен. «Мине бинават ясар идеңме?! Үзең бит баланы тәмуг белән куркыттың! Барсын! Бик каныма тисәң, үзем дә барырмын ячейкаларына. Ленин мәңге кол булып яшәргә димәгән!» Шулай ди бит, әй, неграмотный хатын. «Рәхмәт яусын үзенә, Сабираттәй, мин әйтәм, мондый дөрес сүзләрең өчен, мин әйтәм, революцион комитет исеменнән рәхмәт!» — Дөрес әйткәнсең! — диде кәефе килгән Камил.—Андый Сабира тәтәләрегезнең шундый сүз әйтүе өчен кулларын үбәргә дә ярый! «Мәңге кол булып яшәргә димәгән!» ди, ә?! Моны бит, туганнар, безнең татар хатыны әйткән. Менә без аңлатып та биргәч, күрерсез әле... Шушы көннән алып һәр кич партячейка тәрәзәләрендә кичке тугыз- га-унга кадәр асылмалы лампа утының мул яктысы балкып торды. Фонарьлары яндырылмаган дөм-караңгы бистә урамы тәрәзәләрдән сирпелгән лампа яктысында бәйрәм кичләрендәгедәй җанланып, ямьләнеп китте Бу яктылыкка башта бала-чага җыелды, капка аллары балалар шау-шуы белән тулды, аннары, бер-ике көннән, яшьләр дә күренде. Алар «тиздән булачак театр» турында берсеннән-берсе мавыктыргыч имешмимешләр сөйләделәр. Ә кайбер кыюраклары, тәрәзәләргә үрелеп, репетиция барышын карадылар Атна-ун көн уздымы икән. Зыя бай өенең тагы өч тәрәзәсендә кичләрен ут балкыды һәм ул утлар яшьләрне кыйраәтханәгә тартты. Улларының китап-журнал тирәсендә мәш килүен күргән кайбер әтиәниләр тынычлангандай булдылар һәм менә бистәне шау китергән шундый бер көн дә килеп житте: картыяше, олысы-кечесе, хатын-кызы урам чатларында кулдан язып ябыштырылган,— шәмәхә дисәң, шәмәхә түгел, галәмәт кәгазьләрне күрделәр. Афиша дип исемләнгән бу кәгазьләрне укымаган кеше калмады. Тик мәчет картлары гына, «шайтан вәсвәсәсе» янына якын да бармыйча, бисмиллаларын әйтә-әйтә, урамның икенче ягыннан уздылар. Халык арасында мең төрле имеш-мимеш куерды... Имеш, иблис ләгыйнь котыртуы белән хәзерләнгән театр уены кичендә клубны яшен сугачак. Имеш, театр уенын караучыларның күзләре чыгачак, уйнаучыларының аяклары сыначак. Берсеннән-берсе хәтәр уйдырма хәбәрләр таралган көннәрдә, чынлап та, көч куеп әзерләнгән спектакльне пыран-заран китереп ташлый язган бер хәбәр яшен тизлегендә бистәнең барлык мәхәлләләренә таралып өлгерде. «Инкыйлабдулкыннары» исемле пьесада явыз бай ролен башкаручы Сибгатуллин фамилияле егет, төнлә репетициядән кайтканда, караңгы урамда кемдер казыган чокырга абынып аягын имгәткән. Бүген-иртәгә спектакль була дигәндә генә шундый хәл килеп чыксынмы! Моны ишеткән Камил: «Берни түгел. Сәхнәдә аксап йөри икән, әйдә, аксасын! Капитализм аксый, диярбез».—дип эшне төзәтергә уйласа да. авыруның өенә барып хәлен күргәч, «капитализм аксый» гына түгел, түшәктә ята булып чыкты. Җитмәсә, фельдшер, бер атна кузгалмаска кушып, аягына чүлмәк хәтле гипс салып киткән. Шул ук кичне репетиция ячейка жыелышына әйләнде. — Әгәр дә, иптәшләр, театрыбыз куела алмыйча калса.—диде барысыннан да битәр борчылган Зариф, эш харап! Барысы да...—ул кабат басым ясап әйтте. — беләсезме, барысы да бездәй көләчәк... — Көлеп кенә калсалар,—дип элеп аллы Рәхим,—Мәчет картлары тараткан ялган хәбәрләргә ышаначаклар! Ул чагында берничек тә котыла алмассың. — Әйе, әйе! — тиде Зариф, бүленеп калган сүзен дәвам иттереп.— Ул чагында ячейканың ла авторитеты очты дигән сүз. Давай, Камил иптәш, революцион комитет кешесе икәнсең, әйт безгә хәзер Камил Зарифка сүзен сөйләп бетерергә дә бирмәде — Әйтеп торасы да юк' Спектакль булачак' Шартласак та куябыз!! Аңлашыламы, понимаете?! — Што ты бигүк аңлашылып житми шул, брат! — диде Зариф.— Авырый бит кеше! Аягына баса алмый... Кинәт Зарифның башында бер яна уй туды булса кирәк, сүзеннән бүленде дә Камилгә сөзеп карады.— Әллә. Камил туган, мин әйтәм, ниме... нитәбезме, ә?! — Нитәбезме?! — Әллә, мин әйтәм. син әйтмешли, ниме Сибгатуллинны карава- ты-ние белән сәхнәгә чыгарып куябызмы, ә? Капитализм үлем алдында. ә?! Сүзләрен төзәтәбез дә — эше дә бетә, ә?! Камил, чынлап та шулай итеп булмыймы икән дигән төсле, бераз уйланып торды: — Булмый алай, булмый, Зариф иптәш! Сибгатуллин урынына башка кешене чыгарырга кирәк. Спектакльгә атнадан артык вакыт бар әле, төне көнс репетиция ясыйбыз да башка кешене чыгарабыз. — Әйтүе ансат! — диде Рәхим.— Ә кемне?! — Менә сине! — лиде берлән Камил. Моны ишеткән Рәхим, искәртмәстән бәреп мингерәтелгән кешедәй. Күзләрен мелт-мелт йомып карап торды, елмаерга теләде булса кирәк, елмаю урынына йөзе чалышайды. Ниһаять, ул телгә килде. Хәер, моны «телгә килү» дип әйтү иртәрәк иде әле. ул тамак төбе белән генә «һыы!»га охшаш бер мөнгерәү чыгарды. — Ник аптырап калдың әле син?! —диде Камил.—Өйрәтәбез! Менә дигән явыз бай чыга синнән! Рәхим бер агарды, бер кызарды. Күзләрендә берьюлы аңлавы кыеп булган, ачуга да. гарьләнүгә дә, нәфрәтләнүгә дә охшаш очкын күренде. — Мин рабочий! — диде ул, тешләрен кысып,— бай булырга теләмим! Зариф егетнең бу хәтле киреләнүен күреп үзе дә аптырап калды: — Театрда гына бит бу! Уенда гына! Рәхим, ачу белән, аңа таба борылды. — Бер җирдә дә булмыйм! — Рәхим иптәш, киреләнмә әле! — диде Камил. Чынлап та кызып киткән Рәхимне тынычландырырга теләп,— бу уен гына бит. понимаете! — Юк. не понимаем без мондый эшне! Бу уен түгел! —диде аның саен кыза барган Рәхим. Зариф тагы аңлата башлады: — Син бит бай булып кыланасың гына. — Рабочий башым белән бай булып кылансам, кеше ни әйтер. Тотып кыйнатмакчы буласынмы? Әнә ончы Гатауга әйтегез. Ул. кыланма- са да. он сатып капиталистка әйләнеп бара. — Чынлап та. әй. яхшы фикер бу! — диде Зариф, шунда ук Рәхим белән килешеп. — Ярамый! —дип кырт кисте Камил һәм ни өчен ярамавын аңлатты — Чуждыйларны катнаштыра алмыйбыз... — Ч\ждый булса?! Үзен уйный бит ул! — Уйный алырмы соң? — дип сорады Камил. — Нишләп уйный алмасын? Уйный алмыйча хәле юк' Налогны арттырабыз, дисәк, баеңны түгел, чортыңны уйнар! —диде Зариф. Шул сәгатендә үк Рәхим, затворсыз мылтыкны тагып, Гатауны чакырырга китте. Камил Рәхим артыннан тагы бер кычкырып калды: — Ячейка чакыра, «немедленно!» диген. « » * Гатауны өйдә юк диделәр. Батыр атлап килеп кергән Рәхим аның кайдалыгын белергә теләсә дә. өйдәгеләре: «Белмибез!» — дип ялганладылар. Асылда исә. мылтыклы кеше килүен ян тәрәзәдән шәйләп өлгергән ончы, песи күргән тычкандай, мич арасына кереп качты. Рәхим, өй эчен тентергәме-юкмы. дигән төсле беркадәр икеләнеп торды, аннары бу хакта ячейкада сүз дә булмагач, кисәтү белән генә канәгатьләнде: — Кайткач ук бер минут тормастан ячейкага йөгерсен. Яхшы белсен— Советский власть ике әйткәнне яратмый, понимаете! — диде ул Камилчәрәк кискен булырга теләп һәм чыгып китте. Мич артыннан чыккан Гатау. ачуына чыдый алмыйча, ераклашып барган Рәхимнең аркасын тәрәзәдән күзләре белән бораулап карап торды: — Каян килгән «Советский власть». Өтек! Әнә анда, Башмаковка- да синен ишеләрне чиркәү тәресенә асып куйганнар, ди. Гыйбрәткә. Ходай кушса, монда да килеп җитәрләр әле ул азаматлар .. Гатаунын «азаматлар» дигәне жирле карагруһ көчләрдән оешкан һәм Советларга каршы күтәрелгән банда отрядлары иде Гатау килмәде, ә икенче көнне бөтенләй юкка чыкты. Ячейканың мылтыклы кеше җибәреп чакыртуын ул үзенчә юрады һәм «көчләп Кызыл Армиягә язудан» шүрләп, тавыш-тын басылганчы бистәдән югалып торырга булды. Рәхим кереп чыккан көнне кич белән үк. караңгы төшүдән файдаланып, ашык-пошык жыенды да. юл капчыгына бер тезмә кипкән балык һәм бер түгәрәк кымырҗык әпәе салып, бистәнең бакалтай ягы белән чыгып ук китте Гатаунын. ячейка чакыруына буйсынмыйча, бистәдән чыгып китүе коммунистларга түгел, башкаларның да күбесенә ошамады. Тик мәчет әһеле генә бу эшне хуплап телгә алды, аеруча Зыя бай хуплады. Ул моны ходай кушуы буенча эшләнгән эш дип. ярамаган эшләрдән качуны Гатаунын күңеленә ходай үзе салган дип аңлатты Бер хәбәр икенчесен, икенчесе өченчесен тудырды, байтак семьялар һәртөрле хәвеф килүеннән куркып яшәде. Нәкъ шундый киеренке көннәрдә Каспий диңгезендә инглиз сугыш көймәләренең күренүе, ә тагы да берничә көннән ул көймәләрнең Идел тамагына якынлашып килүләре, көньяктан исә Врангель гаскәрләренең һөҗүм башлаулары, шул уңайлан Идел буе авылларында яңа гына оешкан «Ярлылар комитеты» членнарын асу-кисуләр турында хәбәрләр таралды. Зыя бай өе тирәсендәге җанлылык та тынып калды. Кыйраәтханәнең тәрәзәләрендә ут тагы күренмәс булды. Тик икенче каттагы ячейка тәрәзәләре генә, төн карасын ерып, таңга кадәр яктырып тордылар Ячейкада коммунистларның дежур чыгулары оештырылды. Спектакльнең өзелү куркынычы туды. «Явыз бай» ролен башкаручы булмавын сылтау итеп таралу турында сүз көчәйде. Мондый сүзләр бер’Камилне генә түгел, ә барлык ячейка коммунистларын да. аеруча Рәхимне бер уттан икенче утка салды. )1ичек инде?! Шулхәтле тырышып, көч куеп җыел да. спектакль әзерләнеп җитте дигәндә генә, барысы да ишелеп төшсен, имеш. Кем rem рәхмәт әйтер икән моның өчен? Зыя баймы? Ончы Гатау мы? Гатауны исенә төшерү белән. Рәхимнең каны кызды Ул аны үз куллары белән буып ыргытырлык хәлгә җитеп каһәрләнде. Егетнең мондый каһәрләнүе кискен б' р карарга китерде үзен. Башындагы малахай бүреген салып өстәлгә шап итеп сукты да; — Үзем уйныйм! диде. Репетицияләр башланып китте. Аптекчы Кәрим ишек алдына аноним хат ташлап киттеләр Хат ияләре әти кешене кызының язмышы белән кызыксынмауда гаепләгәннәр, дин тарафыннан тыелуга да карамастан, кызыңа ярамаган эшләр артыннан йөрергә ирек бирсәң, ахыры яхшы бетмәс дип тә кисәткәннәр иде. Аптекчы бердән каушап китте. Хаттагы сүзләр зиһенен чуалтып, котын алдылар аның. Ата белән кыз арасында сүз купты. Һаҗәр бистәдәге үз тиңнәре арасында тәрбия ягыннан да. белеме белән дә өстен торган ачык күзле кызлардан саналса да. әмма әти белән сүз көрәштерерлек дәрәҗәдә «бозылып» җитмәгән иде Киресенчә. моңарчы ул әтисен иң якын һәм туры киңәшчесе итеп карады Әтисенең сүзен \ зс өчен закон санады, хәтта хөрмәт йөзеннән әтисе алдында күп вакытта тел яшерде. Ә бүген. Кызының бу тикле теле ачытуын күргән Кәрим агай чын-чыннан хафага төште. — Акылындамы син?! Әле сине шулай атана каршы сүз әйтергә лә өйрәттеләрмени?! Менә сиңа ячейка! Дөрес язганнар шул әнә — «ахыры яхшы бетмәс» дип. Ишетсен колагың: ячейкаларына аяк та басмыйсың! Мондый эшләргә дин дә, мин дә баш-аягым белән каршы! һажәр нәрсә дияргә дә белмичәрәк сүзсез торды Бу секундларда аңарда ике көч тартыша иде. Ул үзен кулга алды: — Хәзер булмый инде, әти! Иртәгә спектакль... Кәрим агай ачуланып кычкырды: — Мин әйткәч, була! Синсез дә булдырырлар. Әтисенең мондый кискен кирелеге Һаҗәрне чәнчеп, рәнҗетеп алды. Бу аның тавышында чагылды: — Ул хатны дошман язган бит! Ә син шуңа иярәсең... — Оятсыз! Белгән сүз — «дошман». Дошман кызымны тартып алырга тели минем! Өй эчен авыр тынлык басты. Һаҗәр артык бер сүз дә әйтмәде. Кәрим агай да, кыз тынычлансын дип. өйнең аргы ягына — аптекага кереп китте. Һаҗәр ялгыз калды. Бу ялгызлыкта, читлеккә ябылган кош кебек, үзенә урын таба алмыйча аЗапланлы. Башында мең төрле уй. Нишләргә?! Барыргамы? Әти кушмый бит. Ачулана. Ә тегендәгеләр?! ЯшЬ кызның бер җилкенгән күңеле тиз генә басыла алмас төсле, гел аны ячейкага, шушы сәгатьтә репетициягә җыелучы яна дуслары, танышлары янына, ничектер шунда якын ла. ягымлы да күренгән ячейка кешеләре, теге, революцион комитет вәкиле янына тарта. Нишләргә? Бармаса? Була микән? Ничек итеп шундый күңелле эштән читтә калырга? Иптәшләре ни әйтер аннары? Ячейкадагылар ничек карар бу эшкә? Зариф абыйсы ни әйтер? Һаҗәр чөйдән пальтосын ала. Кия. Кигән арада әтисе килеп керер дә тагы тузына башлар төсле тоела ана. Шул борчый кызны. Я. тузы- ныр-тузыныр да туктар әле. үз әтисен яхшы белә бит ул, һәм кыз соңгы генераль репетициягә чыгып китә. Спектакль киче килеп җитте. Чат саен камырлап ябыштырылган афишаларны кәҗәләр кимереп бетерсә дә. партсекретарь Зариф: «Яхшыга түгел бу. егетләр, кеше килмәс».— дип борчылса да. әмма хәл киресенчә булып чыкты. Спектакль башлануга ике-өч сәгать алдай ук театр буласы акбур сарае ишеге алдына бик куп кеше җыелды. Кызыксыну хәтсез көчле иде. «Спектакль» дигәннең нәрсә икәнен, нәрсә күрсәтеләсең ишетмәгән дә, күрмәгән дә кайберәүләр бердән беләмәннәргә әйләнеп киттеләр. Алар- ны тыңласаң, сугыш күрсәтәчәкләр икән. Зыя байны уйнаячаклар икән. Элек акбур склады булып та. бу кичә өчен дип җыештырылган, метр биеклегендә сәкедән итеп сәхнә урыны эшләнгән, ике-өч йөз кеше сыйдырышлы сарай иде бу. Пәрдәгә дип күрше-күләннән алып торыл- ган төрле төстәге чуар чаршаулар корылып, сәхнә алдына ике яктан ике асылмалы лампа да эленгәч, сарай эче яктырып, ямьләнеп китте. Караңгы, кысан өйләрдә ут кабызмас өчен элек кичтән ятып йокларга күнеккән бистә ярлылары ялт иткән театр залын күреп хәйран калдылар. Барысы да тизрәк бу якты, иркен залга керергә, алгы урыннарны алып калырга ашыкты. Ишек алдында этешүтөргешү китте. Капкадан зур ишеккә куелган берсеннән-берсе таза абзыйлар халыкны тынычланырга чакырдылар: — Ашыкмагыз, җәмәгать! Барыбер ястү бетмичә театр башланмый!— дигәч кенә, сабырсызлар беркадәр басыла төштеләр. Чөнки бу барысы өчен дә бәхәссез бер уртак дәлил иде. Болан эшләүнең. Зариф аңлатканча, дошман коткысына каршы хәлиткеч файдасы бар иде. югыйсә, мәчет картлары театр куюга «намаз вакытын бозу» дип кара макчы булганнар, ди. Шул уңайдан ячейка җыелышында спектакльне ястү намазыннан соң башларга дигән тәкъдим яхшы табылды. Шулай ук бу җыелышта артистларның кайда буяну-киенү мәсьәләсенә кадәр каралып, моның өчен иң җанлы урын ячейка дип табылды. Ничә әйтсәң дә. сарай сарай инде ул. Грим салу, киенү өчен сәхнә арты бүлмәләре түгел, залында бер рәт урындыгы булсын иде ичмасам! Гомер-гомергә сәкедә аяк бөкләп утырып, сәкедә ашап, сәкедә ятып яшәгән бистәдә ул хәтле кешегә каян табасың ул урындыкны. Шуңа күрә, такыр идәнгә иске капчыклар, киез, камыш палас кебекләрен җәяргә дә халыкны бик әйбәтләп шунда утыртырга. Алга — хатынкыз. уртагарак — олы яшьтәге бала-чага, артта — ирләр. Ә уйнаучылар ячейка бүлмәсендә грим салып, киенеп әзер булуга, караңгы урам белән килеп сәхнәгә арт яктан, махсус ясалган ишектән керәләр, уен барышында керергә тиеш булганнар, керер вакытны көтеп, урамда торалар Явыз бай ролен башкаручы Рәхимне, сәхнәгә икенче пәрдәдә чыгасы булгач, ашыкмыйча, бар җирен китереп әзерләделәр. Дөрес, башта кием табу ярыйсы ук кыен булды. Кыеп дип. бай кеше мазутлы бишмәт киеп чыкмас бит инде, ә бистәдә мазутлы бишмәттән дә күп нәрсә юк. Шуннан сон бистәнең бай. хәллерәк кешеләреннән, мең михнәт белән, икенче көн иртәсендә үк кайтарырга ант эчеп — сүз биреп ала торгач, бер байны киендерерлек киемсалым җыелды. Бик затлы Европа модалы бер пальто кебегрәге дә табылса, нинди әйбәт булачак икән. Анысын да таптылар. Зарифның хатыны Зыя бай хатыны белән сөйләшеп, тегенең үзенә сиздермичә генә, бәрхет якалы кара пальтосын да алып кайттылар. Көзгедәге кыяфәтен күрүдән Рәхим үзе дә шаккатты «Вәт сиңа әкәмәт, ә!» —дип хәйран калды ул — Өс-башың әйбәт булса, безнең брат та кеше кыяфәтенә керә икән, әй!» — Син бу кыяфәтең белән хәзер Зыя абзацның үзенә охшагансың,— диде Зариф. — Коеп куйган Зыя бай! — дип кычкырды шатланган Камил — Чынлап та! Охшатыгыз әле Зыя байның үзенә. Сакал-мыекны аныкыча итеп ясагыз! — диде дәртләнгән Рәхим,— кыйланыемчы бор үзе булып! Тынып калган кичке бистә урамнарын яңгыраткан көчле кыңгырау тавышы ишетелде. Кайберәүләр пожарный атлары чаптырып уздымы әллә дип капка төпләренә чыктылар. — Егетләр, ишетәсезме?!—диде Камил ячейкачыларга - Бу безнең театрыбызның беренче звоногы. Ястү беткән, күрәсең Ашыгыгыз. Вакыт! Спектакльдә катнашучылар әзер иделәр, урыннарыннан тордылар. Рәхимгә бер ярты сәгатькә соңгарак килергә кушып, «Инкыйлаб дулкыннары» геройлары театр сараена чыгып киттеләр. Рәхим ялгызы калгач, тагы бер үзе генә иркенәеп ролен караш- тыргалады. Зыя бай булып кыланды, аныңча атлады, сөйләшкән булды, тамак төбе белән хигылдап көлгәндәй итте. Чыга кебек. Шулхәтле тырышып та чыкмаса! Мондый җаваплы рольне нке-өч көндә үзләштерүен күреп, барысы да Рәхимне күккә чөеп мактады. Караңгы бистәдән шундый булдыклы кеше чыгасын күреп, аеруча Зариф шатланды. — Син. брат, әгәр белсәң, тумыштан артист булып тугансың' Юк инде, Зарифҗан дус. булмый торсын! Без нәсел-нәселдән рабочий. ә бай-капиталнет түгел. Тапкыр да. үткер дә булып яңгыраган мондый җаваптан Камил рәхәтләнеп шаркылдады — Ну, егет, син әле сүзгә дә оста гына икәнсең! Талант! Баягыдай булып тагы кыңгырау яңгырады. Икенче звонок. Тегеләр барып җиттеләр, күрәсең. Хәзер, күп булса тагы бер биш-ун минуттан, пәрдә ачылыр, уен башланыр... Рәхимне җиңелчә эчке дулкынлану биләп алды. — Сарайны яшен суга! — Театрларын яшен атачак! — Яшен сугачак! — Яшен!! Зариф караңгыда малайларның берсен эләктереп алды. Калганнары. карчыга күргән чыпчыклардай, сибелешеп юк булдылар. — Ник кычкырасың син, ә, дуңгыз малай?! Малай ычкынырга теләде. — Җибәр!.. — Ник кычкырдыгыз, ә?! — Җибәр!.. Камил килеп җитте. — Җибәрермен менә мин сине! Казаматка илтеп япкач, күрерсең хәлеңне,—диде ул тегеләй дә коты алынган малайга. Малай еламсырады: — Мин үзем кычкырмадым бит... Куштылар. — Кемнәр?! Малай бөтенләй үк елап җибәрде: — Әйтмәскә куштылар... — Камил туган, син бар. халыкны тынычландыр! — диде Зариф. Камил сәхнәгә ашыкты. Менә ул, чаршауларны каерып ачып, алга чыгып басты. — Җәмәгать! Тыныч кына утырыгыз. Бала-чага, понимаете. Зариф берсен эләктереп тә алды. Котыртканнар. Тыныч кына утырыгыз әле. Хәзер башлыйбыз. Бик кызыклы театр күрсәтеләчәк. Сез бу театрда революция дошманнарын, аларның безгә каршы эшләрен күрерсез, понимаете. Аннары ул ишектәгеләргә ишарә итте: — Өченче звонокны бирегез! Зыңгылдап кыңгырау яңгырады. Ыгы-зыгы килә башлаган тамашачылар әкренләп басылдылар. Зал тына барды һәм. ниһаять, бөтенләй тынып калды. Камилнең эчке куанычы хәтсез зур иде. Нинди зур эшне өзелүдән саклап кала алдылар бит, ә?! Егеттә бердән дәрт кабынды һәм кабынган дәрт белән залга мөрәҗәгать итте: — Иптәшләр, театр башлау алдыннан сезне агитацияләп алу өчен сүз миңа бирелде. Яхшы гына тыңлагыз. Аерым бер күңел күтәренкелеге белән. Камил берничә көн алдан әзерләп һәм ятлап куйган «агитация»сен башлады: — Иптәшләр, бөтен дөнья пролетариатының, ягъни безнеңчә әйтсәк. ярлыларның юлбашчысы иптәш Ленин әйткән, кайсы ки. Совет власте хәвеф алдында дип. понимаете. Мине сезгә хәрби, ягъни безнеңчә әйтсәк, военныйреволюцион комитет җибәрде. Коймаларга ябыштырылган возваниеләрне. ягъни безнеңчә әйтсәк, өндәмәләрне укыгансыздыр. Нобель заводы эшчеләре үзләре теләп Кызыл Армия сафына язылалар һәм башкаларны да чакыралар. Кызыл Армия безгә, иптәшләр. революцияне саклау өчен кирәк Революция дошманнары безне тагы да изәргә, понимаете, кол ясарга телиләр. Бу турыда сезгә театрда уйнап күрсәтелер. Шуның өчен мин. иптәшләр.' агитация сүземне бетерәм. Вопрослар булмаса, театрны башлыйбыз. Арткы рәттән тавыш ишетелде: — Бер вопрос бар иде. — Бир вопросыңны! — Кызыл Армиягә кайда, кемдә язылырга? — Анлашыла! — диде Камил.—Иртәгә партячейкага килегез. Списка шунда төзеләчәк. Икенче тавыш кычкырды: — Кавалериягә язылып буламы? — Бик була! —диде Камил.— Рәхим итегез! Атын да бирәләр, иярен дә... — Ә мылтык? — Мылтыгын да, хәтта кылычын да бирәләр,—диде Камил. Тагы бер сорау ишетелде: — Шинель бирәләрме? Бер-бер артлы туа башлаган «бирәләрме?» Камилгә бик үк ошап җитмәде. Ул мона үзе дә ышанып бетми иде. Шуңа күрә ул бу сорауларга чик куярга теләде: — Әйттем бит инде, иптәшләр, иртәгә партячейкага килегез дип, шунда барысын да ачыкларбыз... — Тагы бер генә сорауга җавап бирә алмассыңмы? — дип кычкырды арттагы рәтләрдән бер олы яшьтәге абзый. Камил аны тиз генә к\реп алды һәм аның бистәдәге хөрмәт ияләреннән берсе булуын да сиземләде, чөнки ул сорау бирүгә, зал бердән тынып калды. — Ленин иптәшне татар икән дип сөйлиләр, шул дөресме икән? Камилнең маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ул беркадәр аптырап калды һәм Ленинның кайсы милләттән булуы турында үзенең дә хәбәре юклыгын шушы аптырап калган минутларда абайлап алды. Уйламаган да иде бит ул бу турыда. Әмма озын-озак сүзсез басып тору ярамый иде: — Ленин ул, иптәшләр, мировой пролетариат, ягъни безнеңчә әйтсәк, бөтен дөнья ярлыларының туганы. Ну, әйтергә кирәк, понимаете, безнең татарны да бик ярата, әйтәм ич... Ленин ул халык улы. Кинәт Камил һич көтмәгән, хәтта уена да китермәгән бер хәл туды. Әлеге сорауны бирүче башлап җибәрдеме. кемдер кул чабарга тотынды, апа тагы берничә кеше, аннары тагы берничәсе кушылды Дулкынланган Камил, залга карап: «Яшәсен иптәш Ленин!» дип кычкырган иде, барлык халык гөрләп кул чаба башлады. Рәхим, Зариф кушканча итеп, ячейка ишегенә чабата зурлыгы йозак элгәч, аягындагы яңа шиблетләрнең баскан саен шыгырдавына кәефе килеп, караңгы урам буйлап сарайга таба атлады. Урамнар тып-тын. Бер караганда, жәйге челләдә күкрәп килгән давыл алды тынлыгын хәтерләтә. Тик, ара-тирә ерак күкрәүдәй булып, сарай яктан кубыпкубып алган көлүләр гөрелтесе ишетелеп уза. Рәхим, чатка җитеп, зур урамга борылуга, каршысына тирги-тирги кызын алып кайтып баручы бер хатын килеп чыкты. Рәхим яхшы таный ул тынгысыз хатынны. Бу Сәр*ч тәтәй иде. Бистәдә аны солдатка Сәрби дип тә йөртәләр. Гажәп бәхетсез, ярлы хатын! Әйтерсең, тормыш бөтен авырлыгын шул бичара хатын җилкәсенә өйгән. Таң тишегеннән торыр да караңгы төшкәнгә кадәр, йорттан йортка йөреп, әле тегесенең керен юып, монысының суын китереп, җитенен тетешеп, шулай анысын- монысын алып кайтып тамагын туйдырыр, кызының мәктәпне ташламавы өчен тырышыр. Алыштырырга күлмәге булмас, җәен ялан аяк, кышын тишек киез катадан чыгар, әмма күңелендә саклаган бердәнбер өметеннән һич кенә дә ышанычын өзмәс. Өмете — кызы. Ундүрт яшен дәге Зөһрәсе бердәнбер карап үстергән шатлыгы да. кайгысы да аның. Ә кыз әкияттәге Зөһрә йолдыздай сылу һәм күркәм. Акылга да бик зирәк, кулы да хезмәт сөйгән, эштә уйнап кына тора. .Ходай кушып, тагы бер өч-дүрт елдан үзедәй уңган җан иясе алып куйса, бар кайгылары бетәр иде дә. аңардан да бәхетле кеше булмас иде бу дөньяда. Шуны өмет итеп яши. тырыша солдатка Сәрби. Шул көнне күрү өчен, кызын яман күздән, яман юлдан саклый. Шундый җиләктән өлгереп килгән чагында, күрше кызына ияреп киткән дә барган бит. ә?' Кая диген?!. Яшен сугасы җиргә!.. .Мине дә рисвай итүдән курыкмаган. Хәзрәт ишетсә ни дияр? Зыя бай бусагасыннан атлатмас... — Акылсыз кыз! Сиңа ни калган анда?! Яшен сугудан да курыкмыйсынмыни?! Бу сүзләрне ишеткән Рәхимнең җен ачулары кузгалды. Каһәрләнеп чыгып басты ул Сәрбинең алдына. — Нинди яшен ул?! Нигә куркытасың син баланы, ә?! Килешми бу эшләр сила. Сәрби! Хатын аптырап калды. Теле тотлыкты. Сөбханалла!.. Караңгы та күренә генәме әллә? Юк. юк, күренми. Үзе, әйе, әйе, каршында Зыя бай үзе басып тора лабаса! Рәхим ярсыганнан-ярсыды: — Үзең дөнья рәхәтен күрмәгәч тә. инде шул кыз баланы мәхрүм итәр идеңмени?! Яхшы эшләр заманы килде хәзер. Тыйма син аны! Барсын! — Барсын... Барсын...—диде коты алынган Сәрби. Аның өчен күктә алла булса, җирдә Зыя бай иде. Инде аның үз авызыннан да ишеткәч. Сәрби тәмам югалып калды. — Барсын... Языгыннан курыккан идек. Зыя абзый. Сездән. Рәхим айнып киткәндәй булды. «Зыя абзый!» — ли ич аңа бу хатын. Шуны абайлап алды бу секундта, югыйсә бөтенләй онытылган булган икән... Бердән аңарда үзенә дә бик үк аңлашып бетмәгән шундый бер эчке дәрт туды. — Беркемнән дә курыкма! — диде ул, Зыя бай булып.— Барсын кызың! Үзең дә бар! Тинтәк хатын, ару гына буең-сының белән йөрисең үз кадереңне белмичә. Тәнеңдә җаның юкмы әллә? Барыгыз! Бик кызыклы булачак ди театрлары. Менә мин үзем дә барам... Рәхим, кичегүдән куркып, кызу-кызу атлап китеп тә барды. Аның артыннан әнисе белән кыз да иярде. Яшь йөрәк Зөһрәнең куанычы эченә сынмый иде. Сарайга җитәрәк, Рәхим ашыгып килүче Камилгә очрады: — Синең арттан бара идем, —диде тегесе.—Әйдә, тиздән сиңа чыгарга. Ник көләсең?! — Сорама. Барыбер сөйләсәм ышанмассың. Шундый история булып алды хәзер... Үзе бер театр... — Соңыннан, соңыннан.— диде Камил, Рәхимне ашыктырып.— әйдә. безне көтәләр. Чыгар вакытың җитә. Алар, кызулатканнан-кызулатып атлый торгач, сарайга килеп тә җиттеләр. Артка, сәхнә ягына узганда. Рәхимнең колагы сарай ишеге төбендә барган бәхәсне һәм шулар арасында таныш Сәрби тавышын тотып алды. Җибәрмиләр тегене. — Камил иптәш! —диде Рәхим, бик җитди йомыш тапшыргандай итеп,— бар. әйт әле. зинһар, егетләргә, кертсеннәр шул хатынны. Кызын да! Әбизәтелне кертсеннәр! Камил, аларны Рәхимнең якыннары дип уйлап, ишеккә килде: — Нәрсә бар?! — Менә даулаша Зыя бай үзе кушты дигән була бит... Ә безгә Зариф агай сүзе закон! Камил берни аңтый алмалы. — Кем кушты дисен? — Зыя агай,— лиле Сәрби.— узе лә монда китте... әле генә. — Кертегез! — диде Камил ишектәгеләргә. Әле генә Рәхимнең «үзе бер театр» дигәне шушы булдымы икәннн? Ка.мил чак кына хахылдап җибәрмәде. Тар гына итеп ачылган ишек арасыннан кысыла-кысыла. Зөһрәсен житәкләп, Сәрби тәтәй эчкә керде һәм бар нәрсәне дә онытып сәхнәгә карап оеп утыручылар янына күчте... Спектакль зур уңыш казанды. Икенче көнне барлык семьяларда сүз гел кичәге «кызыклы театр» турында барды. Сәрбинең ипи чиратында, суга торганда театрда күргәннәрен, пичек итеп Зыя бай белән очрашуын сөйләвең тыңлаучылар шундый кызыкны күрми калуларына үкенештеләр. Спектакльне беренче күргәнгә, тулысынча аңлап бетермәгәннәр да күп булды. Алар, театрда Зыя бай үзе дә катнашты, дип сөйләделәр... Бу сүзләр хәзрәткә дә ишетелгәч, ул моңа ышанырга да. ышанмаска ла белмәде. Нәрсә бу? Чынмы? Әгәр чын икән, Зыя байның мондый кыланышын ничек айларга? Хәйлә! Мотлак хәйлә. Хәзрәт үз мәхәлләсенең терәк баганасы булып саналган, олысын-кечесен кулында тоткан Зыя байны, аның нинди эшләргә сәләтен, тапкырлыгын яхшы белә. «Әлбәттә,— дип уйлады хәзрәт,— шундый заманалар туганда, кеше үзенең тиресен саклап калу өчен ни генә эшләмәс тә. нинди генә кыяфәткә кермәс. Әгәр дә Зыя әфәнде дә шундый гамәл күргән икән .» Әмма хәзрәт Зыя бай белән мәчеттә очрашып сөйләшкәндә эшнең асылын белгәч, үзе дә кайгыга төште. — Кара син, йөзе караларны, ә?! Болан булса, һәркайсыбызпыц сурәтенә кереп халыкны котыртырлар болар... — Менә шул турыда кайгыртырга кирәк безгә, хәзрәт,—диде Зыя бай,— имеш-мимешләр, «яшен сугулар» белән генә баса алмассың алар- ны. Ә басарга кирәк, өркетеп кенә калдырмаска. Башкача хәрәкәт заманы хәзер, башкача! Сүзлән гамәлгә!.. Тагы бер атнадан урам чатларына яңа афиша тар ябыштырылды. Афишаларда, шушындый-шушындый чнелода, акбур сараенда Инкын лаб дулкыннары»иың халык соравы буенча кабаг куелачагы хәбәр ителгән иде. Ләкин бу юлы спектакль була алмыйча калды. Нәкъ шул көннәрдә шәһәрдәге контрреволюцион көчләр, яшь Совет хөкүмәтенең беренче көннәр кыенлыгыннан файдаланып, фетнә куптардылар. Шәһәр урамнарында тәртипсезлекләр. атыш-кисеш, талау* яндырулар көчәйде. Хәрби-революинон комитет вәкиле Камил белән партячейка секретаре Зариф бистә эшчеләреннәң Кызыл Гвардиягә язылган унсигез кешене ияртеп шәһәр большевикларына ярдәмгә ашыктылар. Шундый жай чыгуын гына көткән бистә карагруһчылары, мәхәлләдәге томаналарны котыртып, партячейканы туздырттылар, ә ячейка члены Хасибулланы үтереп ташладылар. Таякның башы аптек чы Кәримгә лә төште. Аны, кызын яшерү дә гаепләп, «кызын, я үзең!» дигән булып, мәдрәсә подвалына ябып куйдылар. Шулай да бу кан түгешле фетнә кыска гомерле булып чыкты. Биш- ун көн дигәндә заводлардан агылып торган эшче дружиналары зур бер көчкә әверелгәч, фетнәчеләр һәм аларның башлыклары ак офицерлар, байлар, руханилар — качканы качып котылды, кача алмаганы атылырга хөкем ителде. Качып котылучылар арасында Зыя бай да бар иде. 2. „к. У-‘ м в * * * Ун диңгезе шундый икән ул! Аның киңлегенә, тизлегенә тиңләшерлек икенче бер хикмәтле көч бармы икән бу дөньяда?! Уйласаң, уйларың сине минут эчендә, хәтта секундның ниндидер бер өлешендә, әкият тизлегендә әллә кайларга, бала чагына, яшьлегеңә. яшьлегеңдәге вакыйгаларга очыртып илтә. Әйтерсең лә, син икенче кат үзеңнең яшьлегеңә кайтасың. Хәтерең күгендә онытылып беткән исемнәрне дә бердән кабындыра ул, хәтта син аларның тавышларына, сулыш алуларына кадәр ишетәсең, шул хәтле якынайта уйлар сине узганга. Әйтерсең лә, барысы да, барысы да кичә генә, кичә генә булган... Профессор Зариф Хәмитев белән дә әнә шулай булды. Камил белән телефонда сөйләшеп, трубканы урынына кунган арада, ул үзенең яшьлегенә кайтып килергә дә өлгерде. Еракта, еракта калган өермәле яшьлеге, әйтерсең, яңадан кайтты. Шулай сизде үзен Зариф. Бәлки, бу аның дулкынлануыннандыр? Бәлки. Онытылмаган. Бер нәрсә дә онытылмаган. — Ах, кадерле дусларым, якташларым минем! — дип дәшкәндәй итә ул аларга.— Ничек сагындым мин сезне! Белсәгез иле, ничек сагындым!! Җыеласы иде, зур бәйрәмгә барыбыз да, беребез дә калмыйча — профессоры да, физигы да, химигы да, докторы да, композиторы да. артисты да, язучысы да — җыеласы иде дә төннәр буе, керфек какмыйча. узган героик көннәр легендасына биреләсе иде. ә аннары барыбызга да бергәләп, узган яшьлеккә кайтасы иде дә юлны яңадан башлыйсы иде...

Март — апрель. 1957