Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛ РУМЫНИЯДӘ

 Муса Җәлилнең Моабит шигырьләре дөньяның төрле почмакларында, төрле телләрдә яңгырый-, аның тормышы, көрәш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Луи Арагон, Жованни Жерманетто. Леон Не- бенцаль. Эрих Мюллер. Ярослав Кабичек һәм Роже Кодер кебек сүз осталары Муса Җәлилне олылап искә алалар һәм аның җырларына югары бәя бирәләр. Бик күп милләт укучылары кебек үк. румын халкы да патриот шагыйрьнең ялкынлы җырларын үз телендә укый. Румын укучысы Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән беренче мәртәбә 1958 елда «Рус китабы» нәшриятында чыккан «Героик җыр» 1 исемле шигырьләр җыентыгы аркылы танышты. Җыентыкка кергән шигырьләрнең тәрҗемәчесе — шагыйрь Теодор Поскэ. Күренекле татар тәнкыйтьчесе Гази Каш- шаф язган сүз башында героик шагыйрьнең тормышы һәм нҗат юлы турында киң мәгълүмат бирелгән. Җыентыктагы илле сигез шигырьдән3 уналтысы шагыйрьнең әсирлеккә кадәр иҗатыннан алынган, калган кырык икесе «Моабнт дәфтәрләроннән сайланган. Җыентык ике бүлектән тора. Беренче өлеше «Дуска истәлек» дип аталган, ә икенчесе «Моабит дәфтәрләреннән» дип исемләнгән. «Иртән», «Комсомолларга». «Юл сызмалары». «Безнең сөю». «Тирга». «Сәрбн әби». «Ул үскәндә». «Хуш. акыллым» шигырьләре, рус теле аша тәрҗемә ителүләренә карамастан, шагыйрьнең осталыгы, зур талантка ия булуы турында сөйлиләр. Моабнт циклыннан оригиналга бик якын һәм уңышлы тәрҗемә ителүләре белән, түбәндәге шигырьләр аерылып тора: «Ирек». «Аерылу». «Кол», «Соңгы җыр». «Мәхкүм», «Кандала». «Ана бәйрәме». «Күлмәк». «Вәхшәт». «Дуска». «Катыйльгә». «Ышанма», «Батырлык турында», «Аяксыз», «Имән» һәм «Җырларым». Татарча җыентыкларда!ы кебек, румын телендәге җыентык та «Җырларым» исемле шигырь белән ачыла. Ша(ыйрьнең «Томаулы гыйшык». «Тозлы балык». «Күршеләр», «Сәгать». «Хәдичә» кебек юмористик шигырьләре дә онытылмаган. Җыентык татар шагыйренең рухын һәм осталыгын, чын художник һәм чын кеше булуын укучының күз алдына китереп баегыра һәм тәэсирләндерә. 1961 елда Муса Җәлилнең «Ышанма» һәм «Дуска» шигырьләре, Лукрецка По- пэску һәм Ион Потопин тарафыннан тәрҗемә ителеп, «XX иче гасыр»5 әдәби журналында басылып чыкты. Шул уңайдан тәрҗемәчеләр укучыны Муса Җәлилнең кыс- кача биографиясе белән таныштыралар, румын укучыларына аны шагыйрь дә, көрәшче буларак та тәкъдим нтәләр Тора-бара Муса Җәлил иҗаты белән кызыксыну тагын ла үсә төште. 1965 елда «Чит нлләр әдәбияты турында очерклар»' дигән гыйльми журнал битләрендә Шукран Вуапның «Моабит дәфтәрләре» мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә Муса Җәлилнең татар әдәбиятында тоткан урынына, аның әдәби эшчәнлегенә. әсирлектә һәм Моабит төрмәсендә иҗат иткән шигырьләренә шактый тулы характеристика бирелгән. Муса Җәлил, бөек «бер карт имән» төсле, тамырларын татар җирлегенә тирән җәелдереп көч алган һәм шуның аркасында яшәрә, матурлана барган үлемсез шагыйрь. Су1ышта күрсәткән батырлыгы һәм үлеме белән генә түгел, үзенең гүзәл әсәрләре белән дә ул исемен мәшеләштерде. Үзе үлсә дә. «мең яшәрлек имән булып», яшьлегенә «һәйкәл булып», эше калды, эзе калды.