Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ
Татарстан совет язучыларының партия җыелышы булды. КПСС Үзәк Комитеты Пленумының «Маленковның, Каганович- ның, Молотовның партиягә каршы группасы турында»гы карарын тикшерүгә багышланган бу җыелыш зур активлык белән үтте.
Чыгыш ясаучы язучылар КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумы карарын бердәм яклап, Коммунистлар партиясенең ленинчыл политикасы тантанасы турында чын күңелдән горурланып сөйләделәр; партиядән, халыктан аерылган Маленков, Каганович, Молотовның һәм аларга кушылган Шепиловның партиягә каршы фрак- цнон эшләренә тирән ачу һәм нәфрәт бел-дерделәр. Бу төркемнең Советлар Союзының эчке һәм тышкы политикасы буенча Үзәк Комитет Президиумының ленинчыл өлешенә каршы булуын, партиянең бердәмлеген җимерергә, партия һәм дәүләт белән җитәкчелек итү эшен үз кулларына алырга омтылуларын гаепләп чыктылар.- ---------------------------------------------------------------
Беренче булып язучы Афзал Шамов сөйләде. Ул үзенең чыгышында бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә ире- шелгән зур уңышларга совет халкының чиксез шатлануын, ә инде партиянең дөрес политикасына каршы килеп, менә шул шатлыкларны юкка чыгарырга маташкан төркемнең җинаятьчел эше турында ишеткәч, нәфрәтләнүен белдерде.
Габдрахман Әпсәләм о в, сүз алып, болан диде:
— Совет иленең 40 еллык бай тарихы бар, бу чорда партия шома гына юлдан бармады, бу зур юлда кыенлыклар да, партиянең ленинчыл юлына аркылы килүче дошманнар да күп булды. Ләкин Коммунистлар партиясе андый дошманнарны изге юлыбыздан алып ташлый килде. Мален- ковның, Кагановичның, Молотовның партиягә каршы группасын тар-мар итеп, Үзәк Комитет бик дөрес эшләгән. Без, язучылар, үзебезнең иҗат эшебездә партия по-литикасын тагын да тирәнрәк пропагандаларбыз, аның бердәмлеген ныгытырга ярдәм итәрбез.
Шагыйрь С и б г а т Хәким үзенең чыгышында соңгы елларда авыл хуҗалыгының гаять кызу темплар белән үсүе, халыкның тормышы яхшыруы, авыллардагы хезмәт дәрте, күңел күтәренкелеге турында сөйләде. — Бу бит партиянең ленинчыл политикасы тантанасы, — диде ул, — бу уңышларны бары тик халыктан ерак торган, партиягә каршы кешеләрнең генә күрмәве мөмкин.
— Безнең ленинчыл җитәкчеләребез халыкны белеп, аның фикере белән исәпләшеп эш итәләр. Зур җиңүләребезнең сере шунда. Безнең язучыларыбыз да урыннарда, халык арасында ешрак булырга тиешләр. Ул чакта без үз әсәрләребездә партия политикасын тагын да тирәнрәк пропагандалый алырбыз.
— Без, язучылар, — диде Г. Б ә ш и- р о в, — Үзәк Комитет Пленумы карарыннан үзебезгә тиешле нәтиҗә ясарга бурычлы. Без әсәрләребездә халыкны, бигрәк тә яшь буынны патриотизм рухында, партиябез эшенә бирелгәнлек рухында тәрбияләргә тиешбез. Пленум карарына безнең җавабыбыз әнә шул эшебезне көчәйтүдән гыйбарәт булырга тиеш.
Шәй х и Ala н ну р, Газ н К а ш ш а ф. 3 ә к и Н у р и, Салих Б а т т а л һәм башка иптәшләр дә үзләренең чыгышларында партия Үзәк Комитеты Пленумының карарларын чын күңелдән яклап, язучыларның бурычларына тукталдылар. Алар әдәби әсәрләр өчен тормыш үзе тудырган, партиябезнең ленинчыл политикасын тормышка ашыру юлында туган актуаль темаларны күбрәк күтәрү турында сөйләделәр.
Җыелышта катнашучылар илебезнең соңгы елларда, КПССның XX съезды карарларын тормышка ашыра барып, партиябез җитәкчелегендә промышленностьны, авыл хуҗалыгын үстерүдә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә, халыкара элемтәне киңәйтүдә һәм ныгытуда, тынычлык өчен көрәштә зур уңышларга ирешүен чын канәгатьлек белән әйтеп үттеләр.
Алар КПСС Үзәк Комитеты тарафыннан партиянең эчке тормышында ленинчыл нор-маларны торгызу буенча, партиянең халык белән элемтәсен киңәйтү һәм ныгыту буенча, революцион закончылыкны бозуларны бетерү буенча зур эш башкарылганын билгеләп уздылар. "
Партия җыелышы КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумы карарын бертавыш- тан яклап карар кабул итте.