Логотип Казан Утлары
Публицистика

Халык артисты

ГГ асыйм агага 75 яшь тулды. Ләкин бабай дип булмый әле үзен. Тукай әйтмешли: «яңак, маңгай җыерылмаган, тешләр дә сау, яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе». Касыйм Шамил 1892 елның 30 августында Әлмәт авылында туа. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Казанның «Мәрҗәни» мәдрәсәсендә укый башлый. Ләкин озак та үтми, шәкертләр хәрәкәтенә катнашкан өчен, мәдрәсәдән куыла. Шуннан инде булачак артистның тормыш мәктәбе башлана. Устьеда җиләк-җимеш белән сәүдә итүчедә эшләү дисеңме, йомышчы малай булып йөрү дисеңме — Шамилнең башыннан барысы да уза. Әле мәдрәсәдә укыган елларда ук Касыйм театр белән кызыксына башлый. Приказчиклар клубында куелган спектакльләргә йөри. Озакламый ул үзе дә һәвәскәр артист булып китә. Шулай да аны зур сәнгать дөньясына «Сәйяр» труппасы, татарның атаклы артисты Габдулла Кариев алып чыга. Театр сәнгатенә чын күңелдән бирелгән яшь егетне Кариев труппага чакыра. К. Шамил «Сәяр»- да суфлерлык итә, билет сата, афишалар ябыштыра. Болардан тыш, ул тавыш-эф- фект һәм грим остасы да була. Касыйм ага Шамилнең «Сәйярнда башкарган барлык рольләренә дә тукталу мөмкин түгел. Алар күл. Шуның белән бергә, һәрбер артистның иҗат характерын, аның сәхнә тарихында тоткан урынын ачыклаган һәм билгеләгән тел рольләре була. Касыйм аганың шундый рольләреннән берсе — Ку- лигин образы («Яшенле яңгыр»). Бөек Октябрьдан соң К. Шамил, җиң сызганып, татар совет театрын төзү эшенә керешә. 1918 елда Казанның Елга аръягында (Пороховой бистәдә) беренче эшче театрын оештыра. Иҗат юлларын шушы театрда башлаган Җ. Саинов. Г. Борнаев, X. Алмазова кебек артистлар хәзер дә Киров районы халык театрының актив һәвәскәрләре булып саналалар. Казанда беренче Татар дәүләт совет театрын төзүдә дә К. Шамил зур булышлык күрсәтә, берникадәр вакытлар труппаның режиссеры булып эшли. Шул ук 1920 елның апрель ахырында Хәрби коллегиянең сәяси бүлеге, театр эшләрен юлга салу өчен, Касыйм Шамилне Мамадышка җибәрә. Чит шәһәрләрдә яшәгән артистларны чакырып һәм Мамадышта эшләп килгән драмтүгәрәк кешеләрен җыеп, Касыйм Шамил район театры төзи. Театрга «Сабанчы» исеме бирелә. К. Шамил татар балалар театрын булдыруда күл көч һәм энергия түккән тынгысыз йөрәкле артистларыбызның берсе. 1918—1919 елларда Касыйм ага Шамил «Алафузоз театрында» (хәзерге Җитен комбинаты клубында) балалар труппасы төзи. Аның җитәкчелегендәге труппа балаларга «Корымчы бабай», «Шүрәле» кебек әсәрләр күрсәтә. 1923 елда шәһәрнең Елга аръягы районында фабэавуч мәктәбендә Касыйм Шамил тагын бер балалар труппасы тозүдә катнаша. Ә 1925 елдан Татар дәүләт театры каршында да балалар труппасы эшли башлый. Труппаның репертуарында: «Тычканга үлем, мәчегә көлке». «Бездә һәм аларда», «Октябрь чәчәкләре» кебек зур тәрбияви кыйммәткә ия булган пьесалар куела. Кызганычка каршы, тиешле ярдәм булмаганлыктан, бу труппа да таГсбдулла Кариев җитәкчелегендәге труппада башлангыч тәрбия алган артист совет чорында үзенең сәхнә осталыгын тагы да тирәнәйтте һәм киңәйтте. Касыйм аганың сәхнә осталыгы бигрәк тә авыл кешеләрен сурәтләгән әсәрләрдә тулы ачылды. Ул совет колхозчыларының күркәм табигатен, теләк-омтылышларын әйбәт белә. Шуңа күрә дә ул тудырган образлар тормышчан, ышандырырлык булалар. Касыйм Шамил тарафыннан иҗат ителгән икенче бер төркем — руханилар тибы. Юныс хаҗи булсынмы. «Зәңгәр шәл»дән Ишан яки Әблиевнең «Шомсекамәр»ендә- ге Суфи булсынмы, аларның һәрбеоеө үзенчәлекле, артист һәрберсенә кабатланмас штрихлар салган. К. Шамил аеруча уңышлы иҗат иткән өченче төркем образлар — сәүдегәрләр. Болар инде үзләренә аерым бер галлоре» К Тинчурнннын. «Беренче чәчәкләрэ спектакленнән күренеш. Сулдан беренче, Суфи ролендә К. Шамил. Сираҗи (' Банкрот»), Кәрим бай («Башмагым») һәм бик күп башка сәүдәгәр типлары. Дөрес, киң дңапазонлы артист буларак, ул болар белән генә чикләнми. Ул башкарган образлар күп төрле, аларның һәр- кайсы тулы канлы, тамашачы күңелендә озак сакланырлык булып иҗат ителгән