Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ УЛ ӘНИС БАДИГИН?

Журналның быелгы 1—3 нче саннарында Әхсән Баяновның «Яшьлегемне эзлим» исемле повесте басылып чыкты. Дөресен әйтик, бу повесте белән шагыйрь Әхсән Баянов үзен сәләтле генә прозаик итеп күрсәтте. Бигрәк тә әсәрнең беренче бүлеге матур, бай тел белән язылган. Анда Агыйдел буеның гүзәл табигате, колхозчы хезмәтенең романтикасы, яшь йөрәкләрнең талпынуы оста тасвирлана. Автор дәһшәтле сугыш вакытында һәм аннан соңгы авыр елларда яшь буынның ничек үсүен күрсәтергә тели. Кереш сүзендә ул: «Яшьлек юлдашларыма: ...Сезчең хакта да нәкъ чынлыктагыча язарга тырыштым мин» — ди. Повесть Әнис Бадигин дигән егетнең истәлекләреннән гыйбарәт. Кем ул Әнис Бадигин! Әнискә унҗиде яшь, ул баянда оста уйный, җиде класс белеме бар. Бер җәй эчендә ике кызга — тыйнак Фәһимәгә һәм чая Ленага — берьюлы гашыйк була. Кешене күз алдында китерү өчен бу гына аз әле. Ни өчен яши ул дөньяда, нәрсәгә омтыла, нинди хисләр белән яна! Хыялларын тормышка ашыру өчен нинди эшләр башкара! Менә шунысы әһәмиятле. Әнис Бадигин музыкаль белем алырга тели. Ләкин теләгенә ирешә алмый һәм үзенең яшьлеге күңелсез узуда әз дә түгел, күп тә түгел, бөтен кешелекне гаепли: «Миңа аерым исемнәр кирәкми, Кешелек, мин синнән сорыйм! Менә мин дөньяга килдем, синнән сорыйм: миңа үсү, кеше булу очен мөмкинлек бир!.. Сии миңа бөтенесен соңыннан, тынычлыкта кайтарып бирермен дисеңме! Ә елларны, югалган елларны, яшьлегемне микем кайтарып бирә алырсыңмы! Кайтара алсаң, мин сине гафу итәрмен...»: 1 «Казан утлары» журналы. 1967 ел. 1 сан. 47 бит. 2 «Казан утлары» журналы. 2 сан. 71 бит. Әнис Бадигин нинди «кешелекпкә мөрәҗәгать итә соң! Кешелек ут сызыгы белән икегә бүленгән бит. Үзеңне үтерергә, юк итәргә кизәнгән дошманга: «Яшьлегемне җимердегез, гафу итмәм», дию мәгънәсезлек булыр иде. Әнис Бадигин туган илгә, дәһшәтле сугышларда кан койган әти-абыйларга, тормыш авырлыгын уз җилкәләренә күтәргән әни-апаларга үпкәлидер, ахры. Шулай ук Әнис Бәдигинга үсү, кеше булу өчен бернинди мөмкинлек тә калмаганмыни! Аңа бердәнбер теләген тормышка ашыру — музыкаль белем any юллары бикле булганмыни! Юк, апай ук түгел икән. Автор үзе үк әйтеп тора: сугыш, ачлык, хәсрәт дөньясында яшь буынны онытмаганнар. Әзме-күпме сәләте, теләге булган яшьләрне җыялар, укыталар. Уку йортларына бернинди конкурс юк. Техникумнарның, институтларның ишекләре ачык. Хәтта консерватория дә эшли! Сәләтең бар икән, кер, теләсә кайсы факультетында укы, сиңа Мәскәу профессорлары белем бирер. Консерваториягә Әнис Бадигин да кабул ителә. Әмма Әнис консерваториягә барып җитә алмый, ярты юлда, Уфада туктап кала. Булачак авырлыклардан куркып, зур хата эшли, җиңел акыллылык күрсәтә, үз бәхетен үзе җимерә. Хәер, Әнис үзен бәхетсез иткән сәбәпне күрсәтә. Ул да булса — Лена. Французлар әйтмешли, һәр бәхетсезлекнең сәбәбен хатын-кыздан эзлә. Әнис тә эзли һәм таба. Шул каһәр суккан Лена Әниснең Уфадан китүенә каршы, Әниснең китәр юлына киртә сала ул: «Ташлап китмә мине!.. Ташлап китмә мәхәббәтеңне!» Ике кеше дус булганда, кемнең ихтыяры ныграк, рухы көчлерәк—шул өстен» лек ала, көчле кеше йомшак дусны үзе-< нә буйсындыра. Мәхәббәттә дә шулай. Лена Әнисне үзенә буйсындыра. Укырга да егетне ул ияртеп алып бара. Консерваториягә җибәрми, техникумга урнашырга Ж еиди. Ихтыярсыз, җебегән Әнис аңа буйсына. Хәтта Лена күрәләтә начар эшкә барганда да аңа каршы тора алмый: аның белән бергәләп милиционер ярдәмендә бер гаиләне кзартярыннан куып чыгара, гаилә башлыгына кул күтәрүдән дә чирканмый. Автор Ленаны начар кеше итеп күрсәтергә тырыша. Ләкин, шуңа карамастан, бу кыз укучы күз алдына тирән хисле, соя белә торган, сойгәне хакына теләсә нинди корбаннарга әзер кеше булып килеп баса. Ә менә Әниснең Ленада кайгысы юк. ул бары уз шәхесе белән генә мәшгуль. Ленага авыр вакытлар кичерергә туры килә: ул, үзенең авырлы икәнен белгәч, кайгысыннан Әниснең аягына килеп егыла. Ләкин Әнис кебекләрдән мәрхәмәт, шәфкать, кеше күңелен аңлау котеп буламы соң! Ленаның рухы сынган чак. зур газаплар кичергән коннәре. Аңа таяныч кирәк, ярдәм кирәк. Хәзер инде Әнис катгый карарга килергә тиеш. Ләкин ул үз естенә нинди дә булса җаваплылык алырга теләми, тизрәк таю ягын карый. Әнис үзенең юньсезлеген фәлсәфи нигезгә куеп акларга маташа һәм барысында да әлеге шул бичара Ленаны гаепли: •Лена, монда синең тормышың, мин монда бүтәнчә кала алмыйм, ишетәсеңме! Бу денья минем ечен түзү момкинлеге калмаган дәрәҗәдә тынычсыз, һавасы агулы диясем килми, телем бармый, тик мин сулый торган түгел. Монысы—хакыйкать»'. Әнә ничек үз вакытында аңлап ала егет бу хакыйкатьне! Шулай да Әнис нинди булса эшкә тәвәккәллек итә торган кеше түгел бит әле. Ул бу мәсьәләдә абыйсы Сафуан янына киңәшкә бара. Сафуан белән түбәндәгечә сойләшү була: «— Паспортыңны пычраттыңмы! — Юк, намусны гына... Ул миңа, бу нинди кулга тотып булмый торган әйберләр турында сойлисең дигәндән, сәерсенеп карады. — Намусны гына булгач, ничево. — диде ул, шаяртып, — намустан чалбар тегеп булмый». Димәк, «намусны гына» пычрату әллә ни куркыныч эш түгел икән, дип уйлый Әнис, паспорты чиста бит, Ленадан котылу ансат... Ул Ленаны һәм авиация техникумын ташлап, авылга, саф күңелле, тыйнак һәм беркатлы Фәһимә янына кайтып китә, һәм әле генә үзе тәмам юкка чыгарган, хурлаган «намуевка ишарә ясый: «Аның (Фәһимәнең — М. M.J күзләренә туры карар эчен, тормышны яңача корырга, «намус» дигән, күренми торган сызыкның бу ягында, сафлык, гаделлек ягында торырга кирәк. Менә мин хәзер шул якка чыктым» IX «Намусның бу ягына чыгувны нидән башлый соң Әнис! Тота да башыннан үткәннәренең бәтенесен, бар түбәнлеге, пычраклыгы белән кыз алдына чыгарып сала. Аның эше ашыгыч, аңа хәзер тизрәк Фәһимә кирәк, кыз аны кичерсен. Ләкин Фәһимә бернәрсә дә әйтми, ул сынган гвл кебек ихтыярсыз. Берничә каннән соң ул Әниснең мылтыгы белән атылып үлә. Язучы аның нилеитән һәлак булганын ачык әйтми: «Ничек үлде! Мондый хәл булырга мемкинме! Мылтыкка ул кагылдымы! Ялгышмы! Әллә үзе аңлы рәвештәме!» Чыннан да. нилектән һәлак була соч Фәһимә! Тормышта мондый хәлнең булуы мәмкин һәм аны түбәндәгечә аңлатып була. Әйткәнебезчә. Фәһимә — эчкерсез, тирән хисле, горур һәм тыйнак кыз. Авыр елларда, тирә-ягында ачлык, бәхетсезлек тулып торганда, Фәһимәнең олы таянычы, гүзәл доньясы — саф мәхәббәте булган һәм бу боек хис аңа яшәргә дәрт, киләчәккә омет биргән. Әнис үзенең чын йозен бернинди тартынусыз ачып күрсәткәч, кызның тормышын яктырткан кояш сүнә. Ләкин ул моны тиз генә аңлап җиткерә алмый. Катастрофага әләккәй кешеләр дә кайчак, нык гарипләнгән, яраланган булуларына карамастан, авырту сизмиләр. Медицинада бу шок хәле дип атала. Кеше терелсен эчен. вих шок хәленнән чыгару — авыртуны сизү дәрәҗәсенә китерү шорт, юксв аның үлеп китүе момкин. Күрәсең, Фәһимәнең күңеле бу җәрәхәтне күтәрә алмый, аның рухы шок хәлендә. Һәм ул. шул хәлдән чыга алмый, атылып үлә. Юристлар Фәһимәнең үлемендә Әнисне гаепләрлек дәлилләр тапмыйлар. әмма әхлакый кануннардан чыгып карагайда. Фәһимәне үтерүче кеше— Әнис. Ленаның фаҗигасендә дә. Фәһимәнең һәлакәтендә дә Әнис гаепле. Ләкин автор бу вакыйга- ны тиешенчә ачып бирми, шунлыктан укучы ечен Фәһимәнең һәлакәте очраклы, аңләешсыз фаҗига булып калуы мемкин. Баднгинга унсигез яшь. Халыкча әйтсәк, балигь булган егет. Юридик яктай караганда, кылган эшләре ечен җавап бирер ' «Казан утлары» журналы. IX «Казан утлары» журналы, 2 сан. 93 бит. 10. „К. У." № 8. 3 сан 20 бит. яше җиткән гражданин. Законлаштырмаса да, әйләнеп, хатын белән торган, ата була язган ир. Аның яшендәгеләр фронтта башларын салалар, тылда тормышның терәге саналалар. «Син туган илеңә, кешеләргә нинди файда китерәсең!» — дигән сорауга Әнис Бадигин ни дип җавап бирер иде икән... Бер җәйне печән чапкан идем, икенче җәйне ашлык ташыдым, дипме! Әзрәк түгелме икән! Әниснең әнисе, үзеннән кече туганнары бар бит әле. Егетнең алар турында кайгыртканы, аларга нинди дә булса ярдәм иткәне күренми. Әниснең, авылга кайткач, Сафуан алдында хатыннарны яклавы, дусты Хәмитне караклыкта тотуы да —бер кыланчыклык кына, кешеләргә һәм үзенә: «Менә мин нинди әйбәт кеше»,— дип исбат итәргә тырышуы гына. Асылда исә ул кеше өчен, җәмгыять өчен нинди дә булса >шкә сәләтсез адәм. Председатель Сафуан трактор тәгәрмәче астына ятканда да ул бер тамашачы сыйфатында читтән генә карап тора. Соңгы елларда комсомол секретаре булып эшләве дә Әнисне мактауга лаек кеше итми, чөнки бу эш аның олы максатына әверелми. Гомумән, бармы соң Әниснең олы, изге максаты! Юк. Ул бернәрсәгә дә омтылмый, бернинди теләк белән дә янмый. Аның бердәнбер томанлы хыялы — музыка. Ләкин ул бу өлкәдә нишләргә теләгәнен ачык белми. Әсәрнең ахырында ул изге хыял символын — баянын ташлап чыгып китә. Утызга якынлашып килгәндә дә, институтның өченче курсына күчкәч тә, ул әле кем буласын белми. Дорее, әсәрнең ахырында Әнис: «Миндә Бетховен үлде, үземнән башка беркемне дә гаепли алмыйм һәм теләмим», — ди. Әмма, шуңа да карамастан, Әнис үзен бәхетле саный: «Лена бәхетсез, аныңча яшәп калган булсам, мин дә аның төсле булыр идем». Әнис Бадигин дөньяда үзе өчен генә яши, ул — эгоист. Әсәрнең эчтәлегеннән, вакыйгалар үсешеннән объектив рәвештә түбәндәге нәтиҗә килеп чыгарга тиеш иде: эгоизм — бик куркыныч нәрсә, эгоист үзе бәхетсез, җәмгыять өчен файдасыз кеше булу өстенә, башкаларга да фаҗига, хәтта һәлакәт китерә. Әдәби әсәрдә мондый образ булуы мөмкин, әлбәттә, һәм ул тиешенчә ачылса, үз бурычын үтәр иде. Вакыйгалар үсешеннән күренгәнчә, әсәрнең ахырында Әнис рухи фаҗига кичерергә һәм тормышка, кешеләргә яңача карарга, яки ялгызлыкка, бәхетсезлеккә дучар кеше булып калырга тиеш иде. Кызганычка каршы, язучы моны эшләми, аның бөтен симпатиясе Әнис ягында. Әсәргә кереш сүзендә автор: «Монда минем... фикерләрем, уйларым, уйлануларым... язмышым да шушында, бәлки минеке генә түгел... мин монда үземнең дә гадәттә автобиографиягә керми кала торган, моңарчы беркемгә дә әйтелмәгән серләремне ачам, аларның вакыты җитте», — дип яза. Алдан болай дип әйтеп куйгач, Әнис авызыннан сөйләгәннәр авторның үз сүзләре, үз фикерләре дип кабул ителә. Үткәннәренә борылып карагач, Әнис: «Минем гомеремнең яртысы... кешелек дәрәҗәмне югалта язганда саклап калу, теләсә нинди кыен шартларда да төшермәү, үземнең «миннемне һәртөрле ялганнан, түбәнлектән азат тоту, горур шәхесемне раслау өчен көрәшеп узды.„ Үз алларында бил бөгүемне., көткән кызганыч бәндәләр ялгыштылар — мин, кайбер яшь ялагайлардан аермалы буларак, үземнең бүгенге көнеме һичнинди яраклашусыз килдем. Бу яктан мин максатыма ирештем, бу — җиңү, намуслы җиңү. Намус һәм бәхет сүзләре барлык телләрдә ничектер бертөрле, охшаш яңгырыйлар төсле. Доньяда иң зур фаҗига — үзеңне ихтирам итү өчен хакың булмау», — ди. Димәк, автор фикеренчә, Әнис — тирән хисле, намуслы, яхшы күңелле егет, ихтирамга лаек кеше. Шулай итеп, автор тели- метеләмиме эгоизмны, кешеләргә, бигрәк тә хатынкызларга, карата шәфкатьсез мө- нәсәбәтне яклый булып чыга. Укучыда Әнис кебек «горур шәхесне раслау өчен көрәшеп» яшәү — мактауга лаек тормыш икән, дигән фикер туарга мөмкин. Әсәрдән чыгарга тиеш булган объектив нәтиҗә белән язучының субъектив фикере — капма-каршы. Бу зур буталчыклык тудыра, әсәрдә идея эзлеклелеге югала, укучыда авыр тәэсир калдыра. Язучы бу әсәре белән ни әйтергә теләгәнен ныграк ачыклаган булса, үз алдына куйган бурычны — сугыш иорында яшүсмерләрнең кеше булып үсеп җитүен күрсәтү бурычын — уңышлырак үтәп чыккан булыр иде.