КАЙГЫРТУЧАН ДУС
Кызык бу тормыш. Көтелмәгән бер хәл, очраклы вакыйга кеше язмышын ул үзе дә уйламаган бөтенләй башка якка борып җибәрә. Г. Гобәй белән дә шулай була. Яшьлегендә ул төрле җирләрдә: трампаркта, типографиядә эшли. Әмма аны, барысыннан да бигрәк, артистлар тормышы мавыктыра. Егет артист булырга хыяллана, һәм була да. 17 яшендә зур гына бер үзешчән труппада артист, соңрак шул труппада режиссер булып эшли. Ә тормыш аңа бөтенләй икенче язмыш әзерләп куйган икән. Бервакыт ул, Серебрякоз дигән рус язучысына ияреп, «Көмеш канат» исемле әсәр яза һәм аны шул вакытларда нәшриятның балалар әдәбияты секторында редактор булып эшләүче Фатих Кәримгә күрсәтә. Шагыйрь, күрәсең, яшь авторда балалар язучысы өчен кирәкле сыйфатлар барлыгын сизеп алган. «Синнән менә дигән балалар Г. Гобәй әдәбиятка 30 елларда килде. Бу еллар исә тормышның һәр тармагында сыйнфый көрәшнең кискенләшә баруы белән характерлы иде Татар балалар әдәбияты да сыйнфый көрәш темасыннан читтә кала алмады. Яшь буынның социализм төзелешендә актив катнашуын, искелек калдыкларына каршы көрәшен сурәтләү балалар әдәбиятында төп урынны алды, дияргә була. Иҗатының беренче адымнарыннан ук Г. Гобәй чорның зур социаль проблемаларына мөрәҗәгать итте. 1934 елда ул колхоз төзү елларындагы пионерлар тормышына багышланган «Каланча» повестен бастырып чыгарды Аннары Германия балаларының фашизмга каршы көрәшен сурәтләгән «Без әле очрашырбыз» исемле әсәр язды. Каләмдәшләре аны бер дә юкка гына А. Гайдар белән чагыштырмыйлар, А Гайдар күтәргән темаларны Г. Гобәй татар балалар әдәбиятына алып керде. Шундый темаларның берсе — гражданнар сугышы вакыйгалары. 30 елларның икенче яртысында әдип аеруча күп һәм киеренке эшли. «Маякчы кызы» (1938), «Ялгыз йортта» (1939) повестьларыннан тыш, ул «Аклар лагеренда» (1937) исемле пьеса да яза. Саналган әсәрләрнең барысында да гражданнар сугышы вакыйгалары сурәтләнә, яшь буында уяулык хисләре үстерүгә басым ясала Моны очраклы хәл дип булмый. Бу елларда халыкара хәлләр кискенләшүгә таба бара Европадан фашизм куркынычы яный. Шушы җаваплы чорда, күп санлы язучыларыбыз белән бергә, Г. Гобәй дә халкыбызны сугышка каршы көрәшкә, уяулыкка өнди Инде сугыш башланырга санаулы көннәр калган бервакытта аның «Өч бөркет» исомлө пьесасы дөньяга чыга Г. Гобәйнең таланты проза жанрында аеруча тулы һәм тирән ачылды. Татар соязучысы чыгачак, Гариф, тагын яз», ди ул. Ф. Кәримнең ышанычы бушка китми. Г. Гобәй хәзер татар совет балалар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе санала, балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләрен искә алып, хөкүмәтебез аны ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. вет балалар әдәбияты тарихына ул нигездә прозаик буларак кереп калды. Аның гражданнар сугышының дәһшәтле күренешләрен реалистик тирәнлек белән тасвирлаган «Маякчы кызы» һәм «Ялгыз йортта» повестьлары бүгенге бәхетле тормышның зур корбаннар хисабына яулап алынганлыгы турында сөйләделәр, революция көчләренең җиңелмәслегенә ышаныч тәрбияләделәр. Бу әсәрләрдә патриотизм. Ватанны саклау темасы кискен иҗтимагый конфликтлар җирлегендә хәл ителде. һәр ике әсәрдә дә кечкенә геройлар алдында көрәш романтикасы ачыла, алар чорның зур вакыйгаларына үзләре дә актив катнашалар. Патриотизм, чорның иҗтимагый хәлләренә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерергә омтылу — Г. Гобәй геройлары өчен характерлы бер сыйфат. Шунда ук кечкенә геройлар үзләренең балалык сыйфатларын да югалтмыйлар. Мисал өчен «Маякчы кызы» повестендагы Илсөяр образын алырга була. Повесть укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. Авторга күп санлы хатлар килә. Әдәби тәнкыйть Г. Гобәйне үз стиле, үз тавышы булган өлгергән язучы, ә повестьны моңа кадәрге әсәрләре арасында иң уңышлысы дип бәяли. Тәнкыйть мәкаләләрендә дә, күп санлы хатларда да Илсөяр образы югары бәя ала. «Илсөяр образын эшләгән чакта автор көчен кызганмаган. Илсөяр күп эшләр эшли, зур батырлыклар күрсәтә, ләкин ул эшләр, ул батырлыклар ясалма рәвештә килеп чыкмыйлар. Илсөяр һаман да табигате белән бала булып кала»,—ди повестька рецензия язучы Г. Әпсәләмов. Чыннан да, Совет власте елларында Илсөяр образы үрнәгендә берничә буын яшьләр тәрбияләнде. «Маякчы кызы» мәктәп дәреслекләренә керде, балалар иң яратып укый торган әсәрләреннән берсенә өйләнде. Ватан сугышы елларында Г. Гобәй төрле җаваплы постларда эшли. Татарстан радио комитетының председателе була. Партиянең ышанычлы вәкиле сыйфатында колхозларга еш кына бара. Фашизмны җиңү өчен хәтта балаларның да ару-талунь. белми тырышып эшләүләрен, һәркемнең фронтка ярдәм итү теләге белән янып яшә- вен күреп, әдип гаять дулкынлана. Ләкин бу хисләрен ул елларда кәгазь битләренә төшерә алмый. Тормыш фактларыннан тирән гомумиләштерүләр ясап, типик картиналар тудыру өчен, иркен вакыт кирәк. Әйткәнебезчә, бу елларда Г. Гобәй оештыру эшләре белән мәшгуль була. Гыйбрәтле вакыйгаларга, кискен ситуацияләргә аеруча баи бу чорда ул киләчәктә язылачак әсәрләре өчен материал туплый. Дөрес, Г. Гобәй иҗат эшен дә онытып бетерми. Төрле язучыларның фашизмга каршы язылган сатирик хикәяләрен туплап, «Сукбай армия» исемле китап бастырып чыгара. Сугыш кырларында геройларча һәлак булган пионерлар турында язылган очеркларны тәрҗемә итеп, «Яшь патриотлар» исемле җыентык төзи. Бу урында өстәп әйтергә кирәк: әдәби тәрҗемә — Г. Гобәй эшчәнлегенең аерылмас бер өлеше. Ул моны үзе өчен зарури бер эш, әдәби осталыкка өйрәнү мәктәбе итеп саный. «Гали баба һәм кырык карак», «Мең дә бер кичә» кебек гарәп әкиятләрен, «Полк улы» (В. Катаев), «Путивльдәи Карпатка кадәр» (С. Ковпак), «Улым турында хикәя» (Е. Кошевая), «Бәхет орлыклары» (А. Мусатов) һәм башка күп кенә әсәрләрне без Г. Гобәй тәрҗемәсендә укыйбыз. Сугыш туктап күп тә үтми, 1948 елда аның «Замана балалары», бераз соңгарак «Маратның язмышы» (1956) кебек Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан повестьлары басыла. «Замана балалары» повестен әдәби тәнкыйть төрлечә бәяләде. Уңай бәяләр белән бергә (М. Әмир, Б. Зернит һ. б. мәкаләләре), әсәрнең кимчелекләре күрсәтелгән рецензияләр дә чыкты. Рус язучысы Н. Богданов повестьтагы сюжет таркаулыгын, әсәрнең ахырын кирәкмәгәнгә озынга сузу кебек кимчелекләрне хаклы рәвештә билгеләп үтте. Дөрес, Г. Гобәй моннан соңгы әсәрләрен язганда, динамик сюжет коруда булсын, вакыйгаларны бердәм композицион җепкә тезүдә булсын, сизелерлек уңай тәҗрибә туплый. «Замана балалары» повестенда сугыш һәм хезмәт темасын бергә бәйләп чагылдыру бурычы куела. Әмма автор бу бурычны уңышлы башкарып чыга алмый: сугышны һәм хезмәтне сурәтләгән бүлекләр һәрберсе үзенә аерым әсәр тәэсире калдыра Шуңа да карамастан, повесть кыска гына вакыт эчендә яшь укучылар арасында зур популярлык казана. Моның сере нәрсәдә соң? Бу, барыннан да бигрәк, совет пионерының батыр образын җанлы һәм кызыклы итеп бирә, тормыш күренешләрен романтик югарылыкта торып тасвирлый белүдә. Ә батырлык турында романтик рухта язылган китапларны балалар аеруча яраталар. Г. Гобәй илебез үсешендәге һәр чорның үзенә хас кемле характерлы героен и>ңат итә килде. Колхозлашу чорының яшь пионеры Сәлим, гражданнар сугышы елларының яшь көрәшчесе Илсөярдәге героик башлангычны Ватан сугышының авыр көннәрендә Хәлим тагын да үстерә төшә. «Каланча», «Маякчы кызы», «Замана балалары» повестьларында автор геройны тормыштагы вактөяк хәлләрдән югарырак күтәреп сурәтли. Моның өчен күбрәк тормышның героик якларына мөрәҗәгать итә, гадәттән тыш хәлләрне, кискен ситуацияләрне сайлый. Дөрес, «Без әле очрашырбыз» һәм «Каланча» повестьларында сурәтләнгән вакыйгаларның кайберләре укучыны бик үк ышандырып җиткермәгән иде. «Маякчы кызы», «Замана балалары-.ндагы геройларның эшләре инде укучыга бик хуш килә Алардагы романтик рух тормыш чынбарлыгына нигезләнгән Укучыны ышандырырлык тормышчан образларны, героик характерларны язучы ничек тудыра соң? Ул әсәрдәге барлык чараларны рухи ныклыкны, характер кәйлелеген күрсәтү максатына буйсындыра. «Замана балалары»ндагы Хәлим, мәсәлән, үз иптәшләреннән шактый көчлерәк малай. «Гәүдәгә бик әйбәт бит. Пәһлеван була бу дүрт елдан», — дил мактый аны хәрби комиссариатта каралу вакытында доктор. Күрәсез, геройның физик тазалыгы һәм сәламәтлеге ассызыклап күрсәтелә. Портретны шулай ачык буяулар белән сурәтләүнең зур әһәмияте бар. Ачык төсләр баланы үзләренә ныграк тарталар һәм хәтердә озаграк сакланалар. Хәлимнең һәр сүзеннән, һәр җөмләсеннән үз көченә ышану, оптимистик рух аңкый: «Мин синең өчен үч алырмын әле, абый. Бик каты ител. Гитлерның күзләре акаеп чыгарлык итеп алырмын үчне». Димәк, сөйләм дә геройның көчле рухлы икәнлеген күрсәтеп тора. Автор геройны авыр хәлләргә куя, кискен ситуацияләрдә хәрәкәт иттерә. Әйтик, дошман самолетлары шәһәр өстендә очып йөргән чакта. Хәлим госпитальдә немец шпионын фаш итә һ. б., һ. б. Әсәрдә шундый гадәттән тыш вакыйгалар шактый күп. һәм бу — табигый. Моида тормыш материалы үзе, сурәтләнә торган чор киеренкелек, героик вакыйгалар таләп итә. Ул вакыйгалар, уз чиратында, Хәлим образын калку итеп, романтик югарылыкта күрсәтергә булышалар. «Ләйсән яңгыр», «Без үскәндә» кебек көндәлек тормыш күренешләрен тасвирлаган әсәрләрендә Г. Гобәй җитди, реалистик алымга күчә. Геройны гади укучы белән тигезли. Вакыйгаларны ашыкмыйча, иркенләп тасвирлый. Гади, көндәлек тормыш кешедән зур тырышлык һәм ихтыяр сорый: әсәрләр әнә шул хакыйкатьне исбат итәләр. Әмма авторның образ төзүдәге бөтен әсәрләренә хас бер үзенчәлекне әйтел китми булмый. Г. Гобәй һәр әсәрендә төп геройны сюжетның үзәгенә куя. калган барлык персонажларны шуның тирәсенә туплый. Бу, әлбәттә, яңа алым түгел. Г. Гобәй әсәрләрендә шунысы кызык: үзәккә куелган образ китапның бер битеннән дә төшеп калмый. Аннан соң ул үз әсәрләрендә характер формалашу процессын, геройдагы эчке үзгәрешне оста чагылдыра белә. Аның, балалар язучысы буларак, кече дә шунда. Мәсәлән, Хәлим хакыйкатькә эзләнүләр аша килә. Ул башта сугышны романтик яктан гына күз алдына китерә. Аныңча, немецларны кыйнау өчен белем кирәкми, батырлыкны тик сугышта гына күрсәтергә мөмкин. Ахырда малай тормыш тәҗрибәсе туплый, һәрнәрсәгә аек күз белән карый башлый. Үзенең тырыш хезмәте белән мои- да, туган авылында фронтка күбрәк ярдәм итә алачагына тешенә. сена туганнарча ярдәме икеләтә кирәк булган чорларда аеруча көчле чагыла. Язучының геройлары кешене пассив кызганучылар гына булып калмыйлар, алар иң авыр моментларда кешегә ярдәм кулын суза белүләре белән сокландыралар. «Ялгыз йортта» повестенда Мортаза бабай зур тәвәккәллек белән кызыл комиссар Әминәне аклар тырнагыннан саклап кала, аңа үзенең җылы өендә урын бирә, комиссарга көрәшче иптәшләре белән очрашу өчен кирәкле шартлар тудыра. Әминәнең сабый баласына сөт кирәк булгач, кечкенә Таҗи бер байның кәҗәсен урлап кайтудан да куркып тормый. Шулай итеп, Мортаза бабай белән кечкенә Таҗи, үзләре дә сизмәстән, халык бәхете өчен көрәшүчеләр булып китәләр. «Маратның язмышы» повесте, беренче битләреннән алып соңгы битләренә кадәр, Ватан сугышының авыр елларында совет кешеләренең бер-берсенә эчкерсез ярдәм күрсәтүләренә багышланган. Сугышның кызган көннәре. Ленинград камалыш хәлендә. Әнисез калган сабый Маратны Гөлсем апа камалыштан алып чыга, Казанга алып кайта. Әлбәттә, сабыйны ул Казандагы берәр балалар йортына тапшыра алган булыр иде, ләкин алай эшләми. Үзенең ике баласы булуга карамастан, малайны үзенә уллыкка ала. Гөлсем апаны моңа беркем дә мәҗбүр итми, бу изге эшне ул йөрәк кушуы буенча эшли. Менә шунда совет кешеләренә хас киң күңеллелек, бер-берсе өчен кайгыртучанлык сыйфатлары ачылып китә. Безнең илдә үги ана, ятим бала кебек төшенчәләрнең бетә баруын күреп күңел куана, үзеңнең дә кешеләргә нинди дә булса берәр яхшылык эшлисең килә башлый. «Әсәрләре багмлар өчен дә, зурлар өчен дә бердәй кызыклы тоелган автор гына чын мәгънәсендә балалар язучысы була ала», дигән иде 8. Г. Белинский. Бу сүзләр Г. Гобәй әсәрләренә дә туры килә. Мисал өчен шул ук «Маратның язмышы» повестен алыйк. Повесть беренче мәртәбә «Пионер» журналында басылды. Журналның һәр номерын олылар да көтеп алалар иде. Г. Гобәй повестьлары, кирәк олыларда, кирәк яшь буында булсын, дөньяга коммунистик караш тәрбияләүдә зур роль уйныйлар, һәм тэтар балалар әдәбиятының үсеш тарихын Г. Гобәй иҗатыннан башка күз алдына китерү авыр. Әдипнең баштагы әсәрләре татар балалар әдәбиятының үсеш кыенлыкларын чагылдырсалар, соңгылары исә ул ирешкән уңышлар турында сөйлиләр. «Тормышта бала гаять каршылыклы, аңарда ата-ана, тирә-күрше аша кергән эгоистик, мещанлык һ. б. күп төрле зарарлы сыйфатлар очрый. Андый сыйфатларны сылап-сыйпап үтү, яшерү юлы белән түгел, хәтта аңлы рәвештә үткенләндереп күрсәтү юлы белән аларга каршы көрәшергә кирәк», — дигән иде язучы үзенең бер мәкаләсендә. Шунысын да искәртик, мәкалә әдәбиятта «конфликтсызлык» теориясе киң таралган елларда, 50 еллар башында язылган. Язучы мәкаләләрендә генә түгел, әдәби әсәрләре белән дә тормыш каршылыкларын җиңеләйтеп сурәтләүгә, конфликтсызлык теориясенә каршы көрәште. «Ләйсән яңгыр» повесте, барыннан да бигрәк, әнә шул ягы белән игътибарга лаек. Әсәр безнең тормышыбызның ямен, тәмен боза, һавабызны агулый торган ямьсез күренешләргә каршы юнәлдерелгән. Г. Гобәй яшь геройлары Гүзәл белән Җиһангирны «теплица» шартларында гына сакламый, балаларга тормыштагы фаҗигале хәлләрнең шаһите булырга, күп кыенлыклар күрергә туры килә. Әсәргә шәхес культы елларында хаксызга рәнҗетелгән Дәүләтъяров язмышы да, Хәррәмов кебек аферист- спекулянт типлары да килеп керә. Г. Гобәй бу повестенда үз геройларының эчке көрәшләрен, рухи конфликтларын ачуга аеруча зур игътибар бирә, характер формалашуның авыр һәм катлаулы процесс икәнен раслый. Мисалга Гүзәл образын алыйк. Гүзәл үзенең хәле белән бервакытта да килешеп яшәми. Ул һәр минутта эшләгән «гөнаһлары» өчен курку һәм борчылу, үкенү һәм тынычсызлану, икеләнү һәм тетрәнү хәлендә яши. Ул, бер яктан, бик намуслы, икенче яктан, карак һәм кеше алдаучы. Шушы ике капмакаршы хиснең үзара тартышы повестьның буеннан буена сузылып килә. Шул ук вакытта Г. Гобәй тормышыбызның караңгы якларын куерту белән дә артык мавыгып китми, әсәрдә якты күренешләргә, уңайны раслауга күп урын бирелгән. Вакыйгалар шундый итеп корылган: китапның II кисәгендә кызга азгынлыкта йөрү өчен бернинди мөмкинлек калдырылмый. Көзге салкында туңа-туңа караклар шайкасын күпме эзләп йөрмәсен, Гүзәл аларны барыбер таба алмый, кайтып мәктәпкә керергә мәҗбүр була. Әле кайчан гына әшәкелектә йөргән урам кызының үги әтисен фаш игәрлек кеше булып үсүен повесть совет мәктәбенең тәрбияви көче белән бәйли. Әсәрдә һөнәр /ләктәбе Гүзәл белән Җиһангир кебек яшьләрне мораль савыктыргыч «ләйсән яңгыр» итеп карала. Язучы геройларны мәктәптәге җәмгыятькә файдалы эшләргә тарта, аларда укуга дәрт, кызыксыну уята. «Ләйсән яңгыр» повесте, мораль-этик проблемаларны күтәреп, безнең көннәр тормышын тасвирлауга багышланса, «Без үскәндә» (1963) повестенда Г. Гобәй үткәннәргә мөрәҗәгать итә. Бу әсәр Г. Гобәй иҗатында 30 елларда ук киң чагылыш тапкан та- рихи-революцион теманы дәвам итгерә. ■Тәрәзә тиентен җиргә сеңгән, кыйшык-мыйшык кечкенә генә куыш. Тору да. эш тә шунда. Тыгыз, бау тузаны. Көнозын балта, ышкы, тукмак тавышлары. Бөтен гаиләбез белән көне-төне эшләсәк тә, ачлы-туклы, мохтаҗлыкта яшәргә туры килде», — ди Г. Гобәй, сабыйлык елларын хәтерләп. Әдип «Без үскәндә» повестенда шушы үзенә якыннан таныш тормышны — капиталистик җәмгыятьтәге эшче семьяларының очы язмышын сурәтли, гаделсезлек нигезләренә корылган бу тормышның үзгәрергә тиешлеген тарихи закончалык итеп күрсәтә. Повестьның баш герое — ярлы малае кечкенә Гарәфетдин. Язучы аны семья рамкалары эченә генә бикләми, геройның үсеш эволюциясе, «Язгы җилләр», «Онытылмас еллар» өсәрләрендәгечә, чорның иҗтимагый каршылыклары белән тыгыз бәйләп яктыртыла. Татар әдәбиятындагы әлеге уңай традиция, «Без үскәндә» повесте аша, балалар әдәбиятына үтеп керә. Гадәттән тыш эшләр йөкләп, язучы үз героеның ышандыру көчен дә киметми. Гарәфстдинне Арсений дәдә, Рәхимҗан хәлфә кебек халык бәхете өчен көрәшүче олы туганнарына булышчы итеп кенә куя. Ләкин автор Гарәфетдин башкарган эшләрне маҗаралы бер уенга гына да әверелдерми. Өлкәннәр политик листовкалар баскан чакта, коеп яуган яңгыр астында сакта тору, полицейский сизеп алгач, караңгы төндә Клим белән бергә басу машинасын каберлеккә илтеп яшерү кебек эшләр Гарәфетдиннән зур тәвәккәллек сорый. Зурларның һәрбер йомышы малайны бераз олыгайтып җибәрә. Заманында А. Алиш: «Г. Гобәйдә әдәби тел эшләнеп җитмәгән, бу — аның иҗатындагы җитди кимчелекләрнең берсе»,—дип язган иде. Әйе, әдипнең баштагы әсәрләрендә тел кытыршылыгы, катлаулы авыр җөмләләр еш очрый. Г. Гобәй үзенә карата әйтелгән тәнкыйть фикерен дөрес аңлый. «Без үскәндә» повесте язучының хикәяләү теле камилләшә, осталыгы үскәннән-үсә баруы турында сөйли. Автор, повестьның башыннан алып соңгы битләренә кадәр, шома, йөгерек телдә яза, үзенең фикерләрен укучыга җиткерүдә халык теленең бай хәзинәсен эшкә куша. РСФСР азучыларының икенче съездында сейлэгән речендә Л. Соболев «Без үскәндә» повестена югары бәя бирде. Г. Гобәй исемен дагстанлы Р. Гамзатов, башкорт шагыйре М. Кәрим, мордва язучысы Н. Эркайлар белән бер рәткә куйды. Бу — бик хаклы бәя. Атеистик тәрбия мәсьәләләре белән Г. Гобәй «Маякчы кызы» повестеннан ук кызыксынып килә. «Без үскәндә» повестенда ул мәсьәләләргә тагын да киңрәк урын бирә. Ниһаять, дингә багышланган махсус китап — «Коръән серләре» дөньяга чыкты. Укучыларның күпчелеге аны хуплап, яратып каршылады. Б/ шулай ук бик аңлашыла. Чөнки өстен сыйныфларның динне хезмәт ияләрен куркыту, рухи яктан гарипләндерү чарасы итеп файдалануларын Г. Гобәй кече яшьтән үк күреп, әрнеп үсә. Дин сереме бүгенге яшьләрне агуламасын — язучының яңа әсәрдә уздырган төп максаты әнә шул. Бу елның 26 августында Г. Гобәйгә 60 яшь тула. Гел яшьлек турында уйланганга, күрәсең, әдип оле япь-яшь. Ә үткән гомер шактый, эшләнгән эш күз алдында. Әсәрләре милли рамкалар эчендә генә калмыйча. Бөтенсоюз әдәбиятының гомуми хәзинәсенә әверелделәр. «Маякчы кызы», «Ләйсән яңгыр», «Без үскәндә», «Замана балалары» русчага, «Замана балалары». «Маратның язмышы» повестьлары уйгурчага һәм казакъчага тәрҗемә ителделәр. Әмма ирешелгәннәр чик түгел, Г. Гобәй бү-ен дә яшьләрчә канатланып, яңадан-яңа иҗат планнары белән янып яши