Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕЛЕГАТЛАР СӨЙЛИ

Майның 22 сеннән 27 сена кадар Кремльнең Зур сараенда СССР язучыларыныц IV съезды эшләде Съездда к\п милләтле совет әдәбиятының илле ел эченда ирешкән уңышларына, бүгенге торышына. адэбияттагы аерым жанр һәм тармакларның үсешенә төп ie бая бирелде, язучылар алдында торган актуаль мәсьәләләр, мөһим бурычлар турында җитди һәм эшлекле сөйләшү барды СССР язучыларыныц IV съездында Татарстан язучыларыннан М. Әмир. X. Туфан. Г Баширов. С. Хәким. X. Госман. X Вахит. Л. Ихсанова. 3 Нури һәм А Булгаков иптәшләр катнашты Журналыбызның бу санында сүз делегатларга бирелә Алар бу зур вакыйга турындагы фикерләре, съезддан аиан тәэсирләре бё лән уртаклашалар. Гомәр Бәширов Язучыларның дүртенче съезды бик әһәмиятле зур вакыйга булды. Ул турыда бик озын да, озак та сөйләргә мөмкин булыр иде. Мәгълүм ки, бу съезд Бөек Октябрьның 50 еллыгына әзерләнү вакытына туры килде. Билгеле, бу бөек тарихи дата съездның бөтен эшчәнлегеиә юнәлеш бирмичә, анда сөйләнгән докладларга да, шулай ук чыгышларга да тәэсир итмичә кала алмады. Шундый шартларда, табигый, һәркемнең — докладчыларның да, сөйләүчеләрнең дә шушы илле ел эчендә узган тарихи юлга Кремль сарае биеклегеннән торып бер әйләнеп карыйсы, әдәбиятның үткән чорына азмы-күпме йомгак ясыйсы, киләчәккә таба барасы юлны ачыграк итеп күз алдына китерәсе килде. Шуның әстөнә, съезд эшенә бетен дөнья күләмендә танылган чит ил язучылары- ның катнашуы да билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясады. Съезд күп милләтле совет әдәбияты алдында торган проблемаларны, чит илләрдәге прогрессив әдәбият агымын да күз алдында тотып, киңрәк күләмдә алып тикшерергә тырышты. Съезд әдәбиятның төп мәсьәләләре белән шөгыльләнде һәм бер үк вакытта, бөтен кешелек җәмгыятен борчып, дулкынландырып торган җитди халыкара мәсьәләләр турында да үз фикерен әйтте. Вьетнамдагы канлы сугыш. Греция һем Кытайдагы вакыйгалар һәрвакыт съездның игътибар үзәгендә булдылар. Бу мәсьәләләр турында аерым мөрәҗәгать кабул ителде. Инде съезддагы чыгышларга килгәндә, минем үземдә Украина язучысы О. Гончар, А. Маковский, К. Симонов һәм В. Кетлинская чыгышлары аеруча яхшы тәэсир калдырды. Бу иптәшләр әдәбиятның бик җитди проблемаларын күтәрделәр һем уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итәрдәи тирән фикерләр әйттеләр. Чит ил кунакларының тәбрик сүзләрен без аеруча игътибар белән тыңладык. Бетен дөньяга танылган Чили шагыйре Пабло Неруданың чыгышы Кремль сараенда да, нәкъ шигырьләре кебек үк, тирән аһәң белән, ифрат шигъри яңгырады. Совет әдәбиятының күптәнге дусты — немец язучысы Анна Зегерс һәрвакыттагыча үзенең йомшак, җылы тавышы, дустанә әйтелгән ягымлы тәбрик сүзләре белән бөтен съездның игътибарын җәлеп итте. Минем үземдә Вьетнам язучысы Нгуен Динь Тхи белән икенче мәртәбә очрашу күңелле бер истәлек булып калды. Без аның белән узган елның сентябрь аенда Бакуда булып узган Азия —Африка язучыларыныц киңәйтелгән киңәшмәсендә очрашкан идек. Шул вакыт мин аңа Тукайның 80 еллыгына чыгарылган значогын бүләк ител, аның Кенчыгыш халыкларының азатлыгы турында. М. Әмир каләмдәш дуслары белән. гомумән хөррият хакында нинди ялкынлы шигырьләре булуы, ул шигырьләрнең бүгенге көндә дә көрәшкә өндәве, шулай ук Татарстан халкының Вьетнамга чын күңелдән туганнарча ярдәм итүе, аның Америка сугыш чукмарларына каршы бу авыр көрәштә җиңеп чыгуын теләве турында сөйләгән идем. Алты айдан соң бу иптәш белән яңадан очраштык, яңадан кул кысышып, берберебезне тәбрик иттек. Кечерәк кенә гәүдәле, көләч йөзле бу кеше, ялкынланып һәм шул ук вакытта борчылып, Вьетнам халкының соклангыч батырлыгы турында сөйләде. Хәй Вахит Мин язучыларның Бөтенсоюз съездында беренче тапкыр катнаштым. Миңа бары да яңа. бары да әһәмиятле, бары да зур мәгънәле булып тоелды. Исемнәре бетен дөньяга таралган мәшһүр әдипләр белән очрашу, аларның чыгышларын, әдәбиятыбызның бүгенге хәле турындагы фикерләрен ишетү, чит илләрдән килгән кунакларның сәламнәрен тыңлау, әлбәттә, көчле тәэсир итте. Съездның өченче көне аеруча истәлекле булды. Бу көнне СССР Верховный Советы Президиумы председателе Н. Подгорный Язучылар союзына Ленин ордены тапшырды. Партиябез һәм хөкүмәтебезнең язучылар хезмәтенә шундый зур бәя бирүләре һәркемдә тирән рәхмәт хисләре уятты. Бу бүләкне без коммунизм төзәлешенә совет әдәбияты керткән өлешне билгеләп үтү һәм язучыларга тагын да зур җаваплылык өстәү, ышаныч белдерү дип кабул иттек. Съездда әдәбиятның һәр жанры буенча эшлекле, җитди сөйләшү барды. Миңа, драматург кешегә, бигрәк тә драматургия турындагы сөйләшү әһәмиятле иде. Докладчы Л. Салынский да, чыгыш ясаучылар да драматургия өлкәсендә ирешелгән уңышларга, хәл ителәсе мәсьәләләргә киң һәм тулы тукталдылар. Революциябезнең 50 еллык юбилее якынлашып килгән көннәрдә тартынмыйча әйтә алабыз; безнең театр сәнгате, драматургиябез күзгә күренерлек уңышларга иреште Н. Погодинның -Мылтыклы кеше». «Кремль курантлары». «Өченче патетик» әсәоләре әдәбиятыбызның алтын фондына керде. Соңгы елларда тудырылган әсәрләрдән Шатровның «Алтынчы июль», Штеинның «Давыллар эчендә» исемле пьесалары да уңышлылар рәтеннән телгә алынды. Ленин образын тудыру өлкәсендә милли әдәбиятларда да телгә алырлык уңышлар бар. Шуның белән бергә, чыгыш ясаучылар Ленин образын тудырудагы җаваплылык турында да әйтеп үттеләр. Үзебезнең драматургиянең үткәне, бүгенге хәле турында фикер йөоткәидә, барыбызны да күптәннән борчып килгән кайбер мәсьәләләр хакында берничә сүз әйтәсе килә. Минем уемча, безнең драматургиядә әле һаман да тема тарлыгы, мәхәббәт иллюзияләре белән артыграк мавыгу үзен нык сиздерә. Инде олырак проблемалар күтәрә, зуррак темаларга алына башласак, безнең әсәрләрдә иллюстрациячелек, схематизм көчәя. Димәк, безнең драматургларга бу турыда да җитдирәк уйланырга кирәк икән. Ләбибә Ихсанова Съезддан алган тәэсирләр зур, әлбәттә. Шулердан мине иң нык дулкынландырганы кешелек язмышы, дөньяның иминлеге турында кайгыртып сойләнгән сүзләр булды. Язучыларның сугыш елларында иҗат иткәч әсәрләре турында әйтелгән җылы сүзләр дә, Вьетнам, грек язучыларының чыгышларын аяк үрә басып, озак алкышлар белән каршылаган вакытта туган хисләр дә күңелдән тиз генә китмәс, мөгаен. Грек шагыйре Костас Кодзияс үз илләрендәге вакыйгалар турында әрнеп сейләде. Грек фащистларыиың ул илдә тудырган вәхшәтләрен тыныч күңел белән тыңлап утырырга мөмкин түгел иде. — Бөтен ил концлагерьлар белән тулды. Юра утравы тоташ концлагерьга әйләнде. Фашистлар беркемне дә — яшьләрне дә. картларны да, бала-чагаларны да — кызганып тормыйлар. Төрмәләргә, концлагерьларга ябылган ул кешеләрнең язмышы беркемгә дә билгеле түгел. Фашист радиолары илдә 3000 кеше кулга алынган иде. аларның да яртысы иреккә чыгарылды, дип хәбәр тараттылар. Ышанмагыз! Кулга алынган 7000 нөн артык кешенең язмышы билгесез, — дип сейләде ул. башкорт делегатлары т фес вашгыидъ Сулл,■ Сәйфи Кудаш, Ләбибә Ихсанова, Зәйнәп Биишсва. Хәй Вахит, Назар Нәҗми. Делегатлар Кызыл Мәйданда. Моннан нәкъ егерме алты ел элек Акрополь өстеннән фашист флагын алып аткан грек патриоты Манолис Глезос та кулга алынган. Аның һәм аның кебек бик куп прогрессив кешеләрнең — язучыларның, артистларның, галимнәрнең язмышы, ничек яшәүләре турында без бернәрсә дә белмибез, диде ул. Вьетнам язучылары белән мин Мәскәүгә килгән көнне очраштым. Әле съезд башланмаган, делегатларның җыелып кына килгән чагы. Күрешүләр, сөйләшүләр, хәл белешүләр... Шул вакыт мине башкорт язучылары чакырып алды. Алар, Вьетнам язучылары белән бергәләп, Ленин мавзолеена барырга җыеналар икән Кремль янындагы бакча буйлап сузылган озын чиратка килеп бастык. Акрын гына алга атлыйбыз. Менә билгесез солдат истәлегенә салынган һәйкәлгә якынлаштык. Аны чәчәкләр белән күмгәннәр. Пионерлар китергән кочак-кочак розалар да, солдатлар куеп киткән зур- зур веноклар да, кемнәрдер калдырган ландыш бәйләмнәре дә бар анда... Аннары без Ленин янында булдык. Тәэсирләр зур, тирән. Аларны күңелдә генә калдырырлык түгел. Мин янәшәмдә килгән Вьетнам язучысы Фан-Тыдан: «Сез Ленинны беренче тапкыр күрәсезме?» — дип сорарга телим. Әмма тәрҗемәче артта- рак калган. Шул вакыт, әйтерсең минем уйларымны сизеп барган, Фан-Ты русчалатып: «Мин Ленинны өченче тапкыр курәм»,—диде. Аның Советлар Союзында өченче мәртәбә булуы икән. Ул Африка—Азия илләре язучыларының Ташкентта һәм Бакуда үткәрелгән конференцияләрендә катнашкан. Ә менә хәзер язучыларның Бөтенсоюз съездына да килгән. — Бу съездда катнашу өчен,—ди ул, — мин, җәяүләп, өч ай буе таулар аша Ханойга килдем. Хикәяләр язам, ләкин вакыт юк, сугышырга кирәк. Мин аның рус телен ярыйсы ук яхшы белүенә гаҗәпләндем. Сез рус телен ничек өйрәндегез, дип сорадым. Үзлегемнән, сүзлекләр ярдәмендә өйрәндем, ди юлдашым. Чит ил кунакларының күбесе совет әдәбиятының бөтен дөньяга киң танылган олы әдәбият, гуманистик әдәбият икәнен басым ясап әйттеләр. Әдәбиятыбызның илле ел эчендә ирешкән уңышларына дусларыбызның шулай шатлануын күрү бик куанычлы хәл булды.