Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Шушы елның 9 июнендә Татарстан язучыларының ачык партия жыелышы булды. СССР язучылар союзының IV съезды йомгаклары уңае белән үткәрелгән бу җыелышта Татарстан язучылар союзы председателе, съезд делегаты Мирсәй Әмир доклад ясады. — СССР язучылар союзының IV съезды, — диде ул, — җитди һәм эшлекле шартларда узды. Анда совет язучылары- ныи илле ел эчендә башкарган эшләренә йомгак ясалды, ирешкән уңышлары билгеләнеп үтелде. Язучылар иҗаты узган илле ел эчендә илебез тарихы белән тыгыз бәйләнештә үскәнлеге һәм зур уңышларга ирешкәнлеге күрсәтелде. СССР язучылары союзының хөкүмәтебез тарафыннан Лепин ордены белән бүләкләнүе — әнә шул зур уңышларның нәтиҗәсе ул. Узган илле ел эчендә, аеруча соңгы елларда, безнең татар әдәбияты да бик нык үсте. Тагар язучылары иҗат иткән байтак әсәрләр Бөтенсоюз аренасына чыкты һәм хәтта чит телләргә дә тәрҗемә ителде. Бу —куанычлы хәл. Әмма без, нрешелгән уңышларыбыз белән беррәттән, җитешсез якларыбызны да күрә белергә тиешбез. Съездда бу мәсьәләгә дә игътибар ителде. Җентекләбрәк карасак, безнең әдәбиятта да кимчелекле яклар бар әле. Соңгы елларда, мәсәлән, кайбер язучыларның әсәрләрендә, зур эшләр башкаручы бүгенге көн геройларын, тормыштагы уңай күренешләрне сурәтләү урынына, тискәре күренешләрне, кимчелекле якларны чагылдыру очраклары сизелә башлады. «Казан утлары» журналы редакциясе дә кайчакта шундый әсәрләргә урын биргәләп куя... Безнең төп максатыбыз— коммунизм төзүче бүгенге көн кешеләре образын тудыру. Моны без һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Мине дөрес аңлагыз, гел уңай күренешләрне генә сурәтләргә, тискәре якларга игътибар итмәскә димим мин. Андыйлариы да чагылдырырга мөмкин һәм кирәк. Әмма безнең әдәбиятның төп юнәлеше социалистик реализмның төп юлыннан тайпылышсыз барырга тиеш, игътибарны күбрәк уңай һәм үрнәк булырлык образлар тудыруга юнәлтергә кирәк безгә. Докладчы шулай ук язучыларның ил алдындагы һәм. гомумән, бөтен дөнья халыклары алдындагы гражданлык бурычына. аларның җәмәгатьчелек алдындагы жаваплылыгына. тормышны тирәнрәк, тулырак өйрәнү мәсьәләләренә тукталды һәм IV съезд куйган бурычларны тормышка ашыруда республикабыз язучылары тагын да ныграк илһамланып эшли башларлар дигән ышаныч белдерде. М. Әмирдән соң съезд делегаты профессор Хатип Госман сүз алды. Ул съездда тугай тәэсирләре белән уртаклашты һәм язучыларның кешелек дөньясы язмышы өчен җаваплылыгы, социалистик реализмның нигезен тәшкил иткән тарихи хакыйкать, һәр әдипнең ил алдындагы, бөтен дөнья алдындагы бурычлары турында сөйләде. Съезд делегаты Гомәр Бәширов та съезд көннәрендә алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм яңа уставтагы үзгәрешләрне җентекләбрәк аңлатып бирде. Язучыларның IV съезды йомгаклары буенча фикер алышуларда шулай ук Сиб- гат Хәким, Нәби Дәүлн, Җәвад Тәрҗема- нов, Әминә Бикчәнтәева да катнаштылар һәм күп кенә файдалы тәкъдимнәр керттеләр. Соңыннан җыелыш Язучылар союзының эшен тагын да яхшырту буенча резолюция кабул итте һәм ул резолюциянең күчермәсен СССР язучылар союзына тапшырырга дигән карар чыгарды. ЖУРНАЛ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Татарстан язучылар союзы идарәсенең 22 июньдә үткәрелгән киңәйтелгән утырышында «Казан утлары» журналының бу елгы 1—6 саннарында басылган материаллар турында фикер алышу булды. Утырышта журналның 1—3 саннарына Әхмәт Юныс, 4—6 саннарына Хәсән Хәйри күзәтү ясадылар. Аннары әлеге саннар турында язучылар үз фикерләрен сөйләделәр. Түбәндә, бераз кыскартып, шул утырышта катнашкан иптәшләрнең чыгышларын урнаштырабаз. — Мин сүзне проза әсәрләреннән башламакчы булам, —диде Ә. Юныс — Ни өчен дигәндә, журналның йөзен, аның сыйфатын беренче чиратта проза әсәрләре билгели. Мин сүз алып барачак беренче һәм өченче саннарда II. Газиның «Малайлыкта кунакта». Ә Баяиовның «Яшьлегемне эзлим» исемле повестьлары һәм Л. Ихсанованык «Мин әле бу». Р Фәизовнын «Гафур» исемле хикәяләре бирелгән. Күрәсез, проза әсәрләре сан ягыннан күп түгел. Әмма хикмәт санла түгел, бәлки УЛ әсәрләрнең сыйфатында. Ибраһим Газиның «Малай лыкта кунактаьсы жыйнак кына әсәр ул Әмма бик житди. бик кызыклы һәм оста язылган әсәр. Анда бернинди шаккатарлык хәлләр дә юк. ләкин повесть беренче юлларыннан ук күңелне җәлеп итеп ала да ахырынача ияртеп бара. Минемчә, язучының уңышы шунда, ул күп сүз сөйләми, вакыйгаларның ип кирәклеләрен генә сурәтләп бара һәм, шулай итеп, зур тормышны. төрле хәлләрне укучының күз алдына китереп бастыра. Әсәрнең теле шома. образлы. Шунлыктан ул бик ансат укыла һәм истә кала. Тагын шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, автор бу әсәрендә берьюлы ике роль башкарган бер үк вакытта авыл малае булып та. зур жәмәгать эшлеклесе, бүгенге көн таләпләреннән чыгып фикер йөртүче булып та сурәтләгән үл вакый галарны. Әхсән Баяновның «Яшьлегемне эзлим» исемле повестеның герое Әнис туган авылына кайта һәм яшьлек елларын искә төшерә. Анда да матур гына образлар сурәтләнгән. Минем күңелемә, мәсәлән. Кнл- мит образы хуш килде. Аны автор үзенә генә хас буяулар белән күрсәтеп бирә алган. Ленасы да шулай ук үзенчәлекле образ. Кыскасы, бу әсәрендә авторның үзенчәлекле таланты күренеп тора. Әмма ул шул талантын тиешенчә файдалана алмаган. Әнис образы житди образ түгел. Аның эчке дөньясына тормыш жиле кагылмый диярлек Әсәрне укыганда автор бөтен эшне әлеге тискәре, тар фикерле Әнискә тапшыра да үче шуның арбасына утырып кына бара кебек тәэсир туа. Журналның үзе күзәткән саннарында басылган хикәяләргә тукталып. Ә Юныс. Р Төхфәтуллиниын «Пыяла ватыгы һәм асылташ». «Ике көймә». «Яшьлек сере» исемле парчаларын һәм Л. Ихсановаиыи «Мин әле бу» исемле хикәясен уңай яктан билгеләп үтте, ә Р. Фәнзовныц «Гафур» исемле хикәясеннән канәгать булмавын әйтте. — Бу хикәядә, — диде ул. — Р Фәизов акылга тулы булмаган кешене обрэз итеп алып әйбәт итмәгән, әһәмиятлерәк, зуррак вакыйганы сурәтлисе урында, вак темага әсәр язган. Аннары Ә. Юныс Г Ибраһимов юбилее уңае белән басылган материалларга, истәлекләргә һәм Ф. Хөснинең «Урыннарындамы сүзләрсолдатлар?» исемле мәкаләсенә тукталды һәм аларның тирән эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы икәнлекләрен әйтте. — Ә менә бу өч сандагы очеркларга һәм тәнкыйть мәкаләләренә карага алай әйтеп булмый. — диде ул, сүзен дәвам нтеп— Өч санның берсендә дә телгә алып әйтерлек житди тәнкыйть мәкаләсе тапмадым мин. Очеркларга килгәндә дә мактаныр лык эш юк Мәхмүт Хасановны язучы буларак хөрмәт нтә идем мин Әмма журналда басылган «Таныш булыгыз. Сәет Сәлимгәрәен» исемле очеркын укыгач, аптырабрак калдым. Язучы кулы белән язылганга охшамаган ул. Язучыга хас әдәби осталык, вакыйгаларны җанлы, ачык нтеп сурәтләү җитеп бетми Бик ашыгып өстән- өстән генә язылган кебек тәэсир калдыра ул. — Сонгы елларда, — дип сүзен башлады Хәсән Хәйри, — журналның гомуми торышы. һичшиксез, яхшырды: яшьләр нжа- тына шактый киң урын бирелә башлады, яңа бүлекләр ачылды. Мин күзәткән 4—6 саннарда аеруча игътибарга лаеклы ике әсәр бар. Гомәр Бәшировның «Туган ятым— яшел бишек». Фатих Хөснинең «Язмыш шуклыгы» исемле повестьлары алар. Бәши- ров повесте турында ныклап сөйләргә иртәрәк, чөнки ул әле басылып бетмәгән Шулай да. басылган кадәресениән чыгып фикер йөрткәндә, ул повесть әйбәт, өметле булырга охшый. Ф Хөснинең «Язмыш шуклыгы», минемчә. элегрәк язылган булырга тиеш Әмма соңгарак калып басылган ул. Журнал аны соңгарыбрак күтәреп чыккан. Минемчә, бу повесть әдәби эшләнеше ягыннан йомшак әсәр. Көчәнебрәк язылганга охшый ул. Фатих талантына хас әйбер түгел Образлары да ахырына кадәр эшләнеп җитмәгән шикелле. Эш хәтта анда гына да түгел. Эш шунда, автор бу әсәрендә образлы сурәтләү урынына публицистика белән артыграк мавыгып киткән. Үзе күзәткән саннардагы поэзия әсәрләренә тукталып, X. Хәйри Ә. Давыдов һәм Р. Гатауллин шигырьләренең әйбәт икәнлеген әйтте. Тәнкыйть бүлегенә караган материаллар арасында, әдәби ел йомгаклары материалларын исәпләмәгәндә, житди мәкалә булмавын һәм яна чыккан китапларга рецензияләр аз бирелүен искәртеп үтте Аннары ул әдәбият тарихына караган документларның соңгы вакытта журналда шактый еш күренә башлавын әйтте һәм шул ук вакытта андый әйберләр белән редакция кирәгеннән артыграк мавыкмасын иде дигән теләк белдерде Сонгы вакытларда журналда очерклар, публицистик мәкаләләр азайды, дип. бүгенге көн кешеләре башкарган зур эшләр турында очерклар һәм публицистик мәкаләләрне журналда күбрәк урнаштырырга тәкъдим итте. Шуннан сон фикер алышулар башланды. Хатип Госман: — Мин әдәбият, культура тарихына караган материаллар хакында берничә сүз әйтмәкче булам X Хәйри журналда тарихи материаллар артыграк күбәеп китүен әйтте. Минемчә, артык түгел алар Культурабыз. әдәбиятыбыз тарихына караган материалларны киләчәктә дә журналда бастырып барырга кирәк. Мин, мәсәлән. Га- лимжан Ибраһимовның үз кулы белән язылган автобиографиясен журналда бастырып. редакция бик яхшы эшләде дип саныйм Ул документны әзерләп биргән өлкән язучыбыз Афзал Шамовка да рәхмәг әйтәсе килә. Яшьләр үз ата бабаларының тормышын, гореф-гадәтләрен белеп үсәргә тиешләр. Ә моның өчен аларны культура һәм әдәбиятыбыз тарихы белән мөмкин кадәр киңрәк таныштырып барырга кирәк Мен.» шул җәһәттән чыгып караганда журналның тарихи материалларга урын биреп баруын кимчелек димәс идем. Әмма тарихи материалларны басканда аларнын. текстологиясенә бик нык игътибар итәргә кирәк. Анда бернинди дә төгәлсезлекләр китмәскә тиеш... Соңгы елларда басылган тарихи материалларда шул нәрсә сизелә: хәзер безнең галимнәр буш сүз сөйләмиләр, алар үз фикерләрен фактлар белән дәлилләп бирә башладылар. Бу — куанычлы күренеш. Аннары X. Госман Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» исемле повестена да тукталды һәм ул әсәрнең теле гаҗәеп дәрәҗәдә бай, халыкчан булуын, аның әдәби телебезне баетырга ярдәм итәчәген әйтте. Фатих Хөсни: — Узган тикшерүләрдә дә әйтелүгә карамастан, журналда бүгенге әдәбиятыбызга ныклап анализ ясаган җитди тәнкыйть мәкаләләре һаман да күренми әле. Күрәсең. редакция бу эшне тиешенчә оештырмый булса кирәк. Әмма, шул ук вакытта, гаепне редакция өстенә генә аударып калу да дөрес үк булмас. Алар безгә, язучыларга, телдәй дә, хатлар язып та әледән- әле журналда катнашырга мөрәҗәгать итәләр. Без үзебез акрынрак кыймылдыйбыз, ахрысы. Журналның алтынчы санында Ф. Ибраһимовның «Без түбәннән күтәрелдек» исемле мәкаләсе басылган. Анда суз музыкабыз турында бара. Музыка турында бары тик музыка белгечләре генә язарга тиеш дип әйтмим мин. Теләсә кемнең язарга хакы бар. Әмма мондый җитди, җаваплы мәсьәләләр турында кемнән яздыртуны ныклабрак уйларга кирәк. Ф. Ибраһимов мәкаләсендә кайбер фикерләр дә. терминнар да сәеррәк килеп чыккан... II. Газиның «Малайлыкта кунакта», Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» исемле повестьларында халкыбызның уткән тормышы сурәтләнә. Җиргә, туган якка зур мәхәббәт сизелә. Рәхәтләнеп укыла торган әсәрләр болар. Ә менә яшь язучыларыбыз әсәрләрендә ул нәрсә җитенкерәми. Әхсән Баянов повестена карата Ә. Юныс байтак тәнкыйть сүзләре әйтте. Мин аның белән килешәм. Әхсәннең Әнисе гел узе турында гына уйлый, үзе белән генә кокетничать итә. Әмма мәсьәлә анда гына тугел. Мәсьәлә безнең кызларыбызны йөгәнсез итеп бирүдә. Алар шулай, повестьта бирелгәнчә, теләсә кемне кочак җәеп кабул итәргә тормыйлар лабаса. Безнең хатын-кызларга хас сыйфат түгел бит бу, егетләр! Әхсәннең геройлары бик йомшак буынлы итеп бирелгән. Дөрес, тормышта бозык хатын- кызлар да була, әмма андыйларны сәхнә түренә менгереп утырту кирәкме икән? Мине рәнҗеткән өченче нәрсә шул: әсәрдә геройның үз халкына, югарыданрак каравы сизелә. Бу бик хәвефле нәрсә, болай булса, ерак китә алмабыз без. Әсәрнең теле дә шактый кытыршы. Тел белән бик сак эш итәргә, аны хөрмәтләргә кирәк... Хәсән, синең белән дә бик бәхәсләшәсем килә. Минем повестьта, син уйлаганча, сүз культ .мәсьәләсе турында гына бармый бит Мин анда борыннарын каян җил иссә шул якка куеп, тыштан бик гадел булып, галим булып күренергә тырышсалар да, бары тик үз интересларын гына кайгыртып йөрүче ике аяклы бүреләр бакчасына таш атмакчы идем, һәм ул таш тиешле урынына төште шикелле... Сибгат Хәким: — Бу ел басылган поэзия әсәрләре арасында Илдар Юзиевнең «Тынлык белән сөйләшү» исемле поэмасы аеруча игътибарга лаек. Илдар иҗатын мин башыннан ук күзәтеп киләм. Үзенчәлекле, бары тик аңа гына хас буяулар белән иҗат итә торган шагыйрь ул. һәм, минемчә, автор шул матур сыйфатларын бу әсәрендә тагын да үстерә төшкән. Илдар иҗатында мин Һади Такташ иҗаты белән охшашлык күрәм. Такташ зур вакыйгаларны бик оста тотып алып, кабарынкы, тәэсирле итеп сурәтләп бирә белә иде. Илдарда да шуңа охшашлык бар. Ләкин аның моңа кадәрге иҗатын мин менә болайрак күз алдына китерәм: әйтик, ул тауга менеп барышлый, ашыкмыйча гына, башта тау итәгендә моңланып, уйланып йөри. Бары шуннан соң гына тау башына күтәрелә. Ә менә бу әсәрендә ул, тау буенда озак йөрми, туры- дан-туры күтәрелә, ягъни вакыйгаларны җыйнап тотып, чң кирәклеләрен сурәтли башлый. Бу — Илдарның иҗади уңышы, бер адым алга китеше дияр идем мин. Инде Әхсән Баяновның «Яшьлегемне эзлим» повесте турында берничә сүз. Бу җыелышта әсәрнең эченә кереп, аны төрле яклап тикшерергә тиешләр иде. Әмма гомуми сүзләр генә сөйләнелә. Әсәрнең эчтәлеген сөйлибез, идеясен тикшерәбез, аның җанына үтеп кереп, асылын аңларга тырышмыйбыз. Дөрес, Әхсән әсәренең кимчелекләре дә бар. мин алар турында үз вакытында авторга да әйттем. Ләкин ул әсәрне юкка чыгарырга да ярамый бит. Мәсәлән, мин үзем анда Әхсәннең үзенә генә хас стилен, үзенчә язарга, вакыйгаларны үзенчә сурәтләргә тырышуын күрәм. Бик оста итеп, шагыйрьләрчә сурәтләнгән картиналар бар анда Әсәр турында сөйләргә тотынганбыз икән, аның кимчелекле якларын гына түгел, матур, уңышлы якларын да билгеләп китәргә кирәк безгә... Атилла Расих; — Бу җыелыш миңа бик ошый. Җыелыш шушылай фикерне туры әйтешле, бәхәсле булырга тиеш. Бүген сүз күбрәк Әхсән повесте турында бара. Мин ул әсәрне укый башлау белән Экзюперигә ияргән икән бу дип уйладым Белепме, белмичәме аңа ияреп язган ул. Әхсән әле уз стилен тапмаган, әмма мин анда талант юк днп әйтмәс идем. Тик Әхсән ул талантын үстерергә тиеш... Фатихның «Язмыш шуклыгы» повесте да алай ук үтереп ташларлык әсәр түгел. Бу әсәрендә дә Фатих Фатих булып калган. Әмма аның да кимчелекләре бар. Күрәсең. төрле кешеләрнең киңәше буенча күп урыннарын үзгәрткәнгәдер, әсәрдә ямау салынган кебегрәк тәэсир калдыра торган моментлар очраштырга.шй... Зәки Нури: — Мин бу саннарда эх. юкка баскан моны журнал, дип әйтерлек әсәрләр күрмәдем. Шул ук вакытта журнал редакциясе авторлар белән эшләүне тагын да көчәйтергә тиеш Аларга әсәрләрен кат- кат эшләтергә, таләпчәнлекне арттырырга тиеш. Гел авторлардан килгән әсәрләрне генә көтеп ятарга ярамый, язучылар белән сөйләшеп, кайбер материалларны аларга заданиелар биреп тә яздырырга кирәк. Бездә йөздән артык язучы бар Ә журналда күбесенчә гел бер авторлар гына катнаша Киләчәктә журнал күбрәк язучыларны тарту турында да кайгыртырга тиеш. Шулай ук әдәби портретларны да системалы рәвештә һәр сан саен урнаштырып барырга кирәк... Баян Гыйззәт: — Журнал яна басылган әсәрләргә карата укучылар фикерен, ягъни укучылар хатларын шактый сш урнаштырып килә. Бу әйбәт, билгеле. Әмма, шул ук вакытта, язучыларның теге яки бу әсәргә карата әйткән фикерләре бик аз басыла. Минемчә, язучылар фикерен дә журналда системалы рәвештә биреп барырга кирәк... Журналның жаваплы редакторы Рафаэль Мостафнн сүз ала — Журналның бу елгы алты саны турында иптәшләр байтак кына файдалы фикерләр әйттеләр. Әмма мин Ә. Юнысның Р. Фаизоп хикәясе — «Гафурага биргән бәясе белән килешә алмыйм. Ул хикәя дә хикмәт акылга тулы булмаган кеше образын бирүдә түгел бит. Автор ул хикәясендә. кешене кызгану бер яклы гына булганда. аны бозып та җибәрергә мөмкин, дигән фикер үткәрә ич. Бер-беребезгә мөгамәлә иткәндә саграк, акыллырак булырга ишарә ясый ул. Очерклар журналда азрак бирелә, бирелгәннәре дә әллә ни мактарлык түгел дип бик дөрес әйттеләр Безнең үзебезне дә борчый бу мәсьәлә. Без язучыларга заказлар да бирәбез, аларны командировкаларга да җибәрәбез. Әмма күп вакыт ул заказлар үтәлми, хәтта командировкага барган язучыларның да байтагы очерк язмыйча кала Очерк жанрын җанландырып җибәрү өчен, язучылар үзләре актнврак эшләсеннәр иде... Ә. Баяновның «Яшьлегемне эзлим» повестена карата Ә Юныс һәм Ф Хәсип әйткән фикерләр белән дл килешеп бетмим мин Алар әсәрнең тәрбияви роле юк ди- гәнрәк фикер әйттеләр Дөрес, ул әсәрнең йомшак яклары, кимчелекләре дә бар. Әмма анда тормыш дөреслеге дә бар бит. Димәк, повестьның тәрбияви роле дә бар. Шулай ук Хәсән Хәйри фикерләренә дә тулысынча кушыла алмыйм Ул журналда бер ук әсәргә карата төрле фикерләр әй телүен, әмма ул фикерләрнең кайсы дөрес икәнлеге редакция тарафыннан күрсәтелмәвен кимчелек итеп билгеләп үтте һәм. шулай тиеп, журналның идея юнәлеше :ү бәнәя бара днгәнрәк нәтиҗә ясады Минемчә, асылда эш алай түгел Бер үк әйберләр турында төрле фикер булуы табигый, һәм ул фикерләрне урнаштырудан журналның тоткан юлы һнч тә үзгәрми. Әйе, без журналда теге яки бу әсәргә карата төрле фикерләр урнаштырырга тырышабыз. Хәзерге укучылар әдәбиятны яхшы беләләр, алар үзләре нәтиҗә чыгара алалар Кыскасы, дөреслеккә бер кеше фикере белән генә ирешеп булмый. Дөреслеккә үзара фикер алышу, бәхәсләшү аркылы гына ирешеп була. Редакция менә шуны күздә тотып эш итә. Аннары Р. Мостафнн тыңлаучыларны журналның перспектив планы белән таныштырды. редакция хезмәткәрләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту мәсьәләләренә тукталды. Мирсәй Әмир: — Журналга күзәтү ясаган иптәшләр бу эшкә яхшылап әзерләнгәннәр. Ә. Юныс та. X. Хәйри дә шактый гына файдалы фикерләр әйттеләр. Әмма кайбер иптәшләр: ә аларның тәнкыйте ошап җитмәде булса кирәк... Монда без сүзне чын сәнгать югарылыгыннан торып алып барырга тиешбез. Язучылар теге яки бу әсәргә карата мактавын да, тәнкыйтен дә турыдан-туры әйтергә тиешләр. С. Хәким чыгышы мина бик үк ошап җитмәде. Минемчә, бүген чыгыш ясаучылар телгә алынган әсәрләрнең кимчелекләрен генә түгел, яхшы якларын да әйтеп киттеләр... Мин Әхсәннең иҗаты белән танышып барам. Таланты бар аның. Әмма ул әле, минемчә, язучы буларак үзен табып җиткермәгән. Шунлыктан аның әсәрләрендә кайбер чатаклыклар була. Аның Әнисе безнең заманның судьясы булып йөри. Ә ул моңа лаеклы кеше түгел Үзе җәмгыятькә эш күрсәтмәгән килеш, Әниснең хөкем чыгарып йөрергә хакы юк. Ш\н- лыктан ул, образ буларак, миндә мәхәббәт уятмый. Әхсәндә бер ялгыш тенденция бар безнең шартларда туры юл белән генә максатка ирешеп булмый, димәкче була ул. Бу тенденцияне пьесасында да үткәрер гә тырышкан иде. Дөрес, тормышта андый хәлләр дә була, аларны да күрсәтергә кирәк. Әмма аны ышандырырлык итеп, дәлилле итеп сурәтләргә кирәк. Соңгы елларда безнең язучылар арасында автобиографик әсәрләр язу гадәткә кереп китте. Фатих Хөснинең «Минем тәрәзәләрем»ен укыдык. Ибраһим Газиның «Малайлыкта кунакта»сын УКЫДЫК, инде хәзер Гомәр Бәшнропнын «Туган ягым — яшел бншек»ен укыйбыз Мондый әсәрләр дә кирәк, әлбәттә Әмма ул әсәрләрдә чор рухы тиешенчә чагылып бетми. Бу яктан Ибраһим повестен уңышлы эшләнгән дияр идем мин. Анда элекке заман рухы да, бүгенге көн рухы да яхшы сизелә... «КАҺАРМАН ШАГЫЙРЬ» УКРАИН ТЕЛЕНДӘ 1914 елда укранн халык шагыйре Тарас Шеаченконын тууына 100 ел тулу уңае белән Галимҗан Ибраһнмов «Каһарман шагыйре» исемле зур бер мәкалә язган һәм аны «Полдыз»' газетасында бастырып чыгарган иде Бу мәкалә шушы елның 10 мартында «Литературная Украин:» газетасының 20(2506) санында украин телендә басылып чыкты. Мәкалә алдыннан, М. Хәсәнов мәкаләсеннән алып, әдип турында биографик белешмә бирелгән һәм Г. Ибраһимовның фотосы урнаштырылган. БАШКОРТ ӘДӘБИЯТЫ АТНАЛЫГЫ Татар һәм башкорт халыклары арасындагы дуслык — бик борыннан килә торган күркәм сыйфат. Бу дуслык елдан-ел ныгын бара һәм ана ике тугандаш халыкның әдәбияты һәм сәнгате аеруча зур ярдәм нтә. Башкорт һәм татар халкы бер-берсе- нең әдипләре һәм композиторлары язган әсәрләрен яратып укыйлар һәм тыңлыйлар. Соңгы елларда татар һәм башкорт әдәбияты атналыклары үткәрелүен дә шул дуслыкның матур бер нәтижәсе итеп карарга кирәк. Узган ел татар язучылары Башкортстанда үткәрелгән татар әдәбияты а I палыгында катнашып, китап укучылар белән очрашулар, әдәби кичәләр уткәреп кайткан булсалар, бу елның июнь аенда башкорг язучылары республикабызның нефть районнарында үткәрелгән башкорт әдәбияты атналыгына килделәр. Атналыкта катнашкан башкорг язучылары Фәрит Исангулов, Кәтибә Киньябулатова, Әнгам Атнабаев. Марат Кәримов. Рафаэль Сафин Азнакай районының «Авангард» колхозы колхозчылары. Жалил шәһәре нефтьчеләре һәм Әлмәт шәһәре пионер лагерьларында ял итүче пионерлар белән очраштылар. Аннары Әлмәт шәһәренең Техника йортында үткәрелгән зур әдәби кичәдә катнаштылар. Соңыннан кунаклар Казанга килделәр һәм Петров исемендәге паркта шәһәр хезмәт ияләре алдында чыгыш ясадылар. Аларны халык һәркайда якын итеп, үз итеп каршы алды һәм иҗатларында зур уңышлар теләп озатып калды. ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ТУРНИРЫ 17 майда телестудиядә республикабыз яшь шагыйрьләренең турниры үткәрелде. Аны Татарстан язучылар союзы, ВЛКСМ өлкә комитеты, радио һәм телевидение комитеты уздырды. Ярыш өч турда үткәрелеп. анда девиз белән 16 яшь шагыйрь катнашты 11 Юзеев (председатель). Нури Арсланов. Шәүкәт Галиев. Марс Шабаёв. Әминә Сафиуллина (секретарь), Индус Снрматов составындагы жюри артистлар тарафыннан укылган һәр шигырьгә балл куя бардылар Очколар суммасы нәтиҗәсендә беренче урынны — радио һәм телевидение комитеты призын — Фәнис Яруллин, икенче урынны—ТАССР язучылар союзы призын — Гәрәй Рәхим, өченче урынны — ВЛКСМ өлкә комитеты призын — Борис Хәлнмов яулап алдылар. Мөдәррис Әгьлә- мов һәм Тәүфыйк Камалиевларга кызыксындыру премияләре бирелде. УЛЬЯНОВСКИДА ТАТАР КУЛЬТУРАСЫ КӨННӘРЕ Ульяновск шәһәрендә һәм өлкәсендә. Октябрьның 50 еллыгына һәм В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап, Татар культурасы көннәре үткәрелде. Ульяновск өлкәсендә ун көн буе татар халкының җырлары, биюләре, музыкасы яңгырады, Казан студиясенең фильмнары күрсәтелде, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең хезмәт ияләре белән дусларча очрашулары уздырылды. Татарстан сәнгать осталары биргән 53 концертта 15 меңнән артык тамашачы булды, Совет Татарстаныннан килгән әдәбият һәм сәнгать осталары белән предприятиеләрдә, совхозларда һәм колхозларда үткәрелгән иҗади очрашуларда ун меңнән артык кеше катнашты. Казан кинематографчылары төшергән фильмнарны уннарча мең тамашачы карады. Радио буенча 9 һәм телевидение буенча 8 тапшыруда өлкәнең йөз меңләгән хезмәт ияләре Татарстанның культура казанышлары белән таныштылар. Татар дәүләт академия театры, Татар дәүләт опера һәм балет театры, җыр һәм бию ансамбле һәм СССР халык артисты, дәүләт премиясе лауреаты, профессор Н Рахлин җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры чыгышлары зур уңыш белән үтте. Танылган композиторлар Әнвәр Бакиров. Хөснул Вәлнуллин, Заһнт Хәбнбуллнн, Рөстәм Яхнн, язучылардан Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Рөстәм Кутуй һ. б. хезмәт ияләре белән күңелле очрашулар үткәрделәр. Республиканың халык һәм атказанган артистлары Әлфия Афзалова. Галия Гафиятуллина, Гали Җәмлихапов. Идеал Ишбүләков, Владимир Степанов. Илһам Шакиров, Венера Шәрипова, Сөләйман Юсупов, Әзәл Яһудин һәм башкаларның чыгышлары да шәһәр һәм авыл хезмәт ияләрендә бик җылы тәэсир калдырды. Татарстан графикларының, художникларының һәм скульпторларының Художество музее залларында оештырылган күргәзмәсен меңнәрчә кеше карады РСФСРиың халык художнигы, дәүләт премиясе лауреаты X. Якупов. Татарстанның күренекле ХУДОЖНИГЫ /1. Фәттахов, РСФСРиың һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе II Кузнецов. ТАССРның халык художнигы. Тукай премиясе лауреаты Б Урманче, Г. Рахманкулова һәм башкаларның нжат- лары тамашачыларда зур шатлык һәм дулкынлану уятты. Ульяновск шәһәрендә һәм өлкәсендә Татарстан культурасы көннәрен үткәрү формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураның һәрьяклап үсүен һәм чәчәк атуын күрсәткән яңа дәлил булды. РАЙОННАРДА ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫКЛАРЫ Фатих Хөсни. Атилла Расих, Әмирхан Еники, Хәсән Туфан. Ләбибә Ихсанова, Илдар Юзеев. Марс Шабаев. Рәисә Ишмо- ратова. Абдулла Сәләхетдинов һәм Касыйм Флсәхов республикабызның Мөслим районында әдәбият атналыгы үткәреп кайттылар. Алар атналык көннәрендә Уразмәт, Күбәк. Мелләтамак. Әмнкән. Сал Мухан. Багакон. Түбән Табын, Мөслим мәктәпләрендә укучылар белән очраштылар; «Карл Маркс», «Правда», «М. Горький». «Фрунзе», «Урал», «Кызыл Октябрь». «Вахитов», «Киров» исемендәге колхозлар клубларында колхозчылар алдында чыгышлар ясадылар. «Авыл утлары» исемле район газетасы каршындагы әдәбият түгәрәге членнары, район китапханәләре хезмәткәрләре белән очраштылар Мөслим культура йортында үткәрелгән әдәби кичәдә катнаштылар. Әдәби атналык республикабызның Кук- мара районында да үткәрелде Ул атналыкка барган язучылардан Мирсәй Әмир. Габдрахман Минский, Самат Шакир. Госман Бакиров, Галимҗан Латыйп, Әминә Бикчәнтәева. Гөлшат Зәйнашева. Р. Батул- лин, Газиз Нәбнуллин һәм Заһирә Гомерова Кукмара культура йортында үткәрел- I <11 әдәби кичәдә катнаштылар. Ядегәр. Олыяз, Зур Сәрдек, Әсәнбаш. Пычак авыл ларындагы һәм «Нырты» совхозындагы мәктәпләрдә укучылар белән очраштылар. «Алга». «Әсәнбаш». «Коммунизмга» һәм «Урал», «Восток» исемле колхоз клубларында әдәбн кичәләр үткәрделәр. ХӘРБИ-ПАТРИОТИК ТЕМАГА ЯЗУЧЫЛАР КУРСЫ Быел Мәскәүдә А М. Горький исемендәге әдәбият институтында хәрби-патриотик темага язучыларның курсы оештырылган иле. Бу курска илебезнең барлык республикаларыннан кырыклап язучы чакырылды. Анда Татарстаннан язучы Самат Шакир барды. Курста укучылар өлкән язучылардан Борис Полевой. Алексей Сурков, Сергей Смирнов. Константин Симонов, драматург А. Штейн, адмирал-академик А Берг, очучы-космонавт В Терешкова- Николаева, Советлар Союзы Маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое И. С. Конев. Советлар Союзы Маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое В. И. Чуйков һәм башкалар белән очраштылар, аларның лекцияләрен тыңладылар. Соңыннан курста укучылар герой шәһәр Ленинградка бардылар һәм музейларда, тарихи урыннарда булдылар. Кронштадтта булган вакытта Самат Шакир флотта хезмәт итүче якташларыбыз белән очрашты һәм аларга үзенең шигырьләрен укыды. Балтач районы культура йортында шагыйрь Самат Шакир Балгач урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашу үткәрде. Ул анда Мәскәүдә А М. Горький исемендәге әдәбият институтында кыска сроклы курста алган тәэсирләре турында сөйләде, яңа язылган шигырьләрен укыды Татарстан язучылар союзының җаваплы секретаре шагыйрь Зәки Нури Псков өлкәсенең Михайловское авылында үткәрелгән Бөтенсоюз Пушкин поэзиясе бәйрәмендә катнашты. Ул Опочка шәһәрендә үткәрелгән әдәбн кичәдә һәм Михайловское авылында үткәрелгән поэтик митингта чыгышлар ясады.