Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бүген концерт була

Юл язмалары

Күз ачкысыз буран. Артистларны озатырга дип клуб янына тыелган колхозчыларның күбесе безне чын күңелдән кызгана: — Мескеннәр, ничек кенә барыл җитәрсез икән! — диләр. Икенчеләре артист бакчасына таш ыргыта: тормышмыни бу, янәсе, чегәннәр кебек күчеп йөриләр... Бу очракларда без дәшмибез. Артистларны бары бер нәрсә борчый: юл! Ун-ун- биш чакрым араны адашмыйча үтеп, ничек булса да кичне концертка өлгерү! — Атлар яхшы, күз ачып йомганчы илтеп җиткерерләр! — ди арадан бер колхозчы. Боегып кына чанада утыручы артистларга шушы сүз өмет ести. Кузгалабыз. — Хәерле юл сезгә! — дип калалар Чынлы колхозчылары. Якты утлары, җылы мичләре, кайнар ашлары белән йортлар нар эчендә тиз югалалар. Мин колхоз председателе биргән толып чабуы белән аякларымны каплап, олаучыга сыенып утырган килеш, үземне сүгә-сүгә барам. Филармония артистлары белән гастрольгә чыгуыма үкенеп бетә алмыйм. Казандагы җылы фатирымда гына ятсам ни булган иде соң?! Юл газабы — гүр газабы, ди. Аңламыйм! Концертыбызда катнашучы сигез артистның сигезен дә аңламыйм мин! Ничәмә еллар тәгәрмәч-чана өстендә йөреп туймадылар микәнни'! Калада җылы урын табып, рәхәтләнеп шәһәрнең бар ләззәтен татып кына яшәрдәй кешеләр! Шушы тормышны сайлаганнар бит! — Туңасың бит, төшеп йөгер! Моны минем белән бер чанада утырып баручы артист, оригиналь жанр остасы Габделхәй абый әйтә. Ул тәҗрибәле кеше. Казаннан ук калын киенеп чыннан Рәхәтләнеп аеыз эченнән генә моңланып бара. Ә мин аягымны япсам, баш ачыла. Бөркәнсәм, аякларым туңа. Еларга җитешеп, артист профессиясен әрлим. Кая ди ул К төшеп йөгерү, кыймылдарга да куркып утырам. Берничә мәртәбә кабатлаганнан соң, Хәй абый мине төртеп төшерде. Мин өлкән артист адресына бер-ике әче сүз әйттем. Тик буран ул сүзләрне Хәй абыйга ишеттермәде бугай. Толып чабуына урала-ура- ла. мин ераклаша баручы чана артыннан йөгерергә мәҗбүр булдым. — Тәртәгә ябыш! — ди тәҗрибәле артист.— Тәртәгә ябышсаң, армассың! Тәртәгә барып тотынам. Ат белән янәшә чабам. — Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап... На, бахбай! Монысын алгы чанада баручы баянчы кычкыра. Чанадагылар шырык-шырык көләргә тотыналар. Янәсе, юмор! Бала-чага кебек үчекләшеп баралар. Атның сулышы миңа бәрелә. Ул әледән-әле башын борып карый. Аның күзләрендә үземә карата кызгану сизәм. Хайван хәлем мөшкел инәнен тоя кебек. Кинәт ат белән бергә икәүләшеп көрткә чумабыз. Кардан чыгып, мин чанага килеп авам. Кучер юл катысын капшый. Туңа төшкән артистлар чана тирәли сикергәлиләр. Безне арттагы атлар куып җитә. — Тайпылдык, ахры! — Уңга китәргә кирәк иде... Бу кар тотучы трактор эзе бугай. Бәхәсләшә торгач, олаучылар бер фикергә нилеп, атларны уңга бордылар. Бераз баргач, тагын юлны югалттык. Концерт башланырга бер сәгать калып бара. Кайчан барып җитәрбез, анысын алла белә. Җил ачынып-ачынып кар ургыта. Атлар җилгә яннарын куеп торалар. Җил ат ялларында, койрык кылларында ямьсез көйләр уйный. Шаярулар бетте. Артистлар дәшми. Буран эченнән трактор гөрелдесе ишетелгән сыман... Күршем кулындагы кесә фонарен бер яндырып, бер сүндереп сигнал бирә. Ззли чыгучылар өчен! Концертка ярты сәгать калды... Без юлсыз җирдән барабыз да барабыз. Әллә кая барабыз! Ине фара яктысы күңелләргә җылы сирпи... Без турыдан-туры клубка! Халык җыелган. Көтә. Чыгышлары алдарак булган артистлар сәхнә киемнәрен кияләр. Калганнары кайнар мичне сырып алалар. Ярый әле бу авылда клуб җылы. Кайбер авылларда ягылмаган сәхнәдә күлмәкчән уйнарга туры килгәли. Менә пәрдә ачыла, кара буранда адашып кала язган сәнгать клуб сәхнәсеннән тамашачы күңеленә барып ирешә. Сәхнә артында уйланулар Яшерен-батырын түгел, мин үземдә элек бу артистларга карата әллә ни хөрмәт хисе сизми идем. Тик, очраклы рәвештә, шушы артистлар белән юл йөргән вакытлардан соң гына мин үземнең ялгыш фикердә булуымны аңладым. Дөрес, бу группада кайчандыр дан тотып, шөһрәт югарылыгында булып та, хәзер кризис кичерә торганнары да бар. Бу тормыш һәм сәнгатьнең рәхимсез законы инде. Мине төшенерләр дип уйлыйм. Шулай да мин аларны яратып өлгердем. Сәхнәдә баянчы. Клуб һавасы шулкадәр дымлы, баян басмалары бүрткәннәр, бармаклар тиеп китнәнгә дә баталар. Баянчы бер октавада гына уйнап чыгарга тырыша. Нух пәйгамбәр заманыннан калган мәчет искергән, кыйшайган. Бүрәнә ярыкларына сыкы кунган. Бүгенге көн кадагына суга торган плакатлар да. кыек-мыек язылган өндәү җөмләләре дә, хәтта космоска очучы ракета сурәтләнгән үтә замани картина да бу борынгы бинага заман рухы кертә алмаган. Клуб мескен хәлдә. Ә колхоз егәрле. Үзешчән коллективлар һәм килгән артистлар өчен элементар уңайлыклары булган клуб салырлык акча колхоз казнасында бардыр, дип уйлыйм. Тик... Сәхнә артында киемнәр эләргә надан таба алмыйча теңкә корый. — Фатир мәсьәләсе иң мөһим мәсьәлә, дип уйлыйм мин. Килеп төшкәннән соң, сәгать-сәгать ярым фатир эзләп үтә. Тапнаны сиңа ошамый. Яни ниресенчә. Кайбер колхозларның гостиницалары бар... Баянчыдан соң бию. Биючебез чемоданнан яңа гына алган, бөгәрләнеп беткән костюм-чалбарын җилфердәтә-җилфердәтә сәхнәгә узды. Сәхнәгә халтурачылар кирәкми дибез! Бүгенге хәлдә биючебезнең һичбер гөнаһы юк! Авыл сәхнәсенең примитив шартлары ирексездән халтурага илтә торгандыр! Ностюмның үтүкләнмәгән булуы, клубларда яктырткыч приборларның бөтенләй булмавы. чишенү-киенү бүлмәсенең тарлыгы, муенга тач-точ тамып торучы тамчы концертның нәфислеген киметә. Иҗади хәзерлек өчен кыен шартларга, юлда күргән бимазаларга карамастан, артистлар зарланмыйлар. Алар һаман җор сүзлеләр, бер-беренә шаян-тертмэ сүзләр ычкындыралар. Алар үзләре белән булган аяныч вакыйгаларны да колке итеп сөйләп, эчне катыралар: — Нәкъ шушы нлубта, моннан 8 — 10 еллар чамасы бардыр, спектакль уйныйбыз. Җәй көне иде. Клуб шыгрым тулы. Сәхнә мунча ләүкәсө небек. Дулкынланабыз. Спектакльнең сыйфатын тикшерергә режиссер килгән икән дигәч, дулкынлануыбыз каушауга күчте. Режиссер бик усал нәмәрсә иде, наһәрең. Чыгышыңа соңга калсаң — беттә баш! Бәхетсезгә җил каршы дигән сыман, мин кан раз шул көннө фатир хуҗасының кайнамаган сөтен эчеп, зч Шәрифләрен бозган идем. Башладык спектакльне. Зч, мин сиңа әйтим, бора гына бит. Кая нерер тишек тапмыйм. Зал аркылы чыгу турында уйларга да ярамый. Халык. Артта артистлар өчен ишек юн. Нишләргә? Актык чиктә тәрәзәне алып, бакчага сикерергә мәҗбүр булдым. Туп-ту- ры патша җәяү йөри торган урынга! Тәрәзәгә генә килеп җитәм, малай, кирө борылырга туры нилә. Щүкәр нарт шикелле, байтан таптадым ине араны. Режиссер ярдәмчесе кычкыра, соңга каласың, соңга каласың! Мине көтеп тамашаны туктатырга мәҗбүр булдылар. Ну эләкте дә соң режиссердан үземә. Ул мине орыша, мин эчтән генә нлуб салучыларны сүгәм. Артистларны фәрештә дип белделәрмикәнни соң! Нинди мөһим нәрсә турында онытканнар. Чын-чын! Директор, балалар һәм без Көн аяз, юл яхшы. Колхоз машина бирде. Төялдек. Кузгалабыз гына дип торганда, пальто өстеннән плащ кигән ир кешө машина каршысына килеп басты. — Туктап тор әле! — диде ул шоферга. Һәм безго борылып,—администраторыгыз кем була? — дип сорады. Группа җитәкчесе кабинадан башын тыгып: — Мин булам, ни йомыш? — дип үзән таныштырды. — Иптәш администратор! — Ир нөшө машина басмасына сикереп менде.— Мин шушы авыл мәктәбенең директоры булам... Балаларга концерт куеп китә алмассызмы? Артистлар бер-берләрөнә карап алдылар. Мин бу сүзсез сөйләшүнең мәгънәсен яхшы төшендем. — Баш катырма әле! — дигән сүз иде ул. Җитәкчебез көлеп үк җибәрде. — Сез, иптәш директор, бала-чага кебен... күрмисезмени, без китеп барабыз... Кичтән сөйләшергә кирәк иде... — Кичтән РОНОда идем, кайтып кына килүем... Зинһар, иптәш администратор, балалар сорыйлар! Без ул төртеп күрсәткән якка борылып карадык. Мәктәп капкасы янында укытучылар, укучылар җыелып басканнар. — Что сез. безнең юлга чыгасыбыз бар. кичен концерт! Аннан соң балаларга расчитанный программабыз да юк! Директор соңгы елларда балаларга концертларның сирәк булуы турында сөйләп маташты. Ул администраторга ялынып та. ялварып та. хәтта газетага язуы белән куркытып та карады. Тик администраторны күндерү мемкин түгел иде. Чөнни балалар концерты ярты нормага туры килә, аннан җыйган акча да финанс әһелләрен канәгатьләндерми. Аннан соң. гомумән, көнгә ине концерт куюы артистлар өчен дә бик авыр. Берничек тә барып чыкмагач, директор өметен езеп. мәктәп ягына китеп барды Аның йөзе ачулы, иреннәре нысылгаи. иңнәре ихтыярсыз сәлперәгәннәр иде. Мин аны шулкадәр кызгандым. Директордан битар балаларны кызгандым. Үзе күндерә алмагач, балаларга әйтте бугай, уннарча укучылар машинаны сырып алдылар. Машина кузгалды. Ләкин балалар без борылмада югалганчы таралмадылар. Әллә эчтән генә кире беткән артистларны сүгәләр инде?! Бәлки машина кире борылыр әле дип өметләнгәннәрдер? Аларның берсе генә дә безгә кул болгамады. Кече Шәйморза авылы артта калды. Нәгыйм Һәм стакан Зур Шәйморзага кергәч үк — безнең белдерү. Белдерү башында ук «Балалар кертелмиләр!» дигән язу. — Абый, дөресме ул, кич белән безне кертмиләр икән? — дип сорый Нәгыйм. Нәгыйм микем фатир хуҗасының малае.— Мине алып бар инде син, абый, яме! Ни әйтергә дә белмим. Алып бармасаң, читен — хуҗа улы. Алып барсаң, ярамый — педагогика! Мин авыз эчемнән генә укучыларга барырга ярамаганлыгы турында мыгырданып, ял итеп алу ечен, урынга яттым. Озак та үтми, кемдер мине уята. — Абый, тор инде! Бу Нәгыйм иде. — Чәй әзер! Соңга калабыз! Мин Нәгыймнең очкыннар атып торучы күзләренә, шат йөзенә карыйм. — Тор! — дип кабатлый малай.— Мин сиңа бүләк алып кайттым! Өстәл артына кереп утыргач кына бүләкнең ни икәнен күрәм. Нәгыйм миңа стакан суза. — Мә! Ундүрт кырлы стакан. Әле генә кибеттән алып кайттым.— Ңиде тиен. Нәгыйм ат бүләк иткәндәй миңа карый. Мин елмаям, һәм бүләкне шатланып кабул итәм. Кунак ашы кара каршы, ди! Мин дә Нәгыймга китап бүләк иттем. Шулай итеп, минем Шәйморзада яңа дустым артты. Тик нич белән, концертна җыена башлагач, безнең арадан кара мәче йөгереп узды. Нәгыйм белән Алсу да киенергә тотындылар. — Чишенегез, абыегыз барырга ярамый, диде бит! — Әти, без качып кына карарбыз, укытучыларга күренмәбез! Мин Нәгыймнең күңеле тулганын сизәм. Ул күзләренә килгән мөлдерәмә яшьләрен кире йота. Ирен кырыйлары ирөнсездән калтырыйлар. Алсу өлкәнрәк. Ул бу кайгыны ирләрчә кичерә, һәм дәшмичә генә чишенә башлый. Аларны юатырга тырышып мин: — Сезгә барырга ярамый кичке концертка! — дидем. Нәгыйм нинәт кенә итекләрен мич арасына томырды да алгы өйгә кереп, тиз генә кире чыкты. — Мә! — Нәгыйм көндез бүләк иткән китапны миңа ыргытты. Ул күз яшьләрен җиңгән. Хәзер ул кыерсытылган малай түгел, ачуы чыккан ир кешегә охшаган иде. — Ал бүләгеңне. Безнең китапханәдә дә андый китаплар дачурта! Мәсьәлә кабыргасы белән куелган иде. Мин каушап калдым. Шушы кечкенә малай каршында мин үземне гаепле кеше сыман хис иттем. Баланы нәрсәдәндер мәхрүм иттем шикелле. Әйтерсең лә. бу миннән генә тора! Мин бу вакыйганы онытырга тырыштым. Ләкин малай күңелемне нык дулкынландырган иде. Бу турыда артистларга сөйләдем. Сөенечемә каршы, җитәкчебез дә. группа да балаларга иртәнге концерт бирергә риза булдылар. Бу белдерүне ата-ана- лар да, укытучылар да кул чабып каршы алдылар. Шундук артистларыбыз иска репертуарларын кузгатып, балалар өчен җырлар, хикәяләр эзләп табып, кабатлый башладылар. Без кайтканда. Нәгыйм белән Алсу чишенмәгән нилеш йоклыйлар иде. Ятар алдыннан, гадәттәгечә, хуҗалар белән чәй эчтек. Тик мин ундүрт кырлы стаканны күпме генә эзләсәм дә таба алмадым. Икенче көнне иртан клуб балалар белән шыгрым тулы иде. Концерт башланды. Такта ярыгыннан тамаша залын нузәтерга тотындым. Алсу белән Нәгыйм иң беренче рәттә утыралар... Күзләр, күзләр... Комсыз, кызыксынучан, тирән күзләр! Бу күзләрнең берсе генә дә буш түгелләр! Баш ияргә сәхнәгә бөтенебез дә чыктык. Саубуллашу билгесе итеп, җырчыбыз җырлап җибәрде. Бөтен зал җырны күтәреп алды. Без укучыларга җырлыйбызмы, укучылар безгәме?! Һәрвакыт булсын кояш! Һәрвакыт булсын әни! һәм кайсыдыр үткен сүзлесе залдан бөтенебезне уздырып: — һәрвакыт булсын концерт! — дип кычкырды. Концерттан соң туп-туры икенче авылга китәбез. Атлар әзер. Безнең якка таба кул болгый-болгый чабып килүче малайны күрдем: бу Нәгыйм иде. — Абый, мә стаканыңны! — диде ул чанага килеп җиткәч. Мин кире кайтарылган бүләкне кабул иттем. Артистлар бу вакыйганы беләләр иде инде. Көлеп җибәрделәр. Ләкин Нәгыйм аларга игьтибар итмәде. — Син абый, китабыңны бир инде! — диде ул.— Мин мәктәпкә соңга калам! Китапны үзләре өендә калдырганымны әйттем. Нәгыйм тиз генә варигасын (бу якта бияләйне шулай диләр) салды да ялт итеп кулын миңа сузды. — Тот бишне, абый, рәхмәт! Малай иптәшләренә кушылды. Без кузгалдык. — Тагын килегез, ямегез! Капка төбенә җыелган нәни тамашачылар безгә кул болгап калдылар. Коллегалар Безнең концерт буласы клубта курчак театры белдерүен күреп, гаҗәпкә калдык. Бер көнне бер клубта ике тамаша! Курчак театры артистлары буранда адашып, юлда калганнар икән. Алар көч-хәл белән генә гостиницага нереп ял итәргә егылдылар. — Ике көн инде,— ди клуб мөдире,— ике көн нурчан театры була дип. балаларны клубка җыябыз. Җыелалар да таралалар. Әле бүген дә клубта көтәләр. Артистлар мөдирнең ризасызлыгын аңлыйлар. Тик нишләмәк кирәк — буран бит! Бераз җылынып алганнан соң. алар клубка китәләр. Без дә. нурчан тамашасы карарга дип, аларга иярәбез. Мин тамашачылар арасына кереп урнаштым. Янәшә утырган малайларның бә- хәсләшкәннәренэ нолак салам. — Монысы ничек икән? Ну. узган елгы « Шомбай курае > шәп булган иде... — «Шомбай нурае» узган ел түгел, өченче ел килде, белдеңме? — Узган ел инде... — Узган сиңа... Без аны караганда дүртенчедә укый идек! — Тсс. башлана! Кечненә фонарьларның ширмага ут сирпүе булды, зал шып тынып калды. Яшел, кызыл, зәңгәр утлар... Әкияти музыка астында талгын гына пәрдә ачыла. Кечкенә курчак сәхнәсенең матур төсләргә бай булуыннан, мавыктыргыч, тылсымлы вакыйгалар вәгъдә итә торган декорацияләрне күреп, зал бердән аһылдап куя. Балалар гына түгел, мин дә күңел кытыклануы белән тамашаны нөтәм. Балалар белән мин дә хыялым аркылы әнияти, матур, маҗаралар дөньясына китәм. Тәнәфес вакытында мин сәхнә артына кердем. Артистлар арасында миңа таныш булмаган туташ нидер сөйли иде: — Балаларга караганда укытучылар үзләре кызыксынып карыйлар! — диде әлеге туташ. Укытучы яки пионер вожатыедыр инде, дип уйлыйм.— Тик сирәк киләсез бит. Зарыктырасыз. Бала мәктәпне тәмамлаганчы, нүп булса, ике-еч спектакль карап кала... Диңгездән бер тамчы. Артистларның мондый зарларны укытучылардан кырыкмаса кырык ишеткәннәре бар инде. Дәшмиләр. — Соң, уйлап карагыз,— дип дәвам итә туташ. Чая кыз. Сейләгәндә ачынып- ачынып, нәрсәдер исбат итәргә теләгән кебек, янып сөйли.— Әхлаки-әдәп тәрбиясе! Эстетика, дип кычкырабыз. Мескен мәктәп бер үзе генә бу мәсьәләләрне күтәрә алмый бит! Сәнгать мәктәпнә ярдәмгә килергә, безнең коллегабыз булырга тиеш бит! Чукынып китим, бу кыз миңа ошый! Яшь педагог бүген генә туган фикерен сөйләми. Кайчандыр, кем беләндер бу турыда күп мәртәбәләр сөйләшеп, бәхәсләшеп, нык формалашкан проблема турында сәнгать кешеләренең үзләренә чәчми-түкми сөйләргә дип кергән бу кыз. — Ике елга бер спектакль күрсәтеп кенә бала күңелендә сәнгатькә карата мәхәббәт уятып булмый бит! Курчак театрыгыз сагындырып кына килә. Яшьләр театрының бу якка бөтенләй килгәне юк... Биредә әңгәмәгә курчак театры артисты натнашып китә. — Туташ! — ди артист.— Менә мин сезгә гади арифметика мисалы чишеп күр- сәтәм. Татарстанда курчак театры кереп уйнарлык авылларның саны ярты мең чамасы. Без сезонга 200—250 ләп спектакль бирә алабыз. Ягьни ялларны, юл өзеклекләрен исәпкә алсаң, гастрольләрдә йөреп, бер спектакльне күрсәтеп бетерү өчен, без өч ел йөрергә тиешбез... — Ә нигә ике группа белән йөрмисез? — Группа бер генә булганга! — Шундый күп тамашачыга бер генә группа? Нигә алай соң ул? Кыз җавап алып өлгермәде, спектакльгә чакырып кыңгырау шалтырады. Кыз үз урынына кереп утырды. Миңа аның тәкәббер, ләкин таләпчән профиле генә күренә. Табар ул биргән соравына җавап, табар, дип уйлыйм. Тапканчы эзләр. Күрәсең, ул чын педагог! Кич белән коллегалар безнең концертка килделәр. Без булдыра алганча, җае чыккан саен, нөндезге концертлар бирә башладык. Билгеле, моңа кадәр дә көндезге нонцертлар тәҗрибәдә булган хәл. Тик алар сирәк, очраклы күренешләр кебек тоела миңа. Филармония, концерт бригадалары күп булуга карамастан, елга 200 ләп кенә концерт бирә. Меңгә якын мәктәп өчен бу чүп кенә! Көндезге концертлар башланыр алдыннан мин һәрвакыт пальто өстеннән плащ нигән мәктәп директорын искә төшерәм. Русча әйтсәк, неужели инде ул, директор, һәр килгән труппага ялварып, ялынып йөрергә тиеш икән?! Шулай булса, бик мөшкел бит синең эшләрең, директор абый!.. Ана сөте һәм тана сөте ...Авылга кечкенә оркестры булган балалар концерты нилә. Сәхнәгә мөлаем генә апа чыга, һәм балаларны музыка кораллары белән таныштыра башлый. — Балалар, менә бу кларнет дип атала... Шул чак музыкант кларнетта соло уйнап күрсәтә. — Кларнетның тавышы курай тавышын хәтерләтә, ишетәсезме. Кларнет кош авазларына охшаш тавышлар да чыгара ала. Менә монысы саксофон... Мөлаем апа инструментлар белән таныштырганнан соң, музыка тыңларга тәкъдим ясый. Оркестр уйнаган вакытта апа балаларга музыканың нәрсә сөйләгәнен аңлатырга тырыша, нәниләрнең фантазиясен кузгатырга омтыла. Икенче килгәндә апа музыка жанрлары турында сөйли. Бала кечкенәдән ук музыка сәнгатенең ни икәнен белеп үсә. Мондый тере лекцияләрне тыңлаган бала, үсмер булгач, «опера» сүзеннән коты очып начмас иде. ...Мәктәпкә яшь тамашачылар театры килә. Аның репертуарында бүген мәктәптә үтелә торган нлассин язучыларның әсәрләре бар. Спектакльдән соң тере Чичиков, тере Катерина, тере Тукай белән әңгәмә башлана. Актерлар театр сәнгате, рольләр- образларның ничек тууы, актер хезмәте, режиссура һ. б. лар турында сейлиләр. Елга ине-өч мәртәбә генә шушы очрашуларны, шушы тамашаны күргән кеше драма театрының югары художестволы спектакльләрен караганнан соң. аларга примитив бәя бирмәс иде. «Бәйрәм кичендә», «Җиргә тапшырылган серләр» кебек фәлсәфи әсәрләргә, күңелне дулкынландыргыч спектакльләргә халык активрак йөрер иде. Башлангыч белемсез урта мәктәп тәмамлап булмый! Урта белеме булмаган кеше институтта укый алмый! Сәнгать серләре яшь чактан ук даими рәвештә аңлатылмаса. сакаллы булгач кына кеше симфоник музыканы, опера сәнгатен һәм катлаулы драматик әсәрләрне аңлый алмастыр! Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән кермәс! ди халык! Шул тәрбияне алмаган кеше сәнгатьнең шедеврларын, фәлсәфәсен аңлый алмый һәм аңларга да теләми. Андый кешегә гади сюжетлы, идеясе артык өстә яткан җиңел комедияләр, күздән яшь чыгара торган арзан мелодрамалар һәм халтурага якын торган әсәрләр ошыйлар. Ул кеше берьяклы, тар карашлы булып кала. «Мәктәп тормышында эстетик тәрбия иң мөһим урын тотарга тиеш. Балаларга физик тәрбия бирү, аларда акыл һәм ихтыяр көче тәрбияләү белән генә тулы канлы, җитлеккән кеше тәрбияләп үстерү мөмкин түгел. Эмоциональ тойгылар, матур хисләре булмаса. кешенең хезмәткә сәләтлелеге һәм ихтыяр көче нык булуы гына аны чын кеше итә алмый. Кеше сәнгать белән нык аралашса гына дөньяны бар катлау- лылыгы белән тоя ала. Эстетика һәм сәнгать мәктәптәге тәрбия хезмәтендә иң әһәмиятле өлкә булырга тиеш». РСФСР НЛРКОМПРОСның 1918 нчс ел тезисларыннан. «Балалар өчен махсус театр оештыру иң мөһим мәсьәләләрнең берсе Профессиональ художник-артистлар балаларга, бигрәк тә нәниләргә. матур-нәфис пьесалар уйнасыннар иде». Л В Луначарский 1918 нче ел. Яшь буынга эстетик тәрбия бирү турында хөкүмәтебез яши башлавының беренче көненнән үк кайгыртты. Югарыда китерелгән документлар әнә шуны раслыйлар. Әхлаки-әдәп. коммунистик тәрбия бирүдә музыка, эстрада, театр сәнгате миссиясенең никадәр олылыгын кәгазьгә язсаң, язып, сөйләсәң, сөйләп бетергесез! Балалар әдәбияты бар! Балалар газета-журналы бар! Ни өчен яшь тамашачылар театры юн?