Бакчачы турында хикәя
Бер җәйдә мина Ибраһим Газиның Аккош кулендәге дачасында булырга туры килде. Бәләкәй генә йорт тирәли үскән бакчага килеп кергәч, һәр ботакны сырып алган чикләвек-чнкләвек карлыганнарга, яфракларын каплап киткән крыжовникларга, кара кучкыллы чияләргә, агачларын сыгып төшергән аксыл алмаларга гаҗәпләнеп, хуҗадан сорап куйдым: — Нигә бу җимешләрне җыеп алмыйсыз инде? Ибраһим агай, күзлеген сул кулы белән күтәреп, саран гына елмайгандай итте: — Мин — үстерүче. Теләгән кеше үзенә кирәген җыяр әле. Әнә, күңелен тарткан куактан рәхим ит... Күренекле язучының иҗаты турында уйлаганда, күз алдына һәрвакыт әнә шул эпизод килә. Алтмыш ел гомер иткән һәм татар совет әдәбиятының зур бакчасында кырык ел буе тырышып эшләгән бу бакчачы нинди генә асыл җимешләр үстермәде дә, ул җимешләрне кемнәр генә авыз нгмәде һәм яратмады! Мәһабәт талгынлык белән аккан кнн Иделгә гүзәллек өстәп, аның ун ягыннан күксел таулар сузылып бара. Шушы таулар куенына сыенган татар авыллары элек- электән үзләренең алма бакчалары белән дан тотканнар. Кама Иделгә килеп кушылган тәңгәлдә, бакчаларга күмелгән Олы Карамалы авылында, 1907 елның 1 февралендә Ибраһим Гази дөньяга килгән. Әтисе Зарифулла агай, «уч төбедәй» җир кисәге генә туендырып бара алмагач, күчер шахталарына китеп эшләргә, таш чыгарырга, Иделдә сал агызырга мәҗбүр була. Шулай, бәхет кошын тотарга омтылып йөри торгач, авырый башлый һәм, семьясын бөлгенлектә калдырып, вафат була. Тәтеш балалар йорты, анда урта мәктәптә белем алу. комсомол сафына аяк басу, Казанда совет-партия мәктәбе, аннары Кукмарада комсомолда эшләү. ВЛКС.Мның Татарстан өлкә комитетының агитпроп мөдире — И Газины зур тормыш юлына чыгарган сукмаклар менә шулар 1929 еллардан башлап, газета-журнал битләрендә II Газиның зуррак күләмле очерклары һәм әдәбн парчалары күренә башлый. Аларда яшь автор шул заманның актуаль мәсьәләләрен күтәрә, үзенең каләмен үлемгә йөз тоткан иске тормышка каршы юнәлдерә, нскс белән яңаны контраст куеп, яңаның җнңүчән көче турында рухланып сөйли. Язучының менә бу әдәби әсәр, дип авыз тутырып сөйләрлек беренче хикәясе дә шул ук 1929 елда дөньяга чыга. Сүз «Авыл яшьләре» журналының 9 санында басылБ ган «Чабаталар ләштер-лөштер» исемле хикәя турында бара. Автор үзенең бу әсәрендә, илнең социализмга таба үсүе белән бергә, кешеләрнең дә үзгәрүе, аларда яңа характер сыйфатлары формалашуы турында свйли. Маһинур, Рәхим образларында ул совет авылында барган зур үзгәрешләрнең кеше аңына ничек тәэсир итүен, анарда яңалыкка омтылышның ничек туа һәм үсә баруын ачарга тели. Композицион тезелеше ягыннан хикәя аерым геройларны характерлаучы кечкенә-кечкенә картиналар тезмәсеннән гыйбарәт. Авылда барган зур социаль үзгәрешләрне күрсәтү максаты белән, автор әсәргә төп сюжетка турыдан-туры бәйләнмәгән тврлс вакыйгалар һәм детальләр дә китереп кертә. Вакытлы матбугат битләрендә чыгып килгән күп санлы фельетон һәм әдәби парчалары. бәләкәй-бәләкәй очерклары И. Газиның, язучы буларак, һаман үсә. остара баруын расладылар. Әсәрдән әсәргә аның каләме шомарды, ижат почеркы ачыклана барды. 1930 ел башында язган бер мәкаләсендә, яшь язучылар алдында торган бурычларга тукталып, И. Газн болай дигән иде: «...Тормышның эченә кереп кайнаган булу, бүгенге көрәш моментларын үткен, дөрес чагылдыра белү һәм тормыштагы бөек үзгәрешләрне укучыларны сокландырырлык, аларга революцион пафос кертерлек итеп шигырь рамкасына салу кирәк». Бу — язучыларны заман, халык тормышы белән бер адымнан атларга чакыру иде. Әнә шул елларда ул үзе дә производство яшьләре тормышын чагылдырган әсәрләр язарга кереште. 1929 елда аның «Ташкын йөрәкләр» (соңыннан «Кич алтыда» дигән исем белән чыга), 1930 елда «Бармак», 1931 елда «Көмеш сулы Нурминка» хикәяләре басыла. Автор әсәрләре өчен материалны Кукмара киез итек фабрикасы эшчеләре тормышыннан ала. Хикәяләрнең геройлары хезмәт процессы белән бәйләп сурәтләнәләр. яшьләрнең мораль сыйфатлары коллективка карашларында ачыла, һәр герой ижтимагый хезмәткә мөнәсәбәтендә сынала. Буржуаз мещанлык калдыкларына каршы көрәш белән бәйләнешле кнекен моментларны сурәтләү бу хикәяләрдәге геройларның хисләрен, рухи дөньяларын тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирә. Геройларының газаплы уйларын, борчылуларын, күңел борылышларын укучы тоеп-сизеп торырлык итеп язарга өйрәнә. Моның өчен ул шул профессия кешеләренә генә хас тел чаралары куллана, уртак сөйләм дип аталган стилистик алымнан файдалана. Беренче әсәрләрендә үк очраган бу алым язучының соңта таба язылган әсәрләрендә бик нык үстерелде. И. Гази ижат иткән образларның тормышчанлык дәрәжәсенә, ул кулланган сурәтләү чараларының уңышлы булуына үз вакытында тәнкыйть тә игътибар нтте. «Яна- лиф» журналының 1931 елгы бер санында М. Әмир, мәсәлән, болай дип язды: «Бу образлар әдәбиятны кин катлау масса эченә алып керә торган образлар. Болар авторның һәр нәрсәне нык күзәтүче булуын, бөтен вакыйгаларга-детальләргә әһәмият бирүен күрсәтәләр». 1932 елда басылган «Бригадир кыз» повестенда инде яна кеше проблемасы киңрәк масштабта, чынбарлыкны күпьяклы итеп чагылдырган материалда хәл ителде. Әсәрнең үзәгенә куелган Галия образы татар әдәбиятында моңарчы сурәтләнгән хатынкызлардан тормышка актив мөнәсәбәте, ижат кешесе булуы белән аерылып тора. Комсомолка Галияне, аның бригадасындагы яшьләрне, газета редакторы Назы- ров кебек геройларны автор, беренче чиратта, хезмәттә, производствоны алга җибәрү өчен барган көрәш процессында күрсәтә. Шуның белән бергә, яшьләрнең көнкүрешен сурәтләүгә, кызыксыну даирәләрен, эчке дөньяларын ачуга да зур гына урын бирә. Характер буларак, геройлар, бер яктан, хезмәт фронтында, яшьләр тормышындагы аерым житешсезлекләр белән көрәштә формалашсалар, икенче яктан, үз мәнфәгатен генә күзәтүче слесарь Адаев, бюрократ Касыйм кебек тискәре персонажлар белән бәрелештә ачылалар. «Бригадир кыз» повестенда социалистик чынбарлык хэкыйкате яңаның жиңә баруы, иске, кара көчләрнең җиңелеп калуы төсендә гәүдәләнә. Галия производстводагы, яшьләр тормышындагы кимчелекләр белән көрәштә үскәннән-үсә барса, яхшы оештыручы һәм алдынгы эшче булып җитешсә, Адаев үзенең эгоистлык хәрәкәтләре белән һәр адымда хурлыкка очрап тора. Касыймга да озаклап иркенәеп яшәү насыйп булмый. Әсәрнең композициясе дә шушы үсешне ачыграк күрсәтердәй итеп тезелгән. Повестьта башта Адаев алгы планда тора, аның эше, тормышы сурәтләнә. Акрынлап аңа каршы көрәшүчеләр беренче планга чыга, ә ахырга таба инде тантана итүче лагерь вәкилләре — Галияләр, Назыровлар төп урынны били. Бу повестьта И. Газиның образлар иҗат итү, тормыш вакыйгаларын җанлы картиналарда тасвирлау осталыгы да шактый камилләшкән, үскән. Ул, халык тэрмышы- ның мөһим моментларына мөрәҗәгать итеп, аны, социалистик реализм методы нигезендә, дөрес чагылдыра, җанлы образлар ярдәмендә, социализм идеяләренең җиңүдән көчен раслый. Әнә шулай, әдәби осталык юлында төрле эзләнүләр кичереп, И. Гази әсәрдән әсәргә үсә барды һәм утызынчы еллар азагына танылган прозаик булып җитеште. Татар әдәбиятының зур бакчасында аның үз җимешләре күзгә күренеп, аерылып торалар иде инде. Татар әдәбиятының бай тәҗрибәсен үзләштерү, бөек рус әдәбиятын бигрәк тә А. П. Чехов, М. Горький иҗатларын ныклап өйрәнү И. Газига үзенчәлекле язучы булып формалашуда зур ярдәм итте. Бу елларда ул Чехов, Салтыков-Щедрин, Горький әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү өстендә актив эшләде, бөек пролетар язучының иҗаты турында мәкаләләр белән дә чыгыш ясады. * « $ Илебезгә фашистлар явы ябырылгач, И. Гази да. үз каләмен штыкка тиңләп, иҗатын илбасарларга каршы көрәшкә юнәлдерде. Башка күп язучыларның иҗатындагы кебек, аның бу чор әсәрләрендә дә фашизмга нәфрәт, азатлык өчен көрәш һәм совет кешесенең батырлыгы темалары үзәк урынны тотты. Сугышнын беренче елларында И. Гази «Совет әдәбияты» журналының редакторы булып эшли, шунда аның «Кышкы кичтә», «Ана», «Авылдаш» кебек хикәяләре басылып чыга. Бу әсәрләрдә вакытлыча фашистлар кулында калган районнарда яшәүче совет кешеләренең батырлыгы күрсәтелә, гитлерчыларның кабахәтлеге фаш ителә. Фашнст-илбасарларга карата нәфрәт уяту максаты белән язылган бу хикәяләрдә әдәби сурәтләү алымнары да шактый үзенчәлекле. Немец солдатлары, гадәттә, карикатура алымнары белән, сатирик планда сурәтләнәләр. Һәр деталь. һәр факт аша гитлерчыларның тапаучылар, ерткычлар булуы ачыла. Хикәяләрнең тонында ук ниндидер шомлылык, караңгы буяулар, авчр кичерешләр өстенлек нтә. 1942 елның көзендә Ибраһим Гази фронгка китә. Дүртенче Украина һәм Өченч? Белоруссия фронтларында татар телендә чыккан газеталарда эшли. Фронт газеталарында аның «Командир Локманов», «Тормышын аямыйча». «Гайнетдин улы Хисаметдин». «Хәйләкәрлек, кыюлык һәм йөрәклелек» кебек очерклары, зарнсовкалары басыла. Газета күләме таләп иткәнчә, алар үтә җыйнаклар. Характерны ачардай бер үткен эпизод, бер-икс җанлы деталь аша автор тагар солдатының сугыш кырындагы фидакарьлеген ача. «Капитан Сәлим Мәгьсумов», «Тупчы егет» кебек очеркларда сугышчылардагы геройлыкның чыганаклары да шактый тулы күрсәтелә. Фронт батырлары белән иңгә-иң яшәү авторга совет кешеләренең гүзәл образларын гәүдәләндерерлек хикәяләр иҗат итәргә мөмкинлек бирде. «Әхмәт бабай» һәм «Йолдызлы малай» әсәрләрендә «Кышкы кнчтә», «Ана» кебек хикәяләрдә алынган мотивлар татын да үстерелде һәм көчәйтелде. Әгәр сугышның беренче елларында язган хикәяләрендә илебез халыкларының батырлыгы тиешенчә күрсәтелмәгән булса, сонгыларында инде совет кешесенең горурлыгы, буйсынмаудан табигате тулы һәм оста ачыла. Әхмәт бабай образы да, «Йолдызлы малай»дагы Илгизәр образы да конкрет сыйфатлары, тирән эчке кичерешләре, югары рухи байлыклары белән биреләләр. А. П. Чеховның күп кенә хикәяләрендә төп урынны настроение, интонация, узган эш турында сөйләү алып тора. И. Газиның сугыш елларында язылган хикәяләре дә шундынрак. Алар үтә җыйнаклар Аларда героины характерлаучы иң мөһим моментлар һәм вакыйгалар гына алына. Авторның 1944 елда басылган «Алар өчәү иде» исемле хикәясендә совет кешесе* нен Ватан азатлыгы өчен көрәше киңрәк планда сурәтләнә. Биредә сугышчыларның көрәшен сурәтләүдә дә. үткәннәрне искә төшергән чигенешләрдә дә. киләчәкне күз алдына китергән уй-кнчерешләрдә дә бер максат күздә тотыла: бу — совет кешесенең тыныч хезмәт кешесе булуын, бөеклеген, жинелмәслсген раслау. Сөләйманов — тыныч хезмәт кешесе, сугышка кадәр укытучы булган, ин тыныч, нн күркәм эш башкарган. Ул әле дә кемне дә булса басып алу, буйсындыру өчен түгел, бәлки тыныч көннәр килсен өчен сугыша, шул хакта уйлый. Геройнын кичерешләре, үткән тыныч көннәрне сагынып искә төшерүләре әнә шуны раслый. Туган якка мәхәббәт, семьяга тугрылык. Ватанга бирелгәнлек идеясе Коненко һәм Неплюйко образларында да шактый тулы һәм матур ачыла И. Газиның батырлык, героизм темасын хәл итүдәге тагын бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт. Аның хикәяләрендә сурәтләнгән персонажлар үзләренең искиткеч кыюлык күрсәтүләрен гадәти эш итеп, гади адым итеп карыйлар. «Якташ» хикәясенең герое шундый иде. Сөләйманов белән Неплюйко да иң гади кешеләр булып күз алдына киләләр. Шуна күрә тәнкыйть аларны «жир кешеләре» дип атады. Совет сугышчылары образларын ижат итүне И Гази соңга габа да дәвам итте. 1947 елда аның «Без әле очрашырбыз» повесте, алтмышынчы елларда «Югалган Мәрзия». «Абрикос төше ашаганда» хикәяләре чыкты. «Без әле очрашырбыз» повестенда сугыш героикасы романтик планда хәл ителә. Совет кешесенең рухи бөеклеге мавыктыргыч ситуацияләрдә ачыла, геройларның эчке матурлыгы, ихтыяр көче һәм ул көчнең чыганаклары киң яктыртыла. Разведчик Закир Дәүләт шин образында югарыда телгә алынган хикәяләрдәге персонажларның төп характер сыйфатлары татын да үстерелеп бирелә. Драматик ситуацияләр, трагик коллизияләр белән тулы фронт тормышы язучыга гаять бай материал бирде. Шуна күрә И Газиның бу чор ижатында документаль фактларга нигезләнгән очерк белән художество фантазиясенә корылган хикәя һәм повесть арасында күп очракта чик тә жуела Аның башта «очерк» дип куйган кайбер әсәрләрен укучы хикәя дип кабул итте. «Әхмәт бабай» әсәре белән, мәсәлән, шулай булды. Анын 1943 елла басылган «Лейтенант Сөләйманов» исемле очеркы соңыннан тулысы белән «Алар өчәү иде» хикәясенең нигезенә ятты, ә «Капитан Сәлим Мәгъсу- мов» очеркыннан аерым өлешләр «Без әле очрашырбыз» повестенын тукымасына кертелделәр. Болар барысы да язучының тормыш белән тыгыз бәйләнешен раслым, тагын бер кат аның ижат үзеичәлегсн күрсәтеп тора. * « * «Әдәбият — безнең бөек төзелеш планнарыбызны башкарып чыгуда, сугыш китергән яраларны төзәтеп, халык хужалыгын тагын да үстерүдә партиягә, хөкүмәткә, халыкка ярдәм итүче көч ул»'. Язучыларның сугыштан соңгы еллардагы миссиясен Н Гази әнә шулай аңлый һәм ул. фронттан кайту белән, совет солдатының тыныч тормыштагы эшен һәм көрәшен сурәтләргә керешә. «Алмагачлар чәчәк ата» (1950) повестенын үзәк герое Гаяз, фронт юлларын кичеп, орденмедальләр тагып, туган авылына кайта. Кайта да шәп-шәрә калган жимеш бакчаларын янадан яшәртү эшенә черешә. Әлбәттә, аның жиң сызганып бакча үстерү эшенә керешүен укучы Туган илне гөлбакчага әверелдерү өчен башланган көрәш итеп кабул итә. Бакчачы Гаяз — сугышта жинсп чыккан һәм хәзер үз көченә ышанган, тарихта үз урынын яхшы аңлаган совет кешесе образы ул. Анын бөтен хәрәкәтләре, «инде өстән бомба явып тормый», «әкренләп өлгерербез» дип яшәгән колхоз председателе Гыймадн белән бәрелешләре аша язучы шул төп идеяне уздыра И. Гази бу образда сутыш чоры әсәрләрендә сурәтләнгән көрәшчеләрен алга таба үстерә. Сөләймановлар. Дәүләтшиннарны. әйтерсең, яна шартларга куеп сурәтли. 1 И Гази Яшь язучы тар, ялармын нжатлары һәм бурычлары. «Совет әдәбияты» журналы 1946 ел. 11—12 саннар. 132 бнт. Җиңеп кайткан сугышчы! Повестьның бөтен тел-стнль тукымасы шатлык хисен, жинеллекне, җиңү настроениесен сиздереп тора. Якты, ачык тоннар белән эшләнгән рәсемдәге сыман, әсәрдән кояш нуры, яз исе анкый. Бу күтәренке эмоция һәр вакыйганың диярлек күңелле юмор белән өретелуеннән дә, авторның герой уйлары белән органнк рәвешгә кушылып киткән лирик чигенешләреннән дә, сөйләмгә җылылык өстәп торган инверсияләрдән дә һәм, әйтергә кирәк, хәтта сурәтләү объектынын — жн- иеш бакчасының — үзенең үк лирик настроение тудыра алу үзенчәлегеннән дә килеп чыга. Повестьта И. Газиның coin ы елларда актив кулланган үзенчәлекле алымы: геройларның уй-фикерләрен, эчке кичерешләрен, хәтта сөйләгән сүзләрен үк уртак сөйләм формасында бирүе бик нык күзгә ташлана. Бу алым әсәрне җыйнакландырырга, сыгылмалыландырырга, образлылыкны тирәнәйтергә мөмкинлек биргән. Укучы хәтта геройның хис-кичерешләрен күреп торган, аларны уртаклашкан төсле була. Чорнын ин әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрү һәм замандашларыбызның җанлы образларын тудыру теләге И. Газины янадан-яна тормыш материалларына этәрде. Татарстанның көнчыгыш районнарында нефть промышленносте туып, татар халкыннан нефтьче кадрлар үсеп чыга башлау белән, электән дә эшчеләр образын яратып сурәтләгән язучынын күнеле тыныч кала алмады, билгеле. Ул Бөгелмә, Әлмәт якларына юнәлә, эшчеләр белән бергә буровойларда йөри, нефтьчеләр башкар!ан хезмәтне үз куллары белән эшләп карый, аларнын характерлары белән таныша, нн белән янып яшәүләрен күрә Һәм 1955 ел башында аның «Гади кешеләр» исемле яна романы дөньяга чыга. Әсәрдә республикага нефть промышленносте белән кергән зур якалыклар күп төрле картиналарда тулы чагылыш тапты. Анда, Баку һәм Башкортстанда кара алтын чыгару һөнәренә өйрәнеп, Татарстан хезмәт ияләренә ярдәмгә кнлгән тәҗрибәле эшчеләр дә. кичәге колхозчыдан яки әле генә парта арасыннан чыккан яшүсмердән нефтьче булып китүчеләр дә урын алалар. Әсәрнен һәрбер бите аларнын тормыштагы төрле каршылыкларны җиңә барып, алдынгы эшче булып җигешүләрен, ил байлыгын арттыру хакына фидакарь хезмәт итүләрен җанлы картиналарда сурәтләүгә багышланган Бу хезмәт кешеләрен автор гади кешеләр дип атый. Моңарчы язган әсәрләрендәге кебек үк, И. Гази аларнын башкалардан берни белән дә аерылып тормавына, ин гадәтн кешеләр булуына басым ясый. Габитов, әйтик, бүтәннәрдән һични белән дә аерылып тормаган гадәтн нефтьче, «урталар» вәкиле итеп күрсәтелә. Бригада членнары дн үз җитәкчеләреннән узып әллә ни эшләмиләр. Романның төп кыйммәте шунда: автор шушы «гади» кешеләрнең зур инициативалы, кин карашлы геройлар булып үсә алуын күрсәтә. Гади, «кечкенә» кешенен бөеклеген, тарихтагы әһәмиятен сурәтләү ягыннан И Гази татар әдәбиятында Ш Камал, Г Газиз хикәяләре традициясен алга таба үстерде. Билгеле, бу традиция А. II Чеховтан да килә. И Газинын әлеге роман өстендә эшләгән елларда чыккан бер мәкаләсендә шундый юллар бар: «А. П. Чеховның барлык әдәби шедеврлары иске Россиядәге «кечкенә» кешегә, ягьни хезмәт ияләренә тирән мәхәббәт белән сугарылган... Шуңа күрә Чеховның иҗаты безнең күнелебезгә бик якын... Без—тагар язучылары да Антон Павлович Чеховны әдәби ос газ.тарыбызның берсе дип саныйбыз»VI Моннан тыш, илленче еллар әдәбиятындагы күбрәк ялтыравыклы, тур шәхесләргә игътибар юнәлдерү кебек күренешләргә каршы эчке полемика да сизелә бу романда. Әсәрнең исемен үк «Гади кешеләр» дип алып. И. Гази аларныц тарихны алга илтүчеләр булуына тагын бер кат басым ясый. Бу — әсәрдә күтәрелгән үзәк проблемаларның берсендә бигрәк тә ачык чагыла Игътибар үзәгендә ун-унбиш алдынгы кеше торырга тиешме, әллә бөтен производствоның нигезен тәшкил итүче меңнәр, ун меңнәрме? Әсәр әнә шул проблема белән башланып китә: «Сүз һаман байракчылар тирәсендә әйләнә: ун-унбиш байракчы инде баядан бирле киңәшмәнең теленнән төшми, ә ун-ун- VI И. Гази. Кыска язарга, ягъни талантлы язарга өйрәник «Совет әдәбияты» журналы. 1954 ел. 7 сан. 87 бит. 1 И. Гази. Хикәяләр турында «Совет Татарстаны» газетасы 1958 ел. 26 апрел 1 «Пионер каләме» журналы, 1933 ел 4 сан 10 бит. биш меннәр хакында әле ун суз дә әйтелгәне юк. Ә бит планның авыр башын шушы меңнәр күтәреп бара!» һәм автор әнә шул меннәргә игътибар юнәлтү кирәклеген яклый. Шул тирәдә — әсәрнең төп конфликты, шул материал романның үзәк фабуласын тәшкил итә. Роман* да без иң гади геройларның эшләре белән дә. хезмәт процессында туган кичерешләре Һәм омтылышлары белән дә танышабыз. Интим дөньяларын, гаилә тормышын һәм һәр геройның үзенә генә хас индивидуаль сыйфатларын ачучы картиналарны да очратабыз. Автор характерлар көрәше аша тормыш каршылыкларын ача бара; нефть районнарында кызу үсеш темпы арасында килеп чыккан кайбер кимчелекләрдән дә күз йоммый, тормышчан проблемаларны күп төрле характер сызыкларына ия булган образлар системасы аша хәл итә. Габитов образы булсын, Алмаев, Стрельцов яки Камышев булсын, аларның һәр- кайсы үзенчәлекле, хәтта каршылыклы характер сыйфатларына ия. Еш кына аларда, уңай сыйфатлар белән бергә, бик үк әйбәт булмаган гадәт-холыклар да күренеп-кү- ренеп китә. И. Гази хәзер инде, «Бригадир кыз» яки «Көмеш сулы Нурминка»дагы кебек, менә монысы уңай, монысы тискәре дип кап урталай аерып куярдай образлар белән эш итми. Тормышчан проблемалар күтәрү һәм оригиналь характерлар тудыру ягыннан уңышка ирешсә, күп төрле сюжет җепләрен берләштерүдә, әсәрне композицион яктан бер бөтен итеп оештыруда автор зур гына авырлыкка да очрады. Сугыштан соңгы елларда бөтенсоюз әдәбиятында да, татар әдәбиятында да производство мәсьәләләрен беренче планга куеп сурәтләгән әсәрләр күп чыга иде. Андый әсәрләрнең геройлары гадәттә, үзләре башкарган хезмәттән тыш темага сүз дә алып бармыйлар. «Произ- водство романы» дип яманаты чыккан шундый әсәрләрдәге берьяклылыктан качарг; омтылып, И. Гази геройларны производство даирәсендә генә чикләп калдырмый, мә хәббәтләрен, семья тормышларын да күрсәтә. Әмма бу моментлар үзәк проблеманы» аерылмас өлеше булып өлгермиләр, «производство темасы» үз алдынарак, «шәхси» дөнья үзенә башкарак яши. Шуңа күрә үзәк конфликт белән бернинди бәйләнеше булмаган аерым эпизодлар, үтә мөстәкыйль үсеп киткән сюжет сызыклары да урын ала. Аннан соң, илленче елларда, И. Гази әдәби әсәрләрнең кыйммәте кеше күңеле» әсир итә торган характерларда, әдәби образларда... хәлиткеч нәрсә — образ, дигән би» дөрес фикерләр әйтү белән бергә, әдәбиятта сюжетның әһәмиятен кечерәйтеп карау ке бек берьяклырак тенденциягә дә бирелде кебек. «Бик гади сюжетлар ярдәмендә дә.. классик язучылар менә дигән җанлы һәм оригиналь образлар тудырганнар, — ди: язды ул. — ...Зәгыйфь сюжет эчендә үскән образ да зәгыйфь була, дип, сюжетны бе ренчел итеп кую дөрес түгел» ’. Күрәсең, шушы караш язучыны. Мансур, Сибгатул лин, Алмаев, Стрельцов кебек үзенчәлекле образлар белән эш иткәндә, мавыктыргы» кызыклы һәм төрле коллизияләргә бай сюжет төзүгә җитәрлек игътибар бирмәүг кигергән. Бу — язучының соңгы елларда иҗат иткән кайбер хикәяләрендә дә үзен сиз дерде. «Ай юлы»нда Миңлебае в белән Исмаеванын, «Өч Мәхмүт»тә өч тарихи чорд яшәгән Мәхмүтләрнең, «Матур кыз» хикәясе героеның үзләренә генә хас рухи сый фаIлары, холыкфигыльләре билгеләнсә дә, ул сыйфатлар гади сөйләшүдә, борылыш сыз вакыйгаларда гына бирелә. Хикәяләрдә образның оригинальлеге һәм психологи моментлар сюжетның сүлпәнлеген йомып калдыра алса да, роман кебек киң эпн полотнода язучы үзе әйткән «тыныч конфликт» сюжетны бераз таркатып җибәр; Замандашлар образын биргән «Яна мастер» һәм бигрәк тә «Күңел ярасы» хнкәяләрег дә язучы бу берьяклылыктан котыла, аларда характерлар кешеләр арасындагы киске мораль-Э1ик бәрелешләрдә тулы ачыла инде. Тәҗрибәле бакчачының җимеш агачлары арасында аеруча яратып, кадерләп ү тергән төпләре була. Бер үк оста тарафыннан үстерелгәнгә, алар башка алмагачлар! охшый да, шул ук вакытта куп еллык тәҗрибәне салып, үзенә кадәрге бакчачыларнь казанышларын кулланып армый-талмый тәрбияләү аркасында, бүтәннәрдән аерылып, үткәнсүткәннәрнең күз явын алып та тора. И Газннын иҗат бакчасында да күз явын алырдай шундый җимеш агачы бар. Ул — «Онытылмас еллар» повесте. Әле 1933 елда ук, «Пионер каләме» журналы җибәргән анкета сорауларына язган җавабында ул: «Мин үзем бу ел балалар өчен берничә кечкенә хикәяләр эшләргә сүз бнрәм. Шуның өстенә ятим балалар тормышыннан зуррак бер хикәя язар өчен дә материал әзерләдем. Вакыт җитсә, анысын да эшләргә тотыначакмын» ', — дип язган иде. һәм язучы, бу ниятен тормышка ашырып. «Совет әдәбияты» журналының 1934 елгы 5 һәм 7 саннарында «Балконлы йортта» исемле повестен бастыра. Анда, гражданнар сугышы чорында Идел буеның бер өяз шәһәрендә барган вакыйгалар сурәтләнеп, үзәккә балалар йортында тәрбияләнүче Хәлим образы куелган иде. Ул әсәр И Газиның алга таба яктыртылачак зур материалга беренче кул салып каравы булып калды. Язучы вакыйганы Хәлимнең балалар йортындагы тормышы белән чикләмичә, гомумән Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы дәверендә яшь буынның язмышы турындагы әсәр итеп үстерергә ниятли, кечкенә героеның элеккерәк тормышына да күз ташлый. Нәтиҗәдә. «Хәлимнең яшьлеге» дигән киңрәк планлы әсәр барлыкка килә. 1940 елда «Совет әдәбиягы»нда аның байтак кына өлеше басылып та чыга. Әмма еллар үткән, язучының тормыш һәм ижат тәҗрибәсе арткан саен, анып иҗади планнары да киңәя барды. Ул. үзенен нәни героен илебез тарихындагы иң кискен, ин катлаулы бер чорда биргәнгә, шул заманның сулышын да әсәргә кертмичә кала алмады, билгеле. Дәверне сурәтләү бурычы исә. үзеннән-үзе. тарихның әйдәүче көчен тәшкил иткән типларны бирүгә китерде. Шулай итеп, «ятим балалар тормышыннан зуррак бер хикәя» булып кына калмый, бәлкн яңа тормыш төзү өчен барган көрәш эпохасын күпьяклы чагылдырган киң полотно булып үсә. Хәзер ул хәтта бер китап рамкасында гына чикләнми. 1949 елда басылган беренче китапка әсәргә этәргеч биргән момент—балалар йорты тормышы — бөтенләй сыймый кала. Һәм И. Гази, яңадан байтак еллар эшләгәннән сон, шул чор материалларын эченә алган икенче китапны 1962 елда укучыларга тәкъдим итте, ә 1966 елда әсәрнең өченче — соңгы өлеше дөнья күрде. Капитализм чорындагы аерым кешеләрнең язмышларын күрсәтү белән башланып, кискен сыйнфый көрәш елларында бөтен Таулар авылы крестьяннары тормышын сурәтләүгә таба үсә барган хикәят икенче китапта инде үзенең рамкасын тагын да киңәйтә. бөтен бер өяз тормышын сурәтләүгә күчеп, урыннарда Совет властен ныгыту өчен киеренке көрәшнең күп төрле эпизодларын бирә, шул тарихи хәрәкәттә төр те катлау кешеләрен күрсәтә. Әсәрнең драматик нигезен капитализм дөньясы белән революцион чынбарлык арасындагы гаять зур, кискен конфликт билгели. Бу конфликт шул чор тормышының күп төрле сферасын биләп алган; башта авылларда ярлы крестьян массасының алпавытка каршы җир өчен көрәше, кулаклар кабаласына каршы чыгыш төсендә гәүдәләнә ул, аннары гомумән азатлык өчен. Совет власте өчен көрәш булып үсеп китә. Әсәрнең икенче кисәгенә таба исә калалардагы политик тормышта да, экономик үсештә дә чагыла бу конфликт. Бер очракта ул турыдан-туры ярылып яткан каршылык төсендә гәүдәләнсә, һәм карашлар бәрелеше яки кораллы көрәш аша хәл ителсә, икенче очракта яшерен, астыртын хәрәкәт төсен ала. өченче очракта исә бу конфликт шушы катлаулы елларда аерым кешеләрнең үз күңелләрендә туган икеләнүләр, каршылыклар рәвешендә дә яшн. И. Гази «Онытылмас еллар»да. әнә шул күп төрле каршылыкларның бөтенесен бер фокуска туплап, капитализм һәм социализм дөньялары арасындагы килешмәүчән кискен бер конфликт итеп гәүдәләндерә Повестьта күтәрелгән проблемалар бай образлар системасы аша хәл ителә Анда күп төрле индивидуаль характер сыйфатына ия булган, төрле карашлы геройлар срын ала. Аларнын һәркайсынын шәхси дөньялары тегеләйме-болаймы гомуми иҗтимагый проблемаларга килеп тоташалар һәм шуны чишәргә булышалар Автор үзенен персо нажларын мөһим тарихи вакыйгалар эченә куеп, шул вакыйгаларга мөнәсәбәтләре аша аларга, әйтерсең лә, кискен сынау үткәрә, шулай итеп, тарихта бу геройның урыны ачыла. Повестьта һәр геройның көрәш елларында гына була торган кискен үсеше күрсәтелә. Революция алар өчен политик чыныгу мәктәбе була. Беренче китапта Якуп Сат- таровның, әйтик, авылдан шәһәргә эш эзләп китеп, пролетар мөхнгкә эләгүе. Ленин идеяләре белән сугарылуы һәм крестьяннар) а полнтнк аң таратучы булып жнтешүе сурәтләнсә, икенче китапта инде аның, ревком председателе буларак, бөтен ояз күләмендә Совет властен ныгыту, контрреволюцион элементларга каршы көрәшне оештыру буенча эшчәнлегенә зур урын бирелә. Гадн авыл егете Шәрифҗанның кыска гына вакыт эчендә революционер көрәшче булып формалашуы эпизодтан эпизодка ачыла бара. Революция елларында Миңнулла кебек крестьян массасы вәкилләре дә көрәш мәктәбен үтәләр. Үз кайгысын күз яше аша көлү белән каплап, мәзәк белән күңелен тынычландырып яшәгән ярлы Миңнулла җир өчен, авылда Совет властен ныгыту өчен көрәш мәлендә хәтта крестьяннарның җитәкчесе булып китә. Әсәрдә сурәтлән) ән вакыйгалар дәвамында иң зур үсеш алган герой — Хәлим. Башта язучы аны күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһите итеп, социаль тормыш күренешләренең бала зиһененә ничек урнаша баруын, аңын кая таба үстерүен, характеры формалашуда ннндн йогынты ясавын ачык буяулар белән сурәтләп бирә. Әсәрнең башыннан ук тарих дулкыннары аны үз эченә чайкалдырып алып кереп китә, һәм ул шул дулкыннарда чыныга бара, аның канаты ныгын, карашы формалаша. Башта интуитив төстә, соңга таба аңлы рәвештә теге яки бу күренешкә симпатия һәм антипатияләрен белдереп килгән Хәлим әсәрнең өченче китабында инде социализм өчен кврәшнен актив катнашчысы итеп күрсәтелә. Геройның үсеш этапларына бәйле рәвештә, аны гәүдәләндерү ысуллары да үзгәрә бара Беренче китапта, әйтик, Хәлим образын гәүдәләндерүдә көнкүреш планы шактый урын алган булса, икенче һәм өченче китапларда ул тулысы белән социаль планга күчереп сурәтләнә. Икенче китапта аның язмышы Якуплар алып барган ярсулы көрәшкә тыгызрак бәйләп чагылдырыла. Шәрнфҗаннар отрядында йөрүе, каланы төзекләндерү өмәләре, саранчага каршы көрәш, фронт файдасына кием җыю, ашлык складларында сакта тору кебек ГОмуми-иҗтнмагый вакыйгаларда сурәтләнеп, хәзер инде Хәлим тулысы белән социаль вакыйгаларның актив катнашчысы итеп гәу дәләндерелә. «Канатланыр чак» исемле соңгы өлеш исә тулысы белән диярлек Хәлим эшчәнлегенә багышланган. Хәлимнең эчке кичерешләренең, күңел дөньясының нык ачылуында күп кенә картиналарның аның күзе аша үткәреп сурәтләнүнең әһәмияте зур. Ул, бер яктан, Хәлимнең күрү үзенчәлекләрен, дөньяга караш рәвешен, фикер йөртү куәтен ачса, икенчедән, бетен повестька лирик агым алып керә. Аерым геройларның эш хәрәкәтен һәм язмышын сурәтләү белән бергә, бу әсәрдә язучы халыкның җыелма образын бирүгә дә бнк нык игътибар итә. Әсәрнен нигезенә зур социаль - политик конфликтны алу халык массасын иң актив көч итеп. күтәрелгән проблемаларны хәл итүче итеп сурәтләүгә китергән. Халык иң кискен моментларда алга чыгарыла. Мәсәлән, крестьяннарның җир өчен көрәшләрен биргәндә автор аерым персонажлар хәрәкәтен генә түгел, бөтен авыл халкын берьюлы күрсәтә. Шәһәрдә революцион көрәш картиналары, интервентлар белән бәрелеш эпизодларында халык массасы үзәктә тора, аның һәрбер хәрәкәтеннән җанлы тарих сизелеп тора. И. Газиның халык образын гәүдәләндерүдәге осталыгы бигрәк тә массачыл күренешләрне сурәтләүдә, массаның социаль портретын бирүдә ачык күренә. Я ул бөтен массага берьюлы яктылык бөрки, я шул масса эченнән «ябык йөзле, кискен хәрәкәтле», «бер кара бүрек», «кызыл йөзле, юан муенлы» дип характерланган аерым-аерым кешеләрне күрсәтеп-күрсәтеп ала. И. Гази революция елларында массаларның күп төрле, хәтта каршылыклы төркемнәрдән торуына да басым ясый. Язучы хәтта Казанда Татарстан автономияле республикасы төзелү үнае белән уздырылган митинг кебек тантаналы вакыйганы сурәтләгәндә дә ике дөнья капма- каршылыгын күрсәтә алган. Бер якта — бөтен урамны тутырып, ташкындай барган эшчеләр массасы, партия җитәкчелегендә үзенең тарихи җиңүгә ирешүен чын күңелдән бәйрәм итүче халык, икенче якта — һаман да тарих арбасында үзенә урын алырга маташкан милләтчеләр, буржуа калдыклары, дин әһелләре өере. Менә шул ике группаны параллель күрсәтеп, И. Гази халыкның тарихтагы зур көчен чагылдыра, икенче төркемнең тарих тәгәрмәчен барыбер үз якларына бора алмауларын раслый. Халык образын массовый күренешләрдә сурәтләгәндә, язучы массаларның төрле настроеннеләрен берьюлы чагылдыручы полилог рәвешендәге сөйләмнәрне бик ачык куллана. Менә, әйтик, авыл жыены картинасында Гафиятнең яхшы жирләрне алпавыт алуы турында сөйләп, «шулай булгач, безгә ни кала?» — дигән соравына каршы төрле яктан тавыш күтәрелә: — Безгә тау башы — малайларга чана шуарга! ‘ — Ясмык булып, ясмык үсми бит безнең җирләрдә... — Шайтан таягы үсә ич, ярамаган тагын сиңа!.. һәрбер репликаны бик нык индивидуальләштерү аркасында, әңгәмәдәшләрне сыйфатлап тормаса да, И. Гази һәрбер сөйләмнең артында нинди характерлы Һәм кайсы социаль төркемгә керүче кеше тор1анлыгын төсмерләтә. Югарыдагы репликаларның беренчесе, әйтик, үзенең начар тормышын уен-көлке, шаянлык белән каплар! а тырышучы тарафыннан әйтелә; икенчесеннән чын күңелдән зарланучы, тормышыннан тәмам гажнз булган ярлыны ишетәбез, ә өченчесе исә — ярлы тәкәббер сүзләре... Бернинди ремаркасыз бирелгән мондый репликалар бәрелеше әсәрдә драматик киеренкелекне тагын да арттыра. Әйтерсең лә, автор вакыйгалар дилбегәсен үз кулыннан бөтенләй җибәрә дә, бөтен вакыйганы халык массасы үзе алып бара Бу күренеш Халык массасының көчен, сурәтләнгән күренешләрдәге ролен тагын да ачыграк итеп Гәүдәләндерә. Массовый күренешләрне әсәрдә актив куллану — хикәяләүдә гнпизацня- гә ирешүдә мөһнм художество чарасы. Бөтен халыкның уй-фикерләрен, омтылышларын һәм бердәм хәрәкәтләрен бирми торып, шул чор вакыйгаларының мөһимлеген тулысынча ачып булмас иде. Сурәтләнгән вакыйгалар дәвамында халык массасының идея ягыннан бик нык үсүен дә И Газн күп төрле ситуацияләрдә күрсәтә. Башта әле Ленин турында ишетүләре белән генә горурланган крестьян агайлар сонга таба үзләренең фикерләрен аның сүзләре белән раслыйлар, чыгышларында юлбашчыны телгә алалар һәм политик тормышта анын карашларына таянып эш итәргә омтылалар, авыр моментта Ленинга сыеналар. Катлаулы эпоханы кип итеп чагылдыру һәм онытылмас еллардагы халык язмышын күрсәтү максаты әсәрнең стиленә дә нык йогынты ясаган Автор хронологик яктан үсә барган киң эпик хикәяләү формасын сайлаган. Бу иркен эпик хнкәят халыкның күп төрле тормыш картиналарын да сыйдыра, аны бөтен тарих белән бәйләп күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, М. Горький, М Шолохов әсәрләрендәге кебек, кнн тормыш картиналарын тудыру кешеләрнең эчке дөньясын да тирән итеп бирү белән берләшә Тик, әйтергә кирәк, өченче китапта бу эпик киңлек вакыйгаларны тәфсыйллап-детальләп сурәтләү белән ныгытылмый калган иде. Анда образларны характерлауда әһәмиятле роль уйнардай күп кенә мөһим моментлар өстән-өстән хикәя ителеп үтәләр, шуиа күрә биредә эскизлылык тәүге ике китап белән чагыштырганда, диспропорция күзгә гашлана. Бу хәл, ничектер, көзге кыраулар якынлаша башлагач, бакчачының кайбер куакларны ашык-пошыграк кышка азерләвен хәтерләтә. Әмма, безнеңчә, әле бит бакчачыга көз ерак, һәрбер жнмеш куагын җентекләп эшкәртергә анын көче дә, вакыты да җигәрлек.. Күләменең зүр булуына һәм күпчелек әдәбиятчыларның «роман» дип атавына карамастан, И. Газн үзенең бу киң эпопеясын повесть дип билгели. Ләкин аны без гадәттә күреп өйрәнгән повестьлар белән тиңләштереп булмый Күтәргән һәм хәл иткән проблемаларның мөһимлеге ягыннан да. образларның күплеге һәм эшләнеш тирәнлеге ягыннан да. тормышны сурәтләүдәге күп планлылыгы җәһәтеннән дә ул хаклы рәвештә роман днп аталырлык. И. Газида исә бу атама тарихи хикәят (повествование) мәгънәсендә алына һәм әсәрнең киң тормыш агышын тарихи хроника рәвешендә чагылдыруына ишарә ясап юра. И. Газиның тормыш һәм ижат юлы белән танышканда, ни өчендер һәрвакыт күз алдына мәһабәт Идел килеп баса. Идел буенда туып үскәнгәме, әллә бөтен геройлары да, үзе кебек, Идел егетләре булгангамы — тиз генә әйтүе дә кыен. И. Газины да, нәкъ Хәлимне утыртып киткән шикелле, Иделнең ак пароходы яр өстендәге балконлы детдомнан чакырып чыгарып, Казанга, зур тормыш юлына алып китә. Шуннан бирле ул \з геройлары белән утызынчы еллар төзелешләрендә дә була. Сөләймановлар белән бергә фронт сукмакларын да таптый, Габитовлар янында кара алтын елгасы чыккан җирдә дә яши. Ә Идел һаман анын күнелсндә. ул анын әсәрләренә, улы өенә кунакка килгән ана кебек, кыю килеп керә һәм гүргә, мактаулы урынга урнаша һәм нәтиҗәдә Туган ил образы булып күтәрелә. Идел ага да ага Анын тирәсен гөлбакчага әверелдерү өчен көрәшкән халыкнын эшенә язучының да өлеше килеп кушыла. Җир күкрәгеннән алган уңдырышлы суы белән шул туган туфракның үзен сугарган Иделдәй, И. Газиның халык тормышыннан илһам алып үскән иҗаты да туган халкының үзенә хезмәт итә. Идел ару-талу белми ага. Ә Казанның иң биек урыннарындагы бер йортта И. Газиның Иделгә таба к»тра- ган тәрәзәсендә кичләрен ут сүнми.