Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛМАЗ У1ХГЫЯР

ДАВЫЛГА ТАБАН БЕРЕНЧЕ АДЫМ 

XX нче гасыр башын Федя Алабуга урамында каршылады Шушы кышны ж шәһәрдә затлы туташлар институты1 сала башладылар. Малайлыкта, Пекарняда йомыш-юлга йөреп тинтерәгән Федянын ничек тә менә шул зур төзелештә эшләүчеләргә барып кушыласы килде. Тамак ялына теләсә нинди хезмәткә риза булган, соры чәчле, вак кына сипкелле, йомры гына бу малайны эшчеләр дә бик тиз үз иттеләр. Ул ташчылар артеленә кушылды. Артель җитәкчесе Белобородов аны аеруча якын итә, улым дип кенә йөртә иде Кыш һәм жәй тачка белән таш, кирпеч ташып, ком һәм цемент измәсе изеп узды Көзгә, институтның стеналары өелеп беткәч, калайчылар артеленә кушылды. Институт түбәсен калай белән ябышты. Тимер мичләр, чиләк, таз кебек әйберләр ясау серенә дә төшенде. Хуҗа кеше булса да, үзе дә өч-дүрт эшче белән көне-төне бил бөккән мастер Конкин малайны кыерсытмый иде. Ләкин бәхег кошы дигән нәрсә тагын кулдан ычкынды: Конкин бөлде, мастерской ябылды. 1901 елның көзе Күктә кургаш болытлар йөзә. Алар Каманың ике ягы буйлап үскән наратларның очларына эләгеп-эләгеп китәләр. Пыскаклап яңгыр сибәли. Аяк асты пычрак. Әнә шундый көннәрнең берсендә аркасына котомка аскан 14—15 яшьлек үсмер пароходтан Чаллы пристанена төште. Ком түшәлгән Чаллы урамнарын таптап хәлдән тайгач, төнне ул пристаньда үткәрде. Иртәгесен дә эш табылмады. Ахырда, навигация ябылыр алдыннан, ул купең Западновка ялланды. Башта кибеткә .тимер-калай әйберләр ташыды, аннары шул ук купецның кечкенә мастерскоенда чиләк, таз кебек әйберләр ясый башлады Биредә ул Василий Митрофанов дигән үсмер белән нык кына дуслашты. (Василий Егорович хәзер дә исән, Чаллы шәһәрендә яши.) Алар бу елларда дөньяның әчесен-төчесен бергә татыдылар, нужа камытын бергә сөйрәделәр. Мастерскойда хезмәт шартлары бик авыр иде Эш сәгате, ял көне дигән нәрсә белән беркем дә хәбәрдар түгел. Атналар, айлар буе күмер, тимер тузаны эчкән эшчеләр дини бәйрәмнәрдә генә бераз тын алалар. Хуҗа бу көнне аларга ял бирә. Әмма ул көнне эшчеләр, кулларында авыр чүкечләр юклыкка ышанып җитмичәме, йөгәннән ычкынган өйрәтелмәгән тайлар кебек, тилерәләр, аяктан егылганчы эчәләр, дөнья мәшәкатен аракы белән каплап, үз - үзләрен оныталар. 1905 елгы революция дулкыннары Кама ярларына да килеп җитте. Эшчеләр арасында: «Мәскәүдә кораллы восстание булган», «Эшчеләр патшага каршы чыкканнар*. «Казанда Алафузов заводы эшчеләре эш ташлаган», «Стахнев амбарларына кызыл әтәч җибәргәннәр», дигән сүзләр ишетелде Кыюрак эшчеләр моның белән генә чикләнмичә, уй-фикерләрен кычкырып, бөтен кеше алдында да әйтә башладылар. — Житәр, күп түздек! — Западновның да бугазыннан алырга кирәк! — 8 сәгатьлек эш көне кертелсен! — Атнага бер көн ял бирелсен. 1905 ел үзара әнә шулай өзеп-өзеп сөйләшүләр, зарланулар белән үтеп китте. Инде егет булып җиткән Федя бу сүзләргә колак сала һәм бу таләпләрнең никадәр Институт благородных девиц, хәзерге педагогия институты бинасы. дерес булып та, аның тормышка ни очей ашырылмавын, хуҗаның шулкадәр гадел сүзләрне ишетергә дә теләмәвен аңлый алмый гаҗизләнә иде. «Ни өчен?». Башта туган мец төрле сорауларга ул өлешчә җавапны очраклы тапты 1906 елның жәендә Федя әти әнисенең хәлен белергә дип туган авылы Орловкага (хәзерге Чаллы районы) кайтты. Аны яшьтәшләре Медведев дигән кеше белән күрештерделәр. Ул үзен РСДРП Үзәк Комитеты члены дип таныштырды. Моның чыннан да шулай булуы белән ул вакыттз Федя кызыксынмады, хәер, моның ана кирәге дә. юк иде. Кич белән алар Дмитрий Филимоновларга җыелдылар. Анда Дмитрийның энесе Иван, сеңелесе Александра, Михаил Колбышнн. Петр һәм Василий Сергечеевлар. Ку зь - ма Белопухов. Федя һәм Ваня (Федянын абыйсы) Осетриннар бар иде. Сыйнфый көрәш әлифбасының беренче хәрефләрен Федя шушы көнне күрде. Медведев аларга революция, изүчеләр, изелүчеләр турында озак сөйләде. Әмма күз алдындагы томан пәрдәсе аша әллә ни күреимәсә дә. Федя дус белән дошманны аерырга һәм бәхетне үз кулың белән, көрәшеп яуларга кирәклеген анлады. Саубуллашыр алдыннан Медведев яшьләргә ничек эш итәргә кирәклеге турында аңлатма бирде һәм: «Сезнең түгәрәк РСДРПның урта Кама группасына караячак, алга таба безнең белән тыгыз бәйләнештә торыгыз»,—диде. ...Эшчеләр хуҗа алдына ультиматум куйдылар «8 сәгатьлек эш көне һәм атнага бер ял көне бирелсен, югыйсә, эш ташлыйбыз!» Елларның тыныч түгеллеген белгән һәм революциядән когы алынган хуҗа ташлама ясарга мәҗбүр булды эш сәгате көйгә 10 сәгать итеп билгеләнде, атнаның һәр якшәмбесе ял көне дип игълан ителде. Бу кечкенә генә экономик жиңү группага керүче яшьләрне канатландырып җибәрде. яңа көрәшкә дәрт өстәде Алар үз эшчәнлекләрен көчәйттеләр, тегермәндә, пристаньда эшләүчеләр, приказчиклар арасында да аңлату эшләре алып бара башладылар. Ләкин шымчылар тәҗрибәсез Федорның эзенә тиз төштеләр. Аның артыннан күзәтеп, квартирасында, Орловкада тентү үткәрделәр. Чаллыда калу куркыныч иде инде һәм Федор, бәхет эзләп. Кузнецк шәһәренә китеп барды. Анда ул Носков дигән байның сабын кайнату заводына эшкә керде. Носковның үз гостиницасы, тнмер-калай әйберләр белән сәүдә итүче кибете булып, андагы 20 ләп эшче Федорны каяндыр, ерак Себердән, Урал промышленность үзәкләреннән килгән эшче дип кабул иттеләр. «Бездә хуҗаларга бик шаккатып тормыйлар, эшчеләр таләбенә колак салмый башласалар. сүз берләшәләр дә. забастовка игълан итәләр»,—дип сөйләде ул эшчеләргә. Эшчеләр арасында ла кемнәр генә булмый. Бертуган Василий һәм Иван Кирсановлар аны хуҗага саталар. «Уралдан килгән Федор Осетрин эшчеләрне забастовкага өнди, коткы тарата», — дни хәбәр итәләр алар Носков тиз генә полициягә хәбәр итә. Икенче көнне аны бер атлы, ике жәяүле полицейский тимер юл станциясенә китереп, поездга утыртып. Сызраньга озаталар. Федор промышленность үзәкләрендә яшәү һәм эшләү хокукыннан мәхрүм ителә. Ул шактый вакыт Орловкада яши, крестьян эше белән шөгыльләнә. Әмма ишле семьяда, әти җилкәсендә яшәргә артык мөмкинлек булмый. Федор яңадан Алабуга шәһәренә юл ала һәм. озак та үтми, купең Николаев-Шепаровка яллана Анда ул авылдашы, чиркәү каршындагы мәктәптә бергә укыган иптәше Во- ровьевны очратып, аның белән дуслашып китә. А. Воровьсв Федорны үзләренең профсоюз оешмасы белән таныштыра Социал-демократлар изүче сыйныфларга каршы көрәштә бу легаль оешманы оста файдаланалар иде Профсоюз оешмасы исеменнән забастовкалар, демонстрацияләр оештырыла, анда инде политик таләпләр дә куялар иде. Петербург һәм Мәскәүдә забастовкалар барган көннәрдә Алабугада да эшчеләр эш ташладылар һәм, флаглар күтәреп, демонстрациягә чыктылар. Федор кызыл флаг күтәреп барды. Демонстрациячеләр «Марсельеза» җырлап, зур төрмә капкасы янына килделәр. Шунда ук митинг башланып китте. Иске ящиклардвн өеп ясалган трибунага бер-бер артлы ораторлар күтәрелде — Патшаны бәреп төшерергә! — 8 сәгатьлек эш көне кертелсен! — Крестьяннарга жир бирелсен! һәр ораторның чыгышы әнә шундый сүзләр белән төгәлләнде. Ул да булмады, төрмәдән ыгы-зыгы тавышы ишетелде, тимер рәшәткәләр каерып алынды, тәрәзәдән сәке такталары оча башлады. Кинәт кемдер: «Полиция!» — дип кычкырып жибәрде. Мәйданга ялангач кылычлар уйнатып атлы полиция бәреп керде. Кешеләр шунда ук төрлесе төрле якка таралып беттеләр. Федорның демонстрациядә кызыл флаг күтәреп йөрүен кемдер хужага житкер- гән. Хужа эшне кыска тотты: Федор һәм демонстрациядә катнашкан барлык приказчиклар, йөк ташучылар эштән куылды. Егет —тагын туган авылында. Ләкин әтисе аны шомлы хәбәр белән каршы алды. — Улым, Федя, кая булса да кит,— диде ул. пошынып,— синең арттан тагын килделәр, бөтен өйнең астын өскә әйләндерделәр, малаеңның коралы кая? дип бәйләнделәр. Сүзгә әнисе дә кушылды: — И-и, улым. улым, сиңа ни житми. нигә башкалар кебек бил бөгеп кенә эшләмисең? Суга каршы кемнең йөзә алганы бар? — Ә йөзәргә кирәк, әни! Туган йортында кунарга да туры килмәде Федорга. Ул Чаллыга китте һәм пароход белән Уфа шәһәренә таба юл тотты. ФЕДОР ПУЛЯ КОЯ Тау башларына сибелеп, язын ап-ак алмагач чәчәкләренә күмелеп утырган Уфа шәһәре дә аны колач жәеп каршы алмады. Кара сакалың кая барсаң да артыңнан ралмый дигәндәй. Федорны да нужа өрәге үкчәсенә басып куа килде. Шулай беркөнне эш эзләп, шәһәр урамнары буйлап каңгырып йөргәндә, аңа күптәнге бер танышы очрады. Аның ярдәме белән Федор «Бертуган Калмацкийларның сәүдә йорты»- на эшкә урнашты. Бу бик күп төрле әйбер белән сәүдә итүче зур компания иде Федор башта тимер юл буенча килгән товарларны ат белән складка ташыды, аннары упаковщик булып эшли башлады. Биредә эшчеләрнең үз профсоюз оешмалары бар иде. Эшчеләр комитеты аша Федор РСДРПның Уфа шәһәре комитеты членнары белән элемтәгә керде, аны яшерен жыелышларга да чакыра башладылар. Озакламый ул РСДРПның Уфа шәһәр комитеты теләктәшлек группасына член булып язылды. Аңа партия поручениеләрен ышанып тапшыралар иде. Федор Уфа тимер юл депосында эшчеләр забастовкасын оештыручыларның берсе булды. Бу забастовка җиңелү белән тәмамланганнан соң. илдә инде Столыпин реакциясе хөкем сөрә башлаганда. РСДРПның Уфа шәһәр комитеты. РСДРПның IV съездында кабул ителгән кораллы восстание турындагы карарына нигезләнеп, эшчеләрне коралланырга чакырды. Ике иптәше белән Федорга корал сатып алу өчен акча табу һәм револьверлар, берданкалар өчен пуля кою бурычы йөкләнде. Федор, депо эшчеләре ярдәме белән, күреге һәм учагы үзендә булган тимерчелектә кургаштан пуля коярга кереште. Алар эштән соң бу тимерчелеккә, шәһәр читенә. Агыйдел яры буена урнашкан йортның подвалына, һәркөн диярлек киләләр иде. Бу йортка алар өчесе өч яктан, төрле вакытта, һәр көн төрле юнәлештән килсәләр дә, үз артларыннан шымчы күзәткәнен белмиләр иде. Фажига көтмәгәндә килде... БӨРКЕТ КАНАТЫН КАЕРДЫЛАР Алар ул көнне эшкә тотынырга да өлгермәделәр, ишекне бик каты дөбердәтергә керештеләр. Аннары «Ачыгыз! Коралларыгызны ташлагыз!» — дигән тавышлар яңгырады. Федор тәрәзәгә ташланды, иптәшләренә дә үз артыннан иярергә ымлады. Алар өчесе өч тәрәзәдән тышка сикерделәр. Федор алдында шунда ук таудай бер жандарм калкып чыкты. Егет аңа. револьверын терәп диярлек, атып жибәрде. Теге, күп ашаган үгездәй, гөрселдәпжиргә ауды ул арада тагын берничә тапкыр револьвер һәм мылтыктан аткан тавышлар яңгырады, тагын кемдер егылды, кайсыдыр үзәк өзгеч үлем әчесе белән кычкырып җибәрде. Ул арада якыннан гына «Тукта, ат-а-ам!»- днп акыра-акыра, калын табанлы, дагалы итек белән лап-лап басып, ике жандарм үтеп китте. Федор койма күләгәсенә «узылып ятты. «Бәлки, күрми узарлар». Ләкин дошман күп һәм ул бу операциягә алдан ныклап әзерләнгән булып чыкты. Әнә жандармнар: «Икесе шушында булырга тиеш, берсе елгага сикерде. Ләкин барыбер тончыкты. һәр адым жирне карарга кирәк!» — дип, үзара сөйләшәләр. Түгәрәк божра һаман кысыла бара. Менә алар юл өстендә яткан бер гәүдәгә сөртенделәр Аны, «Әһә, эләктеңме», дип сөйрәп торгызырга азапландылар. Тик арадан берсе: «Атакаем, ул жанын теге дөньяга озаткан нч!» — дигәч, аны ташлап, өченче кешене эзләргә керештеләр. Алка тагын да кысылды. Федор, әле һаман котылырга өметен өзмичә, елга ярына таба шуышты. Әмма соң иде инде. Аны күреп алдылар һәм, табышка ташланган ач бүреләр кебек, ыргылып килделәр. Тик уч ялкыны белән кайнаган йөрәк бу минутта да югалып калмады: Федор, револьвер барабанындагы патроннарын атып бетермичә, жандармнарны үзенә якын жибәрмәде. Соңгы пуля тагын кемнедер яралады. Жандармнар өелешеп яшь бөркет өстенә ташландылар һәм, кулларын артка бәйләп, аны шәһәр төрмәсенә ил ген яптылар. ҮЛЕМ КӨТЕП 32 КӨН Уфа төрмәсендә Федордан рәтләп сорау алмадылар: — Большевик? — Оешмагыз кайда, сезнең белән кемнәр? — Патша тәхетенә кул сузасыңмы, мерзавец! Әнә шундый бәйләнчек сораулардан соң, аны канга батырганчы кыйнадылар да янадан цемент идәнле, юеш карцерга кертеп ташладылар... Менә ул юеш таш идәндә ята. Кургашындай авырайган баш бөтен гәүдәсен ниндидер тирән упкынга сөйрәгән кебек. Кулбаш сөякләре сулкылдап-сулкылдап сызлый. «Әйе, аңа ничек тә күбрәк корал табарга куштылар. Пуля кою өчен әзерлек— Барысы да тәртипле кебек... Аннары ул ау мылтыклары белән сату итүче бер магазинга керде. Анда һәр әйткән сүзне йотарга торучы бер приказчик белән танышты. Аннан стенада эленеп торган 10 зарядлы ау мылтыгын сорады. Тегесе бирде, ләкин чыннан да үзенең аучы икәнлеге турында полиция участогыннан таныклык алып килүен үтенде. Ә ул таныклыкны ничек алсын? Тукта, ни өчен ул миңа таныклык китермичә мылтык бнрде соң? Яшел күзләре ни өчен ялкынланып китте? Аннары ни өчен ул аны ишек төбенә чаклы озата чыкты?. Яшел күзләр»... Берничә көннән Федорны, башка политкаторжаннар белән бергә. Пермь шәһәре төрмәсенә озаттылар. Биредә, патша хәзрәтләре алдында жннаятьне ничек тә күбрәк итәргә теләп, төпченеп тикшерделәр. Федор РСДРПиыц Уфа шәһәр комитетының теләктәшлек группасында член булып торуын яшермәде. Кулга алыну вакытында бер жандармны теге дөньяга жибәргән, икенчесен каты яралаган «бу куркынычлы политик җинаятьченең» коеп куйган большевик булуына тикшерүче дә, гаепләүче-проку- рор да шик тотмады. Аны Пермь губернасының хәрби кыр трибуналына судка бирделәр. ...Суд бара. Бронза белән каймаланган биек креслоларда — судья һәм хәрби утырышчылар. Алар артында, алтынланган рам эчендә, бөтен гәүдәсе белән эшләнгән Николай II нең рәсеме. Аның күзләре нурсыз... «Теге приказчик күзләре кебек»,—дип уйлап алды Федор.— Хәер, ул мине сатса, Николай патша барлык Россия халкын сата. Ләкин бер көн килер!..» — Суд килә! ...Федорның уйлары кинәт ярты юлда өзелде. Хөкем кыска булды «Патша галнжанәпләренә каршы һәр урында бунт оештырганы, законнан тыш политик оешмада член булып торганы, Уфа шәһәрендә кулга алынганда закон сагында торучы бер жандармны үтергәне, икенчесен авыр яралаганы өчен Федор Осетрин- ны, асу аша, үлем жәзасына хөкем итәргә! Югары дистанцияләргә мәрхәмәт сорап мөрәжәгать итү тыела. Хөкем карары катгый!» Жан өшеткеч бу шомлы сүзләрнең мәгънәсенә башта Федор ышанырга да. ышанмаска да белмәде «Ничек, инде барысы да беттеме?» Аның күз алдыннан, кинокадр- лардагы кебек, бербер артлы дуслары, Федорның бу хәлен белгән һәм аны кызганудан күзләрен яшь пәрдәсе каплаган, ләкин кычкырып, ачыргаланып, үксеп елап җибәрү өчен тыны буылган, сулуы капланган газиз әнисе, башын түбән игән, җилкәсен дөнья авырлыгы баскан әтисе, абыйсы Ваня, дуслары, тагын әллә кемнәр үтте. Ул. як-ягындагы ялангач кылычлы ике солдаттан тыш. кулларына богау тоткам өченче солдат алдына килеп баскач кына «үз дөньясына» кайтты. Аны көчле сак астында үлемгә хөкем ителгәннәр камерасына илтеп яптылар. Таш капчыкта тагын ике кеше бар нде. Алар броненосец «Потемкин» крейсеры восстаниесенә кушылган матрослар булып чыктылар. Аларны Федордан ике көн элек үлемгә хөкем иткәннәр. Матрослар соңгы көннәренә кадәр төшенкелеккә бирелмәделәр. Иртән керткән ике кадак икмәктән алар шахмат ясадылар, шуның белән көне буе бер-берсенә мат куйдылар. Федор белән утыруга 28 көн тулганда, алариың өчесен дә төрмә ишек алдына алып чыктылар. Ялан баш, каторжан чикмәне кигән матрослар алдына төрмә побы килеп басты һәм — Хода бәндәләре, бу фани дөньяда кылган гөнаһларыгыздан тәүбә итегез, чын күңелдән тәүбә итсәгез, бәлки, аллаһе тәгалә ярлыкар,— дип, көмеш тәресен югары күтәрде. Ләкин тәрене берсе дә үпмәде. Киң җилкәле, чегән кебек кара матрос, түзмәде, кычкырып җибәрде: — Атакай, тәрегез белән җәһәннәмнең үзенә олагыгыз!. Шул вакыт команда яңгырады. — Матрослар, ун адым алга! Федор баскан урынында катып калды Матросларны солдатлар урап алдылар. Кинәт төрмә ишек алдының төньяк почмагындагы дар агачы янында барабан кага башладылар Көчле конвой астында матросларны шунда таба алып киттеләр. Федор янында өлкән яшьтәге бер жандарм һәм мылтыклы ике солдат калды. ...Кешене ничек дар агачына асканнарын, үлем белән тартышучы гәүдәнең, бик нык туңган кешедәй, кнсәк-кисәк дерелдәп китүен беренче күргән Федор башта аңын югалта язды, күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. «Чират мина да җитте, бәхил булыгыз, туганнар'» дип аяз күккә карады. Ә зәңгәр күктә март кояшы көлә. Бу 1908 елның марты нде. Ләкин аны бу көнне асмадылар. Жандарм. Федордагы эчке дулкынлануны сизепме, күзләре белән генә елмайды да солдатларга «бу тере мәетне» кире илтеп ябарга боерык бирде Үлем көтүнең 32 нче көнендә аны төрмә начальнигы дежуркасына — икенче катка алып менеп киттеләр. ГОМЕРЛЕК ПОЛИТКАТОРЖАН — Үлемгә хөкем ителгән Федор Петрович Осетринмы? — Так точно, галижанәп... — Падишаһыбыз Николай II нче шәфкать һәм киң күңеллелек күрсәткән. Үлем җәзасы гомерлек каторга белән алыштырыла. Федор исенә дә килергә өлгермәде, шул арада бүлмәгә ике жандарм килеп керде һәм алар. Федорның аякларына богау кидереп, аны кулындагы богауларга чылбыр белән тоташтырдылар. Үлем җәзасын гомерлек каторгага калдырган прнговорны укыган жандарм. Федорны алып чыгып киткәндә, тагын бер «мәрхәмәт» күрсәтте: — Урының оҗмах—Тобольск.— дип кычкырып калды. Бу «Столыпин сандыгы» днп йөртелә торган, бөтен Россиягә билгеле төрмә иде. Аларны. 10—15 елга һәм гомерлеккә хөкем ителгән бер группа политкаторжан- нарны. март аеның себереп торган буранлы көнендә этап белән Тобольскига алып чыгып киттеләр. Конвойлар барысы да җайдак, арттан өч атка төялгән обоз килә. Ә алдан куллар һәм аяклары богауланган каторжаннар атлый. Алар, парлап, чылбырлар ?елән бер-берсенә бәйләнгәннәр. Богау тавышлары көрәшкә чакыру набаты булып яңгырый- Богаулы аяклар кенгә 10—12 километрдан ары бара алмыйлар. Шактый кеше инде азык-төлеге бушаган обозда ыңгырашып ята. Тайгада, учак янында ял итә-итә, 80—100 чакрымга бер очрый торган авылларда кунакуна, ниһаять, мен да бер бәла белән Тобольскига килеп җиттеләр. Икенче көнне, богауларны салдыргач, гомерлек каторгага хөкем и телгәннәрне калдырып, башкаларны каядыр алып киттеләр. Бераздан Федорны цемент идәнле, түшәм кырыендагы тимер рәшәткә аша гына көй яктысы төшә торган бер камерага кертеп яптылар... 1909 елның җәендә политкаторжан- нар, өчәр, бишәр кешелек төркемнәргә бүленеп, үзара ни турындадыр киңәшә башладылар. Бер көнне кич Федор янына өлкән яшьтәге, көрәк сакал үстергән бер каторжан килде. Федор аскы нарда, салам тутырылган матраста йоклый алмый борсалана иде. — Әллә йокы алмый, якташ? — диде ул, Федорның иңбашына кулларын салып. — Ыһы! — Йокы алмау яхшы, димәк, нидер — Уй бер инде безнең... — Әйе, кешеләр уйлыйлар, тик ятмыйлар. Федор терсәкләренә таянды. Тегесе аңа табә иелде һәм бу таш капчыктан котылу планы уйлануы, ләкин аны тормышка ашыру өчен камерадагы барлык каторжанның бер сүздә булырга кирәклеге турында сөйли башлады. Федорның күзләре очкынланды. — Мин риза! Бу сөйләшүдән соң ике-өч көн үтмәде, каторжаннар эшкә керештеләр Камера уртасында тимер аяклы зур өстәл тора. Ул асфальт идәнгә бик нык беркетелгән. Качуны оештыручылар казуны шуннан башларга булганнар Аннары стена, ишек алдын, аның таш коймасы астын казып үтеп, текә ярга таба чыгарга кирәк. Каторжаннарга иртә-кич калай чәйнекләр белән кайнар су бирәләр. Хәзер ул бнк кирәкле коралга әверелде. Чәй эчкәнче, чәйнекләрне өстәл астындагы асфальт идәнгә куялар. Ул әкренләп җылына. Аннан, ничектер кулга төшерелгән калын пычак очы белән. 4 кисәк плитә кисеп алдылар. Ә казыган балчыкны кая куярга? Монысының да җае забылды. Балчыкны оекбашларга, очлары бәйләнгән җиңнәргә тутырдылар. Билгә урап бәйләнгән оекбашларны, арестант чикмәнен бөркәнеп алгач, надзирательләр сизмиләр иде. Көнгә ике тапкыр, нртә һәм кич. бәдрәфкә алып чыкканда алар казып алынган балчыкны бәдрәф чокырына ташладылар. Кырык көннән артык, сукыр тычканнар кебек, азатлыкка юл салдылар алар. Ләкин унбер метрлап казып үткәннән сон. барысы да юкка чыкты. Кинәт барлык камераларда тоташтан тентү үткәрделәр. Шул вакытта бер жандарм, өстәл астын караганда, әлеге кквадрат» сызыкларын күреп алды һәм өстәл астына үрмәләп кереп тә китте— Бу турыда шунда ук төрмә начальствосына хәбәр истеләр. Көтүе белән комиссия килде’ акт төзелде. Камсрадагыларны ишек алдына чыгарып тезделәр. — Качуны кем оештырды? Төрмә начальнигының бу соравы, биек стеналарга бәрелеп, кире яңгырады Жавап бирүче булмады. — һәрберсен богауларга, карнерга утыртырга, чыбык бел«ж туксан тугыз тапкыр сугарга! Ф П. Осетринный 1908 елны Тобольск төрмәсендә төшерелгән рәсеме. уйлыйсың.., Хөкем әнә шулай кыска булды һәм аны тормышка да ашыра башладылар. Иң беренче «Потемкин» крейсеры матросы Михаил Спрыгинны чакырып алдылар. Ул Федор белән янәшә карцерда утыра иде. Алып киткәндә, ул карцерның борын сыярлык «тәрәзәсенә»: — Федор, мунчаның беренчесенә, пар башларга киттем! Ул-бу булса, бәхил бул! — дип кычкырды. Ә «пар башлауның» Федор нәрсә икәнен ишетеп белә иде инде. Пар башлаучыны төрмә ишек алдындагы зур таш мунчага алып баралар Аның цемент идәнле өйалдысында киң генә бер эскәмия, ә бер читтә зур тәпән тора. Гадәти вакытта алар берсе утыру, берсе су тутыру өчен хезмәт итәләр. Ә мондый вакытларда?.. Тәпәнгә тозлы кайнар су тутыралар, аңа тал чыбыгы бәйләме батыралар. Ул суда 2—3 сәгать «пешерелә». Менә шул парга беренче булып Михаил Спрыгин эләкте. Аның күлмәген салдырдылар, эскәмиягә йөзтүбән яткырып, кулларын алга суздырып бәйләп куйдылар. Аякларына аю кебек таза надзиратель менеп атланды. Ике яшь кенә казак, кулларына сыек чыбык алып, аның саллылыгын һава кистереп сынап карады. Аннары: — Әйдә, казак, түз. Атаман булырсың!—дип, шәрә тән өстендә чыбыкларын чаж- чож биетә башладылар. Чыбык белән беренче сугу бөтен тәнгә кинәт шаулап торган кайнар су сипкәндәй, икенчесе, өченчесе кабырга араларына утта кыздырылган озын без батыргандай булды. 20—25 тапкыр сугуга каторжан әле түзә, аңын югалтмый Пар башлау гадәттә шушы тирәдә туктый. Аннары начальство килә. Казакларга: — Башларга! Тик уң кулдан! — дигән команда бирелә. Моның үз сере бар. Эскәмиядә инде аңын югалтыр хәлдә яткан кешене ике кулга да сыек чыбык тотып кыйный башлыйлар. Тик уң кул белән сукканы гына «законлы», ә сул кул белән кыйнау исәпкә керми. Качарга омтылучыларның һәрберсе туксан тугыз чыбык тәмен татырга тиеш иде. Шушы рәвешле суктыру атнага якын дәвам итте. «Пар башлаган» Михаил Спрыгин берничә көннән үлде. Җәзасын алучыларны карцердан камераларга күчерделәр. Менә Федор да коры сәкедә йөзтүбән ята. Тоташ чи иткә әйләнгән аркасына киндер арестант күлмәге ябышкан Аз гына кыймылдау белән ул тирене кубарып ала, күлмәккә тагын алсу кан йөгерә. Утырып тору, кырын, чалкан яту турында башка да китереп булмыйКамерадагы политкаторжаннар шул хәлләрендә дә шаярталар. — Нәрсә, Федя, әллә пляжда булдыңмы? — Берьюлы, күрмәгәндәй, кызынмыйлар аны. Аларның шулай шаяртып алуларыннан соң, сызланулар бераз кимегәндәй тоела иде. Кеше кебек утыра, ята алмыйча алты ай газапланды Федор. Ара-тирә политкаторжаннар төрмәсенә патша сараенда изге дип саналучы, элекке ат карагы Гриша Распутинның ахнрие —изге ата Макарий да килеп чыккалый. Ул надзирательләр белән камерадан камерага йөри һәм гөнаһларыннан тәүбә итүчеләрне эзли. — Я, кайсыгыз үз гөнаһларын юарга тели, хода бәндәләре? — ди ул, ишектән керүгә. Федор Петрович утырган камерага кергәч тә ул шундый сорауны бирде. Моңа жен ачулары чыккан, бу дин козгыныннан тәмам туйган каторжанның берсе, яшь кенәегег Тулубаев, кинәт богаулы кулларын югары күтәрде һәм: — Изге ата. тагын безнең нәрсә юасы калган? Әнә кара, төрмәнең барлык стеналары безнең кан белән юылган! Бездә бер гөнаһ та юк, сезнең үз гөнаһларыгызны, кандалалар кебек сытасыта, юарга кирәк!—дип кычкырып җибәрде. Надзирательләр аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, камерадан өстерәп алып чыгып киттеләр. КАРЦЕРГА!.. КАРЦЕРГА АЛЛАСЫЗЛАРНЫ! Политкаторжаннарны төрмә ишек алдына чыгарып тезделәр. Төрмә конторасының икенче катында, болдырда, комендант басып тора иде. — Күрәсезме,—диде ул каторжаннарга, ишек алдында таудай өелеп торган утын әрдәнәләрен күрсәтеп, ут-мазар булса бнк куркыныч бит, ун-егермешәр кубометр итеп таратып өяргә кирәк. Җитәр казна икмәген б^шка черетергә! Берничә көн аны таратып, вак өемнәр ясадылар. Инде эш бетте дигәндә, ниндидер жандарм офицеры: «Бу нинди тәртипсезлек? Анда да, монда да утын өеме? Әллә делянкамы бу? А ну-ка, өегез бер урынга!» — дигән приказ бирде. Тагын өйделәр. Аннары тоткыннар күбәйде, ахрысы, төрмәнең бер як стенасына терәп, казарма сала башладылар. Политкаторжаннарны монда да «файдаландылар». Иртән, төшкә кадәр, стена кырыендагы ташларны кырык-илле метр ераклыкка күчерттеләр, ә төштән соң яңадан кире үз урынына ташыттылар. Мыскыл итүгә ачуы чыккан тоткыннарның кайберләре түзми: — Нигә көләсез, мәсхәрәлисез? — дип кычкыра иде. Шуны гына көткән надзиратель: — Ә, ошамыймы? Биш тәүлек карцер! — дип, аның өстеннән рапорт яза. Елга ике тапкыр губерна күләм инспектор тикшерүләре була. Менә өсләренә чикмән кигән арестантлар строе алдыннан, ата күркә кебек кукраеп, үзенең күп санлы иярченнәре белән жандармерия полковнигы, ә кайчакта генерал атлый. Кинәт ул бер арестант алдына килеп туктый һәм, аның күзләренә керердәй булып, сорау бирә: — Я, ничек, режимнан зарланмыйсыңмы? — Юк, яхшы, ваше превосходительство. — Ә бу нәрсә, сәдәпләрең өзелергә тора! Казна киемен шулай йөртәләрмени? — Гаеплемен, күрмәдем. — Ә, шулаймы? Күрмәдеңме? Биш тәүлеккә карцерга! Инспектор тагын алга атлый һәм чираттагы табышына ташлана. — Әй, син, аллага ышанасыңмы? — Ышанам. — Крест йөртәсеңме? — Муенымда. — Алдыйсың, мерзавец! Үзең аллага ышанам, крест йөртәм дисең, үзен алланың җирдәге илчесе — патша хәзрәтләренә каршы барасың, бандит! Ун көнлек карцерга! Менә инспектор Федор Осетрин алдына килеп басты; — Аллага ышанасыңмы? — Юк! — Крестың да юкмы? — Юк. — Ах, син, алласыз! Унбиш көнлек карцерга үзен! Инспектор кем белән генә сөйләшмәсен, аның белән анә шулай берәү дә «уртак тел» таба алмый. «ТУГАННАР, СЕЗ АЗАТ!» 1917 елның февралендә камерага бер надзиратель килеп керде һәм: — Федор Осетрин, әйберләреңне жый! — диде. Коридорга чыгып бераз торгач, якадан керде һәм: «Карак түгел инде.,-дип, ишекне бимен, үзе «аядыр Аегерде Ул арада терма ишеге алдында шау-шу купты. Ул да булмады, коридорларга кешелар кереп тулды һом камераның тимер ишекларен каера, жнмера башладылар Мана ишек каерылып килеп теште. Бусагада урта «шктаге бер ашче күренде, ул камерага агылып керде һәм кулындагы револьверын югары күтәреп: - Туганнар! Сез азат. Николай икенче такттан ваз кичте! Петербургта. Мдскаү- дәреволюция! Бетен власть вакытлы хокүмат кулында! - дип кычкырып жн- бәрде. федорнын күзеннән яшь бергекларе атылып чыкты. Әлеге ашчене ул биен качена кочаклап үпте. Федор барлы юклы « киемнәрен җыештырды ла. ашчелзргэ кереп, ишек алдына чыкты. Анда тарма канцеляриясен туздырып яталар. Канат анык «үзе „олнгк.торжзн поляк Пшк.дзнга тешге. Ул Федорга «ул болты. яде Федорнын килеп жнгүе булды, ул тезеп кипе: — Әйдә, полнткаторжаннарның делоларын яндырыйк. Белмәссең, дөнья тагын үзгәреп куяр. Аннары эзләсеннәр җилнекен давылдан! Алар куркынып почмакка баскан писарьлардан делоларның канда саклануларын белделәр һәм зур шкафлардан гомерлеккә хөкем ителгән җитмеш ике политкаторжан- ның делоларын канцеляриянең төрле мичләренә ягарга тотындылар. (Федор Осетрин богаулы килеш төшерелгән рәсемен әнә шул вакытта үзенең гаепләнү делосыннан ала.) Федор Тобольскнда озак тормады, ничек булса да тизрәк туган якларына кайтырга тырышты һәм, февраль салкынында җәяүләп, берничә иптәше белән бергә, шәһәрдән чыгып китте. Алар мең бәла белән Төмәнгә килеп җиттеләр. Биредә каторжаннарны әйбәт каршыладылар Арестант киемнәрен салдырып ташлаттылар, өскә яңа кием, аякка кирза итекләр бирделәр, ашаттылар, эчерттеләр. Аннары кемнең кайсы якка юл тотуы белән кызыксындылар. Федор Уфа шәһәрен атады. Күп тә үтмәде, аңа Уфага кадәр билет китереп тоттырдылар. Төмәннән хәбәр иттеләрме, әллә шундый тәртип кертелгәнме—Федор анысын анык белә алмады — ләкин вагоннан төшүгә, аның каршысына ук диярлек кыршылып беткән күн фуражка кигән кеше килеп басты һәм кычкырып җибәрде: — Амнистия белән кайтучы кем бар? — Мин! Ул Федорга ялт итеп борылды һәм аны күзләре белән «бораулады», аннары озын, ябык кулларын сузды да — Уфада танышларың бармы? — дип сорады. — Бар. — Ул вакытта бүген син шул танышларыңда кун. ә иртәгә шәһәр профсоюз оешмасына кил, анда эш ягын рәтләрбез. Таныш булмаган кеше шулай дип. серле генә итеп күзен кысты да саубуллашып китеп барды. Иртәгесен иртүк, кырынып, юынып, юлдан соң адәм рәтенә кереп, Федор бирелгән адрес буенча чакырылган урынга килде. — Кайда эшләргә, төпләнергә уйлыйсың? — дип сорадылар аннан. — Биредә, Уфада эшләргә телим, мин шушыннан кулга алындым,--дип җавап бирде Федор һәм башыннан үткәннәрне кыскача сөйләп бирде. — Ә. политкаторжан! Сиңа бездә бик әйбәт эш бар. Шәһәрдә большевистик «Вперед» газетасы чыгарыла Хәзер без сезне аның редакторы Н. П. Брюханов белән та- ныш!ырабыз.— диделәр аңа һәм кирәк-яракка дип 200 сум акча да бирделәр. Әңгәмә алып баручы Федорны шушы ук бинаның бер бүлмәсенә алып кереп китте. Өстәл артында кәгазь өемнәренә чумып утыручы таза гына кеше алзрның сәламенә ияк какты да. урыныннан торып, кул биреп күреште. Озатучы кеше: — Иптәш Брюханов, менә сезгә бер кулай кеше таптык, үзегез сөйләшеп карагыз,—диде дә чыгып китте. Федорга баштан кичергәннәрен тагын бер кат сөйләп бирергә туры килде. Брюханов аны бик дикъкать белән тыңлады. Аннары: — Иң мөһиме — патша казаматлары сыйнфый дошманны әллә кайдан ук танырга өйрәткән сине Безгә нәкъ шундый кеше кирәк тә. Әйдәгез, мин сезне Иван Дмитриевич ЦюрупаV белән таныштырам Сез турыдан-туры аның кул астында эшләрсез,— диде. — Менә. Иван Дмитриевич, сезгә бер егет, әле генә каторгадан,— дип таныштырды аны Брюханов тәҗрибәле большевик белән.— Политик эш өчен тугыз ел Тобольск төрмәсендә утырган. И. Д. Цюрупа, кулындагы каләмен шалт итеп өстәлгә куйды, күзлеген маңгаена күтәрде һәм урыныннан торып: — Бик шәп. хәзер безгә нәкъ шундый, канатлары ныгыган бөркетләр кирәк,— дип. V И. Д. Цюрупа—1898 елдан РСДРП члены. Партиянен XII—XV съездларында КПСС Үзәк Комитеты члены итеп сайлана. И. Д. Цюрупа В. И. Ленин белән һәрвакыт тыгыз элемтә тота. йомшак кулларын сузды. Күрештеләр Берничә сорау бирде, анын җавапларыннан сон. И Д. Цюрупа кинәт яктырып китте һәм Брюхановка карап: — Аны бик тиз партия сафына алырга кирәк, сыналасы сыналган!—диде Бу сөйләшүдән соң ике көн үткәч. 1917 ел март аенда Федор Петрович Осетрин- ны партия сафына кабул иттеләр. Аңа билетны И Д Цюрупа үзе тапшырды. Ул редакциядә эшләү белән бергә. РСДРПның Уфа шәһәр комитеты секретаре хезмәтен дә башкара иде. ПОЛИТКАТОРЖАННАР КОМИТЕТЫ ЧАКЫРА 1917 еяяын май аена кадар Федор. И. Д. Цюрупа белән Оерга. .Вперед, гатета- сынла эшләде. Бу вакытта ул каторгада бергә булган иптәшләре белән элемтәгә ке- рергә дә өлгерде. Көннәрнең берендә Одессадан хат килеп төште. Тобольск төрмәсендә бергә утырган дусты Гифон: «Федя, синең хатыңны алгач, бик сөендем. Син нәрсә анда кәгазьгә чумдың? Безгэ Одессага кил. Монда элекке политкаторжаннар комитеты төзелә. Эш бик күп булачак, муеннан! Мине шул үзеңдәге адрес белән эзләп табарсың».— дип язган иде. Бу хатны алгач. Федорның күнеле Одесса якларына җилкенде. Хатны Н. П. Брюхановка да, И. Д. Цюрупага да укытты, рөхсәт сорады. Алар риза булдылар. Одессага барышлый. Федор туган авылы Орловкага кереп чыкты, әти-әнисенең хәлен белеште. — Исән күрербез дип уебызга да китерми идек!—дип. аны кочаклап еладылар. Одессага хәвеф хәтәрсез барып житте. Поезддан төшү белән. Гифон квартирасына китте. Кич иде. Хуҗа өйдә булып чыкты. Алар кочаклашып күрештеләр. Төне буе сөйләшсәләр дә, сүзләре бетмәде. Таң алдыннан гына бераз черем итеп алдылар. Политкаторжаннар комитетында аларны шәһәрнең хезмәт комиссары Старостин каршы алды, бер үк вакытта ул комитет җитәкчесе дә икән. Ә бер атнадан аны Одесса шәһәре эшче һәм солдат депутатларының Молдован район Советы карамагына җибәрделәр. Бу 30 меңнән артык эшче яши торган зур район иде. Анда аны эшче-солдат депутатларының район Советы члены һәм башкарма комитет секретаре итеп санладылар. ТАГЫН ПОДПОЛЬЕДА Кара диңгез флотының «Алмаз», «Синоп» һәм «Ростислав» корабльләре матрослары. Ахтырскнй полкы солдатлары һәм Кызыл Гвардия отрядлары гайдамаклар өерен Одессадан кутаннан соң, шәһәрдә Совег власте әкренләп урнашып килә иде инде. Әмма бу Украина үзәк радасы директория җитәкчесе С. Петлюраның күңеленә бердә ошамады. Ул. раданы большевиклардан чистарту әчеп ярдәм сорап, кайзер Германиясенә мөрәҗәгать итте. 1918 елның мартында Одесса урамнарына тимер каскалы немец «рыцарьлары» бәреп керделәр. Шәһәргә немецлар кергәндә. Ф. П. Осетрннның башкарма комитет бинасында, үз бүлмәсендә утырган чагы нде. Ул немецларның шәһәргә якынлашуларын белеп. Михайловский урамындагы башкарма комитет балконына пулемет урнаштырган иде. Федор балконга чыкты. Тротуарда бала-чагалар: «Немецлар килә, немецлар килә!» — дип кычкырып йөгерәләр. Чыннан да. немецлар башкарма комитетка таба атлыйлар. Үзләрен шәһәрнең хуҗалары кебек тоталар. Менә алдан килүче офицер тротуардан баручы бер яшь кенә кешене туктатты һәм. рус телен вата- жимерә. урам яңгыратып сорады. — Син, рус дуңгызы, кем, коммунистмы? — Юк... — Алайса, большевик! Пистолеттан ату яңгырады һәм егет, көлтәдәй, җиргә ауды. Артык «тамаша» кылу хәвефле иде Федор, башкарма комитет утырышы прото- колларын, документларын жыештырлы а« пулеметны балконнан гайрлн аллы һәм. ншек алдына алып чыгып, тиз генә утын сараенык бер почмагына кшерде. Аннары тар. аулак урамнар, ишек аллары аша Гнфок квартирасына китте. Гнфон .6» иле. — Яндырырга яки шаһар Сокеты председателе Шмуряко.ка тапшырырга кирәк,- дкде ул. документларны курган. Лдкня Шмуржко. э.лодта оешкан Кызыл Г.арлия отряды белән шәһәрдән чигенгән иде инде Документларны яндырырга булдылар. Ләкин аларга бу квартирада калырга ярамын иде. Гифон Федорга яһүдләр больницасының баш врачы Пурецка барырга тәкъдим ясады. Пурец ике катлы йортның еске катында тора иде. Аста — кабул итү бүлмәсе. Гифон һәм Федор көндез Пурецның кабул итүен «көтеп» вакыт уздырдылар, ә төнлә шунда кундылар. Шулай ике агна чамасы алар Пурецта «дәваландылар». Ниһаять. Гифон шәһәргә чыгып йөри башлады һәм бер көнне яңа квартира тәкъдим итте. Ул Молдова н районының Малороссийский урамындагы кечкенә генә ике катлы йорт иде. Монысының да икенче катында йорт хужасы үзе яши иде. Ә аскы каты аның кайчандыр кибет кебек нәрсә булган булса кирәк, парадный ишеге урам якта. Ике дус моннан оста файдаландылар: ишек өстенә «Водопроводная мастерская» дигән белдерү язып куйдылар. Бу һөнәрне Гифон чыннан да яхшы белә икән. Әкренләп кирәкле коралларны булдырдылар да. самовар, таз һәм башка шуның ише вак-төяк әйберләр төзәтеп, әлеге вывеска астында яшеренеп яши башладылар. Партиянең Одесса шәһәр комитеты элекке политкаторжанны онытмады, аңа легаль эш табу чарасын күрде. Чөнки аны белүчеләр аз иде. Шәһәр тормышын нормаль тоту өчен бер кадәр эшчене эш һәм азык белән тәэмин итәргә кирәк иде. Шуны күздә тотып, шәһәр управасы эшчеләр өчен ябык сәүдә кооперативы оештырырга рөхсәт сорап немец комендатурасына мөрәжәгать итте. Немец комендатурасы моңа каршы килмәде. «СЕЗДӘ БРАЗИЛИЯ ПАТОКАСЫ БАРМЫ!» Ф. Осетринны әнә шул ябык сәүдә кооперативына мөдирлеккә тәкъдим иттеләр. Ике-өч көн эшләгәч, кооператив кибетенә Карпов кушаматлы элемтәче килде. Федорның аның белән элек тә очрашканы бар иде һәм алар бер-берсен тиз таныдылар. Документларны рәтләргә дигән булып, алар склад ягына үттеләр. — Менә нәрсә.— диде Карпов, ишекне ябу белән,— безгә яшерен квартиралар белән эш итүче, подпольедагыларга яшеренү өчен ышанычлы адреслар бирүче, шул адресларны үзендә саклаучы кирәк. Адресларны без сиңа бирербез. Кирәк кешеләр сиңа килерләр. Бу — партия поручениесе. — Аңлыйм. — Пароль — «Сездә Бразилия патокасы бармы?» — дип сорарлар. Сез, бар. диярсез һәм шушы парольне әйтүчегә квартира адресы бирерсез. Я. уңышлар телим. Тик, Федя. бик сак эш ит. шпиклар гаять куп. Көннәрнең берендә кооператив кибетенә бер яшь егет килеп керде. Ул үзенә очраган беренче сатучыдан Бразилия патокасы сорады. Тәжрибәсезлеге күренеп тора... Федор ашыгып аның янына килде дә: «Бәхетең бар икән, менә складтан соңгысын бирәм».— дип. җиңеннән тотты. Саксызлыгы өчен «мунча кертеп» тә алды! Бер көнне магазинга Карпов үзе килде. Тагын ниндидер документлар күрсәткән булды һәм алар мөдир бүлмәсенә үттеләр. Шәһәрдә легаль булмаган «Большевик» газетасы чыгарыла иде. Шуны таратуда Федорның ярдәм итүен үтенде. Осетрин газетаны товар сатып алучы эшчеләрнең әйберләренә төреп бирергә тиеш иде. Пароль — «Мин заводтан ук килдем». — Хәвефле дә. ләкин тырышырга туры килер инде... — Түзик, Федор! Тагын бер эш артты. Әмма Федор Петрович бу имтиханны да уңышлы үтте. Башта газета һәм листовкаларны махсус элемтәчеләр китерделәр. Менә ике-өч көн инде кибеткә бу кыйммәтле «товарның» килгәне юк. Бу Федорны шиккә төшерде. Шундый уйларга бирелеп торганда, ишектә тагын Карпов күренде. — Сафлар нык сирәгәйде,—диде ул, сөйләшергә беренче мөмкинлек туу белән — Сәбәп: тимер юлчылар немецларның халыктан талап җыелган малларын Германиягә озатуда катнашырга теләмиләр, барысы да тирә-як авылларга таралып бетте. Ә немец командование». Петлюра белән берлектә, моның кем кулы белән эшләнгәнен сизенгән. Шәһәр буенча гомуми тентү бара. Сак бул. Менә яшерен типографиядән газета һ«м линовка ларны да монда алып килергә кеше калмады. Ышаныч синдә! Һәм ул подпольедагы -Большевик» газетасы типографиясенең яшерен адресын Ә»пе. бару юллары» һам парольне ийрэтте Бу „тар к.ииарда Федор дүрт тапкыр типографиягә барды һам газеталарны биленә урап, магазинга алып кайтты Аннары тагын элемтә әкренләп юлга салынды. Федор ябык сәүдә кооперативы кибете мөдире булып эшләгәндә дә Гифон «мастерскоенда» яшәде. Кайтып шунда куна иде. Бер көнне, эшкә барырга чыгыйм дигәндә генә, мастерскойга немец патрульләре килеп керде. Федор тиз генә эчке ишек артына качты һәм, мастерскойдагы патрульләргә сиздермичә, урамга чыкты. Патрульләр тышкы ишек янында да калган икән —аны эләктереп алдылар. Шәһәр управасы тарафыннан бирелгән мандатны күргәч кенә аны җибәрделәр. Ә бу вакытта мастерскойда патрульләр тентү ясарга керешәләр. Гифонныц документларын тикшерәләр. Мастерскойны тентеп бетергәч, озын немец капралы Гифон хатынына почмактагы чолан ишеген ачарга һәм ут алып килергә куша. Гифон хатыны; «Ярар, Ярар'» —дип, түшәмгә асылган куыклы утны кабызу өчен урындыкка баса һәм шул вакыт ул иренең күзләре белән очраша. Иренең карашын шунда ук аңлап ала һәм, һуштан язган булып, урындыктан гөрселдәп идәнгә ава Ыгы-зыгы китә. Немец телен бераз сукалаган Гифон: «Су, су!» — дип кычкыра башлый. Ул арада патрульләрнең берсе почмакта торган сулы чиләкне күтәреп килә. Гифон, хатыны баш очына тезләнеп, «үкерергә» керешә. Немецлар, монда эш беткәнгә хисаплап, ишеккә юнәләләр... Ә чоланда, ярма пакетлары эчендә, подпольеның револьверлары һәм патроннары яшерелгән була... 1918 елның ноябрь урталарында Одессага Англия Франция гаскәрләре десанты төшерелә. Тимер юлы вокзалы буендагы каты бәрелештән соң. немецлар шәһәрдән чигенәләр. Англичаннар һәм французлар артыннан Одессага румыннар, греклар да килеп керәләр. Менә Одесса урамнары буйлап Мәскәүнең үзенә кадәр дип «походка» чыккан Англия танклары үтә. (Аларның берсе дә кире үз иленә кайтмый. Россия кырларында җимерелеп калалар ) Ишәккә атланган греклар, шапырынган французлар белән урамнар тула... Француз революционеркасы Жанна Лябур, Одесса революционеры, подполье җитәкчесе Николай Ласточкин (И. Смирнов) җәзалап үтерелә. Ниһаять, коралланган шәһәр эшчеләре һәм Кызыл Гвардия отрядлары Англия һәм Франция оккупантларын 1919 елның 6 августында шәһәрдән куалар. Одессада яңадан Совет власте урнаша Федор Осетрин партиянең Одесса шәһәре Молдован райкомы члены итеп сайлана. Аннары эшче һәм солдат депутатларының район советына сайлауларга әзерлек башлана. Федор Петрович шушы ук районда сайлау комиссиясе председателе итеп билгеләнә Сайлаулар сул эсерлар белән бик каты көрәш шартларында үтә. Федор Осетринны биредә район Советы башкарма комитеты президиумы члены итеп сайлыйлар. Беренче утырышта ук Федор Петрович ул вакытта иң җаваплы участокка — район башкарма комитетының азык-төлек бүлегенә — мөдир итеп раслана. Партиянең шәһәр конференциясендә аны шәһәр комитеты члены итеп сайлыйлар һәм бер үк вакытта профсоюзларның шәһәр кооператив работниклары секциясе председателе вазифасын да йөклиләр. ДЕНИКИНГА КАРШЫ 1919 елның июль ахырларында Одесса өстендә тагын кара болытлар куера баш- дый Шәһәргә Англия-Франция империалистлары ялчысы, алар тарафыннан баштанаяк коралландырылган ак генерал Деникин гаскәрләре якынлаша Иң хәтәр вакытта «Ирекле казак» корпусының Совет властена хыянәт итеп. Деникин ягына чыгуы хәлне тагын да кискенләштерә. Деникинның максаты бик ачык: ул Кызыл Армия частьлары көчен үзенә җәлеп итеп, көнчыгыштан һөҗүм итеп килүче Колчак гаскәрләренә ярдәм кулы сузарга тели. Аннары, Иделдә Колчак белән очрашып, бердәм көч белән революция бишеген басып алырга план кора. Троцкийның көньяк фронтта җимерү эшләре алып баруы хәлне татын да катлауландыра. Менә шушы вакытта В И. Ленин РКП(б) Үзәк Комитеты исеменнән. 1919 елның 9 июлендә барлык оешмаларга үзенең: «Бөтенесе дә Деникин белән көрәшкә!» — дигән чакыруы белән мөрәҗәгать итә. Көньяк фронтка К- Е. Ворошилов. Г. К Орджоникидзе һ. б. кебек партиянең жаваплы работниклары җибәреләләр. Август ае азагында Одессага К. Е. Ворошилов килә. Ул барлык районнарның партия комитеты, башкарма комитет президиумы членнарын җыя, аларга атаман Григорьев, Махно бандаларының тоткан төп политикалары турында сөйли. Деникинга каршы көрәшнең гаять җитдилеген аңлата. Бу утырышта Ф. П. Осетрин да катнаша һәм. залда Деникинга каршы көрәшү өчен партия мобилизациясе игълан ителү белән, беренчеләрдән ирекле булып языла. Шәһәрдә шунда ук 49 нчы украин укчы полкы оештырыла. К. Е. Ворошилов житәкчелегендәге армия составында бу полк Николаев шәһәрен Махио бандаларыннан азат итүдә актив катнаша. Федор Петрович бу вакытта кулына корал тотып көрәшү белән бергә, партиянең полк ячейкасы председателе хезмәтен дә үти. Аннары аны бригаданың партия җыелышына жибәрәләр. Анда ул партиянең бригада ячейкасы члены итеп сайлана. Икенче көнне РКП(б) Үзәк Комитеты вәкиле, Ильичның турылыклы шәкерте И. И Подвойский Федор Петровичны полкның ревтрибунал председателе итеп билгели. Николаев шәһәрендә ун көн торганнан соң, полк Запорожьены, Ростов-Донны азат итү сугышларында катнаша. Аннары Федор Петровичны яңадан бригада штабы политбүлегенә чакырып алалар һәм ана бригаданың культура-агарту эшләре белән җитәкчелек итүне йөклиләр. Ул, полктан полкка йөреп, солдатлар арасында культура-агарту эшләре алып бара, бер үк вакытта кулына корал тотып, революция дошманнарына каршы көрәшә... Гражданнар сугышы тәмамлангач, ул Татарстанга кайта, республикабыз районнарында партия-совет органнарында төрле жаваплы эшләрдә эшли. Бөтен гомерен хәзерге матур тормыш, коммунизм тантанасын якынайту өчен көрәшкә багышлаган Федор Петрович Осетрин хезмәтенә хөкүмәтебез зур бәя бирде: ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнде. 1955 елдан бирле Федор Петрович — персональ пенсионер. . Сарман урамы буйлап бер карт атлый. Адымнары инде аның сак. Ләкин гәүдәсе төз. Ап-ак кашлары астындагы күзләре һәрнәрсәгә, монда минем дә өлешем бар дигән кебек, куанып карыйлар. Очраган һәркем аңа ихтирам белән баш ия. Ә укучылар, пионерлар аны баш киемен салып сәламлиләр. Чөнки ул данлы революция еллары, партиябезнең көрәш юллары турында мәктәпләрдә, клубларда бик еш чыгышлар ясый, хәзер дә. сиксән ике яше тулуга карамастан, яшьләрне революцион традицияләр үрнәгендә тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә. Революция елларында чыныккан алмаздай нык ихтыярлы давыл бөркетенең йөрәге хәзер дә әнә шулай тынгы белми.