Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучыларыбызга җавап

Без татарча концертлар һәм гомумән татарча радиотапшырулар тыңларга телибез. Әмма Казан радиостанциясенең эш сәгатьләрен һәм тапшырулары нинди дулкыннарда алып барылуын белмибез. Шунлыктан журналыгыз аша Татарстан радиостанциясенең кайсы сәгатьләрдә һәм нинди дулкыннарда эшләвен хәбәр итүегезне үтенеп калабыз. ХӘМИТОВ Нәриман, Омск шәһәре. Бу сораулар бер Хәмитовны гына түгел, бәлки илебезнең терле почмакларында яшәүче башка күп кенә укучылзрыбызны кызыксындыра торгандыр дип, түбәндә без Казан радиосының кайсы сәгатьләрдә һәм нинди дулкыннарда татарча тапшырулар алып барылуын күрсәткән белешмә урнаштырабыз: ИРТӘНГЕ ТАПШЫРУЛАР: 7 сәгатьтән яки 7 сәгать 10 минуттан 8 сәгатькә кадәр—1181 метрлы дулкында алып барыла. КӨНДЕЗГЕ ТАПШЫРУЛАР: 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 1181 метрлы һәм 4,44 метрлы ультра кыска дулкыннарда алып барыла. КИЧКЕ ТАПШЫРУЛАР: 19 сәгатьтән II сәгатькә кадәр 1500 метрлы һәм 4,44 метрлы ультра кыска дулкыннарда алып барыла.