Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАРНЫҢ ЯЗУЧЫЛАРЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТУРЫНДА

Изүләт премиясе лауреаты. Үзбәкстанның халык шагыйре, академик Гафур Голәм — үзбәк совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе иде. 40 еллык иҗат гомерендә ул күп санлы шигырьләр һәм поэмалар, хикәяләр һәм повестьлар иҗат итеп калдырды Аның күпчелек әсәрләре СССР халыклары телләренә, шулай ук чит телләргә дә тәрҗемә ителгән. Гафур Голәм татар әдәбиятының зур дусты, ялкынлы пропагандисты булды. Габдулла Тукай. Һади Такташ. Муса Җәлил һәм башка татар шагыйрьләренең иҗаты белән үзбәк укучысы башлап Голәм тәрҗемәләре аша танышты. Әле узган ел гына Гафур Голәм Татарстанда буган һәм Габдулла Тукайның тууына НО ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә речь сөйләгән иде. Үкенечкә каршы, бу аның соңгы рече булып калды Казаннан Ташкентка кайтуга күп тә үтми шагыйрьнең тынгысыз йөрәге тибүдән туктады. Журналыбызның бу санында Гафур Голәмнең * Шагыйрьнең мәңгелеге» исемле мәкаләсен урнаштырабыз. Күренекле шагыйребез Муса Җәлил истәлегенә багышланган бу мәкалә *Шәрык йолдызы» журналының узган елгы 2 санында басылган.

ШАГЫЙРЬНЕҢ МӘҢГЕЛЕГЕ

Мин бала чагымнан ук китапка хирес идем. Әти-эниларемнгн яшьләй ятим калганга күрә, китап сатып алу минем өчен кыен бер эш булды. Минем туганнан-туган абыйларым байлар, аларның шәһәр җирендә үзләренең магазиннары бар. Кышны кичләрне алар үз тиңнәре — бай бетчәләр белән карта уйнап уздыралар. Мин исә аларга йомышчы малай булып йөгергәләп йөрим. Аларның берәрсе картада отса, мин ятимгә дә биш-ун тиен чәйлек эләккәли. Ә мин, иртәгесен үк, бу акчага китап ала торган идем. Иске Ташкентта ике махсус китап кибете бар иде. берсе — хәзерге «Хәмзә » театры каршында... Икенчесе — Чарсуда. Моннан башка тагын иске-москы китап сатучылар да бар. алар йөзләрчә. Теге ике кибеттә Истамбулдан, Каһирәдән. Тэһраннан. Бомбейдан. Калькуттадан. Бакча Сарайдан. Тифлистан. Банудан. Казаннан килгән теркичә, фарсы-гарәпчә «яңа заман» китаплары һәм дәреслекләр сатыла иде. Бу китап сатучылар мине яхшы таныйлар, ятимлегемне дә беләләр. Әгәр сатып алган китабымны ертмыйча, керләндермичә аларга китереп бирсәм, алар аны ярты бәясенә миннән кире кайтарып алалар. Шуңа күрә мин алган китапларымны бик саклап кына укый торган идем. Бу китаплар аз нөсхәдә чыгарыла, шулай булуга карамастан, сатучылар, китапның сатылмый калуыннан шикләнеп, аның битләрен кисмичә куялар. Янәсе. сатылмаса. һич югы. кәгазе әйбер төрергә ярасын. Мин андый китапны укыганда бик азаплана идем. Ләкин берни дә эшләр хәл юк. ченки ун тиенлек китапны мин биш тиенгә алып укыйм бит. Минем яратып укыган китапларым Казан. Оренбург. Бануда басылган була иде. Мин бигрәк тә Казан китапларын кызыксынып укыйм. Габдулла Тукай. Мәҗит Гафу- ри. Фатих Әмирхан. Риза Фәхретдин. Галимҗан Ибраһимов һәм башкаларны шул чагында ук танып калган идем. Казан минем күңелемдә кэгьбәдән югары булып күренә иде. Һади Танташ белән 1919 елларда Ташкентта таныштык: ак чырайлы, зәңгәр күзле. саргылт чәчләре җилкәсенә кадәр төшкән, миннән бер-ике яшькә кечерәк, чандыр ю. „к. У.* № 7. гына бер татар егете иде ул. Без икебез да дәртләребез ташып торган, типсә тимер езэрдәй егетләр идек. Ниһаять, озак еллар буе хыял итеп йөргән теләгемә 1928 елда ирештем. Без Зыя Сәид белән икәүләшеп Казанга киттек. Юл уңаенда Оренбургта тунтадык. Урал елгасы буендагы авылларның берсендә татар крестьяннарының сабан туе бәйрәме бара инән. Оренбургтагы дусларыбыз безне шунда алып киттеләр. Менә кайда икән тамаша! Бер урында шомартылган озын колганың башына бер пар итек элеп куелган. Кем дә кем колгага үрмәләп менеп шул итекне ала алса — итек аңа була. Икенче җирдә чүлмәк вату уены... өченче җирдә тагын башка төрлесе... Шулай итеп без, исебез китеп, мәйданда күп санлы халык уеннарын карап йөрдек. Өч нөннән соң Казанга килдек. Безне өлкән язучылар рәтендә каршы алып, бик зур кадерхөрмәт күрсәттеләр. Газеталарда рәсемнәребез басылды. Мин 'Татарстан» газетасы, «Чаян» журналы өчен нәрсәдер язып та бирдем. Казанда мин үземнең яшьлек дустым Такташны очраттым. Ул безне шәһәр белән таныштырды, аның тирәсенә алып чыгып, матур табигатен күрсәтеп йөрде. Шулай итеп. Такташ безне шактый күп язучылар белән таныштырды: Гадел Ку- туй (хәзер Рөстәм Кутуй имзасы белән яза торган егетнең әтисе). Демьян Фәтхи, Шамил Усманов. Афзал Шамов. Кави Нәҗми һәм башкалар. Шул танышкан язучылар арасында озынча йөзле. 22—23 яшьләрендәге Муса Җәлил да бар иде. Һади Такташның. аны минем белән таныштырганда: — Менә бу — киләчәге уттай балкый торган яшь шагыйребез, безнең аңа өметебез зур. — дигәне хәтеремдә. Әй. гомер дигәнең шулай сизелмичә үтә дә китә икән! Шул көннәрдән соң 38 ол вакыт үтнән! Әгәр Муса Җәлил фашист балтасы астында һәлак булмаган булса, хәзер аңа да 60 яшь тулып, дуслары уртасында ай кебек балкып утырыр иде. Муса Җәлил... Әгәр аның тормыш юлын язсаң, ул зур эпоска, берничә томлы романга, налынкалын энциклопедияләргә җитәрлек булыр иде. Аның батырлыклар белән бизәлгән, кайнап торган тормышы турында карт Гомер әсәр язарга уйласа, үзенең «Одиссея» һәм Илиада лары янына тагын бер эпопея кушнан булыр иде. Шунысына без бик шөкер итәбез: Мусага тиешле булган «Шаһнамә»ләр урынына без хәзер « Мәрднәмә ләр (батырлык китабы) яза алабыз. Үзенең «Бәхет» дип атаган беренче шигыренә «Кечкенә Җәлил» имзасы куйган Муса бүген даны бөтен дөньяга мәгълүм зур шагыйрь Муса Җәлилгә әйләнде. Бөек Ватан сугышы башлану белән. Муса, аягына обмотка урап, бер кулына мылтык, икенчесенә каләм тотып, дошманга каршы сугышка китте. Сугышның фаҗигаләре барыбызга мәгълүм. Башта дәһшәтле чигенү еллары булды. Муса шул чагында чолганышта кала. Аны фашистлар таш зинданга ташлап эзәрлеклиләр, газаплыйлар. Яраларыннан кан агып, тәннәре телгәләнеп бетсә дә, Муса вөҗданын, Ватанын, җырларын һәм үзенең матурлыгын дошманга сатмады. ...Әнә ул бөтен тамырлары белән җиргә кереп төпләнгән мәһабәт чинар небен басып тора. Канэчкечләр аннан сорау алалар. Мусаның иреннәре «газап чиксәм дә юлымнан кире кайтмыйм» дигән сыман кыймылдый кебек. Әгәр бөгәсең икән, керыч та сынып китә. Кеше корыч түгел. Ләкин Муса Җәлил кебекләр корычтан да чынык- канрак, чыдамлырак. Муса — ул фашистлар кулында тоткын, ләкин фашистлар аннан куркалар. Җәлладларда корал бар. Мусаның кулында — каләм. Аның күңелендә көчле сөю һәм нәфрәт утлары. Ул үзенең фронттан язган хатында болай ди: «Мин үлемнән курык- мыйм. бу коры сүз генә түгел. Без үлемгә чирканып карыйбыз, дип әйтәбез икән — бу. чыннан да. шулай. Ләкин үлгәннән соң да яшәү бар. Үлгәннән соң да халык күңелендә, халык аңында яши торган хәят бар. Әгәр мин исән чагымда берәр изге эш эшлим икән — икенче тапкыр яшәргә, үлгәннән соң да гомеремне дәвам иттерергә хокук алам. Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк ки. үлгәннән соң да үлмәслек булсын!» • Шагыйрьмен мәнгелеге 147 Муса Җәлил Моабит төрмәсенең ялгыз камерасында тоткын халенда 94 шигырь язган. Йөрәк каны болан язылган шул шигырьләрнең һәрберсе шагыйрь хәятының үлем алдындагы аерым-аерым бабларының берсе дияргә була... 94 шигырь... алар шомлы кичләрдә, үлем күләгәләре үрмәләп торган дәһшәтле төннәрдә туган ялкынлы шигырь юллары... Шуларның 67 сен Муса Җәлил, үлемгә хөкем ителгәннән соң язып, килер буыннарга васыять итеп калдырган. Мена шул шигырьнең аерым юллары: Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар жырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Муса тоткында чакта да үлем турында уйламый. Кояшлы язны күз алдына китерә. Яфраклар коела торган чакны түгел, баллып торган гөлләрне уйлый. Кан тамырларында шигырь юллары кайнап тера. Лакин аларны язып калдырырга кәгазь юк. йөрәкнең ташкыны андый-мондый кәгазь кисәгенә генә сыймый. Ул ике кечкенә дәфтәр кисәге таба. Мена шулар инде Моабит дәфтәре булып тарихка кереп калалао. Муса Җәлил төрмәдә чакта: йөрәктәге шигырьләремне кәгазьгә төшереп бетерә алмыйм, алар минем белән бергә үләләр, дигән. Безгә Мусаның Моабит шигырьләреннән 94 е килеп җитте. Калганнары, мең еллар узса да череми торган Нилуфәр орлыклары шикелле, шагыйрьнең үзе белән бергә җирдә ятачак. Ул орлыклар найчан да булса башка бер шагыйрьнең күңел бакчасында яңа гелләр булып шытып чыгачак. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы жыр тулы күнелне, «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне. Кешенең уйлары секунды белән йолдызларга барыл җитә. Кешенең хыялы бикле ишекләрдән үтеп керә ?ла. Мусаны уйласам, мин аның тынчу диварлар эчемдә ялкынланып шигырь язып утырган соңгы минутларын күз алдыма иитерәм: Соңгы жырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Юлиус Фучик та дар агачы астында, муенына элмәк эленгән минутларда: «Сөз минөм өчен җирдә яшәгез», дип кычкыра. Муса Җәлил дә шундый сүзләр әйтеп дөньядан нитте. Без. аның ватандашлары, үзебез өчен гена түгел, бәлки аның өчен дә җирдә яшибез. Николай Тихонов та аның турында: «Ул үзенең шигырьләре белән поэзиянең батырлык икәнен раслап китте»,— ди. Мин дә каләмдәшләремнең бу сүзләренә тулысынча кушылам. Мин Муса Җәлилгә аның исән хәлендәге 60 яше алдында бөек ихтирам белән башымны иям. Мин ант нттем жанны кызганмаска, Саклар өчен халкым, илемне, йөзәү булса гомерен, син барысын да Шушы юлга бирмәс идеңме?! Муса Җәлил тоткында торып үзенең дустына шулай дип мөрәҗәгать иттә. Бу мөрәҗәгать бәзнең барыбызга да нарый. Бу _ Юлиус Фучик, Муса Җәлил кебек үз Ватанын, халкын гаҗәеп бер самими- леи белән сөя торган җырчыларга карап әйтелгән сүзләр. Муса Җәлил: «Үлгәннән соң да яшәү бар», дигән иде. Бу, димәк, озын-озыи гомернең бары тик беренче алтмышы гына. Муса Җәлилнең хаяты һәм поэзиясе мәңгелек ул. Үзбәкчәдән М. НОГМАН тәржемәсе.