Логотип Казан Утлары
Автобиографик повесть

ТУГАН ЯГЫМ- ЯШЕЛ БИШЕК

 

 Кунак кызлар килде утырмага I гары очка да килгән кунак кыз, түбән очнын Сабитларга да. Әти Казанга солы белән киткәч, безгә дә килеп төште Ник дисәң, гадәте шулай. Көз көнендә аның үзенең бик сөйкемле бер вакыты бар. Атналар буе көне-төне вак иләктән иләгәндәй төтәсләп торып үзәккә үткән, кибәннәрнең янтауларына яшел ямаулыклар үстергән бетмәс- төкәнмәс көзге яңгырлар туктаган. Әниләр елмаюы кебек ягымлы җылы көннәре, көмеш тоҗымнары, салкын төннәре белән әбиләр чуагы да узып киткән. Төнлә белән өй түбәләренә, капка башларына — бөтен җиргә җем-җем иткән ап-ак кырау төшә, агачларга бәс бәйләнә. Көзге пычракта бозылып калган урамнар, юллар, бөтен казылмалары, кисенте һәм чокырлары белән бер төн эчендә шакыраеп каталар. Урамнан узган арбаның дөбердәве бөтен авылны яңгырата. Иртән торып тышка чыксаң, бөтен дөнья боеккан. Келәт кәрнизендә. кызыл тәпиләрен корсак асларына яшереп, күгәрченнәр бөрешеп утыра. Агач ботакларындагы кабарынкы йонлы мескен чыпчыклар төшенке тавыш белән: — Суык-суык, суык-суык! — дип зарланалар Менә тагын берәр атна уза Көннәр тагын да суыта төшеп, инешләргә боз ката, җиргә кырпак төшә Картлар, бишмәт өстеннән билләрен буып, бияләй кияләр дә, озын таякларга таянып, уҗым басуына чыгып керәләр. 1 Дәоамы Башы 5. 6 саннарда. Ю — Ат аягы батарлык түгел инде, катырган, — диләр. — Ужымныц тамыры өзелмәс. Әйдә, ку мал-туарны ужымга! Хәзер инде «арба да түгел, чана да түгел». Арба җиксәң, тәгәрәми, чана җиксәң, шумый. Менә бер көнне иртән торып чыгасың — бөтен дөнья ап-ак! йомшак кар өстенә каз-үрдәк тармаклы-җәпләкәле беренче эзләрен салып киткән. Кич-иртә урамнан шыгырт та шагырт аяк тавышлары ишетелә башлый. Менә кайчан кузгала төрле өмәләр: каз өмәсе, сүс өмәсе, тула өмәсе. Шул вакытка турылап күрше авыллардан кунак кызлар килә. Байга да килә, ярлыга да. Кунактан кунакка гына, бәлештән коймакка гына йөреп өч-дүрт көннән үк китеп баручылар да, быелгы шикелле корылык булган елларны якты чырай, сөтле чәйгә дә бик риза булып, унар, унбишәр көн утыручылар да булгалый. Кунак кыз дигәндә, бары бергә, югы уртак, ничек туры килгәндә дә гаеп ителми. Безнең кунак кызыбыз яшь кенә иде әле. Чәче, Яна Сала кызларыныкы кебек, кара, я коңгырт түгел, бодай саламы төсле. Бите дә түгәрәк түгел, ак та, озынчарак та, күзләре дә күк төсле. Сөрмә тартмый. иннек-кершән сөртенми. Ник дисәң, иреннәре болай да бөрлегән төсле, бит урталары багь алмасыдай, үзеннән-үзе алсуланып тора. Исле сабын белән бик матурлап битен юып, чаршау артында чәчен тарап үрә дә, мәрҗәннәрен асып, көмеш балдакларын киеп, чулпыларын чылтыратып, тик йөри бөтен өйне балкытып. Беренче көнне иртән торгач, коймагын ашап, чәен эчкәннән соң, тәрәзә янынарак утырды да кунак кыз, урамнан узучы яшь-җилбәзәккә күз аткалап, пирчәткә бәйли башлады. Шунда өйдәгеләр белән тәмле генә әңгәмә куерып китте. Ике якның да нәсел-нәсәбе, әби-бабайлардан башлап яңа туган сабыйларгача, бөтенесе телгә алынды. Ерак әби күп иттереп сәлам әйткән. Җиденче дистә белән барса да әле, күз генә тимәсен, зерә дә таза, зиһенле икән. Фәлән түтиләр ат алган, кемдер башка чыккан, фәләннең улы солдатка киткән, кемдер кияүгә чыккан, кайсыдыр өйләнгән дә хәзер инде туп шикелле тупырдап кына торган балалары бар икән. Әмма шул ук вакытта берсе телсезавызсыз калып, үлем түшәгендә ята, икенчесенә әжәл хастасы эләккән дә, узган атнада гүр иясе булган. Кит аннан дисеңме? Синең яшьтәшең, ахирәтең инде югыйсәм, тәтәй генәм, әле җиләк шикелле чагы. Язмыштан узмыш юк диләрме, тәкъдиреңдә язганны нишләтәсең бит инде. (Шунда җиткәч, өни, йөзлек кырыена утырып, моңсу гына битен сыйпады.) Инде иген-тарулар дип әйтеп әйткәндә, анысының куанырлыгы юк икән. Арыш белән арпа, бик үк дан булмасалар да, шулай да ачка үләрлек үк түгел. Әмма бодай белән солы бер дә куандырмаган. Борчак дигәннәре орлыгын гына кайтарган, карабодайны инде анысын әйтәсе дә юк: чәчәктә утырганда ук эссе куырган. Шулай итеп шул, бәй- рәм-сәйрәм, кунак-төшем булганда, Кнбәхужа кешесенә газиз кунакларны карабодай коймаклары белән сыйлаулар быелга насыйп булмый- рак тора икән әле. Бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтеп, гел айкалып кына тора дөньялары. Әле игеннәр уңмый, әле терлек үләте килеп баса. Тамакны туйдырырга кирәк, өс-башка, чәй-шикәргә янә дә кирәк. Ул инде имана түләтеп жан-бәгырьләргә төшүләрен әйтеп тә тормыйсың. Каян алырга, нишләргә? Ярты авыл тегүгә чыгып китә. Кайсыберсе, озын очка ялгый алмыйча, башын ташка орырдай булып йөри-йөри дә, өен бикләп, бөтенләй әллә кан җәһәннәмгә олага. Я күмергә анда, я Се- бергә. Тик әйтәләр бит: «Кая гына барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый», дип... Менә шулай инде Кнбәхужа хәлләре, тәтәй генәм... Таллыклар арасыннан чылтырап аккан инеш кебек, ашыкмыйча гына, тирбәлә-тирбәлә генә аккан бу татлы әңгәмә шулай да бер заман тына. Кунак кызыбыз, көн урталары житкәндә. битен яңадан юып, кие- непясанырга тотына. Озак та үтми, ул я апай, я әни белән, зур урамнан, буй-сын күрсәтеп, туган-тумачаларга чәйгә барып кайта Я берәрсе аны каз өмәсенә дәшә. Ул килгәннән бирле абый гел яна күлмәк, яна чалбарларын киеп, елмаеп кына йөри Карап торганым бар: чыгар-чыкмас мыек сыман нәрсәсен ничә тапкыр көзге алдында сыпыргалап карады Кунак кыз килгәннән бирле ишек белән капкага да тынгылык бетте. һич кенә ябылып тормыйлар Кичкә керсәң, тәрәзә тирәсендә гел кыштыр-мыштыр егетләр кайнаша Инде кояш бераз гына кичкә авыштымы, китә киенү-ясану. кичке су китерүләргә хәстәрләнү Бер кереп, бер чыгып, тыз да быз күрше кызлары кайнаша башлый. Кузгала пышылдаулар, чыркылдаулар, китә дәртләнеп нидер көтү, нидер өмет итү. киңәш-табыш итү. — Кайсы күлмәгеңне киясең? Башыңа нәрсә ябасың? — Карале, кызлар’ Ак катамны кисәм килешерме, әллә карасын киимме?.. Шул арада бер-берсенең колакларына үрелеп нидер пышылдап алалар, нәрсәгәдер ымлап берсенә берсе күз кысалар. Ул да булмый, кесәләреннән ат күзе тикле генә көзгеләрен чыгарып, кершән ягына, сөрмә тарта башлыйлар... II Шул көннәрдә күрше Гыйльми түтиләргә кергән идем Аның улы. зурлар күрмәгән арада, кече яктан мине ^з янына чакырды Барсам да бардым, бармасам да Бармас идең, яхшы түгел, хәтере калыр Ни дисәң дә, күрше бит. Барсаң, бик тә имәнеч. Фазулланың муеннары, күкрәкләре, тамак аслары — бөтен җире бәйләүле. Үзе коточкыч ябык. Озынча күкшел битендә кан әсәре калмаган, күзләренә әллә сары йөгергән шунда, әллә нинди . Фазулланы ниндидер «тамыр чире» белән авырый дип әйтәләр. Ул почмак яктан чыкмый, бүтәннәр белән бер табынга утырмый Анасы Гыйльми түти, чит кеше керә башласа, кечкенә якның ишегендәге чаршавын хәзер тартып куя Гыйльми түтинең үзенең дә әйткәне бар — Арча бульнисенә алмыйлар. Казанга алып барырга хәлебез житми. Япь-яшь көенчә шушы почмакта сүнә инде, балакаем Фазулла бу йортта тумаган, Гыйльми түтинең артыннан ияреп килгән малае. Бәлки, аны бик тырышып кайгыртучы да юктыр? Сорый Фазулла миннән шыпыртлап: — Хат башы ясый беләсеңме? — Ник белмәскә? — Чын кый матур итепме? — Соң инде! Өске ягын дугалап, чәчәкләрен буйдан буйга яшел, зәңгәр, кызылларга б\яп. — Миңа берне ясап бирче, бик матурлап. Мин сиңа гармун кычкыртырга бирермен. Ул бер кулын янында гына торган гармунына куйды Мин үзем сөялгән бүлмә тактасын тырнаштыра башладым. Эшем күп бит. Озакламыйча ат эчертеп менәсе, төнлеккә терлекләрнең ашар- ларына саласы, учакка утын, бәрәннәргә юкә себеркесе кертәсе бар. Аннары әни кушкан йомышлар да бетәсе түгел: аръякның Чтанан кибетеннән коймакка куй мае. бер кадак клиндер, бер чирек чәй. бер әчмүхә йөзем җимеше, бер шишә крачин алып менәргә кирәк Мин риза булмый горгач, Фазулла баш астыннан чиккән янчык чыгарды. озын, ябык бармаклары белән анын төбеннән алып алтын төсле ялтырап торган өч тиенлек өр-яңа бакыр күрсәтте. Кунак кыз белән әни чәйгә киткән арада, мин. җәзбә' белән сызып, карандашлар белән төрле төскә буяп, хат башын ясап та алдым Дугайланып төшкән түгәрәк өсле матур капка сыман килеп чыкты. Аның өстенә һәр баганалары буйлап төрле төстәге түгәрәкләр, чәчәкләр тезелеп китте. Фазулла хат башын әйләндерә-әйләндерә карады да яңадан мина сузды. — Буш урыннарына язып та бир инде. — Нәрсә языйм? Фазулла, кинәт салкын суга килеп төшкәндәй, беравык авызын ачып сүзен әйтә алмыйча торды. Аннары кү.м-күк иреннәрен кыймылдатыркыймылдатмас пышылдап куйды: — Кызлар хаты! — Ә?? Нәрсә?! Менә сиңа, мә! Нишләмәкче була бу? Аңардан кем хурланмыйча хат алсын?! Исем китеп йөзенә текәлдем. Ияк очында ике-өч сакал бөртеге тырпаеп тора. Муены чебешнеке шикелле нәп-нәзек, күзләре сабый балаларныкы төсле кыенсынып, куркынып карыйлар. Сакаллы сабый шундый буламы икән әллә? Фазулла миңа таба иелде. Аның күгәргән иреннәре бөрешеп килде: — Минем көннәрем санаулы, санаулы! Күрмисеңмени? Мин күпкә түзә алмыйм, үләм. Быел булмаса, яренгә. Егет көе үләм бит, егет көе! Төшенәсеңме син шуны? Минем кордашларымның балалары бар, ә минем кызларның кулларын да тотканым юк. Бер тапкыр да! Мина атап, үземә әйткән бер генә сүзләрен дә ишеткәнем юк! Гел чирле, .чирләшкә! Менә бит!.. Әллә чын булды, әллә ялгыш кына күренде, Фазулланың күзләрендә ачу очкыннары чәчрәп китте түгелме икән? Баш тартырга көчем җитмәде: — Кемгә язарга соң? — дидем. — Теләсәң кемгә! Миңа хат кына булсын. Кемгә булса да барыбер.— Ул бераз уйланып торды да тагын әйтеп куйды: — Яз үзегезгә килгән кунак кызга! Минем үлгәнче бер хат аласым килә. Бер генә сүзле булса да! Бер генә тапкыр булса да! Тик кызлар кулыннан гына чыккан булсын. Мин ул хатны яздым. Кечкенә яктагы су кисмәге өстенә куеп яздым. Аның сүзләрен, бер кулын гармуны өстенә куеп, артындагы мен- дәр-ястыкларга сөялгән килеш, башыннан ахырына кадәр Фазулла үзе әйтеп торды: — «Әлхат, нисфелмәлакат»2 . Сагынып яздым син җаныйга сәлам хат. Кабул күрсәң, укып бак, кабул күрмәсәң, ертып утка як. И җанымның җаны, йөрәгемнең парәсе, ике күзем карасы, һавадагы йолдызым, судагы кондызым — сиңа яздым бу хатны. Тал чыбыктай зифа буйларын, камыштай бармакларың, көмештәй тырнакларың, карлыгач канатыдай сызылып киткән кара кашларың, шомырттай кара күзләрең, тулган ай төсле балкып торган йөзләрең, бөрлегәндәй кызыл иреннәрең, энже күк тезелеп киткән тешләрең, шул тешләрең арасыннан сандугач күк сайрап торган телләрең, балдин татлы сүзләрең — сиңа яздым бу хатны. Энже күк тезеп, ефәк күк сузып, һавадагы йолдызлар, судагы кондызлар санынча, сиңа чукдин чук, күпднн күп сагынычлы сәламнәремне күндерәм...» Шулай тезеп киттек-киттек тә ахырын, хат нинди дә булса хәвеф- 'Җәзбә — циркуль. 3 Әлхат. нисфелмәлакат — хат язышу — ярты кавышу. хәтәргә юлыкмасын өчен, «кыйтмир»I дигән тылсымлы сүзләр яздык, «бәлух» белән тәмамладык. Бу хатны мин, аулак урында туры китереп, кунак кызга бирергә тиеш идем. Ләкин, ярый әле, вакытында тыелып калганмын. Җавап хатны үзем язармын да, кунак кыз киткәч, аныкы итеп бирермен дигән уйга килдем. Шулай да Фазулланың бүтән үтенечләрен әйтмичә булдыра алмадым. — Озакламый үләсе егет инде ул, апай, — дидем — Япь-яшь килеш бит. Бик кызганыч. Су китергәндә аларга да берәр көянтә су китереп чыкмаслармы дигән иде. — Ай, энекәем, килешмәс ич ул. Анысы ни эшкә соң? — Ерактан гына булса да күрәсе киләдер инде. Кунак кызым борчылып ни әйтергә белми торды. — Ай, Гомәр генәм! Кеше теленә кереп хур булсам, нихәлләр итәрмен? Ул заманда «вәгъдә — иман» диләр иде. Минем вәгъдәгә хыянәт итәсем килмәде. — Алайса кызлар су кертеп бушатканда, син ишек алдында гына торып торырсың, бәлки? — Барыбер инде ул, жаным. Барыбер кергән атың чыга! — Актык сүзен дә әйтим инде, апай! «Су кертмәсәләр, безнең өй түреннән үткәндә, ичмасам, тәрәзәгә генә карап алмасмы икән?» — дип тә ялынды. Кунак кызым кинәт башын иеп битен каплады да йөгереп түбән өйгә төшеп китте. Ill Менә көн кичкә авышты. Инеш буйларына үзенә бертөрле йомшак кына зәңгәрсу эңгер иңә башлады. Тыкрыктагы борылмалы сукмактан, кыр казлары шикелле, берсе артыннан берсе тезелеп, чуп-чуар кызлар төркеме килеп чыга. Иң алда, билгеле, кунак кыз. Аның артыннан чибәррәк, чаярак, өлкәнрәкләре, иң арттан, зур атларга ияргән кырыкмышлар шикеллерәк, бөтенләй яшь кызлар И чибәр киенгәннәр дә инде! Бигрәк тә кунак кыз. Башында кәшимир шәл, өстендә иңбашлары күпертмәле зәңгәр жи- кет, аягында сай гына кунычлы ак киез ката. Аның йөзен яшелле-зәң- гәрле, аллы-бишниле дебеттән ясалган чәчәк сыман нәрсә матурлап тора. Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызның куллары буш. Ул бәрән йоныннан гына бәйләнгән нечкә челтәр кунычлы ап-ак пнрчәткәсенең бармак очлары белән генә авызын каплаган. Күпереп торган сыек зәңгәр күлмәгенең итәкләре карга тиеп керләнмәсен дипме, әллә үзенә шулай килешлерәк тоелгангамы, сул кулы белән аз гына күлмәк итәген күтәргән Вак- вак кына, чеметтереп кенә атлап, буен-сынын матур гына уйнатып төшеп килә, агай, без күзләребезне ала алмас булдык. Башка кызларның да өсләрендә гел яна күлмәк белән кешелеккә генә киелә торган яхшы бишмәт, я жикет, башларына күзеңнең явын алырдай аллыяшелле шәлләр бөркәнгәннәр. Исең китмәле! — II малайлар, туктале! Безнең апайлармы соң болар?! — Шулар булмыйча тагын? Егетләр карап торганга шулай кая басарларын белмиләр алар Күпер төбендә җыелган егетләр башта тынып калалар, аннары җырлап җибәрәләр: ӨЛ тирендә бедра таллар Иелә жил-давылга; I К ы 0 т м и р — изгеләрне саклаучы «изге» эт (дини). Зифа буйлы кунак кызлар Килгән безнең авылга. Без. малайлар, тау кырыеннан мәтәлә-шуа, йомшак карга манчы* лып. чишмә тирәсенә тәгәрибез. Кунак кыз, шәл яулыгын алгарак тартып, битен күләгәләп куйган. Кызларның берничәсе чишмәнең җиң юанлыгы булып аккан салкын суында каз түшкәләре юарга тотынган. Бүтәннәре кунак кызны урта- гарак алганнар да егетләр белән сүз көрәштерәләр. Кем кемне ныграк тешли, кем кемнән усалрак көлә! Менә аргы яктан, гармун тартып, быел солдатка алынасы никрутлар килеп төште. Алар әллә бераз кызмачарак шунда, әллә никрутка шулай тиешле булганга, атлыга да. җәяүлегә дә юл сапмыйча, урамның нәкъ уртасыннан киләләр; бераз сатай-матайрак атлыйлар, ара-тирә кулларын болгап, кычкыргалап та куялар. Алар арасында юка гына булып кара мыек чыгып килә торган, җыйнак кына гәүдәле безнең абый да бар иде. Никрут булып йөри башлагач, әгн апа ак шарф белән соры билбау алып биргән иде. Билбавын бөтен иңенә җәеп бәйләгән дә шарфын муенына урап, очларын кыеклатып билбавына кыстырган. Башка вакытта күп сөйләшми торган иде. Хәзер ул әллә кайдан ук авызын ера килеп, кызларга сүз кушты: — Нихәл сездә? Куллар туңдырып, минәйтәм, казлар юасыз икән! Сәхипҗамалның теленә шайтан төкергән. Ул казын чишмә суында арлы-бирле әйләндерә бирә, үзе такылдый бирә: — Әйе генәм. күрше абый, менә сыер савып ятам әле! — Ай-яй. сыерың сөтне мул бирә! — Үзем дә шуны әйтәм ләбаса! Казыбыз зерә дә симез чыкты, эче тулы май гына, сөякләре шалтыр-шолтыр килә. Боларның шаяруын бер нечкәрә, бер калыная торган керделе-чыктылы сәер тавышы белән Сәлим бүлдерде: — Туктале. сез арбан-тарбан әллә капларда чуалмагыз! Аны әйт тә моны әйт. кич утырырга кертәсезме? Әнә анда кояш байый, кич була! Кызлар өчен тагын әлеге шул Сәхипҗамал әйтте: — Кояш көн саен байый инде ул, беркайчан да Бпшна урманына эләгеп калганы юк. — Менә безне кертмәсәгез. эләгеп тә калыр, аллагыз да орыр! — Юк. орып-нитеп тормас, күктәге эшләрен ташлап, монда ук борынын сузмас. Алланың андагы эшләре дә. менә минеке шикелле, кырыгы кырык җирдә кым-кырыч килеп, кырылып ятадыр әле. Төрле яктан шелтәле эндәшләр ишетелде: — Я инде, син тагын бигрәк! — Картлар ишетсә!.. — Ишетмәгәйләре тагын! Күз күрер өчен, колак ишетер өчен бирелгән! Казларны юып келәт киштәсенә менгереп элгәннән соң. кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. Китә шуннан су ташу! Дүрт тапкыр да, биш тә. әллә ничә дә төшәләр. Өйдәге савытлар тулгач, мунча казанына, ул да тулгач, ат улакларына, сыер тагаракларына ташыйлар. Анда да салыр урып калмагач, күршедәге карчыккорыны, өлкәнрәк яшьтәге җиңгиләрне су белән күмәләр. Күпер төбендәге егетләр һаман уйный да җырлый. Яннарыннан узган саен кызларга берәр шаян сүз әйтеп, булмаса, күз кысып, каш сикертеп калалар. IV Мин Фазуллаларга йөгердем. Нишләрләр икән, керерләрме икән кызлар, юкмы икән? Фазулла өстенә өр-яңа зәңгәр сатин күлмәк, башына кара хәтфә кәләпүш кигән. Чәчен дә тарап жибәргән. Аның ягыннан мул булып ислемай исе аңкып тора. Ишек ачылуга, әсәрләнеп миңа текәлде. — - Кермиләрме әле, юкмы? Мин ике төрлерәк аңларлык итеп башымны селектем. Гыйльми түти өйнең ике ягын да бик пөхтәләп жыештырып куйган. Түр яктагы мендәр-ястыклар өстенә бик матур чиккән япма каплаган. Үзе яхшы күлмәкләрен киеп, башына ак яулык япкан. Ул яшь килен төшерәсе каенанай кебек дулкынлана. Әле улының алдына япкан чуар юрганын, мендәрләрен төзәткәләп чыга, әле кече якның ишегенә элгән алсу эре чәчәкле чаршауны киңәйтебрәк ачып куя. Гыйльми түтинең йөзендә сүз белән генә әйтеп бетерүе мөмкин булмаган тирән хәсрәт һәм моң күләгәсе бар Авыру улының тыштагы аяк тавышларын нинди омтылып, күзләрен нинди зур ачып, нинди дулкынланып тыңлавына күз салганда, аның авыз читләре бозыла башлый, ул күз яшьләрен көч-хәл белән генә тыеп кала иде. Янымнан узышлый колагыма пышылдады — Ярабби, күңелләренә мәрхәмәтләр салып, кереп кенә чыксаларчы! Керә алмасалар, бигрәк тә нәүмиз була инде!. Минем тамак төбем әллә нишләп куйды. Менә бит . Аңа кунак кыз сүзләрен ничек әйти.м? Телем үзеннән-үзе бөтенләй бүтәнне тезәргә тотынды: — Әйттем, Гыйльми түти, әйттем. Керми калмаслар, Гыйльми түти, тәгаен керерләр!. Менә урамга шәфәкъ нуры иңә башлаганда, тыкрыкта бик күп аяк тавышлары шыгырдарга тотынды. Ул да түгел, капка ачылып китте, ишек алдына кызлар тавышы кереп тулды. Фазулла тетрәнеп китте: — Әни, утны яндыр! Гыйльми түти кабаланып кучкардагы утырма лампага ут кабызганда, өйгә чиләк-көянтәләре белән берсе артыннан берсе биш-алты кыз кереп тә житте. Алар белән бергә салкын с*аф һавага кушылып, яңа кием-салым исе. иннеккершән исе килеп керде. Кызлар һәммәсе берьюлы көр тавыш белән хәл белергә тотындылар: — Исәнмесез, саумы сез? — Әйбәт кенә торасызмы? — Гыйльми түти! Шунда берочтан сине дә сулы итик дип йөрүебез инде бу! Гыйльми түти, нишләргә белмичә, каушап арлы-бирле килде: — И оланнар! Ниләр генә әйтим?! Нинди изгелекләр белән генә кайтарыйм?! Авыл кызлары шаулап сөйләшә-көлешә су б\шаткан арада, кунак кыз, кыюсызланып кына, почмак якка борылды Кибәхужаларча ягымлы гына көйли төшеп, бәгырьләрне эретеп жибәрердәй йомшак тавыш белән. Фазуллага дәште: — Нихәлләрең бар соң. Фазулла абый? Ходаем, шулай сырхаулап торасыңмыни? Менә син. ә? Тизрәк сихәтләнә күр инде' Почмак яктан жавап булмагач, мин. «Фазуллага берәр хәл булдымы икән әллә?» дип. чаршау кырыеннан зчкә күз салдым Фазулла зур булып ачылган, тирәли зәңгәрләнеп торган коточкыч күзләре белән йотардай, суырып алырдай булып кунак кызның алсу битенә, зифа буй-сынына текәлгән дә катып калган Аның кансыз иреннәре өзлек сез кыймылдый, әмма тавышы чыкмый. Хәзер тагын да озынаеп киткән ябык йөзендә гаҗәпләнүме. сокланумы, каушаумы билгесе булып, әллә еламсырау, әллә көлемсерәү шәүләләре уйный. Өй эче тып-тын. Кызлар, кыенсынып, кайсы тәрәзәгә борылды, кайсылары пирчәткәләрен кияргә тотындылар. Кунак кыз. почмак якка текәлгән килеш, бер сүз әйтә алмастан, арты белән чнгенде-чигенде дә кинәт өй алдына чыкты һәм битен каплап иңрәп куйды. — Абау, ходаем, күзләре!.. Фазулланың шунда гына теле ачылды. Кызлар чыгып киткәнче әйтми калмагаем дигәндәй, каударланып: — Әт-тә-тә! Менә бит, ә! Эээ, рәхмәт төшкерләре! — дип куйды. Кара урман, караңгы төн I Мин авылдан чыкканда, кояш баеган, урман юлында куна баручы бер генә җайдак та күренми, һәммәсе китеп беткәннәр иде. Әти базардан шактый ук кызу кайткандыр, күрәсең, кара байталдан әчкелтем тир исе бөркелеп тора. Шуңа карамастан, ул. бер дә кудыртмыйча, ашыга-ашыга. үрчемле итеп атлый. Аланга барып җиткәч тәмле үлән ашыйсын, рәхәтләнеп ял итәсен алдан ук сизә хайван. Әни минем арттан борчылып калды: — Караңгыга каласың лабаса! Чүнник турысыннан ничек узарсың? Ач иткәндәй, болытлары да куерып тора тагын. Тик әтинең генә исе китмәде: — Ярар, бик нечкәртеп маташма. Беренче баруы түгел. Әни белә ул. Бөтен курыкканым да шул — чүнник яныннан үтү. Ул тирәләрдә өрәк шаяра дип сөйдиләр. Берәүләргә ап-ак кәфен бөркәнеп, икенче берәүләргә кара мәче булып чыга, ди. Каймакларны ул үзе бөтенләй күренми дә икән. Тик шул турыга җиттеңме, атың, арбасын тарта алмыйча, кара тиргә бата, камыт баулары өзелә, тәртәң сына. ди. Әллә кайчангысы анысы чәнчелеп китсен, анысына ышанмас та идең. Менә бит әле шушы араларда гына булып узган хәл. Аргы якның Сәйфулла, тарантас җигеп. Кибәхуҗага кунак алырга дип чыгып киткән. Урман авызына килеп керсә, каршысында өрәк! Инде нишләргә? Дога укыйсы да бит — булмый, ник бер генә сүзе искә килсен! Атны борып кирегә чабар иде. кул-аяк эшләми, көзән җыергандагы шикелле тартышкан да каткан. Сәйфулланың аты алай тартылган, болай сугылган. шул тирәдән узып китә алмыйча, манма тиргә баткан. Ахырында, бөтенесен ватып-жимереп. тарантасын аударып, кирегә борылып чапкан Шуннан бирле Сәйфулла урын хастасына әйләнде. Хәтәр урынны караңгы куерып җиткәнче үтим ди-ди. атны кудым да кудым. Менә Ышна тавын мендем. Марҗа елгасын да чыктым. Мин ашыгам, караңгы миннән дә бигрәк ашыга. Мин урман авызыннан кергәндә, күз бәйләнеп өлгергән иде инде. Барасы юл бик аз гына шәйләнә. Шулай тын да алмыйча барам, ялт та йолт як-ягыма каранам. Менә нәрсәдер кытыршы куллары белән битемне сыпырды, сискәндереп муенымны кытыклап алды, нәрсәдер бүркемә сузылды. Котым чыгып ат өстенә сеңдем. Бөтен ышаныч атта, атта! Юлның як-ягында әллә нәрсәләр кыштырдый, аяк тавышлары килә, чатыр-чотыр куаклар сына. Әйтерсең, янда гына нәрсәдер миңа ташланырга чамалап бара. Шыпырт кына тезгенне тарттым. Ат туктауга, куак арасындагы тавышлар да тынды. Кузгалып кына киткән идем, тагын шатыр-шотыр куакларны сындырып бара башлады. Сул кулым белән чытырдатып атның ялына ябыштым, уң кулымда каеш камчы. Ул-бу күренсә, биягә бик каты берне сыдырырга да алып- биреп чабарга исәп. Анда инде ни булса да була! Мескен ат та бик курыкты. Берәр нәрсә кыштырдаган, я кош-мазар чыелдаган саен кинәт дерелдәп китә. Шулай да ул минем хәлне дә аңлый иде шикелле. «Тавыш чыгармагаем» дигәндәй, сагаеп кына атлый. Бара торгач, атым кинәт бөтен гәүдәсе белән куырылып куйды да, колакларын шәмәртеп, баскан урынында катып калды. Карасам, ал- дарак бер соры нәрсә кыймылдый. Җан-фәрманга кизәнеп атка сугып җибәрсәм, теге соры гәүдә кеше тавышы белән дәшмәсенме! — Чү, улым! Рәнҗетмә хайванны! Үз колагыма үзем ышанмыйм. Сабит абзый тавышы түгелме соң бу? Ул арада күрше карты атның муенын сыйпап алырга да, минем кем малае икәнемне белергә дә өлгерде. — Болан сукма, улым, атыңа! Караңгы лабаса! Агачка бәрелеп имгәнүең бар Минем иреннәрем сәер генә булып дер-дер киләләр иде — М-м-малайлар янына ти-тизрәк барып җитәсе иде дә — Җитәрсең, җитәрсең! Малайларың беркая да китмәс, әнә генә алар! Умартачы картка нәрсә аңа? Исе дә китми! Авыл урамыннан атлыймыни! Йөткергәләп, кыштыр-кыштыр барды-барды да күренмәс тә булды. Бераз гына киткән идек, алан ягыннан челтер дә челтер кыңгырау, шөлдер тавышлары ишетелә, агачлар арасыннан бүрек хәтле генә булып учак утлары күренә башлады. Кара биям үзалдына дәртләнеп, пошкырып куйды, башын чайкый-чайкый барды да, гайрәтләнеп, җирсенеп бер кешнәп җибәрде. Агачлар куелыгыннан чыгуга, биткә җил үк түгел, юк, аланның җылымса коры сулышы, мең төрле чәчәкләр хуш исе белән төнәртел- гән җылы һәм коры алан һавасы килеп бәрелде Мин көрсенеп куйдым. Өрәк чыккан булса, куркыныч инде дә. Шулай да кызык буласы иде... Менә хәзер малайларга сөйләрлек бер яңалык та юк бит. II Малайлар учакны шәп итеп якканнар. Ара-тирә учак тирәсендә утыручыларның йөзләренә, бөтен гәүдәләренә ниндидер серле кызгылт нур сибелә. Иксез-чиксез төн караңгысында, учак яктысы үзенә күрә бер кызгылт утрау булып, әкиятләрдәге төсле серле булып күренә Анда утыручылар да кеше аягы басмаган караңгы урманда каяндыр юл кисеп, мал басып кайткан юлбасарларны хәтерләтәләр иде. Атымны учак яктысынарак китереп тышауладым да, мин дә малайлар арасына чүгәләдем Түгәрәкнең теге ягында ут аша нн элек Әхәт абый күземә чалынды. Ул миңа сөйкемле генә итеп бер күз сирпел алдымы, әллә шулай күренде генәме, өзеп әйтә алмыйм. Малайлар мине «кайнешэтә «каннеш» дип әллә кайчаннан бирле үртиләр. Бик исем китә! Үзләренең шундый чибәр апайлары булмаганга көнләшеп кенә тел озайталар алар Минем янда гына, моңсу күзләрен йолдызларга текәп, Тургай Әхмәт кырын ята Ул анасы үлгәннән бирле гел шулай хәллерәк кешеләргә ялланып эшли. Менә бүген дә Бикбулатлар атын алып килгән. — Сонга калдың. Өрәк кумадымы? — ди Минем зур апаемның өлкән улы Закир абый кандадыр юешләнгән оекларын киптереп утыра иде. Әллә чынлап, әллә юри генә минем салпы якка салам кыстырырга тотынды. — Шәкерт кеше ич ул Гумәр, дога укыгандыр. — Төкерә өрәк синең догаңа! — Ул төштә миңа Сабит абзый очрады... — дидем. Әхмәт ышанмады. Мина күзен елт-елт йомып сәер итеп карады. — Әйттең сүз! Йөрер Сабит абзаң төн ката! Ул әллә кайчан борынын сызгыртып йоклап яга инде. — Түгел инде, әле генә янымнан узды. Билләһи менә! Өстендә казаки, башында ак эшләпә. Безнең күрше Хисам абый нәрсәдер уйланып торды да: — Ә-ә-ә, белдем!—дип куйды. — Гумәр, син пичәдә әле? •— Кыш көне унны тутырдым. — Менә шул инде алайса! Ул сабый балаларга тими, ди. Шуңа күрә дә Сабит карт булып күренгән инде ул. Мин эсселе-суыклы булып киттем Әйтәм аны, җир астыннан чыккандай, кинәт кенә каршыма килеп басты! Сөйләшүе дә әллә нинди, йокымсыраган кешенеке шикелле, сәп-сәер иде түгелме соң?.. Сәлим абый көлгә күмгән бәрәңгесен актарып утыра иде. Ул шигәеп урман ягына карап алды да, мина таба иелеп, өрәк үзе ишетә күрмәсен дигәндәй, шыпыртлап кына сорап куйды: — Карале, син искәрдеңме? Эзе бар идеме Сабит дигәнеңнең? Өрәкнең эзе булмый ди бит! Бөтенесе көлешеп алдылар. — Син тагын бигрәк... Бу караңгыда аның эзен карап торсынмыни? Әхәт абый Сәлимгә кырый күзе белән генә карап алды да читкә төкерде. Мин урын бушаганны көтеп алдым да, бәрәңгемне очкынланып торган кайнар көлгә күмеп, өстенә коры ботаклар өстәдем. Учак кызыллы- сарылы ялкынын әле бер якка, әле икенче якка селти, битләрне ялап алырга чамалый, күзгә ачы төтенен жибәрә. Атларның ачыкканнары, бигрәк тә колынлы байталлар, учактан әллә ни ерак итмичә, якын-тирәдә генә утлыйлар. Җитезрәк һәм комсызраклары ераккарак та китеп өлгергәннәр. Аланның төрле ягыннан аларның дөп тә дөп сикергәне, аякларындагы богаулар чылтырап куюы, ара-тирә пошкырып алулары, берсеннән-берсе көнләшеп, ашыга- ашыга керт тә керт үлән кимерүләре ишетелеп тора. Кайберләре, шушы киң аланга да сыеша алмыйча, берсен берсе куарга, тешләшергә тотыналар, бик яман чинашып, тибешеп алалар. Андый чакта учак яныннан олыракларның берәрсе кузгалып, сукранасукраиа шул якка таба китә. — һи, үләт себергерләре! Нәрсә җитми тагын сезгә?! Малайлар һәм егетләрнең каисыберсе бәрәңге ашап утыра, бүтәннәре кырын яткан, утырган. Тәмләп кенә, ашыкмыйча гына күргән-белгәннәр, имеш мимешләр, урмандагы төрле әкәмәтләр турында сөйләшәләр. Безнең урман бик калын да, зур да икән. Ул Янилгә таба сузылып бара да, аннан Мишә буена төшеп, тагын барып-барып, Идел ярларындагы урманнарга ук тоташа икән. Кеше аягы басмый торган караңгы урыннарында усал-унтагай да, юлбасарлар да яшеренеп ята, аю-бүре дә бетәсе түгел, ди. Әхмәт, күзләрен елтыратып, урманга таба каранып алды: — Шүрәле дә бар диме? Олыраклар әйтәсе урынга, минем белән бергә мәдрәсәдә укыган Шәйхел чәчрәп чыкты: — Бар, ди, бар, ди. А^енә мондый озын бармаклы, менә мондый мөгезле! — Кем күргән? —диде Әхмәт.— Әнә Кырлай урманында дисән. ичмасам. анда бар да бар инде. Шулай дип Тукай Габдулласы китапка да язган. Сәлим аягын бөкләп учакка каршы утырган да шырпы тартмасыннан тоз сибә-сибә, авызын чапылдатып, бәрәңге ашый, үзе тыгыла-ты- гыла берөзлексез сөйләнә: — Бар. җаныкайларым. барысы да бар Шүрәлесе дә. өрәге дә. Бу тирә дә тыныч түгел бит! Әнә Сабит булып Гумәргә дә чыккан бит әле. Мин сагаеп кына килгән ягыма күз салдым /Менә сиңа, мә! — Исән чакта да халыкның үзәгенә үткән. Өрәк булып та азаплый! — Анысы явызлыкка явыз булган инде, миһербансыз. — Кая миһербансыз гына, кансыз! Ничек кенә иза чиктермәгән ул халыкны! Перкәшшек урманына җиләккә барма, чикләвеккә йөрмә! Штубы чыбыркы сабы да сындырып аласы булма! һе. анасын эт ялаган нәрсә! Сәлим абый сыек зәнгәр күзләрен елтыратып, ашыгыч кына битен сыйпагандай итте: — Аның каравы, үзеннән дә ачуны алганнар. Үтереп кырмыска оясына салганнар! — Шул кирәк тә! Син соң халыктан үч алмаганнар дисеңмени? Шул бер исерек струйлек 1 өчен алпавыт ничә кешене Себер җибәрт- терде! Нинди асыл кешеләр катырда череде! Мондый куркынычлар турында сөйләгәндә малайларның минем ише кечкенәрәкләре куркып кына караңгы урман ягына карап алалар. Агач башларында ара-тирә кошлар чутылдап куя Урман куелыгында, кайдадыр эчтәрәк. «уһу-һу. һу-һу» дип ябалак зарлануы яңгырап китә. Әмма урманның иң куркыныч, иң серле төше өстә түгел, астагы караңгы куелыгында иде бугай. Ник дисәң, кайчакларны. учак янында тынып торганда, аннан ботак сынган, нәрсәләрдер кыштырдаган, авыр итеп мышнаган тавышлар ишетелгәндәй була Икенче карынсың, куаклар төбендә, я агачлар арасында нидер елтыр-елтыр итә. бер сүнгәндәй була да тагын күренеп кала. Кем белә, бәлки шүрәле күзедер ул? Агачларга ышыкланып, бәлки безнең берәребез белән «кети-кети» уйнарга кызыгып торадыр... Урман үзе дә бик серле, сөйләгәннәре дә куркыныч Тик безнең барыбер тыңлыйсы килә. Колагым гәпләшүчеләрне тыңлый, күзләрем учакта. Бәрәңге өстендәге көл су шикелле агып төшә, аның әле бер. әле икенче җиреннән «пыш» иттереп кайнар сулыш бәреп чыга. Монысы, көл астындагы каннарга түзә алмыйча, «пуф» та «пуф» итеп бәрәңгенең сулыш алуы инде. Әхмәт, минем бәрәңгемдә һич эше булмагандай, ваемсыз гына итеп: — Пешкән инде бәрәңгең! Исе чыкты. Ышанмыйсынмы? Әнә, чыбык очы белән тишеп кара, —диде. — Беләм. Ул бит беравык кына, бер чынаяк чәй эчәрлек кенә артык тотарга түзә алсаң, кетердәп, бигрәк тә тәмле булып пешә Менә бәрәңгене берәм-берәм чирәмгә тәгәрәтә башладым Аягымны бөкләп утырдым да. кулымны пешерә-пешерә, учымда әвәләргә тотындым Көя язып каралган кабыгы астыннан иң тәмлесе — алсуланып торган юка гына кетердәвеге килеп чыкты Хуш исе тагын' Урталай сындырып чеметеп кенә тоз сибәсең Авыздан сулар килә, кулны пешерә, өрә-өрә суытасың .. Әхмәт бүрек эчендә парланып яткан эре-эре бәрәңгеләргә яны белән борылып, читкә таба карап утырды да малайлар белән сөйләшә башлады. Үги анасының Әхмәтне «Үз тамагыңны үзең туйдыр'» дип. 1Струйлек стрелок, урман каравылчысы күрше авылга хәер соранырга куып җибәрүен дә, Әхмәтнең моңа бик хурлануын да белеп торабыз. Ләкин без Әхмәтнең үги анасыннан зарланганын беркайчан да ишетмәдек. Хәер соранырга йөрүен ул беркемгә дә сиздермәскә тырыша, юлда очратсаң, «Эш эзләдем...» дип җавап бирә торган иде. Шулай читкә карап утыра торгач, Әхмәт сүз арасында: — Нәрсә тәмлерәк? Бәрәңгеме, әллә күкәйме? — дип сорады. Мин: — Бәрәңге, — дидем. — Булыр инде, һе, бәрәңге... Әмма бераз гына утырды да тагын сорамыйча түзә алмады: — Кайсы тәмлерәк? Ит калҗасымы, коймакмы? Мин тагын: — Бәрәңге! — дидем. — Китсәнә аннан! Безнең әни аны чүлмәк белән сөттә пешерә торган иде. Менә ул тәмле, ичмасам! Мин аңа да бәрәңге суздым. Ләкин Әхмәт алмады. Юри читкәрәк китеп утырды. — Юк, мин бит болай, әни искә төшкәнгә күрә генә әйтәм... III Кичнең байтак вакыты узгач, аланның аргы башында дөп-дөп сикереп ат чапкан тавыш ишетелде. Хисам абый нечкә муенын сузып, гүя, күрергә теләгәндәй, шул якка текәлде. — Атларны бүре-мазар кумый торгандыр бит? Закир абый дөпелдәгән тавышка бераз колак салып утырды да башын чайкады: — Юк, иясез ат түгел бу, җайдак булырга охшый, — диде. Озак та үтмәде. Каенлык ягыннан бер карамчык күренде. Ул аргы якның Сәлмән дигән кара мыеклы чибәр егет булып чыкты. Үзе ялан баш. күлмәк изүен чишеп җибәргән. Кулындагы камчысын сөйрәп килде дә, учак янына җиткәч, чирәмгә ауды. Кул-аякларын як-якка ташлап. бөтенләй таралып китәрдәй шулай бераз җәелеп ятты да иреннәрен ялмады: — Үләм! Су бирегезче, су!—диде. Нигәдер берәү дә дәшмәде. Хисам абый учакка чыбык-чабык өстәгән булып утырды. Әхәт, кашларын җимереп, бер Сәлмәнгә, бер Каенлык ягына карап алды да бик мәгънәле генә итеп төкереп куйды. Безнең ише малай-шалай учак тирәсендә тезелеп яткан килеш, күзләребезне елтыратып, бу төнге кунактан берәр маҗара чыгуын көттек. Каян кайтып килә икән? Нигә шулай вакытсыз? Үз атына атланып кайтканмы? Әллә... Сәлмән, башын күтәреп, үткен кара күзләрен як-ягына атты: — Әллә җыен чукрак җыелган инде монда?.. Хисам абый, учакны дөрләтүен дәвам иттереп, берәүгә дә карамыйча гына: — Су Каенлык буендагы күлдәвектә. Әнә малайлар алып килсә генә инде, — диде. Әхмәт, теләр-теләмәс кенә торып, Каенлык ягына таба бара башлаган иде, Сәлмән камчысын селтәп аны кире борды. — йөрмә! Үзем... Әхмәт минем яныма сузылып колагыма пышылдады: — Җибәрми... — Аннары бер Сәлмәнгә, бер Каенлык ягына каранып нидер уйланып ятты.— Галишәсе дә анда микән әллә? Алар гел бергә була ич. Бу ике егетнең кыш көннәрендә каяндыр бик баеп, шәһәрчә киенеп кайтулары, бөтен авылны шаккатырулары искә төште. Аларның өсләрендә кайткан саен җемелдәп торган яхшы якалы затлы пальто, озын каракүл бүрек була. Сәлмән үзе алсу чуар Кукмара итеге киеп җибәрә. Мамык шарфының бер башын арка ягыннан асылындырып, икенче башын алга сала да тамак төбе белән бездә ишетелмәгән сәп- сәер бер көйгә әйттерепме әйттерә. Ә Галишә кулында алтын телле дәү гармун. Башын бер яккарак салып, уйнап торып җибәргәндә, бөтен авылның кызлары акылларыннан шаша. Безнең дәү абый әйтә, андый гармун бөтен Казан өязендә бер генә, ди... Бераздан Сәлмән учакка таба борылып утырды да пинжәк итәге белән битен, муеннарын, тамак асларын сөртергә тотынды. Учак тирә- сендәгеләрнең аңа каш астыннан гына, бераз шигәеп, бераз сәерсенебрәк карауларын шәйләгәч, аның кара тут йөзендә, үткен кара күзләрендә елмаю шәүләләре күренеп алды. — Уф!—диде Сәлмән. — Теләчедән кайтып килеш тә... Соңгарак калынды, чәнчелгере. Нишлисең, дус-иш. Бер очрасаң, ычкынып кара син алардан... Шундый тартасым килде, чыдар әмәлләрем юк. Бармы берәрегездә? Арада Әхмәт белән Әхәттән бүтән тәмәкече юк иде. Әхәт абый Сәлманнең аңа төбәп әйтүен белеп торса да, ичмасам, селкенеп тә карамады. Утка караган килеш бүкән шикелле тынсыз утыра бирде. Тургай Әхмәт бераз як-ягына карангалап, мыш-мыш килде дә үрдәк бүксәсе шикелле бүлтәеп торган бишмәт күкрәгеннән озын баулы кызыл янчык чыгарды. Сәлмәннең кара мыек астындагы ак тешләре тагын җемелдәп алды. — Менә молодец. Арагызда бер егет табылды... Бу төнге юлчының шулай арып-талып әллә каян кайтып төшүе, атын нигәдер урман эчендә калдырып килүе, аның турында элек ишеткәннәргә өстәлеп, бик кызыксындыра башлады. Сәлмәннең бөтен килеш-килбәтен астыртын гына күзәтеп торсалар да, берсе дә сүз кушарга базмады. Бары Хисам абый гына ара-тирә сөйләшкәләп ала иде. — Син атланып кына барганың ошай. базарга дим. Сәлмән, аңа каш астыннан гына күз сирпеп, сизелер-сизелмәс кенә селкенгәләп куйды. — Ә, не, атланып... — Әэә! — дип сузды тегесе. — Мал белән алыш-биреш итмәгәч, онытылып та киткән. Бүген чәршәмбе, Теләче базары бит әле. — Ие, Теләче базары. Тәмәке суырган арада базар бәяләре, тегесе-монысы турында сөйләшкәләп утырды да Сәлмән, Каенлык ягына китеп, караңгыга сеңгән кебек, күздән дә югалды. Никадәр тырышып тыңласак та, ул яктан «шылт» иткән тавыш та ишетелмәде. Утыра торгач, Хисам абый үзалдына кет-кет көлеп җибәрде. — Әллә чабата киертеп алып китте инде. Чынлап! Алай эзе дә калмый, тавышы да чыкмый диләр бит. Сәлим абый коты чыгып Сәлмән киткән якка карады — Төннең колагы йөз дә бер, йөз дә бере дә бик үткен була, ди. Шапылдамагыз! Ул кайсыдыр атның аягында богау чылтыраган тавышка колак салып авыр сулап куйды: — Атны богаулап җибәрергә кирәк булыр — Нәрсә син шулкадәр калтырана башладың? Юньле карак үз авылына җәбер салмый ди бит! — Нп пычагыма ярый ул богау? «Әһ» дигәнче каерып ыргыта ул аны. .Хисам абый кулындагы таяк белән учакның чыбык-чабыгын актарырга тотынды. Учак бераз төтенләп торды, чыбык башларыннан чыж да чыж иттереп салам юанлыгы гына зәңгәр төтен аттырды. Аннары, нидер исенә төшкәндәй, кинәт кабынып китте. Ут яктысында Хисамның озынча карасу коңгырт йөзе бакырдан койган төсле балкып, тагын да матуррак булып күренә башлады. — Башкорт ягында йөргәндә без андыйларны күп ишеттек. Нидер сөйләргә җыенуын сизеп, бөтенесе Хисам абыйга текәлде. Йокымсырый башлаган малайлар, күзләрен чекрәйтеп, яңадан торып утырдылар. IV — Бөре ягында йөргәндә чибәр генә тормышлы бер кешегә толып тегәргә кердек, — дип башлап китте Хисам. — йорт-җир, каралты-кура шундый — чыпчык очып кермәслек. Байлык — чутсыз. Түгәрәк кара сакаллы, мулла сымаграк, шомакай гына бер кеше. Хуҗабызны әйтәм. Өйдә күп тормый, чыгып китә дә югала. Өч-дүрт көн дә кайтмый, кайчакны берәр атна да югалып тора. Ашау-эчү бик шәп. Кайткан көннәрендә. бөтен дөньясын онытып, кымыз эчеп, симез калжа ашап төне буе типтерергә, тегесен-монысын сөйләнеп утырырга бик ярата. Шул кич утырганда, сала-сала сөйләде. «Яшьрәк чагымда, — ди бу, — ат белән чуалгаладым. Бик яраттым атны, харап! Беләсең килсә, атта кеше акыллары бар анда Нәрсәләргә генә өйрәтмәдем мин атны! Берсе эт шикелле артымнан йөрер, икенчесе «на» дисәң, туктар, «тыр» дисәң, чабып китәр иде. Шунысы үземне әҗәлдән алып калды. Тагын берсен кеше таларга өйрәттем... һи, мин күргәннәр!—ди бу, — минем кулдан үткән асыл атлар! Кайда үзең тәпиләтәсең, кайда озатышасың. Каймакларны төн буе кулдан кистән төшми»... — «Бер барышник дусым бар иде. Шул әйтә миңа: «Фәлән авылның фәлән тыкрыгында йолдыз кашкалы дүрт яшәр туры айгыр бар. Миңа шул кирәк», — ди. Нәрсәгә? дим. «Мин аны бер әшнәмә вәгъдә иттем,— ди. — Түрә, аның да кечкенәсе түгел. Сиңа да кирәк булыр, абайла!» — «Аллага тәвәккәлләп киттем. Аякта чабата, аркада йөгән. Янәсе. атым югалган да, мин шуны эзләп йөрим була. Караштырып, ис- нәштереп бара торгач, таптым йолдыз кашканы. Бер ярлыда икән. Тәрәшле иләге тикле өе бар, кечкенә генә араны бар. Бу хәерче андый затлы айгырны ни пычагыма асрый? Сабан туйларында чабышка җибәрә икән. Исләрем дә. акылларым да китте! Әстәгъфирулла! Шултикле дә сылу булыр икән! Ул буй-сын. төп-төз матур аяклар, ул дәп-дәү, зәңгәрсу күзләр, ул киң күкрәк, җилфердәп торган ялкойрык. Әйтерсең, кызлар чәче инде. Шунда әйттем үземә үзем: «Я бу тулпарны алам, я ир егет исемен күтәреп йөрмим». — «Тик менә ничек тәпиләтергә? Айгырны аранга.бикли дә хуҗасы төн буе эт урынына үзе саклап чыга. Көндез гел җигүле. Бер төн кундым урманда, икене дә кундым. Иртән авыл янындагы әрәмәгә посам да башны эшләтергә тотынам. Әллә, мин әйтәм, аллага тапшырып, араныннан алып чыгаргамы? Үзен тончыктырып, йозагын ватып? Әллә бүтән хәйлә корыргамы? Ат печүче булып керәсе дә бит, шакмаклары, тагын бүтән струменнары юк. Вәгъдә көне дә җитеп килә, түземлелек тә төкәнә башлады. Ике-өч көн буена урманда чебен-черки туйдырып ятуы да җиңел түгел...» Шылт иткән тавыш та юк. һәммәбезнең күзе Хисам абыйда. Ул әле учакны кузгаткалаган була, әле атларның пошкыра-пошкыра ашаганын тыңлап ала. — Я, я, сузма!—ди Закир абый. — Тамак кипте. — Ә, хәзер! Як-ягына каранганда күзе миңа төште. — Бар әле, Гумәр, йөгереп кенә! Бер аягың монда, икенчесе тегендә! — Мин килгәнче сөйләми торамы? — Юк инде, юк! Кемнеңдер сөт шешәсен алдым да очтым гына. Азрак шүрләтә дә бит, шомландыра да. Караңгы урманга керәсе, тар сукмактан кармаланып кечкенә инешкә төшәсе. Аяк астында әллә ниләр кыштырдый, баш очыннан, имәндереп, выж да выж ярканатлар очып йөри. Мин менгәнче чынлап та сөйләмәгән, күрәсең. Мин ут яктысына килеп чыккач, «тотын да тотын» дигән тавышлар ишетелде. — «Бер көнне күрәм, ди бу, көндез атларны әрәмә буена утларга чыгара башладылар. Иң ахырдан йолдыз кашка да күренде. Шунда гына исемә төште: жомга көн икән. Сакларга чыккан малайлар шау- гөр килеп көрәшәләр, йөгерешеп-тартышып уйныйлар. Мин куак астында күземне елтыратып, жомга вакытын көтәм. Бик озак тоелды. Манара тәрәзәсендә мәзиннең чалмасы күренүе булды, малайлар, берсен берсе куып, ашарга кайтып киттеләр». — «Я, мин әйтәм, алланың рәхмәте белән, изге сәгатьләрдә...» — дигән иде, мин көлеп жибәрдем: — һи, һи! Сәгъди абый! Ничек итеп аллаһе тәгалә ат урлаучыга рәхмәтен яудырсын икән? Юк, монысы батмый, гупчи дә ябышмый, — мин әйтәм. — «Бик бата! — ди хужа. — чытырдап ябыша. Ул хәерче шундый атны тәрбияли аламыни? Хайванны шул ачлыктан коткару сәваплы эш түгелмени?.. Куак астыннан чыктым да акрын гына барам. Ятсына бит, каһәр суккырысы: пошкыра, читкә тайпыла. «Баһ, баһ!» дигән булдым, жил ягына чыгып, ипи исенә алдадым, ягымлы сүзләр әйттем, яшь чагында кызларга да әйтмәгән иркә сүзләргә кадәр кызганмадым инде. Ничек итсәм иттем, якынайдым. Тәки каптырып алдым мин моны! Богавын гына каерып ыргыттым да әйдә тегене урманга. Авызлыклап алдым, менеп атландым. Камчы аның белән бер тумаган, кабыргаңны каезлый башлагач, нибуч киреләнеп тора алмассың! Икенче көнне таң алдыннан йолдыз кашка, туксан чакрым араны узып, минем әшнәнең аранында керт-керт печән ашап тора иде инде...» — Жәл бит теге бичара, — мин әйтәм. — Ул аны, эзли торгач, тапкан бит. Мин сөенүемнән кычкырып жибәрдем: — Шулаймыни? Кайда, ничек тапкан? — Минзәлә ярминкәсендә. Шәп тарантаска жигелгән, ди, көмеш сбруй, ефәк дилбегә. Күргән дә бу моны муенына килеп асылынган: «Өч ай эзләдем мин сине! Ашаганым аш, йоклаганым йокы булмады»,— дип елый, ди. — Җыелган халык, килгән үрәтник. Атның хәзерге хужасы зур гына бер түрә кеше икән. Тарантасына менеп утырган да тегеңәр башы белән ымлап әйткән үрәтниккә: — Бу йолкыш минем законный атыма ябышып халык алдында рисвай итмәкче. Күреп торасыз ич, биш йөз сумлык ат аңа каян килсен!? — дигән. — Теге ягын үзегез карагыз. Шулай дигән дә киткән дә барган. V Аты урланган теге ярлы бик тә кызгандырды Хисам абый сөйли башлаганнан бирле ул минем һич күз аллымнан китмәде. Менә Әб^га- лнеина шикелле күзгә күренмәс була алсан? Башта теге түрә кешене 2. „К. У.’ № >. хатыннары, дус-ишләре алдында, күзгә күренмичә генә барып, уңлы- суллы яңаклап хур итәсе, аннары ярлының йолдыз кашкасын үзенә кайтарып бирәсе иде. И, куаныр да иде, мескен!.. Минем хыялымны Закир абый бүлдерде: — йөгәнеңне баш астыңа салып ят. Ат исенә елан килми диләр. Яныма сузылып ятты да өстемә япкан бишмәтемне күкрәк тирәсенә тартып мендерде. Минем белән күрше яткан җырчы Әхмәт, күзен йомган килеш кенә (мин арада иң кечкенә малай булгангадыр инде), акыл өйрәтергә тотынды: — Төшеңдә бик каты сусый калсаң, бернәрсә дә эчмә, яме!—диде — Ник дисәң, су эчергән шикелле иттереп, эчкә елан керә. Шуннан гомер буе эчең авырта торган була, үзең ябыгасың. Селәүчән авыруы әнә шул инде. — Абау, бик куркыныч нәрсә әйтәсең! Мин, шомланып, баш асларын актара башлаган идем, шул ук Әхмәт мине тынычландырырга да сүз тапты: — Син курыкма, керсә, чыгарып та була аны. — Булмас ла! Бер кергәч, нишләп чыксын инде ул? — Чыга ул, чыгара белсәң! Яман да кызу итеп мунча ягасың, имә? Мунча өлгергәч, үтең сытылырдай тозлы әйбер ашыйсың да ләүкәгә менеп йоклаган булып ятасың. Яныңа бер тустаган сөт куясың. Менә шунда чыга да инде ул. Эчәсе килгәнгә түзә алмыйча, сөт эчәргә дип чыга. Шул чагында шалт тегенең башына кисәү агачы белән! Закир абый, алдына гына караган килеш, ничектер бик чын күңелдән, бик рәхәтләнеп беравык көлеп ятты. Хәзер йолдызлар, сыек кына томан белән эретелгәндәй, бераз тоныграк күренә башлаганнар иде. Закир абый шул йолдызларга карап уйланды да, гырылдап йокыга китүчеләр шактый күбәйгәч, үзе шикелле ук йокларйокламас яткан Хисам абыйга дәште: — Абайламый калдым, Әхәт кайчанрак шыңкайды? — Бая ук инде, Сәлмән артыннан ук. — Өйләнергә йөри микән әллә? — Кем белә? Шулайдыр, кызлар янына чапкандыр. Мин сикереп тора яздым. Әгәр безнең апай янына киткән булса? Шундук әти белән әнинең Әхәт турында сүз барганда «теге дуңгыз» дип, ничектер шомлы итеп, чиктән тыш борчылып сөйләшүләре искә төште. Аларның сүзеннән мин апайны гына түгел, бөтен нәселне пычратырдай ниндидер әшәкелек, әдәпсезлек булып ташламагае дип куркуларын сизенә идем. Минем күршеләр шыпырт кына Әхәтне кайгыртып яттылар. — Бик өйләнәсе дә бит. Кем килсен? Үз куышы булмагач, кая барам дип барсын? Нәрсә өмет итеп? — Шулай инде. Менә бит: көч тә бар, сәләт тә юк түгел. Кулыннан эш тә килә. Болай кара акыл белән уйлаганда, өйләнергә дә келтерәтеп кенә көн итәргә инде югыйсә. Ихма! — һәммәсе дә бар, тик мал гына юк. Мал булмадымы, бәхет тә юк... — Туры юлдан баручыга юк инде ул бәхет. — Закир абый күршесенә таба борылып ятты да тагын да пышылдабрак сөйләшергә тотынды. — Теге бая монда сугылган чекри күз... Мин, никадәр тырышсам да, шуннан соңгы сүзләрен ишетә алмый башладым. Хисам абый, урыныннан сикереп тора язып: — Алласы орган икән! — дип җибәрде. — Ничек күрдең? — Ул аунап яткан арада шыпырт кына карап килдем. — Ни төсле, ниндирәк? — Озын яллы акбүз ат. Инде, малай, ул дә кит янында. — Имансыз да икән! Ну каера инде акчаны, ә! Акчасыннан да бигрәк малы ни тора аның, малы! Ну тапкан да инде затлысыв! Ничек кенә әйтергә сина. Киң күкрәкле, озын торыклы. Ут инде, ут! Күзләре караңгыда җондыз төсле елтырап торалар. Кай җирләрдән куып кайткан инде ул аны, әмма ник, ичмасам, чылт иткән тамчы тир чыксын! Менә җен! Мин түзә алмадым, Закир абыйның колагына пышылдадым: Их, ник миңа да әйтмәдең, Закир абый! Ник әйтмәдең! Муены нинди? Закир абый минем мыштым гына олылар сүзен тыңлап ятуымны ошатмаган шикелле тоелды. Шулай да ул теге атка шулкадәр сокланган икән, рәхәтләнеп сөйләде: — Нәкъ аккош муены инде, менә шулай булып дугайланып төшкән!.. Җилфер-җилфер килгән озын яллы акбүз ат, колакларын торгызып, күзләрен елтыратып күз алдымда уйнаклап тора. Аннары мин аны. аякларын салмак кына бөгеп, һавада оча итеп күрә башладым. Яллары дулкын шикелле булып ишелеп-ишелеп бара. Әллә өнемдә, әллә төшемдә мин хәтта аның урманның әллә кай төшләрендә, бөтен тирә- якны яңгыратып, кешнәп җибәрүен дә ишеткән кебек булдым... Күпмедер вакыттан соң атлар чинашканга уяндым. Ул арада ай баткан, төн бераз агара төшкән. Әрәмәлектә, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, бик яман сандугачлар сайрый. Сүнеп беткән учак янында Әхәт абый башын иеп уйга баткан иде. VI Авылга кайтып, әтине басуга озатканнан соң, тамак ялгарга да өлгермәдем, тыны-көне бетеп, бәрелеп-сугылып Хәкимҗан килеп керде. Байтак кына вакыт күзен челт-челт йомып сүзен әйтә алмыйча тыпырдап торганнан соң: — Тотканнар!—диде. Минем: «Әһә, теге акбүз ат белән тотканнар инде алайса!» дип кычкырасым килде, ләкин шулай диясе урынга мин үзем сорадым: — Кемне тотканнар? Нәрсә белән? Хәкимҗан, баскан урынында тыпырдый биреп, сул кулы белән аргы якка таба күрсәтте: — Нине, Сәлмәнне, тагын нине... Каравыл өемә алып килделәр! Моны ишетүгә, почмак яктан куркынып әни килеп чыкты: — Ай гөнаһ шомлыгы! Алайса харап итәләр икән! Ата-аналары нихәл түзәр, мескеннәр, аналары! Хәкимҗан белән чыгып йөгерергә җыенумны күргәч, әни минем иңбашымнан эләктереп алды. — Туктале! Алармы кыйныйлардыр бит, үтермәсәләр әле. Төшеп йөрмисезме әллә, бакча башыннан гына карап торасызмы? Кая инде ул! Андый эшләр малайларсыз узамыни. !абабыз гына. Тыкрыкта безне Нимжан куып җитте. — Галишә дә капкан! — диде. Исемнәре белән атап әйтсәләр дә. күңел һаман ышанмый иде әле. — Булмас ла! —дидем мин. - Шундый фартавай егетләр . Нимҗан миңа усал итеп, күзенең агы белән карады; — Фартавайның әче бал эчәсе килмимени? Я берәр шәп ат чәлДеРНимжан йегергән көйгә ишеткән-белгәннәрен аудара барды Бал- ки. ҮЛ ялганлый торгандыр? — Иң башта Хәйрулла абый күргән. Тан белән торып чүннигеннән 2* кайтып килә икән, Чәбе елгасы иңкелендә ниндидер шәүләләр кыймылдый. ди. Сыныйрак караса, болар! Зур-зур кисмәкләр белән бал алып кайталар, ди. Тентү белән кергәннәр икән, өстенә үк бастырганнар! Кара син, әй! Сәлмән төнлә теге атны алып кайтканнан соң әле умарта басарга да өлгергән! — Ат та урлаганнар диләр түгелме? — Дисәләр соң? Урлаганнар шул! Минем боларга кичәге хәлләрне сөйләп бирәсем килсә дә. вакыт калмаган иде Бара торган көйгә, каравыл лапасы ягына күз салдым. Теге кичәге акбүз атны да тотып китермәделәр микән? Әллә кайлардан, Идел аръякларыннан. ди. бит. Я башкорт ягыннан, йөз чакрымны тынын да алмыйча кайтып житкән, ди. Әй, менә шундый атың булса! Шуңа атланып йөрсәң!.. Әмма каравыл сараендагы хәлләрне күрүгә, акбүз ат төтен булып очты. Монда колагың тонарлык шау-шу. коточкыч орышыш та кычкырыш иде. Бу тирәне төрле яктан халык сырып алган. Ярсып, бусары- нып. һәммәсе кычкыралар, йодрык күрсәтәләр, кулларын болгыйлар; муеннарын сузып, аяк очларына басып һәммәсе дә лапас эченә, аның да жир идәненә карыйлар, берсен берсе этә-төртә шунда керергә ыргылалар. Сарайдагы насос көпшәләре, арба тәртәләре, коргаксыган мичкәләр арасыннан, кырыкка бөгелеп, тиендәй сузылып, мичкә өстенә менсәк, телсез калдык. Галишә белән Сәлмән. куллары бәйләнгән килеш, аяк астында яталар. Сәлмән. кырмыска оясына ташланган кәлтә кебек, өзлексез бөгәрләнә. йолкына, әмма кулларын ычкындыра алмыйча, әле яны. әле аркасы белән тузанга килеп төшә. Аның матур кара мыегына саламнар ябышкан, чем-кара чәче тузан белән аралашкан. Үзе: — Нахак бу, нахак! — дип гырылдый. — Биз закун! Кая закун! Халык шунда, мичкә ыргытылган арыш саламы шикелле, чатыр- чотыр кабынып китте, сүгенү, каргау, көлү ишетелде: — һа-һа-һа! Закун кирәк булган ана. закун! Чәрелдек тавышы белән Текер Ибрае кычкырып жибәрде: — Күрсәтегез шул эттән туганнарга закунны! Галишане яны белән ыргытканнар Аның юка гына саргылт мыегы, кала кешеләренеке шикелле итеп янга таба таралган аксыл сары чәче әле тузгып өлгермәгән. Яшел ефәк күлмәгенең изүе чишелеп киткән, чалбарының кечкенә кесәсеннән сәгать чылбыры асылынып тора. Халык аерата акыра башлаган вакытта аның зәңгәрсу күзләре еш-еш йомыла, көмеш балдак кигән имән бармагы, бик кызганыч булып, тыелгысыз дерелдәргә тотына иде. Халык кызганнан-кыза бара, ярсый бара. Ачуларыннан зәһәрләнеп, баскан урыннарында бни-бии, йодрыкларын айкыйлар, кычкыралар, яныйлар, каргыйлар: — Урлаган атларын таптырырга кирәк! Әнә малайлар кунардай күреп кайтканнар! — Ата-аналары кайда? Даваегыз монда барысын! — Ни эшкә чакырып торасың? Бөтен ыруы карак, бөтенесе бур. бөтенесен катыр жибәрергә! Ыштубы нәселләре корысын! Безнең күрше Сарник Галимжан тавышы ишетелде: —Укыт арт сабакларын! Ел саен ни тикле каз-үрдәк югала, күпме баз гына басалар! Әммәсе шулар эше! — Таптың сүз!—дип Гайнулла жизни гүли башлады. — Нәрсә ул казүрдәк? Тфү! Ни тикле тәкә-сарык югала! Шулар гына ашый безнең сарыкларны! — Ә минем бозау? Сөт имезеп кенә үстергән тана хәтле бозау сәгать эчендә дөхетсез булды! Кайсыныңдыр урам ягыннан чырыйлап кычкырганы ишетелде: — Сарык тиресе ябындырып, чиләк тагып урам йөртергә кирәк! Бөтен халык күрсен! Күбесенең акыра-акыра тамаклары карлыккан, күзләрен кан баскан. Шулай да беренче булып сугарга берсенең дә батырчылыгы җитми. Алла сакласын! Аларның кырыгына бер иман. Исән калса, эчеңә пычак кына тыгып чыгара, я йортыңа кызыл әтәч жибәрә. Бала-чагасы, мал-туары белән кемнең кычкырып янасы, кара җәяү каласы килсен?! Шунда кайсыдыр үзе күренмичә генә арттан кычкырды: — Нәрсә карап торасыз, аударыгыз йөзтүбән! Ни булганын без күрми дә калдык. Халык кинәт үкереп куйды. Шундук янгын сараеның эче, ашлык суккандагы кебек, дөп-дөп иткән, мышнаган, сүгенгән, коточыргыч итеп чинап, акырып җибәргән тавышлар белән тулды Арыганнары, маңгай тирләрен сөртә-сөртә, чыга торды, алар урынына бүтәннәре килә торды. Кайсыныңдыр моңа гына күңеле булмады, күрәсең, арттанрак торып кычкырып җибәрде: — Бурланып яталар! Эткә пычагым да булмый! Жәлләмә! Шунда берсе, очынып, җан-фәрманга Сәлманнең күкрәгенә типте. Тегесе ачыргаланып кычкырып җибәрде. Бу тавыш кыйнаучыларны тагын да котыртты, һәммәсе берьюлы ашыга-ашыга, кая туры килә шул төшләренә тибәргә, өсләренә менеп сикерергә, изәргә тотындылар. Безнең янда торган Закир абый башын чайкап телен чартлатты; — Ай-яй-яй, ай-яй-яй! Бу хәлләр барыбыздан да бигрәк Нимжанга кызык тоелды Ул үз алдына кыбырсып, баскан җирендә тыпырчынып тора иде. Нимжан миңа күз салды да кабыргама төртте — һи, кыланчык! Жәлләгән була! Кызлар шикелле! Сезнең дә әллә кичә тәкәгезне суеп ашадылар бит! Минем һич тә кызлар шикелле елак, җебегән буласым килми иде. Чыраема бөтен ачуымны чыгарырга теләп, кашларымны җимердем: — Минме? Жәлләр, бар, жәлләми торсын әле! Әмма аяк астында аунап яткан Сәлмәп белән Галишагә күз төшүгә, аркага боз кисәкләре коела, тән чымырдап китә иде. Алар хәзер кычкырмыйлар, аларның бите-күзе күбенгән, тоташ зәңгәр шешкә әйләнгән. Авыз кырыйларыннан кан саркый. Галишанең теге көмеш балдаклы бармагы хәзер дерелдәми, җансыз нәрсә шикелле канга, тузанга манчылган иде. Шул вакыт күкрәгенә зур сары калай таккан староста килеп чыкты. Үлек сыман ике гәүдә янына кереп җиткәч, ул, күзләрен акайтып, кире тайпылды: — Әстәгъфирулла, тәүбә! Имансызлар, капсызлар! Катыр китәрлек эш ич бу! Харап иттегез башымны! Станавайга нәрсә әйтермен! Зимагурлар, башсызлар! Ганиулла җизни шынгырдавыклы калын тавыш белән яңгыратып көлеп җибәрде: — һа-һа-һа! Нәкъ төрҗәгуненә генә килеп элгәште староста. Туйдан соң дөмбергә! — һи. безнең старостамы? Мондый чакта кайчан кнләсен аннан гына сора инде син! Сәлмәп белән Галишане, өсләренә карамаска тырышып, каравыл өенә кертеп салдылар. Халык, су сипкән шикелле, кинәт үзеннән-үзе сүрелде, сүнде. Әле генә кызарынып, бүртенеп йодрыкларын айкап акырган ярс\ кешеләр кинәт тып-тын калдылар, берсенә берсе күтәрелеп карарга оятлары жит.мәгән сыман, башларын түбән иеп, шыпырт кына таралып беттеләр, Скрипкә нәрсә дип җырлый 1 Аргы якта бик ачык чырайлы, бик телдәр Бикә исемле карчык бар иле. Олы кешеләр үзенә якты чырай бирсәләр дә, үзе югында аннан еш кына көләләр, Сукыр Бикә диләр, аны «ике көймәнең койрыгын тотарга» җыенучы аумакай кешегә саныйлар: — Ике яклы пычак... адәм хуры... — диләр. Әмма бу сүзләр берничек тә минем күңелгә ятышмыйлар иде. Менә тамаша! Нигә ул «адәм хуры» булсын икән? Әти аны «дөньяда иң бәхетсез кеше» дип әйтә. Чиркәүгә дә йөреп, мөселманнарча булырга да маташкан өченме? Бу минем һич башыма сыймый иде. Ансыз ничек инде? Ул, Яңа Саланың тыйнак кына аккан Бәйдә елгасы, тау астындагы берсеннән-берсе татлы чишмәләре шикелле үк, бүтәнчә була алмый торган бик кирәк бер өлеше. Әгәр Бикә түти булмаса. Яңа Салага нидер җитенкерәмәс, ансыз күңелсезрәк булып калыр иде. Кайчакны урамда кемнеңдер мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелә. Тыңлабрак карасаң. Бикә түти, имеш, үз-үзенә сөйләнеп бара икән. Менә күрше Габдулла абзыйларның Дүрткүзләре ярсып өрергә тотына. Шундук Бикә түтинең зарлануын да ишетәсең. Тамагы бераз карлыккан, һәрвакыттагыча тавышы бераз тыңкышланып чыга. — Колайларым, тәңреләрем! —ди ул. — Менәтерәк! Ник шул кать- леләр абалыйсың, ник тешләреңне ыржайтып мине ашарга келисен? Әллә жөз тапкыр борын төбеннән узам, жөз тапкырында да өреп каласың! Бәбәкләрең кая, танаукайларың кая? Миңа өрергә оятларың кая? Тфү, тфү, ташкулчим! Минем белән бергә картаеп, җөнтәс башларыңа бер дә генә акыллар кермәс икән, кодайларым! Бикә түти яшел чирәмнән ысылдап күтәрелгән ата каз белән дә, анасыннан адашып калган, кая барасын белмичә, арлы-бирле сугылып елап йөргән яшь бәти белән дә сөйләшеп уза. Ул аягын сөртендергән ташка да, койма буендагы балтырын чагып калган кычытканга да үпкәли белә: — И җүнсез! Шул тикле көйдереп алмасаң! Бигрәк тә зәгарьләнә- сең. Карт көнемдә ачуымны алыем, чагып калыем дисеңдер инде. Аныңча, һәммә нәрсәнең дә җаны бар, тик әйтергә телләре генә юк. һәр йорт турысыннан узганда аның нинди дә булса әйтәсе сүзе булмыйча калмый. Безнең койма буена килеп житәрәк, ул җәй көне сүзне бакчага сокланудан башлый: — Ай исләре лә, исләре, рәкъмәтләр генә төшкере! Бәшир абзыйның хәнәфер II чәчәкләре бөтен дөнҗаларны җәннәтләр иткән ләбаса. Ул сулуларга иркен, менәтерәк, ул күкрәкләргә рәкать!.. Иии... Колайларның рәкъмәте генә яусын инде аңа... Бусагадан атлаганда, мөселман хатыннарына охшатып, ирен араларыннан «бисмил...» дигән кебегрәк бер аваз чыгара. Ул аны сәкегә килеп утыргач та әйтә, чәй эчәргә дәшсәләр, чынаягын авызына китергәндә дә, ризык капканда да. Әмма чәй эчеп, я сөйләшеп утырганда аргы якта чиркәү кага башладылармы. Бикә түти кинәт үзгәреп китә. Бисмилласын әйтеп, аннанмоннан битен сыпыра да, яулыгын почмаклап бәйли-бәйли, чиркәүгә йөгерә иде. II Керәшеннәр элек къ урынына х һәм, киресенчә, һ белән х урынына къ яисә гъ әйтәләр нде. Өлкәнрәкләр мона көлемсерәп кенә калалар. Безнең сорашглары- бызга Бикә түти һич рыясыз, ничек уйласа, шулай җавап бирә иле: — И оланнар, сезгә уен. мина чын. Үзем Бикә, картым Игнат, авызымда бисмилла, түшемдә тәре. Менәтерәк сезгә шул: икебезгә дә үләр багыт җиткән. Инде, кодайларым, нишләргә? Урыс алласы, минем денем чын дөрес, ди, татарныкы, минеке генә чын, дип киселеп төшә. Барып күрмиенчә торып, кайсы дөресен кайлардан белиек? Ике алланың берсенә ярап булмасмы, теге дөнжаларда икесенең берсе рәкыйм- шәпкатен салындырмасмы дип сырпалану инде бу... II Әмма балалар Бикә карчыкка кире карамалы. Кайсы ягы белән балаларга ошады икән? Берәр сөйкемле сөяге булгандырмы, ничектер. Ж.әй көннәрендә Бикә карчык урмангамы, болынгамы барырга чыкса, безнең тирәнең баласычагасы, дәррәү кубып, аның артыннан китә иде. Бикә түти яулыгын аркасына җәеп җибәргән, алдына эре кызыл чәчәкле алъяпкыч япкан. Аның култык астында әллә кайчангы бабаларыннан калган, озак еллар урман белән ике арала йөри торгач, күн сыман ялтырап торган кечерәк кенә карама тырыс. Шулай дистәдән артык бала-чага. Бикә әбигә ияреп, урам уртасыннан барганда, чиркәү каршысында кем беләкдер сөйләшеп торучы Микиш дьякон өстенә килеп чыктык. Микишнең чалара башлаган озын чәче иңенә ишелеп төшкән, йөзен чәче төсле үк соры сакал-мыек баскан, йонлач биттән бары тик песи борыны шикелле сәп-сәер булып борын очы гына калкып тора. Аны күрүгә, карчыгыбыз кинәт каушады. Микишнең әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, еш-еш билен бөгәргә, җиргә тидерерлек итеп иеләсыгыла башын ияргә тотынды. Ләкин Микиш аны күрмәде. Бераз киткәч. Бикә карчык куркынып кына аңа борылып карады да авыр сулап куйды Тик Бикә түтинең хасрәтле чырае алай озак караңгыланып тормады, кайгыборчулары гүя чиркәү янында төшеп калгандай юк булды. Бераздан аның яңадан күнеле күтәрелде, ул яңадан шул телдәр карчыкка әверелде. Менә ындыр артына да чыктык. Вак кына саргылт чәчәк атып, якын-тирәгә авыр бер ис аңкытып үскән куе яшел киндер җирләрен дә уздык. Бераз баргач, карчык болын буена таба борылып туктап калды. Без караган якта, болын буена сузып салган аксыл зәңгәр билбау төсле. тар гына җитен җирләре чәчәк атып утыра. — Иске авыл әнә шунда, болын буенда булган,— ди карчык.— «Көчек» дип йөрткәннәр. — Нишләп эт исеме куштылар икән, Бикә әби? _ Алла белгән... Можыт, көчеккә алмаштырган авыл булгандыр Иске авыл урынында ул тагын нәрсәдер күрә, нәрсәдер без белмәгәнне белә. Тик аларын безгә әйтмичә, бары үзе генә белеп калдыра кебек. Тау кырыена килеп җитәрәк, ул безгә алда сузылып яткан ямь- fl шел болынның ике башын күрсәтә: — Кайсы башына төшпек? Ушара болынынамы? Әллә Сөрән таяк ташлаган иңкелгәме? Балаларның кайсы Ушарага дип кычкыра. кайсы Сөран таяк ташлаган жнргә, дн. Хакимжан белән без әле генә исемнәре чыккан шул сәер иңкелләргә карап алдык. Әнә алар, каршы якта гына Бншна урманының ике ягыннан ике инеш килеп төшә, икесенең дә буйлары әрәмәлек, үләнлек. Шул төшләр инде ул. «Сөрән таяк ташлаган»... «Ушара»... — Ул ниткән сүз? Нинди сөрән? Нишләп таяк ташлаган? — дип без мәдрәсәдә хәлфә абыйдан да сорап караган идек. Ул безгә: — Нәрсәгә хаҗәт ул сезгә! Юк белән баш катырмагыз! —диде. Хәкимҗан җиләк җыярга дип алып чыккан сары бадьянын бер башына киде, бер һавага чөеп уйнады. Әмма үзе һаман нәрсәдер уйланган сыман күренә иде. — Я. бәлкем. Сөрән атлы шундый берәр кеше булгандыр? — Ә таягы? — Шул кеше таягын ташлагандыр... — Ничек ташлаган, нишләп? — Әллә тагы . Синеңчә ничек соң? — Минемчәме?.. Минем әнә шул яшел тугайда яшәгән борын заман кешеләрен күз алдына китерәсем килә иде. Бик кызык бит! Бәлкем, алар безнең борынгы бабаларыбыз ук булганнардыр әле. Тәгаен шулайдыр! Идел буеннан, патшалардан качып килгәннәрдер дә әнә шул урман ышыгындагы тугайга шалаш сыман нәрсә корганнардыр. Я зимләнкәдә торганнардыр. Мина хәтта аларның урманга менеп-төшеп йөри торган тар сукмаклары да күренә. Тау куенындагы әнә теге чишмәдән су алганнар, инешендә юынганнар булыр. Бәлки, икенче авылдан килеп боларның малларын, кызларын талап киткән чаклар да булгандыр. Шул чакларда сугышмаганнардыр дисеңмени? — Шунда берәрсе җиңелеп корал ташлаган булса? Тик Хәкимҗанга әллә мин әйткәннәр ошамады, әллә гадәте буенча киресен әйтәсе килде: — Таяк белән сугышырга алар сиңа малай-шалай түгел лә! Борынгы бабайлар Алып батыр тикле булганнар... Манара буе. Аларның таяк дигәне бүрәнә булгандыр әле. Чабата каккан балчыклары да тау тикле булган. Әнә, күрәсең ич! Әйе. күреп торам. Әнә андагы бер йомры калкуны шул Алып бабай чабатасыннан калган, диләр. Менә без Каенсар суының Бөйдәгә койган җиренә үк килеп җиттек. Камышлар өстендә күбәләкләр очып йөри, җикәннәр атына. Безгә тагын да күңеллерәк булып китте. Шунда күгәрчен кадәрлерәк бер кош — шәүлегән 1 безнең өстебездә әйләнә-әйләнә чыелдарга тотынды. Ул шундый ачыргаланып кычкыра, шундый кырыкка бөтерелә, әйтерсең, без аның иң явыз дошманнары, әйтерсең, нәселен корытырга килгәнбез. Хәкимҗан түзмәде. Шәүлегәнгә каты балчык тондырды. Аннан көрмәкче башкаларыбыз да төрле яктан атарга тотындык. Ләкин Бикә түти: — Тимәгез кодайнын кошларына! — дип кычкырды. Ул куркуыннан тешсез авызын капларга да онытты. — Аңа алла үзе шулай боерган! Шунда минем тел очыма җайсызрак бер сорау килеп төшмәсенме! — Кайсы алла, Бикә түти? Чиркәүдәгесеме? Карчык миңа шундый рәнҗеп, шундый сызланып карады, хәтта тар гына ярыктан аның йомык күзе дә елтырап китте шикелле. Аллалар үзләре ишетә күрмәсен дигәндәй, минем колагым төбендә пышылдарга тотынды: — И олан, соң без. кара халык, каян белиек? Дөнҗаларда бер генә нәстәгә дә тамга салынмаган лабаса! Безнең өстә кук күкрәтеп кайсы Шәүлегән — бездә тәкәрлекне шулай атыйлар. дөберди? Бер тамчы яңгыр яудырмыенча кайсысы иген-таруны көйдерт- терә? Кайсы алла терлекләргә үләт җибәрә? Кем белсен! Әллә тегесе, әллә монысы. Кайсына келәүләр итәсе дә. кайсысына корман чатасы! Аптыраш!.. Бикә түти кулларын жәеп җибәрде. Без аның әле уң ягына төшәбез, әле сул ягына чыгабыз. Өстә сайраган тургайга, без барып җитә башлагач пыр да пыр үлән арасыннан күтәрелгән вак кошларга карап алабыз. Карчыкның сүзен һәммәбез- нең дә бере'нче булып ишетәсебез килә. Алла кемгә нәрсә боерган!* Ул, яулыгын чишеп, битен инеш суы белән кат-кат чылатты да «Сөрән таяк ташлаган» иңкелгә алып китте. Бераз барды да: ,— Әрбер җан иясенең алла кушкан җомышы бар. — диде. — Берсе сайрый, бер ишесе кортлар чүпли. Тагын берәүләре, менә моның шикелле. узган-барган турында кабәр итеп тора. — Кемгә хәбәр итә. Бикә түти? Карчыгыбыз, як-ягына каранып, яңадан шыпыртка күчте: — Кемгә икәнен үзегез дә беләсегез бит. наяннар, юрамалый гына сораган буласыз... Минем кулым түгел. Әйшә батман кулы, дигән шикелле, минем сүзем түгел, картлар сүзе. Беләсегез килсә, борынгылар бер багытта да җалган сөйләмәгән. — Нәрсә дигәннәр соң ул борынгылар? — Әйткәннәр алар, әйткәннәр... — Бикә түти, башын кыйшайта төшеп. әле һаман да чыелдап йөргән шәүлегәнгә карап алды. — Борынгы багытларда Арчадан поплар килеп калыкны ак патшаның үз дененә кертергә тотынганнар. Бер килгән, ди. поплар, ике дә килгән. Тик керми генә, ди, бит калык. Каенсар тау башыннан поплар күрендеме, чыгалар да качалар, ди. кайсы кая. Аларга нәстә? Әрбересенең туып-үскән җире. Аларны чокыр-чакыр да яшереп кала, әрәмә-куак та урын бирә, карама куышлары да сыйдыра. Каян табасың! Шулай качып котылдык дигәндә генә өсләрендә әлеге шушы шәүлегән чыелдый башламасынмы! «Менәтерәк, монда алар, монда!» дигән шикелле Казер килеп басалар, ди, тегеннән ат белән. — Аннары? Шуннан соң нәрсә булган? — Нәрсә булсын? Бәйләп алып кайтканнар да тондырганнар базга Салганнар тәтеп. Ушы киткәннән соң. сөйрәп чыгарганнар да муеннарына тәре такканнар. Шулай иттереп шул. ак патшаның кушуы бул iu, ди. Мәрдәкне. чукындырып, алла колы Мәкчем иттерделәр. Миркайдәр атлысы Микайла булып китте, ди. Биатай да. янаган да сөйләрләр иде: бер дә генә дә җаратмаганнар калык бу денне. Попның күләгәсе күмелдеме. казер өзеп аталар икән тәреләрен. Шунда мин дә тавыш биреп куйдым: — Әти әйтә, падишаның бер кулында камчы, икенче кулында прәннек булган, ди. Прәннеге тәмле булдымы икән аның, Бикә түти? — Менәтерәк болай ул: үз дененә чыгучыларга патша баштарак җирнең дә җүнлерәген биргән, имана да түләтмәгән, солдат кызмәтен» дә алмаган. Менә шул инде прәннек дигәне. Бераздан патша күрә: кермиләр генә бит аның дененә, башларын кисәсеңмени! Гузына-тузы- на да әйтә ак патша: керәшенне дә алырга солдатка! Ятмасын әле мич башында чабатасын киптереп! Шуннан соң чыгарганнар, ди, теге җырны. Бикә түти акрын гына башын чайкый-чайкый. иреннәрен кызык кына чөмәкәйләндереп, калтыранган тавышы белән көйләр-көйләмәс кенә җырлап та күрсәтте. Кабак тауларының башында Чнрмн Пауаллары бау ишә. Керәшен калкын алмасан. Татар беткәнмени, паднша? III «Сөрән таяк ташлаган» иңкелгә җиткәч, тау кырыена сибелеп, һәм- мәбез дә җиләк эзләргә тотындык. Бикә карчык яулыгын артка чөеп бәйләде, алъяпкычын өскә үк менгереп кыстырды да кечкенә кызавын алдына чыгарды. • Әмма әйләнәбездәге яшел болынга, камышлар арасыннан бормаланып аккан Каенсар суына, ямь-яшел киеме, эче тулы кош тавышлары белән кызыктырып, үзенә дәшеп торган Бишна урманына күтәрелеп карауга, ничектер җиләк җыясын онытты. Шулкадәр яратып карый, әйтерсең, беренче тапкыр күрүе. — И. дөнжаларның жо.маклары шушыдыр инде димәсәң... Кошлары сайрап тора, чәчәкләре ислемайлар чыгара, бал кортларына тикле «без» дә «без» килеп үзләренчә җырлап җөриләр. Әйтәм җирле безнең әби-бабайлар монда килеп утырган, тикмәгә генә түгел икән!.. Байтак вакыт шулай сокланып торганнан соң нәрсәгәдер офтангандай: — Их, оланнар. —-диде, авыр сулады. Шунда миңа Бикә түтинең ниндидер зур хәсрәте бардыр шикелле тоела башлады. Нигә олы кешеләр аны яратмыйлар, нигә ул килә башласа, кашларын җыералар? Әллә Анный турында әләкләүче шул микән? Әллә керәшен булган өченме? Алай дисәң, безнең якта юньле керәшенгә караңгы чырай күрсәтмиләр. Үзара кунакка йөрешүчеләр дә, дус булучылар да бик күп. Минем Бикә түтигә нинди дә булса берәр ягымлы сүз әйтәсем, яхшылык эшлисем килде. — Әйдә. Бикә түти, минем янга кил. Җиләкнең менә ниндиләре бар! — дидем. Әмма озак та үтмәде, карчыкның яңадан йөзе яктырып, маңгаендагы сырлары язылып китте. Ул туктаусыз сөйләнә, әле беребезгә, әле икенчебезгә дәшә башлады. Менә ул, тавык шикелле, сыңар күзе белән кырын-кырын карангалый торгач, үлән арасына сузылды. Әмма, күрәсең, аның ярылгалап беткән кәкре бармакларына җиләк тоттырмагандыр. Ул, әйтерсең, җиләк белән кача-кача уйнагандай, кет-кет көләргә тотынды: — Кодайларым, ник качасың япрак астына! Кара инде син моны! Җиләк булып җиләкнең тырыска керәсе килми. Килмәс тә шул, килмәс! Якты дөнҗалардан кем туйган? Иртәнге чык тамчыларын эчеп, болынның куш исләрен сулап, якты кояш җылыларында иркәләнеп пешкән шул ул, җанкаем! Теге вакытта Минниса алмасын тартып алып җылаткан кыз — Сәлимә дә безнең белән килгән иде. Баядан бирле безнең тирәдәрәк чуала. Менә ул җиләкләрен бармак очында бөтереп күрсәтте. — Әләли, әләли! Куш җиләк таптым, куш җиләк! — Ай аллам, кодаем. — ди Бикә түти. — Менә бәхетле бала! Син аны. кызым, үзең аша. Куш җиләк ашасаң, ие, ээ... матур булып үсәрсең. Минем бу турыда Бикә карчыктан күбрәк белүемне күрсәтәсем килде: — Юк. матур гына булып калмыйсың, игез бала табасың, — дидем. Бикә түти кет-кет көлде. Бу сүзнең әллә кайсы гына ягы үземә дә ошамады. — Юк. мин аны әнигә алып кайтып күрсәтәм! — диде Сәлимә. Шунда мина карап алды. Күрәсең, теге алманы исенә төшергәндер. — Минниса юк ич, талап алмаслар. Сөйкемле генә икән бу Сәлимә. Кайтырга чыккач, әрәмәлек тирәсеннән узганда, шәүлегән яңадан безнең өстә чыелдап барды. Минем кайсыдыр китапта кошлар турында укыганым искә төште. — Бәлкем, аның оясы шунда булгандыр әле. Ул, бәлкем, балаларыма тимәгәйләре дип шулай борчылгандыр? Әмма Хәкимханның, гадәтенчә, киресен әйтәсе килде, күрәсең — Ие. Бикә түти белмичә әйтер инде бар! —диде. Бераз баргач, ышанырышанмас кына тагын әйтеп куйды.1 —Аяк астына оя ясарга тинтәк дип белдеңмени син аны? Кош булса да, нибуч, аны гына белер... IV Иске зират янында, шул тирәдәге пар наратка кайтып житәрәк. Бикә түти акрынрак атлый башлады. Без, аннан узып, алга йөгерергә кыймыйбыз, шауламыйбыз да. Гүя Бикә түтинең нарат белән күрешеп сөйләшүенә комачаулыйбыз кебек. Без аның бу тирәдә бик еш булуын ла беләбез. Әнә шул пар нарат төбендә бик озаклап нәрсәдер сөйләшепме, укыныпмы утыруын да. кайчакта хәтта елавын да күргәнебез бар. Без аның исән күзендәге яшь бөртеген күрмәс өчен читкә борыла идек. Тик нишләп ул зиратта укынмый. пар нарат төбендә укына икән? Пар нарат бөтенләй корып бетә язган, алардан инде көзләрен мул булып күркә дә коелмый, баш түбәләрендә бүрек тикле генә булып эленеп торган сирәк ылысларыннан күләгә дә төшми, кабыклары ла кубып, карт тәннәре шәрәләнеп калган. Бикә карчык аларга озак кына карап тора ла авыр сулап куя: — Меиәтерәк. сез дәген картайдыгыз инде, — ди. — Әнә, буыннарыгыз ла бирчәеп чыккан, кул-аякларыгыз да, минеке шикелле, кәкре- бөкре булып каткан. И дөнжалар... Бу ике нарат безгә чыннан ла картаеп бөкрәйгән карт белән карчык сыман күренә башлыйлар Җил-давыллы вакыт туры килгәндә, аларның башлары берберсснә таба бөгелеп-сыгылып шыгырдарга тотыналар. Әйтерсең, алар, менә шулай башларын иеп. яшь вакытларын болын өстенең шушы матур урынында бергә-бергә күңелле итеп уздырган өчен берсенә берсе рәхмәт әйтешәләр, шәфкатьсез давыл сындырып ташлаганчы бәхилләшеп калырга ашыгалар кебек. Соңыннан без яшенле* давыллы янгырлар вакытында бакча артына чыгып, әлеге пар наратка күз салмыйча түзә алмый торган идек. Бикә түти безне алгарак җибәрә: — Барыгыз, бар, кайта торыгыз, — ди. Без читкәрәк китәбез лә, карчыкны күрмәгәнгә салынып, чәчәк өзгән, йомран оялары эзләгән булып йөрибез. Ә ул үләннәр арасына тезләнгән дә мыдыр-мыдыр нидер укый, дога кылгандай бармак очлары белән ияген сыйпап куя. Тагын нидер укый-укый да ашыгып кына «чебен куып» ала. Шунда авыл ягыннан скрипкә моны ишетелә башлады. Без колакларны торгызып тынып калдык. Бу нәрсә булыр икән? Әллә керәшеннәр ягында берәр бәйрәм-сәйрәм бармы икән? Нимжан, бик белдекле кыяфәт белән, уйлап та тормастан: — Керәшеннәрнең япрак бәйрәмнәре!—диде. Әмма, малайлар арасында иң ялганчы малай булып танылганлыктан. ана берәү дә ышанмады. Гыйбаш абзый шул тирәлә генә сөзәк тау кырыеннан болынга туры юл салып маташа иде. Ул киндер алъяпкычы белән бик озаклап бакыр төсле мангаен, муеннарын сөртергә тотынды. Скрипкә тавышы ишетелгән якка колагын салып торды да. безнең шуны да белмәвебезгә үпкәләгәндәй — Оныттыгызмыни’ Кара көн ич бүген, караңгы көн!—диде. Балачаганың барысының да берьюлы диярлек исенә төште: — Әәә! — дип суздылар. — Юк. онытмадык! Гыйбаш абзый. Бикә карчык ягына күзен сирпел, тагын бер-ике сүз әйтеп куйды. — Әнә ул белә. Белә ул. белә! Гыйбаш абзый Бикәгә шундый рәнҗеп карады, мин әллә нишләп киттем. Тагын шул яратмау, тагын шул аңа ниндидер явызлык эшләгән кеше төсле дошман итеп карау. Ул арада иске зиратның теге ягыннан скрипкәче Кируш үзе дә күренә башлады. Гыйбаш абзый да. Кируш та ул вакытта егет кеше булганнар әле. Кирушның түгәрәк кенә йөзле, кара-коңгырт күзле унсигез яшәр сеңе- лесе Айный бар икән. Мөселман ягының Гайнулла исемле егете белән бер-берсен бик яратышканнар да ирле-хатынлы булганнар. Урыс динендәге кызга татарга чыгуны ул заманның законы бик каты тыя икән. Киткән сүз. Кемдер Микиш дьяконга барып әләкләгән. Микиш Мәнәтә побына җиткергән. Шул чагында кара көннәр якынлашуын алдан ук сизенеп, ни ялынган сеңелесе Кирушка; — Яман күзләрдән юк булыйк! Гайнулла белән читкә чыгып качыйк. Харап булырбыз! Катыр китәрбез!.. Әмма Кируш бик тә динле, бик тә «дөрес» кеше икән, сеңелесенең качып китүен күңеле күтәрә алмаган. — Бер-берсен яратышып өйләнгән өчен нишләп катыр җибәрсеннәр? Ак патша олы күңелле, изге кеше дип әйтә Харлампий поп. Ак патшаның үзенең дә уллары-кызлары бар. ак патша чынкый дөрес эшләр... Әләккә ышанмас. Әмма Кирушның ак патшасы кара йөрәк, кара җанлы булып чыккан. Килгән станавай. килгән стражниклар. Станавай әйткән Анныйга: — Бөек чарның денен хурлап нишләп магометанпнга чыктың?! Я бу такыр баштан аерыласың, я катыр китәсең!.. Анный куркып тормаган, бөтен халык алдында станавайның йөзенә бәреп кычкырган: — Асыгыз, кисегез. Себер җибәрегез! Тик мин үлсәм дә Гайнулладан аерылмыйм! — дигән. Стражниклар алып киткәндә. Анный белән Гайнулла пар нарат яныннан узганнар. Шунда әйткәннәр: — Шушы пар нарат шикелле без дә пар килгәниек. Туган җиребезнең яшел кочагында пар нараттай куанышып үскәнлек, яшьнәгәнлек. Себер суыклары башыбызга җитеп, шунда череп калмасак. пар наратка якадан кайтмый калмабыз! Менә пар нарат инде картаеп беткән, ә Анный белән Гайнулла һаман юк та юк. Шулай да авыл һаман көтә әле. татарлар да. керәшеннәр дә. Барысыннан да өзелебрәк Кируш көтә. Аның инде, үзен битәрли торгач, чәч-сакалына да чал кергән, битен җыерчык баскан. Теге вакытта ак патшаның яхшы күңелле булуына ышанып, сеңелесенең катыр китүенә сәбәпче булуы өчен ул үзенә ничә еллардан бирле рәнҗи. Әмма һаман да тынычлана алмый. Мон-сагышы үзәгенә үтеп, йөрәге бик сыкрый башлаган бу кара көндә Кируш ата-бабаларыннан калган, хәзер бердәнбер юанычы булган скрипкәсен уйнарга тотына. Әмма аның йөрәкләрне кысып китерә торган ул авыр моңы бер генә тәрәзәле кечкенә өенә сыя алмый башлый да ул урамга килеп чыга Нинди генә үзәк өзгеч моң-зар чыкмый ул борынгы скрипкәдән! Аннан елаган тавыш та килә, ыңгырашкан тавыш та. ул да түгел, ерак Себернец кышкы салкынында бураннар улаганны да ишеткәндәй буласың. Моны ишетүгә, бере артыннан бере капкалар ачылып, олысы-кечесе урамга чыгалар. Апа-жнңгиләр күзләрен сөртә башлый, бабайлар, таякларына таянып, башларын аска ияләр. Күңелнең әллә кай төшләреннән газаплы дулкыннар кузгала Кешеләр бер-берсенә сүз катмыйча. Кирушка күтәрелеп карамыйча, татары-керәшене бу гаделсезлеккә үзләрен дә гаепле санагандай, аяк башларына карап калалар. Менә бүген дә шулай уйнап урам әйләнә торгач. Кируш. сеңелесе киткән юлдан бара-бара, пар нарат янына килеп чыкты. Аның сары күлмәк өстеннән кигән елтыр кара жилеты чишелеп киткән, чалара башлаган тузгак чәче маңгаена төшкән. Ул берни дә күрми, скрипка- нең үзәкләрне өзгеч сагышмоныннан бүтән берни дә ишетми иде. Кируш агайның скрипкәсе пар наратка якынайган саен тагын да зарлырак, тагын да кайгылырак уйный башлады. Бикә карчыкның башы аның саен түбәнгәрәк иелде, гәүдәсе, аны нәрсәдер рәхимсез рәвештә баскандай, һаман кечерәя, жиргә сеңә барды. Җиләктән үзебез генә кайттык. Бикә карчык ягына әйләнеп тә карыйсы килми башлады. Шаң-шаң итеп ни шаңгырдый? 1 Бер көнне жәй башында кармакларны күтәреп капкадан гына чыгып бара идем, өйалдыңнан дәшеп апай туктатты: — Гомәр. дим. Минем яныма керче! Беләм инде, беләм, эш кушмакчы! Елның бу вакытында безнең авылның хатын-кызлары атналар б\е киндер сугалар. Безнең апай тагын, аннан тыш. сөлге-тастымал да. ашъяулыклар да суга. Хәзер менә миңа я шүре ясатыр, я стан янына утыртып, кылыч тотарга кушар Иптәшләремнән аерылып, ирекле баштан, җептер. шүредер, стандыр-фәләндер арасына, тузан эченә кереп утырыр хәлем юк әле! Болан гына күндерә алмагач, апай мине кызыктырырга тотынды: — Я инде. Гомәр жаным. кер инде! Мин сиңа бик матур итеп кулъяулыгы чигеп бирермен. Акбүзгә дебет белән. Чәчәкләр төшереп. Капка төбендә иптәшләрем күзләрен мөлдерәтеп мина карап тора, мин әле бүген генә озын тал чыбыкка таккан өр-яна кармакларыма карыйм. Ямь-яшел болын тугайлары. Каенсар суының тын гына аккан матур борылышлары күз алдыма килә. — Әем. кермим! Яулыгыңның бик кирәге бар менә! Монысы апайның ачуын китерде. — һи. юньсез! Соңыннан үкенерсең әле. Мин сиңа чиккән яулыкның читен дә күрсәтмәм!.. Я. нәрсә кирәк сон сиңа? — Бер нәстә дә кирәкми, балыкка барам мин! — Алайса, мин сине Кибә.хуҗа җыенына алып барырмын. Ярыймы? Яна кәләпүш алырбыз. Ерак әби сынлар үзеңне. Аһ. ул җыеннар. озак та калмады бит инде! Әллә... — Юрамалый гына әйтәсең, барыбер алып бармыйсың! — Вәгъдә бит инде! Вәгъдә, вәгъдә! — Валлаһи диген! Апай, йөгереп килеп, минем аркамнан сөяргә тотынды: — Билләһи менә, валлаһи! Тик апай теләгенә ирешә алмый калды. Без шулай килешә генә башлаганда. капкадан Кибәхужанын Ерак әби килеп керде. Ул килгәч, кая инде... Әбинең өстендә ала-кола бикасап камзул, башында тар гына кама тоткан сай бүрек, баш түбәсендә кызыл ашъяулыкка төргән з\р гына төенчеге бар. Ул төенчектә һәрвакыт чиккән ашъяулыклар, кызыл башлы сөлгеләр, тастымаллар, чиккән намазлыклар, тагын шундый һәртөрле хатынкыз кирәк-ярагы була. Әбинең кечерәк кенә түгәрәк ипи хәтле булып бөкресе дә чыккан инде, авызы да бераз чалышая төшкән, тешләре дә берән-сәрән генә калган. Шунлыктан сөйләшкәндә сүзләрен аңлавы да кыенлашып бара. Шулай да аның кодрәте белән дәрәҗәсе искитмәле иде. Уллары- кызлары аның белән киңәшмичә бер генә зур эш тә кузгатмый диярлек. Чәчүгә чыгу буламы ул. уракка төшүме, балаларны укырга бирүме. тегүгә чыгумы, парлап кунакка барумы — һәммәсенә карчыкның рөхсәтен сорап, фатихасын алалар иде. Әби кеше тәсбихен тарткан көйгә башын ия-ия тыңлый да: — Шулаймы? Алай икән... — дип куя. Байтак уйланганнан соң иң сонгы сүзне ул әйтә: — Соң, ярар, мәслихәт. Хәере белән!.. Бик озаклап чәй эчкәннән соң Ерак әби сәке түрендә иркенләбрәк аякларын сузып утырды да, тәсбихен тарта-тарта, күзләре белән апайга ишарә итте. — Утыр әле, кызым. — диде. Апай сискәнеп киткән сыман күренде, әбигә яны белән борылып, яулык почмагын сыпырырга тотынды. Аның озын керфекләре ара-тирә дерелдәп киткәли иде. Әби сөякләч куллары белән мине этебрәк җибәрде. — Син бар, уеныңда бул! Кая инде ул уен! Мина шундук эш таптылар. Югары очтан көтү кайтып килә икән. Бөтен авыл хәрәкәткә килде. Өйдә калган бозаулар кычкырырга тотынды. Капка төпләренә көтүне каршы алырга дип апайлар. җиңгиләр, карткарчык белән бала-чага чыгып басты. Көтүгә каршы барышлый минем яннан иптәш малай Нимҗан кычкырып узды: — Сакалы бар. акылы юк. Ул нәрсә? Мин әйтә алмый торгач, сикерә-сикерә куанды. — Әһә! Белмисең, белмисең! Оныттыңмыни? Китапта шулай язган бит1 Көтү башына карасам, озын сакалларын сәлпәйтеп, мөгезләрен тырпайткан хәлдә, сарык һәм сыер халкы белән янәшә йөреп ваксынасылары килмичә, кәҗәләр кайтып килә иде. Әйтерсең аларны акылсыз дип! Урамга тозлы сыманрак бер җылы ис. сөт исе. җылы йон исе аңкытып. вак кына соргылт-кызыл тузан күтәрелде. Төрле яктан кулына бер сынык ипи тотып чыккан апай-җингиләрнең сарыкларын дәшеп көйләүләре ишетелә башлады: — Бәрәч, бәрәч, бәрәч! — Тәч, тәч. тәч! — Бәти, бәти! — Җибәрмә, Мәликә, тыкрыкка җибәрмә! Каршыларына чык! — Ипиеңне суз. иснәт ипиеңне! — һа-һа-һа! Шуны да тота алмый! Таныш тавышка борылып карасам. Миңннса, имеш. Менә бит әй! Әле бая гына ялан аяк иде. ни арада аягын киенеп, өстен алмаштырып өлгергән? Алдында күкрәкләре чиккән ак алъяпкыч, өстендә бала итәкле зәңгәр күлмәк, башында колак артына җибәреп бәйләгән ал яулык, колак яфракларыннан тамчылы гөлнең чәчәге төсле алсу алкалары тамып тора. Кара син, теге вакыттан бирле Минниса ярыйсы ук үскән. Аяк башларын эчкәрәк каратып, боргалана төшеп атлый. Янәсе, җиткән кызларга охшарга тырыша иде. Ул, якында гына булса да мина күз дә салмастан. көтүнең каршы* сына кулларын-аякларын жәеп килеп басты да әле бер якка, әле икенче якка сикерәсикерә сарыкларын аерырга тотынды. Ул терекөмеш шикелле тере, тиен кебек житез иде. Алай итте, болай итте. боргалан- ды-сыргаланды да, борынын чөя төшеп, чыбыгын болгый-болгый, җил* жил атлап китеп тә барды. һи. чытлык! Бик исем китә... Үзем терлек-туар тирәсендә чуалам, әмма күңелдә гел апай. Өйдә нәрсәләр бар? Әби нинди уйлар белән йөри икән? Апай нигә сискәнде икән? Бераздан, чиләк-көянтәсен күтәреп, апай суга барырга чыкты. Мин, әллә кайчаннан күрмәгән кеше шикелле, аның каршысына барып бастым. — Апай! Аның борчулы чырае бераз яктыра төште. Тик ул бер сүз дә әйтмәде. Күзен тутырып мина бераз карап торды да иңбашыма кулын тидереп алды. Нишләптер мина бик рәхәт тә, моңсу да булып китте. Яратам бит шушы апайны, усалрак булса да яратам! Мин инде моннан соң апай стан янына чакырганда, бүгенге кебек карышып сатулашмаска булдым. II Менә бервакыт түбән очтан кызларның, дәртле бер уенчак көйгә салып, шыңгыр-шаңгыр киндер тукмаклаган тавышлары ишетелә башлады. Кичке тынлыкта ул бер акрыная, аннары тагын көчәеп китә иде. Эшемне аннанмоннан бетердем дә шунда киттем. Кем тирәсенә барасын шәйләп тә торасы юк, аяклар үзләреинән-үзләре шул тавышка таба гына атлый. Кояш баеган инде баюын, шулай да эңгер-меңгер төшеп күз бәйләнер чак җиткәнче әле тагын бераз вакыт бар. Әле ярканатлар уйный башларга да, бакалар сайрарга да иртә. Бу вакытта шундый тын була, хәтта этләр дә өрергә кыймый, казлар да каңгылдамый, кешеләр дә кычкырып сөйләшми. Кояш баешы авыл өстенә күзне чагылдырмый торган тонык кына, ягымлы гына алсу нур ҖӘЙГӘН. Бншна урманы өстендәге шул алсу чаршауны кемдер акрын-акрын гына һаман кыса барадыр кебек тоела. Чаршау тарайган саен, снзелер-сизелмәс кенә, гүя җир йөзен ташлап китәргә теләмәгәндәй, шәфәкъ нуры да сүрелә, сүнә бара... Җыр түгел, гармун тавышы да түгел, шулай да тансык иде ул аваз. Ул, шаң-шаң итеп, авыл өстенә саф тавышлы яшь егет жырыдай шатланып күтәрелә. Бу яңгыравыклы көй урам буенда башларын иеп йокымсырап утырган өянкеләргә, шомырт белән миләшкә, сәрби агачларына, өй түбәләренә орына-орына бөтен авылны әйләнә. Тәрәзә төбендәге исле гөлләр, кыналар, тамчылы гөлләр арасыннан өй эченә кереп, кичке чәен эчеп утыручы әбиләр колагын да рәхәтләндереп уза. Аны капка төбендә әңгәмә корып утыручы агайлар белән бабайлар да. сыер савып керүче апайлар, җиңгиләр дә —һәммәсе дә сүзләрен бүлеп, эшләреннән туктап тыңлыйлар. Бу яңгыравыклы шат көй һәммәсен дә искәртеп уза кебек: — Тәрәзәңне ябып бетермә әле син! Шундый ягымлы кичтә гамь- сезләнеп йокларга да ашыкма. Беләсең бит, мондый кичләр гел генә булып тормый, кызлар да киндер йомшартырга көн саен чыкмый. Тынлап карале син, яшь йөрәкләр ни әйтә, кызлар күңеле ниләр дип сайрый икән? Әсәрләнеп тынлый тыңлый да: — һай!—дип куя бабай, таягын тукылдатып. — Бар иде бит асыл чаклар, арсландай гайрәтле, аттан таза ир чаклар! һай, дөнья! Яшьрәк апайлар, киленнәр эңгер төшеп килгән тын өендә, миләш сиртмәсен сыгылдырып, көйли-көйлн баласын тирбәтеп утыра. Күзләрендә җиңелчә генә моң, ирен кырыйларында ачылып җитмәгән чәчәк таҗчыгыдай, эленеп кенә торган елмаю нурлары: Әллиһу, бәллнһу, Кәҗәләрне тауга ку. Кәҗә үлән ашасын, Улым йоклый башласын. һай, гомерләр! Әле кайчан гына ул да бит менә шулап бирнә маллары әзерләгән иде. Әле кайчан гына кулында киндер тукмагы уйный, иңендә чиләкләр сайрый иде. Менә хәзер инде бишектә сайрый башладылар... Шаңгырдап чыккан шул агач көе ничек шулай бөтен авылны дулкынландыра ала икән? Әллә югыйсә яшь кызларның кичке моңнары, тыелгысыз яшьлек дәртләре, ни икәнлеген үзләре дә аңлап җиткермәгән ниндидер куанычлы һәм тынгысыз хыяллары шундый яңгыравыклы авазга әверелеп көй булып чыга да бүтәннәрнең дә яшьлеген уятып йөриме икән?.. Киндер йомшартучылар парлы-парлы дүрт кыз булып чыкты. Берсе күршенең Мәликә апай, аның пары — Сарник кызы Сәхипҗамал икән. Бүтәннәре түбән оч кызлары. Өсләрендә яңа, бәйрәм күлмәкләре, башларында зәңгәрле-яшелле, сарылы-кызыллы шәльяулык, кулларында көмеш беләзекләр, балдаклар ялтырый. Шушы сәгатьләрне көтеп күп еллар печәнлектә кибеп яткан нечкәрәк сөян бүрәнәне ике башыннан бауга элгәннәр дә киндерләрен шуңа асканнар. Кечерәк кенә икешәр тукмак белән, ике яктан торып, шул киндерне алмаш-тилмәш кыйный бирәләр. Мәликә күрше безнең апайга кул алмашка чыккан. Ул, көйне бозудан сагайган сыман, тукмакларыннан күзен дә алмый, бер җайга бәрепме бәрә. Сәхипҗамалы терерәк, шаянрак. Аның ут төсле кызгылт- сары чәче яулык читеннән тузгып чыккан, шәльяулыгы иңбашына төшеп бара, күзләре ялт та йолт егетләр ягына карана. Аның көй ритмына куллары гына түгел, иңбашларына хәтле уйнаклый, үзе әле бер җыр, әле икенче җыр такмаклый: Тук-тук тукран. Тукылдатып утырам. Тизрәк яучы жибәрмәсән, Ябышып чыгам, чукынган... Егетләр ягында дәррәү килеп көлешеп алдылар. Киндернең тукмакланган өлешен җайга гына аска тартып торучы яшүсмер кызларның берсе әлеге дә баягы Минниса икән. Мине күрүгә, ул, күзләрен уйнатып, иптәш кызына ым какты: — Күрдеңме, янәсе!.. Кил дидем, килде! Ул гына кирәк иде, бик исем китте менә! Мин, аларга күз дә салмаска тырышып, иптәш малайларым янына барып утырдым. Мине бүтән нәрсә борчый иде. Монда чыгар алдыннан әни миңа бик сәер нәрсәләр әйтте: — Улым, нисәнә,— дип башлады да ык-мык итте, сүз таба алмыйча, беравык тотлыгып торды. — Ниең, апаең тирәсендәрәк йөрсәнә, яме?! — Әем! Ут итәгенә тагылып йөргәнне яратмый!.. Әни уңайсызланды. Аптырагач, минем аркамнан сыйпагандай итте. — Юк ла инде, тагылып йөр димим бит мин. Син, нимә! Иркенләп уйнасын, көлсен, тик кызлар арасында булсын, берүк, читкә тайпылмасын да күздән югалмасын! — Әгәренки тайпылса? Әни куркып китте: — Алла сакласын! Юк, тайпылмас, боерган булса, андый бала түгел. Бар, улым, бар... Мин килгәндә, апайның нәкъ әнә шул «тайпылган» чагы иде Ул, бераз читкәрәк китеп, Әхәт абын белән сөйләшеп тора. Тегесе киртәгә ике куллап чытырдатып ябышкан да, тереләй йотардай булып, апайга текәлгән. Апай башын түбән иеп, яулыгының почмагын авыз кырыена эләктергән килеш, гаепле кеше сыман, аска караган. Аның болай коелып төшүе мина ошамый да, аңлашылмый да нде. Әллә югыйсә, чыннан да берәр хәл булганмы?.. Ул арада авыл өстенә эңгер-меңгер иңә башлады. Якындагы әвеннән бер чыгып, бер кереп, баш очында арлы да бирле атылып, ярканатлар уйнарга, тырылдап коңгызлар очарга, инештә бакалар сайрарга тотынды. Арпа елгасы ягыннан тартай белән бытбылдык тавышы ишетелде. Кызлар белән егетләр дә күбәйде. Берсе гармун да тартып җибәрде. Килгән берсе апай белән Әхәткә күз салалар да, мәгънәле генә итеп, бер-берсенә ым кагалар. Ул да түгел, Сәхипҗамал кинәт туктап калды — Сабыр, Мәликә апай! — диде. Киндернең йомшартып узган башын кире кайтарып алды да капшап күрсәтте.—Менәтерәк, бу төше гүпчи дә шомармыйча калган. Өммнкамал апайның бирнәсен болай кытыршы калдырсак, кияве шадра булыр бит! һа-һа-һа! Шунда миңа күзе төште дә уены-чыны белән төкеренергә тотынды: — Тфү-тфү! Әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым. Шайтан телемнән тартып кына әйттерде, Гомәр җаным! Бер дә исең китмәсен, шадра йөрәк яндыра, ди ул. Билләһи! Ул миңа карап каш-күзләрен шундый матур иттереп ясады, ачуланыр җиреңнән дәшми калырсың. Мәликә апай киндерне кулы белән сыйпап, битенә куеп каралы да икеләнә калды. Калын тавышы белән матур гына көйли төшеп: — И күрше генәм, — диде. — Бер дә генә дә кытыршы шикелле түгел дә соң болай югыйсә. Өммикамалның кыңгыраулы бирнә сандыгында әллә моның ише генә батармы? Сәхипҗамал тагын каршы төште: — Юк. юк! Күңелдә нөктә калмасын! Өммнкамал апай — авылның беренче остасы. Килен булып төшкәч, кодагыйлар бирнә малы караганда берәр гаебе чыкса, оятын кая куярсың? — Болай да ефәк шикелле шома, мамык шикелле йомшак та бит инде югыйсә. Тагын да шомара төшсен дисеңмени? — Дим. дим! Кияү тәненә май булып кына тисен, дим. Мәликә апай каш астыннан гына апайлар ягына күз атты. — Боларны кигән саен мәхәббәтләре арта торган булсын дисеңме? — Дим, дим. — Гыйшыклары кайнар булсын, гомерләре матур узсын дип тә әйтәсеңме? — Әйтәм, әйтәм! Киндере ак булса, күңеле дә саф. йөзе дә ак була диләр түгелме соң олылар?.. — Диләр бугай шул... Шунда әлеге сары мыеклы карт егет Сәлимнең бер калынаеп, бер нечкәргән елак тавышы ишетелде. — һи. мәксезләр! Теләнегез, телән! Менә күрерсез, алай дигәнегез болай булып чыгар! Козгыннар йөри Өммнкамаллар өстендә, козгыннар!.. Кызлар төрле яктан Сәлимне шелтәләргә тотындылар: — Ни эшкә шулай карга булып каркылдарга инде! — Сәлим абыйның гомергә шул инде аның. Аннан бер юньле сүз ишетмәссең. г — Нәрсә? Әллә дөрес булмас дисезме? Менә күрегез дә торыгыз! Кайберәүләрнең борын астыннан елт! Сәлим көлеп бетерергә дә өлгермәде, Әхәт, очынып барып, аның якасыннан эләктереп тә алды. — Нәрсә син. карт алаша, һаман шул бер нәрсәне чәйнисең? Нигә шултикле телең кычытып тора? Ә?! Нинди үчең бар? Әйт! Сәлимнең төсләре китте, болай да чыелдык тавышы тагын да елаг* рак ишетелә башлады. Тотынды карганырга, кызгандырырга: — Билләһи газим, шаяртып кына! Жир йотсын, юрамалый гына! Тик Әхәт аны тыңлап тормады. Жан-фәрманга кизәнеп сугуы булды, ауды да китте теге. Кәләпүше бер якка тәгәрәде, үзе икенче якка. Китте шуннан чырчу. китте көлешү. Сәлим, иркә малайлар шикелле: — Әтигә әйтим әле мин сине!—ди-ди кырын-кырын бөтенләй үк китеп барды. Уенның рәте чуалды. Егетләр тагын беразга калырга димләп карасалар да, кызлар, киндерләрен култык астына кыстырып, өйләренә йөгерделәр. Ill Лапастагы йомшак печән өстенә кайтып сузылуыма төрле-төрле хуш-ис эчендә калдым. Рәхәт! Шул чәчәк исләренә исереп, йоклап кына китәсе югыйсә. Әмма күңелем тыныч түгел. Күреп, сизеп торам: Ерак әби килгәннән бирле апай үзен кая куярга белми. Бәлки, ул Әхәтне ярата торгандыр? Ә менә әби, икенче кешегә димли, ди. Нишләптер әни дә бик борчулы. йөри-йөри дә берәр җирдә туктап уйга кала. Чырае да караңгы. Бая, кайтып кергәч, миннән дә бик төпченеп сорашты: — Бик күңелле булдымы соң? — Ярый инде, күңелле... — дидем. Ул минем иңбашыма кулын салды, башымнан сыйпады. — Кемнәр бар иде? Мин берән-берән андагы кызларны, егетләрне санап бирдем. — Тагын, тагын? Әнинең кемне әйттерәсе килүен сизеп торам. Ләкин минем аны әйтәсем килми: — Күп инде, күп, — дидем. — Түбән очлар, югары очлар... — Бәргәләшеп тә алганнар түгелме соң? — И. егетләр арасында андый гына була инде ул... Шулай да бүген кич нидер булыр шикелле. Мин күземне йоммаска булдым. Лапас түбәсе белән койма арасыннан янәшә өч йолдыз күренде. Алар күк йөзендә төрлесе төрле якта, бик еракларда әйләнеп йөргәннән сон, бик сагынышып очрашканнар булса кирәк. Хәзер менә, бик якын дус кызлар шикелле, күзләрен җемелдәтеп кыса-кыса, үзара бертуктаусыз сөйләшәләр, сөйләшеп сүзләре бетми, елмаешып шатлыклары кимеми. Мөгаен, алар күк йөзенең без белмәгән искиткеч серләре турында хәбәрләшәләрдер. Ята торгач, араннан ап-ачык булып атның кетердәтеп башак ашавы колакка чалынды. Ул шулкадәр яратып, шундый тәмле иттереп ашый, әйтерсең лә. аның алдында башак кына түгел, берсеннән-берсе тәмлерәк әллә нинди ризыклар. — Мөкерт-мөкерт, мөкерт-мөкерт... Бирелеп тыңлый торгач, атның күзе өстендәге әчтерхән чикләвеге сыярлык кына йомры чокырының бер күмелеп, бер ачылуы, уртлары ның бармак юанлыгы булып ике якка калкып чыгуы, башагын борыны белән чөеп-чөеп җибәрүе күз алдына килде. Шунда төн саен, кеше аягы сил булгач, ләтчә ана ял итәргә ирек бирмичә, озын кара ялын чуалтып бетерүе искә төште дә мин атны кызганып куйдым. Ана күңелле булсын өчен «эһем, эһем...» дип тамак кырдым. Бия ашавыннан туктады. Янына килә дип белде, ахрысы, алдан ук рәхмәт әйткәндәй, авыз эченнән генә кешнәп куйды: — «Ээһе-һе-һе Киләме, юкмы дип байтак вакыт шыпырт кына тыңлап торды. Аннары авыр сулап алды. Тау астындагы инештә төрле тавыш белән бакалар сайрарга тотынды. Болын ягыннан тартар белән бытбылдыкның үзләре генә белгән телләрендә бер-берсенә бик тәмле итеп нидер әйтүләре ишетелә; ара-тирә зират астындагы тегермән арыгында су шаулавы килеп җитә. Ишек алды торган саен караңгылана барды. Төн тәрәзәләргә кунган шәфәкъ яктысын соры канатлары белән сөртеп үк алды. Лапас эчләренә, арба асларына, почмак һәм аралыкларга мул булып, һаман куера барып, соргылт караңгы тулды. Апай һаман чыкмый иде әле. Бөтен өйдә йоклаганнар, бары югары өйнең кечкенә ягында гына ут бар. Күрәсең, Ерак әбидер, димлидер, үгетлидер... йокы, мине үзенең йомшак кочагында тирбәтә-тирбәтә, бөтен тәнемә татлы рәхәтен иңдерә. Кош мамыгыдай йомшак канаты белән сыйпап, үземә сиздермичә генә, күзләремне йомдыра. Бөтен тәнемне ләззәтле бер талгынлык биләп ала да мин. ничектер, бик тын гына, җайга гына әйтеп бетермәстәй татлы рәхәт эченә күмелә башлыйм. Тик шунда апайның һаман да чыкмавы исемә төште. Мин. авыз суларымны китереп каба гына башлаган тәмле ризыкны кире куйган кебек, йокымны читкә этәреп, күземне ачтым. Баягы йолдызларның икесе, иптәшләренең берсен ялгыз калдырып, каядыр китеп барганнар Ялгыз калганы, күрәсең, үзенә генә күңелсез булгангадыр, елыйсы килгән сыман нурын мөлдерәтеп еш-еш күзен кыскалый иде. Тагын бер күтәрелеп карасам, югары очтан арба тәгәрмәче тикле дәү. чия төсле алсу-кызыл булып ай калыккан да бөтен авыл өстеиә аның кызгылт шәүләсе җәелгән. Ул да түгел, югары очта егетләр гармун уйнап жибәрде. Шундук чулпыларын чылтыратып, апай да чыгып җитте. Егетләр якынайган саен, апай тынычсызлана башлады. Ул әле авыр сулап куя, әле башын ия дә уйга кала, әле койма ярыгына каплана. Аның муенсасы ай яктысында ялт итеп бер кабына, бер сүнә. Безнең турыга житәрәк. егетләрнең берсе (мөгаен, Әхәттер!) гармун көенә сәер генә жыру да әйтте: Пегереп тештем су буена, Кереп киттем таллыкка. Егеттән егет ким түгел, Кимсетәләр мал юкка. Апай «аһ!» итте, чулпыларын тота төшеп, җитез генә бакча ишегенә таба атлады. Мин сикереп тордым: - Апай! 1уктале! Әллә син ниме?.. Ябышып чыгасыңмы’ Апай кинәт туктады. Миңа аның өзек-өзек сулыш алуы ишетелде. Бераздан мин апайның акрын гына кире килүен абайладым. Койма буеннан шыпырт тавышы ишетелде: — Юк ла! Син тагын! Миңа, әгәр Әхәт абый тагын шундый берәр кызганыч жыру җырласа, апай яңадан бакча ишегенә ташланыр да, ул вакытта инде аны з* берничек тә тыеп булмас шикелле тоела башлады. Китеп барса, харап бит! Нишләргә? Нәкъ шул вакыт Әхәт абый, безнең бакча артына төшеп җиткәч, тагын җырлап җибәрде: Эчем яна, эчем яна. Беләмен ник янганын; Сөйгәнемне ятка бнрмнм, Күрмим ятка калганын... Апай, еларга җитешеп, нидер пышылдый башлады. Аның ни әйткәне ачык ук ишетелми, шулай да ул «Нишлим соң?1.» дип өзгәләнде шикелле. Егетләр ерагая төшкәч, мин апайга тагын сүз салып карадым: — Әхәт абыйга чыксаң, килен булып кайда төшәрсең икән соң? Сандыкларыңны кая куярсың? Ул байларга ялланган саен, үз авылыңда килмешәк булып, йорттан йортка йөрерсеңмени? Әмма апай мине, әйтеп бетермәс борын ук, битәрләп ташлады: — Авырттырма юк белән башыңны! Тик кенә ят! Әнә ярканат! Борын астыңны сыйпап китсә, гомергә сакал-мыексыз калырсың! Чыннан да хәтәр нәрсә бит ул! Әнә бит, ярканат сыйпап киткәннән соң, Хәми абзыйга бөтенләй сакал-мыек чыкмаган, карчыклар бите төсле шәп-шәрә калган... Авыл күптән йоклаган иде инде. Инештәге бакалар әллә кайчан тынды. Болындагы тартар белән бытбылдыкның да әңгәмәләре өзелде. Шушы караңгы тынлыкка түзә алмагандай зарланган тавыш белән кайсыныңдыр иске әвенендә мәче башлы ябалак иңрәп алды: — Уһу-һу! Уһу-һу! Бераздан кечкенә капка чыелдаган тавышка уянып китсәм, апай бакча капкасыннан чыгып бара. Мин йокыдан арынмаган иләс-миләс килеш куркуымнан кычкырып җибәрдем: — Апай, апай! Кая киттең? Бакча ягында кемдер агачлар арасында кыштырдады. Апай, җилтерәп килеп, мине кире яткырды. — Ни пычагыма акырасың? Кара аны! Тының чыкмасын! Әмма соң иде инде. Күрәсең, өйдә йокламаган булганнардыр, кинәт безнең янга ап-ак күлмәктән әти килеп чыкты. Аның сүзе кыска булды. Ул апайга: — Өйгә кер! — диде дә, аны ишектән кертеп җибәреп, үзе баскыч төбенә килеп утырды. IV Бер заман киңәш-уңашлар, белешү, сорашулар туктады, икеләнүләр бетте, апайны ярәштеләр. Кем ул Кибәхуҗа егете Нәбиулла? Апай аны күргәнме, аңа барырга үзе риза булганмы? Әллә ата-ана кушуына каршы тора алмыйча гына буйсынганмы? Бу турыда йортта сүз кузгалмады шикелле. Ярәшүен ярәштеләр, әмма булачак туй йортка куаныч белән килергә җыенмый, берсенең дә күңеле тыныч түгел. Аның бик җитди сәбәбе дә бар иде. Бер көнне төнлә йоклар алдыннан әти ниндидер кыштырдаган тавыш ишетеп бакчага кергән икән, апай йоклый торган бүлмәнең тәрәзәсенә үрелгән бер карамчык күргән. Караса, Әхәт, ди. Әти, кул астына туры килгән күсәкне эләктереп, тегенең өстенә ташланган. — Моңарчы утка салуың җитмәгән, әле тагын йөрисең икән, оятсыз! — дигән. Әхәт чуен багана шикелле әтинең алдына килеп баскан килеш: — Ник килмим? Менә монда ул минем! — дип дөп-дөп күкрәгенә суккан. — Юк шул, зимагур! — дигән әти. — Андагысы жил генә аның, бер атнадан фи-ит, оча да китә! Өйләним дисен икән, иң элек менә монда булырга кирәк! — Әти шап-шап иттереп кесәсенә сугып күрсәткән.— Кая алып кайтырмын дип уйладың? Нәрсә ашатырмын дип? Коры гыйшык тамак туйдырамыни? — Сон анысына барып житкәч әле... — Барып житеп узып киткән инде, узып. Белмисеңмени, яшьлек көтми яшьлек сабырсыз! Әмма Әхәт әтине этеп кенә жибәргән. — Белеп торыгыз! Мин алай гына үз сүземнән кайтучы егет түгел. Аны карагыз! Үкенерсез дә, соң булыр!—дигән. Шуннан соң апай югары өйнең кечкенә ягына кереп йомылды да шуннан чыкмас булды. Әтинең эшкә кулы бармый башлады. Верстагы янында әле теге эшенә, әле монысына тотынып караган була да. берни дә барып чыкмагач, бөтенесен атып бәрә. — Менә сиңа тамаша! Менә аяк а тыннан чыккан бәла! Каян шуның белән башын бәйләгән бу йөзе кара кызый? Шул йортсыз-жнр- сез сөрхәнтәйгә ничек күзе төшкән?! Әни бөтенләй авыруга сабышты. Иләс-миләс килеп ары сугыла, бире сугыла да. хәле беткәй сыман, сәке кырыена килеп утыра. Уйлана- уйлана да уфылдап куя. — Ярабби, мәрхәмәтеннән ташлама, сиңа тапшырдык инде, — ди. Шулай сызланып-инәлеп утыра да тагын торып китә. Кичен, әни белән әти икәү генә калганнан сон. бу борчуның икенче бер ягы калкып чыга иде. Апайның Әхәт белән күптән үк яратышып йөрүләрен бөтен авыл белә. Аның атналар буе ләм-мим бер сүз дәшмәве. берәү белән дә сөйләшмичә, уйнап-көлмичә берүзе бикләнеп утыруы әти белән әнине шомлы уйларга төшерде. — Ай-Һай. эшләр зурга киткән булмагае!—ди әти.— Алай булма* са, ничек шултикле аяк терәп сөйләшер иде икән ул зимагур? Нишләрбез? Халыкка ни йөзебез белән күренербез, хурлыгын ничек күтәрербез? Әни алай ук булачагына ышанмавын әйтеп, әтине ничек тә юатырга, тынычландырырга тырыша иде: — Өммикамал ул тикле башсыз бала түгел. Юк. юк! Алай дип уйлама! Исән-сау, хәвеф-хәтәрсез генә иясенә тапшырырбыз әле, боерган булса! . — Ай-Һай! Ышанма яшьләргә, ышанма! Алдын-артын уйламас, тәки хур итәр, тәки гүргә кертер! Борчуларның шундый кайнап торган бер мәлендә туй хәстәре башланды. Туйдан соң абзарда ничә генә сарык калгандыр, туй күпме тавыкның, ничә баш каз-үрдәкнең башына житкәндер, келәттә күпме генә он калгандыр, мондый чакта анысы белән исәпләшмиләр. — «Сыртым сынса да бирмәм!»— ди агайлар. Чөнки туй дигәннәре кеше гомерендә бер генә килә. Туган-тумача, кардәш-ыру. якын-тирә алдында берәүнең дә сынатасы килми Туй нихәтле шәп булса, никах та шултикле нык булырга тиеш. Уен эш түгел ул туй. -ител! — Кыз баланың ата-ана йортында иң соңгы бәйрәме инде бу. Әйдә, бездән калмасын! Соңыннан ай-һай лабаса дип үкенерлек булмасын.— диде әти. Сарыклар да суелды, бал белән сыра да мул куелды. Арчадан поты бер тәңкәлек ак капчыклы, кызыл пичәтле ак он да алынды, «кызыл башлы» чирекләр дә. тегермән ташы тикле базар күмәче дә, куй мае, йөзем җимеше дә, бүтәннәре дә мул кайтты. Башланды чистарыну, төзәтенү, мичләр, морҗалар, мунча мичләре агарту, чаршау, чыбылдык, күлмәкләр тегү, китте тазарыну-юыну. киенү-ясану. Хатын-кыз иртәдән кичкә кадәр, тыз да быз. өй белән келәт, баз белән өй арасында кайнаша. Ир-ат ком белән ышкып, эшлия- камытларның тәңкәләрен ялтырата, дугалар буйый, каеш йөгәннәрне дегетли, ишек алларын, капка төбендәге яшел чирәмнәрне себереп куя. Безнең ише малай-шалайны иртәдән кичкә кадәр йомышка куалар. Әле кибеткә йөгер, әле берәрсеннән әйбер алып кайт. Менә туй көне дә килеп җитте. _ Көтә торгач, югары очтан кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Китте каушау, йөгереш, кабаланыш. Җыелды капка төбенә халык. Менә кодалар, урам буенча тузан туздырып, кош-кортны куркытып, килеп тә төштеләр. Капка төбенә җыелган яшь-җилбәзәк санап тора. — Бер. ике. өч. дүрт, биш, алты... сигез пар! Ай-ай-ай! Зур да туй буласы икән бу! Кибәхуҗадан гына сигез пар! Иң алдагы атта — баш кода. Башында камалы бүрек, өстендә кызыл төймәле кара бишмәт. Аның эчендә җилән, аның да эчендә камзул. Эссе кояш астында яңакларыннан шыбырдап тир ага. Тарантастан төшүләренә, каршыларына кулын сузып, башта әти. аның артына посыбрак, шәльяулык почмагын ирен кырые белән тешләбрәк, әни бара. Аннары бөтен өере белән абыйлар, җиңгиләр, җизниләр кузгала. Иң беренче сүз әтинеке: — Исәнме, саумы, кода, таза-сау гына килеп җиттегезме? Уллар- кызлар исәнме? Иорт-җир. мал-туар иминме? Хәвеф-хәтәр юкмы? Аңа кода бабай да шулай ук ягымлы сүзләрне бере артыннан берен тезеп кенә, бормалы-сырмалы итеп җавап бирә: — Ходайның биргәненә шөкер әле. кода. Үзегездә исәнлек-имин- лекме? Бик ару гына торып ятасызмы? Бала-чага үсәме, авыру-сырхау юкмы? Малтуар аллага шөкерме? — Бик-бик шөкер, кода, бик шөкер! Башлана кара-каршы елмаешып кул кысышу, шул уңайдан бер-бер- сенә матур-матур сүзләр әйтешү. Ишек алды тулы кода, кодагый, кодача. Кодалар гел актан да карадан гына киенгән. Кодагый белән кодачаларның өс-башы нәкъ чәчәк атып яткан болын төсле: яшел дә зәңгәр, алсу да бишни, кызыл да сары. Шунда минем әллә пичек кенә әтигә күзем төште. Сакалын бик пөхтәләп. түгәрәкләп кенә кырып җибәргән. Яна кәләпүшен сизелер-сизел- мәслек кенә итеп, нәни генә кыңгыр салган. Чыбык юллы ак күлмәгенең камзул өстенә төшеп торган кайтарма якасы, яңа гына теккән кара камзулы, яшел үкчәле яңа читеге аны бераз яшәртеп, бәйрәмчә кыяфәткә керткән. Күзләре шундый сөйкемле, йөзендә шундый куаныч балкый, әйтерсең, гомер буе шулай туйдантуйга күңел ачып, кодалап кына яшәгән. Ул баскыч төбендә әледән-әле баш иеп, кулларын киң җәеп кодаларны өйгә дәшә. — Әйдәгезче, рәхим итегезче әле! Бераз кыстатып, нәни генә назландырып, яшьрәк кодачалар күршекүләннән җыеп кигән яңа матур күлмәкләрен борыла-сырыла бөтен Яңа Салага күрсәткәннән соң, өйгә керү башланды. Иң алдан баскычка, бисмнлласын әйтеп, баш кода аяк басты, аның янында авызын каплап кодагый, аннары — бүтәннәре. Кодалар югары өйгә, кодагый белән кодачалар үзунача утырышып кына бетүгә, капка төбеннән сәлам биргән тавыш ишетелде. Мулла белән мәзин килеп җитте. Гөрләп торган өй эче шундук тын калды. Шунда туйнын бисмилласы, ике яшьне бер-берсенә гомерлеккә беркетеп куя торган никах уку башланды. Билгеле, безнең ише ялан аяклы юеш борыннарны ул тирәгә үк җибәрмиләр. Әмма безгә хәзрәтнең әле бер кодага, әле икенчесенә китапчалатып зерә дә мәзәк сүзләр әйтүе ишектән дә. ачык тәрәзәләрдән дә гел ишетелеп торды. — Сез. Мостафа угылы Бәшир.— диде мулла абзый. — кызыгыз Өммикамалны Кибәхужаның Нәгыймулла угылы Нәбиуллага хәләл җефетлеккә разый булып бирдегезме? Әти. гүя. әйтмичә калмагаем дигәндәй, ашыга-ашыга, берничә тапкыр сакалын селкетте: — Әйе. әйе. бирдек, хәзрәт, алла боерса, бик риза булып бирдек. Шуннан соң мулла абзый Кибәхуҗага борылды: — Сез. кем. Нәгыймулла... эһем. эһем. — мулла абзый безнең җизни буласының исемен онытып җибәрде, күрәсең, әйтә алмый торды. Аңа мәзин булышты: — Нәбиуллага, хәзрәт! — Әйе. кем. угылыгыз Нәбиуллага Мостафа угылы Бәширнең кызы Өммикамалны хәләл җефетлеккә разый булып кабул иттегезме? Мулла янында түрдә үк, кулларын тезләренә куеп, юаш кына, посып кына утырган коңгырт сакаллы кода бабай, үз исеме чыккач, селкен- гәли башлады: — Иттек, хәзрәт! Разый, разый... Мулла белән мәзинне ашы, бәлеше, калҗа һәм җимеш суы белән сыйладылар да тизрәк озату ягын кайгырттылар. Ник дисәң, туйның уены да, дуены да алар чыгып киткәннән соң гына башлана бит. ЛАулла-мәзиннең күләгәсе күмелүгә, шундук табынга берничә чирек бал, сап-сары агач тустаганнар килеп чыкты. Без. малайлар, келәт алдына утырып, апайлар, җиңгиләр сузган төрле ит. бәлеш кисәкләрен капкалап алганчы, кодалар чибәр генә кызып та өлгерделәр. Әти кодаларны аягүрә басып сыйлый, әле бер кунак, әле икенче кунак янына барып, кулларына тустаганнарын алып бирә: — Әйдә, тотыйк әле. кода! Яле, якын итеп, тәмле итеп кенә берне әйләндерик әле! Шул арада үзе Гайнулла җизнинең терсәгенә төртеп, күз кысып алды. Жизни тамагын кырды. Әле дә урынындамы икән, дигәндәй, бөкрәеп килгән озын борынының очын капшады, аның кечкенә генә түгәрәк күзләре шаян елтырап арлы-бирле сугылды да кода бабайга текәлде. Әй китте шуннан калын тавышы өйгә сыймастай җәелеп, табын өстеннән дулкынланып: Ннчекләр генә килдегез ай сез безгәй, Багмыенча гына лай диңгезгәй Газиз кодалар бит ай сез безгәй. Нинди сыйлар гына куйыйк сон сезгәй._ Кибәхуҗалар. берсен берсе бүлдерә-бүлдерә — һай. матур әйттең, һай, шәп әйттең, рәхмәт, рәхмәт! — диештеләр. Яшь кодаларның берсе, сары тустаганын әтинең сакалы тирәсендә айкыйайкый, көчәнүдән кызарынып-бүртенеп. тамак төбе ертылырлык дәрәҗәдә яман да ачы тавыш белән үз җырын сузып җибәрде; Таң иртәләр генәй тышка чыксам. Йолдызлар сөнләшәй ай белән. Әйтер сүзләребез хәттин ашкан, Бәшир кода. Әйтербез ләй әлн жай белән... Хәзер инде кода бабай да кулларын тезләреннән алган. Ул да шактый кызарган. Шушы рәхәткә эреп китәрдәй мәлҗерәп елмайган хәлдә, күзләрен йомар-йоммас жыр көенә арлы да бирле атына башлаган. Ул көнне мәҗлес караңгы төшкәч кенә тынды. Иртәгесен иртүк кодалар мунча керде. Аннан чыгуга коймак, аннан сон тагын мәҗлес, тагын бөтен авылны яңгыратып кара-каршы җырлашу башланды. V Бу араларда мин апай янына гел менгәләп йөрдем. Ул тәбәнәк кенә урындык белән тәрәзә каршысына утырган да. кечкенә киергесен тезенә куеп, кулъяулык чигә. Үзе бик тыныч күренә. Шулай да әллә нишләп китте ул. Көлми, елмаймый, берсенә бер сүз кушмый. Әйтерсең, аңа ни булса да барыбер. Ул кияүне түгел, әҗәлен көтә шикелле. Апай миңа күтәрелеп карамыйча гына: — Ник мендең? — дип сорый. — Болай гына. Синең яныңа... Шуның белән беразга тынып торабыз. Миңа апайның чигүен карап торуы бик рәхәт. Аның кыска гына көрән бармаклары тамбур энәсен шундый килешле итеп, шундый җитез боргалыйлар, әйтерсең, энә үзен- нән-үзе йөри. Апай киергесе өстенә иелгән дә шундый тын утыра, хәтта сулыш та алмыйдыр шикелле. Кулъяулыкның почмакларына ул бишни дебет белән берсе янына икенчесен канәфер чәчәкләре чигеп бара. Бер чәчәкне чигеп бетергәнче тын алмыйча утыра да, аннары башын күтәреп, бер авыр сулап куя. Тәрәзә яңагына сөялдем дә карап торам. Монда эшем дә юк, шулай да һич китәсем килми. Апай китәр вакыты якынлашкан саен якыная гына бара шикелле. Карап тора торгач, бик моңсу булып китте. Башыма елыйсыны китерә торган төрле уйлар килеп китте. — Син киткәч, безгә бик тә күңелсез булып калыр инде. — дим. — Нишләп? — Кем өйне курчак өе төсле матур итеп тотар? Кем самоварга атна саен яңа йолдызлар төшерер?.. Апай бераз уйланып утырды. Аннары: — И, кайгырма! — диде. — Солдаттан гына кайтсын. Кечтеки абыеңны өйләндерерсез дә өйне яшь җиңгәң матурлар. Йолдызларны да шул ясар. — Син киткәч, өмәләр дә булмас инде, утырмага кунак кызлар да килмәс. Аллы-гөлле матур күлмәкләр киеп, кәшәмир яулыклар ябынып кем сулар китерер? — И, борчылма, энем. Кыш айларында утырмага менә үзем килермен. Кәшәмир яулыклар ябып, чулпыларымны чылтыратып, бии-бии генә үзем су китерермен. — Юк, син киткәч бик күңелсез кала инде. Безнең өйдән киенеп* ясанып кызлар уенына төшүче дә булмас. Кичләрен безнең турыдан егетләр дә җырлап узмас... Апай минем колак яфрагымнан өскә таба тарткан булды. (Аның бармаклары бик җылы, бик кытыршы иде.) — Үс, энем, үзең тизрәк үс! Яна камзуллар киеп, кәләпүшеңне кыңгыр салып, озакламый яшьләр уенына үзең төшәрсең. Күп тә үтмәс, Миңнисалар турында үзең җырлап уза башларсың. Ээ бит! Мин юри генә аның иңбашына сугып алдым. — Әй, син тагын! Муртыма кирәк! Шунда беренче мәртәбә мин аның моңсу гына итеп елмаюын күрдем. Әмма күзләре мөлдерәп кенә тора, керфекләре еш-еш йомылга- лый иде. Минем үземнең дә күз төпләрем кымырҗый башлады. Нишләтәсең бит, әгәренки апай Әхәткә чыкса, бодай аерылышасы булмас, мин аны көн саен күргән булыр идем. Мин апай янына чүгәләп утырдым: — Апай, син миңа үпкәләмисенме? - — Менә тагын! Анысын каян уйлап чыгардың? — Теге кичне мин кычкырганга әти чыкмаса, син... ниме. Ябышып чыгар идеңме? . Апай башын чайкады. — Белмим. Әллә тагы... Бәлки... Кайсыдыр койма буеннан сызгыргалап үтге. тыкрыкта буш чиләкләр сайраганы ишетелде. Апай тагын авыр сулап куйды. — Бәлкем, китмәгән дә булыр идем. Утка төшәм дигәндә, суга сикердем. — Әтидән курыктыңмы? — Юк, үзеннән түгел, каргышыннан. Гомер буе баш түбәндә кара болыттай асылынып торасы булса, дөньяларда ничек яшәрсең? — Бәлки, тора-бара онытыр иде әле. — Ай-Һай. Безнең маңгайларга шулай язылган инде. Ул арада яулыкның дүртенче почмагы да чәчәк ата башлаган иде инде. Никадәр тыелырга тырышсам да, яулыкның кемгә бүләк буласын сорамыйча түзә алмадым. — Җизнигә инде бу. имә? Апай бераз дәшми утырды. — Юк. түгел. Икенче егеткә... Яшьрәгенә. — һе... Миндә ризасызлык сыман бернәрсә туа башлады. Никах укылганнан соң әллә нинди чит бер егеткә яулык чигеп утыру.. Белмим инде. Китапча гөнаһтыр инде ул. Әнә бит әти ничә тапкыр әйтте инде: «Өммикамал хәзер никахлы инде. Кеше кешесе. Өйдә генә утырсын!» — диде. Болай да яхшы түгел Бигрәк тә безнең апайга килешми. Белсәң иде. кемгә икән? Шул Әхәткәдер инде Алай дисәң, ул Нәбиулла җизнидән бер дә яшь түгел, картрак булмаса әле. Апай яулыкны чигеп бетереп тә килә Мина һаман шул бернәрсә тынычлык бирми. Шул ук вакытта каты бәреләсе дә килми. Кактырып- суктырып дигәндәй, тагын белешергә керештем. Сагынганда бер карар дип. бүләк итеп калдырасың инде, имә? Апайның ирен кырыйларын нәни генә көлемсерәү шәүләсе яктыртып узды. — Шулай дим шул. — Яраткан егетең тагын да бар идемени? —- Булмыйча... — һе. Монысын бигрәк тә матур итеп чиктең инде. Кадерен белсәләр ярый да бит! — Матур итмичә Аның егете дә чибәр бит — Апай чигүеннән туктады. Бик ягымлы һәм үз итеп, зәңгәрсу-яшькелт күзләрен мөлдерәтеп, миңа карап тора башлады. — Кадерен дә бик белер шикелле күренеп тора. Аннары мин киткәч, ул егетнең яулык чигеп бирерлек бүтән апае да калмый. Минем, тагын да кечкенәрәк чагымдагы шикелле, апайның муенына асылынасым, култык астына сыенасым, үзен лә иркәлисем килеп китте Ләкин — булмады, оялдым. Берни әйтә алмыйча, як-ягыма бәрелә- сугыла, ишек алдына чыгып йөгердем. F VI Туйдан соң да өйгә барыбер тынычлык кайтмады. һаман да әти белән әнинең йоклаганнары йокы, ашаганнары аш түгел. Төннәр буе уфылдыйлар, пошыналар, утлар йотып яталар Телләрендә һаман шул: — Теге юньсез нинди явызлыклар уйлап йөри икән? Кияү керер алдыннан кызны урлап китмәс микән? Я булмаса. берәр әшәкелек эшләмәс микән? Азмыни төрле этлек! Я йортыңа ут төртер, капканы дегет белән буяр, бәет чыгарыр... Иртән торгач ук Гайнулла жизни белән Вәли абыйны чакыртып, колакларына тукыйлар: — Кич-иртә күз-колак була күрегез. Берүк, адәм көлкесе итмәсен... Пәнҗешәмбе көн иртәдән үк кияү бүлмәсен хәстәрләү башланды. Апайның дуслары, күрше кызлары, шау-гөр килеп, җиңнәрен сызганып, юарга, бизәргә, җиһазларга тотынганнар иде. бераздан ак келәт курчак өенә әйләнде. Әйтерсең, бүлмә эченә кызларның чыңгырдатып көлгән матур тавышлары да, көләч йөзләренең якты нуры да эленеп калды. Әмма моның иң четерекле ягы — кияү белән кызга урын-җир хәстәрләү икән. Эш шуңа барып җиткәч. Зифа тәтәй үзе кереп, бу эшләрнең бөтенесен үзе өйрәтеп торды. Шунда җыелган кызларга берән- берән күз салып чыкты да телен чартлатып куйды: — Урын жәяргә дүрт кенә кыз кирәк. Әмма шунысы бар. дүртесенең дә ата-анасы тигез булуы кирәк. Гаеп итештән була күрмәсен, кызлар.— диде. — Юк. юк. Зифа тәтәй! Нинди гаеп тә нинди кыек? Менә тагын, йоласы шундый булгач! Язган булса, яз көне, көзәйгән булса, көз көне безгә кияү килгәндә дә шулай җәйдерерсек! — Алайса менә болай инде. Мәүлиха. Сәхипҗамал. Мәрьямбикә, Бәдерниса, әйдә, шулар җәйсеннәр. Ястыкны да. мендәр белән җәймәләрне дә дүрт кыз дүрт почмагыннан тотып сак кына урынга китереп салдылар. Нигәдер бу вакытта берсе дә көлми, бөтенесенең чырае изге бер эш башкаргандагы төсле бик җитди иде. Урын өстенә күп итеп ислемайлар сиптеләр. Кичкә таба апайны да алып керделәр. Ул. әле генә йокысыннан уянган кеше шикелле, беравык як-ягына сәерсенеп карап торды. Апай шактый ук ябыккан иде. Аны урталарына утырттылар да ике кыз ике толымын үрделәр. Шуннан соң Зифа тәтәй, аның янына утырып, гүя үз башыннан кичергәннәрне яңадан күз алдыннан уздыргандай, бик төпчеп, тәмләп, күзләрен бер йома, бер ача. кияү кергәннән соң аның белән ничек булырга икәнен төшендерергә тотынды: — Хәзерге кияүләр ничектер инде, бик кансыз кыланалардырмы, юктырмы, безнең заманда бик тә матавыклы булыр иде. Читеге тыгыз булса, үкчәсе белән башына сабын да тиергән булса, маңгай тирләрен чыгасы бар әле. сеңелкәем! Әүвәл башта үкчәсен эләктерергә тырыш, үкчәсен! Чыкмый икән, бер дә куркып торма, дөбердәттереп сөйрә дә төшер! Хәзер казаки өстеннән билбау бәйләү бетеп бара шикелле, анысыннан котылдык, аллага шөкер. Югыйсә, билбауның очын эзләп кара тиргә батасың булыр иде. Чишенгәннән соң кулын юдырасы да чәйгә утырасы икән. — Берүк онытма, беренче чәйне икешәр чынаяк кына эчәсе, ул ла. син дә! Ян. көй. тик артыгы ярамый! Ярамый булгач, ярамый! Бабайлардан калган йола. Бөтенесе пар булсын! Кайсыдыр җилтерәтеп өйдән көзге алып керде дә аңа стенада җайлы урын эзли башлады. — Менә монда куйсак, кияүне чаршау ярыгыннан рәхәтләнеп күреп торабыз. Әйе бит, Сәхибҗамал? Аның үз мәшәкате бар иде. Ул кияү утырасы кечкенә мендәр астына аш тәлинкәсе кыстырды. Тагын бераздан монда нинди кәмитләр килеп чыгуы мөмкинлеген күз алдына китерде, күрәсең, алдан ук көлә башлады. — Һа-Һа-Һа. Менә шуннан беләбез инде: үткенме синең киявең, иммикамал апай, әллә пешкән шалкан, төшкән-калганмы? Үткен булса, тәлинкәне алып куяр Аңгыра булса, карга баласыдай авызын ачып, килер дә утырыр. Шунда тәлинкә — шатырт! һа-һа-һа! Апай шунда гына бераз көлемсерәп куйды. —• Шуңар гына да башы эшләмәсә, харап инде аннары эшләр! Тик аны шундук юатырга керештеләр. — И, төкерсәнә! Сәхипҗамалның яман теле ниләр тәтелдәмәс-’! Аннан соң инде апайны киендерәселәр булып чыкты. Шуңа җиткәч, малай гына булсам да, мин дә сыймый башладым. — Бар, бар, үкчәң күтәр! Ир-затка монда булырга ярамый!.. VII Кияүне ничек кертергә? Шул явыздан кызны да, кияүне дә ничек мыскыл иттермичә калырга? Ул турыда тагын сүз күп булды. — Ул, зимагур, тәгаен берәр этлек эшләр,— ди әти.— Я кияү килгәндә урамга аркылы аркан сузар, я бүрәнә салыр. Атларыңның аягы сынып, трантасың авып, урам уртасында хур булып ятсаң, бөтен нәселенә китә инде... Әни алай ук булырына ышанып җитми шикелле. Әмма кемнәрдер аны да искәртеп куйганнар. Кияүне алып кайтканда койма буена бик якын узсалар, ул дошманның кияү битенә дегет тутырылган ' йомырка атуы да мөмкин икән. Шунлыктан күз бәйләнер чакларга ук калдырмаска, шулай да бик үк иртә дә кертмәскә булдылар. Курыктылар диярлек тә булмасын, чамасыз гамьсезләнеп, бик үк авызыңны ачып га йөрергә ярамый. Алла сакласын! Гадәттә кияүне кияү егетләре алып килә. Безнекеләр мондый хәтәр эшне җыен кызыл авыз, яшь-җилбәзәккә ышанып тапшырмаска булдылар. Кияүне әнинең олы энесе, чиертсәң, битеннән кан чыгарга торган, таза гәүдәле, ир урталары кеше —Сафа абый алып киләсе булды. Яхшы тарантаска пар ат җигәргә, кыңгырауларның шәбен тагарга! Авылның аргы башыннан ук зур урамга төшеп, урамның нәкъ уртасыннан җан-фәрманга чаптырып алып кайтырга! Теге сөрхәнтәй куркыттым димәсен! Хәкимҗан белән мине яңа җизнине каршы алырга җибәрделәр. Әни өйдән үк колакларга тукып чыгарды — Урам буенча караштырып барыгыз. Ул-бу сиздегезме, йөгереп кенә кайтып әйтерсез. Улым, мин моны бигрәк тә сиңа әйтәм! Ишетсен колагың! Ул-бу булып күрми калсаң, үтерер атаң! Әллә истә торган әни әйткән «ул-бу», әллә юк. Безне им кызыктырганы икенче нәрсә иде: без кыңгыраулар чыңлатып пар атта килүче яшь җизнине каршы алырга барабыз. Беренче күрү бит' Ни кнлбәттә- рәк икән? Мыеклымы ул, әллә түгелме? Минем моңа кадәрге җизниләрем һәммәсе дә мыеклы булганлыктан, монысы да зур гәүдәле, мыеклы булыр кебек тоела иде. йөгерә-йөгерә басу капкасыннан чыгып, урман ягына күз салсак, күрәбез; бөтен юлны иңләп, ургылып-ургылып, зур өй кадәр тузан кибәне тәгәри Бераз якынлаша төшкәч, шул соры кибәннең бирге ягыннан. ыргытып бәргән шикелле иттереп, ат аяклары атылып-атылып чыга башлады. Мин, торган урынымда сикергәләп: — Килә, килә! — дип кычкырып җибәрдем. Хәкимҗан элек, кечерәк чагында, сөйләшмичә теңкәгә тия торган иде. Хәзер, сөйләшкәләсә дә. ана гел кирегә таба сукалый торган бер чир йокты. Ул җиңе белән борынын сөртеп, башын селкеп куйды — Юк, алар түгел! — Шулар булгач, шулар! Пар ат җигеп кичкырын бүтән кем йөрсен! — Түгел булгач, түгел! Кыңгыраулары юк! Нинди кияү кыңгыраусыз килсен?! Тыңласам, кыңгырау тавышы чыннан да ишетелми. Хәкимҗан, тыңкыш борынын мышкылдатып, көлеп алырга да өлгерде. — Әйттем ич мин сиңа, әйттем ич кияү түгел дип! Әмма без бәхәсләшкән арада пар ат җиккән тарантас тузан эченнән бәреп тә чыкты, килеп тә туктады. Иң элек ат башыннан Сафа абый сикереп төште. — Әйдә, Нәбиулла! Әнә каенең каршы алырга чыккан! Тузаннарны да басуда калдырып керик. Җизни кеше, минем абый кебек үк, мыексыз-нисез, яшьрәк кенә бер егет икән. Керфекләренә кадәр тузан баскангамы, ничекме, күзләре сөрмәле булып күренә. — Әһә, минем кайнеш ш>шы егет буламыни инде? Әйдә, күрешик алайсам! Кулны сузуын суздым, ләкин авызны әллә ничә тапкыр ачып-йомып карасам да, нигәдер бер генә сүз дә чыкмады. Җизни кеше үзе өстен- башын кага, үзе ялт-йолт каранып, гел авызын ерып тора. Ул да минем шикелле каушаган, ахры. Шуңа авызын җыя алмый торгандыр. Кияү булып керүләре уен түгел икән шул! Әһә! Әнә нигә кыңгыраулар чыңламаган икән! Сафа абый аларны моңарчы бәйләп килгән бит. Хәзер генә ычкындырып җибәрде. — Менә хәзер чыңгырдатсак та ярый инде. Яңа Сала да тәпи бассын, атларга да дәрт керсен! Я әле! Кузгалып китүгә, атлар утка баскандай булды. Сафа абыйның төпкә җиккән кара турысы, авызлыгын тешләп, муенын аккошныкыдай бөгеп китерде дә, әй китте бер мәлне бөтен гәүдәсен гуптай сикертеп! Безнең кара байтал нинди авыр тәнле инде. Юлга чыксаң, юырттыра алмый кара тиргә батасың. Хәзер ул булып ул әллә нишләде. Ял-кой- рык күпергән, үзе сөлектәй сузылган, кая басарын белми, оча гына! Басу капкасына житәрәк, Сафа абый җизнигә борылып ым какты. Җизни түрдәге ястыкның өстенәрәк менеп, җәелебрәк, бер кулы белән биленә таянып, башын калкытыбрак утырды. Сафа абый үзе кузла баскычына аягын терәп, кәләпүшен басыбрак киде. Минем кабыргага төртеп алды: — Нык ябыш! Кәләпүшеңне кулыңа ал! Төшеп калмагыз! Я, аллага тапшырдык! һи, моңарчы уены гына булган, менә кайчан икән әле аның дуены! Сафа абый ун колач озынлыктагы сумалалы чыбыркысы белән, ерактан ук әйләндереп торып, чажылдатып китереп сугуга: «һәәйт!»— дип кычкырып җибәргән иде, атлар бөтенләй шаштылар. Суырып та алдылар, очыртып та киттеләр. Менә кайда икән әле ул тамаша! «Выжт» иттереп кенә басу капкасын уздык, ике сикерүдә урамга да килеп кердек. Арба эзен дә күргән юк, исән каласын да белгән юк. Тәгәрмәчләр тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк. Кыңгырауларның ярсыган чыңы, урамга сыя алмыйча, шашынып, пыяла ватыкларыдай чыңлап, коймаларга, өй кыекларына, өянкеләргә барып бәрелә. Урамның як-ягында җелт-җелт итеп йортлар, капкалар сөрлегеп кала. Апайлар, җиңгиләр, малай-шалай капка төпләренә йөгерешә. Атларның аяк астыннан тавыклар, казлар атылып чыга. Очабыз! Авыз белән күзләргә балчык тулды, чүп тулды. Менә югары очны ла уздык, урамга ярып кергән тирән чокыр башын да уздык. Атылып мәчет янына да килеп чыктык. Ул да түгел, тарантасыбыз «дырр» иттереп тузан эченнән зырылдап борылды да капкадан да кереп китте. Капка төбе тулы малайлар, егетләр, баскыч төбе тулы кыз-кыркын. Барысы да яулык читеннән күзләрен елтыратып, кияүне күзлиләр. Әле мин кузладан төшеп кенә маташам, ә җизни булган кеше (ни арада шәйләп алган диген син!) келәт ишеге төбенә якынлашып та килә. Мин бит хәзер йортта бердәнбер малай, ишек бавынык бүләге бүтән берәүнеке дә түгел, минеке булырга тиеш! Әллә ике сикердем, әллә өч булды. Ничек тә ишек тоткасына җизнидән алданрак барып ябыштым. Нәрсә әйтәсен әллә кайчан ук ятлап куйган инде югыйсә: «Ишек бавы — бер алтын, безнең апай — мең алтын!» — дип такмакларга, апайның бәясен күтәрә төшәргә кирәк. Әмма тарантас башында дырылдап кайта торгач, ул көйле сүзләр, күрәсең, коелып калганнардыр, искә генә төшмиләр бит! Шулай да ишек тоткасын эләктердем дә батыраеп тотындым; — Ишек бавы... безнең апай, ишек бавы... безнең апай... Әмма җизни кеше бик ашыга иде. Күрәсең, аңа күз алдыннан тизрәк юк булырга, үзенә төбәлгән йөзләрчә очлы күзләрдән тизрәк кереп качарга кирәк булгандыр. — Ә, ярар, энем, бик шәп! Мәле, тот әле менә шушыны!—диде дә миңа пәке сузып, апай янына кереп тә китте. Ишек ябылып кына өлгерле, Хәкимҗаннар, Нимҗаннар мине сырып та алдылар. — Кая, күрсәт, нинди пәке эләкте? — Балыклымы? Түгелме? Кызыл саплы, балыклы пәке алып килгән икән җизни! Кияү бүләге шундук кулдан кулга китте. Аның ике пычагын да бер-бер артлы язып, бөгеп, көзге төсле ялтырап торган җирләренә сулыш өреп тә, йөзенә бармак тидереп тә, тырнакка, чәчкә каптырып та карадылар. Нимҗан хәтта шундук, җиргә утырып, пәке кадаш та уйнап алды. Ахырдан һәммәсе бердәй бер сүзне әйттеләр — Шәп пәке, балыклы пәке бу! Җилле кеше икән синен җизнәң! Халык таралды, урам белән ишек алдында шәфәкъ яктысы гына эленеп калды, туганнар өй эченә тулды. Шулай да безнең өйдә хәл-әхвәл бик киеренке иде әле. Әти белән әни югары өйдә абыйлар, җизниләр белән бик озак киңәш кордылар. Ниләр турында пышылдауларын колак очым белән генә мин дә ишеттем: «ул-бу» булмасын дип, дәү абый келәт янындагы бакчада төн чыгарга тиеш. — Яныңа кистән сал!—диде әти. Гайнулла җизни, капкага дегет сыламасыннар өчен, урам якка күз- колак буласы. Ул шундук җиңнәрен сызганып калын тавышы белән гадәтенчә үкереп куйды: — һе, килеп кенә карасыннар! Муеннарын сындырып ыргытмасам, Гайнулла булып йөрмим дә!.. Тик боларның берсе дә кирәк булмады. Караңгы төшәр-төшмәстән Гыйльми түти килеп керде: — Илчегә үлем юк! — диде. — Нинди илче, кемнән? — Хәзер әйтәм... Әхәт китә! Безнекеләр шаккатып Гыйльми түтинең авызына текәлделәр. — Кая китә, ничек? — Җәһәннәмнең теге ягына! Кая китсә дә барыбер түгелмени’ Сиңа әйтергә кушып калдырды. Бәшир: «Аның шикелле таш бәгырьле кансыз кешене кызганып тормаган булыр идем, аны кара җәяү калдырырга бер шырпы җиткән. Тик Өммикамалны елатасым килмәде, аның хакына гына түздем»,— диде. Актык сүзен лә әйтим: «Үземчә иттем дип бик масаймасын! Безнең дә үз көнебез килер әле»,— дип тә әйтте. Кинәт бик күңелсез булып китте. Әни битен каплап читкә борылды. Әти, берни дә ишетәсе килмичә, кискен генә кулын селтәп, чыгып китте. Өйдән-өйгә I Мин күкеле сәгать сукканга уянып киттем. Ничәне сукты икән? Бишнеме, алтынымы?.. Зиһенем чуалып сәерсенеп ятам. Бу ниткән сәгать? Кайда соң әле мин?.. Өй эче тып-тын. Караңгы да. Тик күтәрелебрәк караганда азрак мич агы гына төсмерләнә. Борыныма әллә нинди әчкелтем авыр ис килеп бәрелде. Шундук исемә дә төште. Кулымны сузып янымдагы тула төргәген стена буена ук этәреп куйдым. . Миңа бик моңсу булып китте. Ник уяндым икән? Нигә бер дә уянмыйча, шул бер очтан бик озак, әллә нихәтле йокламаганмын икән?.. Әнә шул туладан кичә без чикмән тегә башладык. Сафа абый, сәке өстенә менеп, тезен чәнчеп утырды да чикмәннең өлгеләрен кисте. Ул кайчысын бер кыскан саен тешләрен дә кысып, уртларын уйнатып куя. калын, коңгырт кашлары бер күтәрелә, тагын җимерелеп төшә. Тула бик калын иде. Менә чикмәннең ал тактасы булды, арт тактасы, аннары җиңнәре белән зур кайтарма якасы киселде. Шушы кырыкмаса-кырык тула кисәгеннән зур гына чикмән оештырырга кирәк Бөтенесен энә белән, бөтенесен кулдан. Менә хәзер озакламыйча яңадан торырга, кара төнгә кадәр шул сасы тула белән җәфа чигә башларга кирәк. Бу без тегә башлаган беренче кием иде әле. Мин шешенкерәгән имән бармагымны стена салкынынарак сузам Бармак сулык-сулык килә. Уймак кигән урыны кабарып чыккан. Хәзер мин әнә шул кайдадыр бик озак ятып ачыган, тычкан исләрен сеңдереп сасып беткән тула кисәкләрен күрмәс өчен әллә ниләр бирер идем. Озакламыйча торырга кирәклеге исемә төшүгә, әллә нишләп ки- тәм. Бу эшнең очын да, кырыен да күрмим, кызыгын да тапмыйм. Тегү эше энә белән мәгьнәсезгә казыну, очсыз-кырыйсыз азап булып кына күз алдыма килә. Җенем сөймәгән эш... Ә сәгать дигәнең бертуктаусыз үзенең тикелдәвен белә. Әйтерсең, ул чертчерт, черт-черт иттереп өйнең тынлыгын вак-кисәкләргә турый-ту- рый да шулай юкка чыгара бара. Әмма минем алай тиз генә яктыртасым да. торасым да килми. Бераз гына булса да күземне йомып, авылымны, әниләрне күз алдыма китерәсем килә. Тик анда да әллә пи юаныч юк. Тегүгә чыгып китәр алдыннан, әти белән Сафа абый чәй янында минем турыда сөйләштеләр. — Укытып булмый инде малайны, булмый, чама юк,— диде әти.— Ниятем бик зурдан иде. Икесен дә кеше итәргә иде исәп. Булмады. Безнең ише кешенең мулла иткәнче укытырга хәле җитми. Болай гына >кып чыккан шәкертләр бер эшкә ярамый. Әнә бит. абыйсын укытып ничә ел чиләндек! Барыбер солдатка алдылар. Ичмасам, монысы һөнәргә өйрәнсен. Сафа абый елларның авырлыгыннан зарланырга тотынды. Иген булмаган. Ямаширмәдә тегәргә эш юк. ди. Әлеге шул сүз тыңлап кына, якын кеше итеп кенә алып чыкса инде. Үзенә кыен булса да... — Хакын үзең белеп салырсың инде. Кеше бәясе булыр. «Кеше бәясе» дигәннәрен мин соңыннан гына белдем. Өйрәнчек ма« лайга кыш буе эшләгән өчен я бер ситсы күлмәк, я бер ыштан бирәләр икән... Хәер, ул ягына бик ук исем китмәде, мине башка ягы борчыды. Әтинең агара башлаган чәче, тыны бетүе, кул-аяклары туңуга чыдый алмыйча, җәй көне дә бияләй киеп йөрүе, аякларын кайнап торган самоварга терәп торуы күз алдыма килде. Күрәсең, безнең өйдәге хәлләр яхшыдан түгелдер. Мин ул вакытта китапның тәмен белеп укый башлаган идем инде. Китапларымнан аерылу аеруча кыен булды. Мәдрәсәнең китап киштәсендәге күн тышлы калын-калын борынгы китаплар миндә нинди генә хыяллар тудырмады! Ниләр генә бар икән ул китапларда? Киләчәктә мин аларның да серенә төшенермен, теләсә кайсы китапны, теләсә кайсы урыныннан ачып укый алырмын дип хыяллана идем. Менә хәзер минем ул хыялларымның бөтенесе җимерелеп төште. II ' Чаршауның теге ягында сиртмә шыгырдый башлады. Шундук, мазасызланып, яшь бала еламсырарга тотынды. Ул да түгел, баланың анасы булса кирәк, кыштырдап барып кучкардагы сукыр лампага ут кабызды. Шуның артыннан ук баланын, ашыгып-ашыгып, бик тәмле итеп, авызын чәпелдәткәне ишетелде. Мин хәтта баланың кечкенә юеш иреннәренең матур булып бүлтәеп чыгуына хәтле күз алдына китердем. Менә ул, анасының беләкләрендә яткан килеш, моңарчы бер генә кайгы сөреме дә керләндермәгән, бер генә ачы күз яше дә төсен уңдырмаган, чык тамчысыдай ачык-саф күзләрен елтыратып, сөйкемле итеп, анасына карап ятадыр. Хәтта миңа бүлмә тактасы аша яшь баланың үзенә генә хас ягымлы исе дә аз гына борынга керә шикелле тоелды. Менә анасы баласын шап-шап итеп сөяргә, бик ягымлы һәм балаларча сакау сүзләр әйтеп, аның белән пышылдашырга кереште: — һи, чекери күз! һи, төн сандугачы! Торуың шушымени инде, ә?! Сулаймени?! Таң иртәдән торып әниемә булышыйм дидеңме, сулайме- ни?! һи, сине, тфү, тфү, күзләрең'. Хуҗа хатын мина үз анамны хәтерләтте. Безнең әни дә кечкенә сеңелне, шулай сөйләшә-сөйләшә, зурлар торганчы туйдыра торган иде бит. Торганнан соң һавата чыгыйм дисәм, өй бусагасыннан атлауга, туп- туры шәрә буш урында булып чыктым. Бу кешенең өйалды да. карал- ты-кура, койма дигәннәрнең дә берсе дә юк икән. Хуҗа хатын түр сәкегә шакмаклы ашъяулык җәйде. Аның уртасына ватыла башлаган иске икмәк турап өйде, дүрт-биш шакмак шикәр куйды. Шуннан соң, иске генә самоварның артына утырып, икебезгә дә чәй ясагач, бик тырышып, ихлас күңелдән кыстарга кереште: — Яле, бары белән ашап кына утырыгыз әле. Бигрәк тә бетәшкән чакка туры килдегез, ходаем. Ичмасам, чәйгә сөтебез генә дә юк Кәҗәбезне көзен сатып җибәрдек. Үзенә чикмән тектермичә булмый ла- баса. Өсте-башы бик бетте. Мин, үземнең болар кебек үк ярлы булмавыма уңайсызланган сыман (минем дә бишмәтем белән бүрегемнән, киез итегемнән башка бер нәрсәм дә булмаса да), кыенсынып кына өй эченә к\з саллым Бөтен өйдә агач сиртмәле бала бишегеннән, бадьян белән агач табактан һәм идәндәге бер бүкәннән башка күз төшерерлек берни дә юк иде. Сафа абын, түр башында бөкресен чыгарып, алдына гына карап утырган килеш, бик тырышып, коры ипи мүкелдәтә. Ул минем дә ботыма төртеп ипигә ишарә итеп алды. Янәсе: «Ныграк аша! Гаеп итәләр дип уйламасын», дигәне инде Шулай сөйләшмичә генә чәй шупырдатып утырганда, мич башында кемдер кыштырдаганы ишетелде. Озак та үтмәде, аралыктан күзен уа-уа, күлмәкчән, ертык ыштанлы бер малай килеп чыкты. Анасы аны шундук, җитез генә үзенең артына яшерде. — Монысы олы улыбыз була инде. Абыстайга йөри башларга иде дә кана, чалбар да юк, бишмәт тә. Менә Сафа абыйлары атасының иске бишмәтеннән чалбар сыман берәр нәрсә әтмәлли алмасмы икән соң? Оста, бераз көттереп кенә: — Карарбыз,— диде. — Аталары бишмәт тышлыгына акча юнәтә алса, эчлегенә иске күлмәгемне тотарбыз дип торам да... Сафа абыйлары бик иске-москы димәсә. — Бик муртаймаган булса... Хуҗа җиңги үзе ишеккә таба карап утыра, табынга борылганда, яулык почмагын авыз чите белән эләктереп, битен капларга тырыша иде. Аның тавышы йомшак кына, кыюсыз гына. Ул хатын-кыз башы белән ир-ат алдында шулай сөйләнеп утыруына да кыенсына иде шикелле. Тик тегүчеләрдән бер сүз дә чыкмый бит. Әллә табын бик такыр булганга шулай кашларын җимереп утырамы бу тегүче? Бу тынлыкка җаны өшеп утыра торгач, җиңги бик яман кыстарга керешә, я берәр сүз табып тагын үзе сөйләнә башлый. Алар күптән түгел генә башка чыкканнар икән. Әтиләре бик яхшы кеше булган да бит, үги ана зобаныйның да зобание икән. Шул тәмуг кисәвеннән узып әткәйләре иске келәт белән шушы күкеле сәгатьтән башка бернәрсә дә бирә алмаган. Иске келәт өй булган, күкеле сәгать әнә утыра түрдә күкелдәп. Сафа абый анда да сүзне куертып җибәрмәде. . — һе, кара син, ә! — дип кенә куйды. Үкереп торган төп йорттан шулай кимсетеп чыгарсалар да, аллага шөкер, ачка да үлмәделәр, капчык асып соранырга да чыкмадылар. Торырга куышлары, ашарга ипиләре бар, менә, исән-сау булсалар, алмадай ике бала үстерәләр... Моннан ерак түгел, Корткачык авылы яныннан Себергә таба тимер юл узасы икән дә, аның ире шунда балчык эшенә ялланган. Кичә кич ул өйдә иде. Сафа абый чикмәнгә үлчәү алгач, ул утырган җирендә үк йоклый башлады да почмакка барып ауды. Бу апа минем әнидән күп яшь иде әле. Аннары безнең әнинең бите озынча, моның түгәрәк. Шулай да ул үзенең оялчан әдәплелеге белән- ме, әллә балалы аналарның күбесенә хас булган ягымлы йомшак кү- ңеллелеге беләнме, ничектер минем әнигә дә охшаган сыман тоелды. Тагын шулай бераз тавышсыз-тынсыз утырганнан соң, ул янә сүз тапты: — Бу оланны ятим диикме соң? Сафа абый, чәен шупырдата биреп, авыз эченнән: — Юк, түгел, — дигән сыман ботка пешереп алды. Хуҗа хатын хәзер инде бик тырышып, мине кыстарга тотынды: — Мәле, олан, аша менә шуны бик тәмле иттереп. Монда анаң юк, оялып утырсаң, гүпчи дә ач калырсың. Өстенә бер шакмак шикәр куйган иске ипи телемен ул миңа шундый чын күңелдән, шундый кадерләп сузды, бал белән май яккан ипи телеме сыман, мин аны чыннан да бик тәмле итеп, рәхәтләнеп ашадым.

(Дәвамы бар )