ТӘНКЫЙТЬЧЕ, ПЕДАГОГ ҺӘМ ФӘН ЭШЛЕКЛЕСЕ
Галимҗан Нигьмәти 20—30 еллар татар совет әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән күренекле галимнәрнең берсе иде. Шул елларда әдәбият мәйданына аяк баскан кайсы гына шагыйрьне, язучыны алма, аларның һәрберсе Нигъмәтинең игътибарын, конкрет ярдәмен күреп үсте, дияргә була. Ул талантлы яшьләрме үстерүгә, алар иҗатындагы уңышлармы һәм җитешсезлекләрне вакытында күрсәтеп барырга, яшь талантларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша иде. Ул елларда, мәсәлән, Туфанны формализмда гаепләүчеләр булды. Нигьмәти исә Туфан иҗатының уңай, көчле якларын күрә алды һәм аны хаксыз гаепләрдән саклап калды. Мин Нигъмәтине 24 еллардан, ул Мәскәүдә Коммунистлар университетының тулай торагында яшәгән чактан, ук беләм. Ул кече яшьтән китап яраткан. «Галия»дә укыган елларда Тургенев томнарын алырга бик кызыкканын, һәр көнне китап магазины алдында озак вакыт шул томнарны карап торуын, соңыннан, акча җыеп, аларны сатып алгач, ничек шатланганын сөйли торган иде. Нигьмәти кайда очратса да китап сатып алды. Аның библиотекасында, мәсәлән, Шекспирның 1914 елда басылган томнары саклана иде. Соңыннан ул бөек язучының совет чорында чыккан томнарын сатып алды. Һәм ике басманы чагыштырып, тикшереп утырганын әле бүген дә хәтерлим. Студент буларак та, аспирант буларак та, миңа Г. Нигъмәтинең бик күп лекция һәм беседаларын тыңларга туры килде. Ул тапкыр сүзле, аңлаешлы итеп сөйли белә торган, оста педагог иде. Лекцияләрен ул рус һәм чит ил язучыларыннан алынган мисаллар белән баета, шул сәбәпле, алар- ны тыңлау мавыктыргыч та, кызыклы да була. 1932 елда, аспирантурада укыганда, мин аның ассистенты идем. Шуңа күрә җитәкчемнең бер генә лекциясен дә калдырмадым. Берничә елдан миңа ул кайбер курсларда лекцияләр укуны тапшырды, бу эштә зур ярдәм күрсәтте. Лекция планнарын тикшерә һәм, дәресемә кереп, конкрет күрсәтмәләр бирә иде. Нигьмәти татар әдәбияты буенча аспирантлар әзерләүче беренче профессор иде. Үзенә тапшырылган аспирантларның ничек үсүләрен ул җентекләп тикшереп торды. Әйтик, аспирант Искужинга беренче курсларда әдәбият теориясен укытуны тапшырды, аңа зур өметләр баглый иде. Ләкин көтелмәгәндә, очраклы бер авырудан, Ис- кужин вакытсыз үлде. Аның аспирантларыннан Мамин Һади Такташ иҗаты буенча беренче мәртәбә монография язып чыкты, Байков Шакир Мөхәммәтов иҗаты турында диссертация әзерләде, ләкин диссертациясен якларга өлгермәде. Ватан сугышында Мамин да, Байков та һәлак булдылар. Нигьмәти үз шәкертләренең иҗтимагый эшләрдә катнашуларын, халык алдында чыгыш ясауларын, газета-журналларга язышуларын таләп итә иде. 1933 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы урта мәктәпләр өчен дәреслекләр әзерләүдә пединститут укытучыларының катнашуын сорады. Мин III класс өчен, Нигьмәти V класс өчен дәреслек әзерләдек. Дәреслекләр басылгач, Нигьмәти үз дәреслеген миңа бүләк итте. Анда: «Маһинурга, дәреслек язучылыкның хатирәсе итеп Г. Нигьмәти. 2 ноябрь, 1933 ел», дип язылган иде. Ул дәреслек хәзер дә миндә саклана. Г 1937 елның кыш һәм җәен Нигьмәти урта мәктәпләр өчен әдәбият теориясеннән зур бер китап язуга багышлады. Кайбер бүлекләрен бергә укып тикшергән дә идек. Ләкин 1937 елгы бәхетсезлек ул дәреслекнең мәйданга чыгуына комачаулык итте. Дәреслекнең кайда, ничек югалуы билгесез. Ул заманнар артта калды. Нигьмәти мәктәбе, аның акыллы киңәшләре миңа укыту практикамда зур ярдәм итте, һәм мин институтта укыту дәрәҗәсенә күтәрелергә юл ачкан күренекле укытучымны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алам.