Татарстан тарихы буенча чит илдә чыккан бер китап турында
Чит ил тарихчылары, төрки телләрдә сөйләшүче СССР халыкларының тарихын өйрәнгәндә. Татарстан һәм татар халкы тормышына да зур игътибар бирәләр. Ел саен диярлек дөньяның төрле илләрендә безнең республикабыз тарихы буенча язылган китаплар һәм мәкаләләр чыгып тора. Соңгы елларда чыккан шундый хезмәтләрнең берсе «-Россия мөселманнарының милли хәрәкәтләре. Татарстанда •солтангалиевчелек» дип атала. 1960 елда Парижда чыккан бу китап Татарстан тарихының шактый зур чорын яктыртуга багышланган. Авторлар үз хезмәтләрендә Казан ханлыгы Россиягә кушылган чорлардан алып XX йөзнең 50 елларына надәр булып үткән тарихи вакыйгалар турында сөйлиАвторларның берсе — Александр Беннигсен Франциядә танылган исламчылардан санала, 1957 елда Парижда басылып чыннан «Ислам буенча энциклопедиямнең авторы. Аның күпчелек хезмәтләре СССР территориясендә яшәүче төрки халыкларның милли азатлык хәрәкәтен өйрәнүгә багышланган. Шанталь Келькеже да безнең республика тарихын өйрәнү буенча аерым хезмәтләр язган неше. Аларның бу хезмәте күп еллык эзләнүләр нәтиҗәсендә язылган булса кирәк. Китапта кузгатылган мәсьәләләр буенча авторлар байтак кына мәкаләләр дә чыгарганнар. Алар совет тарихчыларының хезмәтләреннән иркен файдаланганнар. Китап ахырында китерелгән киң библиография әнә шул турыда сөйли. Анда ТАССР Верховный Советы сессиясе материаллары, милли мәсьәлә буенча КПСС Үзәк Комитеты һәм Татарстан өлкә комитеты карарлары, Татарстан тарихына кагылышлы документлар җыентыклары һәм башка материаллар бар. Беннигсен һәм Келькеже безнең заман тарихчыларының иң соңгы хезмәтләре белән дә танышып барганнар. Библиографиядә М. К. Мөхәррәмовның. Р. И. Нәфиговның, И. М. Ионенко һәм башкаларның хезмәтләрен күрәбез. Шулай да, авторлар 20 еллар тарихчыларының хезмәтләрен артыграк күрәләр, ул хезмәтләрне үзләре өчен кыйммәтлерәк саныйлар. Әлбәттә, без элекке тарихчыларның хезмәтләре белән исәпләшәбез. Тик шулнадәресен әйтеп китәргә кирәк: ул заман тарихчыларының иүбесө марксистик- ленинчыл методологияне үзләштереп җиткермәгәннәр иде. Өстәвенә аларның хезмәтләрендә архив материаллары да аз кулланылган. Авторлар социалистик резолюциягә каршы көрәшкән һәм соңыннан безнең илдән сөрелгән татар буржуаз милләтчеләренең «хезмәтләрен» һәм «истәлекләрен» ышанычлы чыганаклар итеп файдаланалар. Шундый ун ышаныч Америка фальсификаторы Зеньновснийга һәм немец авантюристы фон Мендега күрсәтелә, төрле антиле- нинчыл элементлар, милләтчеләр зур авторитетлар булып йөртеләләр. Шул рәвешчә, алар файдаланган чыганаклар үзләре генә дә сагаерга мәҗбүр итә. бу хезмәтнең фәннилек дәрәҗәсе турында шик уята. Китап өч бүлектән, һәр бүлек үз чиратында кечкенә-кечкенә аерым бүлекчәләрдән тора. Беренче бүлек «Октябрь революциясенә кадәр татар милләтчелеге» дип аталган. Монда авторлар татарларның төрле чорларда патша дәүләтенең руслаштыру политикасына каршы алып барган көрәшенә тукталалар. Авторлар уенча, ул көрәшне «ассимиляция». «хезмәттәшлек» һәм •яңа киеренкелек» исемле чорларга бүләргә мөмкин (1860 — 1905 еллар). «Политик тормышның башлануы» дип исемләнгән бүлекчәдә татар җәмгыятенең төрле катлауларының, ягъни эшчеләр, крестьяннар һәм «бай класслар»ның хәле анализлана. Шунда ун «революцион группаларның» һәм «уртача буря:уазия» группаларының эшчән- леге тикшерелә. Аннан соң авторлар 1917 елның февраленнән октябренә кадәр чорда «власть өчен керәшене сурәтлиләр. Монда 1917 елның җәендә үткәрелгән мөселман съездлары турында сөйләнә. «Коммунистлар партиясендә татар милләтчелеге» дип аталган икенче бүлектә революциядән соңгы еллардагы Татарстан тормышы күзәтелә. Ләкин авторлар Коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең төп линиясенә каршы көрәше белән даны чыккан Солтаигалиевнең «эшчәнлеген» як Ч тыртуда аеруча зур тырышлык һам юмартлык күрсәтәләр. Шушы милләтче исеме астында алар ботен бер эпохадагы «халык хэрәкәтс»н күрсәтергә омтылалар. Бүлек 1917 — 1923 елларны үз эченә ала һам ЕКП(б) ҮКның терле национал-унлонист- ларны тәнкыйть иткән карарын иснә теше- рү белән тәмамлана. Китапның еченче бүлегендә Беннигсен һәм Келькеже татар халны тормышындагы һәрбер вак факттан «милләтчелек рухы» табарга тырышалар. Француз буржуаз матбугаты тарафыннан югары бал алган бу китапның ныскача эчтәлеге менә шундый. Бу мәкаләдә без Беннигсен һам Келькеже китабында яктыртылган барлык мәсьәләләргә дә тукталмыйбыз. Хезмәтнең төп тенденциясен ачардай аерым урыннарын гына карап китәбез. Әйтергә кирәк, безнең олкә тарихының 20 йозгә кадәрге чорлары турында сойләгәндә, авторлар нигездә рус галимнәренең хезмәтләреннән файдаланалар. Дорес, алар күбесенчә фактик материаллар гына алалар, ә нәтиҗәләрне үзләре ясыйлар. Татар халкының патша хөкүмәте алып барган руслаштыру политикасына каршы авыр нөрәшен авторлар бик кызык аңлаталар. Бу күп еллык корәштә татарларның «сирәк очрый торган яшәү- чәнлек» һәм «какшамас ихтыяр кочс« күрсәтүләрен билгеләп, Беннигсен һәм Келькеже татар хезмәт ияләренең рус һәм үз милли ломещиклары, дворяннары һәм буржуазиясе изүенә каршы сыйнфый норәшен читләтеп узарга тырышалар. Хәлбуки, тарихи фактлар рус һәм татар крестьяннарының. үз интересларын яклау ечен, бергәләп. кулга-кул тотынып көрәшүләре турында сөйли. Рус һәм татар пролетариаты да капиталистларга һәм фабрикантларга каршы бергәләп норәштс. Татарстан тарихының Октябрьга кадәрге чорын яктыртканда, Беннигсен һәм Келькеже татарлар арасында революцион хәрәкәтнең үсешен бозып, кечерәйтеп күрсәтергә тырышалар. Алар татарлар арасында марксизмның «бии аз» таралуын һәм татарларның социал-демократик хәрәкәттә бик йомшак катнашуын исбат итмәнче булалар. Аның каравы, авторлар һәрнәрсәдән милләтчелек, панисламизм һәм пантюркизм идеяләрен казып чыгаралар. Француз белгечләре рус һәм татар революционерларын үзара каршы куярга азапланалар. Моселман Комитетының' эш- чәнлсгснә багышланган бүлекчәләр шул турыда сөйли. Хәзерге заман тарих фәне 1917 елның апрелендә нүренонле революционер М. Вахитов һәм башка татар большевиклары тарафыннан оештырылган Моселман социалистлар комитетының татар крестьяннарын һәм эшчеләрен революцион хәрәкәткә тартуда зур уңай роль уйнавын раслады. Бен1 Мосслмпн социалистлар комитеты 1017 елның апрель биш.чи рында М Вахитов ннн1(||<ггиш1сы белик тозело РСДРП(б)ның Кавин комитеты җитикчелегендә. бу комитет татар хеамәт ияләрен большевистик лозунглар тирәсенә тупларга булыша, буржуаз милләтчеләргә каршы актив корәш алып нигсен һәм Келькеже совет тарихчыларының хезмәтләрендә китерелгән фантларны кире кага алмыйлар. Мөселман социалистлар комитетының зур эш башкаруын таныйлар һәм ул «Казан большевикларына бик нык ярдәм итте» дип язалар -'. «Кызыл байрак» газетасы: «Ванытлы хөкүмәтне каты тәнкыйтьләп, сугыш хәрәкәтләренең тукталуын, җирнең крестьяннарга бирелүен һәм бигрәк тә властьның Советларга тапшырылуын таләп итеп, гадәттә большевиклар юлыннан барды». — диләр авторлар. Шуңа да карамастан, алар, үзүзләренә каршы килеп. Моселман социалистлар комитетын Казан большевикларына каршы куярга тырышалар. Алар Мөселман социалистлар комитетында татар большевикларының роле кечкенә булды. Казан большевиклары белән элемтә очраклы иде небег- рән карашлар үткәрәләр. Алай гына да түгел, авторлар Моселман социалистлар комитетына «мөселман җирләрен руслар хакимлегеннән азат итү теләге» шикелле чынбарлыкка бөтенләй туры килми торган бурычлар тагалар. Беннигсен һәм Келькеже бу комитет «милли социализм» төзергә, ахырдан аны доньяның башка ислам илләренә таратырга теләде дип раслыйлар. Мондый «кыю нәтиҗәләр» нәрсәгә нигезләнгән соң? Әлбәттә. Моселман социалистлар комитетының программасында булсын, ул башкарган чараларда булсын, мондый тенденциянең эзе дә юк. Укучыны коры сүзләр белән генә ышандырып булмаслы- гын аңлап, авторлар үзләренең уйдырмаларын торле авторитетлар белән ныгытмам- чы булалар. Заманында И. Рахматуллин, Моселман социалистлар комитеты татарлар арасында эшләү белән генә канәгатьләнеп калмады, ә «социализм идеяләрон бетен ислам илләренә» таратуны үзенә максат итеп куйды, дип язган иде . Билгеле, И. Рахматуллин сүзләрендә Беннигсен һәм Келькеже расларга теләгән фикерләрнең эзе дә юн. Алар бу әсәрләрендә Мөселман социалистлар комитетының эшчәнлегендә күренгән кайбер җитешсез янларны бик күпертеп күрсәтсәләр дә. комитет эшенә уңай бәя биргән бүгенге хезмәтләрне күрмәмешкә салышалар. Хезмәтләренә заман рухы кертү һәм объектив күренергә тырышу теләге белән булса кирәк, алар тарих фәннәре докторы М. К. Мохәррәмов монографиясеннән дә езеиләр китерәләр •. Тик аның белән килешмиләр генә. Авторлар Р И. Нәфиговның М. Вахитов турында язылган соңгы әсәрләре белән дә яхшы таныш. Ә бит Нәфнгоо китабы, яңа документлар нигезендә. Моселман социалистлар комитетының һәм М. Вахитоаның Казанда Октябрь революциясен әзерләү һәм үткәрү эшендә, татар хезмәт ияләрен оештыру һәм аңлату, алар арасында социализм идеяләрен тарату эшендәге зур ролен ышандырырлык итеп исбатлады '. Беннигсен һәм Нелькеже Казан большевиклар оешмасының интернационал характерын шик астына алалар. Алар аны саф рус оешмасы итеп күрсәтергә тырышалар. Авторлар: җирле большевик җитәкчеләре үз сафларына татар эшчеләрен алырга никадәр генә тырышмасыннар, Октябрь революциясенә кадәр большевиклар партиясендә татарлар бик сирәк очрый иде. дит язалар. Шушы позициядән чыгыл, алар Казанда Октябрь революциясен «тик руслар ясады» дип аңлаталар, татарларның революциядә катнашуларын кечерәйтеп күрсәтергә, юкка чыгарырга маташалар. Бу чит ил тарихчылары күренекле большевик Якуп Чанышсвның «Армия һәм Октябрь» дигән хезмәтендә китерелгән фантларны шик астына алалар, Чанышев Октябрь социалистик революциясен хәзерләүдә «үз ватандашларының ролен» арттырып күрсәтә, диләр. Аларга җавап итеп без Октябрь вакыйгаларында катнашкан рус иптәшләрнең бу мәсьәләгә нарата әйткән сүзләрен китерә алыр идек. Мәсәлән, Н. Ежов, Масальский, Грасис Октябрь революциясен хәзерләүдә татар пролетариатының роленә югары бәя бирделәр. Бу иптәшләрнең хезмәтләрендә әйтелгән ул фикерләрне, билгеле, Беннигсен белән Нелькеже дә белә. Шуңа күрә авторларның мәсьәләне хәл итүдә гадол булуларын шик астына алырга безнең тулы хакыбыз бар. Россиянең барлык почмакларында яшәүче хезмәт ияләре кебек үк, татар хезмәт ияләренең дә революция юлындагы зур ролен совет тарих фәне инде күптән исбат итте Партиябезнең XII съезды милли мәсьәлә буенча резолюциясендә болай диде: «Бу теләктәшлек һәм ярдәм итү Октябрь көннәрендә безнең партиябезнең җиңүен тәэмин итүче хәлиткеч моментларның берсе булды». Татар халкының автономияле милли дәүләт тозү тарихы да китапта берьяклы күрсәтелгән. «Татар-Башкорт Совет республикасы турында» положениенең басылып чыгуын Беннигсен һәм Нелькеже интервенция башлану белән бәйле дип саныйлар. Мондый шартларда, янәсе, Совет власте алар- ның «милли таләпләренә каршы тора алмады» Бу китапкз рецензия язган белгечләрдән Максим Родинсон мәсьәләне тагын да куертып җибәрә. Ул колчанна каршы көрәштә татар хәрби частьларының «зур ролен» күрсәтә дә, Совет хөкүмәте ниндидер мәиэрле ниятләрдән чыгып кына ТатарБашкорт республикасы тозергә вәгъдә бирде, дип ышандырманчы була’. Ә инде 1919 елда БАССР һәм 1920 елда ТАССР төзелүне ул: анчехлариы һәм Колчакны җиңгәннән соң, русларның «Волга һәм Урал буе мөселманнарының ярдәменә мохтаҗлыгы кимү» белән аңлата. Билгеле булганча, Татар-Башкорт республикасы төзү фикере 1918 елның февралендә үк туган иде. Республика төзү турындагы положение шул ук елның 22 мартында басылып та чыга. Ә империалистлар тарафыннан оештырылган акчехлар фетнәсе 1918 елның май ахырларында гына башлана. Шулай итеп, Француз белгечләренең Татар-Башкорт республикасы төзү турындагы мәсьәләне акчехлар фетнәсе һәм Кол- чакка каршы көрәш белән бәйләп аңлатулары һич кенә дә нигезле түгел. Киресенчә, әлеге республиканы тезү, гражданнар сугышы башлану аркасында, тормышка ашырылмый кала. 1919 елның октябрь аенда В. И. Ленин: партиянең Үзәк Комитеты татар һәм башкорт автономияле республикаларын хәл итү мәсьәләсе бу халыкларның үз теләкләреннән чыгып каралачак, дип белдерде'. Татар һәм башкорт автономияле республикаларын төзегәндә Совет хенүмәте. бу халыкларның һәркайсына үз дәүләтләрен булдыру мөмкинлеген биреп, һәр милләтнең үзбилгеләнү хонуны турында марксистикленинчыл тәгълиматны практикада тормышка ашырды. Беннигсен һәм Нелькеже исә, татар һем рус халыклары арасындагы тарихи дуслыкны бозып күрсәтеп, безнең ил тормышының бүгенге чынбарлыгына пычрак таш- ламакчы булалар. Чын тарих безнең халыклар арасындагы дуслыкның еран гасырлардан килә торган бай традицияләре булуы турында сөйли. Бу дуслык патша самодержавиесе, помещиклар һәм капиталистларга наршы, чит ил басып алучыларына иаршы алып барылган авыр көрәшләрдә туган. Октябрь революциясенә надәр үк татар халкының күренекле вәкилләре безне рус халкы белән берләшергә чакырдылар. Совет кешеләре, нинди милләттән булуларына карамастан, бердәм теләкләр һәм максатлар белән яшиләр. Аларны буржуаз дөньяга хас милли дошманлык хисләре аермый. Халыкларның интернационал гаиләсендә безнең татар халкы да үз бәхетен тапты