ТАТАР СОВЕТ МӘДӘНИЯТЕНЕҢ КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН
СССР Фәннәр академиясенең Казан тел. әдәбият һәм тарих институтында <Татар совет әдәбияты хроникасы» аерым китап төсендә басарга әзерләнә Вакытлы матбугат, төрле китаплар, җыентыклар һәм архивлардагы материаллар нигезендә төзелгән бу хроника әдәбиятыбызның Бөек Октябрь көннәреннән алып соңгы вакытларга кадәр булган үсешен конкрет фактлар аша күрсәтә. Әлеге хроникадан Совет властеның беренче елларын чагылдыр, ган өлешен филология фәннәре кандидаты Азат Әхмәдуллин журнал өчен махсус әзерләде. Аңар аерым материаллар туплашуда институт хезмәткәрләре Рифат Сверигин һәм Әдибә Исәнбаева ярдәм иткән. 1917 ел 26 октябрь (яңа стиль белән 8 ноябрь) Казанда Вакытлы революцион комитет төзелде, шәһәрдә һәм губернада Совет власте игълан ителде. 27 октябрь (9 ноябрь) Казан Вакытлы революцион комитеты үзәк типографияне конфискацияләү турында карар чыгарды. 31 октябрь (13 ноябрь) Габдулла Кариев житәкчелегендәге «Сәйяр* труппасы Максим Горькийнын «Мещаннар» пьесасы буенча эшләнгән спектакль күрсәтте. Октябрь ахырлары Мәжит Гафуринын «Кызыл байрак» исемле шигырьләр жыентыгы басылып чыкты Җыентыкка язучы Ф. Сәйфи-Казанлы рецензия язды Анда түбәндәге юллар бар: «Кызыл байрак» революция |еле белән язылган... Ши1Ырьләрнен бөтеи рухы адәмнәрнең киләчәктәге гомуми бөек әләме булган социализмга өнди» •Безнең юл» газетасы. Уфа. 13 ноябрь. Ноябрь Уфада бер төркем әдәбиятчылар һәм артистлар тарафыннан «Сәхнә сөючеләр жәмгыяте» төзелде. •Октябрьская революция и рождение Советской Башкирии*. Уфа. 1959 ел. 127 бит. Декабрь Мәскәүдә татар яшьләре «Ташкын» исемле музыка һәм драма түгәрәге оештырдылар. •Яңа вакыт» газетасы. 29 декабрь. 1918 ел 18 (31) январь Петроградта Үзәк Мөселман комиссариаты органы «Чулпан» газетасының беренче саны чыкты. Аның фактик редакторы — Галимжан Ибраһиыов. «Чулпан» бераздан Мәскәүтә күчерелә һәм ел ахырына кадәр чыгып килә. А. Әхмәдуллнн «Бу газета эчке Россия мөселманнарының Милләтләр халык комиссариаты членнары тарафыннан чыгарыла. Газета мөселман хезмәт ияләре арасында социалистик идеяләрне киң пропагандалауны һәм мөселман руханиларының реакцион йогынтысына каршы көрәшүне максат итеп куя». ^Правда» газетасы. 23 январь. 21 январь (3 февраль) «Олуг Төркстан* газетасында Һади Такташның «Төркстан сахраларында» исемле беренче шигыре басылды. 24 январь (6 февраль) Уфа революцион комитеты «Көрәш» исемендә газета чыгара башлады. Газета 1918 елның 30 июнендә, Уфа акгвардиячеләр тарафыннан басып алынгач, чыгудан туктады. 26 февраль Б. Тарханов, С. Булатов, Ф. Бурнаш, К. Сэгыйди. чәчәк атуы хакына, киләчәк буынның шатлыгы һәм бәхете өчен героик көрәштә һәлак булган эшчеләр һәм солдатлар каныннан стеналары алланып торган революция крепостен батырларча саклаучылар сафына ашыгыгыз». «Социалистик Татарстан» газетасы. 1965 ел. 22 август. «Көрәш» газетасында Мәжит Гафуриның «Хисап көне» исемле шигыре басылды. Март башлары Галиәсгар Камалның «Әйләнәм... ник өйләндем» дигән комедиясе «Алга» китап 12 март Казан Советы Мөселман комиссариаты органы «Эш» газетасының I саны чыкты. 1920 елның июлендә бу газета урынына «Татарстан хәбәрләре» чыгарыла башлады. (Хәзерге көндә ул «Социалистик Татарстан» исеме белән чыгып килә.) Март урталары Уфада «Татар әдәбияты һәм музыкасы җәмгыяте» төзелде. Аның җаваплы председателе итеп Сәгыйт Сүнчәләй сайланды. «Көрәш» газетасы. 25 март. Март «Шәрыкъ кызы» журналының беренче саны чыкты. 12 апрель «Тормыш» газетасында М. Гафуриның «Бер төндә» исемле шигыре басылды. 90 «Известия ВЦИК» газетасында Мулланур Вахитовның «Революцион мөселман халкына мөрәҗәгате» басылып чыкты. Анда революция учагы Петроградка зур куркыныч тууы турында әйтелә: «Үзегезнең азатлыгыгыз хакына, милләтегезнең 26 февраль нәшриятында басылып чыкты. 17 апрель «Шималь ягы» (Петроград) газетасының тугызынчы саны тулысыңча Г. Тукайга багышланып чыкты. Апрель Оренбург мөселман яшьләре оешмасы «Туплан» исемле журнал чыгара башлады. 2 майга кадәр Үзәк Мөселман комиссариаты члены Г. Ибраһимов Уфада булып китте. Ул татар эшчеләре Советы жыелышында һәм зур митингта «Советлар хөкүмәте», «Революиия- дә эшче халыкның роле» кебек берничә темага докладлар белән чыкты, урындагы оешмаларга кайбер практик чараларны эшкә ашыруда ярдәм итте. «Эш» газетасы. 7 май. 11 майга кадәр Сембердә (хәзерге Ульяновск) татар телендә большевистик «Көн» газетасы чыга башлады. 1920 елга кадәр аның редакторы булып Фәтхи Бурнаш эшләде 1919 елның июленнән газетаның исеме «Тан» дип үзгәртелә, ул 1921 елга кадәр чыгып килә. 17 май «Сәйяр» труппасы, төрек әсире Сабит Гали Хәйдәр бәкнең «Шаһгали хан» трагедиясен сәхнәгә куеп, кышкы сезонны япты. 23-31 май Казанда Бөтенроссия мөселман укытучылары съезды эшләде. Г. Ибраһимов съездны Үзәк Мөселман комиссариаты исеменнән тәбрик итте һәм көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча доклад ясады, өч утырышта жыелыш аның житәкчелсгендә булды. Ул барлык мәсьәләләр буенча да чыгышлар ясады. Съезд эшендә язучылардан, әдәбият һәм тел галимнәреннән Габдрахман Сәгъди, Фатих Сәйфи, Сәлах Атнагулов, Галимҗан Шәрәф, Мөхетдин Корбангалиев, Хужа Бәднгый, Гыйбад Алпаров, Әхмәтжан Мостафый һәм башкалар катнашты. Май «Шәрык кызы» журналының 3 санында Ф Бурнашнын «Шәрык кызы» балладасыннан бер өзек («Диңгез кызлары — шәрык кызына») басылды Июнь «Шәрык кызы» журналында Фатих Әмирханның «Канвалардан берсе» дип аталган озын хикәясе басыла башлады. (Ахыры журналның июль —август саннарында.) 10... 17 июль Казанда Ильяс КудашевАшказәрский җитәкчелегендәге труппанын гастрольләре башланды. Труппаның репертуарында «Мескен Фатих», «Сөешү юлында» һ. б. спектакльләр бар. «Эш» газетасы. 17 июль. 28 июль «Эш» газетасында Галиәсгар Камалның («Азат» псевдонимы астында) «Изге тан» исемле шигыре басылды. 31 июль Әбрар Сәгыйдинен «Язгы таңда» дип аталган шигыре «Чулпан» газетасында басылып чыкты. Гыйльми үзәк коллегиясе^ Сентябрьнең беренче яртысы Мәркәз мөселман хәрбн һәйәте органы «Кызыл Армия» газетасы чыга башлады. 1921 елны Хәрбн һәйәт бетерелгәч, газета республиканың политик идарәсе (ПУР) карамагына күчә һәм егерменче елларның урталарына кадәр чыгып килә. 20 сентябрь «Кызыл Армия» газетасында Шамун Фиданның «Кызылармеецка» исемле шигыре басылды. 27 сентябрь Мөселман коммунистларының Мәркәз һәм Казан комитетлары органы булган «Эшче» газетасының беренче саны чыкты. Газета соңрак Мәскәүгә күчә һәм, «Коммунист» исеме астында, 1933 елга кадәр чыгып килә. 4 октябрь Зур театр бинасында татар драма артистлары Сәгыйт Рәмиевнең «Яшә. Зөбәйдә, яшим мин» исемле пьесасын куйдылар. 10 октябрь Гыйльми һәйәт каршында айлык журнал чыгарырга карар бирелде. Шул ук вакытта ул Казан Мөселман мәгариф билегенең дә органы булырга тиеш иде. «Мәгариф» дип аталган бу журналның беренче саны 7 иоябрьда чыкты. 22 октябрь Гыйльми һәйәт тарафыннан «Имля комиссиясе» төзелде. Татар телен фәнни нигезләрдә эшкәртү өчен оештырылган бу комиссия үзенең беренче утырышын үткәрде. 25 октябрь Акчехлар һәм буржуаз милләтчеләр жәзалап үтергән күренекле революционер Закир Сәсчзадәнен «Бичара Бпбижиһан» исемле 3 пәрдәлек драмасын татар драма театры труппасы артистлары сәхнәгә куйды, Режиссеры Камал 11. 29 октябрьга кадәр Астрахань тагар театрында Ф Әмирханның «Тигезеемар. пьесасы уйналды. Октябрь Кызылармеец шагыйрь Ибраһим Иосфы» (Ибраһим Кешаеа) России Коммунист- лар партиясенә керде. X. Усманов. <Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе». Казан. I960. 120 бит. 3 ноябрь «Эш» газетасында түбәндәге мөрәжәгать басылды: «Драматург иптәшләргә! Татар сәхнәсен күтәрүгә теләүче иптәшләр сәхнәгә куярлык революционный һәм башкача сәхнә эчен язган пьесалары булса, яки язарга теләгән иптәшләр һәм һәвәскәрләр язып бетергәч, түбәндәге адрес белән озакламыйча язып жибәрүләрен үтенәбез: Казань, Московская ул., д. 26, (...) Мусульманский Коммунистический комитет». 14 ноябрь «Эш» газетасында Кадыйр Хәкиминең «Октябрь инкыйлабының ел.тык бәйрәме хөрмәтенә бөек бәйрәм» исемле зур шигыре басылды. 21 ноябрьга кадәр «Гасыр» китапханәсе «Идел буе әдәбияты* сериясеннән берничә китап, шулар җөмләсеннән «Г. Газиз хнкәяләре»н бастырып таратты. 22 ноябрь «Эш» газетасында Г. Камалның «Вәгазь-нәсихәтләр» дигән сатирик куплетлары басылды. Ноябрь Кәрим Тинчурин Казанга килде, «Сәйяр» труппасында режиссер һәм артист сыйфатында эшкә башлады. 3 декабрьдән соң В. И. Ленинның биографиясе, татарчага тәржемә ителеп, нәшриятка тапшырылды. «Эш* газетасы. 3 декабрь. 10—11 декабрь «Эш» газетасында Кәләй имзасы астында «Даһи» исемле поэма басылды. 13 декабрь Рәүф Ниязбаевның «Беренче таң» исемле драмасы буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы булды. Режиссеры К. Тинчурин. 16 декабрь Татар драма артистлары труппасы тарафыннан Исхак Бәхтиевнең «Революция» исемле комедиясе сәхнәгә куелды. Спектакльнең режиссеры К. Тинчурин. 27 декабрь Кызыл Армия Сараенда Ф. Шиллерның «Юлбасарлар» трагедиясе буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы булды. Мохтар Мутнн посгановкасы, әсәрне татарчага Шәриф Камал тәржемә игкән. «Эш» газетасы. 29 ноябрь. 1918 ел Сәгыйт Сүнчәләйнең «Ихтилал шигырьләре» исемле жыентыгы басылып чыкты. (Дәвамы бар )