Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ҺӘМ БАШКОРТ КӨЙЛӘРЕ ТУРЫНДА

Татар һәм башкорт халыкларының профессиональ музыка сәнгатен башлап җибәрүчеләрнең берсе Солтан Хәсәнгата улы Габәшинең тууына күптән түгел 75 ел тулды. Ул 1891 елда Казан өязенең A tar волосте Сулабаш авылында туган. 1901—07 елларда Казанда «Галия» мәдрәсәсендә укып, соңыннан Уфага күчеп китә. 1909—10 елларда ик С. Габәши Уфада татар әдәбияты кичәләрендә актив катнаша. Соңрак, үзенең «Кәккүк». «Оркыя». «Пикник» һ. б. әсәрләре белән, ул композитор булып та таныла. Совет властеның беренче елларында Габәши катнашыннан башка бер генә татар концерты да үтмәгәндер, дисәк зур хата булмас. Ул беренче татар хорын оештыручы һәм аның дирижеры. Казан музыка училищесында татарлардан беренче музыка теориясе педагогы, С. Габәши беренче татар операларының («Сания». 1925; «Эшче», 1930) соавторы була Шул ук вакытта С. Габәши татар һәм башкорт халык музыкасын фәнни өйрәнүчеләрнең дә беренчесе һәм күренеклесе иде. Кызганычка каршы, аның күп кенә материаллары вакытында матбугатта басылып чыкмаган. С. Габәши архивында күп кенә документлар, татар музыкасына багышланган кулъязмалар бар. Арада «Татар музыкасы тарихы буенча конспект», «Татар һәм башкорт музыкасы турында», «Татар музыкасының тавыш нигезләре» исемле һәм башка мәкаләләрне күрсәтергә була. /Куриалның бу санында укучыларга композиторның моңарчы матбугатта чыкмаган мәкаләсен тәкъдим итәбез. Билгеле. 20 елларда язылган бу мәкаләдәге кайбер фикерләр, бүгенге фән күзлегеннән чыгып караганда, бераз искерә төшкәндер. Ләкин бу хезмәт зур иҗади тәҗрибәгә һәм бай фактик материалга таянып язылган. Мәкаләдә күрсәтелгән проблемаларның байтагы әле бүген дә актуальлеген югалтмаган. м. НИГЪМӘТҖАНОВ, музыка белгече. Татар музыкасы турында сейли башласаң. башкорт музыкасы турында да сүз ачмый мемнин түгел. Чонки бу ике халыкның музыкасы берберсенэ шулкадәр нык бәйләнгәннәр ки. кайда татар музыкасы бетеп, башкорт музыкасы башланганын, яни киресенчә, кайда башкорт музыкасы бетеп, татар музыкасы башланганын ачык кына итеп әйтү мемнин түгел. Чөнки бу халыкларның музыкалары шулкадәр бер- берсе белән буталган һәм аралашнан ни, бу халыкларның берсендә туган нейләр икенчесе тарафыннан сөеп үтәлә, сөеп тыңлана гына түгел, хәтта ул аны үз нее итеп хисаплап һәм шуңа ышанып йөри. Үрнәк өчен мәшһүр Ашказар. Тәфтиләү. Санмар, Зиләйлүк көйләрен алсак, ул көйләр кайсы гына татар авылларында җырланмыйлар да, Татарстанның кайсы гына почмакларында сөелеп тыңланмыйлар икән?! Татарстанның иң түрендә (Башиортстан- нан иң ерак торган почмагында) яшәүче һәм үз авылыннан башка бер генә дә ил күрмәгән һәм әлифне таяк дип белмәгән бер надан карчык алдына барып, ул көйләрне үтәргә-җырларга, я уйнарга тотынсаң. ул аннан тәэсирләнеп, моңланып еларга тотына. Чөнки ул көй аңа үзенеке булып т,оела — ул аннан үзенең моңзарларын ицаетә. үткәннәрен, авыр көннәрен, хәлләрен исенә төшерә дә ихтыярсыз елар га тотына. Инде шул әбидән «Бу кайсы халык көе» дип сорал карагыз. Һичшиксез, ул «татар көе» дип җавап бирәчән. Дөньяда тагын әле башкорт дигән бер халыкның барлыгы һәм бу көйләрнең шул халыкның көе булу ихтималы аның башына да иереп чыкмаячак. Ул гына да түгел әле. шул ун көйләрне үтәп йөрүче йөзләп, меңләп уенчы, җырчыларның үзләренә шул ук сорауны бирсәң дә. белмим ничәсе генә «бу башкорт көе» дип җавап бирә белер икән? Хәлбуки, ул нейләр, исемнәреннән үи күренеп торганча, һичшиксез, башкорт җирендә чыннан саф башкорт көйләре . 1 Авторның бу фикере шактый бәхәсле. Чөнки хәзерге Башкортстан территориясенең шактый өлешендә элек-электән татарлар яшәгән; шул ук «Тәфтиләү». «Зиләйлүк» көйләре үзләренең интонация-ритмик үзенчәлекләре белән турыдантуры татар халык музыкасы стиленә керәләр. Аларда башкорт халык көйләренә хас тип элементлар (алар- ның берсе С. Габәши түбәндә әйткән «си- кертелгән» интонацияләр) сизелми диярлек. Болай кисәтеп нәтиҗә ясау, күрәсең, аңа мәкаләнең төп идеясен күпертеп күрсәтер өчен кирәк булгандыр. ■ Татар һәм башкорт кәйләре турында Мен» бу хәл башкорт көйләренең татарлар тарафыннан бетенлай үзләштерелүен күрсата, түбәндә сөйләячәк вакыйгам моның киресен. ягъни башкортларның да саф татар кейларен шулай ук бетенлай үзләштерүләрен күрсата: 1914 елның язында миңа Башнортстан- ның Златоуст оязе тирәсендәге берничә авылларында булырга туры килде. Шул вакытта мин. башкорт көйләрен бик яратканга күрә, иичларен-теннәрен урамга чыгып утырып егетләрнең җырлаган-уйиаган- нарын тыңлап карадым Ләкин теге озын, бормалы башкорт көйләре урынына мин чеп-чи Казан көйләрен ишеттем. Әлбәттә, мин, аның белән канәгать итми, башкорт көйләрен эзләргә тотындым. Яшьләр белән таныштым. Җырчылар, уенчылары хакында сораштым. Ләкин эзләгәнемне таба алмадым. Мин әүвәл мәртәбә дә курайчы эзләгән идем. Ләкин «Бездә курайчылар юк», диделәр. Аларда бары гәрмоиьчылар белән скрипкачылар һәм җырчылар гына бар икән. Шуннан соң инде мин бу үзләренчә атаклы уенчы-җырчылары белән күрештерүне сорагач, аулак өймедер шунда, нидер — үзләренең бер җыелышып җырлашып утыра торган йортларына алып киттеләр. Ләкин утырышларында хатын-кыз да. эчемлек тә юк иде. Уенчыларыннан мин башкорт көйләрен уйнауларын (бар да гар- моньда уйныйлар) үтенгәч, уйнаган әйберләре бар да «Баламишкин», «Порховой Фатих». «Берсе алма, берсе хөрмә» кебек татар көйләре булгач, мин озынрак көйләр уйнауларын сорадым, алары да «Мәкәрҗә гаете». «Шакир солдат» төсле нәрсәләр булып чыкты. Ахырында: юн. сез башкорт нойлорсн уйнагыз, диюемә каршы, «башкорт көйләре инде шулар» дип җавап бирделәр Аптырагач мин. -Бурамбай». «Салават батыр» кебен башкортларның үзләре арасында да белүчеләр сирәк булган берничә нойнең исемнәрен атап, шуларны уйнауларын сорадым. «Аларны белгән кеше юн бездә».— дип җавап бирделәр. Баисаң- күрсәң, әлеге иң мәшһүр «Ашказар». «Тәф- тиләү»лорне юньлс-башлы белмиләр, имеш. Менә бу хел башкортларның татар көйләрен үзләштереп, аларны үз нойләре дип ышанып йөрү генә түгел, хәтта үз көйләрен онытыл, алар урынына татар көйләре нулланганлынларын бик ачын күрсәтсә ниР Ленин, әле татар-башкорт музыкаларының катышып бетүләре бу көйләрне аңлашу белән генә дә тәмам булмый, бәлки көйләрнең төзелеш җәһәтеннән да бии чуалчык хәлгә килеп беткәннәр. Татар-башкорт көйләре арасында күп нойләр бар ни. аларның төзелеше җәһәтеннән карап кына түгел, хәтта исеменә һом чыннан җиренә карап та татар кое дип тә. башкорт нее дип тә әйтер хәл булмый. Андый көйләргә мисал итеп «Оренбург бөтие» коен күрсәтергә мөмкин. Бу көйнең төзелешенә карасаң. татар кое булырга да мөмкин, башкорт кое булырга да мөмкин. Чонни кой әлеге «Бәламишкинжорчо ван-ныска көйләрдән булмыйча, озын сузыл үтәлә торган кон. Шуның, белән бергә тавышларның тезелү тәртибендә башкорт нойләре очен үзлекле булган зур сикерешләр (киң диапазонлы интонацияләр — М Н.) дә юн Кой бер-беренә янын гына тора торган тавышлардан төзелеп, тыныч кына, сикертмәләрсез генә үтәлә. Ул нойнең Оренбургта бии таралган мәшһүр кой булып, Оренбургта булган уенчы- җырчылар гына белгәнлеген игътибарга алганда һәм Оренбургта дөрестән дә Бәти исемле бер кешенең яшәгәнлегенә караганда. аның чыккан урыны Оренбург булса кирәк. Оренбург исә үзе башкорт җире1 булганы хәлдә, анда яшәүче татарлар да бии күп. Көйнең чыгаручысы бөтенләй билгеле түгел. Ул нөйне Бөти дигән кеше үзе чыгарганмы, яни башка берәр кеше аны чыгарыл Бөти исеменә багышлаганмы, якынрак ихтималы, әлбәттә, соңгысы. Шуңа күрә көйне чыгаручы башкорт булганмы яки татар булганмы, анысы да билгеле түгел (Бөтинең кем булучылыгы миңа мәгълүм булмаса да, ул үзе татар булгандыр дип уйлыйм). Димәи. көйнең татар көеме яки башкорт көеме икәнен һичбер җәһәттән өзеп әйтү мемнин түгел Чыннан урыны, чыгаручысы да мәгълүм булмаган Һәм төзелеше белән дә татар көеме, башкорт көеме икәнен белеп булмаган көйләр тагын да күбрән. Мондый көйләргә мисал өчен «Газизә балдыз» көен алырга мөмкин. Ул көй үзенең төзелеше белән татар көе булырга ошый. Бигрәк тә кушымтасы шуны күрсәтә. Ләкин шул ук кушымтадагы «Газизәкәй балдыз, кайгырма — калдырмам ялгыз» дигән сүз нәкъ башкортта мәшһүр булганга, тол калган хатын (җиңгә яки нилен) мәрхүм иренең кардәшенә хатын булырга тиеш гадәтне оик хәтерләтеп тора. Менә шул рәвешчә бу музыка, бер-берсенә бии якын торган һәм бер-берсенә бик охшаган хәлдә, алар башка халыклар музыкасыннан бик нык аерылалар. Безгә чит булган европа- лылар вә башкаларның гына түгел, хәтта шул ук төрек-татар кабиләләренең күбесенең музыкасы бөтенләй башка булып, бөтенләй бер урын тоталар һәм аларга һич ошамыйлар. Мәсәлән: ныргыз-казакъ. үэ- бәк — аерым иыргыз-каеказ татарларының музыкалары белән чагыштырып караганда, алар белән татар-башкорт музыкасы арасында бөтенләй охшашы юк. Болар бөтенләй берберенә ят-чит музыкалар булып то- ₽ Шул югарыда әйтелгән сәбәпләргә би- наән. татар музыкасын үзен генә, аерым гына алып карарга мөмкин булмаган шикелле ук. башкорт музыкасын да татар музыкасыннан аерып алып тикшерергә момнин түгел дип уйлыйм .