Логотип Казан Утлары
Драматик поэма

СОҢГЫ ХАТ

сигез картинада

БИШЕНЧЕ КАРТИНА

Шәһәр. Яз. Зөһрә бүлмәсе. Зөһрә ялгызы. Борчулы. бер эшкә дә кулы бармый. Рөренә. Кулындагы хатны бер кесәсенә сала, бер ала. Авыз эченнән генә жырлый. Зөһрә. Трал-ля-ля-ля-лям-пам. Трал-ля-ля-ля-лям-пам... Ишектә звонок шалтырый, Зөһрә ишек ачарга чыга, бераздан Зөфәр белән әйләнеп керә. Зөфәр. Сәлам, Зөһрә. (Плащын сала башлый. Зөһрә башын иеп кенә җавап бирә.) Мин сиңа шатлыгымны уртаклашырга килдем. Минем бу министерстводагы эшем җайлы булып чыкты бит. Тагын бер баскычка күтәрделәр. Болай барса... Бүген министрда булдым. Квартир мәсьәләсен яздан да калдырмыйча хәл итәргә вәгъдә бирде. Зөһрә. Бәхетең баса да тора, йөзлек белән тугансыңдыр син Зөфәр. Зөһрә, мине аспирантурага чакыралар. Әмма конкурс зур булачак. Урыны бер. теләүчеләр җиде-сигез. Зөһрә. Аспирантурага Нияз тели иде. Зөфәр. Теләгәч, авылга китмәскә иде, шәһәрдә калдырабыз дип торганда. Зөһрә. Ә син ничек уйлыйсың, аспирантурага Нияз лаеклырак түгелме? Зөфәр. Кем бәхетлерәк — шул лаек! Зөһрә (бик борчылып). Зөфәр, Нияз фәнни эшенә баш-аягы белән кереп чумган. Ул инде җәнлекләрдә шактый сынау үткәргән. .Хәзер аны төп мәсьәлә — препаратның кеше организмына тәэсире ничек булыр — шул кызыксындыра. Зөфәр, ул үз өстендә сынау үткәрмәкче була. Куркам мин аның өчен. Күп уйлап тормас, тәвәккәлләр. Шундый бит ул. Зөфәр. Тәвәккәлләргә дисәң, ана бир инде. Зөһрә. Нишләргә, әллә аның хатларын әгигә укытыргамы? Турысын әйткәндә, мин аларны күптән күрсәтмәкче идем инде Уңайсызланам. Ни әйтсәң дә, мәхәббәт хатлары бит. Нишләргә соң? Болай кул кушырып утырырга ярамый бит инде. Нишләргә: киңәш бир. Зөфәр. Ничек киңәш бирә алыйм, мин бит аның хатлары белән таныш түгел. Үзең укытмыйсың, үзең киңәш сорыйсың. Зөһрә. Аптырадым инде, нишләргә дә белмим. Зөфәр. Зөһрә, мни ул хатларны укырга тиеш. Зөһрә. Мин аларны сина бирә алмыйм. Ахыры. Башы 6 санда ХА Зөфәр. Аңла, без Нияз белән якын дуслар! Зөһрә. Юк. юк, ярамый, хакым юк. Зөфәр. Бәлки, аңа берәр ярдәм кирәктер. Мин бит министер- ствода эшлим, мөмкинлегем бар дигән сүз. Ә бәлки аны куркынычлы адымнан коткарып калырга кирәктер?! Зөһрә! (Зөһрә Зөфәргә текәлеп карап тора да хатларны суза.) О, болар шактый. Егермеләп бардыр. (Берәм-берәм хатларга күз йөгертеп чыга. Ашыга. Ә Зөһрә һаман да борчулы, авыз эченнән генә щырын кабатлый.) Зөһрә. Трал-ля-ля-ля-лям-пам, Трал-ля-ля-ля-лям-пам... Зөфәр (кәефе китеп). Шайтан алгыры, болардан берни дә аңлап булмый. Ул бит эше турында хәбәр итеп кенә барган. Нәтиҗәләрне генә язган. Кайда сынау процессы, кайда эзләнү процессы? Берсе дә юк. Зөһрә. Ни телисең, ул бит диссертация язмаган. Хатлар гына. Зөфәр. Мәхәббәт хатлары. (Берничә хатка тагын күз йөртеп чыга) Берни аңлап булмый. (Кулына эләккән хаттан тагын бер өзек укый) «Взятка тәкъдим иттеләр, һәм. ничек дип уйлыйсың, Нияз Салихович баш тарткандыр дипме? Тартмады шул, алды. .» Бу ни, җинаять юлына басканмы? Менә сиңа кирәк булса. Бу бит судка китә торган эш. Зөһрә. Ул берни белән дә исәпләшми. Аның тормышта үз максаты, үз идеалы бар. Уңга-сулга карамыйча, ул шуңа омтыла. Безнең бергә башлаган темабызны ул берүзе дәвам иттерә. Эш шарты булма- са да. Ялгышлыкны да ачты, дөрес решениесен дә эзли. Ә без?.. Тукталып калдык. Бөтен хыялларым чәлпәрәмә килде. Безнең, синең белән, ялгышлыкны икърар итәргә дә көчебез җитми. Зөфәр. Моңарчы дәшмәгәнне, хәзер күтәреп чыгаргамы? Булмый. Элегрәк булса, бер хәл иде. Зөһрә. Мин көткән идем, батырлыгың җитәр, мәкаләңдә ул мәсьәләгә кагылырсың дип. Әмма, һаман шул ялгыш юлны дәвам иттерәсең, дөреслекне ачып салырга теләмисең. Зөфәр. Син ни сөйлисең, мәкаләне укымаган килеш. Зөһрә. Укыдым. Зөфәр. Юк. син аны берничек тә укый алмадың! Зөһрә. Укыдым шул менә. Зөфәр. Укымадың! Зөһрә. Укыдым! Зөфәр. Кайдан алып? Зөһрә. Әти өстәленнән. Зөфәр. Мөмкин түгел. Мин бит аны калдырмадым. Зөһрә. Әйе, теге чакта, профессор сиңа аерым бер симпатия белән карый, аннан файдалану гадел эш булмас дип, син аны кире алып киткән идең. Ә шулай да биргәнсең. Зөфәр. Бирмәдем. Биргәнем юк. (Кисәк аңлап алып.) Ах, шайтан алгыры, әллә аның эшеме? Зөһрә. Кем эше? Зөфәр. Мин аны журналның секретарена калдырган идем. Чыннан да мәкалә профессор кулына эләккәнме? Шайтан икән, димәк, ул биргән. Секретарь. Минем рөхсәтемнән башка. Кирәк бит. Зөһрә. Син юкка борчыласың. Зөфәр. Ничек борчылмассың, күңелсезлек килеп чыкты бит. Мине нинди уңайсыз хәлгә куйды. Мальчишка! Зөһрә. Я, тынычлан. Әле эш узмаган. Әле мәкалә әти кулына барып кермәгән. Зөфәр (тынып калды). Ничек? Зөһрә. Мәкалә миндә. Зөфәр (көтмәгән иде). Синдә? Зөһрә. Менә ул. (Өстәл тартмасыннан мәкаләне чыгара.) Беренче булып аны мин күреп алдым. Күрдем дә, Зөфәр Хәлиловичны уңайсыз хәлдә калдырмаска теләп, яшереп куйдым. Әтигә күрсәтмәдем. Зөфәр. Димәк, профессор аны укырга өлгермәде? Фикерен дә әйтмәде? Зөһрә. Бәхеткә каршы. Я, нигә сөенмисең? Күңелсез хәл булмыйча калды ич. Зөфәр. Зөһрә!.. Зөһрә (кискен). Җитте! Кирәкми! Оят түгелме, нигә син минем алда икейөзлеләнәсең?! Ышандырам дип уйлыйсыңмы?! Зөфәр (тагын да тартышып маташуның юньлегә китермәячәген аңлап). Ай, син беркатлы кеше дә соң. Зөһрә. Син тормышны, аның бормалы юлларын белмисең. (Тәрәзә янына китә ) Зөһрә. Ә син артыграк беләсең түгелме? (Зөфәр дәшми.) Зөһрә (җитди һәм шул ук вакытта өзгәләнеп). Зөфәр, мин сиңа күптәннән аңлатырга җыенып йөрим. Синең... (уңайсызлануын җиңеп.) үзеңнең тормыш юлың турында уйланганын бармы? Зөфәр (борылмыйча гына). Моның белән ни әйтергә телисең? Зөһрә. Зөфәр, син каядыр түбәнгә, караңгыга, сазлыкка тәгәри башладың шикелле. Зөфәр. Я, я, дәвам ит! Зөһрә. Син барысын да оештырасың. Фән юлында оештыру осталыгы белән генә уңыш казанып булмый, Зөфәр. Ул иҗат юлы! Зөфәр. Фактлар! Зөһрә. Әнә мәкаләң! Кызыклы гына язылган, талантсыз түгел. Әмма, үзең дә беләсеңдер, аның өстендә утырырга, сынаулар белән беркетергә кирәк иде әле. Ә син, лабораториядә казынасы, төпченәсе урынга, нишлисең, тизрәк профессорның рецензиясен оештырып, журналга бирергә ашыгасың. Тизрәк җимешен өзеп алырга. Зөфәр. Әле оештыручы иде, хәзер җимешен өзүче? Зөһрә. Әйе, әйе, сине бигрәк тә эшнең нәтиҗәсе кызыксындыра. Җимеше! Зөфәр (һаман да борылмыйча). Өзәрлек җимеше булганда, ә нишләп өзмәскә?! Зөһрә. Ә бит аның җимешен өзгәнче агачын утыртырга, төбен йомшартырга, су сибәргә, тәрбияләп үстерергә кирәк. Фән юлына кергән кеше шуннан тәм табарга, ләззәт алырга тиеш. Әгәр дә шулай булмаса... Зөфәр, бәлки синнән фән кешесе чыкмастыр? Зөфәр кисәк борыла, агарынган, сүз әйтә алмый. Ул бу кадэресен үк көтмәгән иде. Зөһрә (аның саен өзгәләнеп). Зөфәр, бәлки, сиңа аспирантурага керүнең бөтенләй кирәге юктыр? Ә нигә, бөтен кешегә дә галим булырга димәгән. Бәлки, синең сәләтең башка эшкәдер? Зөфәр (көчкә сүзләрен чыгарып). Мин галим булам. Булырга тиеш. Зөһрә. Неудачник булып кала күрмә. Неудачник көнче була, башкаларның уңышын күралмаучыга, үч алучыга әверелә. Интриганга әйләнә. Сак бул. Зөфәр. Үзеңне кулга ал. Ихлас күңелемнән әйтәм. Без яшь бит әле, тотынсак, кулыбыздан әллә ниләр килер Зөфәр (иреннәре кипкән, күзе белән графин эзли) Кая, кайнаган суын юкмыни? Зөфәр турында менә син нинди фикердә икәнсең. Аңа җимешен өзәргә генә булсын, ә? Аңа дан кирәк, исем, акча кирәк, машина, дача, матур хатын, ә? Зөһрә. Минемчә, син үз көчеңә, үз сәләтеңә ышанмыйсың Шуңа күрә икенче юл сайлыйсың. Ә ул юл — кешенең үз талантына хыянәт итүе... Монда су беткән икән (Икенче бүлмәгә чыга) Зөфәр, һе.. Хыянәт... (Зөһрә чәй алып керә) Зөфәр. Хатларыңны жыеп куй. Әйе.. Ә бит син үзеңә булган ачуыңны миннән алдың. Мине түгел, син үзеңне үзең камчыладың. (Зөһрә тын кала, көтә) Начармы, яхшымы, мин хәрәкәт итәм, нәрсәгәдер омтылам. Ә син? Кул кушырып утырудан башка, кем өчендер борчылып, сөйләнеп йөрүдән башка нәрсә эшләгәнең бар?! Нияздан егермеләп хат алдың. Җавап яздыңмы? Юк. Язмаячаксың да. Горурлык рөхсәт итми. Менә бүген дә син миннән киңәш сорыйсың. Үзеңнең карарың юк, дигән сүз. Ә берәү булса, Нияздан шундый шөбһәле хат килүгә, икеләнеп торыр идемени? Кош булып очып янына китәр иде. Куркынычлы адымнан аны коткарып калыр иде, ирек бирмәс иде, кирәк икән, үзе, әйе-әйе. үзе сынауны кабул итәр иде. Зөһрә. Син нәрсә?! Зөфәр. Шул шул! Зөһрә. Мин аның янына бара алмадым. Эштән — клиникадан җибәрмиләр... әти авырый. Зөфәр. Сәбәп эзләмә. Горурлык җибәрми. Синең арттан үзләре килергә тиешләр Менә минем кебек. Ә мин киләм. Гаепләсәң дә, кусаң да киләм Килмичә булдыра алмыйм. (Мәкаләне өстәлгә куя.) Каян алсаң, шунда сал. Зөһрә. Әти өстәленә? Зөфәр. Мин үз профессорымның фикерен ишетергә тиешме, юкмы? Зөһрә. Бирәсең? Зөфәр. Киресенчә, әтиеңә син аны үзең бирәчәксең. Укып чыксын һәм якласын. Аңа безнең уңышыбыз бәйләнгән Мәкалә журналда басылырга тиеш. Мин аспирантурага эләгергә тиеш. Үзем өчен генә түгел, синең өчен дә. Икебезнең дә киләчәге өчен! 3 ө һ р ә. Менә ничек? Яхшы, бирермен. Әмма кереш сүз белән. Зөфәр. Анысы ни тагын? Зөһрә. Әти. диярмен, менә бер егет сиңа мәкаләсен укытырга тели, диярмен Ул егет башта кызыңа провокация ясады, диярмен... Зөфәр. Нәрсә?! Зөһрә. Су коенганда ике иптәшен җибәреп кызыңа һөҗүм иттерде дә, шунда үзе ташланып, кызыңны батудан коткарган булып маташты, Диярмен. Шуннан соң инде менә мәкалә китергән... Зөфәр. Ялган, гайбәт, яла ягу. Нәрсә сөйлисең син. Үзең дә ышанмаган сүзләрне... Зөһрә. Башта, сине алар белән бергә күргәнен кайтып әйткәч, Рафаэльгә ышанмаган идем, ышанырга теләмәгән идем. Зөфәр. Кайда? Зөһрә. Ресторанда. Ә хәзер.. (Йөзенә туры карый.) Зөфәр (чигенергә мөмкин түгеллеген, үзе һөҗүм иткәндә генә отачагын аңлап). Әгәр мин әйтсәм: әйе. дисәм, утырдык, хәтта мин аларны үзем сыйладым, дисәм? Чөнки мин аларга бурычлы. Алар сиңа һөҗүм итмәгән булсалар, мин үземнең кемлегемне, синең өчен Жанымны да кызганмыйча үлемгә керергә әзер икәнлегемне күрсәтә алмаган булыр идем. Алар аркасында мин сиңа үземнең бирелгәнлегемне исбаг иттем. Шуның өчен мин аларга сый куйдым, дисәм? Зөһрә Әгәр дә мин сиңа әйтсәм: бу маневрыңны фаш иткәч, ник алайса югалып калдың, агарындың, иреннәрең үк калтырый башлады, дисәм? Зөфәр Ул чагында мин әйтәм: әйе, барысын да үзем оештырдым. Бернинди дә хулиган түгел алар. Икесе дә бер ишек алдында, бергә уйнап үскән иптәшем. Син эчкәрәк йөзеп кереп киткәч, әйттем мин аларга: барыгыз, әнә теге кызны куркытып, батыра башлаган булып кыланыгыз, ә мин сезне айкап ташлармын да, аны үлемнән коткарыр мын, дидем. Әйе, бөтенесен алдан сөйләшеп эшләдем. Ни өчен дисенме? Синен өчен! Сине үземә ныграк бәйләү өчен, гомергә үземнеке итү өчен. Зөһрә. Фән дөньясында гына түгел, мәхәббәттә дә оештырган. Зөфәр. Мин бит гел куркып яшим, Зөһрә. Сине югалтудан куркам. һәр көнем шик астында үтә. Сине югалту мина үлем белән бер. Сине берәүгә дә бирмәс өчен әллә ниләр эшләргә дә әзермен. Берни алдында да тукталып калмыйм: хурлык алдында да. җинаять алдында да, корбан бирү алдында да. Кирәк икән, галим булырмын, профессор булырмын, кирәк икән, министр булырмын, әмма сине үземнеке итәрмен. Я син. я берни дә түгел! Синнән башка мина тормыш юк. Яратам мин сине! Минем синең алда бер генә гаебем бар. Зөһрә: сине шашып яратуым! Зөһрә. Юк. Зөфәр, мин синең мәхәббәтеңә ышанмыйм. Зөфәр. Ышанмаска синең хакың юк. Зөһрә. Ышанмыйм! Зөфәр. Зөһрә! Зөһрә. Юк! (Зөфәр көчләп үпмәкче була. Зөһрә ирек бирми. Пауза.) Зөфәр. Аңладым мин сине. Миңа карата синдә бер генә тамчы да якынлык тойгысы юк икән. (Хатларга күрсәтеп.) йөрәгеңдә ул гына. (Зөһрә кискен хәрәкәт белән барып Зөфәрнең плащын ала да кулына тоттыра. Зөфәр ишек буенда туктала ) Зөфәр. Ха, шуны да аңламаска. (Әйтергә карар бирде.) Әгәр дә Нияз шундый хатлар язарга карар биргән икән . Зөһрә (шаяруга борып). Димәк, ул мине ярата, димәк, ул минем кулда. Чылбыр белән бәйләнеп куелган кебек. Зөфәр. Анысы дөрес, ярата. Зөһрә. Димәк, миңа булган мәхәббәте аңа көч бирә. Зөфәр. Анысы да дөрес. Ләкин... Зөһрә (җитди). Син мине куркытасын. Зөфәр. Җүләр син. Әгәр дә Нияз шундый хатлар язарга булган икән, димәк, ул инде синнән ваз кичкән, Зөһрә. Ничек?! Зөфәр. Гомергә очрашмаска карар биргән. Шулай булмаса, ул мондый хатларны язар идемени? Хатлар белән синен йөрәгеңне яуларга теләсә, ул пустяк булыр иде. ул чагында ул Нияз да булмас иде. Аның характерын белмисенмени?! (Чыгып китә. Зөһрә уйга кала) Эчке пәрдә төшә АЛТЫНЧЫ КАРТИНА Авыл Яңгырлы кич. Нияз квартирасы. Квартираның бер читен бүлеп ялганнар, янда, күрәсең. Ниязның сынау үткәрү өчен кирәк булган җәнлекләре яшидер. Шунда ук төрле приборлар белән тулган шкаф, китаплар өелгән өстәл. Розалия ялгызы, мич томалап йөри. Аннан бүлмә янына килә, куян белән сөйләшә. Розалия. Әй син, озын колак, хәлен ничек? йокың киләме? йокла, йокла. (Нәрсәсендер рәтли, бишек җыры җырлый.) Әллибәү, бәлли-бәү... Әй куян, куркак куян, йомшак куян... Үзен берни дә аңламыйсындыр әле. Син бит дөньяда иң мәшһүр куян булачаксың. Тарихта калачаксың, син шуны беләсеңме, юкмы, ә? Белмисең, колагың озын, акылың кыска. Нияз кайта. Арыган. Н и я з. Розалия? Син тагын монда? Розалия. Ә бүлмәне сез авырулар карап йөргәндә кем җылытып куя? Кичке ашны кем әзерли? Нияз (чишенә). Үзем әзерләр идем. Розалия. Шул гына җитмәгән, сезнең эшегез болай да... Нияз. Розалия, кирәкми минем турыда шулай борчылырга Син яшь кеше, клубка барасы урынга вакытыңны биредә уздырасың. Кирәкми. Розалия (өстәлдән алып китап суза). Менә, Ибраһим абый калдырды. Нияз. Ох, менә монысына рәхмәт. Шатландырды. Каян тапкан, күпме эзләгән идем. (Ачып укый ук башлый.) Розалия (бераздан, саклык белән генә). Нияз абый, бу сынауны дим... Кешедә дә ясарга кирәк булыр инде аны, әйеме? Нияз (укуыннан аерылып). Ә? Розалия Бик зур тәвәккәллек буламы инде ул? Нияз. Фәндә тәвәккәлләмичә булмый. (Тагын укырга ябыша.) Розалия. Шул шул, куркыныч булмаса аны... Башта ашар идегез. Нияз (китабын ябып куя). Әйдә бергә. Розалия. Рәхмәт, мин тук. Нияз. Үзең әзерләдең, үзең баш тартасың. Тәмсездер әле. Әйдә алайса, озатып куям. Розалия. Кирәкми. Нияз абый. Нияз. Тышта караңгы, вакыт та соң. Розалия. Ә мин... кайтмыйм. Нияз. ?.. Розалия Биредә калам. Нияз. Нәрсә?! Розалия. Минем сезнең янда буласым килә. Нияз. Нәрсә дидең?! Беләсеңме син нәрсә сөйләгәнеңне? Розалия. Мин уйладым инде, шулай карар бирдем. Нияз. Җитте диләр сиңа, акылсыз кыз. Үз язмышың белән уйнарга менә мин сиңа ирек бирермен! Кире ал сүзләреңне. Ялгышлык белән генә ычкындырдым диген. Розалия. Мин сезне яратам, Нияз абый. Бик яратам. Инде күптәннән. Баштан ук. Нияз. Ахмак, тиле бәрән орлыгы ашаган нәмәрсә. (Розалиянең күз яшьләре бите буйлап тәгәрәп-тәгәрәп төшә, ә ул аларны сөртми дә ) Нәрсә уйлап чыгардың син?! Розалия Минем бервакытта да болай яратканым юк иде әле. Бу — беренче мәртәбә. Газаплы да, шатлыклы да икән. Сезне ярату ул. Нияз абый, үзе зур бәхет. Менә мин һәр көн йокыдан уянганда күземне ачып җибәрүгә сөенеп куям: хәзер, дим, эшкә барам, аны күрәм, дим. Мин сезгә кечкенә генә булышлык күрсәтә алсам да. бер стакан кайнар чәй китерсәм дә — минем өчен ул зур шатлык. Минем өчен гомеремнең иң кадерле минутлары шул... Нияз. Ах. җүләр кыз, жүләр кыз. Ах. тиле... Розалия. Беләм, мин сезгә тиң түгел Шуңа күрә онытырга тырышып та карадым Булмый, йөрәкне буйсындырып буламыни?! Менә сез хирург, ә мәхәббәткә операция ясый алмыйсыз ич. Аннан соң мин онытырга теләмим дә. Әйттем ич. үзе бер бәхет дип. Мин сезнең кемне яратканыгызны да беләм. Исемен дә беләм: Зөһрә. Нияз. Кайдан, тагын почтаданмы? Розалия. Хәтерлисезме, бер апа кыз бала тапкач, исем эзләгәндә сез аңа «Зөһрә» дип кушарга тәкъдим иттегез. Яратмагыз. Ә мин барыбер сезне онытырга теләмим. Теләмим, менә шул. Нияз. Син алай бик... Розалия (бүлдереп, тиз-тиз). Кирәкми, мине юатырга кирәкми. Шул чакта ишек шакылдаталар. Нияз ачарга чыга, бераздан Зөфәр белән керә. Зөф->р юлдан кнлә. киемнәре юешләнеп беткән. Нияз. Бу ничек болай. көтмәгәндә, уйламаганда? Зөфәр Чакырмаганда. Нияз (Зөфәргә чишенергә булыша). Менә рәхмәт, дуслардан беренче булып бусагама син аяк басасың. Зөфәр. Гадәтемне беләсең ич, беренчелекне бирергә яратмыйм. Нияз. Саулыкмы? Зөфәр. Бүре кебек. Ничек, өстерисеңме? Нияз. Ат кебек. Зөфәр (чишенеп бетерә) Ну! (Кочаклашалар, үбешәләр Кочаклашкан килеш үзләренең таныш җырларын сузалар. Башта «трал- ля-лял-ля» дип кенә, ахырына җиткәч сүзгә күчәләр ) Кайда гына йөрсәң дә син. Ниләр генә күрсәң дә син, Җиңел юллар эзләмә. Җиңел юл эзләмә... Зөфәр. Ха-ха-ха... Син чыннан да эзләгәнеңне тапкансың. Юлларыгыз — оо-о! Батып беттек. Юл газабы — гүр газабы дип. мөгаен, сезнең юлларга карата әйтелгәндер. (Розалияне күреп ала.) Исәнмесез. Розалия. Исәнмесез. Розалия. Зөфәр. Я, мактана башла. Ниләр җимерәсең? О, син бүлмәңдә лаборатория ачкансың түгелме соң? Таныйм мин сине, таныйм, уз дигәнеңне итми калмыйсың. Розалия. Нияз абый, кичке аш плитәдә. Чәй дә кайнар. Мин китим инде. Нияз. Тукта әле, Розалия. Сине озатырга кирәк. Розалия. Мәшәкатьләнмәгез. Кунакны яхшы сыйлагыз. Безнең якларны ошатып китсен. Сау булыгыз. (Чыга.) Нияз. Кара әле... (Нишләргә дә белмичә, икеләнеп кала ) Зөфәр (көлеп). О, син монда вакытны бушка уздырмыйсың икән. Чибәр күренә. Нияз. Юк. ул болай гына... Зөфәр. Башта алар барысы да болай гына булалар (Көлә) Мин үзем дә карар бирдем инде. Ял_ыз яшәү туйдырды. (Шкафтан калын бер дәфтәр алып, актара башлый.) Нияз (эчендәген сиздермәскә тырышып) Шулаймыни? Бик вакыт. (Табын әзерли.) Зөфәр (дәфтәрне актара-актара). Ник кемгә өйләнәсең дип сорамыйсың? Н п я з. Сорамыйча да чамалыйм Аңадыр бит? Зөфәр. Аңа. Дөресен әйткәндә, без инде аның белән... өйләнешкән дисәң дә ярый. Нняз кызыл аракы чыгара. Зөфәр (дәфтәрне яба). О, син бөтен бер диссертация язгансың. Н и я з. Юк, анда эшнең барышы, сынау нәтиҗәләре генә язылган. Көндәлек дисәң дә ярый. Зөфәр (дәфтәрне шкафка куя. өстәл янына килә) Син мине нигә килгән дип уйлыйсын? Нияз. Сагынып. (Икесе дә көлә.) Зөфәр. Беләсеңме, менә бу фәнни эш мина да тынгы бирми Гаҗәпмени, ул бит безнең уртак темабыз. Бергә башладык, бергә эзләндек, дигәндәй. Ул чакта талканнарыбыз ялгыш булып чыкты Хәзер инде син аерым, үзең генә дәвам иттерәсең, мин аерым —үзем генә Ә бит аерылганны аю ашар дигәннәр. Безгә бергә кушылырга, эшне бергәләп дәвам иттерергә кирәк түгел микән дим Нияз. Бик кызыклы фикер бу Ә нигә, мин каршы түгел. Зөфәр —артист Әзһер Шакиров. Нияз — артист Наил Дунаев. Зөфәр. Юкса, үзем генә уйланам, эзләнәм, баш ватам. Әйтергә кирәк, кайбер яна фикерләрем дә бар. Ник& Шулаймы? Нинди фикерләр, яле? Зөфәр. Ну, анысы соңыннан. Ә бәлки, менә ул фикерләр синдә дә тугандыр. Без. бәлки, бер-беребезне кабатлап ятабыздыр. Н и я з. Бик мөмкин. Зөфәр Препаратны үзеңдә сынап карамакчы буласың икән, дип ишеттем. Ут нәтижәгә нинди юллар белән килден? Составы нинди’ Н и я з. Юк, кешедә сынап карарга әлегә иртә. Элегрәк тәвәккәлләп карарга да исәп юк түгел иде. Әмма препаратта дефект ачылды, Әлегә өлгереп җитмәгән. Менә гел шулай бер уңай нәтиҗә аласың, канатланып-шатланып йөрисен. Кисәк —кире нәтиҗә. Канатың каерыла. Бер табасың, б?р югалтасың. Бер ышанасың, бер икеләнәсең. Зөфәр Миндә дә шул ук хәл. Нияз. Менә яңа сынаулар ни күрсәтер тагын. Нәрсә, озын колак, хәлең авырмы? Зөфәр. Үлә ич бу. Шул чакта рөхсәт тә сорап тормыйча Дилбәр Галиевна килеп керә. Агарынган, тыны кысылган. Дилбәр. Нияз Салихович, нишләдегез сез? Харап иттегез бит кыз баланы! Нияз. Ни булды? Дилбәр. Розалия.. Розалия агу эчте. Нияз. Кайда? Ничек? Зөфәр. Агу? Нияз. Булмас! Дилбәр. Булган шул менә. Нияз. Кайда ул, дежуркадамы? (Ашыгып чыгып китә) Зөфәр. Теге кызмы ул, әле генә биредә булган кыз? Дилбәр. Әйе. мин аның биредән чыкканын күрдем. Ул елаган булган, күзләре кып-кызыл иде. Карасам, нәрсәдер кабул итеп маташа. Туктатмакчы булып, янына ташландым, ләкин соң иде инде. Кабул итеп өлгерде. Зөфәр. Ни сәбәптән? Дилбәр. Нидән агу эчәләр? Шул, мәхәббәт аркасында. Бәхетсез мәхәббәт фажигасе. Зөфәр. Акылга сыймаслык эш. Бу бит... Дилбәр. Әй, сез белмисез, ниләр эшләнә әле бездә. Зөфәр (өстенэ киенеп, ашыгып). Әйдәгез әле, янына барыйк. (Ишеккә юнәләләр.) Пәрдә ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА Авыл. Яз. Больницаның дежур бүлмәсе. Караңгы Менә әкренләп бүлмәгә яктылык жәелә башлый. Киң тәрәзә аша ерактан — урман артыннан сызылып таң атканы күренә. Без бүлмәдә ике кешене — Нияз белән Розалияне — төсмерли башлыйбыз. Розалия диванда урын-жнр өстендә ята, Нияз аның янына — урындыкка утырган. Икенче бер урындыкта төрле дарулар, шприцлар ’ Розалия күзен ача, караса; каршында Нияз абыйсы йокымсырап утыра. Розалия (гаҗәпләнеп). Нияз абый? Без кайда? (Як-ягына карана. шунда гына барысын да аңлап ала.) Ә... (Үзен тәртипкә китерә. Ниязның шулай уңайсыз хәлдә йоклап утыруына борчылып, нишләрг/ дә белми. Аннан уятырга дигән карарга килә. Шыпырт кына ) Нияз абый!.. (Нияз күзен ача. механик рәвештә Розалиянең юрганын рәтләргә керешә. Бүлмәгә иртәнге саф яктылык җәелә) Розалия. Хәерле иртә! Нияз. Сиңа да. Кәефең ничек?.. Розалия (тантаналы). Нияз абый, мин сезне тәбрик итәм! Болан булгач, сынау уңышлы үтте. Сезнең эшегез жиңде. Нияз (борчылып). Розалия, алтыным, зинһар... сиңа дулкынланырга ярамый. Розалия. Әллә белмисез инде, мин сезнең препаратыгызны кабул иттем бит. Нияз. Беләм, акылсызым, беләм. Нигә алай эшләдең инде? Розалия. Ә сез ничек уйлыйсыз, мин сезнең үзегездә сынау үткәргәнегезне көтеп ятарга тиеш идемме? Тыныч кына? Ялгышасыз. Сез фән өчен кадерле, халык өчен кирәгрәк, ә мин... Нияз. Ә син гәүһәр, алмаз! Кадерлем син! Розалия. Белсәгез иде, сезгә ярдәм итә алуым белән мин нинди бәхетле! (Тагын нәрсәнедер аңлап алып.) Тукта, тукта... Сез төн буенча минем янда утырып чыктыгызмы? йокламыйча, минем өчен борчылып? Хәтта мин кайбер кешене аңлый алмыйм, башыма сыймый. Ачуым килә, ничек ул сезне... Нияз. Әйдә, Розалия, аның турында бүтән сөйләшмибез. Ул язмышын башка белән бәйләргә булган. Күрәсең, яратадыр. Ул кияүгә чыга. Мин аның турында бүтән уйламаска тиеш. Розалия (бераздан). Нияз абый, дөресен генә әйтегез әле, сез курыктыгызмы? Нияз. Ә син ничек уйлыйсың?! Розалия. Үләр дипме? Ә мин үзем уйлап та карамадым Ышанасызмы, әгәр мин чын агу эчкән булсам да. әйтик, мышьяк, барыбер үлмәс идем. Мине үлем җиңә алмас иде. Менә, әгәр сезнең өчен шулай кирәк булса, мин хәзер шушыннан очып чыгып китә алыр идем. Кош шикелле. Билләһи, булдырыр идем төсле. Үземне шулай хис итәм. Сәер бит. әйеме? Көләсезме? Нияз. Нишләп көлим, күреп торам ич, син хәзер дә күктә очып йөрисең, югарыда, каядыр йолдызлар арасында... Розалия. Мин укыган китапта мондый сүзләр бар: (эмоция белән) «Килер шундый көн, кешеләр бер-берсенә карап сокланып туймаслар, һәркем башкалар алдында йолдыз булып балкыр!» Минемчә, ул көн килде бит инде. Музыка. Нияз. Килде шул. Менә син минем тормыш юлымны яктыртып җибәрдең бит әле. һәр кеше үзе бер ачылмаган дөнья!.. Розалия. Ой, Нияз абый, сезгә ял итеп алырга кирәк. Бүген операция көне. Нияз. Салкын су белән юынып алам да... Музыка, кешегә мәдхия җырлый торган музыка үскәннән-үсә бара. Ут сүнә, музыка кульминациягә житә. туктала Ут кабына. Кояш күтәрелгән. Күптән инде эш көне башланган. Бүлмәдә берәү дә юк Дивандагы урын-жнр җыелган, урындыклар үз урыннарына куелган. Ишектән сөйләшәсөйләшә Нияз белән Зөфәр керә. Икесе дә ак халаттан. Нияз операциягә әзерләнә. Зөфәрнең кулында кичәге калын дәфтәр. Нияз язмалары. Зөфәр нык дулкынланган, Ниязга нидер исбат итәргә тырыша. Зөфәр. Теләсәң нәрсә диген, мин сине аңлый алмыйм. Юк, син дөрес яшәмисең. Тормыш юлыңны дөрес сайламадың. Синең алда нинди киң офык ачылган иде. Шәһәрдә, зур клиникада, фән дөньясының үзәгендә. Ә син — галим булырга омтылган кеше, яшь хирург, талантлы кеше — син кайда хәзер? Җәһәннәм чигендә, сахрада. Киңәшәм дисәң — белгече юк, өйрәнәм дисәң — остазы. Нияз. Әгәр дә минем биредәге эшем кешеләр өчен кирәкле икән? Зөфәр. Ох, кара син аны — безнең Нияз Салиховичны — ул нинди олы җанлы изге бәндә икән. Ишеттем, сөйләделәр: авылда үз кешегә әверелеп беткәнсең, һәркемнең моң-зарын тыңлыйсың, һәркемнең гозерен үтисең. Әйтерең бармы, народникның үзе инде. Әмма син шуның хисабына беләсеңме нәрсә югалттың?! Монда бит, эшлим дисәң, җүнле шарты да юк. Нияз. Романтика! Зөфәр. Хәзер кибернетика заманасы, дустым, һәр адымың төгәл исәпләнгән булсын. Ярый, эшлә дә, чәнчелеп китсен, бер ел әллә ни зур югалту түгел. Әмма шул югалту бәрабәренә син нинди дә булса отыш алырга тиеш идең ләбаса. Бу сиңа югарырак сикерү өчен трамплин булырга тиеш иде. Менә шул чакта мин сине аңлар идем. Ә болай... Нияз. Отыш эзләмим. Зөфәр. Юк, Нияз, дөрес яшәмисең. Дилбәр белән конфликтка кереп беткәнсең. Нигә кирәк иде сиңа катнашырга. Сугышсыннар иде шунда үзара. Нияз. Гаделсезлеккә читтән генә карап тора алмыйм. Каным кыза, җилкә төкләрем тырпая башлый. 3 ө ф ә р Бу Розалия мәсьәләсе тагын. Я. кемнәр белән аралаштың?! Теләсә кемне үзеңә якынайтырга ярыймы?! Хәзер инде менә скандал. Фәнни эшебезне дә юкка чыгармагайлары әле. Ә аспирантурага эләгүне башыңнан ук чыгарып ыргыт. Ишеген үзең яптың. Суд алдына бастырмасалар, шөкрана ит инде Ярый әле үзем килеп төштем. Бу баткаклыктан, бәлки, колагыңнан тартып булса да, чыгарып булыр. Министерствода ничек тә җайларга тырышырмын. Эшне зурга җибәртмәм. Менә телефонга заказ бирдем. Министрны әзерләп куярга кирәк. Нияз. Кара әле, мин операциягә әзерләнәм. Тынычланырга иде. Зөфәр. Әйе, әйе... Нияз диванга утыра, башын артка ташлап күзләрен йома, онытылырга тырыша. Зөфәр (Ниязның хезмәтен актара). Әйткән идем ич, безнең берберебезне кабатлавыбыз ихтимал дип. Менә, бер үк фикерләр. Кара әле, синең бу диссертацияңне... Нияз. Көлмә. Зөфәр Язмаларыңны дим.. Мин үзем белән аламмы инде? Нияз (һаман да «йокы» аралаш) Ал. Зөфәр Бәлки, кайбер урында күрсәтергә кирәк булыр Аңарчы, әлбәттә, машинкада бастырырмын. Кайбер корректуралар кертеп. 11 и я з. Туры килер. Зөфәр. Ә авторлар? Кызык килеп чыга бит әле. Тема уртак, фикерләр уртак, ә... Нияз. Икебезнең исемне дә куй. Зөфәр. Миңа бераз уңайсызрак, әлбәттә. Әмма шулай эшләргә туры килмәгәе. Хезмәтнең киләчәк язмышы турында уйлаганда, бу, ихтимал, дөрес булыр. Бездә хәзер күмәк эш почетта. Ләкин ахырдан чигенүләр булмастыр бит? Мин күбрәк эшләдем, син азрак дип... Нияз. Кем исемен куюдамыни хикмәт. Эш булсын, синекеме, минекеме — нәтижәсе күренсен. Зөфәр. Ярар, килештек. (Канәгать) Без бу хезмәт белән кайбе- рәүләрнең күзен акайтмагаек әле. Профессор үзе... Нияз. Соң инде. Профессор белә. Зөфәр (үзгәреп китә). Белә?! Нияз. Күптән түгел профессордан хат алдым. Зөфәр. Ничек? II и я з. Мин берәүгә хатлар язып торган идем. Шул хатларны.., Зөфәр (онытылып). Зөһрә аларны әтисенә биргәнме? Нияз моны көтмәгән иде. Зөһрә исемен ишетүгә ул сискәнеп-«уянып» китә, әмма шунда ук узен кулга ала, тынычланырга-онытылырга тели. Ә Зөфәр кызганнан-кыза бара. Ах, менә ничек?! Ул хатлар бит синеке, анда минем исем юк Димәк, хезмәтнең авторы да син генә? Тема уртак, безнеке, бергә башладык. Анысын табарга, монысын алырга — мин күпме йөгердем, күпме оештырдым. Хәзер читтә каламмыни?! Менә, дус дип ышан сиңа. (Тәмам тугарылып.) Хатлар, хатлар профессорда. Аларда бит барысы да язылган. Шулай булгач... (Нияз диванга сөялгән килеш, бер дә селкенмичә тыңлаган иде. әйтерсең, йоклап утырды. Менә ул аягына баса һәм без аның үзгәргәнен, эченнән бик нык кабынганын күрәбез.) I! и я з. Димәк, син аларны укыдың?! Зөфәр. Әйе, укыдым. Зөһрә белән безнең арада сер юк. Нияз. Укыдың да, минем фикерләрем белән коралланып, минем хезмәткә хужа булырга чамалыйсың? Соавторлык даулыйсын? Гажәп- ләнгән идем аны, бу нишләп нәкъ минем хатларда язылган кадәр генә белә соң әле дип. Аның хикмәте бар икән. Элегрәк шаяртырга ярата идең, фән юлына керү өчен бүре кебек усал, төлке кебек хәйләкәр булырга кирәк, дип. Күрәм, уйнап әйткәннәрең хәзер чынга әйләнгән. Ләкин фән юлына керү өчен ат кебек эшләргә кирәк, дустым. Зөфәр Белми идем. II и я з. Шуны бел. миңа синең министерствода яклавың кирәкми. Гомумән, беркайда да. Җәзага лаек икәнмен, бирсеннәр. Зөфәр Ә бу нәмәрсәңне төлкегә ышанмыйсыңдыр бит инде’ Н и яз. Әйе, мин аны сиңа ышана алмыйм. (Хезмәтен Зөфәр кулыннан кире ала. Шул чагында Дилбәр килеп керә ) Дилбәр. Зөфәр Хәлиловнч, телефонда — Казан. Зөфәр ашыгып чыгып кнтә. Дилбәр. Нияз Салихович, сез операциягә әзерләнгәнсез икән, кызганычка каршы, ашыккансыз. Ул хатын өенә кайтып китте. Нияз. Ничек?! Ибраһим килеп керә. Ибраһим. Дилбәр Галиевна. бу ни эш?! Нишләп сез операциягә әзерләнгән, хәзер операциягә ятарга тиешле хатынны чыгарып җибәрәсез? Дилбәр. Ул үзе китте. Ул Нияз Салиховичка операция ясатырга теләми. Курка. И б р а һ и м. Соң бит аңа операция кирәк. Сез врач, моны яхшы беләсез, аңлатырга тиеш идегез. Үзе белән яхшылап сөйләшергә иде. Дилбәр. Мин сөйләштем. Ул миннән турыдан-туры сорады. Минем урында булсагыз, нишләр идегез, ятар идегезме, диде. Ибраһим. Ә сез, әлбәттә... Дилбәр. Ә мин әйттем, ятмас идем дидем. Шулай, мин алдарга өйрәнмәгәнмен. И б р а һ и м. Барыбер аны кайтарып җибәрергә сезнең хакыгыз юк. Монда хирург бар, мин бар. (Беренче мәртәбә тавышын күтәрә.) В конце концов, кем монда баш врач: сезме, минме? Зөфәр кире керә. Зөфәр. Министр туры килмәде. Дилбәр, һе, хирургия бүлегеннән авырулар кача башлаганга мин гаепле икән. Хирургка авыру аллага ышанган кебек ышанырга тиеш. Белмим, Нияз Салиховичка кем генә ышаныр икән дә. кем генә операция ясатыр икән Розалия белән булган хәлдән соң! һәркемгә үз сәламәтлеге кадерле. (Ибраһим йөрәге янында авырту сизеп, кулын күкрәгенә куя. Дилбәр аны шунда ук күреп ала.) Менә бит үзегез дә Нияз Салихович пычагы астына ятарга теләмисез. Операция кирәген белсәгез дә. Нигә? Чөнки ышанмыйсыз. Ә ни өчен башкалар ышанырга тиеш? Ибраһим (газапланып). Сез... сез нәрсә?! Сез... бик яхшы беләсез бит. Мин, гомумән, операциягә ятарга җыенмыйм. Ниязга да. шәһәр авторитетларына да. Куркам, аңлыйсызмы, куркам. Монда Ниязның ни гаебе бар? Ә сез.. Ничек телегез күтәрелә. Зөфәр. Ну. Дилбәр Галиевна... кирәкмәс иде. Анысы аның Ибраһим аганың үз эше — шәхси эше, Нияз Салихович турында үз фикере бар икән, ышанып бетерми икән, без аңа катнашмыйк инде. Үзе ышанган хирургка ясатыр, шәһәрдә бер дигәненә. Урнаштырырга үзем булышырмын. (Икенче темага күчә.) Министрны туры китерә алмадым. Министерство вәкиле буларак, мин моннан, күрәсең, мәсьәләне хәл итмичә кайтып китәргә тиеш түгелмендер инде. Ибраһим ага, ә бит Дилбәр Галиевна бер нәрсәдә хаклы: сезгә дөрестән дә кичекмәстән операциягә ятарга кирәк. Ибраһим (кәефе китеп). Тагын! Зөфәр. Беләбез, бу адымга сез үзегез җөрьәт итә алмыйсыз. Коллегаларыгыз да күндерә алмаганнар. Шунлыктан, үзем батырчылык итәм. Әйдәгез, мин сезгә булышам. (Киңәш итеп.) Сез иртәгәдән шәһәргә китәсез, операциягә. Мондагы хәлләр өчен борчылмагыз. Җайга салырбыз. Эшегезне алып баручы да табылыр. Тыныч булыгыз. Менә, мәсәлән, (бераз көттереп) больницада баш врач вазифасын, Дилбәр Галиевна. сезгә алырга туры килер. (Пауза.) Безгә билгеле булганча, Ибраһим ага үзе дә баш врачлыктан китәргә җыенып йөргән икән. Инде без аның теләге белән исәпләшмичә булдыра алмыйбыз. Карт белгечләргә без үз вакытында ял бирергә дә тиешбез. Ибраһим. Гамәлдән сызып ташларга икән. Зөфәр. Аннан, дөресен әйткәндә. Ибраһим ага. мәсьәләне хәл иткәндә сезнең өчен иң кулай вариант шушы булыр. Югыйсә, больницада тәртипсезлек чамадан ашкан, түзеп торырлыгы калмаган. Без әле сезнең күпьеллык хезмәтегезне искә алып кына Ибраһим Рәхмәт илтифатыгызга. Зөфәр Мин башкача эшли алмыйм, хакым юк. Сез, алла хакы өчен, Ибраһим ага. аңлый күрегез. Ибраһим. Анламыйммы соң, аңлыйм, бик анлыйм Дилбәр. Мин нәрсә әйтәм: әгәр дә больницада шушындый хәл килеп чыккан икән, мин карышмыйм, Зөфәр Халилович, сезнең тәкъдимегезне кабул итәм. Әмма минем шартым бар: мин Нияз Салихович белән эшли алмаячакмын. Әгәр дә ул һаман да безнең больницада кала бирә икән, ул чагында, гафу итегез, мин баш врач була алмыйм. Киресенчә, бу больницадан күчү мәсьәләсен куячакмын Зөфәр Сабырлык, туктагыз, зинһар кызмагыз әле Дилбәр. Ә бит дөреслектә Ибраһим ага да аның аркасында бу хәлгә дучар булды. Ибраһим (кызып). Нәрсә дип каныктыгыз әле сез Ниязга? Нинди гаеп таптыгыз?! Дилбәр. Санап күрсәтергә кирәкме? Рәхим итегез: финанс законнарын бозган өчен приказ буенча кисәтү алдымы? Аның бүлегеннән авырулар кача башладымы? Менә, мәсәлән, бүгенге факт Аның аркасында больница хезмәткәрләре агу эчә башладылар. Коточкыч хәл бит бу Судка китә торган эш Н и я з. Күпертмәгез. Розалия белмичә, сынау үткәрәм дип. өлгереп җитмәгән препаратны кабул иткән Дилбәр. Куяныгыз үлгән иде. Розалия аны белгән. Нәкъ менә шуның өчен дә, препаратның агу икәнен белгәнгә күрә дә, кабул иткән ул аны. Шул чакта Розалия үзе килеп керә. Авырулар халатыннан. Розалия. Гафу итегез. Мөм киндер бит? Зөфәр. Розалия? Нишләп урыныгыздан кузгалдыгыз? Розалия Сезне шатландырасым килде Дилбәр Галиевна, нишләп сөенмисез? Менә ич күз алдыгызда басып торам, сау-сәламәт, җен шикелле Димәк. Нияз абыйның препараты әйбәт булып чыкты. Белсәгез иде, шундый тыныч кына онытылганмын. Аркылыга-буйлыга турасалар да, берни сизмәс идем. Борчылмас идем дә. Уянып киттем — иртән йокыдан уянган кебек. Бер җирем авыртмый башым да, йөрәгем дә. Дилбәр Авыртмас шул. Шулкадәр уколлар кадалгач. Розалия Менә анысы кирәкмәс иде. Дилбәр Сугыштан соң батыр күбәер, диләр. Рәхмәт әйт әле, коры куык. Уколлар ясалмаса, бәлки инде теге дөньяда булыр идең. Розалия Юк, барыбер берни булмас иде, менә күрер идегез, каршыгызда басып торыр идем, чекрәеп! Нияз абый, нигә инде уколлар ясадыгыз? Менә хәзер нәрсә килеп чыга инде, препарат яраклымы, яраксызмы — белә алмыйбыз Нияз. Иң әһәмиятлесе, үзеңә зыян килмәве, Розалия. Розалия (кәефе китеп). Бу сынау бер нәрсәне дә исбат итә алмадымыни ин ie? Нияз. Итмәде Розалия (шунда ук йөзе ачылып) Алайса, мин яңадан кабул итәм! Дилбәр (чәчрәп чыга). Менә! (Зөфәргә) Менә күрдегезме? Фәнни ян шушындый методлар белән алып барыламыни?! Әллә инде. Ах, әйе, әйе. аңладым булса кирәк Н и я з. Әйтеп бетерегез! Дилбәр. Әйтәм (Розалиягә) Син чыгып тор әле. Бар, урынына 4. ,к. м ят. (Розалия чыгып киткәч. Ниязга.) Сез Розалиянең мондый адымга барачагын алдан сизенгән булырга тиеш идегез. Ә бәлки, сизенгәнсез дә. Шулай да... Нияз. Сез нәрсә?! Дилбәр. Сез аңа юри юл куйгансыз. Белә торып. Яшь кешенең беркатлылыгыннан, үзегезне яратуыннан файдаланасыз. Мондый юл белән препаратны сынау рөхсәт ителә торган алым түгел. Бу җинаять! Розалия куян түгел, ирек бирмәбез!.. Ибраһим (түзмичә). Җитәр сезгә! (Авыр пауза.) Дилбәр. Моңарчы тыныч кына яшәгән коллектив, Зөфәр Хәли- лович, ул килгәч пыран-заран килеп бетте. Зөфәр. Әйе. коллективны бу хәлендә калдырып булмый. Чамадан ашкансыз. Кемнедер моннан алырга туры киләчәк. (Йөренә.) Нияз Салиховичка коллегалары белән конфликтка кермәскә кирәк иде, әлбәттә. Моны һич аклап булмый. Дилбәр Галиевна китергән фактларны да читләтеп үтеп булмый. Нияз Салиховичнын биредә эшли алуына мин үзем дә ышанмыйм. Аны эшеннән алырга туры килер. Ул үзе дә моны аңлар, дип уйлыйм. Ибраһим. Ә приказны кем бирә? Зөфәр. Приказны менә баш врач Дилбәр Галиевна бирер. Дилбәр. Бирелгән дип исәпләгез. Ибраһим (ашыкмыйча). Алайса рөхсәт итегез, мин соңгы күрсәтмәмне бирим. Дилбәр. Рәхим итегез. Ибраһим. Нияз Салихович, әзерләнегез, сезгә тиздән операция ясарга туры киләчәк. (Картның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап бары да тынып кала ) Нияз. Кемгә? Ибраһим. Карт врач Ибраһим абзыена!! Нияз. Нәрсә?! Мин ясаргамы? Юк, юк, сез шәһәргә китәсез. И б р а һ и м. Шәһәргә китсәм, кешеләр ни дияр: «Әһә, үзе Ниязга ышанмады, китте, ә безгә ярый икән монысы да», — дияр. (Дилбәргә күрсәтеп.) Әнә ич, шуны гына көтеп торалар. Мина шәһәр юлы ябылган. коллега. Нияз. Юк, юк, минем өчен шундый адым атларга, сәламәтлегегез белән, тормышыгыз белән тәвәккәлләргә, минем өчен? Юк, хакыгыз юк! Ибраһим. Тиле. Мине сәламәтлеген корбан итә дип уйлыйсыңмы? Юк, мин сиңа ышанам, Нияз. Шуңа күрә карар кылдым да. Анысы дөрес, яшермим, операция уңышлы чыкса, миңа икеләтә күңелле булыр- үзем өчен дә, синең өчен дә. Ә мин аның уңышлы чыгачагына ышанам. Н и я з. Рәхмәт сезгә, Ибраһим ага. (Кочаклый, күзендә яшь.) И б р а һ и м. Я, карт алашаны тунарга алынасыңмы? Үзеңә ышанасыңмы соң? Нияз (бераздан). Алынам, Ибраһим абый. Ибраһим. Димәк, менә мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде. Нияз Салихович больницада эшләвен дәвам иттерә дигән сүз. Пациент соравы буенча. Дилбәр. Вакытлы рәвештә. Кузгалалар. Зөфәр (Нияз белән генә калгач). Нинди хәлгә куйдың. Нияз (юмор белән). Нишлим соң, берничек тә ярдәм итә алмадым шул. Артык борчылма инде. Зөфәр Кызык, мин юатасы урынга, син юатасың. Нияз. Монда минем хәлгә караганда, синең хәл мөшкелрәк бит. Зөфәр (кызып) Нишләргә тиеш идем сон мин?! Мәсьәләне ачык калдырыргамы? Алай минем өчен жиңелрәк булыр иде. Әмма мин синен турыда кайгыртам. Уйла, әгәр приказ бирдертмәсәм, бүген үк гомуми жыелыш жыйналыр иде, эшен райкомга китәр иде, министрга житәр иде. һәр инстанциядә үзеңне чәйнәрләр иде, иләктән иләккә иләрләр иде. Ә нәтижәсе шул ук: эшеңнән алырлар иде. Ә болай тавыш-тынсыз гына. Сарык та исән, бүре дә тук Монда кендегең берекмәгән. Бер чемоданыңны күтәрәсең дә министерствога киләсең, үземә керәсең. Жаен табармын: теләгән больницага китәрсең. Тик шәһәрдә генә булмас, анысын ышандыра алмыйм. Нияз. Рәхмәт, мин моннан китмим. Гаделсезлекнең тантана кылуын теләмим Зөфәр. Идиот Ахмак Н и я з. Куылган кеше булып китәргәме? Шуңа риза булып? Зөфәр Ә сиңа монда калырга ярамый. Взяткалар алып, жинаять- кә батып беткәнсең. Нияз шаркылдап келә. Зөфәр. Ярый, мин киттем, машина көтәдер. Нияз. Хәерле юл. Зөфәр. Рәхмәт. Нияз. Туеңа чакырырсыңмы? Зөфәр Әлбәттә. Ә син? Нияз. Килерсеңме? Зөфәр (бераз уйлагач). Бернигә карамый. (Кузгала. Тагын туктала) Сау бул Зөфәр чыгып китә. Нияз беркавым урыныннан кузгалмый Аннан кискен бер карарга килеп, кәгазькаләм алып, хат язарга утыра Сәхнә караңгылана Нияз прожектор уты яктысында кала һәм кнсәк ике ут тасмасы ике кешене яктырта Аның берсе —Зөһрә, ул хат укый. Икенчесе — Нияз Без аны хәзер аягына баскан хәлдә. Зөһрәдән өч-дүрт адым арттарак күрәбез. Декорация алмаштыруның кирәге юк, чөнки ул бөтенләй күренми. Нияз. Хуш, Зөһрә! Бу минем сиңа соңгы хатым. Зөһрә. Соңгы хат? Н и я з. Кияүгә чыгасың икән, киләчәгеңне бозасым килми. Зөһрә. Юк, юк, юк! Нияз. Тигез гомер телим. Бәхет телим. Ихлас күңелемнән. Зөһрә. Дөрес түгел, түгел! Берәүгә дә тормышка чыгарга җыенганым юк минем Гомумән, яратмыйча кияүгә чыкмаячакмын Ә мин бары сине генә, ишетәсеңме, сине генә яратам!.. Нияз. Хуш, минем өчен борчылма О. күпме көч, илһам, шатлык бирдең син миңа. Гомеремнең шушы кыска гына юлында да аяк чалучылар булды, әмма ега алмадылар. Кая мине егарга, мин бит канатлы, күктә очам. Син бирдең миңа ул канатларны, Зөһрә! Әгәр дә эзләгәнемне таба алсам, мин аны синең исемең белән атар идем Зөһрә. Мактарга түгел, орышырга кирәк мине, тиргәргә кирәк. Күпме хатыңа бер жавап язмадым, йөрәгемне ачмадым Эшеңдә ярдәм итә алмадым. Борчылган булдым, әмма шуннан узмадым. Нияз. Гомер юлым кая гына илтсә дә, кемнәр белән генә очраштырса да, синең исемең минем күңелемдә булыр, Зөһрә. Рәхмәт! Хуш мәңгегә! Китә. Зөһрә. Юк. юк, түгел. Түгел! Шулай ук син минем дөньямнан бөтенләй китәргә карар кылдыңмыни? Хатларың килеп тора иде, мнн аларны көтеп ала идем. Сине янәшәмдә хис итү рухыма дәрт, күңелемә шатлык китерә иде, бөтен дөньям ямьгә күмелә иде. Болар барысы да вакытлы гына булдымыни? Шулай ук мнн сине гомергә югал- 6* таммыни? Шулай ук син миннән ваз кичтеңмени? Синнән башка ничек яшәрмен мин?! Ә нишләп сина йөрәгемне ачмыйм әле? Язам, хәзер үк язам!.. Зөһрә хат язарга утыра. Ләкин шунда ук бер карарга килеп, язганын ертып ташлый. СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА Нияз бүлмәсе. Кич. Ниязның дуслары жыйналган. Нияз белән Розалиянең язылышулары уңае белән үткәрелә торган кечкенә генә мәжлес. Араларында Зөфәр дә бар. Беренче чиратта күзгә ташланганы шул — Нияз Розалияне Зөһрәгә охшатып киендергән. Җыр, музыка Кунаклар бераз кызарга да өлгергәннәр инде, үзләрен бик иркен тоталар. Розалия аларны сыйлап йөри, ул шат. Талдай зифа буйлары, Бигрәк матур уйлары. Шаулап торсын. Гөрләп торсын. Җырлап торсын туйлары Якты гомер юлыгыз Күмелсен гөл-чәчәккә, Дуслык нурын. Яшьлек жырын Алыгыз киләчәккә. Нияз янына Розалия килә, Зөфәр өстәл белән ике арада йөри Нияз белән Розалиягә рюмкалар китерә. Розалия. Нияз абый!.. Мин сезгә һаман да «абый» диярмен микән? Нияз. «Сез?» Ә син башта «син» дияргә өйрән. Розалия. Анысы булыр да. (Әйтеп карый.) Нияз абый, син... Менә ич, була (Тагын әйтеп карый.) Нияз, син! 0, юк, монысы булмый, Нияз абый. Н и я з. Вакыт өйрәтер әле. Зөфәр (яннарына килә). Минем сезне аерым тәбриклисем килә. (Рюмка күтәреп.) Тигез гомер телим! Розалия. Нияз. / Рэхмэт! Нияз. Ә шулай да. Ибраһим абыйны алып килеп утыртыйк. Зөфәр. Ашыкма, Нияз. Уен дип беләсеңме, карт организм, шундый катлаулы операциядән соң. Шаяра торган эш түгел. Нияз. Белмим инде. Аннан башка мәжлес үткәрү... Зөфәр. Мәжлес аңа өстәмә авырлык кына булачак. Борчыма картны, тыныч.кына ятсын. Соңгы мәжлесең булмас. Нияз. Әллә ничек... Зөфәр. Мин аның янына кереп чыктым, урыныннан кузгалмаска күндердем. Розалия. Ибраһим абый анда тыныч кына ята аламы соң? Күңеле белән ул, барыбер, биредә. Хәзер жилтерәтсп алып киләм мин аны. (Ишектә Фәйзи Шакирович белән очраша.) Фәйзи абый, әйдәгез, әйдә. Розалия үзе чыгып китә. Ф ә й з и. Нәрсә, мине көтмәдегез дәмени? Нияз. Әйдә, Фәйзи абый, түрдән уз. Фәйзи. Болай булгач, узабыз инде аны. Әстәгъфирулла, сез шактый юл алгансыз түгелме соң. никадәр шешәнең башына җиткәнсез^ (Фәйзи алдына чәнечке-кашыклар куялар.) Монысы булды — формасы. Кормасы да булырмы? Нияз. Нәрсә китерик? Фәйзи. Нәрсә сорасам оттырмам икән? Бармы кыздырылган морозное? (Көлеш ) Нияз. Плаумы, тавыкмы, балыкмы? Фәйзи. Өчесен дә. Зөфәр. Иптәшләр, безгә тамада сайларга кирәк булыр. Ф ә й з и. Кирәк. Клаунсыз цирк, мәзәкчесез мәҗлес буламыни?! Зөфәр. Фәйзи Шакирович, сезне! Фәйзи. Уйлаган идем аны, болар тикмәгә генә түргә утыртмыйлардыр дип. Зарплатасы күпме булыр? (Көлеш.) Ярар, риза Тавышка куям. Каршылар юкмы? Менә мин хәзер күрсәтим әле сезгә кемлегемне! Н и я з. Кемнең кем икәнен беләсең килсә, кулына власть тоттыр, дигәннәр. Фәйзи. Разговорчики! (Мәҗлес шау-гөр килеп утыра. Көлеш.) Нияз (Зөфәргә кинаяләп). Фәйзи абый, сине бит әле анда взятка биргән, дип сөйлиләр. Ф ә й з и. Ният юк түгел иде, әмма булдырып булмады Акчаны кире кайтарып бирде. Мин вҗәткә дим, ә ул әҗәткә ди. Әҗәткә дә вҗәткә. Шул ике сүз арасында буталдым Н и я з. Ә син ул кешегә бик зур ярдәм иттең. Әҗәткә биреп торып. Фәйзи. Кешесе шундый иде. Берни жәл түгел. Акча гынамы, акылымны да бирер идем әле, булса. (Мәҗлес тагын гөр килеп ала Фәйзи җырлап ук җибәрә.) Агыйделгә сал килгән. Агар җире тар килгән, Юк Казанда, юк Мәскаүдә Сезнең кебек пар килгән. Ибраһим белән Розалия керә. Ибраһим. Ышан син хәзерге яшьләргә. Кара, миннән башка гына уздырмакчы булалар бит, ә. (Ибраһим керү белән, һәркемдә күтәренкелек.) Ф ә и з и. Ай, рәхмәт, Ибраһим абый, шатландырдың безне. Зөфәр. Урын, урын, хөрмәтле кунакка урын! Менә, түрдән. Ибраһим Каяле, башкода урынына! Фәйзи. Әй-әй, монда башкодадан да өстенрәк — тамада үзе утыра! И б р а һ и м. Нияз, хәтереңдәме, әйткән идем: ике шатлык бергә килер дип. Монда өч шатлык бергә килде бит әле. Ф ә й з п. Аңлатып бирүегезне сорыйбыз, Ибраһим абый И б р а һ п м. Операция уңышлы чыкты — бер куанам, Нияз уңышы өчен — ике куанам. Өченчесе (Нияз белән Розалиягә күрсәтеп) — менә аларның бәхете өчен. Ф ә й з и. Ай, рәхмәт! Бу үзе тост әйтү булып чыкты. Күтәрдек! Н и я з Ибраһим абын, сезгә ярамый. И б р а һ и м. Беләм. беләм. Нишләп эчим, язмаганны Миңа ярамый. Хәер, шушындый вакыйга хөрмәтенә генә берне күтәрмәсәм. (Тиз генә бер рюмканы эчеп куя) Нияз. Ибраһим абый! И б р а һ п м. Ай-яй, саран хуҗа булып чыктың син, Нияз. Бары с ы д а. Талдай зифа буйлары, Бигрәк матур уйлары. Шаулап торсын, Герләп торсын. Җырлап торсын туйлары. Зөһрә килеп керә. Мәжлестәгелэр. Зөһрәне күреп алгач, кисәк тынып кала. Нияз. Зөһрә?! (Аптырап кала. Күзләр күзгә текәлә.) Ибраһим. Әйдәгез, бик вакытлы килдегез. Шулай кирәк. Дуслар бер-берсен онытмаска тиешләр. (Зөһрәне мәҗлескә тәкъдим итеп.) Бу — Ниязның бергә укыган иптәшләреннән. Зөһрә янына Зөфәр килеп житә, плащын салдыра. Зөһрә. Зөфәр? Син ничек биредә? Әле кичә генә шәһәрдә идеи. Зөфәр. Бүген иртән килеп төштем. Самолет белән. Ниязның туена. Зөһрә. Мин әле үземнең нинди мәҗлескә килеп эләккәнемне аңламый да торам икән. Киленнең исеме ничек соң? Ибраһим. Розалия. Зөһрә (аягына баса). Розалия, Нияз! Рөхсәт итегез, мин сезне... тәбрик итәм. Нияз. Рәхмәт. Розалия (тәмам югалып кала). Рәхмәт. Зөһрә. Белмәдем, бу хәлләрне белгән булсам... Белгән булсам, бүләк алып килгән булыр идем. Ә мин, Ибраһим ага, шатлыклы хәбәр алып килдем бит әле. Ниязны быел аспирантурага кабул итәләр. Чакырдылар. Фәйзи. Алып китәргә икән. Бу нинди шатлык булсын. Ибраһим Юк, шатлык ул, зур шатлык. Ниязга тагын да укырга кирәк. Үсәргә. Нияз. Рәхмәт, Зөһрә. Ләкин мин моннан китмәм, ахры. Ибраһим (йөзе яктырып китә.) Менә! Ул читтән торып та укый алачак! Фәйзи. О! Моның хөрмәтенә тагын берне күтәрәбезме инде? (Шау-гөр килеп эчәләр. Урыннан кузгалалар. Биешү башлана ) Фәйзи (бии). Әй имерә, имерә, Имерә сөяк кимерә. Башкода ни карап тора? Ибраһим. Тамада идән җимерә. Фәйзи бер-нке әйләнә дә Розалия алдына килеп баса. Күрәсен. Розалия оста биюче булып танылганга күрәдер, анык биюен барысы да сорый. Розалия башта бик жинел биеп китә, ләкин бу озакка бармый, анын эчке кичереше тышка бәреп чыга. Ул. моны сиздермәскә теләп, үзен кулга алырга тырышып, тагын да кызурак темпта бнн башлый. әмма көче житмн, сыгылып төшә һәм кисәк тукталып кала. Үксеп жибәрә. Аны Нияз тотып кала, урындыкка утырта. Башкалар әкрен генә ишек алдына чыгалар. Биредә Розалия. Нияз. Зөһрә, Зөфәр генә кала. Зөһрә шулай да ишеккә юнәлә. Розалия аны туктата. Розалия. Зөһрә апа, сез калыгыз әле, безгә сезнең белән сөйләшергә кирәк. Хәл итәргә кирәк. Хәзер, хәзер үк! Нишлибез? Зөһрә. Мин күрәм, сезнең хәл ителгән инде. Розалия. Ышаныгыз, мин гаепле түгел. Тырнак очы кадәр дә гаебем юк. Нияз абыйның да. Мин бит сезнең турыда аны яратмыйсыз дип уйлый идем. Ул үзе дә. Кияүгә чыгасыз, дип әйттеләр ич. Нияз абый сезгә күпме хатлар язды, ник бер генә җавап алсын. Шулай булгач, башкача ничек уйларга мөмкин?! Ләкин менә үзегез килеп төштегез. йөрәгегез тартмаган булса, килер идегезмени? Димәк... Зөһрә. Димәк! Розалия. Ник соң алданрак килмәдегез сез?! Бер ай гына булса да элегрәк. Бер атна! Хәзер бик соң бит инде. Зөһрә. Соң. Розалия. Ел буе нишләдегез соң сез? Зөһрә. Мин көттем. Розалия. Нәрсәне, бәхетегезнеме? Бәхет өчен көрәшергә кирәк! Белгәнсездер бит, Нияз абый бик жаваплы, бик кирәкле эш белән шөгыльләнә. Аңа һәркем булышлык күрсәтергә тиеш иде. Якын кешеләре бигрәк тә! Шундый чакта яраткан кешесе ана ярдәм кулын сузмаса, янына килмәсә, онытса — ничек була инде?! Зөһрә. Мин онытмадым, мин аның өчен гел борчылып яшәдем. Розалия (гаепләп). Ходаем, борчылу белән генә ярдәм итеп буламыни?! Нияз абый, сез ир кеше, нигә үз сүзегезне әйтмисез? Нияз. Без «син» дип сөйләшергә килешкән идек түгелме соң, Розалия? Розалия. Сез әйтмәсәгез, үзем әйтәм: мин сезнең арага керергә теләмим! Миңа кеше бәхете кирәкми. Үз өлешемне табармын әле. Мин сезне очратуым белән дә бәхетле. (Күзендә яшь, сыгылып төшә ) Нияз. Розалия, син ни сөйлисең? Розалия (үзен кулга алып). Мин сезгә ирек бнрәм. Үз бәхетемнән баш тартам. Менә хәзер барысын да чакырам да әйтәм Бөтенесе алдында. Яшермичә, ачыктан-ачык! Нияз. Розалия! Розалия Бу миңа жиңел дип уйлыйсызмы5 Юк, авыр. Ай, авыр. Үлем белән бер Чөнки мин сезне, Нияз абый... Кемне дә булса шулай ярата алырмынмы, белмим (Айнып.) Ә туйны өзмибез. Бу сезнең туй! Нияз. Розалия, син юкны сөйлисең! Розалия. Мин карар бирдем инде. Нияз. Синең миңа ышанмаска хакың юк! Розалия. Мин сезгә ышанам, ышанам, Нияз абый. Нияз. Шулай булгач?! Розалия. Мин сезнең бәхетле булуыгызны телим. Нияз. Розалия! Розалия. Әгәр дә Зөһрә апа килмәгән булса... Юк, алай түгел, дөрес сөйләмим .. Әгәр дә Зөһрә апа сезне яратмыйча, язмышын башка берәү белән бәйләгән булса, ул чакта сез аны оныта алыр идегез. Ләкин бит ул килде. Хәзер инде сез аны оныта алмыйсыз, ул һаман да сезнең күңелегездә булачак. Сез мине онытыгыз. Әйтерсең, мин булмадым. Әйтерсең, сез бервакытта да мине очратмадыгыз. Мин сезнең өчен моңлы бер жыр булып кына калырга тиеш. (Ишеккә килә ) Нияз. Розалия! Розалия (катгый һәм кисәтеп) Нияз абый! Розалия чыгып китә, Нияз кала. Нияз. Моңлы бер жыр...

Пәрдә