Поэзия
Сагыш һәм шатлык С ары т«с твяп ирэ килгән мэлдя. Күңелне сагыш биләргә тиеш. Ләкин яз төяп кошлар кайтыр дип, Сагышны шатлык җиңәргә тиеш. Картаю төяп бабайлар үлгәч. Ирләр хөрмәтләп җирләргә тиеш. Тик яшьлек төяп балалар тугач, Сагышны шатлык җиңәргә тиеш. Хәсрәтләр төяп илгә яу килсә, Ил өчен меңнәр үләргә тиеш. Ләкин дан төяп җиңү килгәндә. Сагышны шатлык җиңәргә тиеш. Яктылык төяп кояш чыкканда, һәр җан иясе көләргә тиеш. Тормыш төялгән бу җир шарында Сагышны шатлык җиңәргә тиеш. Сугышта югалган солдатлар (Жыр) Д, ан җырлары иҗат итегез Сугышта югалган туганнар хакына. Дошманнарга нәфрәт булып барсын бу җыр. нәфрәт булып. Туганнарга рәхмәт булып калсын бу җыр, рәхмәт булып. Дан җырлары иҗат итегез Сугышта югалган солдатлар хакына. Онытылмасыннар арабыздан китсәләр дә. Кайсы илнең кайсы якларыннан. Кайсы юлның кайсы чатларыннан Үтсәләр дә. Дан җырлары иҗат итегез Билгесез югалган туганнар хакына. Илбасарга зур кисәтү булсын бу җыр. зур кисәтү. Чын дусларга юл күрсәтеп тусын бу җыр. юл күрсәтеп. Дан җырлары иҗат итегез Билгесез югалган солдатлар хакына. һәйкәл куегыз җирдәге бар бакчаларга. Кайсы илнең кайсы диңгезендә. Кайсы якның кайсы нигезендә Ятсалар да. Дан җырлары иҗат итегез Мәңгегә югалган туганнар хакына. Сугышларны җирдән мәңге кусын бу җыр. мәңге кусын. Тынычлыкны җирдә раслау булсын бу җыр. раслау булсын. Дан җырлары иҗат итегез Мәңгегә югалган солдатлар хакына. Алар үлеме безгә тормыш китергәнен Бөтен илнең бетен батырлары. Бөтен чорның бөтен гасырлары Хәтерләсен. 4 .К. У.* М 7- /7 ратам мин сабыр кешеләрне. Зур кораблар кебек алар һаман Тормыш давылларын ерып бара Максатлары кушкан якка табан. Зур максатлар өчен җаннарына Алсалар да күпме авыр яра — Шырпы кебек чәчрәп кабынмыйлар, Алар домна кебек салмак яна. Шуңа бераз гамьсезләр дә кебек һәм усал да кебек бераз алар. Тик битараф түгел, мәҗлесләрдә Бәйрәм итсә купшы фразалар. Мондый чакта алар ашыгалар Бу мөхиттан тизрәк югалырга, һәм кораблар кебек китә алар Зур максатлар кушкан юлларына. Вәгъдә И ерәкләр турында язасы бар әле — Атылган йөрәкләр. Ватылган йерәкләр. Сатылган йерәкләр турында. (Атылган йөрәкләр күптәннән кабердә. Сатылган йерәкләр исәннәр хәзер дә.| Йерәкләр турында язасы бар әле — Сафланган йерәкләр, Тапланган йерәкләр. Тапталган йерәкләр турында. (Бит әле кайдадыр Сафланган йөрәкләр таптала, Тапланган йерәкләр аклана.) Йерәкләр турында язасы бар әле — Арыган йөрәкләр. Ярсыган йөрәкләр, Арслан йөрәкләр турында. (Вакыт ул рәхимсез — Арслан йөрәкләр арыйлар; Арыган йерәкләр ярсымый.) Йөрәкләр турында язасы бар әле — һәм исән йөрәкләр, һәм үлгән йөрәкләр, һәм сүнгән йерәкләр турында. (Мин беләм: Бер исән йөрәкнең күптәннән сүнгәнен. Бер үлгән йөрәкнең һаман да сүнмәвен.) Йөрәкләр турында язасы бар әле... Йерәкләр турында... Йөрәкләр турында... Сабырларга Рөстәм Мингалимов Очрашу /1 үктә бедрә болытлар Синең чәч бөдрә. Кайтасың, Янәшәңнән гөрләвек йөгерә. Шулай ук. Бәлки, беркем дә Сагына белмәс, «Сагындым» сүзен оныттым, Үзеңне күргәч. Телсез калып, Колач җәеп каршыңа киләм; Йөрәк тибешең Тәнемә кагылу белән, Агып яткан гөрләвек Тукталыр төсле; — Ник мин су! Мәхәббәт уты Булмадым икән нигә! — дип Уфтаныр төсле. Әрсезләр /7 иктер әле җирдә әрсезләргә җиңелрәк ачыла ишекләр. Әрсезләрне күзләр күбрәк күрә, колаклар да тизрәк ишетә. Җыелышларда күккә әрсезләрнең исемнәре ешрак чөелә. Начальниклар — яңа эшкә кергән әрсез замын күреп сөенә. Егетләрне әле кай җирдә дә әрсез кызлар тизрәк карата. Яшь кызлар да. никтер, тол хатын да әрсез егетләрне ярата. Хәтта аталар да, аналар да кызларына егет димлиләр, имеш: «Әрсез егет, дөнья көтәр, үзе ярты бәхет ул!» — диләр... Яратыгыз, кешеләр, димләгез дә — каршы килү түгел теләгем. Әмма була микән әрсез бәхет! Әрсез кайгы барын беләмөн. 0“ о, иске дус! Ун ел үткәч килеп чыктың син каян! Үзгәргәнсең ничек, дисең; картаям, дус, картаям. Күптәннән камыл таптарга күнекте минем табан. Сөенечем сөрәмен, кәсләр астыннан җырларга илһам табам. Кайгым да бар. Шатлык кына тумаган минем ечен. Мин картайсам. >ңир яшәрә, Шул бетен сөенечем. Рифгать Закиров Яшьлек эзләре Яшьл.к кире кайтмый, диләр. Кайта. Урманнарга барып кер генә: һәр ешлыктан шаян малай чагың Аермачык булып күренә. Әйтерсең лә, Юри үртәп йери, Поса-поса яшел имәнгә, Искәрмәстән искән җилләр булып Кулын сала синең иңнәргә. Я булмаса, Ул күбәләк булып Җилбер-җилбер очып үтә дә, Көтмәгәндә үлән арасыннан Чәчәк булып башын күтәрә! Көмеш чыклар ярып үткән эзең Монда һәрбер алан саен бар. Шул эзләрне саклап аланнарда Басып тора кебек каеннар!.. /С/л буенда факел сыман балкып Ымлавыңны ачык шәйләдем. Ә син, ахры, шуны сизеп алып, Аның саен алга әйдәдең. Мин йөгердем сиңа таба ашыгып... Инде барып җитәм дигәндә, Әллә каян кинәт давыл чыгып, Бөтерелде синең тирәңдә. — һәм син сүндең, Сүндең шәм шикелле — Җилгә каршы тора алмадың. Ә мин төнне ярып, Таңга каршы Ялгыз киттем, — Туктап калмадым! Караңгыда юлны яктыртмагач, Маяк булып алга ник бастың? Ялтыравың синең нәрсәгә соң, Җил чыккач та сүнәр булгачтынТ!