Н. К. КРУПСКАЯ ИДЕЛ-КАМА БУЙЛАРЫНДА
/шЗен тугыз йез унтугызынчы елнын х * жязында көнчыгыштан ябырылып килгән Колчак яулары Совет республикасына үлем куркынычы тудырды. Дошман инде гаять зур территорияне, шул исәптән Кама буйларын да, басып алган һәм Вятка елгасына килеп терәлгән иде. Акларны аерата Казан каласы кызыктыра, аны тизрәк басып алу теләге яндыра, чөнкн анда ул вакытта яшь Совет дәүләтенең валюта запасы (43 мен пот алтын, 30 мең пот көмеш, шактый куп күләмдә платина һәм бик күп санда әһәмиятле кредит кәгазьләре) тупланган була. Бөек юлбашчы В. И. Ленинның чакыруына кушылып, яшь Совет республикасы бердәм төстә дошманга каршы көрәшкә күтәрелде, һәм Кызыл Армия чиксез авыр хәлләрдә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, бу дәһшәтле өермәне туздырып ташлады, Колчак гаскәрләрен 1919 елның жәенә үк Урал аръягына, Се- бергә таба куып алып китте. Кара болытларны туздырып, Идел — Кама буйларына аяз көннәр килсә дә, хәлләр шәптән түгел: кая гына аяк басма, ачлык, ялангачлык һәм таркаулык хөкем сөрә иде. Кызыл Армия тарафыннан азат ителгән төбәкләрдә партия эшчеләре, совет активистлары, алдынгы укытучылар бик аз сакланып калган, аларның күбесен аклар үтергән, байтагы фронтларга киткән. Хуҗалык эшләре, транспорт, мәктәпләр һәм культураагарту оешмалары — барысы да эштән чыгарылып таркатылган. Жирле органнарга Совет властен яңадан торгызу, тормышны яңача, Советча корып җибәрү өчен күп көч куярга, ифрат кыен хәлләр кичерергә туры килә, өстәвенә Үзәк белән дә ныклы элемтә юк, Менә шундый чиксез авыр шартларда партиянең Үзәк Комитеты жирле оешмаларга турыдан-туры һәм конкрет ярдәм күрсәтү өчен үз аппаратыннан һәм шулай ук җитәкче Совет органнарыннан аерым кешеләрне инструкторлар итеп җибәрә иде. Яшь Совет дәүләте өчен Идел һәм Кама районнары аерым әһәмияткә ия иде ул заманда. Шушы хәлне искә алып, В. И. Ленин тәкъдиме белән, Идел һәм Кама буйлап махсус пароход җибәрү турында карар кабул ителә. Агитация һәм инструктажлар үткәрү өчен оештырылган бу сәяхәткә Үзәктәге җитәкче Совет органнарыннан вәкилләр китәргә тиешле була. Владимир Ильич бу эшкә гаять җитди карый, ана зур әһәмият бирә, хәтта аның үзенең дә Идел — Кама буйларына сәяхәткә китәргә теләге була. Әлбәттә, ул авыр көннәрдә Совет хөкүмәте җитәкчесенә андый сәяхәттә катнашырга мөмкинлекләр булмый. Халык Мәгарифе Комиссариаты вәкиле булып, агитпароходта Надежда Константиновна Крупская да китәргә тели. Бу фикер В. И. «Ленинга да ошый, һәм ул ризалык бирә. Н. К. Крупскаяның каты авырудан соң яңа гына аякка баскан көннәре була. Шунлыктан В. И. Ленин ана сәламәтлеген сакларга, арып хәлдән тайганчы эшләмәскә, вакытында ашапэчеп, вакытында йокларга, гомумән, врачлар кушкан режимны бозмаска кннәшләр бирә. Шулай ук ул ана күргән-белгәннәрен көндәлеккә теркәп барырга куша. Соңгысын Надежда Константиновна җиренә җиткереп үти. Әмма Мәскәүгә әйләнеп кайткач, аның көндәлеге төрле кәгазьләр, документлар арасында югалып кала. Тик 1932 елны гына совет властеның еллыгына ул көндәлек табыла. «Красная звезда» газетасы анардан аерым өзекләрне бастырып та чыгара. «Красная звезда» пароходы Нижний Новгород янындагы затонда тукталган була. Китүчеләр сәяхәт өчен кирәк-ярак нәрсәләрен шунда жибәрәләр. һәм озак та үтми, үзләре дә Мәскәүнең Курск вокзалыннан Нижний Новгородка чыгып китәләр. «Китәр алдыннан. — дип исенә төшерә Н. К. Крупская соныннан, — без Ильич белән анда ни нәрсә эшләргә, ничек эшләргә, халыкка ничек ярдәм итәргә, ниндирәк мәсьәләләргә күбрәк тукталырга, нәрсәгә күбрәк күз салырга кирәклеге турында озак кына фикер алыштык. Ильичнын үзенең дә барасы килә иде, әмма ана эшен бер генә минутка да ташларга ярамый иде. Иртәгә китәсе дигән көнне төне буе сөйләшеп чыктык, Ильич безне вокзалга кадәр озата барды, өзлексез хат язып, телефонда туры чыбыктан шалтыратып, үзе белән сөй- ләшкәләп торуымны үтенде...» ‡ § 10 июль иртәсе. «Красная звезда» пароходында баручыларның күз алдында әкренләп борынгы Казан Кремленең силуэтлары калка. Казан... Н. К. Крупская Казан большевиклары белән әле революциягә кадәр үк ныклы элемтәдә торган. 1906 елда алар аны РСДРПның дүртенче съездына делегат итеп сайлыйлар. Эмиграциядән дә ул Казан партия оешмасы белән хатлар алыша. Агитпароход килеп туктаган көнне үк Казан университетында митинг оештырыла. Надежда Константиновна митингка бик тырышып, бик дулкынланып әзерләнә: уен эш түгел, кайчандыр бу университетта аның Ильичы укыган. Митингта булган кешеләрнең сөйләвенә Караганда. университетның жиде йөз кеше сыйдырышлы Актлар залына халык ташкын булып агыла. Зал шыгрым тулы. Надежда Константиновна җыелган халыкка җылы һәм ачык итеп ялкынлы речь сөйли. «Митинг шактый озакка сузылды, — дип яза соңыннан Н. К. Крупская. — Иң азакка йөзләп эшче, халык мәктәпләрендә укытучы ир һәм хатыннар калып, сораулар яудырырга тотындылар, аннары «Интернационал» җырладылар, иптәш Ленинга сәламнәр ‡ В Дрндзо Надежда Константиновна «Детская литература» нәшрияты. Мәскәү. 1966. 103 бит. ’ Н. К. Крупская Әсәрләр. XI т . 739 бнт. Үлән җибәрделәр» Надежда Константнновнага университетта уздырылган митингтан соң да Казанда тагын берничә тапкыр чыгыш ясарга туры килә. II июльдә Советларның бишенче губерна съездында сөйләгән речендә ул делегатларны хезмәт ияләренең теләк-үте- нечләренә игътибарлы булырга. Советларның эшен халык тормышына якынайтырга, тик хезмәт халкы интересларын гына кайгыртырга чакыра. Ә 13 июльдә шәһәр бакчасында үткәрелгән эшчеләр митингысын- да Н. К. Крупская ялкынлы чыгыш ясап, либераль карашлы интеллигентларның Совет власте өчен никадәр куркынычлы булулары хакында аерым басым белән аңлатып китә. Аны бигрәк тә балалар язмышы борчый, һәм ул: «Без үзебезнең мәктәпләрне ачып, балаларны советчыл рухта укытырга тиешлебез» **, — ди. Н. К. Крупская Татарстан башкаласында үткәргән биш көнендә мондагы тормышның эченә үтеп, аның бик күп яклары белән тирәннән таныша һәм җирле оешмаларга. аерата культура-агарту. халык мәгарифе органнарына эшләрне тәртипкә салып, җанландырып җибәрү өчен шактый чаралар күрә. 1919 елның 15 июлендә «Красная звезда» пароходы Казаннан кузгалып китә һәм Идел буйлап беркадәр төшкәннән соң. Кама елгасына кереп, агымга каршы юл тота. Казан жәмәгатьчелегениән пароходны коммунист Садыйк Әхмәтов озата бара. «Красная звезда» пароходы Казан губернасының дүрт җирендә — Богородское- да. Лаешта. Балык бистәсендә һәм Чнстай- да — тукталыш ясый. Төнлә пароход Лаеш пристанена килеп туктый. Иртәгесен агитпароход членнары җәяүләп кенә Лаешка юнәләләр. Монда Н. К. Крупская өяз башкарма комитеты утырышында катнаша, партячейканың эшләре белән таныша. Танышып кына калмый. башкарма комитет членнарына да. партячейка секретарена да практик яктай бик тә кирәкле киңәшләр бирә, эшләрендә булган кайбер житдн кимчелекләрне дә күрсәтә. Нәкъ менә шул айларда Лаешта укытучылар ечен курслар ачылган була, анда өч йөзләп кеше укый. Арада байтак кына татар хатын-кызлары да була — матур һәм шатлыклы күренеш. Бу курсларга бармыйча, андагы хәл белән ныклап торып танышмыйча мөмкинме соң? Үз вакытында бу курсларда укып йөргән һәм бүгенге көндә Чистайда яшәүче пенсионер Нина Александровна Скворцова сөйләвенә караганда, Надежда Константиновна курсларга килеп, бик күп тыңлаучылар белән сөйләшә. Һәркайсыннан диярлек укуы, тормышы, көнкүреше, хезмәт мәктәпләренә мөнәсәбәте турында сораштыра. Курсларның программасы белән танышкач, Н. К- Крупская, аның жнтешсез якларына күрсәтеп, курсларны яхшырту юлларын өйрәтә. Аннары ул курста укучыларга ике сәгатьлек лекция сөйли. Лаештан соң агитпароход Балык бистәсенә туктала. Монда Надежда Константиновнаны искитмәле хәл көткән икән: мәк- тәпмәгариф эшләре тәмам таркалган. Бушлык, хужасызлык. буталчыклык... Әмма жепнең очын тиз табалар: Хәрби эшләр комиссары, Халык мәгарифе комиссариатына хәбәр итминитмн генә, волостьтагы мәгариф бүлеген ябып, таратып жибәргән икән. Мәктәп биналарына исә гаскәриләр һәм госпитальләр кереп урнашкан. Балык бистәсендә Надежда Константиновнага мәктәп-мәгариф эшләрен рәткә салу буенча бик жнтди шөгыльләнергә туры килә. Волостьта мәгариф органнарын тергезүгә шунда ук ирешә ул. Мәктәпләрне гаскәриләрдән бушату турында да күрсәтмә бирелә. Ләкин Совет властеның халык мәгарифе өлкәсендә үткәргән чараларына Чистай- дагы кебек каршылык күрсәтүне, чын-чын- лап саботаж ясауны Н. К. Крупская аңарчы беркайда да күрмәгән дә, ишетмәгән дә була. Биредәге укытучылар православие һәм мөселман руханилары тәэсиреннән котыла алмаганнар, алар динчеләр тараткан сөремнән миңгерәүләнеп калгандай тоелалар. Н. К. Крупская, шәһәрдә уку-укыту эшләренең торышын тикшереп алгач, бер нәрсәне ачык билгеләп куя: юк, монда халык мәгарифе органнарын булдырырга теләмиләр, хәтта кирәксезгә саныйлар. Укытучылар эшчеләрдән аерылганнар. Мәктәптән тыш белем тарату буенча инспектор «Мәктәпнең политикага катнашы юк», дигән сүзләр белән акыл сата. Агитпароход членнары Чистай укытучылары өчен митинг уздырырга карар кылалар. Темасы: «Интеллигенция һәм Советлар власте». Митингка меңгә якын кеше жыела. Ул митингка катнашкан һәм хәзерге көндә пенсиягә чыккан карт укытучы Габделхәй Рәмиев истәлегенә караганда, митинг Чистайдагы икенче номерлы мәктәпнең Актлар залында үткәрелә. Н. К- Крупская жыелган халык алдында дәртле речь белән чыгып, укытучыларны халыкка турылыклы хезмәт итәргә, Советлар властеның яңача мәктәп кору эшләренә булышлык күрсәтергә чакыра. Әйе, Чистай Казан түгел. Монда бөтенләй бүтән чолганыш. «Биредә обыватель чамадан тыш ярсыган», — днп язып куя Н. К Крупская үзенең көндәлегенә '. Әнә шул «ярсыган» обывательләрнең черек карашларын чагылдырып һәм аларның «атасы» кыяфәтен алып, укытучылардан берәү (Габделхәй ага Рәмиев әйтүенчә, семинария укытучысы Красновский) Н. К. Крупскаяга каршы чыга. Дөрес, ул Крупскаяның төп фикерләренә кушылгандай кылана, әмма шундук, ЧК дан, кулга алулардан зарланырга тотына, «Советлар власте кешеләрне ата да, аса да», ди һәм укытучыларны Крупская әйткән «Социалистик мәгариф Союзы»на кермәскә, бәлки укытучыларның элеккеге Бөтенроссия союзы сафларында калырга өнди. Митингта аны яклаучылар да табыла. «Надежда Константиновна Крупская реченә каршы Красновский чыгып сөйли башлагач, — дип сөйли Габделхәй ага Рәмиев, — безнең укытучылардан Ибраһим Камалетдинов ярсулы ачу белән кычкырып, тегене бүлде: «Сез Советлар властеннан кешеләрне кулга алып, ата-нитә дип зарланасыз, ә беләсезме, аклар нихәтле эшче белән крестьянны атып үтерде? Камада үлем баржалары йөрде, ни өчен сез бу хакта бер сүз дә әйтмисез?» — диде ул. Ибраһим Камалетдинов әйткәннәргә шундук укытучылардан А. Ф. Советкин, Н. И. Виноградов, Зәйтүнә Кәбирова- Рәмиева һәм бүтәннәр кушыла. Ахырда күпчелек укытучылар Н. К. Крупская тәкъдимен кабул итеп. «Социалистик культура һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзын» төзүне яхшы һәм әһәмиятле эш дип таба. «Митингтан соң, — дип исенә төшерә укытучы-пенсионер Зәйтүнә апа Рәмиева.— без Н. К. Крупскаяны пароходка хәтле озата бардык. Пароходларына да кердек. Анда «Могҗизалар дөньясында» дигән бер кинокартина күрсәттеләр. Аннары, безнең теләкне үтәп. В. И. Ленинның граммофон язмасындагы речен тыңлаттылар». Надежда Константиновна чистайлыларга да күп кенә әдәбият өләшә. 1919 елның 20 июле көнне Чистай өяз Советы белән «Красная звезда» пароходында килгән әдәби-инструкторчылык составның берләштерелгән утырышы була. Утырышта өяз Советыннан 24, ә агитпароход коллективыннан 8 кеше катнаша. Мәгариф бүлегенең эше турындагы докладтан укытучылар арасында политик-тәрбия эше бөтенләй диярлек алып барылмавы, аның тәмам торгынлык хәлдә булуы ачыклана. Утырышның беркетмәсеннән күренүенчә (бу беркетмә Чистайның крайны өйрәнү музеенда саклана), анда катнашучылар мәгариф- культура тармагындагы җитешсезлекләрне күрсәтеп, ачы тәнкыйть белән генә чикләнмиләр, эшләрне рәткә салу буенча конкрет, практик чаралар да билгелиләр. Арада Халык мәгарифе советын төзү һәм укытучылар арасында политик-тәрбия эшен җанландыру, үзәк китапханә белән эшчеләр китапханәсен берләштерү, шәһәрдә «Ана белән бала йортын» оештырып, хатын-кызлар өчен консультация ачу, ачлык җәфасына дучар булган җирләрдән килүче балаларны кабул итеп, әйбәтләп урнаштыру кебек көндәлек тормыш үзе таләп иткән мәсьәләләр карала. Октябрь революциясеннән соң, башка бик күп җирләрдәге кебек үк, татар халкына да үз мнлли мәктәпләрен ачып җибәрүгә мөмкинлекләр туа. 1918 елда ук Чистайта Нариман урамындагы бер йортта (хәзер анда эшче-яшьләр мәктәбе урнашкан) икенче баскыч татар мәктәбе ачыла. Аның беренче мөдире һәм укытучысы Габделхәй ага Рәмиев була. Башта бу мәктәптә бер генә класс ачылып, аңа тик кызлар гына кабул ителә. Әмма икенче елны инде мәктәпкә башлангыч белем алырга өлгергән кырыклап малай да йөри башлый. Шул рәвешле, Чистайда яшәгән татар халкының балалары — кызлары һәм малайлары — бер түбә астында, бер һаваны иснәп, белем алу юлына басалар. Мөселман руханилары һәм аларның фанатик иярченнәре моңа, әлбәттә, аяк терәп каршы торырга азапланалар, төрле коткылар тараталар. атааналарны төрле янаулар белән куркыталар. Ахырда, мәктәпнең һаман да яшәвен күреп, анда дин укытылуын таләп итәләр. Инде монысы да барып чыкмагач, җирле власть органнарына протест белдерәләр. хәтта партиянең Чистай өязе секретарена: «Ислам менә инде 1300 ел яши. аны фиргавеннәр дә, патша Николай да җиңә алмады, коммунистлар да җиңә алмаячак, без җиңәчәкбез» — дип язылган гариза тоттыралар. Н. К. Крупская, Чистайга килгәч, бу мәктәпнең эшләре белән дә җентекләп таныша. Ул малайлар белән кызларны бергә укытуны хуплый, мәктәпне тагын да киңәйтеп, уку-укытуны тагын да яхшыртып, үстереп жнбәрү юлларын өйрәтә. Укытучыларга ул, руханилар коткысына карамыйча, нык торырга, кыю булырга куша. Вятка елгасы тамагында утырган Соколка пристане. Моннан ары Каманың уң як яры буйлап элеккеге Вятка губернасы территориясе башланып китә. Әле күптән түгел генә Колчак бандаларыннан азат ителгән җирләр... Соколка пристаненда агнтпароходка халык ябырыла. Якын-тирәдәге авыллардан да ишетеп килгәннәр. Арада яшь хатын Александра Петровна Булашова ’ да бар. Ул Мамадыш өязенең Омары авылыннан. Бүтәннәргә ияреп, ул да пароходка барып керә. Исәбе: килүчеләргә зиһенендә кайнаган уйтеләкләрне, күңелен биләгән хисләрне әйтү. «Кинәт мин ике хатын янына килеп чыктым. Алар утырган җирләреннән күтәрелеп. минем белән кул биреп күрешкәч, каушадым да калдым». — дип исенә төшерә Александра Петровна. Шул хатыннарның берсе, соры күлмәк кигәне, бик ягымлы карашын текәп, анардан: «Я. ничек яшисез? Нинди нужаларыгыз бар?» — дип сорый. Александра: «Барыннан да бигрәк китаплар кирәк... авылыбызда китапханә оештырмакчы булабыз, әмма китапларыбыз юк», — дип, тотлыгып, көч-хәл белән җавап кайтара ала. Һәм Надежда Констан- тнновнаның елмаюын күргәч. кисәк кыюланып китеп: «Тагы кәгазебез дә юк, ни нәрсәгә язарга белмибез, ә хатыннарыбыз укырга тели», — дип өстәп куя '. Н. К. Крупская пароходка килгән крестьяннар белән озаклап, иркенләп сөйләшә, аларнын хәл-әхвәлләрен сораша, яна тормышны ничегрәк башлап җибәрүләрен белешә, кинәшләр әйтә. Ә А. П. Булашовага ул күп кенә әдәбият һәм бер төргәк кәгазь бүләк итә. Александра Булашова авылына кайтса, үзенен ишек алдына халык җыелганын күреп, шакката. Ни гаҗәп дисә, кулаклар анын сыерын агулап үтергәннәр икән. Житмәсә, кичен ире кайтып керә дә йодрыкларын йомарлап: «Сиңа грамота кирәк булдымы әле. сыер саварга, савыт-саба тирәсендә чуалырга грамотасыз да бик шәп булдырырсың!» — дип, аның өстенә ташлана. Ләкин коммунистка Александра Булашова мондый янау-куркытулар алдында каушап, югалып калмый, үз сүзендә нык торып, авылда китапханә ачып җибәрә һәм авылдашларына Н. К. Крупскаядан алган китапларны өләшә, ә теге бер төргәк кәгазьне кискәләп, дәфтәр ясый. Кичләрен китапханәгә крестьяннар җыела. Александра Петровна, берничә укытучы белән бергәләп, аларны укыргаязарга өйрәтә. Әлбәттә, җи.Чел булмый аларга. «Әле дә бик яхшы хәтерлим, кулаклар, поплар безнең белем тарату, агарту эшебезгә һаман да аяк чалып торырга тырыштылар. Кайчакны эш хәтта шуңа барып җитә торган иде: поп малайлары кулларына көрәкләр, ломнар тотып, дәрескә бәреп керәләр дә укучыларны куркытып-кыйнап. таратып җибәрәләр иде. Әмма алар Бөек Октябрь идеяләренең таралуын туктата алмадылар». — дип сөйли Александра Петровна Булашова. Моннан бик күп еллар элек А. П. Булашова башлап җибәргән ул күркәм эшне бүгенге Омарда аның кызының кызы Тамара Гурьянова дәвам итә: ул Омар авылында меңләгән китаплары булган китапханәнең мөдире булып эшли. Китапханәдәге китаплар арасында Н. К. Крупская әсәрләре дә аз түгел. 22 июльдә «Краена» звезда» пароходы Алабуга пристанена килеп туктый. Алабуга — ул заманда Вятка губернасының көньяк чигендә утырган өяз каласы. Октябрь революциясе булып, гражданнар сугышы башлангач, бүтән бик күп өяз калалары шикелле үк. Алабуга да дәһшәтле көннәр кичерә. 1918 елда ул ак чехлар кулында булып ала, ә 1919 елның язында аңа Колчак яулары басып керә. Ак террор — кызыл кан... 1919 елның жәй башларында атаклы Азнн дивизиясе бу тирәләрне Колчак явыннан тазарткач ук, алабугалылар зур тырышлык һәм көч куеп, Совет власте канаты астында тыныч тормышларын җайга салырга тотыналар. «Красная звезда» агитпароходы килгәндә, Алабуганың үзендә һәм өязендә байтак кына эшләр эшләнгән була. Бу бигрәк тә халык мәгарифе челтәрендә ачык күренә. Мәгариф бүлеген бик тә энергияле, бик тә җитез һәм үткен коммунистка В. П. Степанова җитәкли, ул үз бүлегенә мәгариф эшләрен чын күңелдән сөйгән, советчыл рухлы кешеләрне туплый. Шул сәбәпле өяздә халыкка белем тарату, культура- агарту эшләрендә матур җанлылык башланган: зурлар өчен 306 мәктәп, 20 китапханә, 71 культура-агарту түгәрәге, 6 халык йорты һәм 2 пролетар клуб булуы — шуның гәүдәләнеше. Ләкин монда да бөтенесе дә ал да гөл булмый әле. Укытучылар җитми, культураагарту челтәренең түбәнге оешмаларында аз әзерлекле, тар карашлы кешеләр эшли. Иң әйбәт кадрлар колчаклылар шәһәрдә чагында ак террордан һәлак була. Аклар бер Алабуга өязендә генә дә унбиш укытучыны атып үтерәләр, байтак кешене канга батырганчы кыйныйлар, мәсхәрәләп урамнарда йөртәләр. Алар арасында хәтта унбиш яшьлек кыз, комсомолка Анна Чувы- гина да була. Алабуганың партия оешмасы да шактый кимегән. Күп кенә коммунистлар аклар тарафыннан үтерелгән яисә фронт белән Колчак бандаларын куа киткән. Гомумән, өяз партия оешмасы чын-чынлап ныгып, аякка басарга өлгермәгән әле. Агитпароход коллективы, мондагы хәл белән танышып алгач, шәһәрнең бөтен коммунистларын да киңәшмәгә чакыра. Киңәшмә «Красная звезда» пароходында үткәрелә. Анда эшләнгән эшләр турында отчет белән өяз партия комитеты секретаре Я. С. Тугаров чыгыш ясый. Каланын бүтән коммунистлары да чыгып сөйли. Сөйләшәкиңәшә торгач, өяз партия комитетының үз эшендә, аерата халыктан налог җыю кебек гаять жнтдн мәсьәләдә, зур гына хаталар җибәргәнлеге ачыклана. Үзәктән килгән вәкилләр өяз партия комитетыннан һәртөрле законсызлыкларга чик куюны таләп итәләр. Надежда Константиновна Крупская, пароход Алабугага килеп туктаган көнне үк. каланың җиденче татар мәктәбендә оештырылган педагогик курсларда лекция укый. Курсларга килгән 150 татар егете Һәм кызы аның сөйләгәнен онытылып тыңлый. Бу мәктәпнең элгәреге укытучысы, хәзерге көндә пенсиядә яшәүче Зәйтүнә апа Максудова Н. К. Крупская белән очрашкан көнен сагынып искә ала. Надежда Константиновна яшь укытучыларга рус телен белүнең әһәмиятен, аиы үзләштерү методларын аңлата, бу эштә күргәзмә әсбапларның гаять файдалы булачагына басым ясый, ахырда үзе алып килгән рәсемле бер җыентыкны курсантларга бүләк итә. «Надежда Константиновна, — ди Зәйнәп апа Максудова. — лекциясен бик тә аңлаешлы итеп сөйләде. Аның үз-үзен тотышы да гаҗәеп гади, иптәшләрчә, дусларча иде. Ул безгә Петроградта Воскресенский эшчеләр мәктәбенең ничек эшләве, укучыларның белемен нинди методлар белән күтәрүгә ирешү турында да сөйләде. Мин аңа белемем аз булуга зарландым. Надежда Константиновна мине Мәскәүгә укырга чакырды. Анда вак милләтләр өчен укытучылар әзерләү курслары ачылган икән. Әмма, кызганычка каршы, мин аның киңәшен тота алмадым: озак та үтми авырып китеп, Мәскәүгә бара алмыйча калдым». Алабугада Н. К. Крупская тагын өч мәртәбә чыгыш ясый: шул ук көнне шәһәр интеллигенциясе өчен оештырылган митингта речь сөйли, икенче көнне эшче-дружин- ннкллр белән очраша, ә кичен шәһәр халкы җыелган митингка килеп, үзенең ялкынлы сүзләре белән кешеләрнең йөрәгендә ут кабыза. Алабуга шәһәрендә ике көн эчендә бнк күп файдалы эшләр башкарганнан соң, агнтпароход Кама буйлап югарыга таба юл тота һәм. Чаллыда бераз вакытка туктап алгач. Тихие горы пристанена кнлә. Бондюг химия заводы эшчеләре агнтпароход турында күптән ишеткән була инде. Алар аның килүен түземсезләнеп көтәләр. Менә бервакыт шатлыклы хәбәр таралып та өлгерә, һәм халык, дәррәү кузгалышып, Тихие горы пристанена юнәлә. Барысы да бәйрәмчә киенгән, барысының да йөзләре кояштай балкыган. Кулларында: «Хуш киләсез, кадерле кунаклар!» дип язылган плакатлар... Завод эшчеләренең бәйрәм демонстрациясе диярсең... Пароходтан шулай ук якты елмаеп Надежда Константиновна һәм бүтән пассажирлар төшә. Алар эшчеләр белән бик җылы күрешәләр, һәм шунда ничектер үз-үзеннән митинг башланып китә. Н. К. Крупскаяның сөйләвен шунда ук татар теленә тәрҗемә итеп барырга кешесен дә табалар. Митинг беткәч, агнтпароход коллективы. эшчеләргә кушылып. Бондюг заводына юнәлә. Н. К. Крупская, вакытының бер минутын да әрәм итмәстән, заводның гомуми хәле, производствосы һәм эшчеләр тормышы белән танышырга тотына. Завод тирәсендә утырган авыллардагы хәл һәм крестьяннар тормышы хакында да ул бик ныклап, җентекләп сораша. Аны бигрәк тә зур завод эшчеләренең авылларга йогынтысы. аң-белем күтәрүдә, культура таратуда авыл халкына ярдәме кызыксындыра. Кичен ул завод эшчеләре оештырган митингта катнашып, зур гына речь белән чыга. Икенче көнне. 25 июльдә, аны мөселман хатын-кызлары җыелышына чакыралар. Монда да ул үзен бик иркен һәм гади тотып, татар хатыннарына һәм кызларына бик күп нәрсәләрне аңлатып бнрә. Аның речен шунда ук татарчага тәрҗемә итәләр, шунлыктан кунак апаның сөйләвен барысы да аңлый, сүзләре барысының да йөрәк түренә кереп утыра. Әмма хатын-кызның күңелен борчыган, зиһенен чуалткан нәрсәләр дә аз булмый әле ул заманда. Надежда Константиновнага бик күп сораулар яудыралар. Н. К. Крупская сорауларның берсен дә игътибарсыз калдырмый, һәммәсенә төпле, аңлаешлы һәм ышандыргыч итеп җаваплар биреп бара. Бу самими һәм эчкерсез очрашу аның үзенә дә бик ошый, күңеленә матур бер истәлек булып сеңеп кала. Соңыннан да ул аны хәтеренә алып: «Эшчеләр янында үз туганнарыңа килгәндәй буласың»—дип язып куя. Ә инде эшчеләргә бу очрашуларнын нинди тәэсир ясавы турында әйтеп торасы да юк. Бондюг эшчеләр поселогында яшәүче пенсионер А. С. Сорокина белән Ж. И. Исрафилов: «Ачык чырайлы, ягымлы карашлы рус хатынынын кыяфәте мәңге җуелмаслык булып хәтерләребезгә кереп урнашты. Ул дөньянын бар ямен үзенә жыйган диярсең», — дип, бүген дә исләренә төшерәләр. Мөселман хатын-кызлары белән очрашкан көнне Н. К. Крупская Бондюг заводының партячейка утырышында катнаша. Утырышта ул илнең гомуми политик хәле турында сөйли, коммунистларны бар энергияләрен һәм көчләрен халык хужалыгын тизрәк торгызу эшенә тупларга чакыра. Үзенә бик якын булган нәрсәгә — халыкка аң-белем тарату мәсьәләсенә дә туктала ул. Бондюг эшчеләр поселогында бу яктан эшнең әйбәт кенә булуын билгеләп үтә, аерата азчылык милләт вәкилләрен тиешенчә укыта белүләрен, яхшы һәм матур күренеш дип, мактап куя. Заводның зур һәм бай гына китапханәсе булуы, халыкның андагы китаплардан иркен файдалануы да ошый аңа. Ләкин ул житешсезлек- ләргә дә күз йомып карамый, аларны ачык итеп әйтеп бирә. Бондюг химия заводы белән танышып йөргән чагында, Н. К. Крупская биредә политехник белем бирү өчен уңай шартлар булганлыгын күрә һәм кичекмәстән химзавод янындагы мәктәп өчен программа да төзергә тотына. Аңа бу эштә коммунист укытучылардан Сәхабетдиновлар ярдәм итешәләр. Программа төзелеп, аны тикшергәндә дә, соңыннан тормышка ашырганда да агалыэнеле Сәхабетдиновлар, Н. К. Крупская киңәшләрен үтәү йөзеннән, башлап йөрүчеләрдән булалар. ...Ниһаять, үзенең ачы төтен-сөремнәре һәм кайнар йөрәкле эшчеләре белән Бои- дюг заводы да артта кала. Моннан ары «Красная звезда» агитпароходы хәзерге Татарстан жнрләрендә бүтән тукталыш ясамый. Ул Кама буйларында утырган авыл һәм шәһәрләргә нур сибә-сибә елга белән югарыга таба юл тота. Атаклы сәяхәт Пермь каласында төгәлләнә. • * • Надежда Константиновна белән очрашканда. татар, чуваш, мари, удмурт укытучылары Ленин партиясенә бирелгәнлекләрен, Совет властен чын-чынлап яклауларын күрсәтәләр. Соңыннан 1935 елда Советларның XVI Бөгенроссия съездында ясаган чыгышында Н. К- Крупская, «Красная звезда» пароходында йөргән көннәрен исенә төшереп, болай ди: «Татар укытучылары гаять тә революцион иде, укытучы татарларның яңача әзерлеге зур дәрт белән алып барыла иде. Алар үзләренең дин йогынтысыннан котылуларын сизгәннәр иде. Элек шулай булган: авылда укытучылар хезмәт хакы алмаганнар, алар мулла ни бирсә, шуның белән генә яшәгәннәр, ягъни алар материаль яктан тулысын- ча муллага буйсынган булганнар. Совет власте исә бу мәсьәләне баштан ук хәл итеп куйды: укытучы хезмәт хакы ала башлады һәм шул рәвешле мулла йогынтысыннан азат ителде. Бу адым укытучыларны чиктән тыш канатландырды. Шуны да әйтергә кирәк, 1919 ел рус педагогларының кайбер юлбашчылары икеләнгән, еш кына кискен төстә Советлар властена каршы чыгышлар ясаган елы иде, ә бит аларга укытучыларның түбәнге катлавы иярә иде. Татар укытучылары исә нәкъ менә Советлар властена таба аерым бер омтылышта торалар иде»'. ...Ул заманнан соң күп еллар үтте, Идел һәм Кама елгаларында күп сулар акты. Тормышыбыз танымаслык булып үзгәрде. Ләкин без. ирекле һәм югары культуралы тормыш шартларында яшәгән хәлдә, кайчандыр ул тормышның беренче нигез ташларын салып йөргән олы йөрәкле, ялкынлы рухлы кешеләрне бүген дә зур хөрмәт белән искә алабыз.