Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИРӘКЛЕ ӘСӘР

Хөрмәтле Ибраһим ага! Сезнең «Малайлыкта кунакта» дигән автобиографик хикәягезне укып, бала чакта Алиш хикәяләрен укыгандагы рәхәтне, Тукай тормыш юлын укыгандагы тирән газапларны кичердем. Артистка Орлованың бер ук кинода ике рольне башкаруын күреп исем ниткән иде. Бу хикәягездә Сез дә шундый катлаулы рольне оста башкардыгыз. Үзенә генә хас алым, үзенә генә хас тел, ничек шулкадәр оста язарга өйрәндегез икән? Хәзерге авылның җитешсезлекләрен язуыгызга да, башка телләр өйрәнү буенча әйткән фикерләрегезгә дә рәхмәт. Ләкин шуларны искә дә алсыннар иде! Малай чакта кунакта хәтәр йөргәнсез икән. Хикәягезне укыганда шул малайны тотып алып юындырасы, киендерәсе, ашатасы, чын-чын кунак итәсе килә. Сезне Гөлниса белән яшәтәсе килгән иде дә, булмады. Хикәягезне укып чыкканнан соң, берсеннән-берсе татлы һәм газаплы мең төрле сорау туа. Күзгә йокы керми. Әйтерсең, укучы Сезнең белән бергә уйнап үскән. Сезнең торАышны бәйлисең, сүтәсең. Мондый рәхәт минутлар бик сирәк булалар. Язучы бу әсәрен нигә болай соң язды икән!—дип сорадым да, абый һәм җиңгәләре исән чакларында апарны борчырга теләмәгән, мәрхүм булуларын көткәндер, дип җавап бирдем. Сезне 60 елыгыз белән котлыйм, иҗат эшегездә уңышлар һәм картаймавыгызны теләп калам. Сөембикә ИХСАНОВА, Пермь өлкәсе. «Казан утлары» журналының узган елгы унынчы санында С. Таҗетдиновның «Үлемнән яшәүгә» исемле документаль повесте басыла башлаган иде. Әсәрнең ул санда басылган өлешен укучылар җылы каршыладылар. Һәм, түземсезлек белән көтеп алып, аның дәвамын да яратып укыдылар. Аннары Оренбургта яшәүче С. Таҗетди- новка, аның әсәрен укыганнан соң күңелләрендә туган фикерләрен әйтеп, авторны үзләренә очрашуга чакырып, укучылардан бик күп хатлар килә башлады. Алар барысы да диярлек повестьның үзләренә бик нык тәэсир итеп, күңелләрен җилкендереп җибәрүе хакында язганнар иде. һәм бу бер дә гаҗәп хәл түгел, чөнки повесть чыннан да мөһим темага багышланган, чынбарлыкка хилафлык кылмыйча, автор вакыйгаларны ничек булган — шулай сурәтләгән. Бу тарихи повестьның темасы әдәбият өчен яңа түгел. Совет кешеләренең фашистлар тоткынлыгында көрәшен сурәтләп язылган китаплар утыздан артык. Әмма «Үлемнән яшәүгә» аларны кабатламый, ул әлеге китаплар арасында үзенә аерым урын алып тора. Совет кешеләренең үлемне җиңеп яшәргә омтылуын, фашистлар тарафыннан туктаусыз кимсетелеп, җәберләнеп торуларына карамастан, югары мораль һәм политик сыйфатларын саклап калуын күрсәтү — әсәрнең лейтмотивы менә шул. «Кешеләр икәнлегегезне онытыгыз. Сез — коллар!» «Дахау» концлагере капкасы остенә менә шул сүзләр язылган. Повесть авторы, башка иптәшләре белән бергәләп, әнә шул лагерьда ике ел буена яши һәм иреккә чыгу өчен актив көрәш алып бара. Бик күп әсирләр, «Дахау» капкасыннан тышка чыга алмыйча, я фашистлар кулыннан, яки ачлыктан һәлак булып кала. Туктаусыз рәвештә күзәтү астында яшәсәләр дә, совет әсирләре антифашистик группа оештыруга ирешәләр һәм ул группа эшенә коммунистларны гына түгел, бәлки политик керәштән ерак торган партиясез чит ил тоткыннарын да тарталар. Әсирлек — каты, рәхимсез рәвешта кешеләрнең рухи сыйфатын сынау ул. Югары мораль сыйфатларга ия булган кешеләр мондый шартта тагын да ныгып, әйбәтләнеп һәм сафланып калалар, гомуми эш өчен җаннарын да кызганмыйлар алар. Әсәрдә сурәтләнгән генерал-майор Иван Андреевич Пресняков, бригада комиссары И. С. Вдовин, тарих фәннәре кандидаты (хәзер МДУ доценты) М. М. Шейман, полковник Тарасов, подполковник Мөсәгыйть Хәйретдинов энә шундый корыч ихтыярлы кешеләр. Ә менә вак җанлы, бары тик уз мәнфәгатьләре очен тырышучы адәмнәрнең чын йөзләре әлеге кыен шартларда тагын да тулырак ачыла. Ихтимал, тыныч тормыш вакытында алар гадәти кешеләр битлеге астында рәхәтләнеп яшәрләр иде. Әмма анда, лагерьда, икейөзлеләнеп, алдашып озак йөреп булмый шул, анда кемнең кем булуы бик тиз беленә. Моның шулай икәнлеге С. Таҗетдинов повестенда шактый тулы һәм ачык итеп күрсәтелгән. Антифашистик группа башкарган кул төрле эшләр дә реаль картиналар аша сурәтләнгән. Повестьның тагын бер кыйммәтле һәм моһим ягы шунда, анда төрле милләт вәк итләренең узара дуслыгы, иреккә чыгу максаты белән бергәләп көрәше бик матур чагылдырылган. Бу — автор тарафыннан уйлап чыгарылган нәрсә түгел, бу — тарихи чынбарлык. Нинди генә кимсетүләргә, җәберләүләргә дучар итмәсеннәр, фашистлар «Дахау»* дагы антифашистик группаны үз алларында тез чүктерә алмыйлар. Әсәр тоткыннарның иреккә чыгуы белән тәмамлана. Авторы профессиональ язучы булмаса да, повестьның теле дә уңышлы чагыштыруларга һәм сурәтләүләргә шактый бай. Автор табигать күренешләрен тоткыннар халәтенә контраст итеп сурәтли һәм, шулай итеп, әсәрнең укучыга тәэсир көчен тагын да арттыра төшә. Шул ук вакытта повесть кимчелекләрдән дә азат тугел. Анда кзйбер артык кабатлаулар, стиль кытыршылыклары да очраштырганын әле. Әмма бу кимчелекләр генә повестеның кыйммәтен төшерми. Бигрәк тә яшь буын ечен әһәмияте зур бу әсәрнең. Апар хәзерге матур, мул тормышның нинди кыенлыклар белән яулап алынганлыгын белергә һәм шул юлда корбан булган батырларны хөрмәт белән искә алырга тиешләр. Йомган итеп шуны әйтәсе килә: С. Таҗатдиноэның «Үлемнән яшәүгә» повесте тизрәк аерым китап итеп бастырып чыгарылсын иде. М. МОХТАРОВА, Оренбург шәһәре. Кадерле редакция! Без, Блшкоргстанның Әлшэй районы Гайнәямак авылы пионерлары һәм комсомолецлары. Сәгыйт Таҗетдинов абыйның «Казан утларьк журналының узган елгы 10—12 саннарында басылып чыккан «Үлемнән яшәүгә» дигән повесте буенча укучылар конференциясе үткәрдек. Бу әсәр безгә бик ошады. Аны укып, бик күп нәрсәләр аңладык. Без ул әсәрдә сурәтләнгән кешеләр кебек түземле булырга һәм авырлыкларны җиңеп чыгарга тырышабыз. Повесть геройлары концлагерьда бик авыр шартларда булсалар да, үз туган ипләре ечен немец фашистларына каршы көрәш алып баралар. Үзләре ач булсалар да. авыру иптәшләренә ярдәм игәләр, үзләре ач калсалар да, үз өлешләрен иптәшләренә бирәләр. Генерал Вишневскийга алар бәрәңге, чөгендер һ. б. нәрсәләр алып киләләр. Аны ничек тә сакларга тырышалар. Бу повестьта без совет кешеләренең генә түгел, ә башка ип кешеләренең дә дус булуын, бср берсенә ярдәм итүен күрдек. Без Сәгыйт абыйның повестен китап итеп бастырып чыгаруыгызны сорар идек. Китап буг.ып чыксэ, повестьны күбрәк кеше укыр иде. Аны укыган кешеләр ник укуларына үкенмәс дип уйлыйбыз. ГАЙНӘЯМАК СИГЕЗЬЕЛЛЫК МӘКТӘБЕ ПИОНЕРЛАРЫ ҺӘМ КОМСОМОЛЕЦЛАРЫ