Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢ КАРАШЛЫ ГАЛИМ

'Әдәбиятыбызның нигез ташларын салуда, аның кирпечләрен ееп мендерүдә зур өлеш кертнән талантлы наләм осталары арасында Галимҗан Нигьмәтинең исе- мв дә мактаулы урын тота. Түбәннән күтәрелеп, күренекле тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме булып җитешкән бу талант иясе нибары унбиш елга сузылган иҗат гомерендә бай әдәби мирас калдырды. Аның китап булып чыннан дистәгә якын хезмәте һәм төрле газета-журналларда басылган йөздән артык мәкалә һәм рецензияләре бар. Болар арасында бик күбесе, бүген дә әле кыйммәтен югалтмаган булып, татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә зур роль уйныйлар. Галимҗан Нигьмәтинең тәнкыйть эш- чәнлеге егерменче елларның беренче яртысында башланып китте. 1922 елда ул «Октябрь һәм әдәбият» исемле мәкаләсе белән чыга. Күзәтү характерында язылган бу беренче зур мәкаләсендә яшь тәнкыйтьче Октябрь давыллары вакытында баррикаданың ике ягында калып көрәш алып баручы ике әдәбият турында сүз йөртә, революциягә хезмәт итүче яшь совет әдәбиятының беренче адымнарына нүзәтү ясый, аерым алганда Г. Ибраһимов иҗатына туктала. 1923 елда Г. Нигьмәти, Г. Тукайның үлүенә ун ел тулу уңае белән зур мәкалә язып, халын шагыйренең иҗат юлын марксистик күзлектән нарап бәяләргә омтылыш ясый. Ленин бу елларда әдәбият белемендә, тәнкыйтьтә пролеткультчылык тамыр җәйгән иде. Әдәби мирасны инкарь итү, язучының идея-политик позициясен билгеләгәндә аның социаль чыгышын төп үлчәү итеп алу, язучыга социологик ярлыклар ябыштыру шул заманның характерлы күренешләреннән иде. Кайбер тәнкыйтьчеләр хәтта Тукайны да буржуа шагыйре итеп күрсәтергә тырыштылар. Г. Нигьмәти, Тукай иҗатын бәяләгәндә, әлбәттә, бу кадәргә үк барып җитмәде, ләкин шулай да аның мәкаләсендә пролеткультчылык йогынтысы үзен нык сиздерә иде. Г. Нигьмәти гаять тырыш, хезмәт сөю- чан һәм үзенә таләпчән тәнкыйтьче иде. Ул күп өйрәнде, эзләнде, үз өстендә нык эшләде һәм нәтиҗәдә баштагы хаталарыннан бик тиз арына барды. Моңа Г. Нигь- мэтинең тормыш эчендә кайнавы һәм, зур иҗтимагый эшчәнлегеннән тыш, марксизм- ленинизм тәгълиматын, әдәбият теориясен һәм гомумән эстетика фәнен җентекләп һәм тирәнтен өйрәнүе ярдәм итте. Марксизм-ленинизм методологиясен үзләштерүгә ул аеруча көч куйды. Бөек фикер ияләренең китапларын кат-кат уку белән генә чикләнмичә, ул үзе дә иҗтимагый фәннәргә караган күп кенә мәкаләләр һәм хезмәтләр язды. Аның төрле газөта-жур- малларда басылган мәкаләләренең тулы булмаган исемлеген китерү дә моңа ышаныр өчен җитсә кирәк: ' Карл Маркс безгә нәрсәләр калдырды?» (1922), «Адәмнәр ничек яратылган?- (1924), -Ленин Ьәм пролетариат революциясе! (1924). Февраль ничек әзерләнде?» (1928). ' Партиянең уникенче съезды һәм милләтләр мәсьәләсе» (1928). Моңа тагын фәнни социализм нигезләрен популяр төстә аңлатып биргән « Коммунизм турында» (1924) исемле китабын һәм « Көнбатышта сыйнфый көрәшләр тарихы» (1928) дигән хезмәтне (авторларыннан берсе — Г. Нигьмәти) өстәргә кирәк. Бу юнәлештәге хезмәтләре, һичшиксез, тәнкыйтьчегә, марксизмленинизм нигезләрен иҗади үзләштереп, әдәбият күренешләренә фәнни дорес анализ ясар өчен ачкыч биргәннәр. Г. Нигьмәти шулай ук рус һәм көнбатыш әдәбиятлары тарихын, төрле эстетик теорияләрне, бигрәк тә марксизм-ленинизм эстетикасын өйрәнүгә күп көч нуйды. 1925 елда, мәсәлән, аның « Әдәбият мәйданында» исемле нитабы чыга. Ул анда әдәбиятның асылы һәм бурычлары, реализм, романтизм, символизм, футуризм, имажинизм кебек иҗат методлары һәм юнолешләренә киң аңлатма бирә. 1931 елда чыккан «Әдәбият һәм тормыш» исемле китабында исә әдәбият фәненең асылы, бурычлары һәм тикшерү методлары турында кызыклы фикерләр әйтә. 20 елларның беренче яртысында ук теория өлкәсендә әнә шулай актив эшләве Г. Нигь- мәтинең әдәби-эстетик яктан үсүе, тәнкыйть хезмәтләрендә, эмпиризмнан арынып, теоретик тирәнлеккә һәм фәнни тотнаклылыкна ирешүе өчен гаять файдалы булды. Егерменче елларның иненчө яртысында Г. Нигьмәти вакытлы матбугат һәм нәшрият өлкәсендә җаваплы эшләр башкара. Әдәбитәнкыйть эшчәнлөгенең тагын да киңрәк колач белән җәелеп китүе дә шушы елларга карый. Биш өл эчендә генә дә (19271-32) ул дүрт китап, эрелеванлы иллөгө янын мәкалә яза. Аның бу хезмәтләрендә рус классикларыннан Н. Г. Чернышевский, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов, А. М. Горький (берничә мәналә), татар язучыларыннан М. Гафури, Г. Ноләхме- тов, Дәрдмәнд, Г. Ибраһимов. Ш. Бабич. Н. Нәҗми, һ. Такташ, X. Туфан, А. Шамов. И. Гази һәм башкаларның иҗатлары тикшерелә. Г. Нигьмәти аеруча Г. Ибраһимов иҗатын яратып өйрәнде. Бу аңлаешлы да: Г. Ибрапимов, революциягә кадар үк татар прозасының зур өәкиле булудан тыш, һәм художник, һәм тәнкыйтьче, галим буларак, татар совет әдәбиятына нигез салучыларның иң күренеклесе иде. Г. Нигь- мати 1922 елда ук Октябрь һәм әдәбият» исемле мәкаләсендә Г. Ибраһимовка зур урын биргән иде. Моннан соң да ул әдипне үтә сулланучы тәнкыйтьчеләрнең һөҗүменнән саклап килде. Исне әдәби мирастан файдаланырга кирәкме?» (1928), Матбугат һәм әдәбиятка юлбашчылыкта авыру яклар» (1928) кебек мәкаләләре әнә шуны күрсәтә. 1932 елда язылган Г. Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы» исемле мәкалә аерым игътибарга лаен. Тәнкыйтьченең аек карашын, эрудициясен, эстетик зәвыгын һәм нечкә сиземләвен күрсәткән бу мәкаләдә бүгенге көн өчен дә актуаль һәм гаять әһәмиятле күп кенә мәсьәләләр күтәрелгән. Алыйк Г. Ибраһимов иҗат методының үсеш мәсьәләсен. Ул елларда иҗат методларын, аерым алганда реализм һәм романтизмны өйрәнүдә вульгар социологизм шаукымыннан арына алмау күзгә ташлана иде. Шуның бер күренеше — романтизмны реализмга каршы ную, романтизмда бернинди прогрессивлык күрмәү тенденциясе иде. Ә инде мондый концепциягә нигезләнү Г. Ибраһимовның катлаулы иҗат юлына бәя биргәндә ялгышуга китерергә мөмкин. Чөнки бу язучының революциягә кадәрго иҗаты реализм белән генә түгел, романтизм белән дә характерлы. Икенең берсе: яки аның романтизм стилендә язылган әсәрләрен бөтенләй читкә атарга, яки ул әсәрләрне реализм рамкасына кертергә тырышып көчәнергә кирәк. Г. Нигьмәти алдында исә мондый проблема тормаган. Ул Г. Ибраһимовның реализмы турында гына түгел, бөлни романтизмы турында да авыз тутырып сөйли: «Галимҗан Ибраһимовның бу ун өл эчендә (1907—17 елларда — И. Н.) чыннан әсәрләре, я азмы-күпме романтизм буявына сугарылып, яни бвтенләй шул юнәлештә ( Яшь йөрәкләр») язылган, һәрхәлдә бу заман Галимҗан Ибраһимов әдәби стилендә романтизм элементлары характерлы урын тота» *. Шунысы әһәмиятле: бу мәсьәләдә 1 Галимхан Нигьмәти Сайланма ләр. Таткиигоиздаг. 1958 ел. 74 бит. ул, норы сүз белән генә чикләнмичә. «Яшь йөрәкләрдәге романтизмның конкрет гәүдәләнешен ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Мәкаләнең 'Безнең көннәр- романына1 багышланган өлеше дә үзенең кыйммәтен бүгенге көнгә кадәр югалтмаган. Тәнкыйтьче - Безнең көннәр-» романын Яшь йөрәкләр» белән бәйләнештә тикшерә һәм бу әсәрләр мисалында язучының иҗат методы үсешен күзәтә. Биредә ( Безнең көннәр дә — И. Н.) каһарманнар сыйныфтан тышта, нинди дә булса көчле бер хирес колы итеп бирелмәстән, бер сыйныф вәкиле, нинди дә булса бер сәяси, иҗтимагый идеягә хезмәт итүче итеп бирелә . — дип яза ул. Шул ук вакытта Г. Нигьмәти бу ике роман арасындагы ззлеклелекне дә күрсәтә: җырлый, аның әсәрләрендә шахтада, ззвод-фабричзда, станок янында чыныгып үскән кешеләрне» күреп булмый. Әнә шул рәвешчә, Г. Нигъмэти -әйбер эшләп чыгару» темасына язуны төп критерий итеп ала һәм. шушы критерийдан чыгып, шагыйрьләргә бәя бирә. Әлбәттә, язучыларны эшчеләр сыйныфы тормышын сурәтләүгә чакыру, производство темасына яза торган каләмнәрне хуплап каршы алу кирәкле һәм файдалы иде. Ләкин эшчеләр тормышыннан алып язу-язмауны бердәнбер критерийга әйләндерү әдәбият һәм сәнгатьнең специфика» ч инкарь итүгә. вульгар социологизмга этәрә иде. Туфан шигырьләре- мәкаләсендә вульгарлаштыру артык сизелми, чөнки X. Туфан, производство тематикасына язган шагыйрь булудан тыш, көчле талант та. Шуңа күрә тәнкыйтьче язучыны темасы ечен генә мактау небек нүңелсез эштән котылган. Ә Такташта - әйбер эшләп чыгару °, ягъни производство тематикасы юк дәрәҗәсендә. Өстәвенә ул поэзиягә бормалы юллар белән килгән гаять үзенчәлекле шагыйрь. Аның иҗаты тәнкыйтьченең теория кысаларына сыеп бета алмый. Шуңа күрә Г. Нигъмэти шагыйрьнең шул кысаларга сыярдай әсәрләрен сайларга. яки, үзе дэ сизмәстән, күп кенә шигырьләрен бозып аңлатырга мәҗбүр булган. Партия Үзәк Комитетының -Әдәбият- сәнгать оешмаларын яңа баштан кору турында гы 1932 елгы карары һәм совет язучыларының I Бөтенсоюз съезды Г. Нигъмәтинең эдәбиэстетик карашлары тирәнәюенә һәм киңәюенә этәргеч булды . Бу чорда тәнкыйтьче татар совет әдәбиятының егерме елга якын вакыт эчендә тупланган тәҗрибәсен, социалистик реализмның бу әдәбиятта үсеш процессын тикшерү эшенә керешә. «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» (1933). ■‘Социалистик реконструкция чорында совет татар матур әдәбияты» (1934), Татар совет драматургиясенең үсеше» (1935) кебек күләмле мәкаләләреннән тыш. ул 1934 елда, нүзәтү рәвешендә язылып, татар совет әдәбиятының барлык чорларын эченә алган «Татар совет әдәбияты күтәрелештә» исемле китабын чыгарды. Бу елларда аның Такташ иҗатына карашы да үзгәрде. «Һади Такташ» («Кызыл «Татарстан», 1936, 8/XII) исемле мәкаләсендә ул. мәсәлән, еллар Такташ поэзиясенең <яңадэн-яңа якларын» ача баруын белдергәч, шагыйрьнең катлаулы иҗат эволюциясен бөтенләй яңача, әйтергә мвмкин, дерес аңлатып бирә. Әгәр тәнкыйтьче элекке мәкаләсендә Такташның 1924— 28 еллар иҗатында да әле индивидуализм һәм бунтарьлык белән характерлы хаталарны гына санаса, хәзер инде ул «шәхес интересы белән җәмгыять интереслары мөнәсәбәте мәсьәләсен... иҗтимагый интереслар өстенлеген яклау формасында» куючы шагыйрь турында сүз алып бара. Хәтта «Нәни шаярулар» циклында да ул < революциянең зур җиңүләргә алып барган көрәшенең ничек итеп тормышның вак. кечкенә күренешләрендә ■ 11 чагылышын күрә. Бу еллар шулай ук Г. Нигьмәтинең драматургия һәм театр тәнкыйте өлкәсендә дә актив эшләве белән характерлы. Драматургия һәм театр турында ул докладлар белән чыга, театр сезоны йомгакларына карата мәкаләләр яза. аерым драматургларның иҗатын тикшерә. Артык сулланып китү очраклары булуга карамастан. аның бу хезмәтләре заман таләпләренә җаеап бирерлек репертуар булдыруда, репертуарның идея тотнаклылыгын тәэмин итүдә әһәмиятле роль уйнадылар. Г. Нигьмәтинең < Шәриф Камал — драматург» (1934) исемле мәкаләсе, атаклы язучының иҗатына йөгерек күзәтү рәвешендә генә язылган булса да, күп кенә кызыклы фикерләрне эченә ала. «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасының комедиячел асылы. Ут тагы драматик ситуациянең мәгънәсе. Козгыннар оясында» драмасында язучының иҗади үсеше матур ачылган. «Таулар» пьесасы уңае белән әйтелгән фикерләр дә игътибарга лаек. Ш. Камалның «Таулар» пьесасы, аның Шул ук китап. 188 бит. башка драмалары белән чагыштырганда, йомшаграк язылган әсәр иде. Аның кимчелеген заманында кайбер тәнкыйтьчеләр «РАПП методын тулысынча дөрес куллана белмәүдә» 1 күрделәр. Г. Нигъмәти исә пьесаның йомшаклыгын нәкъ менә «РАПП методын» кулланырга тырышу белән аңлатты. 11 «Атака» журналы. 1931 ел. 11—^саннар. 35 бит. Г. Ни-ъмәтинең соңгы чор иҗатында үзәк урын тоткан хезмәте Тукай иҗатына багышланган монографиясе булды. «Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы» (1936) исемле бу хезмәт галимнең күпьеллык эзләнү һәм тикшеренүләренең җимеше иде. 30 елларның урталарына таба да әле «Тукай кем шагыйре?» дигән сорау көн тәртибеннән алынмаган була. Берәүләр, шагыйрьнең йомшак якларына күз йомып, аны пролетариат шагыйре дәрәҗәсенә күтәрергә азапланалар, икенчеләре, үтә сулланып. Тукайның мирасын инкарь итәләр, аның әсәрләрен тарихи әһәмияткә ия булган документлар итеп кенә күрсәтәләр. Г. Нигъмәти исә, В. И. Ленин өйрәтмәләренә таянып. Тукай иҗатына аск нүз бо- лән карый алды. Менә нәрсә ди тәнкыйтьче: «Ул үзенең гаеп ачучылык, ачы көлү аша тәнкыйть итүчэнлек сыйфатлары рәтеннән, ике катлы эксплуатация астында изелгән татар хезмәт ияләренең зур протестларын да иҗатында чагылдырды. Шул яклап ул үзен изелүчеләр ялчысы итеп куйды һәм болай куюы белән хаклы иде». Моннан инде Тунай иҗтңмагый-политик карашлары белән революцион-демократ, ә иҗат методы белән критик реалист иде, дигән дөрес нәтиҗәгә дә ерак калмый. Тәнкыйтьче, Тукай иҗатын шул заманның катлаулы иҗтимагый-политик һәм әдәби хәрәкәте эченә куеп, шагыйрьнең дөньяга карашындагы каршылыкларга да киң тунтала. Хәзер инде ул, социологик концепцияләр белән генә чикләнмичә, әдәби иҗатның спецификасын күздә тотып, Тукайның көчле ягын аның художниклык таланты, эстетик сиземләве белән дә бәйләп карый башлый. «Тукай, — ди ул,— вакыты белән вакыйгаларга гаҗәп аек карап, тапкыр бәя бирә алды», күп кенә әсәрләрендә «...капитализм тормышы вакытындагы эксплуатация күренешләрен» гәүдәләндереп бирә белде. Ләкин шул ук вакытта шагыйрьнең «... алга — пролота- риатна таба тарткан акылы белән, артка — хосусый милекчелеккә, динчелеккә өстерәгән < предрассудкасы» бар. һәм шулар арасында Тукай өзгәләнеп яшәде-. Шулай итеп, халык белән тыгыз бәйләнгән булу, көчле талант һәм художниклык күзе Тукайга үз заманының реалистик картиналарын тудырырга мөмкинлек бирсә, дөньяга карашындагы йомшан яклар аның шигьри авазында кайбер ялгыш ноталарның яңгырап китүенә сәбәп була. Г. Нигьмәтинең монографиясендә үткәрелгән төп фикер әнә шуңа кайтып кала, һәм моның белән килешми булмый. Тагын шунысы әһәмиятле: Г. Нигьмә- ти Тукайның иҗат методындагы үзгәрешне дә күрсәтергә омтыла. Мәсәлән, ул шагыйрьнең башлангыч чор шигырьләренең художество үзенчәлекләренә мондый бәя биреп китә: '•Жанрлары буенча бо- ларны дидактик лирика әсәрләре дип атарга мөмкин булыр иде», — ди ул. Дөрес, тәнкыйтьче Тукайдагы < дидактик лирикамның асылы, үзенчәлекләре һәм аны китереп чыгарган сәбәпләргә киң тукталмый, мәсьәләне ную белән генә чикләнә. Ләкин бу һәм моңа охшаш фикерләр татар әдәбиятында нритик реализмның үсеш этапларын өйрәнүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Ниһаять. Г. Нигьмәти үзенең монографик хезмәтендә Тукай әсәрләренең художество үзенчәлегенә, аның поэтик осталыгына да игътибар итә. «Тукай һәм художество фольклоры» дигән бүлекчәдә ул. мәсәлән. Тукай поэзиясенең эчтәлек һәм форма ягыннан халынчанлаша бару процессын ышандырырлык мисалларда күрсәтеп бирә алган. Тукай шигырьләренең төзелешенә ул шулай ук зур бер бүлек багышлый. Тукайда үлчәү һәм ритмика мәсьәләсе гаять кыен һәм натлаулы мәсьәлә. Эш шунда: халык шагыйре иҗатының башлангыч чорында гарәп гарузы бәхорләренә һәм халыкта популяр булган дини-әхланый әсәрләрнең үлчәүләренә яраштырып язды. Моннан соң да аның иҗатында үзенә кадәрге поэзиядә булмаган шигырь формалары сирәк очрый. Ләкин Тукай, татар поэзиясендә яңа дәверне башлап җибәрүче буларак. яңа чор. яңа эчтәлек таләбе белән борынгы шигырь кануннарын эчтән җимерә, элекке шигырь формаларын яңача яңгырата иде. Тукай поэзиясенең әнә шул ягы соңгы елларда гына чынлап торып өйрәнелә башлады. Г. Нигьмәти исә моннан 20 ел элен үк инде шул юнәлештә уңышлы омтылыш ясаган иде. Ул Тукайның халык иҗаты һәм рус поэзиясенә нигезләнеп язылган яңа форма, яңа үлчәүләрен күздән кичергәч, элекке поэтик формалар кысасында язылган шигырьләрен җентекли башлый. Биредә ул ябык һәм ачык иҗекләрнең чиратлашуына, пауза һәм цезураларга, рифма һәм рифмалаштыру тәртибенә һ. б. моментларга туктала. Шушы килеш. тәнкыйтьче әнә шул поэтик чаралар ярдәмендә бер үк үлчәүдәге шигырьләрнең төрлечә яңгырашын, бик борынгы шигъри формаларның яңача тәэсир итеп, яңа эчтәлекне тулы җиткерүен ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Г. Нигьмәтинең бу эур мәкаләсендә, билгеле, заманасының чире булган кайбер төгәлсезлекләр һәм ялгыш фикерләр дә юк түгол. Буржуа тәнкыйтьчесе», вак буржуа язучысы-* кебек атамаларны бии юмарт куллану, иҗат техникасын туры- дан-туры экономикага бәйләп караучы теоретиклар йогынтысына бирелеп нитү кебек очраклар энә шуны күрсәтә. Моңа тагын Тукай поэзиясенең чыганаклары турында сөйләгәндә, көнчыгыш классик һәм борынгы татар поэзиясе традицияләренә җитәрлек игътибар итмәвен дә өстәргә кирәк. Шулай булса да. Бөек Ватам сугышына кадәр Тукай иҗатына багышлап язылган хезмәтләр арасында Г. Нигъ- мәтинең монографиясе иң күренекле урын тота. Г. Нигьмәтинең иҗат юлын күздән кичергәннән соң. йомгак итеп түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: Г. Нигьмәти киң карашлы, эрудицияле, принципиаль тәнкыйтьче һәм галим иде. Г. Нигьмәти бервакытта да әдәбият фактларын механик теркәп бармый, анарның асылына үтеп керә, теоретик яктан нигезли иде. Ул. язучының иҗатына бәя биргәндә, иҗтимагый шартларны күздән кичерә, әдәбиятның, шул исәптән рус һәм дөнья әдәбиятының бетен тәҗрибәсенә таяна иде. Г. Нигьмәти әсәргә социологик анализ ясау белән генә калмый, аның тукымасын, барлык элементларын да тикшерә, язучының язу рәвешен һәм иҗат үзенчәлеген дә ачарга омтыла иде. Ниһаять, тагын бер сыйфаты: Г. Нигъ- мәти, уз заманының әдәбияты эчендә кайнап. оператив эшли иде. Бер-бер артлы туып торган әсәрләрне ул эзлекле күзәтеп бара, едаби процесска караган гомумиләштерүләр ясый, үсеш перспективасын күрсәтә иде. Бу турыда басым ясап әйтәсе килә. Чөнки бүгенге тәнкыйтьчеләребезгә нәкъ менә шушы сыйфат җитеп бетми. Бүген, атаклы тәнкыйтьченең тууына 70 ел тулган кенне, ачынып әйтергә мэҗ- бүрбез: иҗат көченең чәчәк аткан бер вакытында Г. Нигьмәти шәхес культы корбаны булды. Тик шунысы гына юата: аның нибарысы унбиш ел чамасы дәвам иткән иҗат зшчәнлеге татар совет әдәбиятының үсешенә уңай йогынты ясаганы кебен, бүгенге әдәбиятның үсеш процессы тудырган күп кенә проблемаларны хәл итүдә дә ул калдырган мирас файдалы эш башкара. Бу мирас шулай ук татар әдәбияты тәнкыйте тарихын өйрәнүдә, яшь әдәбиятчы кадрларны үстерүдә дә зур роль уйный